Логотип Казан Утлары
Хикәя

ШӨБҺӘ


ашлык Гайнанны каршысына утыртты да туп-туры сүзгә күчте.
— Минем янда әле генә Аланлыкның халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты директоры булып китте. Шәрәпов Марат Мансурович Өлкән яшьтә, алтынчы дистәне сүтә Коммунист Бөек Ватан сугышында катнашкан. Район прокуратурасыннан зарлана «Дәүләт акчасын үзләштерүдә гаепләделәр»,— ди. Соңыннан, тикшерү тәмамлангач, аны эзәрлекләүдән туктаганнар, әмма өстендә хөкемгә тартырлык дәлил житенкерәми дигән шик калдырганнар Төшенәсезме?
’Хөкемнән азат итү (латинчадан)
лек. иҗат уңышлары тели һәм укучыларга аның яңа әсәрен тәкъдим итә
— Борынгы Рим юристларыча әйтсәк, абсолютно аб инстанция диде Гайнан.
— Эзенә бастың' Жинаять кылуда гаепле дип исәпләнгән кешенесудсыз гына шикле килеш калдырганнар. Сәбәбе — дәлил җитмәү. Шәрәпов моңа каршы: «Нишләп мин шикле исемен күтәреп йөрергә тиеш?—ди.— Гаебем булса, хөкемгә тартыгыз, соңгы сүзне суд әйтер Юк икән, эзәрлекләүне туктатыгыз» Ул район тикшерүчесе кулланган вариантны кире кага. Бу аңлашыла да. Мә, гаризасын ал. таныш. . Аланлыкка барып кайт. Иртәгә үк! Район прокурорына әйтелгән. Эшне * җентекләп өйрән. Кирәк тапсаң, үзең тотын, яңадан тикшереп чык.
Икенче көнне Гайнан район үзәге Аланлыкта иде инде. Ул барлык вакытын тикшерү эшен өйрәнүгә багышлады, һәм дүрт көннән ике томлы тегелмәнең соңгы битен япты Кылынган җинаять һәм Аланлык район прокуратурасы оештырган тикшерү эше үзенең бөтен нечкәлекләре белән аның күз алдыннан үтте.
Комбинат бухгалтеры Вера Воронина чибәрлек өләшкәндә йоклап калган затлардан түгел. Ул чиядәй кывыл ирен, ул энҗе кебек тешләр, ул зәңгәр күзләр дисеңме — барысы да сокланып туймаслык. Елмайса, тулы бит алмаларында уймак-уймак мәхәббәт чокыры хасил була, күзләреннән нур бөркелә. Андый чакта тавышы да күгәрченнекедәй гөлдерәп кенә чыга.
— Сара Әбраровна, ике йөз сум акча биреп тор әле әҗәткә,— дип килә ул кассир янына.— Кибеткә затлы пальто кайткан, алып каласы иде, днм. J
Сара Әбраровна Башкировага кырык, биш яшьләр чамасы. Хезмәте буенча ул Воронинаның кул астында эшләүче. Бердәнбер уллары читтә яши. ире белән икесе әйбәт кенә тормыш кичерәләр. Баш бухгалтер шулай көлемсерәп акча сораган чакларда Башкированың чырае сытыла, төсе китә. Ник дисәң, кассир мондый елмаюларны күп күргән, аларның нәрсә икәнен яхшы белә Воронинаның һәр көлемсерәве җилкәңә авыр йөк булып ята башласа, сытарсың чыраеңны!
Башкирова үзенчә уйлый «Яшь чак — кесә тулы борчак» дигәндәй, купшырак киенәсе килә торгандыр, күрәсәң. Егерме сигез белән генә бара бит әле Вера. Ә үзе — баш бухгалтер, югары белемле экономист. Хәер, казна акчасы белән гаилә бюджетын аера белергә тиеш ләбаса! Тормышы да т^м-түгәрәк бит югыйсә Ире Виктор да төшеп калганнардан түгел. Институттан ук культура сарае директоры итеп җибәрделәр үзен Эш хаклары да тормыш алып барырга җитәрлек. Юк бит, бер дә белми бу Воронина акча аермасын. Килә дә «Сара Әбраровна1..» Әйтерсең кассирның башы ике дә, аның кулындагы касса — «төпсез кое» Шуңа күрә ул касса сейфын ачарга бер дә атлыгып тормый. ф
— Вера, матурым, ревизия килеп төшсә, нишләрбез, ә?
Баш бухгалтерның моңа бер дә исе китми. Ул, әүвәлгечә мөлаем елмаеп, кассирны бүлдерә.
— Килмәс, Сара Әбраровна, бер дә борчылма.
— Аңлыйм, аңлыйм — Воронина өстәлдән бер бит кәгазь ала да, тиз-тиз генә нидер язып, бүлмәдәшенә суза — Курыксаң, мә сиңа расписка, рәсми кәгазь
Башкирова расписканы алып укый. «Мин. В 3. Воронина, кайтару шарты белән, кассадан ике йөз сум акча алып тордым» Инде кассир сейфны ачарга мәҗбүр. Расписканы сейф шүрлегенә куя да, ике кат санап, баш бухгалтерга акча суза. Әмма чырае барыбер язылмый, сытык килеш кала Вера исә елмая да елмая, акчаны да санап-нитеп тормый гына сумкасына сала Мондый хәлләр өч ел элек башланды. Бер күнегеп киткәч, Воронина кәгазь-мазар язып та азапланмый. Көн аралаш диярлек елмая да: >
— Сһра Әбраровна, егерме биш сум гына биреп торчы...
Яисә:
— Илле тәңкә кирәк иде, Сара Әбраровна.
Тавышы гөлдерәп кенә чыга баш бухгалтерның. Кассир хатынның
йезе дә ул ммр борчулы тугел ивд£ хазер ул да
Шулай да баш бухгалтерның исенә төшерүне урынлы саный
Вера, кадерлем. бирәсе бурычын җиде йөзгә җитте бнт Канчан
гына түләп бетерерсең икән? иит ,каича
— Кызыл кар яугач,— дип шаярта Вера. Шаяртып кына калмый.
