Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗ — ТУКАЙ ЯКТАШЛАРЫ

Д. К. Каюмов,
КПССның Арча райкомы беренче секретаре

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем, Билгесездер, кая ташлар бу тәкъдирем; Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем...
Бөек якташыбыз Габдулла Тукай туган җиргә чиксез мәхәббәтен әнә шулай тасвирлаган, һәм миллионнарның уртак фикерен чагылдырган. Чөнки җир — ата-ана. Ватан кебек үк изге. Без беренче сулыш алган, буй җитеп, дөнья көтә башлаган төбәгебезне сөюебез, аның чын патриотлары булуыбыз белән хаклы горурланабыз. Горурланып кына калмыйбыз, ата-бабаларыбызның борынгыдан килгән күркәм гореф- гадәтләрен, матур эшләрен яңа эчтәлек белән баетабыз.
Ундүртенче гасыр башларында ук Казанны саклау өчен хәрби ныгытма итеп салынган Арча үзе дә, тирәсендәге бер-бер артлы тезелеп киткән эреле-ваклы авыллары да бары тик Октябрь революциясеннән соң, күмәк хуҗалыклар төзелгәч кенә, чын-чыннан яңардылар һәм танымаслык булып үзгәрделәр.
Бу партиябезнең, бөек Ленин тәгълиматларына таянып, авыл хуҗалыгын үзгәртеп кору һәм аны үстерү буенча титаник эшләргә зирәк җитәкчелек итүе нәтиҗәсе иде.
Белгәнегезчә, Арча районы — бүген республикабызда иң зур район. Аның сөрүлек җирләре генә дә 180 мең гектар тәшкил итә. Утызынчы еллардагы 200 ләп күмәк хуҗалык урынына хәзер районда 34 колхоз, 5 совхоз бар. Аларның төп җитештерү фондлары гына да 130 миллион сумга җитә. Район кырларында 1570 трактор, 960 комбайн, 650 йөк автомобиле эшли. Аларга 3400 гә якын механизатор хезмәт күрсәтә. Алар арасында Социалистик Хезмәт Герое Шәрифулла Сәгьдуллин, Ленин ордены кавалеры Хатип Минһаҗев, ТАССРның атказанган механизаторы Вазыйх Шәйхуллнн һәм башкалар бар. Алар — Арча ягының бүгенге гүзәл кешеләре, ил табынын бизәүчеләр.
Узган ел районыбыз игенчеләре бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 17,4 центнер уңыш җыеп алып, дәүләткә 60 мең тонна икмәк саттылар, ягъни еллык план 124 процентка үтәлде.
Максатыбыз — якын киләчәктә табигать капризларына бәйлелекне мөмкин кадәр ныграк киметеп, игенчелектә туфракны саклау системасын тулысынча кертеп, органик һәм минераль ашламалар куллануның нәтиҗәлелеген тагын да күтәреп, ачы туфракларны известьлау мәйданнарын арттырып, бөртеклеләрдән кимендә 20 центнер уңыш алу. Ә игенчеләребезгә килгәндә, алар эштән курка торганнардан түгел.
Терлекчеләребез дә ил алдында бурычлы булып калмыйлар. Районыбызда Социалистик Хезмәт Герое Дания Галимова, Ленин ордены кавалерлары Тайбә Баһавие-
ва. Камил Фазлыев. ТАССР Верховный Советы депутаты Әлфинур Хайруллина кебек һәрканда горурланып сөйләрлек мактаулы терлекчеләребез күп.
Ә авылларыбызның киләчәге ничек, өлкән буынга алмашка кем килә соң? Хәзер парта арасында утыручы укучылар җиргә берегеп үсәләрме? Безне бу сораулар нык борчый. Районда профориентация айлыклары, хезмәт алдынгыларыбыз белән очрашулар, кызыклы кичәләр уздырабыз. Шулай да байтак яшьләребез читкә, шәһәрләргә китә әле. Сәбәп нәрсәдә?
Иң зурысы — авыл кешесенең хезмәтендә, аның абруе нинди булуда дип уйлыйм. Гомумән, бу хакта хәзер, бигрәк тә Азык-төлек программасы кабул ителгәннән соң, бик нык бәхәсләшәләр.
