КЕМ — КЕМНЕ...
13
агерьга кайтып җитү белән. Нурмыев отряд командирына Непоновода булган хәлләрне бәйнә-бәйнә сөйләп . бирде. Журкинның канәгатьләнүе йөзенә чыкты Сөенечле хәбәр бит дошман радисты кулга алынган, никадәр зыян китергән агент үтерелгән — Уңышларыгыз белән чын күңелдән котлыйм, Зәки Шәрипович Рәхмәт яусын сезгә. Дөресен әйткәндә, ул кабахәтләрне тота алуыбызга шикләнә башла! ан идем инде. Менә хәзер эшләр җайланыр Әмма Зәки шатланырга ашыкмады Агентның отрядта берүзе генә булмавы ихтимал иде. Бәлки тагын берәрсе посып кына явызлыклар кылып ята
дыр? Бу очракта Непоноводагы уңышларның нәтиҗәсе сизелерлек булмаячак Нурмыев шик-шөбһәләрен шунда ук отряд җитәкчеләренә сөйләп бирергә ниятләде.
Антип Опешевтан сорау алдылар
Сугыш башланганда төрмәдә утырган икән Дәүләт милкенә кул < сузган өчен хөкем ителгән Немецлар аны шуннан туптуры агентлар * әзерли торган курсларга озатканнар. Курсларны тәмамлауга. 1942 елның мартында Непоновога китереп урнаштырганнар Авылдан өч чакрым чамасы ераклыкта юл буенда Zep карт имән бар, мәгълүматларны Глеб кушаматлы агент, шул имән төбендәге яшерен урында калдыра торган булган Бик ашыгыч хәбәр булганда Глеб өйгә дә килгәләгән. Антип имән янына көн саен гадәттә төнлә барып йөргән Алынган мәгълүматларны шунда ук шифрлап район үзәгенә — гауптштурмфюрер Дре- мельгә тапшырган.
- Яшерен урынга тәүлегенә ничә тапкыр бйра идегез? — дип кабатлап сорады тикшерүче.
- Бер тапкыр гына Авыл кешеләре күрмәсен өчен, таң алдыннан. Кузгалак җыярга барган көннәрдә көндез дә күз сала идем.
— Нинди эш белән шөгыльләнгәнегезне хуҗа хатын белә идеме? — дип сорады майор Журкин.
- Юк,әлбәттә. Хатын-кыз белгәнне бөтен дөнья белә, диләр.. Мин өйалдында йоклый идем, кереп-чыгып йөргәнемне беркем сйзми.
Акыры Башы 10 нчы санла
— Алдашмыйсызмы. Опешев? Дөресен сөйләү генә хәлегезне җиңеләйтәчәген аңлыйсыздыр бит?
— Теләсәгез нишләтегез, мин тәүлеккә бер генә тапкыр бара идем Боерык шундый, аны үтәргә кирәк иде Урманда банди. партизаннар да еш очрыйлар бит. югыйсә бик тиз эләктергән булырлар иде ф
Куыштагылар бер-беренә карашып алдылар Ничек инде болай? Радист яшерен урынга бер сәгать чамасы барырга тиеш, өйгә кире £ кайту өчен дә шулкадәр үк вакыт кирәк. Рацияне яшергән урыннан 5 алып көйләү, мәгълүматларны тапшыру — кимендә тагын бер сәгать * сорый. Яңалыкларны лагерьдан имән төбенә илтеп җиткерү өчен дә вакыт s кирәк бит әле. Димәк, мәгълүматларны лагерьдан район үзәгенә тапшыру * өчен кимендә өч-дүрт сәгать киткән. Ә моңа кадәрге тикшерүләр отряд- ♦ тагы бө!ен яңалыкларны дошманның ике сәгать эчендә белүен күрсәтә. “
Юк. радист һәм Глеб төп элемтә каналы түгелдер Гестапога хәбәр = башка юл белән тапшырыладыр Ә бу — отрядта тагын бер шымчы бар й дигән сүз. £
Радист элемтәгә кергән көннәрне, сәгатьләрне, ул тапшырган £ радиограммаларның эчтәлеген фаҗигале тәмамланган операцияләр көндәлеге белән чагыштыру да шундыйрак нәтиҗәләр бирде. Элемтәче е Глебның «хат ташучы» вазифасын үтәвендә шик юк. отрядта тагын кемдер эш итүе турында Опешевка беркайчан да сөйләмәгән сөйләвен, * хәбәрләрне дә үз. исеменнән генә тапшырып барган. Глеб кыяфәтен, килеш-килбәтен үзгәртергә чын артист кебек бик оста булган
Радисттан сорау алу озакка сузылды. Нурмыев соңгы сорау биргәндә кичке аш вакыты җиткән иде инде.
— Күршеләр печәнлегендә куна калган партизаннар белән нигә алай саксыз кыландыгыз? Аларнын сезгә зыяны тимәгәндер ич?
— Минем төнлә рация эшләтүемне сизделәр кебек тоелды Теге дөньяга олактырмасам. янам бит. мәйтәм. Җае да чыкты: иртән авылга немецлар килеп җиттеләр Файдаланып калырга уйлаган идем, барып чыкмады, сыздылар банд... гафу итегез, партизаннар Мин шунда ук хуҗаларыма: «Янам, алыгыз моннан»,—дидем. Тик кенә утыр, бернәрсә дә булмас, дип тынычландырдылар. Сизде күңелем, сизде — Опешев маңгаендагы тирне сөртеп алды.— Бу хәлгә төшүемнең сәбәбе нәкъ’шул партизаннардыр инде
— Әйе. шулар
— Әй. ходаем, нигә шул вакытта акыллы киңәшләреңне бирмәдең? Төнлә, тавыш-тынсыз гына үзем дә
Аңламассың бу агентны — әллә инде акылдан шаша башлаган, әллә чыгырыннан чыккан бер бәдбәхет шунда.
Кичке сәгать унда Нурмыев үзәк белән элемтәгә керде.
Шифрорадиограмма f
Левчукка
Шымчы-раднст Антип Опешев кулга алынды Гестапога партизаннар турында мәгълүматлар тапшырып яткан. Кулга алганда «Глеб» кушаматлы дошман агенты үтерелде. Бу - элемтәнең өстәмә каналы, дип уйлыйм Отрядта аз дигәндә тагын бер агент булырга тиеш Әлегә эзенә төшә алмадым
Андрей Шифрорадиограмма
Михайловка
Соңгы ике тәүлек эчендә без урнашкан район аша Урта Идел юнәлешендә унике хәрби эшелон узды Шуларның сигезенә танклар төялгән, дүртесенә туплар Үзйөрешле тупларда күренде Ж у р к „ н‘
Шифрорадиограмма
Журкинга „ .
Бүген төнлә сәгать икедән дүрткә кадәр самолет каршылагыз. Урын билгеләре меккечә булсын
Михайлов
Ишек ачык булса да. куышта инде караңгы иде. Сукыр лампаны кабызырга дип кулына шырпы алуга, ишек шакыдылар
- Ишек ачык, рәхим итегез,— диде Зәки Борылып караса, Вера басып тора икән Куыш кинәт яктырып киткәндәй булды. Зәки шатлыгыннан бер мәлгә сүзсез калды. Ә Вера исәнләште дә, елмаюьЫ яшермичә, шелтәләргә кереште:
— Иптәш авыру, сезне эзләп табу торган саен кыенлаша бара. Ниндидер Непоново авылына командировкаларга йөрисез. Дәвалану кирәклеген оныттыгыз ахры?
Минем бик барасым килде. Бер дә исемнән чыгармадым
— Әйдәгез әле, ярагызны карыйк.
Вера саклык белән генә бинтларны сүтә, башлады. Күзләрен кыздан ала алмый утырган Зәки, җаен туры китереп, аның кулын үбеп алды. Вераның шелтәле карашы да кәефен боза алмады аның Соңрак, яраны бәйләп бетергәч, Зәки Вераның кулларын инде кыюрак үпте, гаҗәпләнү чагылдырган күзләренә карап:
— Сезне һәрвакыт күрәсем килә минем.— дип пышылдады — Әйе, әйе, һәрвакыт... Әллә нәрсә булды Беркемне дә шулай сагынып көткәнем юк иде..
Вакытлыча бу, Зәки, узар.
Юк, Вера, узмас. Мин үземне үзем яхшы беләм
Вера куыштан чыгып киткәч тә әллә никадәр бәхет дулкыннарында йөзде Зәки. Әйтелмичә калган сүзләре күңелен алгысытты Шундый авыр заманда, мәрхәмәтсез сугыш барган көннәрдә туган бу кайнар хис аны бераз аптырашта да калдырды Ничек тиз — бер күрүдә сизде йөрәк үз бәхетен. Сәбәбе нәрсәдә икән? .
Бәлки моңа вакыт үзе «гаепледер?» •
Сугышта кеше гомере дә еллар белән түгел, көннәр, хәтта сәгатьләр белән исәпләнә бит Кеше күңеле дә сизгеррәк була. Ә тойгылар, хисләр һәрвакыт табигать законнарына гына буйсыналар
14
Моторларын үкертеп немец самолеты узып киткәндә күктә йолдызлар җемелди иде инде. Бер янып, бер сүнеп барган самолет утларына карап, вакытны төгәл билгеләргә мөмкин Чыннан да. уникенче ярты иде хәзер. Зәки штабка юнәлде Повзневтан сорау аласы бар иде.
Көчле дәлилләргә каршы тора алмады Повзнев — гаебен танырга мәҗбүр булды. Яралы Валетовны ташлап калдыруының сәбәбен дә әйтеп бирде дошман солдатлары килеп чыккач, ут ачмыйча, минерларга хәбәр итмичә качып китүе турында сөйләп бирүеннән курыккан икән.
Партизаннар суды куркак җанга тиешле җәза бирү турында карар чыгарды: Повзнев атарга хөкем ителде. Төнлә Зур җирдән самолет килде Яна радист җибәргәннәр икән Инде күнегелгән «оясын» шул яшЪ кызга калдырып, Зәки үзе штаб өенә күчте.
Менә тагын йоклый алмый ята әле ул Алга таба нәрсә эшләргә, ничек табарга шымчыны?
• Ракеталар чөю очраклары белән партизан операцияләре арасында бернинди бәйләнеш булмавы расланды Көн саен дип әйтерлек берничә төркем юлга чыга, ә ракеталар күренми. Юк. ракеталарны төп элемтә чарасы дип уйлау нигезле булмас. Башка юл белән элемтәгә керә шымчы. Шул даими элемтә чарасын эзләргә кирәк иде.
Иртән лейтенант урыныннан бик авырлык белән генә торды Башы авырта, авызы кипкән. «Әллә авырып киттем инде? Температура юк бит. Арыганлык сиздерәдер ахры?»
Бүгенге көнне Скишовка багышларга түры килер Бу вакыйгада
ачыклыйсы урыннар җитәрлек, ашыгырга кирәк. Иртәгәгә калдырылган эшне башкару өчен ике тапкыр артык көч түгеләчәгенә Зәки студент чагында ук төшенгән иде. Иртәнге аштан соң, үз карамагына бирелгән разведчиклар белән Скишовны да алып, отряд элек яшәгән урынга киттеләр Арык атларны никадәр кусаң да файда юк шул: барып җиткәнче өч сәгатьтән артык вакыт узды. ♦
Скишов юлда үзен-үзе бик тыныч тотты. Кайда, нәрсә, ничек булганын “ сөйләп бирү мөмкинлеге аны шатландырды гына кебек. g
Тикшерүче тотынган эш башкалар өчен гаҗәбрәк тоелгандыр. Бер ж карасаң, лагерь уртасындагы бомба чокырыннан Скишов качып яткан г тирән чокырга кадәрге араны йөгереп үтү вакыты нәрсәгә хаҗәт инде? £ Ул гынамы әле. Лейтенант элек отряд яшәгән урынның һәр агачын, ♦ һәр бомба чокырын исәпкә алып, рәсемгә күчерә барды. Чүлдәге ком “ тауларын санау кебек файдасыз эш түгелме соң бу? =
Тик Нурмыев башкачарак фикер йөртте. Беренче чокырда качып = яту гына немец самолетлары яудырган бомбалардан исән-сау котылу £ дигән сүз түгел бит әле. Партизан лагере планына карап озак утыргач * кына, Нурмыев төпле бер фикергә килде Бомбага тотылырга тиеш урын- £ ның төгәл координатларын очучылар белгән очракта, шымчыга лагерьдан 5 читтәрәк тору файдалырак түгелме? z
Сержант Скишов качып яткан лагерь кырыенда лазарет тора. Әмма ә Скишов монда очраклы гына килеп чыккан, ул хезмәт иткән сакчылар ® взводы нәкъ лагерь уртасында булган. Шулай итеп. Скишов—дошман шымчысы дип әйтергә урын юк кебек. Кичә үзәктән алынган хәбәр дә аның сөйләгәннәрен раслый
Скишов кайдан кая йөгергәнен күрсәтте. Ике минут эчендә ярты чакрым ара узган. Ул сикереп төшкәндә чокырда кемдер яткан булган инде.
Нурмыев. лазареттан чокырга кадәр араны чамалап:
— Юлда берәрсе узып китмәдеме?
— Ю-ук. Мин йөгерү буенча хәрби округ чемпионы идем, уздыраммы соң. Миннән соң ул чокырга беркем дә төшмәде. Ивлиев бездән ерак түгел иде түгелен. ләкин нигәдер безгә таба килмәде
— Яраланган булган, йөгерә алмаган
Лейтенант чокыр төбенә төшеп як-ягына күз салды
Скишов кая таба ракеталар чөюен, юнкерсларның бомбаларын кайсы урынга ташлауларын сөйләп бирде.
Чыннан да, лагерьдан ике чакрым чамасы киткәч аерхчакүп бомба яудырылган урын табылды.
Яралы Ивлиев ракеталарның нинди юнәлештә очуын тәгаен белә алмый инде. Ә Скишов янында яткан кеше нигә ярдәм итәргә теләми? Димәк, куркырга сәбәбе бар, димәк, ул — дошман. Табарга кирәк аны. табарга! Без эзләгән кеше шул булырга тиеш Бу чокырга лазареттан гына йөгереп килә алалар. Дошман лазаретта яткан булып чыга!
Нурмыев җитәкчесе әйткән сүзләрне хәтеренә төшерде: дөрес фикер йөрткән кеше дөрес җавап табачак!
— Карап карыйк.— диде ул үзалдына.
Скишов аптырап калды
— Нәрсә дидегез, иптәш лейтенант?
— Юк. болай гына.— Нурмыев кесәсеннән пистолет чыгарып Ски- шовка бирде.— Алыгыз, кирәге тияр әле.
Дулкынланудан Скишовның күзләре дымланды. Саклык белән генә пистолетны кулына алып, калтыранган иреннәре белән генә:
— Рәхмәт сезгә, иптәш Андрей, ышануыгыз өчен рәхмәт! — дип пышылдады
15
Көннең икенче яртысында отрядка кайтырга чыктылар Бормалы тар юл анда-монда үскән агачлар арасыннан бераз баргач, гитлерчылар тарафыннан тулысынча яндырылган авылга килеп чыга. Авылны узгач, юл киңәя, тигезләнә, сугышка кадәр олы юл төзү өчен өелгән дамба аша үтеп, карурманга кереп югала. Урман авызы тозак кору өчен бик жайлы урын. Шунлыктан ике партизанны күзәтеп килергә җибәрделәр. Дошман юклыгын белдереп кул болгагач кына инеш буена төшеп атларга су эчерергә булдылар
Эссе көндә хәйран юл үткән арык атлар сусауларын баскач, юлны дәвам иттеләр Яндырылган авыл, шул авылның бөтен кешесе бергә күмелгән зур чокыр яныннан узу партизаннарда авыр тәэсир калдырды.
Куе урманның салкынча саф һавасы, кошларның салмак җырлары гына бүлде кайгылы уйларны. Лагерьга ерак калмаганын сизгәндәй атлар да адымнарын тизләттеләр. Кипкән нарат энәләре һәм күркәләре, вак ботаклар түшәлгән юл тирән чокыр ярына барып чыкканда партизаннар инде барысы бер төркем булып баралар иде.Чокыр төбендә вак усаклык, ә ике ярда мәһабәт наратлар.