— Алайса, бир әле минем распискаларны
Башкирова аны-моны абайларга өлгергәнче, баш бухгалтер үзенең элекке распискаларын кассирдан тартып ала да, вак-вак кисәкләргә ерткалан, чүп савытына ыргыта
— Нишләвегез бу. Вера Зотеевна?
— Хәзер күрерсең нишләвемне.— Воронина әлеге чекның кырыена «218 сум 89 тиен» дип яза. комбинат директоры Шәрәпов имзасы белән рәттән үзенекен дә сырлый
— Мә. Сара Әбраровна,— дип, күзе шардай булган кассирга кбре- шок тоттыра — Исәп-хисабыңа банктан алган акчаның шушы күләмен генә күрсәт
— Ә җиде йөзен? — дип сорый Башкирова, зиһене таркалган хәлдә.
— Жиде йөзе белән теге әҗәтне капла.
— Белсәләр? — Кассир куркуыннан калтырана башлый.
— Кем белсен ди аны?
— Азмыни хәзер контролер дигәннәре? Директор белсә?
— Директор?!.— Баш бухгалтер шаркылдап көлә.— Директор дисең, ә? Алтын бит ул безнең Марат Мансурович. Каян килсен ди аның башына тикшерү-фәлән?! Андый беркатлы кеше нишләп казынсын ди.
— И-и Вера, шулай да. кем белгән. Башкирова һаман икеләнә.
— Ташла әле. Сара Әбраровна.— дин. Воронина өстәл тартмасыннан чек кенәгәсе тартып чыгара — Мә кара, чекмы бу? Чек! Акча суммасы язылганмы? Язылмаган! Кем имзасы бу? Марат Мансуровичны- кымы? Монысы — Вера сеңелеңнеке. Дәүләт банкындагы акчаны алырга хакыбыз бармы? Бар Тотарга кем хаклы?
— Билгеле, сез икегез.— ди Башкирова килешеп. Ләкин аның башына директорлары Шәрәпов турында төрле фикер килә: «Бергәләшеп туздыра микәнни соң болар казна акчасын? Ышаныргамы моңа, юкмы? Булуы да ихтимал Бик кыю сөйләшә бит Вера. »
— Курыкма. Сара Әбраровна.— баш бухгалтер тагын да мөлаемрак елмая. Кассирга яңа чек тоттыра — Монысы синең өлеш. Төп- төгәл ике йөз. Аңлашыламы?
Тәки кызыга бит кассир хатын, байтак икеләнеп йөргәннән соң барыбер баш бухгалтер ягына авыша Комбинатның банктагы счетын хәзер алар бергәләп кимерә башлыйлар Яңадан алынган тугыз йөз илле тугыз сумның өч йөзе генә күрсәтелә, калганы Воронина белән Башкирова кесәсенә күчә.
Көннәрнең берендә баш бухгалтерның йөзеннән елмаю кача, кассирның да чырае караңгылана Комбинатка кинәт ревизия килеп төшә. Тикшерү дә андый-мондый гына түгел — Казаннан! Комбинат конторын- да яшенле яңгыр алдыннан була торган бөркү, сулышны кыса торган
ренең өстәл тартмасыннан чек ала да яза — «тугыз йөз унсигез сум сиксән тугыз тиен»: - - Мә. Сара Әбраровна, тот, банкка барып акча алып кант, аннары сөйләшербез.
Сумкасына иллелекләр тутырып кайткан кассирны баш бухгалтер бусага төбендә үк каршылый
— Я. Сара Әбраровна. булдымы?
— Әйе. алып кайттым
тынлык урнаша.
Иртән эшкә килүче Воронинаны туктатып, директор Шәрәпов аны бер ир-ат белән таныштыра
— Вера Зотеевна. б\ иптәш Казаннан Министрлык вәкиле, бездә ревизия үткәрәчәк. Николай Сидорович Копейкин.
Вәкилнең югары фрлемле. тәҗрибәле экономист икәнен, министрлыкның бер ндарәсеңдә баш бухгалтер булып эшләвен Воронина узе дә белә иде.
«Бетте баш!» — дип. караклар котылу юлын эзләп, кайгы-хәсрәт боҗрасында талпынганда, «ярдәм кулын» Копейкин үзе суза Эшне , тизләтү нияте белән, ревизия актының караламасын язу Воронинага • йөкләтелә. Үзенең балыкка йөрергә яратуын да яшерми ревизор. Вера җиң сызганып акт язарга керешкәндә, аның ире Виктор, культура сараендагы кабинетына йозак элеп. Николай Сидоровичны моторлы көймәдә Иделнең аръягына алып чыгып бара иде инде. Санаулы көн тнз уза. диләр Хак икән. Ревизия көннәре дә үтеп китә. Ярый әле Вера Зотеевна бар. Ул. тынгысыз җан. Копейкин балыктан кайтуга .'ревизия актын язу белән генә чикләнми, машинкада да бастырып куя Кайда ул Копейкинга олы башын кече итеп банкка бару да. чек белән корешокны чагыштырып утыру! Вакыты тар аның! Чагыштырдың ни. чагыштырмадың ни, барыбер ләбаса! Әнә. бухгалтердан чек корешокларын ал да чут төймәсен тарт! Сумма әзер, җәмгысы әзер. Нинди ышанычлы, нинди игътибарлы аларның Ворониналары! Җитмәсә нинди сөйкемле1 Бер елмаюы ни тора! Яшерен-батырын түгел министрлыклары уңды Копейкиннарның Воронина аларның ышанычын тулысынча аклый. Теләсә нинди премиягә лаек кадр! Озак та үтмәс, идарәгә тартып китерерләр үзен, кирәксә. Мәскәүгә дә җитәр! Әйе. шәп кадр үсә Аланлыкта i Копейкин үз фикерен утырышта да әйтәчәк, характеристикасын да язачак.
