РЕВОЛЮЦИОН-ДЕМОКРАТИК ИДЕОЛОГИЯ ҺӘМ XX ИӨЗ БАШЫНДА ӘДӘБИ ХӘРӘКӘТ
Яхъя Абдуллин, философия фәннәре докторы, профессор Рашат Э мирхано в, философия фбннәре кандидаты
еренче рус революциясе барышында Идел буе һәм Урал татарлары арасында революцион-демократик идеологиянең барлыкка килу һәм үсүе яңа татар әдәбиятының формалашуы белән тыгыз рәвештә бәйләнгән иде. Әгәр революцион-демократик лагерьның иң күренекле вәкилләре Г Тукай, Ф Әмирхан, Г. Камал, Г. Ибраһимов, М. Гафури һәм башкаларның, милли әдәбиятны яңа баскычка күтәрешкән атаклы язучылар, шагыйрьләр, публицистлар булуын да искә алсак, XX йөз башындагы алдынгы иҗтимагый фикер үсешендә матур әдәбиятның нинди роль уйнавы тагын да ныграк аңлашыла төшәр.
Революцион демократларның әдәби иҗаты алдынгы иҗтимагый идеяләрне чагылдырып кына калмый, ә бәлки ул идеяләрне халыкка җиткерүче трибуна, бер чара төсен дә ала.
Классик рус әдәбиятының иҗтимагый тормышны үзгәртеп корудагы роленә басым ясап, А. М. Горький: «Әдәбиятыбыз — безнең горурлыгыбыз, милләт буларак без тудырган иң яхшы нәрсә. Шунда безнең бөтен фәлсәфәбез, шунда безнең рухның бөек омтылышлары гәүдәләнгән». — дип язган иде. Идея байлыгының зурлыгын, өлгергән иҗтимагый мәсьәләләрне чишү юлларын эзләвен, халык мәнфәгатьләрен кайнар рәвештә яклый баруын, шулай ук халыкның рухи тормышындагы ролен истә тотып фикер йөрткәндә. XX йөз башындагы алдынгы татар әдәбияТы да шундый ук бәягә лаек. Г. Тукайның
Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт бәндә бар.—
Бөнчә, бунда ямь дә бар. ләззәт та бардыр, төм дә бар1
дигән юлларында чагылган караш XX йөз башындагы алдынгы татар әдәбиятының төп девизына әйләнә Матур әдәбият әсәрләренә халыкның идея җитәкчесе булу вазифасын йөкләп, Ф. Әмирхан әдәбиятны алдынгы идеяләрне таратучы иң көчле бер чара дип саный, шуңа күрә дә «бер кавемнең яшьләренең бер фикер иҗтимагыйга вә милли мәсьәләләрендә бер нәзарга килүе фәкать бер әдәбият тәэсире белән вөҗүткә килә аладыр». 3— дип өсти Матур әдәбиятны милләтнең рухи яңарышка бару юлында хәлиткеч бер чара дип санау фактларын Г. Тукайда, Г. Ибраһимовта, М Гафурида һәм татарның башка демократик фикер ияләрендә очратырга мөмкин. XX йөз башында критик реализм юлына аяк баскан һәм киң катлау укучы массалары арасында тирән мәхәббәт яулап өлгергән матур әдәбиятның идея-төрбияви йогынтысы бик нык көчәеп китә, һәм прогрессив культура әһелләре аның иҗтимагый тормышта тоткан ролен тагын да тирән
' Горький М Собрание сочинений в 30-ти томах, г 24. М.. 1953, 64 б. 1 Тукай Г. Әсәрләр 4 томда. 1 т., Казан, 1975, 90 6
3 Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр 2 томда. 2 т., Казан, 1958, 337 б.