Кинәт автомат һәм пулеметлардан аткан тавыш урманны яңгыратты, һәлакәт якынлыгын хәбәр итүче бу тавыш кайтаваз булып бөтен урманга таралды. Аңа яралы атларның ярсып кешнәве, кешеләрнең ачынып кычкыруы өстәлде.
Нурмыев атланган ат гөрселдәп җиргә ауды. Җайдак та берничә метр читкә очты Алдагы атта баручы сакаллы партизан иярдән шуып төшкәнче үк һәлак булган иде инде. Бер атлы туры чокырга сикергән иде, аннан да ату тавышлары ишетелде Димәк, анда да тозак куелган! Кичекмәстән кире борылырга кирәк! Артына борылып караса — анда да соры шинельләр тезмәсе күренде.
Нурмыев шмайссердан 1 ут ачты. Янәшәдә генә тагын кемдер исән икән, автоматтан ата башлауга, берничә фашистны дөмектерде. Башкалары агач артларына посып атарга керештеләр.
Кая карама — немец солдатлары. «Боҗраны кысалар!» — дип уйлап алды Нурмыев Юл буендагыларның берсе, граната ыргытырга теләп, нарат кәүсәсе артыннан күренүгә билгесез мәргән автоматы телгә килде. Немец солдаты гранатасын кулыннан төшереп җибәрде, көчле шартлау аның гәүдәсен читкә алып ыргытты. Дошманнар тагын да котырыныбрак ата башладылар.
Нурмыев та тешләрен кысып атуын дәвам итте.
Якында гына кемнеңдер:
Иптәш командир’ - дип эндәшкәнен ишетте. Борылып караса. Арон белән Скитов аңа таба шуышалар икән.
Арон ашыгып сүз башлады.
— Чокырга таба шуышырга кирәк, иптәш командир, башка чара юк.
Зәки анда да тозак корылган булуын аңлатып:
— Көтәләр анда безне. Арон. Тереләй кулга төшерергә уйлыйлар,— диде.
— Тотсыннар — Арон ачы итеп сүгенеп куйды. Бил каешыннан «лимонка» алып учына кысты,— Мин аларны үзем белән теге дөньяга алып китәм Әле минем алар белән исәп-хисап өзелмәгән!
Нурмыев Скншовка күз салды. Ул да ахырга кадәр сугышачак, үлемгә барырга да риза күренә иде.
Тиздән патроннар бетте. Ауган нарат артыннан берәү:
— Stedt auf! Hende һосһ!' - дип боерды.
Икенчесе русча сукалады.
1 Шманссер — гитлерчылар коралланган автомат.
2 Торыгыз! Кулларыгызны күтәрегез'
— Стафайтесь! Просте автомат! Ходи суда' Рукки фферх! VIII
Хәлләре бик мөшкел иде партизаннарның Өчесенә биш граната һәм Скишов пистолетындагы бердәнбер патрон; ул соңгы укны үзенә дип калдырган иде
| — Менә нәрсә, егетләр. — дип башлады сүзен Нурмыев - Соңгы ф
мөмкинлектән файдаланып карарга кирәк. Алар безне чокырда көтәләр Я булмаса кире борылырлар дип уйлыйлар Турыга, бертуктаусыз атып = торган пулеметка таба барырлар дип башларына да китермиләр. Ә без 5 нәкъ шулай эшлибез. Я. ничек, сез ризамы’-*
- Башка чара юк,— дип җавап бирде Скишов. s
— Андрей, алдан мин барыйм. Сугышка кадәр мин фокусчы һөнәренә “ өйрәнгән идем, кулларым җитез. Ун-унбиш адымнан кулымдагы лимонка- * ны күрә алмаслар. “
— Әйдә. Арон. башлап җибәр «чыгышыңны». х
Егет башта чекалары алынган ике гранатаны чәнчә бармаклары 2 белән кысып учларына яшерде. Аннан автомат каешын имән бармаклары- « на элеп, кулларын күтәрде дә: н
— Nicht schliessen дип кычкырганнан соң, биреләчәген аңла- © тып автоматын читкә ыргытты. а.
Арон артыннан, кулларын күтәреп. Нурмыев белән Скишов атлады- 4 лар. ®
Ун-унбиш адым ара узгач кына агачлар арасыннан офицер җитәк- ” челегендә унлап автоматчы күренде. Офицер белер-белмәс рус телендә туктарга боерык бирде. Әмма партизаннар, аңламаган кебек, атлый бирделәр. „Halt**3 дип кычкырган ачы тавыш һәм автоматларның атарга әзерләнүе генә партизаннарны туктата алды
Шул ук мизгелдә Арон. яшен тизлегендә агач артына сикереп, бер-бер артлы ике гранатасын да пулеметка таба томырды Ә Нурмыев гранаталары офицер һәм солдатлар өстенә очтылар
Алдан сөйләшү буенча. Скишов әлегә резервта: ул соңгы граната белән исән калган фашистларны дөмектерергә тиеш иде. Ә инде уйланган эш барып чыкмаган очракта граната белән иптәшләрен шартлатырга, соңгы укны — үзенә
Гранаталар берсе артыннан берсе шартладылар. Аптырашта калган дошман солдатлары җиргә ташланырга да өлгермәделәр, шартлау дулкыны. бихисап күп ярчыклар аларны кырып ташлады. Шуннан файдаланып, партизаннар бөтен көчләренә алга омтылдылар. Немецлар аңнарына килгәнче өлгерергә кирәк
Аронның бөтен теләге пулеметны кулга төшерү иде. Ауган агач аша сикерүгә ул теләгенә иреште дә.
Шартлаудан контузия алган бер солдат тезләнгән дә уңга-сулга башын боргалый. Офицер да исән икән, аягүрә басмакчы булган иде. хәле җитмәде инде яткан килеш кенә пистолетын кармалап маташа иде.
Ж.ирдә аунап яткан немецларга таба йөгерүче Нурмыев боларның берсен дә сизмәде, күрмәде. Тезләнгән солдатның кулыннан автоматын тартып алды да Арон янына, ауган агач артына ташланды
Скишов унбиш-егерме метрга арткарак калган иде. Ул офицерның Нурмыевка атарга теләвен күреп, юлбарыстай аның өстенә сикерде Пуля һавага очты Ату тавышына әйләнеп караган лейтенант гомерен Скишов кына саклап калуын аңлады.
Сержант хәйран җитез, булган егет икән. Тиз генә офицерның пистолетын кулына алды да як-ягына күз ташлады Яр читендәге куаклар
VIII 1>и|н.кт«! Коралларыгызны ташлагыз! Монда килегез' Кулларыгызны күтәрегез*
. Атмагыз?
Тукта'
аша дошман солдатлары аларга таба йөгерәләр. Сонгы гранатаның да файдасы тиде — немецлар кире яр астына коелдылар
Арон пулеметны майлап куюга ярга таба пуля яудырырга тотынды. Бәхеткә каршы патроннары да житәрлек. Ул арада Скишов та килеп житте.
Чигенәбез! — дип кычкырды лейтенант.
Командир! Ярда тагын немецлар! — Скишов аунап яткан автоматны эләктереп озын чират бирде. Аңа Арон пулеметы да кушылгач немецлар тагын яшеренергә мәжбүр булдылар
Партизаннар өчесе дә. артларына борылып ата-ата. яр буйлап йөгерделәр Чокыр төбеннән немецлар чаба, юлны кисәргә телиләр иде ахры Чыннан да. акырып-бакырып, куе куаклар аша юлга чыгалар түгелме? Моны күрүгә. Нурмыевның планнары үзгәрде, ул куе куаклар, йөзьеллык наратлар каплаган биеклекне күрсәтеп:
Әйдәгез тизрәк шунда! — дип боерды. Ул үр артында куе урман башлана, дошманнан качып котылу жиңелрәк булачак иде. Тик шунысы бар: үргә менгәндә дошман аларны ачыграк күрәчәк. Берничә минуттан ату шулкадәр көчәйде ки. партизаннарга чыннан да жиргә сыенырга туры килде. Ерак та калмады югыйсә, бары илле метр чамасы, тик юк шул. ук яңгыры баш күтәрергә дә ирек бирми иде.
Немецлар, берничә төркемгә бүленеп, тагын аларга таба йөгерә башлаган иде. Арон пулеметы бик тиз таратты үзләрен Әмма дошман уты туктамады Инде куаклыкта да дошман солдатлары күренә башлады Бөтенләй чолганышта калу куркынычы партизаннарны урыннарыннан кузгатты Агач араларына яшеренә-яшеренә тагын йөгерделәр. Үргә менеп життек дигәндә генә ук Скишовны аяктан екты.
— Калдырыгыз мине Барыбер исән калмыйм...— диюенә карамастан, иптәшләре аны күтәреп түбән таба йөгерделәр. Хәл алырга туктауга. Скишов. күзләрен ачып, ике генә сүз әйтә алды:
— Рәхмәт дуслар
Нурмыев үле Скишовның башын күкрәгенә кысты:
— Хуш, дустым Бәхил бул!.
Арон яңадан — пулеметына ябышып, соңгы патронга кадәр атты да. инде кирәге беткән пулеметны читкә ыргытты
Бәйрәм тәмам, командир, диде ул карлыккан тавыш белән.
Бераздан алар куе урманга килеп керделәр Хәзер инде дошман аларны күрми, бары чамалап кына ата. Әмма уклары әле һаман хәйран ачы сызгыра иде.
Иңкулеккә төшеп, болганчык су итекләргә кунган тузанны юа башлауга. Арон нечкә усакка ябышты да туктап калды.
Аякка эләктерделәр, кабахәтләр,—диде ул ыңгырашып.
Калган дошман солдатлары да үргә менеп життеләр ахры, ату тагын көчәйде. Немецлар якын, менә-менә куаклар арасыннан килеп чыгарлар кебек иде.
Лейтенант автоматны муенына асты да. Аронны жилкәсенә күтәреп, юлын дәвам итте •
— Командир икебез дә кача алмыйбыз бит. Бир автоматыңны, мин аларны тоткарлармын — Арон кипкән иреннәрен ялап тагын кабатлады Андрей Бир дим автоматыңны, бир. мин тоткарлармын.
Хәлдән тайган лейтенант Арон әйткәннәрне әллә ишетмәде, әллә аңламады Дөресен әйткәндә, башы шаулый башлау бернәрсәне дә ишеттерми иде. Күз аллары караңгылангач, аяклары атламас булгач кына туктады ул. Инде кечкенә сазлыкны узып, коры жиргә чыкканнар икән. Аронны яшь усаклар төбенә яткырды. Күп кан югалту нәтижәседерме, Арон анын югалткан иде Нурмыев бил каешын салып, ярадан өстәрәк аның аягын буын куйды Инде тирә-якка күз салырга да була Ату тавышлары сирәгәйде, берән-сәрән генә ишетелә. Кайдадыр читтәрәк
немеича сөйләшәләр. Инде нишләргә? Тукта әле. әллә кайчангы тәгәрмәч эзе шәпләнә түгелме сон,? Котылу өчен башка чара юк кебек. Лейтенант тәгәрмәч эзенә башта Аронны салды, аннан үзе дә ятып, өсләренә чыбык-чабык таратты. «Этләре юк бугай, үзләре күрмәскә тиеш. Арон гына ыңгырашмасын иде инде»
Берничә минут вакыт узуга, гитлерчылар килеп чыкты. Алар артын- * нан - полицайлар Икесе үзара кычкырып русча сөйләшә: _
— Бәхет бар икән, малай Ярый әле чокырда калдык, юкса баш | беткән иде бит — Туктап тәмәке' кабыздылар - Уктан котылган очракта : да исән калу чамалы иде Гауптштурмфюрер Дремель агач ботагына у «элеп» цуйган булыр иде. Бу «урман җеннәрен» кайда эләктерергә икәнен безнең хуҗаларга ул үзе әйткән ди бит. «Берсе дә ычкына ♦ алмасын».— дигән. а
Полицай йөткереп алды. =
— Әйдә,— диде икенчесе.— Я унтершарфюрер Шетцель килеп җитәр ~ Куркак җаннар исемлегенә кертер үзебезне.
Бераздан аяк тавышлары тынды. Инде ату тавышлары да ишетелми 7 башлады. £
Зәки'кинәт кошлар җырын, салмак җилдә яфраклар кыштырдавын е ишетте. Биек нарат башлары кояш нурларында коена. «Рәхәт бу z наратларга, сугышмы, түгелме — барыбер,— дип уйлап алды ул. — Юк. ё алай түгелдер. Агачларга да хәйран эләгә бу сугышта. Сугыш бит 5 кешеләрне дә, табигатьне дә аямый».
— Беркемне дә аямый,—дип өстәде ул үзалдына.— Сугыш һәрвакыт— үлем туе. Ул кешеләрне ачлык-ялангачлыкка дучар итә, башка күп кайгы-хәсрәтләр алып килә.
Кинәт Арон ыңгырашып куйДы. «Нигә әле ул дөньясын онытып ята?»
— Хәзер, дускай, хәзер, аз гына түз. яраңны бәйлибез дә юлга чыгарбыз.
Алар лагерьга икенче көнне кичен генә кайтып җиттеләр. Разведчиклар аларны бертуктаусыз эзләгәннәр, ләкин таба алмаганнар икән.
16
Лейтенантның озак сөйләшеп утырырлык хәле калмаган иде Кайда, ничек засадага очраулары. Скишовнын батырларча һәлак булуы турында кыскача әйтеп бирүгә, үзе дә сизмәстән, утырган килеш йокыга китте. Уятырга базмадылар, күтәреп алып, командир ятагына яткырдылар. Артык талчыккан кешенең йокысы да тынгысыз була — лейтенант йокы аралаш партизаннар ни сөйләшкәнен ишетеп ятты
Отряд командиры Скишовнын үлеме турында туганнарына хәбәр итәргә кушты.
...Лейтенант йокыдан бик авырлык белән торды. Буыннар сызлый, баш авырта, әйтерсең, кичтән хәйран гына хәмер чөмереп йоклаган иде. Теләр-теләмәс ике бәрәңге генә ашады да. лазаретка, яралы дустының хәлен белешергә китте Кояш инде көндәлек юлының яртысын диярлек үткән, күләгәләрнең иң кыска вакыты Кошлар җыры, чикерткәләр черелдәвен башка вакытта яхшы концерт кебек яратып тыңлый иде. ә б^ген бу тавышлар лейтенантка фи^р тупларга комачаулады.
Тозакка очраулары очраклы хәл генәме, әллә махсус куелган капкынмы? Юк, махсус безне көтеп торулары мөмкин түгел! Минем элекке лагерьга китүемне гауптштурмфюрер Дремель кайдан белсен ди? Бу турыда элек тә берничә кеше генә белә иде. хәзер исә аларның өчесе генә исән, отряд командиры, штаб башлыгы, һәм Арон. Берсе дә шикләнер-лек кеше түгел. Әмма тозакның, вакытын белеп, алдан әзерләнгән булуы шик тудыра Полицайлар сөйләвенә караганда, тозакны гестапо башлыгы Дремель үзе корган. Шулай булгач, безне көткәннәр дияргә дә нигез бар
Бу күңелсез нәтижә лейтенантка бик авыр тәэсир итте Дремельнең юк-бар эшләр белән шөгыльләнмәвен ул яхшы белә иде- «Капкын безнең өчен куелган дисәң, кайсы юлдан үтәчәгебезне алар ничек белгәннәр? Хәер, кая баруыбызны белгән очракта, иң кыска юлны эзләп табу кыен эш түгел инде Гажәп бит, гестапо минем һәр адымымны чамалап тора». v
Нурмыев кинәт баскан жирендә катып калды. Әй, ахмак! Шымчы кая барачагыңны син лагерьдан чыгып киткәнче үк белгән, ләбаса. Ул, Скишовның сак астында утыруын белеп, аны күздән ычкындырмаска тырышкандыр. Ә инде унлап партизан белән алып китүләрен күргәч, кая юл тотулары ачык ич инде, әлбәттә, иске лагерьга. Скишов сөйләгәннәрнең дөреслеген ачыкларга! Шымчыны табарга мөмкинлек бирәчәк жеп очы да шунда бит
Шымчы ничегрәк фикер йөртте «икән?
