Логотип Казан Утлары
Очерк

ТӨП ҺӨНӘРЛӘРЕ — ӨЙРӘНҮ


итәләр. Китәләр. Китәләр... Хәмитнең чигә тамырлары шулай дип тибә идеме икән, һәрхәлдә, шушы сүзләр кабатлануын тойган хәлдә уянып китте. Бүлмәдәше тәмләп йоклый иде әле. Вакыт бик иртә, апрель таңы атып кына килә... Күпләп булмаса да, ник китәләр? Ни батса да, суда дулкын калка, агач ауса, шавы чыга дигәндәй, берәүнең генә китүе дә бүтәннәргә тискәре йогынты ясый.
Татарстан атом электр станциясен коруда республика удар комсомол төзелешенең штаб начальнигы Хәмит Мөстәкыймов үз алдына куйган сорауга җавап эзләде.
Ник дип, күңелләре утырмаганга күрә китәләр. Күңелләре ник утырмыймы? Шартлар җитми. Торакның рәте-чираты юк. Кемнәрдер көн саен Түбән Камага (илле километр!), Брежнев каласына (йөз!), Зәйгә (җитмеш чамасы!) кайтып йөрергә мәҗбүр, кемнәрдер — әле яңа урынга күченә генә башлаган Кама Аланындагы йортларда өйдәшлектә.
Туклану да кирәгенчә җайга салынмаган. Мае бетсә, машина да йөрми, төзүченең табыны аерата мул булырга тиеш. Акча төшүе дә чөеп мактарлык та, салып таптарлык та түгел. Ялның оештырылуы да ташка үлчимрәк. Кама Аланы авылындагы борынгыдан калган чиркәүдәге клубта ни генә майтарасың?! «Авыл клубы» дигән язуны «Татарстан атом электр станциясен төзүчеләрнең Культура сарае» дип алыштырудан нәрсә генә үзгәрде соң әле?
Ху-у-уш? Һәммәсе дөрес, һәммәсе шулай да булсын, ди. Ә соң ил яшьлеге монда, Кама Аланына, шыңшырга, сыкрап-сыктарга җыелдымыни? «Килдем. Күрдем. Җиңә алмадым» дип табан ялтыратыр өченме? Юк бит, алай түгел! Төзергә дип килдек без бирегә. Авырлыкларны җиңәргә дип! Безгә кадәр буыңнар күрмәгәнме зәһәр җилләрдә каклануны, тау-тау актарып ыр-гытылган балчыкка бата-чума йөрүләрне?! Яктылык эзли-эзли күзләренә ак төшсә дә, максатка омтылуларыннан бизмәгән ич алар. Ерак барасы да түгел, КамАЗны һәм Яңа шәһәрне салучылар үрнәгенең кайнар сулышы бәреп тора лабаса!
Тормыш итү сабакларын алырга килдек бит без бу төзелешкә. Бәлки күп һөнәребез алышыныр, шәхси дөньяларыбыз бозылыр да көйләнер, ә төп һөнәребез булып өйрәнү калырга тиеш. Яшәргә өйрәнү, эшләргә өйрәнү, укырга, ял итәргә өйрәнү, сөяргә өйрәнү, иң мөһиме — Кеше булырга өйрәнү. Шул юлда каршылыкларны җиңәргә тау-таш күкрәген ярып чыккан чишмәләрдән өйрәнергә кирәк безгә.
Хәмит Салихович (төзелешнең иң яшь комсомоллары кайчак аңа шулай да эндәшәләр) кичә генә яшь бер инженер белән гәпләшүен искә төшерде. Табигатьнең дә чырай сыткан чагы, тегенең дә. Аяк асты лычкылдап тора, тегенең кәефе дә лычкылдык. «Китәм!»—ди. Әйтте Мөстәкыймов: «Инде дә үҗәтләнәсең икән, дүрт ягың кыйбла. Тик «китәм» чирен башкаларга гына йоктырып йөрмә!»—диде. Гел акланып, гел сакланып вәгазь укырга калсаң, вакланып китүең дә бар бит. Комсомол вожагына килешми бу тиклесе. Ярамый!
II-«К У. №10 |6|
К
Бер үк телдә сөйләшкәндә дә, хыялыннан, вөҗданыннан качып китүче телен аңлап булмый. Дипломлы белгеч, белеме югары, ләкин тормыш сабагыннан дипломы юк икән әле егетнең.
