Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАМАЗ НЫКЛЫГЫ


езнец көннәрдәге башкарылган эшләрнең күз иярмәслек темплары турында уйланганда, ихтыярсыздан. Һади Такташның мәшһүр юллары искә төшә:
• ...Хыял безнең өчен чит бер нәрсә, һәрбер теләк — якын киләчәк!— дип яза ул.
КамАЗ кебек киң колачлы корылманың салыну тарихын гына күз алдына китерик. Бер китапта: «Заводны сафка бастыру өчен барган көрәш 4081 көн эчендә төгәлләнде»,— диелгән. Төп-төгәл сан. Аңлашыла: 1969 елның 13 декабрендә экскаваторчы Михаил Носков кар-бураннар уйнап торган киң басу түреннән беренче батман туфракны умырып алып, монда автогигант булачак, дип, дөньяга хәбәр салган иде. КПССның XXVI съезды алдыннан исә төзүчеләр комплексның икенче чиратын сафка керттеләр. Ул инде моңа кадәр үк тә биш ел буе автомобильләр чыгарган иде. Шулай да, сүзне үткән заманда алыл барып: «Төгәлләнде!»— дип кистереп әйтү урынсыз кебек тоела. Дөрес, автомобиль гиганты чыннан да салынып бетте, машина төзүчеләрнең ап-ак, өр-яңа каласы да ярты миллионлаган эшчене үзенә сыендырды. Уннарча мәктәпләр, балалар бакчалары, культура сарайлары, кинотеатрлар, кибетләр ачылды Шәһәр янындагы аграр зона аны йомырка, сөт-май, яшелчә белән тәэмин итә. Политехник институт эшли башлады. Алабуга пединститутының берничә факультеты да — бу шәһәрдә. Брежневтагы иң җитез егетләрдән оештырылган футбол командасы, әлегә әллә ни зур уңышларга ирешмәсә дә. Союз беренчелеге өчен барган ярышларда республика командасы белән бер үк группада чыгыш ясый. Әмма шәһәрнең төп максаты булган автомобиль өчен көрәш... дәвам итә. Хәзерге көрәш заводны сафка бастыру өчен барганыннан кискенрәктер дә әле. Ул инде цехларда гына түгел, моннан ясалып чыккан машиналарны эшкә җиккән 160 автоүзәктә дә җәелеп китте. КамАЗ авыр йөк ташыгычларын йөртүче меңләгән шофер да бу көрәшкә кушылды. Алар, кем кулындагы машина озаккарак чыдар, озынрак юл үтәр, дип ярыш җәелдерделәр Кем җиңәр? Миллион километрны капиталь ремонтсыз гына узучы булырмы?
Миллион — бик зур сан. Тик бу очракта ул көн тәртибенә түшәмнән генә алып куелмады- Кама автозаводыннан чыккан машиналарның алдан каралган мөмкинлеге дә— 350 мең километр. Соңгы елларда бу чикне ике тапкыр узучы шоферлар артканнан- арта бара. Безнең КамАЗ 160 автоүзәк белән берлектә, үзенә охшаш заводлардан аермалы буларак, машиналарның ничек эшләвен дә күзәтеп тору җаваплылыгын алып бара. Аның автоүзәкләре запас частьлар өләшү, автохуҗалыкларда машиналарны төзәтү белән генә шөгыльләнмиләр, алар шоферлар һәм ремонтлаучы белгечләр әзерләүдә дә зур эш алыл баралар, йөк ташуның отышлырак ысулларын өйрәнәләр. КамАЗ дирекциясенең Брежнев шәһәрендәге файдалану бүлегендә конвейердан төшкән һәр машина турында мәгълүмат туплана кайчак юлга чыккан, ничә чакрым үткән, ни өчен тукталган? Иң озын юл узган шоферлар — аерым исәптә, алар белән иң яхшы мөнәсәбәтләр булдырыла. Бу мөгамәләне ашлыкларның яңа сортын ачкан селекционер һәм агроном арасындагы элемтә белән чагыштырырга мөмкин Бер генә машина да һәр яктан камил булып бетә алмый, шунлыктан аны йөртүче кешенең фикере автомобильне тагын да яхшырта төшәргә теләүче конструкторлар өчен бик кадерле.
