Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАҺИДӘ БУРНАШЕВА


ТУУЫНА 90 ЕЛ ТУЛУ УҢАЕННАН
ңа революцион күтәрелеш елларында матбугатка килеп, лирик шигырьләр язуы белән танылган, бетен гомерен социализм казанышларын саклау һәм үстерүгә биргән карт большевик Заһидә Бурнашеваның тормыш юлы бик гыйбрәтле.
Ул 1895 елның 19 октябрендә хәзерге Рязань өлкәсенә кергән Әҗе авылында сәүдәгәр- маклер гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылында ала, соңрак күрше авыл мәктәбендә укый Үз авылларында яшәүче рус кызлары белән аралашу аңа яшьтән үк рус телен үзләштерергә ярдәм итә. Ул Пушкин, Лермонтов, Кольцов, Тукай, Ф Әмирхан һәм Дәрдмәнд кебек классикларның әсәрләрен яратып укый
Заһиденең укуга бирелүен, яңалыкка омтылуын патриархаль тәртипләргә ябышып яткан ата белән ана гаилә башына төшкән бәхетсезлек дип карыйлар. Ничек кенә булмасын аны бу юллыннан туктатып калырга тырышалар, рәнҗү-каргау белән куркыталар. Кызынын| шигырь язуын һәм рус мәктәбенә укырга китәргә җыенганын белгәч, анасы бөтенләй ярсый, аның барлык китапларын, язган нәрсәләрен яндыра. Кием-салымын бикләп куя, хәтта иптәшләре белән аралашудан да тыя. Ул гына да түгел, үз кызына үзе яла ягуга кадәр барып җитә. Старшинадан кызына паспорт бирмәвен үтенә
1914-1915 елларда Заһидә чын фамилиясен яшереп. «Гыйффәт туташ» псевдонимы белән шигырьләр бастыра башлый.
3. Бурнашева 1915 елның 6 сентябрендә «Вакыт» газетасында басылган ачык хаты белән татар халкының прогрессив көчләренә мөрәҗәгать итә.
Заманның прогрессив кешеләре яшь кызның мөрәҗәгатен игътибарсыз калдырмыйлар. Беренче чиратта аны алдынгы татар матбугаты яклап чыга. Петербургта укучы татар студентлары «Вакыт» газетасында: «...Бертуктаусыз яхшылыкка вә югарылыкка омтылган шагыйранә, күңелнең кара көчкә бирелеп, аның тырнагында кала алмаганын аңлыйбыз. Шагыйрәбезнең бу көчтән котылу юлындагы батырлыгы алдында тез чүгәбез вә бөтен күңелебез белән алкышлыйбыз»,— дип язалар.
Соклангыч батырлыкка ия булган Заһидә Бурнашева, ниһаять, Мәскәүгә килеп чыга Аңа авылдашлары Ибраһим Бурнашев (соңыннан танылган партия эшлеклесе), Габдулла Бурнашев эшкә урнашырга ярдәм итәләр. Аның шигырьләре газета-җурнал- ларда бер-бер артлы басыла башлый. Нәтиҗәдә, 1915-1916 елларда аның «Гыйффәт туташ шигырьләре» исемле җыентыгы дөнья күрә. Өч кисәктән торган бу җыентыкның бер өлеше, табигый, аһ-зар лирикасыннан гыйбарәт.
Шул ук вакытта Заһидә Бурнашева көрәштә нык характерлы булуны, түземле булырга кирәклекне расларга омтыла («Сәбат», «Өмиткә», «Эзлим»), Киләчәккә ышанып яшәү, якты тормышка омтылу аңарга илһам бирә, ул башкаларны да көрәшү, җиңү дәрте белән яшәргә чакыра. Аның поэзиясендә гаделсез тормыш изүенә протест мотивлары төп урынны алып тора.
3. Бурнашева бер үк вакытта матбугатта үткен фикерле публицистик мәкаләләр дә яза. «10 еллык матбугатыбызда хатын-кыз» дигән тәнкыйть мәкаләсендә ул (1916) татар матбугатының 10 еллык тарихында хатын-кызларның сизелерлек эз калдыруын әйтеп уза да. «Сөембикә» журналының көткәнне бирә алмавын тәнкыйть итә.