Шул кадәресе дә мәгълүм: төзелештә тормыш имтиханын шпаргалка белән тапшырып булмый! Эшлим дисәң, чынтөзүчебулыйм дисәң,үзеңнең кире гадәтеңне җиңәрлек көчне үзеңдә таба белергә кирәк. Җир шарының (• үзенә охшарга! Җир гайрәтен җиңәрлек көч җирнең-үзендә табылды ич: Җир тарту көчен җиңеп, ракеталар Галәмгә күтәрелде!
Эш сәгате башлануга, Хәмит Мөстәкыймов Татарстан АЭСен төзү идарәсенең партком секретаре Рифкать Кәшипович Кәтиев янына килде. Секретарь һәрчак сабыр, игътибарлы була белә, зарыңны тыңлый, киңәшләрен бирә. Үзенә гозер белән килгән, эше төшеп мөрәҗәгать иткән кешеләрне дә бервакытта да конкрет җавапсыз борып чыгармый, читкә тибәрми. Шуңа күрә дә Хәмит Мөстәкыймов Рифкать абыйсы янына булышлык күрми калмасын белеп килә.
Бу юлы да партком секретаре комсомол төзелеше штабы начальнигын ачык чырай белән каршылады. Күзлек пыяласы аша да аның күзләрендәге ихтирам галәмәте ачык сизелә иде.
— Уһу, комсомолия!— диде ул, гадәтенчә кинәнеп елмайдьЛ.— Әйдүк, түрдән уз, Хәмит! Күрәм, нигәдер сөмсерең коелган. Нәрсә бар?
Хәмит аңа өченче көн килеп төшкән дүрт егетнең тәртәләрен кире борырга ниятләүләрен әйтте, ничек кенә булмасын, аларны тулай тораклы итәргә кирәген исбатларга ашкынды. Аларның китеп барулары күңелләре төзелешкә утырып җитмәгәннәрне иләс-миләс итәргә җитә калачагына басым ясап сөйләде.
— Аңлашылды.— Партком секретаре уң кулы белән өстәлгә кагылып куйды.— Мине уртак эш файдасына кирәкле гамәл кылырга агитацияләү кирәкми.— Ул төзелеш комсомол җитәкчесенә сынаулы караш ташлады да чыдамады, киң итеп елмайды.— Хәзер, Хәмит Салихович...
Рифкать Кәтиев телефон трубкасын алды, саннар җыйды.
— Миңнехан Галимуллович! Хәерле иртә! Вакыт табып, парткомга керсәгез икән. Әйе, җитди сүз бар...
Төзелеш идарәсе начальнигының көнкүреш һәм кадрлар буенча урынбасары Миңнехан Галимуллович Шәрифуллин озак көттермәде.
Ул — гаять оператив һәм булдыклы кеше. Андыйлар турында, кулында ут уйната, диләр. Эшнең төбенә тоз коярга ярата. Бәйнә-бәйнә сорашыр, азаккача аңлашыр. Аннары ашыкмый-кабаланмый гына уйлар. Шуннан соң гына сүзен әйтер. Коры вәгъдәләр бирмәс. Кырысрак, мәгәр эшлекле кырыс.
Төзелешкә бик тансык әлеге егетләрнең торак мәсьәләсен дә шул сәгатьтә хәл кылдылар.
Уңай нәтиҗәне ирештерергә дип, егетләр янына штаб начальнигы үзе китте. Иренеп торалармыни мондый чакта?! һәркем үзенә бер дөнья бит, һәр кеше өчен көрәшә белергә кирәк. Мондый төзелешләрдә шуңа да өйрәнәләр. Шатлыгына ялгызы гына күмелеп көн итмәскә, кайгысы белән дуслар күңелен каралтмаска, коллектив янганда янарга, бүтәннәр өшегәндә өшергә * дә өйрәнү бик мөһим.
Хәмит Мөстәкыймов аңлый инде хәзер: кеше кайгысының яшенен сүндерә алсаң гына, рухи биеклек яулап була. Күпме сыналса да сынмаган, тормышның олы имтихан икәненә азаккача инанган, иманы хаклык, көрәш булган кеше биеклектә чутла на ала.
Тулай торакка урнаштырасы егетләр янына барганда, Хәмит Мөстәкыймов бу төбәктәге беренче адымнарын хәтерләде.