II <К. У > М н
Б
161
Свердловскиның «Облколхозстрой» оешмасы шоферы Ю. Берсенев «Мин «КамАЗ»- ны биш елдан артыграк йөртәм инде,— дип яза.— Спидометрда 400 мең километр җыелды Әлегэ кадәр җитди ремонт ясаганым юк. Мин бит әле аңа икенче әрҗә дә тагып йөрим Тимер-бетон әйберләр, кирпеч ташыйм. Юлыма да асфальт җәелмәгән, гел авыл араларында, чокыр-чакырлардан үтәм...»
«Алтайстройтранс» тресты управляющие Н. Иванов яза «Бездәге «КамАЗ» маркалы унсигез машина капиталь ремонтсыз ярты миллион километрдан артык юл узды. Әле дә иң катлаулы рейсларга шулар чыгып китә...»
500 мең километр—конструкторларның КамАЗ машиналарына биргән гарантиядән бер ярым тапкырга артыграк ара. Әмма әле моны да соңгы чик дип санарга теләмиләр Инде 10 мең шофер 300 000 км ны уздылар Мондый осталар көн саен артып тора. Алар үз хезмәтләре белән безнең ил автомобиль транспортындагы төп эшче машинаның иң күркәм сыйфатларын раслыйлар. 300 000 километрны капиталь ремонтсыз үтү гади күренешкә әйләнә.
Казанның 2 йөк автотранспорты берләшмәсе шоферлары КамАЗ машиналарын беренчеләрдән булып кабул итеп алдылар Автомобильләр аларга бик ошады. Техник яктан камиллеген генә түгел, конструкциясенең ышанычлылыгы. күркәмлеге, кабинасының җайлылыгы. эшләү шартларының әйбәтлеге шоферлардагы кызыксынуны арттырып җибәрде. Алар юлга яңа «малпны һәрьяклап сынау өчен ашкынып чыгып киттеләр. Шул ук вакытта алар машина өчен җаваплылык та тоялар. Аны тагын да яхшырту әмәлләрен эзлиләр. Ниһаять, без юлларда маңгаена «Капиталь ремонтсыз — 1 000 000 км!» дигән кыю сүзләр язылган автомобильләр күрә башладык. Бу — констукторлар биргән гарантиядән өч тапкыр артыграк файдалану дигән сүз. Шул ук вакытта мондый тәкъдим белән чьгу ифрат дәрәҗәдә җаваплы да. Шофер халкы сүз белән шаярмый. Буш сүзие бөтенләй яратмый ул. Инде шактый олы сүзне ычкындырырга да батырчылык иткәннәр икән, димәк, аларның моңа ышанычлары бар. Әлеге өндәмә, беренче булып. Михаил Пронин. Әдһәм Сираҗетдинов, Виктор Бухмин. Николай Попков, Әсгат Кашапов кебек үз һөнәрләренең кадерен белүче иң оста шоферлар теленә килеп керде. Аларга Кама буенда ясалган машиналарның бөтен мөмкинлеген сынап карау искиткеч мөһим һәм кызыклы тоелды.
Алты нольле сан башта бер тамаша кебек кенә карала иде. Ярый инде, күңелләрне ашкындырып тору өчен бер зурлык кирәк бит, диештеләр. Әле конструкторлар әйткән контроль санга җиткәнче исән-имин йөри алсаң да, әйбәт булыр иде, янәсе. Еллар үтә торды. Хәзер завод машиналарны ике чираттан чыгара
Спидометрларга беренче 100 000 километр җыелган көннәр шактый артта калды инде «300 000» километр да теркәлде. Ә машиналар гарантия чигенә җиттем дип тормыйлар, һаман чабалар да чабалар. Шул рәвешле 1000 000 километрны узу да чынбарлыкка охшый башлады. Унберенче бишьеллык уртасында Әдһәм Сираҗетдинов машинасы — 507 мең. Николай Попковныкы—650 мең, Александр Елькинныкы—559 мең, әлеге ярышның башында баручы Михаил Пронинныкы 635 мең километр юл узды. Гарантияне тутырып, юлны дәвам иттерүчеләр саны исә унбиш меңнән артып китте. Мәскәү янындагы бер хуҗалык шоферы Анатолий Гудков, барысыннан да арттырып, 725 мең километр юл үтте Миллионга тутырырга аз гына калды кебек, тагын бик тырышсаң, тулачак!