Аланлык комбинатында яшен дә яшьнәми, күк тә күкрәми. Баш өстендә куерган болыт үзеннән-үзе таралып бетә.
- Я. Сара Әбраровна күрдеңме?! — Воронина ревизорны озатканнан соң атылып кассир янына керә — Йөгер банкка! Мәҗлес бүген, шатлык мәҗлесе!
Уйный-җырлый, идән сындырырлык итеп бин-тнптерә болар Мәҗлес таңгача гөрли Ә иртәгесен кассир яңадан банкка китә Хәзер кассага алып кайтылган дәүләт акчасының бер өлеше генә тәти, калган өч өлеше үзе кесәләрендә кала Шулай итеп, дәүләт малын туздыра сердәшләр.
Үзе урлый, үзе шүрли кассир Башкирова Кереп батканчы китеп котылыйм дип. берзаман үзе теләге белән эштән чыга Кассир вазифаларын Сәвия Мотыйгуллина үти башлый. Баш бухгалтер аның кылларын да чиртеп карый. Хәлбуки. Сәвия дәүләт акчасына кызыкмый.
Воронина, чек тотып, банкка үзе йөри башлый. Барган саен дүртәр- * бишәр йөз аның кесәсенә күчә, аннары әйбер булып Ворониналар өенә кайта. Идел суында бу гаиләнең биш йөз сумлык зәңгәр көймәсе чайкала. Дүртәр йөзгә ике мотор алына Сарайларында күрше-күләндә булмаган «Электрон» мотороллеры Дүрт яшьлек кызлары да пианинолы була. Кием-салым да артканнан-артә Воронинаның аппетиты ачыл- ганнан-ачыла бара
Сәвиянең күңеле нидер сизә, борчыла Тирә-ягындагы пычракка, урлашуга чыдый алмыйча, гариза яза да китеп бара.
Яна кассир итеп Валентина Смирнованы алалар. Ул да финанс эшендә яңа кеше түгел Заманында сәүдә училищесын тәмамлаган, эш тәҗрибәсе дә бар Кияүгә дә чыгып караган, әйтүенчә, уңмаган. Хәзер баласын ялгыз тәрбияли икән Билгеле. Воронина аңа башта шикләнеп карый Әмма комсызлык шиктән көчлерәк булып чыга. Яңа кассирны кулга төшеру, тозакка каптыру шул ук ысул белән эшләнә.
Воронина кассирны үзенә кунакка чакыра Килүенә табында иң > яхшы сый-хөрмәт тора Нигъмәтләрдән өстәл сыгыла1 Смирнованың исе китә. Менә дәстәрхан ичмаса! Табын янында сүзе дә табыла, берсе икенчесенә ялганып кына тора Вераның ире Виктор пианинода уйный ci >п Җитмәсә, баянчы егетне дә чакырганнар. Ямь өстенә ямь1 Барысы 132
да бик ошый яңа кассирга Ирләр тәмәке көйрәтергә чыккан арада, ике хезмәттәш уртак телне тнз табалар Кассир булып килүенә ун көн дигәндә. Смирнова беренче имтихан уча. кассадагы биш йөз сум дәүл.и акчасын Воронина белән бүлешә. Ярты ел эчендә биш мең дүрт йнз сум акча «чумыралар» Кү < алларына челтәрле тәрәзә килеп баса баш-лагач. Смирнова да гариза биреп үкчәсен ялтырата *
Дәүләт банкына Воронина тагын үзе йөри башлый. Казнаны талау 5 дәвам итә. ®
Җәйнең матур көннәрендә Аланлыкка кабат ревизия килеп төшә * Б\ илле яшьләр тирәсендәге тәҗрибәле ревизор Мукасова Аза Ва- * сильевна була
Воронинаның коты оча Монысы эшләпәле ир-ат түгел, хәмер бе- ? лән дә. балык тоту белән дә алдап булмас, безнең эшне ачмаса ярар ~ иде. дип шүрли кала баш бухгалтер з
Тик юкка гына хафаланган икән. Ревизия дигәннәре бу юлы да шома гына узып китә, урлашу ачылмыйча кала Воронина шатлыгыннан = тәмам шашына. Мәҗлес арты мәҗлес җыя. Әүвәлгечә дәүләт касса- 7 сын талый бирә Җепшек кар әүмәкләнеп зурайган төсле, яман шеш Z тә үскәннән-үсә. £
Комбинат директоры Шәрәпов бухгалтериянең исәп-хисап кә- 9 газьләрен раслап утырганда, кинәт кечкенә генә бер ялгышка тап була. Бер чек буенча җиде йөз кырык сум акча кергән, банк кәгазендә исә җиде йөз сиксән сум акча бирелде, диелгән «Нәрсә бу?» Директор пошаманга төшә. Расланган кәгазьләрне дә кире актарып, дикъкать белән чагыштыра башлый Тагы бер ялгыш таба: банктан башка бер вакытта алынган зур сумма касса кәгазендә йөз сум унбиш тиенгә киметелеп язылган Бер генә булса, очраклы хәл дияр идең Ике тапкыр Ялгышу гынамы бу. әллә? Җавап табу өчен баш бухгалтерны чакыра .
— Вера Зотеевна. бу нәрсә? - Шәрәпов Воронина алдына очы- очка ялганмаган кәгазьләрне китереп куя
— Нәрсә дип. ни. Воронина тотлыга башлый.
— Я. ник эндәшмисез? Әйдәгез, хәзер үк банкка барабыз, корешокларны андагы чеклар белән чагыштырабыз!
— Кирәкми. Марат Мансурович! Зинһар, кирәкми! — Баш бухгалтер еларга тотына.— Хода хакына дип үтенәм, тавыш күтәрмәгез. Мин сезне бервакытта да онытмам.
_ — Нәрсә сөйләгәнегезне беләсезме сез?! Ревизия килеп төшсә?!.