Б
рэк аңлый башлыйлар. Шуңа күр» дә XX йвз башындагы демократик татар әдәбиятының идея-концептуаль эчтәлеген шул чордагы алдынгы иҗтимагый фикернең үсеш закончалыклары һәм милли яңарыш үзенчәлекләре белән бәйләнештә караганда гына дерес фикергә килергә мамкин Әдәби юнәлешләр һәм сәнгатьчә индивидуальлекләр ни хәтле генә терле-терле булмасын, бу чордагы әдәби хәрәкәтнең теп тенденцияләре киң катлау хезмәт иясе массаларының идеологлары — революцион демократлар иҗатында аеруча ачык чагыла.
Татар халкының иҗтимагый фикере үсешендә 1905-1907 еллардагы революция чорында туган революцион-демократик агым Россиядәге азатлык көрәшенең пролетар этабында формалаша. Бу вакытта Россиядә крепостнойлык калдыкларын, аның төп терәге булган самодержавиене һәм алпавыт җир биләүчелеген бетерү бурычы әле кен тәртибеннән төшмәгән була. Шуңа күрә боларга каршы көрәш революцион демократлар иҗатында төп мотивларның берсенә әйләнә.
Шуның белән бергә. XX йөз башындагы Россия шартларында революцион демократик идеология урта гасырчылык калдыкларына каршы гына түгел, ә бәлки капиталистик мөнәсәбәтләргә каршы да юнәлтелгән иде. Г Ибраһимов шул чордагы җәмгыятьнең төп җитешсезлеге итеп халыкны хәерчелеккә һәм газапка дучар иткән, кешедәге кешелек сыйфатларын гарипләндергән буржуаз мөнәсәбәтләрне, һәр нәрсәгә хуҗа булып алган капиталны һәм хосусый милекчелекне саный . Г. Тукай фикеренчә дә гади кеше өстенә төшкән бәла-казалар хосусый милекчелектән һәм капитал изүеннән килеп чыга, әгәр кеше шулар властена буйсынмаса, аңа яшәве бик тә кыенга туры килә .
Билгеле ки, татар революцион демократларының төп өлеше баштан ук социал- демократларның идея йогынтысында формалаша, татар укучылары арасында марксистик характердагы әдәбиятны пропагандалау эшендә актив катнаша. Революцион татар демократиясенең күп вәкилләре социал-демократлар — большевиклар белән тыгыз бәйләнештә була. Әйтик, Г. Тукай әле Уральскида яшәгән заманнарда ук «Уралец» газетасы редакциясендә эшләгән большевиклар белән элемтәдә тора, аларның эшләрен үти. «Марксизм идеяләре белән танышлык Тукайны большевикларга якын торган ныклы революцион-демократ ясый. «Инде соңрак- X Ямашев белән аралашып яшәү аның ышанычын ныгыта, аны тагын да чыныктыра төшә»
Татар иҗтимагый фикеренең Ф Әмирхан. Г. Ибраһимов. Г. Камал, М Гафури кебек күренекле вәкилләренең революцион-демократик карашлары шулай ук революционер- ленинчыларның турыдан-туры тәэсире йогынтысында формалаша.
Марксистик социологиянең революцион-демократик фикер ияләренә йогынтысы аларның кешелек тарихының революцион сәхифәләрен, сыйныфларның барлыкка килү һәм аларның көрәшен ачып биргән материалларга турыдан-туры мөрәҗәгать итүләрендә дә ачык чагыла. Г. Тукайның -Ачлык-падишаһ», «Мөхарәбә вә Государственная дума», Ф Әмирханның «71 нче ел Коммуна-сы . Р Рәкыйбинең «Француз революциясе» кебек тәрҗемә әсәрләрендә тарихи прогресс гадел җәмгыять өчен сыйныфлар көрәше тарихы буларак ачыла
Дөрес, алдынгы татар революцион-демократик фикере марксизмны әле эшче сыйныфларның мәнфәгатьләрен һәм бурычларын һәрьяклап нигезләп биргән бөтен бер карашлар системасы итеп карамый. Марксизм бөтен кешелек җәмгыятенең үсеш перспективаларын фәнни яктан аңлатып биргән тәгълимат буларак кабул ителми Әмма шул кадәресе бәхәссез, марксизмның аерым идеяләрен үзләштерү татарның алдынгы карашлы фикер ияләренә экономика, хокук һәм сәясәт арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыкларга, сыйнфый көрәшнең җәмгыять тарихында һәм шул чактагы реаль чынбарлыкта тоткан әһәмиятен дерес аңларга булыша. Иң мөһиме шунда, революцион татар демократлары илебез тарихындагы хәлиткеч борылыш моментында Октябрь идеяләрен кабул итәргә һәм аның казанышларын якларга әзер булып чыгалар.
