Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОРАУ - ҖАВАП

СОРАУ:
— Яшь иҗат көчләренә Сезнең нинди теләкләрегез бар?
ГОМӘР БӘШИРОВ, СССР Дәүләт премиясе лауреаты:
— Күптән түгел без — өлкән буын әдипләр һәм шагыйрьләр бөтен республикадан җыелган яшь иҗат көчләре белән очраштык. Аларның күбесе , бик яшь булуларына карамастан, игътибарга лаеклы берничә әсәр язарга да өлгергән инде... Мин шунда үземнең 13 яшьтә язган беренче хикәямне кызганып утырдым. Аны мин әти белән әнигә генә укыдым шул. Аларга бик тәэсир итте ул... Әгәр хәзерге шартлар булса, - хикәя басылмыйча калып, эзсез югалмас иде. Мин дә бәлки әдәбиятка ' ■ п’ч ел алданрак килгән булыр идем.
. ртләре ташып торган шушы алсу битле яшьләргә мин чын- чыннан кызыгып, хәтта алардан бераз көнләшеп тә куйдым. Алар бит XXI га-ырның ишеген ачып керәчәк кешеләр! Алар безнең бөтен халык иҗаты байлыгына. Кол Галидән башлап хәзерге көннәргәчә җыелган әдәби • нрасыбызга, безнең буын канлы көрәшләрдә яулап алган хөррияткә, яңа тормышка — һәммәсенә хуҗа булып калачаклар!
Шул вакыт күңелгә шик тә төшеп куйды — алар бу тиңдәшсез бай- лыкнын кадерен белерләрме? Үзләренә ерак-ерак бабаларыннан калдырылган бик зур рухи көчне яшәтеп, дәвам итеп, тере хәлендә үз оныкларына тапшыра алырлармы алар? Балалары яки оныклары иң җитди сорауларны биргәндә,алар дөрес җавап бирә алырлармы?
Әлбәттә, мин яшьләргә ышанам. Алар безнең эшне лаеклы дәвам итәрләр. Ләкин әле генә куелган сораулар турында җитди уйлансыннар иде алар. Халкыбызның олы тормыш тәҗрибәсен, аның үлемсез рухи байлыгын үзләренә күбрәк сеңдерү хакында күбрәк уйлансыннар иде бүгенге яшь иҗат көчләре!