Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЙЛАНДЫРА, ТӘЭСИР ИТӘ


айберәүләр укыган китапларының каскача эчтәлеген, төп геройларның сыйфатларын, алар- га карата үз фикерләрен аерым дәфтәргә язып баралар. Моның файдасын белсәк тә шуңа ирешеп булмый Вакыт юк».— дип акланырга күнеккәнбез
Шулай да Газиз Кашаповның «Язмышыңа ышан» дигән романын укыгач («Казан утлары». 1985. 3—4 саннар)
кайбер нәтиҗәләремне, уй-фикерләремне язып куярга булдым әле Ул гына җитмәде, язганнарымны «Казан утлары» журналына да җибәрергә кыюлык итәм
Газиз Кашапов романы бүгенге көн вакыйгаларының кайнар эзеннән язылуы белән үзенә тарта. Автор башта «Татарстан АЭСын төзүчеләргә багышлыйм» дип үз иңенә гаять зур вазифа’алуын игълан итә. Төзелеш барышына күз салу, әлбәттә, үзе дә бик .кызыклы Әмма әсәрне укыганда син анда эшләүче күп санлы кешеләр арасыннан сайлап алынган дистәләп геройның язмышы, алар башыннан кичкән вакыйгалар. шатлыклар, кайгылар, хәтта фаҗигаләр тәэсирендә каласың Шул ук вакытта аларга карата үз фикерләрең дә туа бара
Төзелеш берләшмәсе җитәкчесе Вергилий Никифорович Дикопольцев минем күңелдә соклангыч образ булып урнашып калды Ул, автор әйтмешли, зур төзелешләрдә эшләп һәм яшәп, энә күзеннән кереп җепнең очыннан чыккан кеше Аны инде бернинди кыенлык. төзелешләрдәге ыгы-зыгы, иң югарыдагы җитәкчеләрнең килүе белән дә каушата алмыйсың Каты куллы, принципиаль, таләпчән, үзенең һәр сүзенә хуҗа булып әверелгән җитәкче Вакыт-вакыт үтә кырыс та кебек. Алай ук ярыймы икән, дип тә уйлап куясың Шул ук вакытта ул бик гади Тоелган нәрсәләргә дә игътибарлы Мәсәлән, аерым кешеләрне туган көннәре белән котларга да онытмый Әмма •кайчагында безнең Атакай кебек (Дикопольцевны шулай дип йөртәләр) акыл иясе, тәҗрибәле җитәкче дә ялгыша Тик искиткеч рухи көчкә ия булган бу кеше ялгышын танырга да, аны төзәтергә дә көч таба
Вергилий Никифорович образы никадәр сокландырса да, миңа бигрәк тә йортлар төзү комбинаты начальнигы Фазыл Артышевич Айбулатов образы күбрәк ошады Яңа шәһәрнең урыны турында аның үз фикере бар Ул табигать матурлыкларын саклап калу ягында. Берләшмә җитәкчесенең бу идеягә каршы булуына карамастан, ул үз планын кискен яклый. югарыдагы коллегиядә үз фикерен үткәрүгә ирешә.
Фазыл Айбулатов яшь шәһәрләрнең һәркайсы матур, киләчәк буын кешеләренең зәвыкларына туры килә торган булырга тиеш дип саный. Һәм ул юк проектны бар итеп. Чаллыярда йорт төзегәндә спори сарае, су бассейны, яшь гаиләләр өчен махсус, йортлар • коруны да киләчәк интересларыннан чыгып эшли.
Чынлап та, яши торган төбәгеңнең, тора торган йортыңның матурлыгы рухыңа тәэсир итмичә калмый бит Матур урында үзеңне дә матур тотасы килә.
Төзелешне нәрсәдән башларга7 Монда да Айбулатовның үз принцибы .Беренче зур бина мәктәп бинасы булырга, беренче сентябрьгә кадәр һичшиксез тәмамланырга тиеш, һәм ул шулай була да Монда без җитәкченең сүзе белән эше арасында ныклы бердәмлекне күрәбез. Әле бит аңа аяк чалып торучылар, кирәкле материаллар белән тәэмин итүдә тоткарлык ясаучылар да бар.