Скишовның бомбага тоту вакытында тирән чокырда үзе генә булмавын әйтүе шиксез. Тикшерүче таныш булмаган партизанны эзли башлаячак һәм ике-өч көн эчендә агентның эзенә төшәчәк. Шымчы моны яхшы аңлагандыр.
Нурмыев картлар кебек авыр сулап торды. Нигәдер һава житми кебек. «Ул шуннан курыккан да инде Уңайлы шартлардан файдаланып, куркыныч шаһиттан, аның белән бергә миннән дә котылырга ниятләгән Башка чара юк бит Отрядтан качса гына инде»
Бөтенесе туры килә, иптәш тикшерүче, диде Зәки үз-үзенә. Әлегә син вакыйгаларга бәя биреп кенә утырасың. Алдан күрә белсәң, мондый хәлдә калмас идең!
Лейтенант янәшәдәге чыршыга барып сөялде. Үзең эләккән капкынны, партизан отрядының «авыр чүкече» белән суккалып-каккалап, файдалы эштә кулланып булыр иде Башкача әйткәндә, сиңа дип казылган чокырга дошманның үзен төртеп төшерергә мөмкин иде. Скишов та исән калыр иде Эх. шайтан алгыры!
Зәки хәлсезләнеп, якында гына жирдән калкып торган агач тамырына барып утырды. Үзенең көчсезлегенә. еш ялгышуына ачуы килә иде аның.
Шактый шулай үзен-үзе сүгеп, уйга бирелеп утырды ул Башын күтәреп як-ягына караса, кояш инде агачлар артына кереп югала язган. Юк. болай хискә бирелеп озак утыру ярап бетмәс, үз-үзеңне кулга ал, иптәш тикшерүче, жавап табасы сорауларың хәйран бит. Беренчесе, иң катлаулысы шымчы хужалары белән ничек шулай тиз арада элемтәгә кергән икән соң?
«Без иске лагерьга кадәр өч сәгать чамасы бардык. Анда бер сәгать чамасы булдык Тагын ике сәгать ярымнан тозакка очрадык Димәк, без лагерьдан чыгып киткәнгә биш сәгать ярым вакыт үткән булган. Гестапо житәкчеләренә тозак кору өчен көч тупларга, тиешле күрсәтмәләр бирергә, гаскәрне кайда урнаштыру турында уйларга кирәк иде Район үзәгеннән урман юлына килеп житкәнче дә шактый вакыт уза Бөтенесен исәпкә алсаң, лагерьдагы шымчының гестапо башлыгы Дремельгә хәбәр итү өчен ике. ике сәгать ярым вакыты калуы беленә Тагын «ике сәгать - ике сәгать ярым». Башка очракларда да шулай иде
Бик югарыда көнчыгышка таба очып үткән самолет гөрелтесе Зәкинең уйларын бүлде. Ул утырган урыныннан торып партизан шифаханәсенә юл тотты.
Лагерь өстеннән немец самолетлары рчуы да шикләндерә. Бу очышлар белән шымчы эшчәнлеге арасында нинди дә булса бәйләнеш бар микән? Бу турыда тикшерүченең әллә ничә тапкыр уйлаганы бар инде Игътибар итмәслек тә түгел бит. көн саен кичләрен сәгать ярым саен бер очып үтәләр. Ә бүген ул бәйләнеш барлыгына нык ышанды Әйе. әйе, бөтен эш шул самолетларда. Самолетлар сәгать ярымга бер очалар, ә гестапо яңалыкларны ике сәгатьтән генә белй. дип аптыраган идем Очучыларга алынган хәбәрләрне эшкәртеп гестапога житкерү өчен дә вакыт кирәк бит
әле Гестапо гарнизоннарга хәбәр иткәнче дә вакыт үтә. Менә сиңа ике сәгать — ике сәгать ярым! Әй, ахмак, шуңа да башым җитмәгән бит!
Ә самолетларга ничек хәбәр ителә? Бу сорауга да җавап табарга кирәк әле Нурмыевның хәтерендә: болытлы көннәрне самолетлар агач башларына тирр-тимәс очып үтәләр, ә аяз булса — мең метр чамасы биеклектә Димәк, радио турында сүз дә булуы мөмкин түгел, бары * оптик җайланмалар, күз күреме турында гына Агентның радиотапшыргы- - чы булса, самолетларның нигә кирәге бар ди Бер генә юл кала — яктылык f сигналлары' Яктырткыч ракеталар да эзлекле рәвештә күренми. Бу очрак- 2 та ик җайлысы — көзгеле кайтарткычы, төсле пыялалары булган кесә у фонаре Отрядта кемнәрдә бар икән андый «уенчыклар»? Мәгълүматлар £ кесә фонаре ярдәмендә тапшырылса, нигә моңа кадәр беркем дә күрмәгән? ♦ Бер уйлаганда, ничек күрсеннәр инде Чормадан яки түбәдәге тишек ? аша эш итсәң, яктылык сибелүе җирдәгеләргә күренми бит. Нурмыев = лагерьдагы куышларны күңелдән барлап чыкты: ачык түбәлеләре юк. = Өстәвенә аларда берничә кеше бергә яши. яшерен эшләр белән даими »- шөгыльләнү һич тә мөмкин Түгел. Шул чак шифаханә түбәсенә күзе “ төште Зәкинең. Карале, дускай, бу «Гиппократ йорты» чормасыннан сиг- % наллар тапшыру бик җайлы түгелме соң? Түбәне агач башлары каплап ө тормый, тнрә-якта биек-биек агачлар үсә. Чыннан да яктылык сигнал- £ ларыннан файдалануга бик ышанып кына бетә алмый үзе. Әмма башка е элемтә чаралары да ба“шка килми. ®
Бомбага тоту вакытында Скишов белән бергә чокырга утырган билгесез кеше дә лазареттан чыккан булырга тиеш Монысы беренче шик. Ә икенчесе — чорма аша яктылык сигналлары тапшыру мөмкинлеге.
Гаепсез кешегә күләгә төшермичә, ә гаеплеләрне, әгәр андыйлар лазаретта чыннан да бар икән, куркытмыйча гына тикшерү \ткәрәсе иде.
Бераз уйланып торганнан сон Нурмыев болдырга таба атлады. Лазарет янында бер төркем яралылар кайсы төпкә, кайсы махсус ясалган утыргычларга утырган иде Җирән чәчле, сипкелле яшь егетнең сөйләвен тыңлыйлар. Бер күзен хәйләле кысып, тегесе шундый кызыклы хәлләр сөйли, ә яралылар шундый бирелеп тыңлыйлар, кергән-чыккан кешегә игътибар итү дә юк. Зәкинең күңелен бер берсе белән килешә алмаслык ике хис биләп алды. Беренчедән, монда аның сөйгәне Вера эшли, шунлыктан шифаханә аңа туган йорты кебек якын. Икенчедән, бу бина шикләндерә, борчый.
Вераны күрәсе килүдән йөрәге ашкыныбрак тибә башлады. Кайда ' икән аның кадерлесе?
Бер заман баскыч төбендәгеләрнең шаркылдап көлүе ишетелде Ә ^.ирән егет сөйли дә сөйли:
— Бервакыт тагын да кызыклырак вакыйгага юлыктым ич әле мин. Абыйны халык утырышчысы итеп сайлаган иделәр. Ул мине үзе катнашкан беренче утырышка чакырды Бер сүз белән әйткәндә, бер мәзәк ир-атны хөкем итәләр икән. Судья моңа сүз биргән иде, әй китте бу сөйләп!
« Бу кешене, ягъни Прорехинны тукмавым хак. Кабыргаларын санадым мин аның. Сәбәбен белергә телисезме? Оятсыз кеше ул, искиткеч оятсыз. Үзегез уйлап карагыз. Мин анын ике кабыргасын, балконыма икенче каттан өченче катка үрмәләп менгән өчен сындырмадым (Альпинист имеш') Балкондагы чәчәкләрне таптавы өчен дә түгел (Ботаникмыни ул?!). Хәтта минем хатын белән рояль өстендә оятсыз рәвештә зина кылуы өчен дә түгел. Фатирымнан чыгып барганда: «Мин әле тагын киләм», дигән ^сүзләре ярсытты мине, шуның өчен кыйнадым Карале син аны, хуҗа ^булган имеш!»
Яралылар тагын дәррәү көлештеләр. Көлүдән туктагач, өлкән яшьләрдәге берсе.
- Әйт әле. Митюшка. ул альпинист син үзен түгел идеңме? — дип сорады. - Шундыйга бик охшаган бит син, ә?
Җирән егет үпкәләде булса кирәк, тәмәкесен ташлап бер төкерде дә. лазаретка кереп китте.
Ишекне япкач өйалдында караңгы икән, кайда нәрсә барлыгын күрү кыен иде .Кармалана торгач, бер почмакта яшь чыршы кәүсәсеннән ясалган баскыч табылды. Зәки саклык белән генә чормага үрмәләде. Кояш хәйран кыздырганлыктан, һава бик бөркү иде
Шифаханәдәгеләр сизмәсен өчен, итекләрне салып, яланаяк йөрергЗ- туры килде, һәр тактаны үз кулларың белән капшап карарга туры килә, бәлки берәрсе кадакланмагандыр? Сигнал бирерлек тишекне табарга кирәк иде. Берничә минуттан тикшерүченең кәефе тәмам кырылды:.тишек тә, кадакланмаган такта да күренмәде. Вакыт-вакыт аста кемнәрнеңдер сөйләшүе ишетелеп ала. Саклануның зыяны тимәс. Белмәссең, бәлки шымчы үзе монда менәр? Көтелмәгән эшләр эшләп ташлый бит ул. Чыннан да. шул минутта баскыч шыгырдаган кебек булды. Нурмыев, пистолетын әзер тотып, моржа артына яшеренде.
Ничек озак үтә вакыт Дулкынланудан аркасыннан, маңгаеннан салкын тир бәреп чыкты. Юк. менмәскә уйлады ахры, авыр адымнар белән кире чыгып китте. Тикшерүче, аяк очларына гына басып, стена буена килде. Өйалдында беркем юк. тышкы якта гына сөйләшү ишетелә иде. Ә баскыч инде башка урында. Димәк, кемдер менәргә теләгән! Әллә үзе куркыттымы? Бәлки болай гына алып куйгандыр? Алай дисәң, кемгә комачаулаган икән соң ул баскыч?
Аннан соң ул озак кына фонарь эзләде, ләкин таба алмады. Өмете өзелә кебек тоелды аңа. Инде төшәм дигәндә генә чорма бәпкәләренә корым саруына игътибар итте. «Кызык, нигә монда төтен чыга икән? Морҗасы яхшы эшләнгән кебек бит Гаҗәп». Лейтенант яңадан морҗа янына килде. Бер метр чамасы өлеше кирпечтән эшләнгән, яхшы гына сыланган Өске өлеше - телеграф баганасы юанлыгында тимер торба. Морҗа тирәли түшәмгә ком җәелгән. Тикшерүче, кесәсеннән зажигалка алып, түшәмгә тезләнде. Менә сиңа мә! Комда циркуль белән сызган кебек түгәрәк эзләр. Тимер торба эзе бит бу! Димәк, аны кирпечләр өстеннән алып, комга куеп торганнар. Ә торбаны алгач, түбәдә сигнал бирү өчен бик уңайлы тишек кала1
Торба чыннан да бик җиңел алына икән. Диаметры да комдагы түгәрәкләрнекенә туры килә. Әгәр кирпеч өеменә'бассаң, тишек аша тнрә-якны да күзәтеп була. Иң әһәмиятлесе шунда — тишек гүбәнең самолетлар очып үтә торган ягында, яктылык сигналларын бирергә бик җайлы.
Никадәр игътибар белән караса да. комда аяк эзләре табылмады.1 Торбаны урынына куеп, үзе калдырган эзләрне себергәләгәч. Нурмыев чормадан төшеп китте.
17
Лазарет бусагасын атлап кергәндә Нурмыев үзен имтиханга килүче студент кебек хис итте. Ул җавап табарга тиеш сораулар чыннан да гаять катлаулы бит: беренче чиратта шикләнүләреңнең урынлы икәнлеген расларлык дәлилләр табып, шымчының лазаретта булуына башкаларны гына түгел, үз-үзеңнедә ышандырырга кирәк Лазареттагыларның кайсысы агент, хезмәткәрләрнең берәрсеме? Әллә авыруга салышып ятучымы? Бу очракта аны фаш итү авыр булачак, чөнки тикшерү өчен отрядта уңайлы ш:1|>1 ыр да, тәҗрибәле белгечләр дә юк.
Әйе, баштагы уйларның, шикләрнең чиге күренми Бер генә җыли* хис — Вераны сөюе генә йөрәген ашкындыра да. тынычландыра да.
Вера да. врач Губин да каядыр чыгып киткәннәр иде. Нурмыевны санитар Никифоров каршы алды. Кырыс йөзле, авызыннан сүзе чыкмас бу ир уртасы кеще Зәкине авыр яралылар яткан эчке бүлмәгә оһатты
«Бу санитарның аяк атлаулары теге көнне өйалдыңда йөргән бәндәнеке кебек. Бәлки, баскыч янында ул маташкандыр?»
Арон берничә көн эчендә шулкадәр үзгәргән иде ки, Зәки аны чак таныды
Операцияне Губин ясаганын белә иде ул. Әмма сугышчан дусты ф белән сөйләшеп утырырга туры килмәде — Арон йоклый иде.
Штабка килүгә, лейтенант отряд командирына үз фикерен кыскача = сөйләп бирде: немец самолетларына сигналлар лагерьдан, дөресрәге. 5 госпиталь чормасыннан тапшырылган булырга тиеш
Бөтен нәрсәгә тыныч караучы Ковригин урыныннан сикереп торды g — Мин моңа ышанмыйм Бу эшне шулай ансат эшләп буламыни? * Лейтенант өчен командир җавап бирде *
— Була, була. Шымчы лагерь эчендә рациядән файдалана алмый о Шулай да ике сәгать эчендә аның хәбәре хуҗаларына барып җитә. Димәк, z шушы чара гына кала. Бу беренчесе Икенчесе, кул астында берничә ч төсле пыяла һәм ике фонарь булганда, алдан килешенгән шартларга £ туры китереп, самолетларга күп нәрсә хәбәр итәргә мөмкин Әйтик, £ кызыл фонарь яна икән — отряд җитди операциягә тотынды, дигән сүз. Яшел ут — шартлатучылар төркеме юлга чыгуын аңлатырга мөмкин * Самолетлар сәгать ярымга бер очып үтәләр Шуның буенча теге яки бу о эшнең кайчан башлануы беленә, каршы торырга әзерлек чаралары күрергә % дә өлгерәләр Ә инде берничә төс. мөгаен, тагын ниндидер мәгънәләр " аңлатадыр. Шулай бит. иптәш тикшерүче?
— Бик дөрес, иптәш командир.
— Кемнән шикләнәсез? — дип сорады Ковригин кыюсыз гына. Әйтерсең, аның үзенә ышанып бетмиләр.
Нурмыев ачык кына җавап бирергә ашыкмады.
— Медицина хезмәткәрләрен, лазаретта озак ятучы авыруларны күздә тотарга кирәк,— диде ул.—Миңа аларның чын исем-фамилияләре, автобиографияләреннән кайбер мәгълүматлар кирәк булыр һәрберсе турында берничә сүз әйтеп китүегезне үтенәм
— Ярый, эшләрбез,— диде Ковригин тонык тавыш белән Ул нәрсә турындадыр бик нык уйлый иде — Фонарьларны табарга кирәк. Зәки Шәрипович Шунсыз сез әйткәннәргә ышану кыен
— Нәрсәгә ышанмыйсыз? — дип сорады Зәки тыныч кына
— Яктылык сигналлары турында да... Комда калган торба эзе генә факт була алмый бит әле. Бәлки ул эзләр морҗа башын эшләгәндә калгандыр
— Эзләр бик ачык, әйтерсең торбаны берничә сәгать элек кенә комга куеп торганнар. Эзгә ком бөртекләре дә бик аз коелган Нәтиҗә ясау өчен...— Дулкынланудан Нурмыевның бугаз төене хәрәкәткә килде.