Татар халкы арасында революцион-демократик идеологиянең формалашуына гомум Россия күләмендәге закончалыкларның хәлиткеч йогынтысына басым ясап, бу идеология үсешенең кайбер үзенчәлекләренә конкретрак рәвештә тукталып узасы килә. Ул үзенчәлекләр милли яшәешнең спецификасы, бездәге идея традицияләре белән бәйләнгән булып, социалистик җәмгыятьне дөньяга караш ноктасыннан чыгып ничек нигезләүдә ачык чагыла.
Революцион демократларның социологик карашларындагы мөһим сыйфат — ул татар иҗтимагый фикер үсешенең бу яңа этабында, бигрәк тә аның башлангыч чорларында, социалистик идеяләрнең мәгърифәтчелек идеаллары белән тыгыз үрелгән булуы.
Мәгърифәтчелек идеяләрендә тәрбияләнгән революцион-демократлар баштарак
Ибраһимов Г Әсәрләр 8 томда. 5 т 2 Наф
Казань, 1964, 313 бб
чорларда социалистик идеологияне мәгърифәтчеләрнең гуманистик принципларының алга таба үсеше тесендә күзалладылар. Әмма мәгърифәтчеләрдән үзгә буларак, алар бу принципларны бөтенхалык революциясе нәтиҗәсендә тормышка ашачак дип уйладылар Социал-демократларның политик көрәше һәм максатлары белән килешсәләр дә. максатның асылын — социалистик җәмгыять төзүне алар идеалистик төстә аңлыйлар. Әйтик, Г Тукай: «Минем чын мәсләгем — юлым бөтенләй социаллардай» ,— дип язганда, социалистик тәгълимат тарафдары буларак эш итә. Әмма бу тәгълиматны тормышта хөкем сөргән гаделсезлектән котылуның «чын юлы» дйп кабул итүендә Тукайның социализмны кешенең табигате, аның тигезлек һәм гаделлек принципларын тормышка ашыруга табигый омтылышы, шулай ук кеше акылының үсеш логикасы үзе таләп итә торган социаль идеал төсендәрәк күз алдына китерүе сизелә. Башкача әйткәндә. Г Тукайның социалистик идеалны күзаллавы, башка фикердәшләренеке кебек үк, рационалистик характерда булып, социаль-экономик үсешнең объектив зарурияте төсендә чагылмый иде.
Алдынгы карашлы фикер ияләре иҗатында патриархаль мөнәсәбәтләрне тәнкыйть итү, иске дөньяга яңа җәмгыятьне, шулай ук мәгърифәтле, дини хорафатлардан азат булган, гаделлек һәм ирек өчен көрәшүче яңа кешене каршы кую яңа иҗтимагый строй өчен көрәшнең төп процессы төсендә чагыла. Ф Әмирхан әсәрләре — шуның ачык мисалы. «Яшьләр» драмасында, мәсәлән, аталар һәм балалар проблемасын автор иске тәртипләрне яклаучыларның яңа җәмгыять төзергә тиешле яшь көчләр белән көрәше рәвешендә сурәтли. Пьесаның төп геройларыннан Газиз: «Бу тавышлар — иске тормыш белән яңа тормыш арасында»,— ди.
Яңа җәмгыять хакындагы карашларын язучы тагын бер әсәрендә —«Фәтхулла хәзрәт» исемле фантастик повестенда гәүдәләндерә. Биредә Ф Әмирханның социалистик иҗтимагый идеалы фән. техника, сәнгать чәчәк аткан, кешеләр үзара һәм тирә-юньдәге табигать белән килешеп яшәгән җәмгыятьне сурәтләп бирүендә чагыла.