— Беләм. Марат Мансурович, бик беләм Ревизиянең яхшы үтәчәгенә ышанам мин. башымны кисәргә бирәм.
— Эш ревизиядә генәмени? Сүз намус хакында, җинаять турында бара бит.
— Аңлыйм, Марат Мансурович.- Воронина директорның күзенә керердәй булып очына Гариза бирцп, эштән үзем китәм.
— Юк. Вера Зотеевна. мин йомып калдыра алмыйм Дәүләт акчасы белән шаярырга ярамый, ди Шәрәпов. тирән көрсенеп
Без капчыкны тишеп чыккач, район тикшерүчесе Башкированы да чакыртты Коелып төште Сара Әбраровна. әмма кырын эш турында ләм-мим.
— Әйе. мин эшләгән чорда Вера кассадан акча алып торгалады. Мин аңа: «Вера, бурычың арта, кайтарырга кирәк», дидем. Аның үз исәбе генә исәп иде «Курыкма, счетыңны үзем төзермен», дип юатып торды. Башта бернәрсә дә аңламадым Соңыннан борчыла башладым Кассир хезмәтен ташлап киттем
— Тагы ниләр беләсез?
— Башка берни дә белмим
— Беләсез, Сара Әбраровна. Я, хәтерләгез әле, Воронина белән биш ай бергә эшләү дәверендә кесәгә күпме акча салдыгыз?
— Мин салмадым.
— Алай булгач, якынрак килеп утырыгыз әле,— диде аңа тикшерүче, берәм-берәм чеклар күрсәтеп,— Бу чекта акча алучының имзасы сезнекеме? Тугыз йөз сум сиксән тугыз тиең акча алдыгызмы?
— Әйе, минем имза Акча да алдым шикелле.
— Нишләп каеса «керем»ендә ике йөз унсигез сум сиксән тугыз тиенен генә күрсәттегез?
— Вера кушкач, ни...
— Жиде йөзе кайда?
— Вера әҗәтен каплады,— элекке кассир Башкирова телен ачканнан ача барды. Күзенә терәп күрсәткәч, дәлилләрне берәм-берәм раслый башлады. Бигүк тәгаенлисе килмәсә дә, сер йомгагын сүтәргә тотынды — Әйе, миндә дә гаеп бар. Мин дә алгаладым. Тик аерма шунда, мин күпләп алмадым, егермешәр-утызар сумлап кына.
— Җәмгысы?
— Барлыгымы? Минеке мең тугыз йөз сумнан артмас.
— Ул акчаны нишләттегез? Кая куйдыгыз?
— Кем белә инде аның кая киткәнен. Тормыш бит...
— Шулай да?
— Хәтерләмим, ике ел ярым вакыт узды бит.
— Алайса, хәтерегезгә төшерәм. Тыңлагыз.— Ул Сара Әбраровна сатып алган әйберләрне саный башлый.
— Кайдан белдегез сез боларны? — дип сорады, ниһаять, Башкирова аптыравыннан
— Кирәксә, тиененә хәтле саныйсың аны, Сара Әбраровна. Ә сез «белмим» дисез. Авызың чалыш булса да, сүзең туры булсын, ди халык.
— Ярар, белгәнемне яшермәм.
— Сез ревизиядә катнаштыгызмы?
— Әйе, сез таләп иткәч, ни...
— Алай булгач, нишләп «1900 сум гына алдым», дип барасыз? Ревизия ачыклаганча, сез эшләгән биш ай эчендә кассадан өч мең дүрт йөз егерме тугыз сум акча урланган. Бу сумма дөресме?
— Дөрес булмыйча, күбесен Вера алды бит аның.
— Кассадагы акча өчен иң башта сез җаваплы. Ул кадәр сумманы кайчан түлисез? ,
— Вера урлады, Вера түләсен.
— Капма-каршы очраштырам, Воронинаның үзенә әйтерсезме?
— Әйтмичә ни! Әйтәм! Әйтү генә түгел, күзен чукып алам әле мин ул тотнаксыз җилкуарның. Аның- өчен түлә имеш. Тот капчыгыңны!
— Аңлашылды, Сара Әбраровна! Хәзер магнитофонга һәм беркетмәгә язылганнарның дөреслеген раслап имзагызны куегыз.
— Дөреслекне раслыйм мин. Бирегез беркетмәгезне.
— Рәхмәт. Күзгә-күз -очраштыру иртәгә була.
Валентина Смирнова да дулап кына киртә җимерә алмаячагын аңлады, күрәсең. Тикшерүче каршына килеп басу белән, икеләнми- тартынмый кылган эшләрен раслый башлады. Фаш ителәсе көнен зарыгып көтеп алган диярсең.
— Эшли башлавымның икенче көнендә үк Воронина илле сум акча сорады. Бирдем. Язып куярга кушты. Баш бухгалтер бит, ничек итеп үтенечен аяк астына салмак кирәк. Аның сүзе — кассир өчен закон, дип уйладым. Бер башлангач, бу хәл дәвам итте. Вера көн саен диярлек кассадан акча ала иде. Мин үзем дә алгаладым. Баулыдагы туганыма җибәреп тордым. Бөгелмәдә яшәүче әниемнең шифоньерында хәзер дә урланган акчаның җиде йөз сумы саклана. Үземә джинсы чалбар, кыйм-мәтле туфлиләр, костюм алдым.
— Ревизиядә катнаштыгыз бит?
— Әйе, катнаштым
— Ревизия сез эшләгән ярты елда кассагыздан биш мең дүрт йөз сум урланган дип тапты Шундый нәтиҗә белән килешәсезме?
— Килешүен килешәм, әмма аның күбесе Верада
— Өлешен тәгаенли аласызмы? ♦
— Кызганычка каршы, хәзер әйтә алмыйм. 2
— Түләргә ризамы? ®
— Риза булмыйча, үзем мәми авыз ич. ф
— Кйчан түлисез?
