Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ТЕАТР


лма-Ата татар яшьләре Октябрь революциясенә кадәр үк, һәвәскәрләр труппасы төзеп, спектакль куялар. Бу турыда матбугатта азмы-күпме язылды да инде Бу мәкаләләрдә Кустанай, Казалы һәвәскәрләр труппалары турында да әйтелә. Без исә бөек шагыйребез Габдулла Тукай исемендәге труппа турында'әйтеп китмәнче булабыз. Билгеле булганча, әлеге коллективлар репбртуарында зур полотнолы пьесалар да урын ала Труппаларның составы шактый зур булу моңа мөмкинлек бирә. Мәсәлән. Алма-Ата труппасы 1914 елда Г. Камалның «Банкротпын сәхнәләштерә. Афишада спектакльдән килгән саф файда Верный шәһәрендә мөселман китапханәсе һәм уку залы файдасына бирелә, диелә һәвәскәрләр труппасының 1918 ел, 16 сентябрьдә чыккан афишасында: «Тукай музыка вә драм җәмгыяте тарафыннан татарча театр бирелә».— дип языла. Ягъни Алма- Атада бу вакытта Тукай исемендәге җәмгыять оешкан була
Биредә. Г. Камал әсәрләреннән тыш. Г. Гумирскийның «Сугышта». М Фәйзинең «Яшьләр алдатмыйлар» исемле әсәрләре куела. Бу җәмгыять, даими рәвештә әдәби кичәләр оештырып, татар, казах яшьләре арасында аң-белем тарата. «Тукай музыка вә драм җәмгыяте» гражданнар сугышы елларында да эшен дәвам иттерә Егерменче .еллар башында ул «Алма-Ата музыка вә драм труппасы» исемен йөртә башлый, ягъни Тукай исемендә профессиональ труппага әверелә. Труппа татар әдәбияты классигы Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» драмасын 1924 елның 12 июлендә каб.атлап куя. Шул ук коллектив СТС клубында 1 (афишада елы күрсәтелмәгән) М. Фәйзинең «Асыльяр» драмасын күрсәтә.
1924 елны Тукай театры артист һәм режиссер Хан Исмәгыйлевнең сәхнә эшчәнлегенә ун ел тулуны билгеләп үтә. «Кабил-һабил• трагедиясе куелып, анда Кабил ролен остаз үзе башкара. Афишага мондый сүзләр языла: «Төркстанның караңгы почмагы булган җиде суда 10 елдан бирле сәхнәне дәвам иттереп килгән Хан иптәшнең ун еллык хезмәтен Алма-Ата халкы тәкъдир итәр дип труппа ышана» һәм чыннан да, татар һәм казах яшьләре аны тәкъдир итәләр. Юбилей тантаналы үтә, зур бәйрәм төсен ала. Шуны әйтеп үтик, бездә «Кабил-һабил» исемле пьеса юк. Бәлки Һади Такташның «Җир уллары»^ трагедиясе куелгандыр?
Билгеле булганча. 1926 елны татар театрының тууына егерме ел тулу уңае белән Казан, Уфа. Оренбург, Мәскәү, Ленинград, Әстерхан, Троицк һ. б. шәһәрләрдә тантаналы кичәләр уздырыла. Шулай ук Алма-Ата труппасы да әлеге бәйрәмне билгеләп үтә. Хан Исмәгыйлев Г Камалның «Беренче театрны белән М Фәйзинең «Авыл бәйрәмевн куя. Афишада «Россиядә татар сәхнәсенең башланып дәвам итүенә 20 ел тулу мөнәсәбәте белән Алма-Атадагы карт һәм яшь театр һәвәскәрләре иштирәке белән тантаналы бәйрәм кичәсе ясала».— диелә. Шулай итеп Алма-Ата татар театры эшен дәвам иттерә/ Труппаның составы да зурая. Коллектив классик әсәрләргә киңрәк мөрәҗәгать итә башлый. Ә 1927 елның 26 маенда Фәтхи Бурнашның «Камали картны куела Камали карт ролен бу вакытта биредә эшләгән Хөсәен Уразиков башкара һәм ул режиссерлык та итә Труппаның репертуары аның заман сулышы белән яшәвен күрсәтә Моңа мисал итеп 1932 елның 13 мартында Мәмләкәт театры бинасында татар труппасы тарафыннан. Алма-Ата сәхнәсендә беренче мәртәбә, Ш. Камалның «Ут» драмасы куелуын күрсәтергә була.