Капиталь ремонтсыз шулай күп эшләү кай яклары белән отышлы соң? Беренчедән, экономикага җиңеллек килә. Чөнки капиталь ремонт вакытында автомобильгә беренчел бәясенең сиксән биш проценты күләмендә чыгым сорала. Машина яңабаштан сүтеп җыела Тулы агрегатлар алмаштырыла Бүгенге көнгә 2 йөк автотранспорты берләшмәсендә кырык шофер машинаны 1000 000 км йөртергә алынган икән һәм инде беренче капиталь ремонт чиген узып эшлиләр икән, аларның бу фидакарьлеге хуҗалыкка 600 000 сум экономия бирде дигән сүз! Афәрин! Бу инде шоферның үз һөнәрен яратуы гына да түгел Бу — аның илгә никадәр дәрәҗәдә тугры хезмәт итүен раслый торган күренещ бу — аның патриотизмы!
Мондый зур эшкә тотынганда, әлбәттә, шофер ялгызы гына әллә ни майтара алмас иде Яңа машинага һәртөрле игътибар кирәк. Ул инженерлык хезмәтләренең дә иң җентеклесен сорый, планлаштыруның, идарә итү системасының иң камил ысулларын таләп итә.
— Безнең машиналар, шөкер, озын-озын юллар урыйлар,— дип аңлата берләшмәнең генераль директоры Әскәр Камалиев — Тик бу сәфәргә алдан гаражда, мастерскойларда. диспетчерлык пунктларында ук нигез салына Бүгенге автотранспорттан мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдалану теләгең бар икән, идарә итүне, эксплуатация хезмәтләрен, профилактиканы, чираттагы төзәтүләрне бик төгәл оештырырга кирәк.
Шоферның төп максаты тизрәк юлга чыгу һәм күбрәк йөк ташу булырга тиеш. Тонна- километрны арттыру белән генә мавыкмасын ул, кирәкле йөкне көтелгән урынына илтеп җиткерсен!
2 берләшмәдә меңнән артык төрледән-төрле машина бар. Өч йөзләбе — КамАЗ- рыкылар. Эш белән бик төгәл компьютерлар идарә итә. Шоферлар да, ремонтлаучылар да, иртән килү белән үк, ишек төбендә үз шифрларын әйтәләр. Компьютер шул мизгелдән аның һәр адымын исәпли башлый. Приборлар машинаның юлга кузгалуын да, йөк төяү урынына килеп җиткәч, күпме торуын да, бушату вакытын да «күзәтеп» утыралар. Автомобиль экранда күренми башласа, идарә итүнең автоматлаштырылган системасы бу хәбәрне диспетчерга ирештерә: «Машина юлдан чыкты, кичекмәстән булышырга!» Аның янына техник ярдәм машинасы ашыга. Дөрес, кибернетика хәзергә башка шәһәрләргә яки ерак авылларга киткән машиналарны күзәтә алмый, шулай да берләшмәнең йөзләрчә машинасы, эш көне тәмамланганчы, даими күзәтү астында йөри.
Идарә итүнең автоматлаштырылган системасы ремонтчыларга да булыша. Детальләрне комплектлап куя ул, агрегатларны барлый, профилактик төзәтүләрне тизләтергә ярдәм итә. Рейстан кайткан шофер өендә рәхәтләнеп ял иткәндә, машиналар тикшерү үтә. Анысын-монысын төзәтергә кирәк булса, аларны ремонтлаучы слесарьларга тапшыралар. Төнлә аларга профилактика ясала. Төнге эштәгеләр бер сәгать ялга гына тукталып алалар Ул чакта аларга бушлай аш өлгертелә.
Идарә итүнең автоматлаштырылган ысулына таянганчы шәһәрдәге маршрутларда 340 йөк машинасы йөри һәм алар елына 340 мең тонна йөк ташыйлар иде. Хәзер бу юлларда нибары 120 машина йөри һәм шулар элеккегә караганда ике ярым тапкыр артыграк эш башкаралар. Шоферларның хезмәт җитештерүчәнлеге ике тапкырдан да күбрәккә арткан, ә ремонтчыларныкы — 75 процентка. Фәнгә таянып эшләүнең иң матур күрсәткечләре! һәр километр араны узуга бүлеп салынган ремонт эшләре 27 процентка кимегән. Машиналар, гомумән алганда, 250 миллион километр юл үтәләр икән, әлеге отыш гомул^ экономиягә шактый саллы мая булып килеп кушыла. Бу җиңүне КамАЗның тагын бер чираты сафка кертелгән иттереп тә санарга мөмкин!