Узган ел мин «Курса» колхозында мәктәп директорыннан: «Чыгарылыш класс укучыларыгыз авылда күп калалармы?» — дип сораган идем. «Бик мактанырлык түгел шул,— диде ул бераз уйга калып,— нигездә мәктәпне тартып-сузып *өчле»гә бетергән егетләр кызлар кала. Кайчак, китеп, шәһәрдә төпләнә алмаганнары кире кайта...»
Колхоз председателе дә бу сөйләшүдән читтә калмады. «Әлегә үзебезнең балаларда авыл хезмәтенә тиешенчә мәхәббәт уята алмыйбыз,— диде.— Шуңа күрә алар туган йорттан җиңел генә китәләр, кайдадыр читтә яшәүне яхшырак дип уйлыйлар. Мин бу хакта «Искра» колхозы председателе Фәйзи Галиев белән дә сөйләштем.
— Колхозны яшәртүгә мин берьяклы гына карамыйм. Монда мораль-психологик, социаль, материаль-техник факторларны бер бөтен, бер-берсеннән аерылгысыз итеп карарга кирәк,— диде ул.
Председатель яшьләр белән уздырыла торган барлык чараларда катнаша. Бусыннан башкалар да читтә калмыйлар. Әмма Фәйзи Әхмәтовичның яшьләрне үзенә карата алуын — алар күңеленә ачкыч таба белүендә, эш стилендә, дияр идем мин. Ул авылларны яшәртүдә төп игътибарны турыдан туры яшьләргә түгел, ә өлкәннәргә, ата-аналарга юнәлтә. Гаиләдәге профориентация, микроклимат, өлкәннәрнең шәхси үрнәге, күрәсең, бу мөһим проблеманы хәл итүдә зуррак роль уйный.
Яисә менә, икенче председателебез Социалистик Хезмәт Герое Мирбат Хәстиевне алыйк. Аңа да яшьләр магнитка тартылгандай тартылалар. Утыз ике ел колхоз җитәкчесе булган председатель аларны кылган эшләре, авылдагы гүзәл үзгәрешләр белән «агитацияли».
Ә алар соңгы елларда берәгәйле, күпләрне сокландырырлык булды. «Известия» колхозы унынчы бишьеллыкны аеруча куанычлы күрсәткечләр белән төгәлләде. Дәүләткә ашлык, ит, сөт һәм башка авыл хуҗалыгы продуктлары сату планнары срогыннан элек арттырып үтәлде. Унберенче бишьеллык нәтиҗәләре тагын да куанычлырак. Дүрт ел эчендә бәртеклеләрнең уңышы һәр гектардан уртача 23,5 центнерга җитте. Җиңү ни бәрабәренә яуланды соң? Бу — җир юмартлыгымы, әллә сәбәп, сөекле Тукаебыз әйткәнчә, җилнең дә вакытында исеп, яңгырның да вакытында явуындамы? Юк, Арча ягының җире, алда әйткәнебезчә, бик юмартлардан түгел. Соңгы елларда табигать тә игенчене байтак хафага салды, рухын сынады. Шулай булгач, монда хикмәт башкада — колхозчыларның фидакарь хезмәтендә. Җир үзен олылаган һәм үзе турында чын-чыннан кайгырткан кешеләрне генә киендерә дә, туендыра да.
— Без,— ди Мирбат Бәдриевич.— һәр бишьеллыкта бөртеклеләр уңышын уртача 5 центнерга арттыра барабыз.
Ул мөмкинлекне известиялеләргә КПСС Үзәк Комитетының октябрь (1984 ел) Пленумы бирде. Анда председатель М. Хәстиев күңелен күптән биләгән мәсьәлә — озак вакытка исәпләнгән мелиорация программасы кабул ителде. Шуңа туры китереп, хәзер Казанбашта Казанка елгасын буу һәм зур гына сусаклагыч булдыру чаралары тормышка ашырыла. Ул сафка баскач, хуҗалыкта 1500 гектар җир, ягъни барлык мәйданның 35 проценты сугарылачак, ирешелгән уңышларны тагын да үстерергә мөмкинлек бирәчәк.
Мирбат Бәдриевичның план йөкләмәләреннән тыш, үзенең шәхси планы бар. Ул анда һәр яңалыкны теркәп бара. Булганын сакчыл тоту, әрәм-шәрәмнәргә юл куймауның әһәмиятен һәркемгә искәртеп тора. Кирәк кирәкмәс әйбер сатып алмый. Аның эш кабинетының үзе кебек чын крестьянча, гади җиһазлануы да күп нәрсә турында сөйли. РАПО составына кергән «Сельхозтехника» һәм «Сельхозхимия» берләшмәләренә дә акчаны юкка гына күчермиләр биредә. Бәйләнешләр эшлекле, гадел булсын. Кайчак «Сельхозтехника» ремонтлаган машиналар яки аерым механизмнар начар сыйфатлы кайта, фермада механизмнар ватылса, аларны төзәтергә җаваплы кешеләр үз вакытында килми. Хезмәт хакын мулдан сорыйлар.
