Логотип Казан Утлары
Публицистика

Культура тормышы көндәлеге

ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ГОМУМИ ҖЫЕЛЫШЫ
25 сентябрьдә Татарстан Язучылар союзының гомуми
җыелышы булды Анда КПСС Үзәк Комитетының апрель
(1985 ел) Пленумы карарлары яктылыгында Татарстан
язучыларының публицистик эшчәилеген, аларның газета
битләрендә, рад ио һәм телевидение тапшыруларында
катнашуын активлаштыру мәсьәләләре каралды
Р. Мостафнн радио һәм телевидение буенча. М Шабаев
«Чаян» һәм «Азат хатын» журналлары. М. Галиев
«Социалистик Татарстан». «Татарстан яшьләре»
газеталары. М. Хуҗи* «Ялкын» журналы һәм «Яшь ленин-
чы» газетасы. М. Зарипов «Советская Та тария». «Вечерняя
Казань». «Комсомолец Татарии» газеталарының бу
өлкәдәге эшчән- леге турында чыгыш ясадылар Фикер
алышуда танылган прозаиклар, шагыйрьләр, драматурглар,
тәнкыйтьчеләр .һәм публицистлар катнашты
Җыелышта РСФСР Язучылар союзы идарәсе
секретаре Э. Ю Зимин чыгыш ясады
Җыелышта катнашучылар шулай ук Россия
Федерациясе Язучылар союзының декабрь аенда булачак
VI съездына делегатлар сайладылар
Җыелышта КПСС өлкә комитетының культура бүлеге
мөдире Д X. Зарипова катнашты
ЯЗУЧЫЛАР" СОЮЗЫ ПАРТИЯ
ОЕШМАСЫНДА
Татарстан Язучылар союзы партия оешмасының 19
сентябрьдә узган чираттагы җыелышында язучы Мәдинә
Маликованың иҗат отчеты тыңланды
Язучының иҗаты турында доклад белән филология
фәннәре кандидаты Ф. Галимул- лин чыкты. Фикер
алышуларда язучылар Л Ихсанова. Г Зәннашева. Р
Мостафнн. К Тнмбикова. М Скороходов. Язучылар союзы
партия оешмасы секретаре Р Мөхәм мәдиев һ б чыгыш ясап,
бүгенге прозабызга бәйләнешле рәвештә язучы иҗатына
анализ ясадылар, уңышлы һәм кимчелекле якларга
тукталдылар
БРЕЖНЕВ ЯЗУЧЫЛАР" ОЕШМАСЫНДА
Язучылар оешмасының 25 июльдә узган чираттагы
җыелышында шагыйрьләр Мәхмүт Газизов һәм Ямаш
Игәнәйне ң нжат отчет лары тыңланды Аларның иҗатлары
турында фикер 'алышуда драматург Р Хәмид, язуМы Г
КаФагТов. шагыйрьләр К СибгатулЛнИ. X. Хөснуллин һ. б катнашып, һәр икесенә активрак иҗат итү
кирәклеге басым ясап әйтелде.
ШАГЫЙРЬЛӘР" ҺӘМ РӘССАМНАР ФИКЕРЛӘШӘ
28 сентябрьдә Татарстан сынлы сәнгать музеенда
шигърият кичәсе булып узды. Шагыйрьләр" һәм китап бизәүче
рәссамнар катнашкан бу кичәдә поэзия һәм рәсем сәнгате
арасындагы уртаклык, анын иҗатта, көндәлек тормышта
чагылышы, яшәеше турында зур сөйләшү булды. Шагыйрьләр
Ренат Харис. Зөлфәт, танылган рәссамнар Тавил Хаҗи- әхмәтов.
Александр Туманов һәм сәнгать бел гече. яшь шагыйрә Розалина
Шаһиева катнашкан бу кичә һәр ике як өчен дә файдалы булды.
Татарстан сынлы сәнгать музеенда мондый кичәләр уздыру
традициягә әйлә неп бара һәм поэзия һәм рәсем сәнгатен
сөючеләр арасында урынлы яклау таба
Г. ТУКАЙГА БАГЫШЛАНА
«Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем’» — Мәскәүнен
«Планета» нәшрияты Татарстанда шагыйрь Г Тукай яшәгән,
булган жирлор буйлап сәяхәткә багышланган фотооткрыт калар
җыелмасын шулай исемләгән.
Кушлавыч. Кырлай. Казан Татар халкының сөекле
шагыйре Г. Тукай җырга салган, мәдхия укыган, илһам алган
туган як. туган җир, истәлекле урыннар фотоларда тулы
чагылган. Бу җыелма шагыйрьне ң 100 еллыгы уңаеннан — 1986
елның башында 100 мең тираж белән басылып чыгачак.
ТАТАР" РОМАНЫ ТУРЫНДА
Мәскәүнен «Наука» нәшриятында СССР Фәннәр
академиясенең А. М Горький исемен дәге Дөнья әдәбияты
институты тарафыннан әзерләнгән «Күпмилләтле совет романы»
дигән коллектив монография басылып чыкты. Совет романының
нык үскән социализм чорындагы үсеш юлын һәм
тенденцияләрен яктырткан бу күләмле фәнни тикшеренүгә
филология фәннәре докторы Ф Мусинның «Татар романы
офыклары» исемле хезмәте дә кертелгән. Анда хәзерге татар
романының проблематикасы, жанр үзенчәлекләре һем күп-
милләтле совет романы үсешенә керткән өлеше турында сүз
бара, әдипләрдән Г Әпсәләмов, Г Бәшнров, А Расих. 111
Бнкчурин. Н Фәттах. Г Ахунов. М. Хәбибуллин һ б. роман нары
анализлана.