...1983 елның ноябре иде. Казан төзелеш инженерлары институтын про- мышленность-гражданлык төзелеше белгечлеге буенча тәмамлаган, аннан соң иКе ел Совет Армиясендә хезмәт иткән запастагы өлкән лейтенант атом электр станциясе төзелешенә комсомол путевкасы белән килеп төште. Шыр далага түгел, әмма шартлар бүгенгегә караганда күпкә кайтышрак иде. Ләкин егете дә — чакматаш. Тумышы белән Азнакайдан Иген игүчеләрне дә, нефтьчеләрне дә күргән, читенлекләрнең дә ни икәнен төшендереп торасы юк.
Килде дә мастер булып эшли дә башлады. Шыңшымады, зар түкмәде, 4 эшләп күрсәтте. Күрделәр, бәяләделәр, ышандылар. Төп эшендә генә димик, җәмәгать эшләрен дә җиренә җиткерүен бик ошаттылар. Республика комсомол удар төзелешенең штаб начальнигы кандидатурасы турында сүз чыккач, фикерләр икегә бүленмәде: яшь коммунист Хәмит Салих улы Мөстәкыймовны тәкъдим итәргә!— диделәр.
Шуннан бирле ул — төзелеште комсомол башлыкларының берсе. Төзелеш идарәсенең ВЛКСМ комитеты секретаре Исмәгыйль Хафизов белән бергә җигелеп эшлиләр, тик бер-берсен кабатламыйлар.
Хәмит Мөстәкыймов, штаб начальнигы буларак, корылышка үзеннән керткән өлеш хакында гомумән сөйләми, гүя төзелеш хәлләрен хикәяче буларак кына бәян итә. Чынлыкта исә, төзелешкә килгән яшьләрнең фидакарь хезмәтен оештыруда күп көч куйган җитәкче ул. Бүгенгәчә ирешелгәннәргә аның көче дә байтак кергән. Хәмит Мөстәкыймов үз эшчәнлегендә, аныңча әйткәндә, «өч кит»ка таяна. Ул «китлар»: Инициатива, Җаваплылык, Кон троль. Шуларны оста үреп бара алган җитәкче ялгышмый.
— Хәрбиләрдә зур һөҗүмгә хәзерлек дигән төшенчә бар,— ди Хәмит. Аның фикер сөреше дә, сөйләве дә дәрт-дәрманлы, чын мәгънәсендә комсомолларча. Төз буй-сыны да сокланырлык. Тәвәккәллек сөйләп торган ачык йөзе, яшәү очкыннары уйнаткан үткер күзләре дә сөйләгәннәрен раслый кебек.— Безнең идарәнең бүгенге көнгә кадәр булган эшен дә зур һөҗүм алдыннан башкарыла торган хәстәрлеккә тиңләп була.
Төзелештән хәбәрдар түгел кешеләр кайчак болай уйлыйлар: төзүчеләр җыелып, коралланып киләләр дә шундук атом электр станциясе реакторының нигезен салырга керешәләр. Юк шул, алай була алмый.
Иң әүвәл торак мәсьәләсен хәл итәргә алынабыз. Атомчы энергетиклар шәһәрчеге корыла (бу эшне, башлыча, «Камгэсэнергострой» производство берләшмәсе Йортлар төзү комбинатының 12-нче төзү-монтаж идарәсе башкара).
Шәһәрчектә хәзер торак йортлар, тулай тораклар, кибетләр, аптека, амбулатория, почта, саклык кассасы, тегү ательесы, көнкүреш хезмәте күрсәтү оешмасы, мунча, «Союзпечать» бүлекчәсе һәм, әлбәттә инде, мәктәп бар.
— Безнең идарә дә,— дип дәвам итә штаб начальнигы,— йортлар да сала, мәктәпләр һәм балалар бакчалары да, культура объектлары да кора, әмма аның иң мөһим, иң төп эше алда әле. Алда — Тат. АЭС мәйданында. Шуның өчен дә яшь энтузиастлар хәлиткеч һөҗүмгә күчәр алдыннан пози-цияләрне ныгыталар. Иөз җитмештән артык коммунистны берләштергән партия оешмасы җитәкчелегендә дүрт йөздән артык комсомолы булган безнең оешма — төзелештә төп көч дияр идем.
Төзелештә хәзерлек чоры тәмамланып, быел төп эшләр башланды. Беренче энергоблок 1989 елда сафка басачак. Салып бетергәннән соң Татарстан атом электр станциясенең тулаем куәте 6 миллион киловатт булачак. .
Сусаклагыч-суыткычка су Кама елгасыннан алыначак.