Бурычларын тиешенчә үтәмәүләре өчен председатель бу оешмаларны үз вакытында кисәтеп тора. Хуҗалыкта бригада подрядын кертү, игенчелекне дә, терлекчелекне дә җитәрлек кадәр яңа техника белән тәэмин итү турында уйлана, эзләнә.
Эштә булса батырлык, шунда була матурлык,— ди халык. Бу — известиялеләргә атап әйтелгән кебек. Аларның эшләре көйле, ипле бара, шуңа да ил алдында йөзләре кызарырлык түгел.
Узган ел без авылларыбызның киләчәге, аларны социаль үзгәртеп кору турында уйланып, эзләнеп районда бер тәҗрибә сынап карадык. Район үзәгеннән 5 километр ераклыкта гына урнашкан • Авангард» колхозы артта калып килде. 300 ләп йорты булган Кәче авылында колхоз эшенә кеше җитми. Терлекчеләр еллар буена ялсыз эшли. Теге яки бу иптәш авырып киткәндә, сыерлар савылмый кала. Язгы-көзге кыр эшләрендә катнашучыларның яртысына якыны читтән килгән кешеләр. Шул ук вакытта тимер юл буена урнашкан Кәчедән һәр көнне, иртән сәгать 2 дән торып, 300 ләп егет-кыз 50 километрдагы Казан шәһәренә эшкә чыгып китә. Кичен арып- талып шул кадәр үк соңга калып кайталар.
Узган елның мартында без бу авылны «Районның халык төзелеше» дип игълан иттек. Районның һәр промышленность, төзелеш оешмасы колхозга кимендә бер йорт төзеп бирергә булды, »Госкомсельхозтехника»ның район берләшмәсенә машина-трактор паркы объектлары»: төзүдә ярдәм итү бурычы куелды. Дөрес, мәшәкатьләрнең иң зурысы колхозчыларның үзенә, хуҗалыкны яңа гына җитәкли башлаган Илдар Гарнфуллинга төште. Ләкин бу куанычлы мәшәкать иде. Күмәк көч тау күчерә. 10 ай дигәндә 32 квартира төзелеп, шуның 26 сы файдалануга бирелде. Аларның хуҗалары — колхозның үзеннән һәм читтән күчеп килгән яшь механизаторлар һәм терлекчеләр. Механизаторлар йорты, ябык ындыр табагы, җылытылган техника көйләү мәйданчыгы, терлекчеләр йорты, машина-тракторларга техник хезмәт күрсәтү пункты да — соңгы бер елда калкып чыккан объектлар. Хәзер терлекчелектә ике сменалы эш Ьештырылды, колхоз кыр эшләрен дә үз көче белән башкарып чыгарга исәп тота башлады. Колхозчыларда ышаныч, хезмәткә дәрт артты. Колхозның авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү буенча узган елгы һәм быелның күп айларында уңышлы үтәп чыгуы да шул турыда сөйли. Тиздән авылга табигый газ керәчәк, типовой мәктәп, культура сарае салыначак.
1933 елны Казанга колхозчы-ударникларның беренче Бөтентатарстан съездына килгән М. И. Калинин безнең яклар, аерым алганда, шушы «Авангард» һәм «Заветы Ильича» колхозлары эшчәнлеге белән дә танышып киткән. Бергәләп фотога төшкәннәр. • Күмәк эшләһ чыгаручылар ни дигән сүз соң ул? Бу, иптәшләр, мин колхозда барысы өчен дә эшлим, ә барысы да минем өчен эшлиләр дигән сүз,— дигән иде М. И. Калинин колхозчыларга.— Коммунистлар партиясенең идеясе һәрбер кеше бөтен кеше өчен эшләрлек, ә бөтен кеше берәү өчен эшләрлек җәмгыять төзүдән гыйбарәт тә. Коммунистик идеяләрнең мәгънәсе шунда». («Кызыл Татарстан» газетасы, 1933 ел, 111 сан).