Барлык демократик язучылар шикелле үк 3 Бурнашева да, кайда гына булмасын, хезмәт халкының авыр тормышта яшәвенә борчыла, империалистик сугыш тудырган кыенлыкларны һәм караңгылыкны күреп әрни. 1916 елнь6\ январенда басылган «Караңгыда» дигән шигырендә ачынып болай ди: •
Ниндидер керләр вә золмәтларга ил чумган хәзер. Ныклыгын һәм пакьлеген, йолдызларын җуйган хәзер
3. Бурнашева — революция елларында чын мәгънәсендә азатлык өчен ялкынлы көрәшчеләр сафына баса. Сыйнфый көрәшнең иң кызган чорында—1917 елның июнендә Урта Азиягә килеп, Сәмәрканд, Ташкент һәм Кәттә Курган шәһәрләрендә Совет властен урнаштыру һәм ныгытуда актив катнаша. Ул башта Сәмәркандта партия өлкә комитеты органы булган «Михнәткәшләр» газетасында эшли, соңрак аның редакторы
С»б»т — нык тору, чигоимвү
Я
була. 1918 елның августында Коммунистлар партиясе сафына алына һем озакламый яшь коммунистны Кәттә Курганга өяз мәгариф халык комиссары урынбасары итеп җибәрәләр Ул анда 1918 елның көзеннән 1919 елның маена кадәр эшли.
3. Бурнашеваның Урта Азия хатын-кызларыннан мәгариф һәм җәмәгать эшлеклеләре хәзерләүгә куйган хезмәтенә Марксизм-ленинизм институтының Ташкент филиалы чыгарган бер китапта гаять югары бәя бирелә
Партия 3 Бурнашевага берсеннән-берсе җаваплырак эшләр тапшыра 1920 елн&ң маенда аңа Төркстан Компартиясе Үзәк Комитеты каршындагы мөселман хатын-кызлары арасында эшләү секциясе белән җитәкчелек итү йөкләнә, соңрак ул Төркстан Компартиясе Үзәк Комитетында хатын-кызлар бүлеге мөдире булып эшли Бер *үк вакытта укыту- педагогик эшчәнлеген дә ташламый.
Нәкъ менә шул елларда 3. Бурнашева тарихи әһәмиятләре зур булган съезд һәм конгрессларда катнашу бәхетенә ирешә. 1920 елның 15 маенда Ташкентта уздырылган Төркстан хатын-кызларының беренче корылтаенда делегат булып .катнаша, җыелышның президиумына сайлана Шул корылтайда Михаил Фрунзеның речен үзбәкчәгә тәрҗемә
1920 елның җәе 3. Бурнашева өчен аеруча истәлекле була: ул беренче мәртәбә Ленин белән очраша. аның ялкынлы речен тыңлый. «Онытылмас көн» дигән мәкаләсендә ул бу хакта, бик -ыгы -те" язып та чыкты.
1920 елның 30 июленнә. ап. . ’ «rv-тына кадәр Мәскәүдә бөтендөнья коммунист
хатын-кызларының беренче конференц .я-** па. Шул конференциядә 3. Бурнаше
ва Көнчыгыш хатын-кызларының бердәнбер вәкиле $ *тында катнаша. Аны Инесса Арманд. Роза Вольштейн (Германия), Ньюбальд (Англия), Ката Далостоаа (Швеция). Николаева (Петроград), Смидовичлар (Мәскәү) белән бергә конференциянең президиумына сайлыйлар
1921 елның январенда 3. Бурнашеваны Мәскәүгә — партиянең Үзәк Комитеты аппаратына эшкә чакырып алалар Ул анда РКП(б) Үзәк Комитетының хатын-кызлар бүлегендә инструктор булып эшли. 1921 елның апрелендә Мәскәүдә булган Көнчыгыш хатын-кызлары арасында эшләүче-оештыручыларның беренче киңәшмәсендә «Хатын- кыз кустарьлар арасында эшләү» һәм шул елның җәендә уздырылган Шәрык коммунистлары киңәшмәсендә «Көнчыгыш халыклары х^тын-кызлары арасында эшләү бурычлары» дигән темаларга докладлар ясый 4
Тарихи вакыйгаларның эчендә кайнаган 3 Бурнашева партия тапшырган эшләрне һәрвакыт һәм һәр җирдә намус белән үти, көрәш һәм эш фронтының беренче сафында атлый.
Менә ул яңадан Урта Азиядә культура революциясе фронтында Бер үк вакытта берничә эш алып бара Урта Азия коммунистик университеты лекторы. Ташкент шәһәрендә политмәгариф работнигы, хатын-кызлар институтында укыту эшләре мөдире була.
