Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯКТЫРТУ


Мең дә тугыз йөз дә егерме өч. Хезмәт биржасында — чиратым. Очраклы эшләрдә тирләп, туңып, Мәскәү тирәләрен урадым.
Карыйм — тагын кайсы завод терелә; төтен болгап чакыра морҗасы? — Чабам: килә эш бәхетен татып, кочагына арып егыласым!
Китерәләр анда вагон-вагон утын, торф, күмер... Бушатам. Акча алам. Ашыйм. Заводны да табынымда бергә ашатам. Пар казаны әй ярата сине, ашарына күмер китерсәң, аның дәрте чиктән ашып китеп, манометр кашын сикертә! Утның теле аңлаешлы — нигә ул чаткылар чыртлап очалар,— көрәк «речь!» сөйли, ә ялкыннар аягүрә балкып кул чаба...
Эзли торгач, әнә, шундый бәхет, — үз урнымны таба алдым мин, Щелковоның туку фабрикасы кочегаркасында калдым мин. Ышанычлы урным. һәркөн саен барып тотынам дустым көрәккә; ә мич, кызулыкта калышмаска ярыш ача минем йөрәккә. Утым аша күреп эшлим,— бөтен фабрикага электр нур бирәм; клубта Назыйм Хикмәт рәсемнәре яктырсыннар минем нур белән! Андагы стена гәзитенең художнигы әле юклыктан, рәсемнәрён ясап китә иде Назыйм Хикмәт килеп КУТВтан ' Шундый чакларында $ның белән очрашырга туры килгәндә җансыз, хәрәкәтсез нәрсәләрне ясаттыра иде миннән дә. Әйтик, өстәл, ящиклардан өйгән баррикада рәсмем артына Назыйм коралланып баш күтәргән эшчеләрне китереп бастыра.
Ә гәзитнең исме — «Яшьләр таңы». Яшь гомерем шунда яктырды, һәр клубта, һәр тел ярдәмендә Ленин шулай таңнар аттырды. Минем кебек татар эшчеләре фабрикада күпме,— биш дистә, плюс бала-чагалары белән гөрләп торган клуб бик истә. Сәхнәсендә бүреләрне хурлап, җанландырып Тукай мәзәген, нәни Фәхри нәкъ тормыштагыча дүрт аяклап уйный Кәҗәне.
Кем уйлаган, ул чак шушы бала,— уйнап, җырлап, күнегеп һәр кичне, торып басар, диеп,— Насретдинов — РСФСРның халык артисты!
КУТВ — Коммунистический университет трудящихся Востока. Ул елларны шунда — Мәскәүдә укыган Назыйм Хикмәт Щелково фабрикасына килгәләп, культура эшләрендә ярдәм күрсәтеп китә иде.
? Артист Фәхри Насретдинов турында сүз бара (Автор)
Эх, исәпкә аласылар бар бит нурлы клубларның бу санын,— Мәскәү татар эшчеләре клубын,— чыгышларын анда Мусаның... Мавыктыргыч яктыртучы эше, Әйтерсең лә, минем мич аша тәүлек, атна, айлар... хәтта еллар өзлексез көн булып тоташа! ...Көтелмәгән хәлләр булып алды... Эштән алмашынган чагамда күмерле кул белән язган шигырем балкып чыкты «Яшьләр таңында»...
Минем иҗатымның башы — Ленин. Аның язмышына кушылган иң беренче шигырем китте кабынып, дөрләп, аның соңгы сулышыннан. Тетрәндерде үлеме, зур көрәшкә рухландырып минем күңелне; антым булып, минем шигырем дә клуб диварына эленде: «...Безнең өстә кайгы хөкем сөрсә, без беләбез дошман келәсен, онытмабыз, ләкин, юлбашчыны агулаган дошман пулясын!
Эшчән халык күген каплап алган кара болыт кебек кайгылар корал булып каты көрәш өчен күңелләрдә берегеп калдылар».
I
Айлар үтте шулай, язлар җитте. Клубка бер кергән чагымда күзләремә ышанасы килми,— Туфан шигыре «Яшьләр таңында»! Укыйм: «Кояш күзли майга әзерлекне — плакатлар - ниләр какканны, ә мин эзлим комач фабригының батыр эшче Салих Батталны... Зур истәлек булып калыр, дуслар, сезнең биргән төпле киңәшләр, бәлки алар минем җырларымда яңгырарлар әле, иптәшләр...» Әле кайчан гына мич алдында көрәк тулы күмер күтәргән «батыр эшче», ике смена эшләп, тәүлек буе йоклап үткәргән! Эзләгәннәр аны, тапмаганнар торагыннан барып карап та: «батыр эшче» кайтып җитә алмый, ауган арып күрше баракта... Назыйм Хикмәтләрне, Туфаннарны хәзер искә алу кызык ул,— ничек якынайткан, «күрештергән», берләштергән безне бер үк ну