— Бер атна вакыт бирсәгез, бөтен чүпрәк-чапракны акчага әйлән- s дерәм. Воронина да үз өлешен бирер. Алганда алды ич! Тиененә хәтле ч китерермен. 2
— Яхшы,— диде район тикшерүчесе, тәвәккәлләп.— Мин сезне s иректә калдырам Үз гаебегезне тулысынча икърар итүегез, акчаны £ түләвегез судта, һичшиксез, искә алыныр Шулай да хөкем эше нечкә < нәрсә, барысында алдан күреп бетереп булмый. Кызыгызны урнаштыру- * ны да кайгыртыгыз. Япа-ялгыз калмасын, дим >
— Рәхмәт, акча табу белән килермен.— Смирнова кыңгыр эше белән бәйләнешне шулай берьюлы, кырт кисәргә булды. £
Воронина исә кырт кисүчеләрдән түгел икән. i
— Шулай итеп, сезнең өскә җәмгысы 15377 сум чыга,—диде аңа район тикшерүчесе, исәпләү нәтиҗәсен аңлатканда.
— Минем өскә? — Вера утырган урындыгыннан ук калыкты.
— Әйе. комбинатның элеккеге баш бухгалтеры Воронина өстенә. Килешәсезме?
— Килешергә, минем башыма ат типкән мәллә! Ревизия алай булмый ул, актларына да имза куймыйм
— Әйдәгез, бергә саныйк, алайса. Башкирова эшләгән чорда кассадан өч мең дүрт йөз егерме тугыз сум урланганмы?
— Башкирова кассасы белән башымны катырмагыз. Мин бернәрсә дә белмим Башкированың үзеннән сорагыз. Касса өчен ул җаваплы.
— Аңлашыла. Смирнова эшләгән чактагы биш мең дүрт йөз сумны кая куйдыгыз?
— Смирновадан сорагыз! Кассадагы дәүләт акчасының һәр тиененә хәтле белер.гә тиеш ул
— Ә сез нәрсә карадыгыз?
— Баш бухгалтерның вазифалары бетмәс-төкәнмәс аның. Адым саен җитәкләп йөртергә ясле баласы түгел алар
— Ярый, бу да мәгълүм булсын,— диде тикшерүче түземле генә.— Сез үзегез банкка йөреп алган акчаның алты мең биш йөз кырык сигез сумы кайда?
— Анысын, гражданин следователь, Шәрәповтан сорагыз!
— Имза куеп, чек белән акчаны сез алгансыз
— Беркатлы булмагыз, гражданин следователь, мин үзем дә юрист кеше. Законга сыймый бу!
— Бик сыя! Сез үзегез дә бит банктай акчаны имза куеп алган кешедән, Башкирова белән Смирновадан, таптырасыз бит. Үзегез алган акчага килеп терәлгәч, әйткәнегезне онытасыз Закон һәр кеше өчен дә тигез ул. Ә сез, «юрист» имеш. Логика юк бит, Вера Зотеевна. Финанс белгеченә дә зарури ул логика. Я, ул алты мең биш йөз кы рык сигез сумны кайчан түлисез?
— Распискасы кайда? Дәлилегез?
— Кызык! Шаһит әйтеп тора, сез дәлилләр таләп итәсез. Шаһит сүзен хокук гыйлеме дәлилнең иң яхшысы дип саный түгелмени?
— Дөрес, хокук буенча шаһит сүзе «дәлил» ^мма монда җитди аерма бар: сез шаһит түгел, гаепләнүче
— Алайса, ник статьясын әйтмисез?
— Әйтәм, Вера Зотеевна. 93 нче статья, беренчесе. Дәүләт яки җәмәгать мөлкәтен аеруча зур күләмдә урлау.
— Артык тырышасыз... Сигез елдан унбишкәчә иректән мәхрүм итү i яисә үлем җәзасы дигән сүз бит бу.
— Минем вазифам шундый, Вера Зотеевна. *
— Заяга тир түгәсез, теләгәнегез барыбер барып чыкмаячак.
— Әйдәгез, сезнең күзлектән карап карыйк, нәрсә күренер икән? Нишләп чыкмасын ди?
— Башкирова, Смирнова, Шәрәпов урлаган акчаны минем җилкәгә өймәкче буласыз. Бернинди нигезсез бит бу, следователь.
— Сез фәрештә икәнсез, алайса?
— Фәрештә, димим. Миңа үз ялгышым да бик җиткән.
— Мәсәлән?
— Минем гаеп беркатлылыкта, игътибарсызлыкта. Тирәмдәге ерткычларга азык булганмын Булырсың да! Вакытында әйтү-нитү юк. Өйрәтәсе кеше я эчкече булып чыга, я алтын-бәллүр артыннан «уучы чүпрәкбаш.
— Кемгә ишарә бу?
— Копейкинны әйтәм, йөгәнсез зат. Бар белгәне аракы белән юбка. Министрлыкта ничек түзәләрдер үзенә. Мукасовасы да шул чыбыктан сөрелгән: «Тегене тап, моны тап!» Казаннан йөзләгән йомыш төяп кил- 1 гән. Франциядә эшләнгән бюстгалтерга кадәр таптырды бит! Аның йомышын йомышлап, Казан белән Аланлык арасында җилдертә-җилдертә комбинатның «Жигули»е сафтан чыкты, инде тугыз ан буе тик ята. Шәрәпов та алардан калышмый. Ә сез бар гаепне минем өскә өясез.— Воронинаның күзләрендә яшь күренде —Үзем батып, аларны коткарыр хәлем юк. Берсен дә калдырмыйм! Директорын да, ревизорларын да!
Воронина дулкынланып сөйли, бер үк сүзне кабатлый.
Директор Шәрәпов өстенә дә шик төшә, ул да прокуратураның игътибарын җәлеп итә.
Дистәләгән сорауга җавап эзли район тикшерүчесе.
— Ышанмагыз бу җир биткә,— ди Башкирова да, капма-каршы утыртып сорау алганда Воронинага күрсәтеп.— Нахакка бимазаламагыз Шәрәповны. Безнең упкынга тәгәрәүдә менә шушы елан гаепле, һәр елмаюы, һәр сүзе агу аның.