1924 елда Төркстан берничә мөстәкыйль республикага бүленгәч. 3 Бурнашева Төркмәнстанга җибәрелә. Ул анда 1924 елның октябреннән 1927 елның'июненә кадәр республика Совет-партия мәктәбендә укыту эшләре мөдире вазифасын үти 1927 елның июненнән 1928 елның февраленә кадәр ВКП(б) Үзәк Комитеты хатын-кызлар бүлегенең Көнчыгыш группасында методист-пропагандист булып эшли. 1929 — 1933 елларда Урта Азия ефәк промышленносте техникумы директоры була, бер үк вакытта Үзбәкстан дәүләт нәшриятының политредакторы вазифасын үти.
1933 — 1951 еллар арасында 3. Бурнашева Кыргызстанда төрле җаваплы эшләр башкара, колхозларны ныгыту чорында МТС политбүлегендә эшли, Ватан сугышы елларында аңа Кыргызстанның Главлит начальнигы хезмәтен үтәү бурычы йөкләнә. Шушы чорда Мәскәүдәге Бөтенсоюз юридик институтын читтән торып тәмамлый
1943 елда 3 Бурнашева Кыргызстанның Фрунзе шәһәренең юридик мәктәбендә марксизм-ленинизм фәнен укыта.
Заһидә ханым 1952 елда, ялга чыгып, Буа шәһәренә кайта. Аннары ул Казанга күчеп килә.
Соңгы елларда 3. Бурнашева хатын-кызлар азатлыгы мәсьәләләренә караган материаллар җыю һәм өйрәнү өстендә эшләде һәм шулар нигезендә азатлык көрәшенә караган китап язды. Ул «Татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан» дигән исем белән 1971 елда басылып та чыкты.
Бездә, гадәттә, революциягә кадәрге татар хатын-кызларының хәле турында язганда, мәсьәләнең бары тик бер ягына — колларча изелеп яшәүләрен күрсәтүгә генә басым ясала иде Шул традициядән аермалы буларак. Заһидә ханым Бурнашева татар хатын-кызларының патша Россиясе шартларында ук җәмәгать байлыгын тудыру өлкәсендә дә катнашучылар булуларына игътибар итә. Чынлап та. алар капиталистик предприятиеләрдә. крестьян һәм алпавыт хуҗалыкларында иң авыр эшләрне эшлиләр һәм ирләргә караганда ныграк эксплуатацияләнәләр Китапта бу мәсьәләләр безнең әдәбиятта беренче буларак киң яктыртыла.
Пробуждение великим Октябрем Ташкент. f»6l. 70. 84 66
' Смет Татарстаны», 1757 10 март
1 От-ет * Международной конференции коммунисток. 1721
-Коммунистка". 1721 Н7 12, 13
1905 ел революциясе чорында ук иҗтимагый-азатлык көрәшендә актив катнаша башлаган алдынгы татар хатын-кызлары арасыннан мөгаллимәләр, язучылар, матбугат хәбәрчеләре, җәмәгать эшлеклеләре үсеп чыктылар Октябрь революциясенең җиңүе өчен барган көрәш көннәрендә татар эшче хатын-кызлары ирләр белән бер сафта торып хәрәкәт иттеләр. Гражданнар сугышының авыр елларында, яшь Совет дәүләтен дошманнан саклап калу, ныгыту өчен барган көрәшләрдә, мәгариф һәм культура, халык сәламәтлеген саклау өлкәсендә алдынгы татар хатын-кызлары зур фидакарьлекләр күрсәттеләр. Китапта шул авыр һәм җаваплы елларда хатын-кызлар күрсәткән батырлыклар да җылы һәм ышандырырлык итеп язылган.
Заһидә Бурнашева — демократик әдәбиятыбыз тарихында якты эз калдырган язучы. Дөрес, аңа. революция солдаты буларак, шигырь язуын сирәкләтеп, бөтен тормышын партия эшенә багышларга туры килә. 3. Бурнашеваның бу адымын Г Ибраһимов дөрес бәяләп чыкты. Ул 1922 елда язган мәкаләсендә: «Гыйффәт туташ. Габдрахман Сәгъди кебек әүвәлге матбугатта әдәбият мәйданында исемнәре булган шагыйрьләр, мөхәррирләр революциянең шигарьләрен аңладылар гына түгел, болар инде рәсми рәвештә коммунистлар сафына — партиягә кереп, язмышларын партиягә багышладылар, рәсми рәвештә эшче-крестьян диктатурасының көчәюе юлында көрәшкә үзләрен бирделәр».— диде.
Әнә шундый гаҗәеп язмышлы партия солдаты, көрәшче, язучы — халкыбызның .горурлыгы иде ул Гыйффәт туташ!
3. Бурнашева 1977 елның 5 ноябрендә вафат булды.