Шуңа күрә Казан шоферларының бу мактаулы башлангычын бөтен ил хуплап каршылады. Конвейердан төшүче беренче машиналарга гарантия итеп 115 мең километрлык юл күрсәтелгән иде. Завод, машиналарының ныклыгын арттыра барып, бераздан бу санны 300 000 гә күтәрде, ә съезд алды ярышы җәелдерелгеч, 350 000 км күрсәтелә башлады. Монысы да соңгы чик түгел, әлбәттә. Бу сан да үзгәрер. Ниндие алмаштырыр— билгесез: миллионмы?
Күрәзәчелек белән баш ватмыйк, һәрбер машинаның миллион километр ук уза алмавы да ихтимал. Бу нәтиҗәгә ирешү — бик сәләтле, үз һөнәренең иң тирәндә яткан серләрен чишә белүче оста шоферлар теләге. Миллион — рекорд өчен билгеләнгән чик, ә 350 мең километр — һәркем үтә алырлык юл. Монысын заманның иң өлгер исәпләү машиналары белән коралланган экономистлар санап чыгарган.
Кама буендагы япь-яшь завод чагыштырмача тиз арада илнең автомобиль төзүчеләре арасында флагман ролен яулап. Ватанның иң зур бүләге — Ленин орденына лаек булды. КПССның XXVI! съезды алдыннан КамАЗ конвейерларыннан чираттагы машина төшәчәк. Килер бер көн. безнең автопаркларда 1 миллион 500 мең «КамАЗ» эшли башлар. Шулардай һәр ун шоферның берсе генә гарантиядән капиталь ремонтсыз ике тапкыр файдалана икән (Казан шоферлары мондый үрнәкне күрсәттеләр инде), авто-мобильчеләрнең бу адымы гына да ике миллиард ике йөз илле миллион сум акчаны янга калдырачак!
Бер табыш икенче ачышка юл яра. КамАЗ машиналарының эшчәнлеген игътибар белән өйрәнүчеләр автомобильләрне агымдагы төзәтүләрдән, парктагы эшне отышлырак оештырудан шактый күп экономияләп булуны раслыйлар. СССР Фәннәр Академиясенең Себер бүлегендәге Промышленность производствосын оештыру һәм экономика институты директоры Адел Аганбегян КамАЗ машиналарының, Төньяк трассалардагы йөрешен күзәтүче галимнәрнең фикерләрен берләштереп. -Известия» газетасында чыгыш ясады. Ул мондый нәтиҗәгә килә: «КамАЗ»ның заводтан чыккандагы бәясе аңа бөтен эшчәнлеге чорында тотыла торган чыгымнарның нибары өч процентын тәшкил итә. Калган 97 процентка машинага ясала торган профилактик, агымдагы һәм капиталь ремонт бәяләре керә Хикмәт акчада гына да түгел. Төзәтүләр вакытында кул көче күп сорала, ул хезмәтне | завод конвейерындагы уңайлыклар белән чагыштырып та булмый. Юлда, алтын бәясе вакытны исраф итеп, салкын җиргә чалкан ятып, төзәтеп азапланганга караганда, артык чыгымКйр тотып булса да. заводның иркен цехында машинаның ныклыгын арттыра төшү күп мәртәбә отышлырак. Бу фикер төгәл исәп-хисапка нигезләнгән. Галим.машина, хәзергесеннән дүрт тапкырга кыйммәткәрәк бәягә төшерелеп ясалса да. әгәр агымдагы төзәтүләргә ике мәртәбә азрак тукталса, капиталь ремонтсыз эшләсә, үз хакын бик тиз
аклаячак, диген нәтиҗә чыгара. Максат ачык. Димәк, ремонтларсыз гына эшли торган машина кирәк Өметсезләр — андый нәрсә буламыни? диярләр. Ә нигә булмасын?! КамАЗ автогиганты үзе дә әле кайчан гына безнең хыялга да килмәгән завод түгелменң?! Елларыбыз, омтылыш-теләкләребез әнә шундый: безнең һәрбер теләк, шагыйрь сүзе белән әйтсәк—якын киләчәк!