— Следователь, нәрсә карыйсыз! — дип, нишләргә белмичә талпынып ала Воронина.— Баш бухгалтерны мәсхәрәләү бит бу! Җавапка тартыгыз үзен! |
— Чәпчемәгез, Вера Зотеевна, сез икегез дә бер хәлдә хәзер икегез дә гаепләнүче.— Тикшерүче аларны тынычландырмакчы була.— Я, Сара Әбраровна, өч мең дүрт йөз егерме тугыз сумны кайсыгыз түли?
— Әнә, үзе түләсен,— Башкирова Воронинага төртеп күрсәтә.— Ул йотты акчаны. Кайтарып бирсен!
— Үзең кайтар! — ди Воронина, кулларын йодрыклап.— Кассага ул җаваплы, ул түләсен. Тиенен дә түләмим мин.
Смирнованы чыкырткач та шундый ук хәл кабатланды.
— Йә, биш мең дүрт йөз сумны ничек бүлдегез?
— Дүрт меңгә якыны Верада аның,— ди Смирнова кыяр-кыймас кына.
— Ялган! — Воронина урыныннан ук сикереп тора.— Үзеннән таптырыгыз азгынның. Урлаган икән — түләсен, тиененә хәтле таптырыгыз. Директор белән бүлеште ул, үз күзем белән күрдем.
И-и, Вера, Вера, нигә юкны сөйлисең! Яла ягу бит бу! — Смир • нова хәйран кала.— Директорның бер тиен алганы булмады.
Тикшерүче бертуктаусыз җавап эзли.
— Шәрәпов намуслы. Гадел кеше...— Шаһитлар Марат Мансуро- вичны яклап, яхшы яктан гына телгә алалар.
Хәлбуки, район тикшерүчесенә болар гына аз була. Шуңа күрә Шәрәповка каршы тикшерү эшен туктатса да, «җинаятькә катнашмаган, гаепсез» дип карар чыгарырга кулы күтәрелми. Шәрәпов шөбһә астында калдырыла.
Дөресме бу, юкмы? Тикшерү закон таләпләренә туры киләме? , Шә- рәповның республика прокуратурасына юлланган шикаяте урынлымы? *
Хәзер җавапны Гайнан Ибраһимов әйтергә тиеш. Тик ул моны 5 эшләргә ашыкмады. Кискәнче җиде кат үлчисе бар иде әле. Моның = өчен алар район прокуроры бүлмәсенә җыелдылар... ♦
Аланлыкта: «Воронина, Башкирова, Смирноваларның дәүләт акча- х сын үзләштерүендә Шәрәловның да катнашы бар икән»,— дигән шөбһә- * ле сүз чыккан. . Шәрәпов үзе бер хәл. Моңа гаиләсе ничек түзәр? Хәләл җефете ни уйлар? Гаризасында Шәрәпов үзенең сигез бала 2 атасы икәнен дә язган бит! Жинаятьчеләр белән элемтәгә кергән өчен = Шәрәповка балалары, оныклары нәрсә әйтер? Туган-тумачасы, дус-ише и ни уйлар? Райкомда нинди нәтиҗә ясарлар, министрлыкта?.. £
— Райком хәлне даими белешеп торды,— диде район прокуроры.— г Министрлыктан да шалтыраттылар.
— Күрдегезме! Димәк, шөбһә — еландай шуыша, үз эшен эшли.
Аны директорлыктан азат итү өчен шундый имеш-мимешләр җитәме? Ф — Житүе дә бик ихтимал,— дип . прокурор баш какты. <
— Калганнарын санап тору артык Воронина миңа, «Угрыны тот!» дип, икенче берәүгә күрсәтеп йөгергән каракны хәтерләтә. Максаты апачык. Беренчедән, фаш итүчедән үч алу, икенчедән, үзенең шайкада тоткан атаман ролен кечерәйтү һәм булачак хөкем җәзасын җиңеләйтү. Шул юл белән барсак, без, һичшиксез, җинаятьчел максат белән астыртын яла ягучының тегермәненә су коячакбыз. Чын угры моңа сөенәчәк кенә.. Шәрәпов исә. «җинаятьне үз башыма ачканмын», дип көенәчәк. Явызлык, гаделлекне аяк астына салып таптый-таптый, тантана итәчәк. Кечкенә генә бер гариза эзеннән килеп, мин нинди хәлләргә тап булдым, һәммәбез өчен дә сабак булырлык
— Рәхмәт, Гайнан абый,—дип, дикъкать белән тыңлап утырган яшь тикшерүче дә сүзгә кушылды.— Миңа хәзер нишләргә кушасыз?
— Гомумән әйткәндә, җинаятьне сез үзегез дә уңышлы ачыклагансыз. әмма нәтиҗәләре белән генә килешеп булмый. Тикшерүне кичектерми тәмамлап, җинаять эшер судка җибәрәсе калган. Аңарчы тасвирлап дүрт карар язасы бар. Беренче карар яшь хезмәттәшемнең Шәрәповка тамга суккан карарын гамәлдән чыгаруы турында булыр.
— Аңлашылды,— дип сүзне район прокуроры күтәреп алды —Бүген үк язам мин ул карарны.
— Бер нөсхәсен миңа бирергә онытмагыз.
— Ярар, Гайнан Ибраһимович. Икенчесе?
— Сөйләшкәнчә, Шәрәпов фәрештә түгел. Комбинат директоры буларак, игътибарсызлыгы аркасында үз бурычларын тиешенчә үтәмәгән, шуның нәтиҗәсендә караклар, өч ел эчендә зур сумма үзләштереп, дәүләткә аеруча зур зыян китергәннәр. Бу җинаять. Икенче карар, димәк, Шәрәповны гаепләү, хөкем җавабына тарту турында. Дөресме?