— Бүгенгә байтакны башкардык,— ди Хәмит һәм, күңеленнән счет төймәсе тарткандай, аз гына тынып тОра.— Пионер базасында, Югары һәм Түбән базаларда... Пар һәм кайнар су бирәчәк резерв-котельный, бетон заводы, су чистарту корылмалары (су шуның аша котельныйга һәм бетон заводына бирелә), металл монтажы складлары. Май аенда 320 балага исәпләнгән комбинат өлгерде, икенче комбинатны ел азагында тапшырачакбыз. Яңа уку елына йөзү бассейны, ике спорт залы булган 1500 урынлы урта мвктөп бинасын файдалануга тапшырачакбыз. Яренгә тагын бер мәктәп төзябеа. Күптән түгел ике кибет һәм ашханә төзеп тапшырдык. Март аенда Минэнерго ның эшчеләрне тәэмин итү бүлеге — ОРС оештырылды...
Аннары штаб начальнигы Азык-төлек программасын үтәүгә үзләре кертә торган өлеш турында сөйләде.
«Прикамский* совхозында ашлык комплексы (ике ындыр табагы, дүрт склад, үлчәү җайланмасы), яшелчә саклау урыны, мөгезле эре терлекләр комплексы төзеп бирәчәкләр икән.
Яшьләрнең ялына игътибар арта. Яңа Культура сарае коруга керешәчәк ләр. Ул чагында Кама Аланындагы элекке клуб дискотека урыны булып калачак. Кама Аланы шәһәрчеген ,ике заллы кинотеатр бизәп торыр көннәр дә ерак түгел.
Тат. АЭС төзелеше идарәсе яшьләре үзләренең гаилә корыр, балалар үстерер төбәкләрен яшелләндерүгә дә һич тә битараф түгелләр. Табигать- биргән гүзәллеккә янә ямь өстәргә телиләр алар. Шуның күркәм бер дәлиле — бөек Җиңүнең 40 еллыгын билгеләп утыртылачак аллея. Җиңү аллея- сенең түренә мәһабәт монумент куелачак...
Атом электр станциясен төзү идарәсенең ВЛКСМ комитеты 22 башлангыч оешманы берләштерә. Болар — төзелеш-монтаж идарәләренең оешмаларыннан тыш, баш механик бүлеге, баш электрик бүлеге, эремә - бетон заводы,
торак коммунальбүлек, амбулатория, ашханә. Тат. АЭС идарәсе оешмалары. Берләшкән комитет 420 ВЛКСМ членын үз эченә ала. Әйтүле көч бу!
Әлеге оешманың йөз аклыгы булырдай фидакарьләре күп. Хәмит Мөстә- ■адймов аларныц һәркайсын йөрәк җылысы белән телгә ала.
Әйтик, 2-нче төзелеш идарәсе монтажчысы, комсомол оешмасы секретаре Геннадий Жарков, 3 нче төзелеш идарәсенең балта остасы, оператив комсомол дружинасы штабы начальнигы Харис Сәләхетдинов, 7-нче төзелеш идарәсенең буяучы-сылаучысы комсомол оешмасы секретаре, ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты члены Светлана Настина, шул ук идарәнең икенче буяучы сылаучысы группкомсорг Зоя Данилованы кемнәр генә белми! Апалы-сеңелле буяучы-сылаучылар Резеда белән Зөбәйдә Әгъләмҗановалар да — күз өстендә каш диярлек эшчеләр. Поселок Советы депутаты, баш электрик бүлегенең ком сомол оешмасы секретаре Илшат Зарипов — корылышта мактаулыларның берсе. Ул һәрчак башлап йөрүчеләрдән. Техник комплектация идарәсенең комсо-мол оешмасы секретаре Азат Заһидуллин да бик күп алдынгыларга охшаган булдыклы егет. Комсомол вожакларының берсе, берләштерелгән ВЛКСМ комитеты члены, өлкән механик Павел Усачев хакында да мактау сүзләре генә әйтергә мөмкин. ВЛКСМ комитеты члены, бүлек инженеры Галина Роготневаның да уңганлыгына, иптәшләре белән мөгамәләсенә, комсомол эшен нечкәләп белүенә сокланалар монда. 12-нче котельныйда машинист, комсомол оешмасы секретаре ярдәмчесе Резеда Массарова да — ышанычлы таяныч булырдай уңган кыз.