— Зинһар тынычланыгыз, Зәки Шәрипович,—диде майор Журкин Сүзләрегезнең хаклыгына башкаларны ышандыру җиңел эш түгел, моның өчен аерым бер осталык кирәк. Кайвакыт кешеләрне ышандыру берәр эшне тормышка ашыру кебек авыр була. Кайберәүләр үз куллары белән тотып карамыйча ышанмыйлар. Бүгенге сөйләшүне иҗади бәхәс дип кабул итик.
Отряд командиры, урыныннан торып, ишекле-түрле йөргән уңайга тәмәке кабызды. Берничә тапкыр суыргач, сүзен дәвам итте
— Менә нәрсә, дусларым. Сезгә гомуми хәлне яхшы белү дә кирәк. Бигрәк тә безнең шартларда. Район үзәгендә эшләүче иптәшләребез хәбәр иттеләр: ике көннән бу тирәгә фронттан хәрби частьлар күчереләчәк.
^Яңадан оештыру, тулыландыру өчен, янәсе Инде торак урыннарны да әзерләп куйганнар Бу гаскәрләрне безгә каршы җибәрүләре мөмкин. Күрше отрядтан рация буенча хәбәр иттеләр бүген иртән алармы камап алганнар. Район үзәгендә тукталыш ясап тормыйча, килеп җитүгә, безгә ташланулары мөмкин
— Димәк, күп дигәндә өч-дүрт көннән безгә яңа урынга күчәргә туры киләчәк. Үзебез белән шымчыны ияртеп йөрү яхшылыкка алып бармас. Әгәр аны шушы көннәрдә табып, дөмектерергә өлгермәсәк. соңрак авыр булачак.
Отряд командиры тәмәке төпчеген сүндереп почмакка ташлады да бүкәнгә барып утырды. Бераз тынлыктан соң Ковригиига күрсәтмәләр бирде:
- Взводларны лагерьдан читкәрәк: һөҗүмгә каршы тору өчен дә. бомбалаудан саклап калу өчен дә уңайлырак җиргә урнаштырыгыз, һөҗүм алдыннан козгыннар кебек ябырыла торган гадәтләре бар Отрядны ерак постлар тирәсенә урнаштырыйк, дозорларны тагын да читкәрәк Берәр хәл булган очракта хәрәкәт итү җиңелрәк булыр Яңа окоплар, ут'оялары казырга кирәк
Ковригин урыныннан торып бил каешын, гимнастеркасын рәтләде.
— Китәргә рөхсәт итегез?
— Барыгыз. Михаил Анемподистович. Тик башта лейтенантка кирәкле мәгълүматларны әзерләп бирегез.
Ковригин ризалык белдереп башын селкеде дә. сумкасыннан кәгазьләр алып, эшкә тотынды.
— Әйе. катлаулы эзләнү алып барасыз. Зәки Шәрипович. Сезнең хезмәттә иң әһәмиятлесе — кешеләрне танып белү.
Ковригин башын күтәреп озак кына командирга карап торды Нәрсә булган безнең командирга? Моңа кадәр фәлсәфә сатканы юк иде кебек Аның бу карашын Журкин сизеп алды да җавап биргәнне көтеп тормыйча, сүзен дәвам итте.
— Нәрсә? Әллә дөрес түгелмени? Боерыклар гына ишетергә күнегеп беттек инде. Бәхәсләшү, фикер йөртү кебек нәрсәләрне бөтенләй оныттык.
Журкин тагын тәмәке кабызды.
- Кешеләрне аңлау өчен күп басмалы баскычтан менәргә кирәк.— диде ул аннары Иң әһәмиятлесе беренче өч басма, күреп белү, кешенең сүзләре, аның эшләгән эше. Тышкы кыяфәте белән сокландырса, тәмле теле белән исертә ала. Ә инде өченче басмада кешенең эшен күргәч асылын да аңлыйсың, ул кеше турында дөрес фикер туа. я күзләрең киң ачылып айныйсың (бу хәл ешрак була), я элеккечә сокланып карыйсың һәм тагын да ныграк ярата башлыйсың.
Куышка радист кыз йөгереп керде.
Иптәш майор, сезгә ашыгыч радиограмма.
Отряд командиры кәгазьгә күз салды.
— Бүген төнлә Зур җирдән «күчтәнәч» алып киләчәкләр. Хәзерләнеп 4 торырга кирәк. Әйдәгез, иптәшләр, эшкә тотыныйк.
Ковригин әйтүе буенча лазаретта дүрт хезмәткәр эшли иде. ике ир кеше, ике хатын-кыз. Врач Губин белән санитар Никошев элекке Пахомов отрядыннан килгәннәр. Тикшерүче хатын-кызларны шиклеләр исәбеннән башта ук төшереп калдырды. Алар икесе дә отрядка оештырылган көннәрдә үк кушылганнар.
Гөшке аштан соң лейтенант лазаретка барып килде. Арон белән озак кына сөйләшеп утырдылар
- Сиңа һәм врач Губинга рәхмәтем чиксез,—диде дусты.
Аронны саклап калу өчен Губин бераз үз канын биргән икән. Штаб начальнигы Ковригин да исән калуы өчен Губинга бурычлы бит
Нурмыев лазаретта Вераны да очратты. Озак авырып ятучылар турында сорашты. Вераның әйтүенчә, лазаретта озак вакыт бер Досомов кына ята. Гаҗәп, ул да Пахомов отрядыннан ич!
Нурмыев врач Губнннан Аронның хәлен сорашты. Башка авырулар,! шу.1 исәптән Досомов белән дә кызыксынды.
Губин таза гәудәле. ачык йөзле кеше. Яше утызлар тирәсендә. Аның ягымлы елмаюы, үз-үзен тотышы кешеләрдә яхшы тәэсир калдыра иде
Тикшерүче үзе врачны тыңлый, үзенең башында әллә ниткән уйлар Гестапо шымчысы. Аронның тормышын саклап калу өчен, үз канын бирә алыр идеме? Штаб начальнигы Ковригинның исән калуы аңа нигә кирәк? \зен үлемнән алып калган кешедән шикләнүләрен Ковригин да ошатмады.
Ярты сәгатьтән тикшерүче радист куышында иде инде. Губинны * бөтен кеше хөрмәт итсә дә. тикшермичә булмый Хәвефле заман, кемнең £ кем булуына карамастан, аның турында да белешергә туры килә.
Радиограмма s
ЛевчуккаАшыгыч *
m
Губин Валентин Владимирович турында мәгълүматлар җибәрүегезне үтенәм Аны д күреп белгән кешеләр фикере дә кызыксындыра Губин 1913 елда Пенза шәһәрендә J2 туган 1891 елда Кострома шәһәрендә туган Ннкошев Николай Пантелеймонович һәм ш 1900 елда Чита шәһәрендә туган Досомов Павел Константинович турында да хәбәр итегез £ Андрей га ч е
Кайсысы шымчы? Фонарьлар кайда ишерелгән? Бүген көне буе =- тикшерүчене менә шушы сораулар борчыды ' 2
Көнозын аяк өсте йөреп бик арыган икән. яту белән йокыга китте. 5 Төнге икеләр тирәсендә генә уянды Куышта шулкадәр бөркү, саф һавага чыгарга мәҗбүр булды. Караңгы болытлар арасында йөзгән тонык ай менә-менә урман артына кереп югалачак Бәген күк йөзендә бердәнбер Казык йолдыз яна. Сихри тынлык Кинәт шул тынлыкта аяк тавышлары ишетелде Кемдер Нурмыевка таба йөгерә
Нәрсә булды икән? Тикмәгә генә төн уртасында йөгереп килмәсләр. Йөгерүче килеп җитәр-җитмәс ашыгып сүзен башлады. Озак йөгерудән сулышы кысылган, тотлыга да шикелле
— Иптәш Андрей, бу сезме? Лазаретта бер авыру югалган — Павел Досомов
Каравыл взводыннан лазаретны күзәтергә куелган яшь партизанны Нурмыев тиз таныды. Кушаматы Евгений. Бер иптәше белән күзәтү алып барырга, ул-бу булса, кичекмәстән тикшерүчегә хәбәр итәргә тиеш иделәр.
— Кайчан югалган?
— Егерме минутлап бардыр. Бәдрәфкә кергән иде. Бик озак торгач, барып карарга булдым
— Тизрәк сөйлә.—дип ашыктырды Нурмыев түземлеген җуеп.
— Мин ишектән күземне алмадым. Ә ул арт такталарны шудырган да сызган
Евгений кесәсеннән тимер портсигар чыгарып тикшерүчегә сузды.
— Бәдрәф яныннан таптык. Тишектән чыкканда төшереп калдыргандыр ахры...
— Взвод командирына әйтегез, кичекмәстән бөтен постларга хәбәр итсен. Лагерьдан чыгып китәргә теләгән һәр кешене кулга алырга. Каравылда торучылардан башка бөтен партизаннарны тирә-як юлларга урнаштырырга кирәк. Әйдә, йөгер!
Авыр итекләре белән лап-лап басып, партизан кире чапты
Нурмыев пиджагын гына эләктерде дә. караңгыда абына-сөртенә. лазаретка йөгерде. Берничә тапкыр егылып та алды.
Менә ул каһәр суккан будка. Тикмәгә генә качмагандыр инде. Досомов шымчы булып чыгадыр
Чыннан да арттакталар аскы якта кадакланмаганнар икән Аларны ике якка этеп җибәрсәң, бик ансат кына чыгып була. Качкан, качкан, бәдбәхет
Нурмыев аптырап як-ягына каранды. Тирә-якны караңгылык чолгаган иде.
Лейтенант кесә фонаре яктысында аяк астын караштырып лазаретка юнәлде Өйалдыңда Губин очрады. Исәнләшкәннән соң Досомов яткан палатага керделәр.
Губин сул яктан икенче ятакка күрсәтте:
— Менә шушында аның урыны.
— Алай икән. Барыгыз. Валентин Владимирович, үз эшләрегезне карагыз.
Губин күзлеген җайлап киде дә ашыкмый гына палатадан чыгып китте.
Тикшерүче бөтен урын-җирне җентекләп карап чыкты Аннан ятак астыннан таушалган солдат капчыгы тартып чыгарды. Иң өстә яшел сырма. Ә капчык төбендә. . төрле төстәге түгәрәк пыялалар. Андый пыялалар урам чатларында светофорларга куела. Зәки хәлсезләнеп ятакка утырды да. башын учлап, уйга калды Вакыт-вакыт ыңгырашып та алды. Ахмак! Көндез, чормадан төшүгә, тентү ясарга кирәк иде бит. Бөтен мәсьәләләр хәл ителеп, дошман инде ярты тәүлек элек үк кулда булыр иде!
Лейтенант ярсып урыныннан торды да биш минутлап ишекле-түрле йөрде. Бераз үз-үзен тынычландырганнан соң тагын эшкә тотынды. Капчыктагы бар нәрсәне идәнгә бушатты. Тозлы тир сеңеп уңган гимнастерка. табаннары ашалып кыйшайган бер пар солдат ботинкалары — башка һич нәрсә юк иде. Гимнастерканың эчке кесәсендә уч төбе кадәрле генә куен дәфтәре һәм бер фоторәсем: яшь кенә бер ир-ат хатыны һәм кызы белән төшкән. Артында язуы да бар: «Чита шәһәре. 1941 ел, май».
Досомов семьясыдыр ахры. Димәк, ул профессионал разведчик түгел. Тукта әле, тукта ..— Кинәт туган шик лейтенантның уйларын бүлде. Ул куен дәфтәре битләренә күз салып, фикер йөртүен дәвам итте:— Профессионал булмагач, каян килә шундый тәҗрибәлелек, җитезлек, осталык? Шундый дошман семьясы белән төшкән фоторәсемен, үзенең һәм танышларының адресларын саксыз калдырып качармы? Башын бетерерлек дәлилләрне үз ятагы астында саклар идеме? Шикле бит бу. бик шикле. Ә бәлки...»
Нурмыев бар әйберне кире тутырып, кацчыкны үз урынына куйды да зур бүлмәгә чыкты. Почмакта, сукыр лампа яктысында Губин яшь партизанның ярасын карап утыра. Санитар Никошев үзенең гадәттәге урынында йоклап ята. Врач үз эше белән шулкадәр мавыккан, керүчегә игътибар да итмәде. Зәки сак кына атлап түргә узды Арон да тыныч кына йоклый иде.
Нурмыев яңа туган шикләрен тикшерергә ашыкмады. Тагын ялгышуы бар бит Болай да инде Ә тикшерү өчен бик зур әзерлек һәм кискен чаралар күрергә кирәк. Тагын бер кат авыруларны күңелдән барлап чыкты Юк, башкалары шымчы булырлык түгел. Я Досомов. я лазарет хезмәткәрләренең берсе булса гына
Бәлки Журкин белән Ковригинның аэродромнан кайтып җитүен көтәргәдер? Самолет инде кире Мәскәүгә дә очкандыр Лейтенант сәгатенә күз салды —,өч тулырга унбиш минут икән. Алар белән киңәшләшсәң. әйбәт булыр иде инде Әгәр иртән генә кайтсалар? Юк, озакка сузарга ярамый.
Тагын бераз уйланып торганнан соң, Нурмыев ишеккә таба атлады. Инде чыгып китәм дигәндә генә туктап врачка эндәште:
— Валентин Владимирович...
Врач теләр-теләмәс кенә башын борды.
— Сез миңа эндәшәсезме?
— Әйе. »
Губин тарау кешеләрдәй салмак адымнар белән ишек янына килде.
— Яралыларның берәрсе эндәшкәндер дип уйладым. Ни әйтергә теләгән идегез?
Тикшерүче бераз вакыт Губкиның йөзенә текәлеп карап торды, әмма бернинди үзгәреш сизмәде.
— Сез бу йортта берәр сәер .хәлгә игътибар итмәдегезме? ф
Врач башта кесәсеннән яулыгын чыгарып күзлеген сөртте, шуннан сон гына сорауга сорау белән җавап бирде
— Нинди сәер хәлләр булырга тиеш?
— Гомумән әйтәм. Ә Досомовның үз-үзен тотышы?
— Бу очракта сезнең игътибарга лаек бернәрсә дә күргәнем булмады, ■? Авырулар турында да начар сүз әйтә алмыйм. Бернинди дә. Вак-төяк 2 булса гына инде. ♦
— Әйтеп бетерсәгез иде.
— Досомов бер шешә йод белән бөтен елан агуын эләктереп качкан, z Радикулит белән авыручыларга бик кирәк нәрсәләр Бөтен югалтуларыбыз - шул. . х
Лейтенант, врачка рәхмәт әйтеп, кайтырга чыкты. Урманда әле дә тынлык. Якында гына пост булырга тиеш. Нурмыев эндәшүгә Евгений ; килеп тә җитте. Әйтерсең, авызына aoarq чәчәге кабыл, янәшәдә генә ’ басып торган
— Тиз генә взвод командиры Павловны эзләп табыгыз. Лазаретка ? килсен.
Евгений тагын караңгылыкка кереп югалды Лейтенант, саклык белән өйалдына керен, кесә фонарен яндырды Беркем дә юк Бераздан взвод командиры да килеп җитте. Утыз биш яшьләр тирәсендәге сержант белән Зәки электән таныш иде.
— Иптәш лейтенант, өлкән сержант Павлов, сезнең боерык буенча...
— Мин әйткәннәрнең барысы да үтәлдеме?
— Барысы да. иптәш лейтенант Хәзер генә өстәмә постларны урнаштырып бетердек. Үзем дә сезнең янг,а килергә җыенган идем.
— Нинди яңалыклар бар. берәрсен эләктермәгәннәрме?
— Юк
Павлов сугышка кадәр НКВД гаскәрләрендә хезмәт иткән, ышанычлы кеше. Лейтенант иң җаваплы бурычны аңа йөкләргә булды.
— Менә нәрсә, иптәш өлкән сержант Тагын дүрт кеше алыгыз да лазаретка керегез. Евгений да сезнең белән булсын. Санитар Никошев- ны һәм врач Губинны күздән ычкындырмагыз.