Укучы кызыксынып куярга тиеш: заводның үзендә дә шундый теләк белән канатланып йөрүчеләр бар микән соң? Бу сорауга шатланып җавап кайтарырга мөмкин: бар андыйлар, бар. Инде шул теләкләрне тормышка ашыру юлында кайбер чаралар да күрелә. Дөресрәге, бу төр яңалыклар заводлар, ак кала салынганда ук ярала башлаган иде инде. Шәһәр төзүчеләр елына 400 000 квадрат метр торак мәйдан бирә иде Бу да шәһәрләр төзү тарихы өчен шаккаткыч яңалык булды. Баш конвейерны сафка бастыру. беренче машиналарны өлгертү өчен көрәш башланды: «Тизрәк! Тизрәк!» Бу тизлек дәүләтнең завод салу өчен тотылган чыгымнарын каплау өчен кирәк иде.
Галим конструкторлар дәртләнеп иҗат иттеләр. Машинаның йөрәге булган двигательне Ярославль осталары бирде. Мәскәүнең Лихачев исемендәге автозаводы белгечләре машинаның конструкциясе өчен җаваплы иделәр. Хәер, бу машинаны бар итүдә көч куйган барлык коллективларга тукталу мөмкин түгел, ул — йөзләрчә предприятиеләрнең, меңнәрчә фидакарь җаннарның бердәм тырышлыгы нәтиҗәсе. Бу җиңүдә социалистик экономика үзенең барлык өстенлекләрен, иң күркәм сыйфатларын күрсәтте
Әмма, басым ясап әйтергә кирәк- КамАЗ өчен көрәшнең тукталганы юк әле. Өлгер журналистның ашыгыч язмасында китерелгән «4081 көнненә инде яңа меңнәр өстәлде, көрәш исә дәвам итә. Хезмәт дәвам итә. һәр көн йөзләрчә, меңнәрчә һөнәр ияләре «КамАЗнны камилләштерү юнәлешендә көч түгәләр. Баш конвейерның соңгы ноктасына килеп җиткән машинаның ишеген ачып, берәү кабызу ачкычын бора. Моңа кадәр салкын металлдан ясалган детальләр җыелмасы буларак кына гәүдәләнгән машинага җан иңгәндәй тоела — мотор гүли башлый. Ә шул ук вакытта баш конструктор бүлегендә тып-тын, тик Шактый киеренке шартларда киләчәктә конвейерга басарга тиешле камилрәк өлгеләр туа.
Без бу машинаны барыннан да бигрәк көчле йөк ташыгыч итеп күзаллыйбыз. Нәни «КамАЗ»ның булу мөмкинлеге турында уйлаганыбыз да юк. Шулай да андый җиңел машина бар инде Нәни «КамАЗпга утырып йөргән сынаучы шоферлар да бар. Ул дүрт урынлы, моторы 30 ат көчле, тизлеге — 100 км/сәгать, ягулыкны «Жигулимга караганда ике талкыр кимрәк бетерә Кирәк дип табыла икән, коллектив җиңел машиналар чыгарырга әзер
«КамАЗпның баш конструкторы Рамил Әбдриевич Азаматов:
— Безнең һөнәр шундый инде,— дип сөйли. — һәрчак юл ярып барырга туры килә. Башта моделен уйларга, машинаның яңа төрен иҗат итәргә кирәк Аннары аны камилләштерә башлыйсың. Инде булды дип тукталгач та. күңел эзләнүдән тукталмый. Технологларга яңа мәшәкать арттырасың. Алга бару шунсыз мөмкин түгел .
Азаматов бу коллективтагы ветераннардан санала. Аны заводка унөченче кеше итеп алганнар. Гореф буенча, юньле сан түгел, тик баш конструктор язмышыннан зарланмый Завод чыгара торган һәр сигез төрле машина аның җитәкчелегендә иҗат ителгән. Алтысы Дәүләт Сыйфат билгесенә лаек. Машиналарны камилләштерү дәвам итә. Алар- ның беренчел вариантын хәзергеләре белән чагыштырсаң, һичнинди планнарда каралмаган өч мең (!) үзгәреш табарга була. Болары — эшчеләрнең фидакарьлегенә таянып кертелгән яңалыклар. Мәгълүм булганча, кечкенә бер шөрепне генә үзгәртсәң дә, конвейерга мәшәкать өстәлә Көн узсынга гына йөрүче, эш сөймәүче кешеләргә тап булсаң, мөгаен, әллә ни кыра алмас идең Бәхеткә, КамАЗ коллективына завод абруе хакына җаннарын да аямаучы энтузиастлар тупланган. Шул бердәмлек беренче модельләрдә каралган 8 тонна авырлыкка чыдардай машиналарның куәтен 10 тоннага җиткерергә мөмкинлек биргән. Мотор шул ук, тик машина ике тоннага артыграк тарта ала. Унберенче бишьеллык азагына автомобильчеләр «КамАЗмның двигатель системасына камиллек кертеп, ягулыкның 3—5 процентын янга калдырырлык иттеләр. Бу машина елга 16 тонна ягулык сорый иде, хәзер бер тонна чамасы кимрәк кирәк булачак XXV 1| съезд ачылыр алдыннан шундый машиналар инде конвейердан ук төшәчәк. Ил күләмендә исәпләсәң, янга калган ягулык миллион тонналарга җитә.