Беренче рус революциясе һәм аның идеяләре революцион демократларны мәгърифәтчеләр калдырган мираска социалистик һәм революцион позицияләрдән чыгып якын килергә, аңа революцион күтәрелеш елларында көн тәртибенә менгән лозунг — самодержавиене бәреп төшерү бурычы яктылыгында карарга мәҗбүр итте. Шул бурычлар ноктасыннан карап, революцион демократлар мәгърифәтчелекне экономик артталыктан, социаль һәм милли изүдән котылырга булыша торган бер чара төсендә аңлаталар Мәгърифәтчелек яңа эчтәлек белән байый — кешенең мәгърифәтле булу-булмавын ул үзләштергән белем запасы гына түгел, ә бәлки бу белемнең изелгән халык мәнфәгатьләре өчен көрәштә корал булырга яраклымы-түгелме икәнлеген билгели башлый. Уку, дип саный Г. Тукай, « безнең һәртөрле чалмалы бурлаклар тырнагыннан азат булуымызга вә бюрократия золымыннан, башка милләтләр илә берлектә, безнең дә котылуымызга иң беренче вә иң тугры юлдыр. Укымак — дөрестнең ялганны, яктының караңгыны, турының кәкрене, сафлыкның бозыклыкны җиңүләренә иң үткен, иң кирәкле коралдыр»' Биредә Г Тукай асылда шул чордагы чынбарлыкның һәм социаль, һәм мораль терәкләрен җимерүгә юнәлтелгән революцион мәгърифәтчелек программасын яклап чыга. «Әльислах» газетасында басылган мәкаләдә татар тормышында тамырдан үзгәреш кирәклеген яклап. Ф Әмирхан да халыкны агарту эшен аның социаль-экономик хәлен үзгәртү белән бәйләп карый Шуның белән бергә. Г. Тукай да, Ф. Әмирхан да. Г. Ибраһимов та, милләтнең тормыштагы һәртөрле яңалыкка аеруча сизгер булган катлавы һәм аның үзен үткәннең авыр йөгеннән азат итәргә тиешле иҗтимагый көч буларак, яшьләргә аеруча зур өмет баглыйлар. «Безнең милләт тә,— дип яза Г. Тукай.— башка милләтләрдәге кеби, хамисез. мәлҗаэсез. фәкыйрь вә эшче халыкның файдаларына тырышучы, биш фәкыйрь кешене бер бай этенә алмаштырыр вакытлар үткәнлеген аңлаучы вә аңлатучы егетләргә мохтаҗ-.
Татар халкы арасында революцион-демократик идеологиянең формалашу үзенчәлекләрен тикшергәндә исәпкә алынырга тиешле тагын бер момент — бу халыкның тормышында ислам диненең тоткан роле. Мәгърифәтчелек идеологиясенең таралу һәм 1905-1907 еллардагы революция нәтиҗәсендә ислам диненең позицияләре беркадәр какшаса да, XX йөз башында аның хәле әле һаман да шактый нык була. Бу, берьяктан, исламның мөселман дөньясында дини генә түгел, ә бәлки экономика, хокук һәм көнкүреш кодексы буларак та мөһим роль уйнавы белән аңлатыла, шул нәрсә аңа иҗтимагый һәм шәхси тормышның бөтен тармакларына үтеп керергә юл ача. Икенчедән, самодержавиенең кырыс милли политикасы да исламга үз позицияләрен саклап килергә ярдәм итә.
Тукай Г. Әсәрләр. 3 т., 156 б.
? Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. 2 т 156 6
Тукай Г. Әсәрләр 3 т.. 155—156 66
Милли дәүләтчелек булмаган, мәдәни тормышның теләсә нинди заманча формалары тыелган, көчләп чукындыру һәм руслаштыру яшәп килгән шартларда XX йөз башында да мөселман дине татар халкы өчен милли үзенчәлекне сакларга булышучы мөһим идеологик терәк һәм изүгә, кыерсытылуга каршы протестның бер формасы буларак көчен саклап килә. Ислам диненең шул функцияләре халыкның рухи тормышында тоткан урынын билгели.