Партиянең шәһәр комитеты секретаре Мирас Гайнанович Борнашев образы да биләп ала Төзелештәге эшләргә ул һәрвакыт игътибарлы. кыен хәлләр туганда ярдәм дә оештыра. Берәүгә дә каты орынмый, әмма һәрвакыт таләпчән.
Менә шушы җитәкчеләрнең эшләрен күз алдыннан үткәрәсең дә. үз хезмәтеңне ничек оештыруың турында уйланасың. Бүгенге көн белән генә яшәмибезме7 Киләчәк буыннар безгә рәхмәт әйтерлек итеп эшли беләбезме7 Бу барыннан да элек җиргә, табигатькә мөнәсәбәтебезгә кагыла Һәркем күңеленә яраулы ачкыч таба алабызмы7 Арада әле эчкечеләр, дисциплина бозучылар да очрап куя Аларга карата битарафлар. йомшак
К
күңеллеләр бар Җитәкче исә андыйларга катгый булырга тиеш.
Гаяр Сәфәров та төзүчеләр арасында зур дәрәҗә казанган кеше Ләкин егет масая башлый, үзен коллективтан өстен тота. Ул коллективның мактаулы төзүчесен бүләкләнүчеләр исемлегеннән хатыны сүзе белән төшереп калдыруга барып җитә Соңыннан ул. әлбәттә, үзенә нәтиҗә ясый Бай тәҗрибә туплаган төзүче буларак зур бер коллективның җитәкчесе итеп билгеләнә Миңа Гаярның көндәлек дәфтәр алып баруы бик ошады. Шуны эшли алсак, кечкенә генә булса да бер коллективның күпме тарихын теркәп барыр идек.
Дикопольцев романда корыч ихтыярлы җитәкче итеп гәүдәләндерелә Югыйсә ул инде күптән лаеклы ялда булырга тиеш, җиденче дистәне тутырган ветеран Сугыш елларын ул фашистларның үлем
лагеренда үткәрә, биш тапкыр качып та, кабат эләгә Какшамас рухы, физик
ныклыгы белән мең әҗәлне кире бора, каршылык группасы җитәкчесе буларак, фашистларга каршы яшерен көрәш
оештыра Әсирлектән котылгач та язмыш аңа каты сынаулары белән кизәнә Ләкин ул үзен башкача күз алдына китерә дә алмый Инде картаюны, үзенә алмаш кирәклеге турында уйланса да. бу хәл белән килешәсе килми Әсирлектә үзен үлемнән коткарышкан Санук апа белән очрашканнан соң аның йөрәге бу хәлдән туган көчле дулкынлануны күтәрә алмый Терелгәч инде ул үз урынына Фазыл Айбулатовны тәкъдим итә. Ләкин бөтенләй отставкага китү шарты белән түгел. Биредә трактор, заводы төзелү хәбәре аны кабат яшәрткәндәй була. Ул әле төзелештә консультант булып та үзенең өлешен кертә алачак. Партия органнары аның бу теләген хуплыйлар гына.
Шулай ук гыйбрәт алырлык вакыйга бу' Без кайбер талантлы җитәкчеләрне лаеклы ялга иртәрәк озатмыйбызмы? Озатсак та. соңыннан аларны онытып җибәрмибезме? Бәлки безгә теге яки бу мәсьәләне хәл иткән чагында, аптырап калганда, ветеран агайның бер киңәше җитә торгандыр!
Романда алардан башка да гыйбрәтле язмышлар шактый. Гөлфирә белән Нурлыбикә — бер-беренең капма-каршысы. Гөлфирә яшь кенә булса да көчле ихтыярлы, саф күңелле хатын буларак күз алдында үсә барса, җиңел тормыш яратучы Нурлыбикә исә һаман түбәнгә таба тәгәри Ахырдан иренә хыянәт итеп, үтә хәйләкәр бер мошенник кармагына эләгә, тәмам хурлыкка кала.
Олы бер төзелеш, төрле-төрле язмышлар «Язмышыңа ышан- — ди автор романына исем кушканда Язмышка ышанып тору җитмидер, мөгаен Чөнки, көрәшсез генә язмыш дулкынында чайкалып бара алмыйсың
Мин романның азагына җиткәнче анда төзелеш партия комитетының роле күренер дип уйлаган идем Бу булмады. Аннан соң, ни өчендер, авыл вәкилләре белән дә очрашмадык Исемнәре саналып кына үткән образлар да "бар Роман Айбулатовның җәмәгате Йолдызбану белән башланып китсә дә, соңыннан ул пәрдә артында калды.