Павлов гаҗәпләнүдән телсез калды. Бераз хәл алгач кына
} ' — Врач Губин турында сез чынлап әйттегезме? — дип сорады.
— Әйе. врач Губин турында да. Коралларыгыз һәрвакыт әзер булсын Берәр шикләнерлек нәрсә булса, нишләргә икәнен үзегез беләсез
— Әгәр дә кемдер чыгып китәргә теләсә?
— Авырулар һәм яралыларга чыгып йөрергә була, тик сезнең кешеләр озата чыксыннар. Лагерьга дошман ялчылары үтеп кергән, безгә лазаретны саклау бурычы куелды, дип аңлатырсыз
— Үтәлер, иптәш лейтенант.
— Ә санитар һәм врач өчен башыгыз белән җавап бирәсез.— Лейтенантның тавышында гадәттән тыш кырыслык сизелә иде.
Сержант, пистолетын кобурадан алып чалбар кесәсенә тыккач, устав кагыйдәләрендә күрсәтелмәгәнчә җавап бирде
— Аңладым, тырышырбыз.
Ун минут вакыт узгандырмы-юкмы. Павлов үзенең кешеләре белән лазаретка кереп урнашкан иде инде. Хәзер тикшерүчегә дә тынычланып.
♦ башка эшләр белән шөгыльләнергә мөмкин иде
Нурмыев якын-тирәдәге агач араларын, куак төпләрен карап чыкты Әмма эзләгәнен таба алмады. Досомовның үле гәүдәсен эзли иде ул Врач Губин әйткән сүзләр аның шиген көчәйтте генә: әгәр Досомов шымчы икән, аңа дарулар нигә хаҗәт?
Тәҗрибәле дошман өчен фоторәсем, куен дәфтәрен алып китү яхшырак булыр иде. Әгәр ул чынлап та авырган булса, шымчы була алыр идеме? Бәлки капчыкны ятак астына кем дә булса махсус яшергәндер дә. «качу» спектаклен оештыргандыр? Тикшерүне ялгыш юлга җибәрү өчен яхшы сәбәп бит. Тик бу очрак та кайдадыр мәет булырга тиеш. Ә кайда?
Тикшерүче яңадан куаклар янына әйләнеп килде Бәдрәфкә кадәр утыз метр чамасы Ишеген аермачык күреп булмый булуын Ә бәдрәф артында нәрсә эшләнгәне бөтенләй күренми Шымчының шуннан файдаланган булуы мөмкин. Караңгыда әкрен генә бәдрәф янына килеп такталарны читкә шудыра да. корбанының башына суга. Мәетне тишектән генә сөйрәп чыгара да. иңенә салып кайдадыр илтеп яшерә. Портсигар юлда төшеп кала
Тукта әле. Ә нигә портсигар төшеп калган, дип кенә уйларга? — Кинәт килгән уй тикшерүчене сискәндереп куйды — Аны махсус ташлаулары да бар бит. Ташламаган булсалар — нинди максат белән? Качу — эзенә төшүләрен сизгән дигән сүз. Өстәвенә гаебен исбатларлык көчле дәлилләр дә бар. Досомовның дошман икәнлеге болай да көн кебек ачык. Димәк, портсигарны махсус ташлауның кирәге юк?
Нурмыев тагын бер тапкыр лазарет тирәли әйләнеп чыкты. Уйла, иптәш тикшерүче, ныклап уйла. Бәлки, портсигар табылу башка нәрсә турында сөйлидер Чыннан да. портсигар бәдрәфтән читтәрәк табылгач. Досомов качкан дигән сүз. Әгәр качмаган булса? Үтереп, гәүдәсен бәдрәф чокырына батырган булсалар? Ул вакытта озын колгадан файдаланырга тиешләр. Эзләргә кирәк, эзләргә.
Нурмыев колганы ярты сәгатьтән соң гына таба алды. Бер очы пычранган. Димәк, үтергәннәр! Шымчы, эзенә төшүләрен сизгән ахры, тик ни сәбәптәндер лагерьдан кача алмагач, мескен Досомовны корбан итеп, котылырга уйлаган. Эзенә төшүебезне ничек сизде икән ул? Тагын кайдадыр ялгышканмын ахры.
Кайсысы шымчы — Никошевмы. әллә Губинмы? Яңадан шул ук сорауга җавап эзләргә туры килә.
Хәзер инде Досомов югалган вакытта һәрберсенең кайда булуын ачыкларга кирәк. Үзләрен акларлык дәлилләр, шаһитлар таба алырлармы? Алырлар кебек Шундый тәҗрибәле дошман алдын-артын уйлаган булырга тиеш. Хәйран тапкыр эш итә. Бүген генә мине алдармын дип уйлап ялгышты \зем дә ышана яздым бит. Шымчы артыграк тырышкан бу юлы Шунысы шикләндерде дә.
Евгений сөйләгәннәрне тыңлагач, тикшерүче тагын аптырашта калды. Досомов юкка чыкканда Губин белән Никошев икесе дә лазаретта булганнар.
Әллә тагын ялгыша инде? Юк. башка шымчы булуы мөмкин түгел! Әгәр лазареттагыларңың берсе дошман булмаса, ул Досомовның кайчан чыгачагын ничек белә алыр иде? Көтеп торган дисәң, бик озак вакыт кирәк. Ул кадәр вакыт югалып торуыңны шунда ук сизәчәкләр Көтеп торганда күреп алулары да мөмкин. Димәк, шымчының лазаретта булуында шик юк. Нурмыев тагын лазаретны әйләнеп чыкты: партизан постыннан күренми торган караңгы якта бер тәрәзә бар. Кечкенә генә кухня тәрәзәсе бу. Аның каршында карга миләше үсә. Кесә фонаре яктысында игътибар белән карагач, рамда яңа тырналган эзләр дә табылды Тәрәзә күптән түгел генә ачылган булып чыга! Лейтенант тәрәзә капкачларын үзенә тартып караган иде, бик җиңел ачылдылар. Хәзер инде эш җиңеләйде Шымчы сизәр дип сакланып йөрергә кирәкми. Лазаретка b кораллы партизаннар урнаштыру үзе кулга алу белән бер. Эшеңне эшлә, әмма беркая да китәргә рөхсәт юк дигән сүз. Алдау барып чыкмаганлыгы да дошманга көн кебек ачык
Лейтенант тәрәзәдән кереп, кухня аша партизаннар урнашкан зур бүлмәгә узды. Врач Губин яралы партизан белән мәшгуль. Санитар Ни кошев әле һаман йокыдан тормаган иде.
Нурмыевны күргәч. Павлов аптырашта калды:
- Әллә күземә күренәсез инде? Ишектән күземне дә алганым юк.
' әмма кергәнегезне күрми калдым. ♦
— Тәрәзә аша да кереп булганда, нигә ишектән йөрергә?— диде Нур- х мыев елмаеп. Үзе Губннга т/юа борылды — Шулай бит. Валентин Влади- I мирович? ё
Әмма Губнн җавап бирмәде, башын күтәреп бер генә елмайды да, эшен дәвам'итте. 5
Врачның үз-үзен тыныч тотуы, ягымлы карашы лейтенантның ыша ♦ нычын киметә төште. Ул түгелдер ахры. Әйе. ул түгелдер. Гаепле, шикле = кеше үз-үзен шулай кулда тота алмас иде Никошевтыр инде. Карале £ син аны. рәхәтләнеп йоклап ята. Әллә йоклаганга салышып ятамы? Ки- = чекмәстән тентү үткәрергә кирәк Бик тиз йокың качар, урлап тотыл- - ган мәче кебек үрле-кырлы сикерерсең! х
Тикшерүче Павловка тиешле күрсәтмәләр бирүгә, эшкә тотындылар. X Башта чоланны карап чыктылар Инде палаталарга чират җитте. Иңбйшы- * на кагылуга Никошев сикереп торды. z
— Нәрсә^булды? Кемгә ярдәм кирәк? 4
— Әлегә кирәк түгел.— диде Нурмыев — Шәхси мөлкәтегезне генә - күрсәтегез.
Никошевның йөзендә сырлар, күзләрен чак-чак ачып тора Чынлап Тюклаган булган бит. Нервлары хәйран нык икән.
т- Нинди әйберләрне?— Санитар күзләрен челт-челт йомып аңламый торды.
— Шәхси әйберләрегезне.
— Ә...— Ул мендәр урынына баш астына салынган киндер капчыкка кулын сузган иде. нигәдер туктап калды:
— Ә нигә? Анда аяк чолгаулары
- — Карап карыйк.— Нурмыев коры гына санитарның сүзен бүлеп кап
чыкны үз кулына алды.— Хәтерегездә тотыгыз, тентү — бик җитди һәм күңелсез эш. Тентү барганда сүзләргә ышану юк. бары тик үзең күргәнгә һәм кулыңа тотып караганга _гына ышанасың.
— Тентү?— Никошев аптыравыннан ятагына барып утырды.
Капчыкта дөрестән дә аяк чолгауларыннан башка бер нәрсә дә юк иде. Инде урын-җирне карарга кирәк
1 Агач сәкегә пружиналы матрас калынлыгында кипкән каен ботаклары җәелгән. Жәй.мә урынына — ертык шинель, стена буенда — яхшылап төрелгән яшел сырма. Лейтенант башта шинельне игътибар белән карап чыкты. Бернәрсә дә юк. Сырма гына бик авыр, әллә кесәләренә таш тутырганнар инде. Таш түгел, сырлы тимер. Гранаталар. Тикшерүче ян ке-сәләрдән дүрт лимонка, куен кесәсеннән «ТТ» системалы пистолет алып сәкегә куйды
— Сезнекеме болар?
Никошев бөтенләй югалып калды. «Юк» дип әйтерлек тә хәле калмаган иде инде. Авызын бер ачып, бер ябып озак торгач кына тотлыгып сорап куйды:
— Нн-ә-р-р-еә өчен? Кке-еммгә?
— Димәк, корал сезнеке түгел?— Тикшерүченең ачулы тавышы һәркемне сискәндерде — Ә сырма сезнекедер бит?
— Әйе-е
' — Кемдер яшергән дип әйтәсегез киләме? Бәлки «уенчыклар» турын
да оныткансыз гынадыр?
Куркудан Никошевның йөзе тартыша башлады.
— Бүген... йокларга ятканда гына... шунда куйдым.. Бернәрсә дә юк иде.
Тавил Хаҗиэхмэтов рәсеме.
Тикшерүче аның кайчан йокларга ятуын сорашты Инде бераз аңына килгән Никошев яралылар йоклап бетмичә ятмавын әйтте
— Төнге уникеләрдән соң гына ятам мин Бүген дә шулай..
Нурмыев санитар белән шөгыльләнгән арада Губин, эшен бетереп, ишеккә таба юнәлде. Әмма өлкән яшьләрдәге партизан бусагада аңа каршы төште Беркемне дә чыгармаска дип алдан ук әйтеп куелган иде *
— Тикшерүчедән рөхсәт сорагы4. ' ш
Губин теләр-теләмәс кенә Нурмыевка таба атлады.
— Сезне борчырга туры килә. S
— Тыңлыйм, диде лейтенант. Никошевны күздән ычкындырмый у гына. . £
— Минерларның яраларын карыйсы иде. Алар үз куышларында ята- • лар Монда күчерер идек, үзегез күреп торасыз, урын юк Берсенең “ аягында гангрена башлану куркынычы бар. х
Лейтенант башта «Барыгыз» дип кул селтәргә теләгән иде дә. нигәдер = бу уеннан кире кайтты н
— Хәзер, хәзер Күрәсез бит. эш бетмәгән
Губин аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңламады, күрәсең, баскан уры- л> нында торып калды в
Никошевны тентеп,сораштырып бетергәнче тагын берничә минут ва- -
кыт үтте *
Губин яңадан сүз башлады ->
— Үз эшегезне үзегез яхшырак беләсез инде, иптәш лейтенант, әмма мин дә врач буларак үз бурычымны үтәргә тиеш
Врачның бу сүзләре тикшерүчегә бер дә ошамады Бәлки, мөрәҗәгать итү өчен ул нәкъ менә шундый вакыт җиткәнен көткәндер? Бик мавыгып эшләп утырган кешедән ни генә сорасаң Да ул риза булачак, тик комачауламасыннар гына. Шуңа өметләнәме’Врач вазифаларын да үтәргә кирәк инде Әмма сакчыга бер сүз дә әйтмәде Нурмыев Губин түзмәде, эчке бүлмәгә — авыр яралылар яңына кереп китте.
Тентү тәрәзәләргә иртәнге нурлар төшкәч кенә тәмамланды. Өйал- дындагы идән такталарын күтәреп карагач, тагын бер табышка ия булдылар — ике чагылдыргыч куеп эшләнгән кесә фонаре иде бу Алдан табылган пыялалар фонарьга бик җиңел куелалар икән. Эх. бармак эзләрен чагыштыру өчен тиешле шартлар булса икән! Бөтен табышмакка җавап табылыр иде.
— Сезнекеме бу?— дип сорады Нурмыев врачтан
— Гафу итегез, беренче тапкыр курам, Әгәр бүләк итсәгез, рәхмәт әйтеп кабул итәр идем. Төнлә операцияләр ясаганда бик кирәк нәрсә.
Никошев та фонарьны танымады
Лазареттан китәр вакыт җиткәч. Нурмыев врачтан.
— Валентин Владимирович, сез корал йөртәсезме?— дип сорады
— Әлбәттә — Губинның йөзендә елмаю, кәефе яхшы ахры
— Бик матур револьвер, хатын-кызлар өчен эшләнгән Кая куйганымны гына хәтерләмим. Әй. халат кесәсендә бит әле — Губин кесәсеннән биш патронлы никельләнгән браунинг чыгарып лейтенантка сузды.— Менә. карагыз.. Майор Ковригин бүләге
Нурмыевны бер нәрсә гаҗәпләндерә: Губин белән сөйләшә башлауга аңа карата булган бөтен шикләрең әллә кая югала Бигрәк үз-үзен табигый тыныч тота шул. ышанмаслык та түгел. Алай гына да түгел. Йомшак тавышы, ачык йөзе, туры ягымлы карашы белән бөтенләй кеше күңелен яулап ала.
Менә хәзер дә җитди сөйләшү өчен Нурмыевка бөтен көчен тупларга туры килде.
- Валентин Владимирович, алдан ук гафу үтенәм. Миңа йөкләнгән эш гаять зур әһәмияткә ия булганга, кайбер мәсьәләләрне ачыклаганчы беркая да чыгып йөрмәвегезне үтенәм. Бу башка иптәшләргә дә кагыла.—
Губин пистолетын лейтенант үз кесәсенә салды — Ачыктан-ачык әйтәм: сезгә карата булган шикләр урынсыз булып чыгар, дип уйлыйм. Минем сезне ничек хөрмәт итүемне үзегез беләсез.— Губин иңбашларын сикертеп алды.
— Эшегез шундый булгач . Тик яралы минерларны гына монда күчерсеннәр иде. Вакыт уза
— Борчылмагыз, эшләнер
Ай-Һай тыныч кеше дә инде. Үлем упкыны шулкадәр якын булганда болай оста уйнау мөмкинме? Бу спектакльдә аның катнашы юк ахры — Лейтенант үзе дә сизмичә тагын икеләнә башлады.— Әйдә, радиограмма килгәнче, сак астында утырып торсын әле.
18
Отряд җитәкчеләре аэродромнан иртәнге якта гына кайтып җитте. Фронт сызыгы аша үткәндә зенит снаряды кыйпылчыгы тиеп шассилары ватылу сәбәпле, самолет җиргә төшә алмаган, йөкне парашютлар белән ташлаганнар Берничәсе сазлыкка төшкән. Бу турыда Нурмыевка штабта сөйләделәр Үткән төнне булган хәлләр белән таныштырганнан соң тикшерүче шундый нәтиҗә ясады.
— Никошев белән Губинның икесенең берсе агент
— Ә бәлки икесе дәдер? Алар бит Пахомов отрядында да бергә эшләгәннәр Минемчә икесе дә.— Журкин үз фикеренең дөреслегенә ышана төшеп сүзен дәвам итте — Әгәр шулай булмаса. бу вакыт эчендә берсе икенчесенең шикле эшләрен сизми калмас иде. Сез ничек уйлыйсыз?