Икенче яктан, исламның тарихи рәвештә формалашкан роле котылгысыз төстә патриархаль мөнәсәбәтләрне, дини ортодоксияне саклауга китерә, җәмгыятьнең социаль һәм мәдәни яңарышын тоткарлый иде. Дини фанатизмны алга сөреп һәм үз мәнфәгатьләрендә тормышның консерватив формаларын яклап чыгып, диннең халык тормышындагы роленнән динчеләрнең реакцион өлеше сорыкортларча файдалана иде. Алар тормыштагы һәртөрле яңалыкка каршы чыгалар, шул җәһәттән караганда, татар иҗтимагый тормышын секулярлаштыруга каршы чыккан самодержавие белән бер политиканы уздыралар иде.
Татар халкының рухи тормышында гасырлар буе хакимлек иткән ислам дине революцион-демократик фикер ияләренең дөньяга карашына да йогынты ясамый калмый, билгеле. Тукай, Әмирхан, Гафури һәм башка алдынгы культура әһелләре, берьяктан, халыкның прогресска баруы, алдынгы Европа һәм рус культурасы белән якынаю юлында киртә булып торган, татар тормышындагы һәртөрле артталыкны, торгынлыкны яклап килгән клерикализмны, консерватив динчеләрне фаш итеп чыгалар. Шул ук вакытта иҗтимагый үсеш законнарын аңлауда идеалистлар булып калганлыктан, үткән чорларның бөек утопистлары кебек үк, алар диндә социаль һәм милли тигезлек принципларына нигезләнгән иҗтимагый стройга мораль санкция бирерлек көч күрәләр, чөнки хәзергә әле тарихи материализм позицияләреннән чыгып андый җәмгыятьнең объектив зарурият булуын дәлилләп күрсәтә алмыйлар. Практик планда алганда, алар төрле хорафатлардан арындырылган диннең уңай ролен аның этик һәм тәрбияви функцияләрендә күрәләр Диннең әлеге функцияләрен Ф. Әмирханның киләчәк җәмгыятьне сурәтләвендә («Фәтхулла хәзрәт»), Г. Тукайның «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» дигән китапка язган кереш сүзендә һәм кайбер шигырьләрендә очратабыз. Бу яктан Г Тукайның «Шартлар» исемле мәкаләсендәге «Капиталистический строй бетеп, дөньяга социалистический тормыш чыкмыйча, капиталның һәр хакыйкатькә пәрдә булып торуы бетмичә, мин үземезне мөселман дип йөрүдә бер мәгънә дә тапмыйм.
Бу тормышка кальбән разый булган кеше мөселман да түгел, мөэмин дә түгел, инсан да түгел диясем килә» ,— дигән юллар бик тә характерлы.
Г Тукай иҗатын өйрәнүче галим И. Нуруллин бик хаклы язганча, бу өзектә динне байлар хезмәтчесе булудан азат итәчәк социалистик җәмгыять җиңгәч кенә, дин, социаль гаделсезлекне каплап торган пәрдә булудан котылып, кешеләргә чын-чынлап хезмәт итә башлаячак, дигән фикер ачык яңгырый.