Автомобильчеләребез бер үк төрдәге машинаны да үзгәртеп ясыйлар. Әйтик, начар юллы авыллар өчен бик кирәкле өч күчәрле «КамАЗьларга, асфальт юлларда йөргәндә, ике күчәр дә җитә Көпчәкләр дә янга кала, машинаның зуррак йөкне алырлык
мемкинлеге да арта. Шул рәвешле иҗат ителгән ике күчәрле машина 1986 елның февралендә үк ясала башлаячак
һәр шоферның фикеренә игътибар итүләрен сизел алгач, Брежнев автомобильчеләренә урманчылардан да. сет, он. ашламалар, мал-туар ташучылардан да үтенечләр килә икән. Төньяктагы шоферларның теләген искә алып яңа машина ясау — аеруча мавыктыргыч максат. Әлегәчә бу якларга да гадәти техника җибәрелә килде. Тик бу һич тә гадел түгел. Мәсәлән, «КамАЗ» 40-45 градус салкынлыкка чыдый. Шуннан да салкын шартларда ул үз «вазифаларын» үтәүдән баш тартырга да мөмкин. Төньякта исә суыклар 60 градуска җитә. Шофер нишләргә тиеш? Ниһаять, төньяктагы шоферларны да шатландырырга мөмкин: «КамАЗ»ның бу яклар өчен ясала торган төрләрендә двигательләр 210 түгел, ә 230 ат көчле булачак. Өстәвенә аңа махсус җылыту җайланмасы эшләнә. Моторны кабызу алдыннан җылытырга мөмкин. Көпчәкләрдә дә, тормоз системасында да чамадан тыш суыкка каршы торырдай әмәлләр бар Дөрес, мондый машина кыйм- мәткәрәк төшә, әмма нәтиҗә барыбер отышлырак булачак.
Иван Паулкин, Геннадий Матросов, Александр Скопин. Владимир Бурыкин кебек кыю сынаучыларыбыз илнең иң салкын якларына, Якутиягә, Магаданга илтә торган Колыма трассасына юл алгач, җирле шоферлар «КамАЗ»га күктән иңгән маҗара күргәндәй караганнар. Термометрлар минус 60 тан да түбәнрәк күрсәткән. Себер шоферлары. иртән кабызып булмас, дип, машиналарын сүндермичә, төне буе двигательне эшләтеп чыгалар икән, ә безнекеләр сүндергәннәр, рәхәтләнеп йоклаганнар Иртән, һич тә кабаланмыйча, башта — махсус җылыткычны, аннары моторны кабызып, юлга чыкканнар.
Кыскасы, машинаны яхшыртуның чиге юк. Әйтик, салкынга чыдамлы автомобильгә металлның да, резинаның да махсус төрләре кирәк. Өч машинага торырлык була икән, чыгымнардан курыкмаска да мөмкин. Машина санын арттырганчы, булганының ныклыгын арттыра төшү күпкә отышлырак лабаса. Казан шоферларының башлангычы — шуңа дәлил. 2 млрд 250 млн сум экономия — уен эш түгел.
Нәкъ шуңа күрә дә заводның ике чиратын да эшләтә башлау гына безгә, бары да булды дип, кул кушырып утырырга юл куймый. Өченче чират машиналардан дөрес файдалануны күздә тота. Бу юлда двигательләрне төзәтү, запас частьлар ясау заводлары ■һәм 160 автоүзәк аеруча тырышырга тиеш. Двигательләрне төзәтү заводы инде эшли, ә запас частьлар ясалмый әле, автоүзәкләр дә вакытлыча салынган биналарда гына урнашкан. Бу эшне ашыктырасы иде!
КамАЗ салынып бетте дип кенә яңа чорга лаек машиналар ясау эше тукталып калмас, тукталырга тиеш тә түгел, чөнки бу — тормыш закончалыгыннан килә торган өзлексез көрәшнең бер тармагы.