— Мин бу турыда уйлаган идем, иптәш майор,—диде тикшерүче күңелсез генә.— Әмма бу очракта бер нәрсә бар
— Табылган корал Никошевныкы дип санасак, ул — шымчы. Әгәр инде аның, корал минеке түгел, диюенә ышансак, башка кешедән врач Губиннан шикләнергә мәҗбүр булабыз Димәк, кемдер гранаталарны һәм пистолетны башка кешене батырып. • үзеннән шик төшерү өчен махсус яшергән Ә бу икесе дә шик астында калалар, дигән сүз. Бер отрядта ике шымчы булса, килешебрәк эшләрләр иде
— Мин Губинның шымчы булуына барыбер ышанмыйм — Штаб башлыгы сүзен әнә шулай катгый башлады — Әгәр ул дошман булса, шулкадәр тырышып, күңел биреп эшләр идеме? Нигә катлаулы операцияләр ясап, кирәк булган очракларда үз канын биреп, партизаннарны коткарып калырга? Аннан-моннан гына да эшләп була бит Алай да бернинди артык сүз булмас иде Отрядта дарулар белән эш итә белүче ул үзе генә. Димәк, врач лазаретта алла да. патша да. хәрби башлык та. Кемнеңдер үлеменә сәбәп булган яраның ни дәрәҗәдә катлаулы булуын беркем тикшерә алмый. Ул бит мине дә теге дөньядан кире кайтарды Мине генәме соң. бик күпләрне! Көннәр буе дару үләннәре җыярга да мәҗбүр итүче юк. Ә ул миннән өстәмә кешеләр дә сорап ала Йогышлы ашказаны-эчәк авыру- ларытаралмауда шул үләннәраркасында бит.Үзегез беләсез, андый авыру бер башланса...
Бераз тынлыктан соң Ковригин сүзен .дәвам итте:
— Валентин Владимирович интеллигент кеше, винтовканы автоматтан аера белмидер кебек. Мин аңа браунинг бүләк иткән идем бит. аны ничек корырга икәнен дә миннән сорады. Ә сез аның турында әллә ниләр сөйлисез...
— Авыр яралангач, сезне үлемнән алып калуын, аңа бурычлы икәнлегегезне мин аңлыйм. Михаил Анемподистовнч. диде Журкин кырыс кына — Тик бу очракта ашыгыч нәтиҗә ясарга ярамый Тикшерү кирәк икән, тикшерербез Минемчә, без үзәктән көткән радиограмма күп нәрсәне ачыклаячак. Аз гына түзик. Зәки Шәрипович, ничек уйлыйсыз?
Бик дөрес әйтәсез, иптәш майор Мин дә ул радиограммага зур өмет баглыйм Әгәр тикшерү Губин файдасына бетә икән, бик шат булыр идем, ул миңа да бик ошый Ә хәзергә ул лазаретта сак астында эшләп торсын Бу күңелсез хәл өчен мин үзем аның алдында гафу үтенермен.
Инде таралышабыз дигәндә генә взвод командиры Петров килеп кер- « де. Озак йөгерүдән сулышы кысылган, тирләп чыккан
— Иптәш лейтенант! s
— Нәрсә булды?..— дип сорады тикшерүче шикләнеп — Әллә| качтымы3
~ — Юк ла Анда тәртип. Мин тәрәзә саен да сакчылар куйдым. 5 Сакланганны язмыш саклый — Петров кулындагы биш тиенлек акча зур- “ лыгында кәгазьне Нурмыевка сузды. ' *
— Менә, сөяк эченнән таптык. о
— Нинди сөяк эченнән? |
— Гап-гади сөяк инде. Төн уртасында посттан ерак түгел кыштыр- 4 дау сизгәннәр. Безнекеләр автоматтан тырылдаталар, эт чинаган тавыш ш ишетелә Иртән барып карасалар, сөяк ята. бер ук аны эт авызыннан * «коткарган» Яхшылап карагач, сөяк эченнән менә шушы кәгазь табыл- £ ган. ’ а
— Кай тирәдә булды бу хәл?
— Моннан ике километр ераклыкта, район үзәгенә таба. Посттан бер ® километр чамасы киткәч, авылара юл уза Юл белән пост арасында, тирән " ерым ярында искереп беткән урманчы өе бар. Урманчы үзе дә бик карт. Аның нәселле овчаркасы бар. шул булмадымы икән?
Кечкенә генә папирос кәгазе кисәгенә карандаш белән багана-багана цифрлар язылган. Укырга тырышып караргамы? Юк. вакыт әрәм үтәр.— дип уйлап алды тикшерүче Булдыра алуым да шикле. Башкача эш итәргә кирәк...
— Иптәш Петров, беркая да китми торыгыз. Мин хәзер — Лейтенант штаб куышына ашыкты. Майор Журкинга хәлне аңлатканнан соң. разведка взводы сугышчыларын үз карамагына бирүен сорады. Тиз генә старшина Назаренконы чакырып китерделәр.
— Менә нәрсә, старшина. Кешеләреңне ал да. урманчы өенә ашык. Эшнең нәрсәдә икәнлеген Нурмыев юлда барганда аңлатыр. Сораулар бармы?
— Юк. иптәш командир.
— Алай булса — юлга.
Кыш буе ярым ач торган атлар әле дә хәл жыярга өлгермәгәннәр — күптән йөрелмәгән тар урман юлыннан салмак кына юырталар.
— Ун минуттан барып житәбез,—диде взвод командиры Петров.
— Без бу юлдан еш йөрибез, таныш урыннар
— Ул этне' элегрәк лагерьда күргәнегез бар идеме?— дип сорады тикшерүче.
— Әйе Биш көн чамасы элек урманчы лагерь янында кузгалак жыеп йөри иде. ашарга юк бит. Эте дә янында иде.
— Ниндирәк кеше үзе?
— Бер аягы гүрдә инде. Старшина Назаренко сүзгә кушылды,— Без аның өенә сугылгалыйбыз. Гражданнар сугышы инвалиды, кызылар- мияче булган. Ә яше инде сиксәннән арткан
— Үзе генә яшиме?
- Абыйсы белән Анысының бер аягы юк.
Урманчы өенә берничә йөз метр кала атларны калдырырга булдылар Нурмыев алда торган бурычны аңлатты
Алдан урманчыны яхшы белгән разведчиклар китте. Башкалар йортны чолгап алдылар.
Ицдек тышкы яктан бикләнгән булып чыкты Күгәрә башлаган зур йозак хужалар өйдә юклыгын күрсәтеп тора иде.
Лейтенант өй тирәли әйләнеп чыкты, кыйшайган такта келәт эченә күз салды. Бераз уйланып торганнан соң, Назаренкога эндәште:
— Иптәш старшина, тикшереп карагыз әле. чормадан чоланга үтеп буламы икән?
Назаренко җитез генә югарыга үрмәләп, шыгырдап ачылган чорма ишегеннән кереп югалды. Озак та үтмәде, аның җете җирән чәчле башы яңадан ишектә күренде:
— Юк, булмый, иптәш лейтенант.— Үзе сикереп төшәргә теләп аякларын салындырып утырды.— Степанов! Син пыялачы бит әле, ач тәрәзәне, тәрәзәдән керәбез
Өлкән яшьләрдәге тәбәнәк буйлы партизан тәрәзә пыяласын алды. Рамын ачарга теләп кулын сузуы булды, өй эченнән ярсып автомат ата башлады. Гаҗәпләнүе йөзенә чыккан Степанов җиргә ауды. Шул минутта тәрәзәдән граната ыргыттылар. Көчле шартлау өйне генә түгел, сарайны да дер селкетте.
Ыңгырашуларны басып, партизан автоматлары бердәнбер тәрәзәгә ут ачтылар.
Тәрәзәдән тагын бер граната ыргыттылар — бу юлы болдырга таба. Янәшәдә басып торган разведчиклар кайсы кая аудылар. Әгәр Петров кеше ышанмаслык кыюлык күрсәтмәгән булса, исән калучылар булыр идеме икән: ул гранатаны җиргә тиеп өлгергәнче тотып алды да кире ыргытты. Граната тәрәзәгә түгел, өске яңагына эләгеп шартлады. Якында гына шарсыман яшен сукты диярсең, бөтен дөнья яктырып китте, бүрәнә араларыннан чыгып торган сүскә ут капты.
Петров яңгыравык тавыш белән:
— Бирелегез, өй чолгап алынган,— дип кычкырды.
Әмма өй эченнән автомат кына җавап бирде. Бер генә кеше ата кебек, әмма бертуктаусыз пуля яудыра. Магазиннарын ничек алыштырып өлгерәдер, анысы билгесез.
Атышу берничә минут кына дәвам итә әле. Шул арада ялкын бөтен өйне чолгап алды. Шырпы тартмасы кебек тиз яна, инде чормада да . ялкын бии. Болай булса өй эчендәгеләр янып үләчәкләр, эз тагын югалачак, эт ташыган хатларның кемгә адресланган булуын мәңге белә алмаячаксың. Димәк, ашыгырга кирәк. Старшина Назаренко ике сикерүдә тәрәзә янына барып җитеп, өй эченә автоматтан тырылдатты һәм секунд эчендә үзе дә бүлмә эченә сикерде. Стена буенда сыңар аяклы бер ир кеше бугазын тотып идәнгә ауды. Мич янында карт урманчы ята. иреннәре селкенә, дога укый иде, ахры. Ул арада такталары черегән ишекне ватып, берничә кеше чоланга керә алдылар.
— Монда керегез!— дип кычкырды старшина.
Өй эче төтен белән тулган, күз ачарлык, сулыш алырлык түгел. Тиз генә урманчыны күтәреп, урамга ашыктылар. Ул һаман хәлсез тавыш белән сөйләнә иде:
— Каһәр суккан явыз. . Аяксыз иблис.. Өемне басып алды... Туганым түгел ул минем... Алдадылар, этләр... Энем дип әйтергә куштылар... Партизан, янәсе...
— Кем әйтергә кушты? Кем?— Картка бирелгән соңгы сораулар икәнен белгәндәй, дулкынланып һәм ашыгып кычкырды Нурмыев.
— ...Командир иде бугай...
— Нинди командир? Кайдан?
— Үзе әйтте... Партизаннар командиры, диде.
— Кыяфәте ниндирәк? Йөзе-бите?
— .. Карарак, кырыс йөзле. Күзләре кечкенә, елтыр, каракларныкы кебек. .
— Кайчан булды бу хәл? Аяксыз кайчаннан монда?
— ..Бер атна.
Юл ягыннан партизаннарның кайсыдыр кычкырды:
Немецлар!!! Машиналар һәм мотоциклларда киләләр!
Дошман килеп чыгу мөмкинлеген алдан сизеп, дозорлар куюның файдасы шунда сизелде
— Атлар янына! Барыгыз да1 Нурмыев «.итәкчелекне үз кулына алды •
— Барыгыз да елганың аръягына! *
Партизаннар, урманчы картны күтәреп, елга аша йөгерделәр
Мотоцикл моторлары тавышы тиз якынайды.
— Петров! Үз кешеләрең белән, без елга аша чыкканчы, дошманны * тоткарлап тор. Аннан үзегез кузгалырсыз, без каплап торырбыз,—дип s боерды лейтенант “
Борылышта башта берничә мотоцикл, алар артыннан брезент белән ♦ капланган дүрт авыр йөк машинасы күренде ' “
Тоткарлау төркеме сугышчылары яр буена • ук тезелеп яттылар, х Соңыннан елга буйлап урманга таба качарга мөмкин булачак. Ә анда “ атлар көтә... •
Петров «Дегтяр» артында яткан пулеметчыга команда бирде: х
— Прицел өч йөз! Ут! Ф
Пулеметка өч автомат та кушылды. . е
Алдан килүче мотоцикл «иргә капланды, башкалары кайсы кая £ таралдылар Йөк машиналарыннан саранчалар кебек солдатлар коел- » дылар. ®
Партизан автоматлары һәм пулеметлары яудырган кургаш яңгыры немецларны туктап «иргә сыенырга мәжбүр итте. Әмма алар шунда ук котырынып атарга тотындылар Уклар сызгыруы колакларны тондырды.
Нурмыев белән янәшә йөгерүче партизан абынган кешедәй берничә адым атлады да тавыш-тынсыз «иргә ауды. Иптәшләре аны шунда ук күтәреп алдылар. Каршы як ярга менеп «иткәндә урманчы тагын бер тапкыр яраланды, һәм аңын югалтты Бу аяныч хәлне күрүгә лейтенантның күз аллары караңгыланды, үзе яраланганнан да авыррак тоелды. Нигә инде язмыш шундый мәрхәмәтсез икән? Бөтен планнар, бөтен әзерлек тагын юкка чыгармы? Бу уйлар лейтенантка шулкадәр ачу. ярсу, тәвәккәллек уятты ки. ул хәтта үзенең отрядка нинди эш бедән «ибә- релгәнлеген дә онытты
— Старшина Назаренко!— Боерык та катырак яңгырады,— Яралы урманчыны мөмкин кадәр тизрәк лагерьга, лазаретка озатсыннар. Аны озатучыларга әйт. булышырга бер-ике взвод «ибәрсеннәр Ә ярдәм килгәнче бу хәшәрәтләр белән без пулеметлар телендә сөйләшә торырбыз
Бер • минут чамасы вакыт узуга. Назаренко, оборона тотучылар белән янәшә ятып, автоматтан ата башлаган иде инде. Бераздан Петров «итәкчелегендәге тоткарлау төркеме дә елга аркылы чыга алды
Никадәр тыгыз сафлар белән һө«үм итсәләр дә. «Дегтярев» пулеметы ата башлагач, немецларга туктап «иргә сыенырга туры килде. Дошман тагын ике тапкыр турыдан һө«үм итеп карады, ике яктан чолгап алырга тырышты, әмма көчле ут астында яралы һәм үле солдатларын калдырып чигенергә мә«бүр булды. Партизаннарның да патроннары һәм гранаталары да бетте диярлек
Кинәт дошман тылында ату тавышлары ишетелде, берничә граната шартлады. Немец солдатлары арасында паника башланды, алар алны- артны карамый машиналарга таба йөгерделәр.
Нурмыев сәгатенә күз салды Бәрелеш башлануга бары чирек сәгать вакыт узган чама буенча ярдәм килеп җитәргә иртәрәк иде әле.
Урманчы өе янында гранаталар шартлый башлауга отрядта тревога күтәрүләрен лейтенант белми иде шул Нурмыев төркеме тозакка очрады дип уйладылар Ковригин шунда ук йөзгә якын партизан белән ярдәмгә ашыкты. Юлда урманчыны алып кайтучы партизан очрап, хәлне кыскача сөйләп бирде.
Ярдәмгә килүчеләр немецларга тылдан һөҗүм иттеләр. Көтелмәгән бу һөҗүм дошманны таралырга, машиналарына төялеп качарга мәҗбүр итте. Дошман ташлап калдырган коралларны җыеп, лагерьга таба кузгалдылар Аяксыз шымчыны урманчы өенә кем урнаштырган? Юл буе Нурмыевны шул сорау борчыды.
Бу очракта да отрядтагы дошманның кулы уйнавында шик юк, тик ни дәрәҗәдә? «Аяксыз» Антип Опешевны алыштырган булырга тиеш. Яшерен шымчыга өстәмә элемтә юлы бик кирәк бит. Урманчы сөйләгәннәр исенә төште: «Карарак, кырыс йөзле, күзләре кечкенә, елтыр, каракларныкы кебек...»
Яралы карт үлмәсә генә ярар иде инде. Ул исән калса, кайбер нәрсәләрне ачыкларга мөмкин булачак Урманчы карт тасвирлаган кеше Никошевка охшаган бит Корал да аңарда табылды. Әллә чынлап та шулмы?
19
Лагерьга кайтуга, лейтенантка күңелсез хәбәр тапшырдылар, урманчы операция вакытында үлгән Тәмам кәефе кырылган Нурмыев лазареттан бик тиз чыгып китте Баскыч янында гаять зур көнчыгыш Европа овчаркасы чинанып тора. Каян килгән бу эт? Кемнеке икән? . И аллам, бу бит урманчы эте! Ләкин ул монда ничек килеп эләккән?