— Әлбәттә,— диде яшь тикшерүче.— Карарның бусын язу минем эш.
— Карарның өченчесе хакында да тыңлап карыйк,— диде прокурор.
— Аңарчы сезнең фикерне ишетәсем килә. Копейкин ревизия үткәргәндә кассадан күпме акча урланган була?
— Дүрт меңгә якын.
— Мукасова үткәргәндә?
— Сигез меңнән артык.
— Боларны фаш итү кемгә йөкләтелгән?
— Беренче нәүбәттә, ревизиягә, әлбәттә
— Ревизорлар үз вазифаларын үтәгәннәрме? Урлашуны ачканнармы?
— Юк, ачмаганнар.
— Урлашу үз вакытында ачылган булса, зыян шулкадәр зур суммага җитәр идеме?
— Икеләнмичә әйтәм, яман шеш вакытында тишелер иде,— прокурорның фикере катгый яңгырады.
— Шулай булгач, нишләп аларны күләгәдә калдырдыгыз!
— Министр аларның икесенә дә каты шелтә белдергән. Боерыгының бер нөсхәсен күрсәтә алабыз.
— Кирәкми,— диде Ибраһимов кырысланып,— укыдым мин ул нөсхәгезне Ширма бу, күз буяу.
Район прокуроры мәсьәләгә аңлатма кертүне кирәк тапты:
— Гайнан Ибраһимович, ришвәт алмаганнар, акчаны кесәләренә салучы да юк. Каты шелтә, минемчә, аз түгел.
— Хөрмәтле прокурор, начарлык кешеләрнең әшәкелегеннән генә килеп чыкмый, бәлки мәкер алдында артка чигенүләр, йомшаклык күрсәтүләрдән килеп чыга. Ришвәт алса, урлашса, кесәсенә салса, ай- һай, алар белән кем исәпләшеп торыр иде икән? Сүз «ревизор» исемен йөртүче ваемсыз, гамьсез затлар турында бара. Дөньяда күпме җинаять шул Копейкин, Мукасова кебекләрнең сүзсез генә тамаша кылып торуы аркасында эшләнә бит. Копейкин, Мукасова ише күзле сукырларга закон таләбе нинди булырга тиеш?
— Хөкем җавабына тарту, билгеле, — яшь тикшерүче, ниһаять, үз ялгышын чамалады.— 172 нче статья
— Менә бусы дөрес,—диде Гайнан көлемсерәп.— Эш бетте, көлтә җыясы гына калды.
— Воронина чыгымчы аттай тәртәдән сикерә Соңгы вакытта безнең сүзне колагына да элми! Сөйләшүе дә латинча гына. Кәгазьләргә дә кул куймый. Тикшерүнең тоткарлануы бар. Сезнең килгәнне ишеткәч, очрашырга рөхсәт сорады Вакыт тапсагыз, кабул итегез, зинһар. Безгә зур ярдәм булыр иде,—диде прокурор.
— Алай икән —Гайнан беравык уйланып утырды.— Яхшы, милиция начальнигына әйтеп куегыз. Воронинага да әйтсеннәр.
Милициягә килеп керү белән Гайнан Ибраһимовны начальник бүлмәсенә озатып куйдылар Утыз яшьләрдәге чандыр гәүдәле милиция майоры аны аягүрә басып сәламләде. Өстәл аша аның каршысында утырган яшь чырайлы чибәр хатын да, урындыктан күтәрелеп, баш какты. ра-нан Ибраһимович, бу сезнең белән очрашырга теләгән Воронина,—дип, начальник сүзне рәсми башлады — Минем урынга утырып сөйләшегез, үземнең йомышлар бар - Ул бүлмәсеннән чыгып китте
Ибраһимов начальник тәкъдименнән баш тартты, Воронина янындагы буш чрындыкка урнашты, әмма сүз башларга ашыкмады. Воронина моны үзенчә аңлады
— Гайнан Ибраһимович, хезмәтегездән аердым, гафу итегез инде,— диде ул ягымлы гына.
— Борчылмагыз, Вера Зотеевна, үземнең дә күреп сөйләшәсем килгән иде.
— Рәхмәт инде, минем ише тоткын сүзенә дә колак салгач,— шундый сүзләр белән тикшерүче һәм тоткын арасында бер-берсен өйрәнү башланып китте — Гражданин следователь, безнең эш кая таба тәгәри соң?
— Сезнең эш, латинча әйтсәк, актум ист'. Судка тәгәри ул, Вера Зотеевна, судка
— Актум ист? — дип эләктереп алды Воронина — Ничек инде «эш тәмам?» Мине дело белән таныштырмадылар бит
1 Эш тәмам, мәсьәлә хәл ителде
Күрәм, Вера Зотеевна, сез латинча аңлыйсыз икән Хокук тәртипләрен дә яхшы беләсезме?
— Әйе, беләм, Гайнан Ибраһимович. Мин дә. сезнең шикелле, юрист кеше.
— Юрист? Вера Зотеевна, мин бернәрсә дә аңламыйм Сезне министрлыкта «Воронина финанс-экономика институтын гел «биш»легә t генә тәмамлады», дип мактадылар Белмичә шапырынганнар, дисәң, 5 дәрәҗәле кешеләр әйтте ®
Мактаулы сүз ишеткәч, Воронина иректәгечә иркенәеп, сихерле ге- ♦ нә елмаеп алды. х
— Мине беләләр анда, бергә укыган ахирәтләр эшли. Финанс белгече дипломын соңыннан алдым Мәктәптән соң туп-туры университетка кердем, юридик факультетны өченче кчрстан соң гына ташладым. 2
— Нәрсә булды соң, Вера Зотеевна? Ку з тидеме әллә?
— Күз тимәде, күз ачылды. Әйе, әйе, күз ачылды, кешегә карата и да, тормышка карата да. <
— Ягъни мәсәлән?