Роман ил күләмендә билгеле олы төзелешне колачлаучы, андагы эшне яктыртучы әсәр буларак күңелдә кала Андагы образлар практик тормышта үз -киңәшләрен» биреп торалар төсле.

Равил СӨНГАТУЛЛИН,
Саба районы «Беренче Май» колхозы председателе
Г Кашаповның «Язмышыңа ышан» дип исемләнгән романын зур кызыксыну белән укып чыктык
Үзебез турында берничә сүз язып китми булмас Без Башкортстанда туып үстек. Милләтебез — татар Соңгы елларда Татарстанның Зәй каласында тордык Хәзерге вакытта Төмән өлкәсенең Ноябрьск шәһәрендә яшибез
Башкортстаннан күчеп. Зәйдә тора башлагач. «Казан утлары»н даими рәвештә укып барабыз Ноябрьск шәһәрендәге китап кибетендә үзебезнең журналны сатып алу — үзе бер зур бәйрәм булды Күңелгә ятышлы тел белән язылган «Язмышыңа ышан* романын без тиз генә укып чыкмадык, һәр кичне бер бүлекне укыйбыз, аның турында фикерләшәбез, бәхәсләшәбез.
Бу әсәр күп меңләгән кешеләр катнашында барган төзелешләр турында һәм алай гына да түгел.
Бигрәк тә безнең туган-үскән җирләребездә башланган бу төзелешкә халкыбызның мөнәсәбәте, аның күкрәк киереп, иркен сулап, эшләрнең үз эчендә кайнавы, һәм шул ук вакытта киләчәк тормыш турында матур итеп уйлый
белүе, киң характерлы геройлар аша бирелгән булганлыгы әсәрнең зур отышыдыр
Мондый әсәрне без күптән көткән идек. Уйлавыбызча, аның бик күп отышлы яклары бар
Әсәрдә күтәрелгән төзү-төзелеш мәсь- аләләре, табигатьне саклау турындагы бәхәсләр. гаилә. ир-хатын. балалар хакында уйланулар. әхлакый бурыч турында каты итеп язулар — болар барысы да безне тыныч кына калдыра алмады
Айбулатовның без халкыбызның иң матур, иң акыллы, батыр егетләре арасыннан үсеп чыкңан кеше икәнен аңладык Аның төзелештә алып барган уңышлары, кешеләргә булган гаять тә зур таләпчәнлеге, шул ук вакытта кешелекле булып калуы, алар белән, гади эшчеләр белән аралашып яшәве ышан-дырырлык язылган.
КамАЗ. АЭС төзелеше башлану бик зур төбәк — Кама буе халкының яшәвен үзгәртте Андагы яшь шәһәрләрдә яшәгән халыкның күбесе кичәге авыл кешесе Алай гына да түгел, күбесе татар милләте кешеләре Ә менә шул халыкның барлык булган иң уңай сыйфатларын җыйган һәм ил күләмендәге югарылыкка күтәргән Айбулатов үзенең «ролен* бик ачыклап җиткерми кебек Без аның авызыннан үзебез көткән кайбер сүз-ләрне ишетмибез. Ачыклабрак әйтсәк, сүз йортлар төзегәндә татар милли бизәкләрен куллану, урамнарны бизәү, туган телебезнең чисталыгы өчен көрәш һ. б. турында бара
Шулай ук Айбулатовның. 1 чыгышы буенча авыл егете булып та, һәм башка эшчеләрнең күбесе җирдән яңа гына аерылган булсалар да — зур шәһәрләр, заводлар төзү бу төбәкне искитмәле нык үзгәртсә дә — аның, Айбулатовның, бу мәсьәләләргә, шәһәр-авыл мөнәсәбәтләренә карашын без аңламадык Чөнки алар әсәрдә юк дәрәҗәсендә. Ә бит. шәһәр- авыл мөнәсәбәтләре Чаллы. Түбән Кама якларында гаять тә олы эш диеп исәпләнде һәм исәпләнә дә.
МӘҖИТОВЛАР гаиләсе.