Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Шундый ишекләр бар бу Һарсанда, Кызыл гөлгә чумган юллары. Уйчан әкият кызы яши анда. Шундый ишекләр бар бу Һарсанда, Аларны тик ачып булмады...
Шөкер генә көче кулларымның, Чәчләремдә бакыр һәм алтын, Ә ул кызның өне назлы, моңлы... Шөкер генә көче кулларымның, Ишекне тик ача алмадым.
Батырлыкка сөюдән ни бәһа, Жырым белән назлыйм кемнәрне? һич көнләшми хәзер миннән Шаһә, Ишекне шул ача белмәдем. Батырлыкка сөюдән ни бәһа?
Җитте Россияма кайтыр көнем. Фарсы иле, сине калдырам. Артык сагындырды туган илем, Мәңгегәме синнән аерылам? Җитте Россияма кайтыр көнем.
Сау бул инде, хуш, әкият кызы, Ишекләрең ябык бүген дә, Ләкин нинди кичерешләр узды!— Мин җырлармын сине илемдә. Сау бул инде, хуш, әкият кызы!
Зәгъфран төсе сеңгән кичке нурга, Гөл йөгерә кырларда тагын.
Шундый бер җыр миңа, бәгърем, җырла. Хәтта Хәйям җырламаганын.
Гөл йөгерә кырларда тагын.
Күбәләкләр күче күк йолдызлар. Ай яктысы Шираз өстендә.
Пәрәнҗәле, никтер, хатын-кызлар. Бу ошамый миңа һич кенә.
Күбәләкләр күче күк йолдызлар.
HI
. Бөтенләйгә әллә сүнгәннәрме Каплап тәннең бакырдай төсен. Саклыйлармы әллә ак тәннәрен Ныграк гашыйк булсыннар өчен. Каплап тәннең бакырдай төсен.
Пәрәнҗәгә дус булма син артык, Киңәшемне сеңдер күңелгә, Бәхет өчен җитми бит ул вакыт, Кеше гомрө мәңге түгел лә. Киңәшемне сеңдер күңелгә.
Хәтта язмыш биргән ямьсезлек тә Балкый үзгә матурлык белән, Шуңа күрә, шундый сылу биткә Шәүлә нигә пәрәнҗәләрдән?— Матурлыкны табигать биргән.
Гөл йөгерә кырларда тагын.
Ерак илне йөрәк төштә күрә, Үзем сиңа бер җыр җырлап бирәм, Һич тә Хәйям җырламаганын... Гөл йөгерә кырларда тагын.
ЗӨЛФӘТ тәржемәләре