Шофер кешенең күп вакыты юлда уза. Җәмәгать эшләренә җай да калмыйдыр төсле. Юк, алай түгел икән! Теләк кенә булсын. 3 нче автохуҗалык шоферы, оператив комсомол дружинасы штабы члены Наил Сибгатуллин үрнәге, теләк булганда, бик күпкә ирешеп булуны раслый. Йортлар төзү комбинатының 12-нче төзелеш монтаж идарәсеннән группкомсорг Гөлсинә Сәләхова эшчәнлеге дә шуның дәлиле. Төзелә торган атом электр станциясе дирекциясендә бухгалтер, комсомол оешмасы секретаре һәм берләштерелгән ВЛКСМ комитеты члены Надежда Смышляева да зур корылышның беренче көннәреннән үк бик күпләр өчен өлге булып яши һәм эшли...
Саный китсәң, байтак монда чын мәгънәсендә алдынгылар. Хезмәттә дә, җәмәгать эшләрендә дә, яшьләрнең ялын оештыруда да, укуларында да сынатмый баручылар. Аларга заман яшьләренең, сиксәненче еллар яшь гвардиясенең иң калку сыйфатлары тупланган. Шул сыйфатларның берсе, иң кыйммәтлесе — өйрәнү. Совет кешесе дигән горур исемне тулысыича аклап яшәргә йөрәнү.
— Шундый комсомоллар төзелешебезнең паспортын тәшкил итәләр,— ди Хәмит Мөстәкыймов, хаклы мактануын яшерергә дә теләмичә.— Ә өйрәнер кешеләр бар. өлге булырдай өлкәннәребез аз түгел...
Аннары республика удар комсомол төзелеше штабы начальнигы буяучы сылаучылар бригадиры, КПССның XXV съезды делегаты Ольга Андреевна Макарова, скреперчылар бригадиры Камбулат Наурбиев. балта осталары бетончылар бригадиры Камил Әхмәдиев, монтажчылар бригадиры Василий Аксаков кебек ветераннарның исемнәрен хөрмәтләп телгә а ла.аларның яшьләр алдында чыгыш ясап, тәҗрибә уртаклашулары турында сөйли. Буыннар эстафетасына җитди дикъкать итү — комсомол комитетының да, штабның да хезмәтне оештыруда, социалистик ярышны җәелдерүдә бик дөрес сайлаган ысулы.
Ә коллективларның ярышы чын мәгънәсендә эшлекле оештырылган. Ярышучылар алда торган максатларын яхшы беләләр, аңа ирешү юллары һәр төзүчегә мәгълүм. Нәтиҗәләр даими яктыртылып килә, һәр декада саен һәм һәр ай азагында ясалган йомгаклар бөтен коллективларда тикшерелә. X Көзен, яфрак коеп, урман ачыкланып калгач, кәкре-бөкре күбрәк кү- ренүчән була бит,—ди Хәмит Мөстәкыймов.—Әмма моңа карап шомга төшәргә ярамый, чын урманда бар агач та шәмдәй булмый. Бездәге ярыш йомгаклары күп нәрсәне ачыкларга мөмкинлек бирә. Игътибарны планны үти аямаучыларга күбрәк юнәлтәбез. Тәҗрибәләре аз яшьләрне үз эшләренең осталары булып җитешкән иптәшләр шефлыгына тапшырабыз. Өйрәнү дәвам итә.
Комсомол-яшьләр бригадалары ярышы бөтен төзелешнең игътибарын җәлеп итте дигәндә дә, хата булмас. Җиңү көне хөрмәтенә барган хезмәт бәй гесенә йомгак ясаганда, бетончылар бригадасының авангардта баруы ачык
ланды. Бригадип Рәшит Калимуллин белән группа комсоргы Иван Филиппов оик күпләрнең тәбриген кабул иттеләр. Алар хөрмәтенә Хезмәт даны флагы җилфердәде. Бригадага Мактау грамотасы һәм күчмә вымпел тапшырылды. Егетләр:
— Күчмә вымпелны күчермәс өчен тырышабыз,— диделәр.
Апрель үтте, май узды. Кояшы-яңгыры, җылысы-суыгы белән июнь керде. Татарстан атом электр станциясе төзелешенә Совет Армиясе сафларыннан демобилизацияләнгән егетләр килә башлады. Мондый чакта комсомол башлыкларының телендә инде сөенечле сүзләр кабатлана: «Киләләр. Киләләр. Киләләр!..*
Хәмит Мөстәкыймовның да кәефе аяз көн шикелле. Ят күзләр алдында артистланмаса да,торакта үзе генә калгач, үзалдына гына шигырь укып җибәрсә, гаҗәпмени?! Шагыйрь ничек дигән?
...Тау җимерелә.
Урман артка чигә.
Безгә монда нигез саласы.
һәйкәл булып безнең ярсуларга Яшәр әле яшьлек каласы.