Лейтенантның хәтерендә: эт, яна башлаган өйдән чабып чыгып, елгага таба качкан иде Димәк, хуҗасы эзеннән килгән. Дөресрәге, хуҗасын алып килгән ат эзеннән Менә сиңа мә’ Этләр тугрылыгы һичшиксез иң зур хөрмәткә лаек Башка җан ияләрендә андый хәл сирәк очрый. Әмма кешеләр бу сыйфатка никтер тиешенчә бәя Генә бирә белмиләр Кайвакытта әле этләргә карата бик начар фикерләр дә ычкындыралар эткә эт үлеме, имеш Эт тугрылыгына тиешле бәя бирә алмауның тагын бер җитди сәбәбе бар кешеләрдә бу сыйфат я тиешле дәрәҗәдә түгел, я шГде бөтенләй юк Андыйлар бу сыйфатны аңламыйлар, дүрт аяклы гаҗәеп җанварларга мыскыл итеп кенә карыйлар.
Нурмыев баскычка утырды да җайлап кына эткә эндәште:
— Кемне көтәсең син. дускаем? Хуҗаңнымы? Үлде бит ул. үлде... Аңлыйсыңмы шуны?
Эт койрыгын болгап Зәкигә якынрак килде. Кесәсеннән сохари алып эткә ташлаган иде. маэмай иснәп карады, ялап алды, тик ашамады. Эһе. дустым, бик яхшы өйрәтелгәнсең икән. Кем кулыннан гына аласың соң син разыкны? Кемдер сөякләр биргәндер бит сиңа!
Кинәт тикшерүченең башына бер уй килде: язулы кәгазь тыгылган сөякне эткә кем биргән булса, шул кеше кулыннан ризык та алачак! Пөрәге дә ешрак тибә башлады. Безнең шартларда бу бит иң көчле дәлил! Урманчы шымчыны эт белән элегрәк таныштырган булырга тиеш. Урманчының эт белән лагерьда йөргәнен күргәннәр бит. Дошман тарафыннан алданган карт этне кем кулыннандыр сөяк алырга өйрәткән. Ул кеше — шымчы.
Нурмыев бил каешын салып саклык белән генә этнең муенына бәйләде Дошманны эт ярдәмендә табып карарга уйлады ул Вакыт-вакыт чинап алса да, овчарка карышмады, Зәки артыннан штабка таба атлады.
Штаб янында аны радист кыз көтеп тора иде.
— Иптәш Андрей! Сезгә үзәктән хәбәр бар
Никошев һәм Губин турында хәбәр итүләрен сораган иде бит. Шуңа җавап килгәндер Нурмыевның баш түбәсенә кадӘр тир бәреп чыкты: хәзер бу төен чишеләчәк.
Текст язылган кәгазьне кулына алгач, Зәки башта этне агачка бәйләп ку йды. Дүрткә бөкләнгән кәгазь кисәген, бар байлыгын соңгы карта хөкеменә тапшырган уенчы кебек, саклык белән ачты ул.
«.. Никошев Николай Пантелеймонович. 1891 елда Кострома шәһәрендә туган Чәче кара төстә, уртача буйлы, озынча йөзле, күзләре кара, кечкенә, тирән урнашкан 1941 елның июненә кадәр Ленин исемендәге җитен комбинатында токарь булып эшләгән 1941 елның июлендә үзе
| теләп фронтка киткән. Ундүртенче аерым артиллерия бригадасы соста ф вында Мәскәү тирәсен саклауда катнашкан 1942 елның февраль аенда Тула янындагы сугышларда хәбәрсез югалган». =
Нурмыев. радиограммадан авырлык белән генә аерылып. Никошевны ' күз алдына китерде, аның турында кайбер мәгълүматларны искә төшерде. “ Юк. һичшиксез, ул түгел. Гаепсез Никошев. Ламброзо уйлап тапкан г жинаятьче портретынц туры килә. имеш. ' “
«Валентин Владимирович Губин 1933 елда Пенза шәһәрендә туган ♦ Аксыл чәчле, озын гәүдәле, түгәрәк йөзле, күзләре соры, ерактан күр- “ ми. 1939 елда Мәскәү медицина институтын тәмамлаган Шул ук ел- f ның сентябрь аенда хәрби хезмәткә алынган Белоруссия хәрби округы- $ ның үзәк госпиталендә хезмәт иткән. 1942 елның январь аеннан 289 ук- £ чы дивизия составында хәрәкәттәге армиядә. 1942 елның 26 январен- х да камалыштан чыкканда хәбәрсез югалган •»
Ничек болай була инде?! Губин да гаепсезме? «Аксыл чә4ле. озын . гәүдәле...»
Лейтенант аерым билгеләрен күңеленнән кабатлады. Барысы да туры ? килә иде.
Нурмыевның хәзер үк барып ятасы килде. Мендәргә капланып ятарга, беркемне дә күрмәскә, ишетмәскә. Бу теләкнең сәбәбе дә бар. тез буыннары кинәт йомшарды Кайда гына ятып торырга икән?
Киеренкелектән иснәнә-иснәнә,үләнгә барып ятты
Юкны эзләү дип атала бу. диде ул үзалдына Юк. юк. Дөрес урында эзләдем, тик башкалар арасыннан эзләргә кирәк булган. Бөтен ялгышым шунда. Тар алымлы ургыч кебек булганмын, тикшерергә тиешле зур кырның бер өлешен генә эшкәрткәнмен
Бөтен кешеләрне дә тикшереп чыгарга кирәк иде бит. берничәсен генә түгел Ике-өч атна дәвамында лазаретта булган барлык партизаннарны күздән ычкындырмаска иде Верадан башкаларын, әлбәттә.
Кинәт искән җил. җылы бәхет җиле күңел күген каплаган караңгы болытларны куып таратты диярсең, күңелсез уйлар кайдадыр юкка чыктылар. Ай-Һай. көчле дә соң бу мәхәббәт Нинди авыр вакытларда да кешегә өстәмә көч бидэә. Бер^з ятып торганнан соң Нурмыев торып утырды. Ник соң әле мин балтам суга төшкән кебек утырам? Шымчы табылганчы тикшерүне дәвам итәргә кирәк Ул, һичшиксез, лазаретта.
Досомовны үтерүләре дә шуны күрсәтә Аны чокырдан табып алып күмделәр Баш сөяген сугып ярганнар. Өстәвенә — теге фонарьлар табылу Никошевта табылган корал турында да онытырга ярамас
Лазаретта кешеләр шул ук. Беркем беркая китмәде. Бухгалтерлар теле белән әйткәндә, активта калырлык әйбер бар — ул да булса шымчының элемтәсез калуы. Фонарьлары табылды, аяксыз элемтәче «янды» яки янып үлде. Дошман хәзер берни эшли алмый. Ә бу шымчы юк дигән сүз. Алга таба нишләр икән ул? Ничек элемтәгә керер? Әллә качарга тырышырмы? Хәле мөшкел икәнен, боҗраның тараюын сизә бит ул. Бауда биюче артист кебек, әз генә чайкалдыңмы, беттең дигән сүз. Димәк, ул башта качып котылырга тырышачак.
— Я. хәлләр ничек, безнең Шерлок Холмс?
Башын күтәреп караса, янында отряд командиры белән штаб башлыгы килеп басканнар икән.
— Урманчы өенә барып кайтканнан сон бераз хәл кердеме инде? - Ковригин көнчыгыш халыкларыңа охшатып, аякларын бәкләп җиргә утырды — Юкка гына бәрелештә катнаштыгыз, сезнең бурыч немецлар белән атышу түгел бит. Шулай да. дөресен әйтергә кирәк, егет икәнсез
— Ярый әле сез килеп җиттегез, Михаил А нем под истов ич Ни белән беткән б\.чыр иде бу очрашу — билгесез. Ачуым чыкты. Нигә дип элебез куркак куян кебек гел качып кына йөрергә тиеш? Әллә мин кайбер нәрсәләрне уйлап бетермәгәнлектән, гестапочы Дремель чаралар күреп өлгерә, әллә инде бу очраклы хәлләр.— Зәки авыр сулап куйды — Ә бәлки икесе бергәдер.
Ул радиограмма язылган кәгазьне Журкинга сузды. Хәбәрне укыганда командирның кашлары җыерылды
— Димәк, белмичәрәк табынганбыз бу аллаларга.
Ә Ковригин, киресенчә, сөенде генә:
— Әйттем ич мин сезгә. Губин дошман түгел дип. Гафу үтенергә дә иреккә чыгарырга кирәк.
Тикшерүченең җавабы катгый иде:
— Гафу үтенергә иртәрәк әле, соңгарак калсак та,зур зыян булмас. Бүген, хәзер үк әһәмиятле бер тикшерү* үткәрәсе бар. Шуннан соң гафу үтенергә дә мөмкин булыр
— Хәрби кеше икәнлегегез әллә каян күренә. Үгезне мөгезеннән эләктерергә яратасыз.
Нурйыев кыскача гына булачак тикшерү шартлары турында сөйләп бирде.
— Гитлерчы шымчының моңа кадәрге эшчәнлеге аның разведка мәктәпләрендә махсус әзерлек, озак һәм яхшы әзерлек үтүен күрсәтә. Агент — сатлык җан гына түгел. Ул безнең арага ашыгыч рәвештә җибәрелмәгән, аның һәр адымы алдан уйланылган.
— Никошев белән Губиннан шикләнмәскә мөмкин, дип әйтергә нигез юк дисез инде?
— Әйе, шулай. Бездә булган һәм үзәктән алынган мәгълүматларның бик үк төгәл булмавы да бар бит әле. Әсирлеккә төшкән берәр кешене күздә тотып шымчы әзерләргә була, я киресенчә, агентка охшаган кешене әсирләр арасыннан эзләргә. Әсирнең биографиясен шымчы үзенә ала. Бу очракта аның ялганын тоту бик авыр. Берәр ялгыш җибәрсә, яки җинаять эшләгәндә тотылса гына чын йөзе ачыла Отрядтагы шымчының берничә ялгыш адымы аның лазаретта икәнлеген белергә мөмкинлек бирде. Инде хәзер бөтен ышаныч эттә, ул дошманны танырга тиеш.
— Күпме вакыт ач торган эт. никадәр өйрәтелгән булса да,чит кеше кулыннан ризык алмас дип уйлыйсызмы?— Ковригин моңа ышанып бетми иде, күрәсең.— Этләр яңа хуҗаларына да ничектер ияләнәләр бит Димәк, ризык та алалар
— Шулаен шулай. Эт таныш булмаган кеше кулыннан да ризык ала, тик, барыбер, бераз күнеккәч кенә Ике-өч көннән соң. Теләсә нинди эт түгел, өйрәтелгән нәселле эт турында гына сүз бара. Игътибар белән карагыз әле, бу җанвар гади эт түгел бит.
— Хәзер тикшереп карыйбыз,— диде Ковригин.
— Кабыргалары күренеп тора бит, ул ризыкны гына түгел, ризык бирүчене дә чәйнәп йотарга әзер Әйеме?— Штаб башлыгы командирның хуплавын көткән иде. тегесе эндәшмәде.
Ковригин тиз генә куыштан консерва банкасына салып ат ите кисәге алып чыкты.
— Кич белән ашармын дип калдырган идем Кирәге1 чыкты тагын.
Ул. якынрак килеп, итне эткә ташлады Овчарка башта сагаеп карап торды, аннан итне иснәде дә читкә китеп басты. Яна кешедән яхшылык көтми иде ул.
Ковригнннын югалып калуын күргән командир көлеп җибәрде:
— Нәрсәгә кәефең кырылды әле’ Тешләмәгән өченме?.. Я, ярый, борчылма ул кадәр Хәзер синнән шикләнмәскә була, тикшерү үттең инде.
Ул Нурмыевка таба борылып:
— Миңа да шундый «реигент» узаргамы?—диде.
Тикшерүченең йөзенә кызыллык йөгерде:
— Сез нәрсә инде. Безнең башка «авырулар» да бар. Күптән чират көтәләр дияргә була. Савыгып килүчеләрне дә онытырга ярамас. Санитар Никошевтан башларбыз ф
Отряд командиры Никошевны алып килергә кушты. Лейтенант ит кисәген җирдән алды да, чүпләрен каккалап кире банкага салды х
20 £
Санитар Никошев узган тәүлек эчендә күзгә күренеп картайган: “ йөзе суырылып, күзләре эчкә баткан, битен чал сакал-мыек баскан, = гәүдәсе кечерәеп, бөкрәеп калган. Сорау алу Нурмыев куышында барды, г Качарга тырышып караган очракта шымчыны корал кулланмый гына - тотарлык итеп, тикшерү алдыннан тнрә-якка каравыл взводы урнашты- “ рылды. Дошман исән килеш кирәк — аннан күп нәрсә белергә мөмкин £ булачак иде. ө
Башта бераз сөйләшеп утырдылар. Журкин белән Нурмыев Никошев- : ка берничә сорау бирделәр. Берәрсеннән шикләнмиме,’ аның әйберләре ё арасына коралны кем тыгып куярга мөмкин? Әмма санитар бер дә төпле - җавап бирә алмады. Бер нәрсә белми, беркемнән шикләнми иде ул.
— Ярый алай булгач, Николай Пантелеймонович,— диде Журкин.— Бар, минем землянкада утырып тор Авырсынмасаң, юл уңаенда менә бу сөякне эткә бирә кит әле, минем вакыт юк.— Журкин санитарга сөяк салынган банканы сузды.
Никошев эт янына сак кына килде дә банканы аның борын төбенә диярлек куйды. Эт сөякне иснәп тә карамады. Аптырашта калган санитар командир куышына юнәлде.
— Николай Пантелеймонович, сорарга онытканмын,—диде лейтенант. Никошевны куып җитеп.— Авыруларга һәм яралыларга ризыкны кем алып килә, кем өләшә?
— Миннән башка кем эшләсен инде бу эшне.
— Калдык-постыкны кая куясыз?
— Әй, аллам, хәзер ризык каламыни, вакыты шундый бит, үзегез күреп торасыз.
— Бернәрсә дә калмыймы?
- Юк
— Ә сөякләр? Әллә аларны да ашап бетерәләрме?
— Анысы бар, иптәш тикшерүче, сөякләр кала. Бәлки калмас иде, тешләр нык түгел.
— Сөякләрне кая ташлыйсыз?
— Соң, чүплеккә инде, урманда урын күп бит
— Бәлки берәрсенең сөяклерәк ит сораганы булгандыр?
Никошев бер урында таптанып уйга калды.
— Туктагыз әле, булды бит андый хәл, кемдер сөякле ит яратам, дип сөйләнде. Итне атнага бер генә ашыйбыз бит. сөяккә игътибар итүче сирәк...
— Бәлки сөяк яратучы исегезгә төшәр әле. Миңа әйтерсез. Килештекме?
— Соңрак искә төшәр, төшми калмас. Командир белән дә, сезнен белән дә шундый сөйләшүдән сон әлегә баш бик эшләми бит
...Куышка килеп кергәндә, врач Губиннын күңеле күтәренке иде.
Нурмыев аны ачык йөз белән каршы алды.
— Узыгыз. Валентин Владимирович
Ковригинның да йөзендә елмаю
— Д1енә монда, сәкегә,— диде ул.
Алдан сөйләшенгән буенча, отряд командиры әлегә үз куышында утырырга тиеш . , _
' Йөзенә караганда, Губиннын кәефе яхшы гына кебек. Тик күз төпләре генә бераз шешенгән
Нурмыев күкрәк кесәсеннән дүрткә бөкләнгән кәгазь чыгарды
— Сезне сөендерергә ашыктык, үзәктән хәбәр килде.
— Безнен өчен дә сөенечле хәбәр, — диде Ковригин.— Борчылган идек.
Врач ан!ыкмыйча гына укып чыкты
Канәгатьләнүдән йөзе яктырып киткәндәй буды:
— Өстәп бер нәрсә дә әйтеп булмый
Отрядны яна урынга күчерү турында киңәшләштеләр. Штаб начальнигы Губиннан яралыларны күчерү өчен ничә олау кирәк булачагын белеште.