— Юристлыкның исеме җисеменә туры килми аның.— Воронина > яшьлек хатирәләренә чумды — Эше токи, ашы такы Юристлык белән £ мәңгегә саубуллаштым, ягъни актум ни агае. Хыялым чәлпәрәмә £ килде. ' у
— Шулай да латинны белү калган.
— Латин теле миңа ана сөте белән керде, бишектә тирбәлгәндә үк. Ул минем бәхетле балачагым. Әле хәзер дә мине яшәртеп, дөньямны киңәйтеп, тормышымны нурландырып җибәрә. Мисал өчен «аскум ме- менто ребус ин ардуис серваре» V дигән әйтемне генә алыйк. Еш кына кабатлыйм мин моны Әти-әниемә рәхмәтләр укый-укый кабатлыйм. Икесе дә врач, алар өйрәтте мине ул гаҗәеп, борынгы телгә Ана сөте белән кергән гомерлеккә сеңеп кала икән
— Гыйбрәтле сүз! Әти-әниегез хәлегезне беләме соң?
— И-и, Гайнан Ибраһимович, кайда ул белү! — Воронина кулъяулыгы белән яшьле күзен сөртте.— Мин күптән ятим инде Әтием галим иде, соңгы елларда Медицина институтында укытты. Бөтен фәнни хезмәтләрен эчүчелеккә, алкоголизмга каршы көрәшүгә багышлады. Гомер буе кешеләрне алкоголь агуыннан коткармакчы булып чаң сукты. Хезмәтләренең дүртесен шул юнәлештә эшләүче атаклы юрист, Мәскәү профессоры Герцензон белән бергә язып бастырдылар. Мин юрфакның өченче курсында укыганда әти фаҗигале рәвештә үлде. Урам чатында автобус көтеп торганда, йөк машинасы таптатып китте үзен Шоферы исерек булган. Кайгы-хәсрәттән әнием дә сыгылып төште Ике елдан соң ул да китеп барды Юрфакны ташлауга болар сәбәп булды.
— Аяныч та, гыйбрәтле дә бу' Тик шулай да. ярты юлны үткәч, өч ел укыганны ташлап калдыру, ай-һай Финансчы һөнәренә этәргән башка сәбәп булмыйча калмагандыр бит?
— Гайнан Ибраһимович, хәзер моңа мин үзем дә хәйран калам. Нишләптер миңа, финансчы булгач, акча эчендә йөзәрмен кебек тоела иде, чөнки әти-әни канаты 1стында үстем, гаиләдә бердәнбер бала, яшьтән үк акчага аптырамадым Аның кайдан, ничек кергәнен белми дә идем. Билләһи, дим
— Ышанам. Вера Зотеевна,—тикшерүче Воронинаның хәленә керде.— Бердәнбер баланың иркә булуы аңлашыла.
— Яхшымы бу. начармы, бүгенге көнгә хәтле төшенә алганым юк әле. Күпме өйрәтәләр, күпме шелтәлиләр, ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән кермәс инде. Менә бүгенге хәлемне генә алыйк! Ичмасам сез дә куандырмыйсыз, эшебезне «судка тәгәри», дисез.
V Кыен шартларда да күкелекне төшермә
— Вера Зотеевнад сез сорагач кына әйттем. Тикшерү эше белән үзегез дә танышырсыз Беренче битеннән соңгысына хәтле укырга, язып алырга, өстәмә үтенечләр белән мөрәҗәгать итәргә хакыгыз бар. Белеп торыгыз, дим.
— Рәхмәт! Шәрәповка каршы тикшерү туктатылган икән Димәк, прокуратурада да кул кулны юа!
— Киресенчә. Шәрәпов хокук җавабына тартылды. Ул судта сезнең кебек үк гаепләнүчеләр эскәмиясендә утырачак.
— Сөенечле хәбәр өчен мең рәхмәт сезгә, Гайнан Ибраһимович. гаделлек бар икән әле
— Исегездә тотыгыз, гаделлек аерым кеше теләгәнчә булмый яисә аның теләгеннән генә тормый
— Әлбәттә, Гайнан Ибраһимович! — Воронина шатлыгыннан очына ук башлады — Ә Копейкин? Мукасова?
— Алар да сезнең белән янәшә утырачак Гаепләнүче сыйфатында
— Рәхмәтләр генә яусын! Күпме әйттем, тыңламадылар бит башта ук. Бик әйбәт булган, Гайнан Ибраһимович, коньяк чөмереп йөрмәсеннәр икенче.
— Ник эчерттегез?
— Эчертмичә кара! Бөтен дөньяңның астын өскә әйләндерерләр.
— Ярамаганын белгәнсез, үзегез узындыргансыз.
— Үзләре бит, Гайнан Ибраһимович Берсенә дә авызына салма дык. Тотнаксыз бәндә упкынга үзеннән-үзе тәгәри. Рим хокукында язылган кагыйдә. Сезнең дә ярты гомерегез командировкада уза. Сез эчәсезме соң?
— Юк. Вера Зотеевна, эчмим
— Заманчамы соң бу?
— Әүвәлгечә дә, заманча да бу, Вера Зотеевна. Халык: «Аек башта аек акыл», ди. Хәзерге кискен көрәш заманында, башны җүләрлеккә салып, аракы чөмереп, фани дөньяны онытып йөрү — түбәнлек кенә түгел, зур җинаять тә! Ә сез ревизорларны алкоголь белән агулагансыз.
— Дөрес. Гайнан Ибраһимович. гаеп атта да, тәртәдә дә бардыр инде.
— Сез алай гаебегезне кеше өстенә аударырга тырышмагыз. Барыбер җавап бирергә туры киләчәк Барыгызга да.
— Хөкем шулай ук каты булыр микәнни?
— Анысын инде. Вера Зотеевна. суд хәл итәр, соңгы сүзне ул әйтер.
Сүзне беткәнгә санап. Гайнан урыныннан торып басты Ә башы иелгән Воронина, иңнәренә ниндидер авырлык китереп баскандай, күзләрен билгесез бер ноктага төбәгән килеш һаман утыра бирде.