Шулай итеп, тәҗрибә үзен аклады. Быел шундый күмәк көч белән Киров исемендәге колхозның Күпербаш авылында эшләячәкбез.
Ләкин шуны истән чыгарырга ярамый: авылларны социаль үзгәртеп кору
комплекслы гамәлгә ашырылырга, яшьләрдә авыл һөнәренә хөрмәт, тапшырылган Ьш өчен җаваплылык хисе һәм ата бабаларыбыз яшәгән җиргә мәхәббәт тәрбияләү белән үрелеп барырга тиеш. Чылбырның бер генә боҗрасы йомшак булса да. аның белән авыр йөкне тартып бару мөмкин түгел.
Кызганычка каршы, кимчелекләрдән арына алмыйбыз әле. Әйтик, бер колхоз менә дигән итеп терлекчелек комплексы төзи. Анда ял бүлмәләрен, кызыл почмагын, китапханәсен булдыра. Тик бу комплекс авылдан ерак. Транспорт даими йөрмн. асфальт юлы юк. Мондый кыенлыклар искиткеч яхшы шартлары булган комплекста да эшләү теләген сүндерергә мөмкин.
Яисә икенче мисал. Бездә, мәсәлән, кайбер хуҗалыкларда урта мәктәп укучылары ның практик эанятиеләрен иске, начар механикалаштырылган, сөт саву күрсәткече түбән булган фермаларда үткәрәләр. Без, партия. Совет, хуҗалык җитәкчеләре мондый •тәрбия»гә битараф кала алмыйбыз, авыл кешесе һөнәренең абруена күләгә төшерә торган күренешләргә каршы көрәшәбез. Язучылардан безнең игелекле эшебезнең романтикасын, шатлык борчуларын тирәнтен ача торган әсәрләр иҗат итүне, сәхнәләребездә заманның актуаль проблемаларын күтәргән, авыл темасын яктырткан спектакльләрнең ешрак куелуын сорыйбыз.
Болай мөрәҗәгать итүнең нигезе бар. Чөнки Арча яГы — республикабызда танылган терлекче Дания Галимова, механизатор Шәрифулла Сәгьдуллин, укытучы Стелла Габдрахманова, колхоз җитәкчеләре Нургали Бариев, Мирбат Хәстиев кебек Социа листик Хезмәт Геройларын, Бөек Ватан сугышында каһарманлыклар күрсәткән Нәкыйп Сафин, Гани Сафиуллин. Валентин Ежков, Гатаулла Салихов кебек Советлар Союзы Геройларын гына түгел, илгә, халкыбызга егермеләп язучы да бнрде. Курсави һәм Мәрҗәни. Галиәсгар Камал һәм Мәхмүт Галәү. Гомәр Бәширов һәм Сибгат Хәким, Гариф Ахунов һәм Мөхәммәт Мәһдиев, Фәрваз Миңнуллин һәм Хәкимҗан Халиков, Самат Шакир һәм Равил Вөлиев, Нәҗип Мадъяров һәм Илдар Низамов... һәм бу язучыларның таҗы — бөек Тукай.
Шунысы күңелле: Арча җирендә илһам чишмәсе саекмый. Үзендә илһам көче сизүче яшь талантлар мәйданга килә. Бүген, мәсәлән, район газетасы редакциясе каршындагы «Тукай якташы» дигән әдәби-музыкаль берләшмәгә төрле һөнәр ияләре йөри. Вазыйх Рахимов — ПМКда өлкән прораб, РСФСРның атказанган төзүчесе, Дамир Галимов — Арча педагогия училищесы укытучысы, Газиз Камалов — совхозда инженер... Барысы да күп санлы шигырь хикәя, берничә китап авторлары. Әдәби түгәрәкне СССР Язучылар союзы члены, Татарстанның атказанган культура работнигы Радик Фәизов җитәкли.
Соңгы елларда районда үзешчән композиторлар да активлашты. Алар үзләренең яңа көйләрен нәкъ менә шул әдәби түгәрәккә йөрүчеләрнең шигырьләренә яздылар һәм язалар. Байтагын район тамашачылары җылы кабул итте, агитбригадалар үз репертуарына кертте.
• Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул1» дигән иде Тукаебыз. Моның хаклыгына без бүген аеруча нык инанабыз. Бөтен эшләребезне бөек якташыбызның үлмәс исеменә лаек булырлык итеп башкару. Арча җиренең данын тагын да арттыру — иң олы максатыбыз.