Әңгәмәне Нурмыев йомгаклады
— Житеп торыр, иптәшләр, әйдәгез, эшкә тотыныйк. — Врачка кулын сузды — Гафу итегез инде мине, Валентин Владимирович, бик нык борчыдым Эшем шундый бит.
— Борчылмагыз, мин үпкәләмәдем. Чынлап та, бер сүзем дә юк
— Алай булса бик яхшы — Лейтенант каравыл взводы командирына эндәште:
— Менә нәрсә, иптәш өлкән сержант Врач Губин шушы минуттан азат Аңлашылды/иы?
— Нәкъ шулай. Моннан да аңлаешлырак булалмый.
Штаб башлыгы белән Петров чыгып киттеләр. Нурмыев башы авыртудан зарланып алды. Врач инде төзәлеп килгән яраны караганнан сон;
— Барысы да тәртиптә, узар,— диде.
Тагын бер тапкыр аның кулын кысканнан сон. итле сөяк салынган консерва банкасын тотып врач артыннан Нурмыев та куыштан чыкты Аларга таба килүче отряд командиры ординарецы ерактан:
— Иптәш лейтенант, сезне майор Журкин үзе янына чакыра,—дип эндәште. Бик ашыгыч килергә кушты
Нурмыев зарлангандай итте:
— Иртәдән кичкә кадәр тынгы юк Эткә ашарга да бирмәгән әле, ачтан үләдер инде, мескен — Ул банканы ишек янында калдырырга теләгән иде, кире сүтелде дә Губинга тоттырды — Я тагын онытырмын Сез генә бирегез инде эткә шушы ризыкны
Берничә адым киткәч, борылып куышка таба күрсәтте:
— Эт шунда, наратка бәйләп куелган .
Ялгызы калгач, Губин як-ягына каранды Беркем дә күренми иде Ул, эт янына килеп, алдына банканы куйды. Койрыгын болгый-болгый овчарка башта иснәнде, аннары сөякне эләктереп качарга теләде. Аны бәйләгән каеш бау ж.әя кереше кебек тартылды Эт, ычкынырга теләп, башын бора-бора артка чигенде, бераздан муенчагын салып, агачлар арасына кереп югалды
Бу күренешне онытылып карап торган Губин Нурмыев белән Ков- ригиннын һәм ике автоматчының үзе янына килеп басуларын сизми дә калды Күргәч тә бераз аптырап торды, нигә бик тиз әйләнеп килде сон әле Нурмыев һәм автоматларын әзер тоткан ике партизан3 Лейтенант калындагы сөяк эченнән кәгазь кисәге тартып чыгаргач, Губиннын йөзеннән кан качты Бөтенесе анлашынды тозакка эләкте, эләктерделәр!
— Б\ шифровканы эт кемгә алып килгәнен эзли-эзли хәлдән тайган идек инде. Сез дә бер сүз дә әйтмисез Ярдәм итәргә кирәк иде бит Димәк, гауптштурмфюрер Дремель аяксыз агент аша сезгә сәлам ж.ибәрә икән. Сез бит, Валентин Владимирович, гафу итегез, немецча исемегезне белмим, гестапо башлыгының.
Врачның йөзенә игътибар белән карай торган лейтенант өчен көтелмәгән хәл булды тыштан мыштырлык күренгән бу кеше яшен тизлегендә анын башына китереп сукты Бермәлгә Нурмыевның күз аллары караңгыланды Шул ук мизгелдә Губин, башын иеп, алга ыргылды, каршында торган автоматчыны сөзеп екты да, итек кунычыннан кеч- ф кенә браунинг тартып чыгарып, куакларга таба йөгерде Йөгергән шәпкә төзәп тә тормыйча атып жибәрде Ковригин күкрәген тотып жиргә = ауды. Куаклар артында яшеренеп торган өлкән сержант Петров, юлына “ аркылы төшеп, врач кулындагы коралны бәреп төшерде. Дошман аны да . бер сугуда егып качарга теләгән иде дә, икенче автоматчы белән Нур- § мыев килеп өлгерделәр һәм докторның кулларын бәйләделәр.
Лейтенант жиргә ауган Ковригин янына килде. Гимнастеркасындагы * кан табын күрүгә, штаб башлыгының авыр яралануын айлап алды Коври- о гин инде аңын югалткан иде. Нурмыев читтәрәк басып торган Никошевка i эндәште: ч
— Сез азат, лазаретка чабыгыз Медфельдшер Бунакова тиз генә £ монда килсен. Ковригинның тормышы хәзер аның кулында *
Азат ителүенә сөенгән санитар лазаретка йөгерде.
Лейтенант шуннан соң жирдә яткан дошман янына килде. Губин- ь нын күзлеге югалган, күзләре йомык иде “
— Ачыктан-ачык сөйләшер вакыт житте кебек. Валентин Владимире- j вич.
Губин эндәшмәде
— Хөрмәтле доктор, рус телендә сөйләшәсегез килмәсә. бәлки туган телегездә — немец телендә сөйләшербез? Ничек? Ризамы?
Губин күзләрен ачмый гына баш чайкады:
— Сөйләшергә теләмим.
- Ихтыярыгыз, Валентин Владимирович Тик шуны исегездә тотыгыз; иртәгә отряд яңа урынга күчә, без сезне өстерәп йөрмәячәкбез. Артык йөк кирәк ту гел. Сезне шушы урында күмеп калдырачакбыз.
Сүзгә Журкин кушылды:
— Кич белән партизан суды хөкем чыгарыр. Сезнең белән мәшәкатьләнергә вакыт юк — хәлне үзегез дә яхшы беләсез. Нинди хөкем көткәне дә билгеле. Уйлап карагыз
— Уйлаудан ни файда, барыбер эш беткән,— диде Губин чит, өметсез тавыш белән
— Белеп булмый. Сез — кадровый агент. Әгәр үзегезнең эшчәнле- гегез, беренче чиратта безнең илдә ниләр эшләвегез турында сөйләсәгез, сезне тылга озатачакбыз. Кайда кемнәр белән укуыгыз, башка илләрдә нәрсә белән шөгыльләнүегез безнең контрразведканы кызыксындырыр дип уйлыйм
Шымчы күзләрен ачып зәңгәр күккә карады Бераздан сорау алучыларга таба борылып ятты:
— Уйлау өчен бер сәгать вакыт бирегез.
Тикшерүче белән Журкин күзгә-күз карашып алдылар.
— Яхшы. Ләкин белеп торыгыз әгәр бер сәгатьтән сон да киреләнәсез икән,— Нурмыв сәгатенә карады,— суд башланачак. Димәк, кичке сәгать сигездә. Шунда бүген үк бөтен эшне төгәлләрбез.
Ковригинны плаш-палаткага салып госпитальгә илттеләр. Авырлык белән булса да медфельдшер Бунакова пуляны ала алды Бу инде Ковригинны коткарып калуга өмет бар дигән сүз иде. Боксчылар теле белән әйткәндә, партизан ’рингындагы күп раундлы бу көрәштә Нурмыевка хәйран каты эләккәләде Әмма соңгы сугуны һәм штаб башлыгының яралануың ул бигрәк тә авыр кичерде. Әгәр Губинны вакытында тентегән булсалар Әйе. шикләнде шул, шикләнде, гаепсез кешене рәнжетуең бар бит Дошманның тәмам фаш ителүе генә бераз күңелне тынычландыра Әйе. чын көрәштә һәрвакыт авырлыклар да. югалтулар да була:
кемгәдер кимрәк, кемгәдер күбрәк эләгә — аерма бары шунда гына. Борынгыдан калган бу законны Зәки менә үзе өчен хәзер янадан ачты, аның асылын бөтен жаны-тәне белән сизде.
— Иптәш лейтенант.— отряд командиры ординарецы тавышы иде бу — Сезне майор Журкин чакыра
Лейтенант ялгышмаган, шымчы сөйләү файдалырак икәнен, әгәр чын йөзен ачмаса. сатлыкжан буларак бүген үк хөкем итеп атачакларын аңлаган иде.
Бәлки самолет килгәнче, я Мәскәүгә алып кайтканда качарга өметләнәдер? Тагын шунысын да аңлый шымчы берьюлы бөтенесен сөйләп бетерергә ярамый, гомерен саклап калу, озайту өчен мәгълүматларны, ларектагы товар кебек, аз-азлап кына, бик кызыксынган кешегә генә сатарга кирәк Шулай итеп, дошман озак сатулашырга өметләнде
Командир куышында бөкрәеп, почмакка сеңеп утырган шымчының йөзе иңнәренә авыр йөк салынган атлант йөзе кебек интегүле караш, кайгылы йөз. Агент сораулар биргәнне i ■ көтеп тормады, лейтенант бүлмә уртасындагы бүкәнгә килеп утыруга, сөйли башлады Чын исеме — Курт Шредер. Хәрби дәрәжәсе оберштурмфюрер. Берлинда разведка мәктәбен тәмамлаган Аңа кадәр хәрби госпитальдә хирург булып эшләгән Шунда эшләгәндә башта СС сафларына алынган, соңрак гестапода хезмәт итәргә чакырылган Гауптштурмфюрер Дремель белән бергә төрле эшләр башкарганнар Аеруча осталык күрсәткәннәре өчен икесе дә тимер тәре белән бүләкләнгәннәр. Партизаннар хәрәкәте киң жәелгәч, монда жибәргәннәр. «Отрядка үтеп керүгә бик озак — өч ай әзерләндек; әсирләр арасыннан мина охшаган врач эзләдек. Таптык. Тегенен күзләре начар күрә, ә минем күзләр тәртиптә Күзлек ясарга туры килде Кырыен калынрак эшләткәч, гади пыяла да кабарынкы линзага охшап кала Күзлек кигәч күз төсләрендәге аермалык та күренмәс булды. »
— Пахомов отрядына ничек үтеп керә алдыгыз?— дип сорады тикшерүче.
— Гадәттәгечә: мине Губин исеме белән якындагы концлагерьга китерделәр. аннан өчәү качтык; качар өчен шартлар булдырылган иде Юлдашларымда бернинди дә шик тумады. Ике төрле юл белән элемтәгә керә идем Ашыгыч хәбәрләрне төрле төстәге пыялалар ярдәмендә самолетларга тапшырдым Тулыландырып, гестапоны кызыксындырган дәлилләрне өстәп — элемтәче Глеб аша. Ул партизаннар базасы белән радист арасында йөрде Ул тотылганнан сон вазифасын яңа агент — «аяксыз» башкарырга тиеш иде Бәхете кыска булды — Гестапо агенты салмак кына боек тавыш белән сөйли, әледән-әле киеренкелек белән башын күтәрә, тагын ия Мина кыры янында булган вакыйга серләрен дә ачты, «төн кошлары» отряд җитәкчеләрен юк итәргә теләгәннәр Мина кыры схемасы турында очракЛы рәвештә, минерлар сөйләшкәндә ишеткән. Врач буларак аның эшчәнлегенең төп мәгънәсе; күпләп юк итү өчен кайберәүләрнең тормышын саклап калу да исеменә «тап» төшермәүдә» булган Дару үләннәре җыю, үзе дә анда катнашу партизан постларын урнаштыру тәртибен өйрәнергә мөмкинлек биргән
Оберштурмфюрер Шредер, тикшерүче сержант Скишов белән бергә иске партизан базасына киткәч, беренче тапкыр чын чынлап курыккан
— Иске базага барып кайткач, Скишовның акланачагы билгеле иде.— диде шымчы — Тикшерүченең аннан сонгы адымы да минем өчен сер булмады кайтуга отрядтагы бөтен кешене күздән кичерәчәкләр һәм эш пешТе дигән сүз. Бу төркемнең әйләнеп кайтмавы минем өчен бик әһәмиятле иде. Шуңа күрә тиз генә Дремельгә хәбәр иттем...
Әллә үз хәленә күнекте, әллә язмышына кул селтәде, дошман эшлекле кыяфәттә сөйләшә башлады. Әйтерсең, партнеры белән әле генә тәмамланган шахмат уенын тикшереп утыралар.
— Лейтенант. Сезгә тиешле бәя бирә алмавы.м минем иң зур. хәлиткеч ялгышым булды — Досомовнын «качуын» оештырганнан сон. Сез бик тиз
блицтурнирдагыча эш итә башладыгыз, һәр йөрешегез төгәл, дөрес иде Чынын әйтим, Досомов гәүдәсен соңрак, мин отрядтан качканнан сон гына таба алырсыз, дип уйлаган идем. Шуңа кадәр мин сезгә карагднда алданрак күрә, тизрәк йөри идем. Кызганычка каршы, артык тынычландым. уяулыгымны киметтем Качын өлгерермен кебек тоелды. Өстәвенә 4 Никошевны «яшен уздыргыч» ясаган идем Ул гына да түгел...
Тикшерүче аңың сүзен бүлде: ’ =
— Аяксыз агентны урнаштырганда файдаланылган ялган партизан “ командирын санитар Никошейка охшатып сайлавыгызны әйтәсезме. Шре- _ дер? Элемтәче «янган» очракта, без аңа «абынган» булыр идек. Шу- В лаймы? *
Гестапочы гаҗәпләнүен яшерә алмады. ш
— Әйе... Сезне болай уктыр дип уйламаган идем.. х
Шымчы, кулъяулыгын чыгарып, маңгаендагы тирен сөртте. =
— Әйтегез әле. Шредер, аяксыз агентны кем урнаштырды? Дремель н һәрхәлдә үзе түгелдер ич? х
— Юк. түгел. Ул — уйлап табучы. Бик үзенчәлекле, төпле фикер £ йөртә белә. Аңа әле егерме биш кенә яшь, инде чираттагы хәрби дәрә- е җәгә — штурмбаифюрер чинына тәкъдим ителгән. £
Шымчы бик каты тирләп чыкты. Кечкенә яулыгы белән әле маңгаен, е әле муенын сөртел карады — файдасы күренмәде. ®
— ...Бу эшне безнең тәрҗемәчебез башкарды. Ул бераз Никошевка охшаган. Дремель шуннан файдаланырга булды. Урманчы үзе элемтә өчен файдаланырлык кеше түгел, ышаныч аз иде. Шуңа күрә гестапо шефы гади генә, әмма өметле операция тәкъдим итте. Урманчыны үтерергә ярамый, шик тудырачак. Дремель үз кешеләрен партизаннар итеп киендереп урманчы янына җибәрә. Тегеләр урманчыны бер ай «аяксыз» белән торырга ризалаштыралар «Ашарга бирәбез, тик бөтен кешегә дә энекәш килде дип әйтерсең». Янәсе, партизаннарның бик яшерен эше.
Шымчыдан сорау алу ярты төн узгач кына тәмамланды.
Иртән лазаретка барганда. Вера очрады. Туктап, моңсу гына сүз башлады:
— Г.убинны сез фаш иттегезме?
Зәки җавап бирмәде.
— Ә мнн тагын сезне өйрәткән булдым. Үземнең борын төбендә дошман эш иткәнен сизмәгәнмен, авыз ачып карап торганмын Миңа оят.
1 Зәки, гафу итегез.. — Вера башын югары күтәреп агач башларына карады. Әйтерсең, аның кичерешләренә дәва шунда гына иде.
Кояш нуры кызның битенә төшкән. Күзләре дә яшькелт түгел, күк кебек зәңгәрсу булып тоелалар Шул күзләрне үбә-үбә. Зәки кызга үзенең яңа бер шигырен укыды. .
— Мин сезне яратам. Вера.
Ул аның күкрәгенә сыенып, моңсу гына пышылдады.
— Тиздән безне ташлап китәсез ич инде: монда эшегез бетте кебек. Ә мин —Кызның тавышы тәмам ишетелмәс булды — Мөмкин булса, калыгыз сез монда..
— Калам. Вера. Әлбәттә, калам.
— Чынлап әйтәсезме? Әллә мине тынычландыру өчен генәме?
— Чъ1н дөресен әйтәм. Вера. Миңа отрядта разведка җитәкчесе I булып калырга тәкъдим иттеләр Ә отряд тиздән бригада итеп оешты- ' рылачак. Мина монда да эш җитәрлек булыр Менә хәзер отряд командиры янына барам да ризалыгымны белдерәм Ул шуны өм'ет итә бугай.
— Бар. Зәки Мин сине’шушында көтәрмен!
Русчадан Ринат ВАХИТОВ