Билгеле булганча, бездә революцион иҗтимагый фикер ике катлы изү — социаль һәм милли изү хөкем сөргән шартларда формалаша, бу да татар чынбарлыгына хас бер үзенчәлек булып тора. Шул нәрсә алдынгы фикер ияләренең Россиядәге милли мөнәсәбәтләр мәсьәләсенә аеруча сизгер булуларын китереп чыгара. Алар карашынча, социаль тигезлек кебек үк, милли тигезлек тә яңа җәмгыятьнең политик системасында принципиаль мәсьәлә булып торырга, күпмилләтле дәүләттә бер милләтнең икенчесе өстеннән хакимлек итүенә юл куелмаска тиеш
Милли аңның үсүенә. Россиядәге төрле милләт хезмәт ияләренең сәяси активлыгы көчәюгә бәйле рәвештә милли хәрәкәтнең җанлана төшүе милли мәсьәлә тирәсендә барган идея көрәшенең үткен төс алуын, патша самодержавиесенең бу өлкәдәге тирән кризисы шартларында милләт һәм халыкларның киләчәге һәм үсеш юллары хакында төрле дискуссияләрне китереп чыгара. Революцион демократлар үз эшчәнлекләренең беренче адымнарыннан ук социал-демократларның самодержавиене себереп ташлау өчен, Россиядәге барлык халыкларның изелгән сыйныфлары берләшергә тиеш, дигән лоэунгысын яклап һәм хуплап чыгалар.
Бу уңайдан аларның «Мөселман иттифакы» дигән буржуаз милләтчелек партиясенә. аның дини һәм милли урталыкны сыйнфый аерымлыклардан өстен куярга азапланган идеологларына мөнәсәбәтләре игътибарга лаек Г Тукай «Мөселман иттифакыпның дин һәм милләт пәрдәсенә төренгән сыйнфый асылыннан усал төстә көлә, аны үз идолына — капиталга табынучы байлар партиясе, дип атый6 7 Хезмәт ияләренең сыйнфый мәнфәгатьләре позициясеннән торып, «Иттифак.ның программасын һәм максатларын революцион-демократик рухтагы күп кенә матбугат органнары фаш ител чыга8 Сыйнфый
6 Тукай Г. Әсәрләр, 3 т., 197 б
7 Тукай Г. Әсәрләр, 2 т., 37 б.
' Азат халык». 1906, 4 һәм 10 саннар; «Таң йолдызы», 1906, 3 һәм 44 саннар; «Туп», 1907. 1 сан һ. б.
каршылыкларны йомшартырга тырышучыларга каршы чыгып, Г. Ибраһимов, башка барлык халыкларга хас булган кебек үк. сыйнфый керәш татар милләтенең формалашуына да хас күренеш, дип басым ясап әйтә. Ул җәмгыять үсә бару белән бергә милләтләрнең аерымлана баруын һәм социаль-экономик билгеләр буенча милләтнең үз эчендә дифференциация процессы баруны закончалыклы күренеш, дип саный .
Сыйнфый җәмгыятьтә милли бердәмлекнең иллюзия генә икәнлеге, милләтнең үз эчендәге байлык белән хәерчелекнең капма-каршылыгыннан килеп чыга торган социаль антагонизмнарның котылгысыз булуы хакында Ф. Әмирхан да яза 1 Татар халкы узган тарихи юлны өйрәнел һәм аның киләчәгән бәяләп, Г Ибраһимов буржуаз концепцияләр белән бәхәстә безнең халыкның, аның тарихының, теле, мәдәниятенең үзенчәлекле һәм местәкыйль булуын яклап чыга ’
Татар культурасының прогрессив вәкилләренең иҗаты халыклар дуслыгы идеясе белән сугарылган иде Бу мәсьәләдә алар мәгърифәтчеләр мирасындагы гуманистик традицияләрне дәвам иттерүчеләр булып торалар. Пролетариат идеологиясе тәэсирендә интернационализмның гомум гуманистик нигезе сыйнфый төс ала, халыкларның сыйнфый бердәмлеген пропагандалауга әйләнә. XX йөз башындагы татар иҗтимагый фикере һәм мәдәнияте өчен әлеге традицияләрдәге төп яңалык әнә шунда. Бу эштә, ягъни халыкларның сыйнфый бердәмлеген пропагандалауда демократик татар матбугаты, Г Коләхметов, Г. Тукай, Г Ибраһимовларның әсәрләре, революцион публицистика зур роль уйный, В И Ленинча итеп әйтсәк, «самодержавиенең каһәр төшкән тарихы» н9 10 11 12 юкка чыгару эшенә лаеклы өлеш кертә.
Татар халкының прогрессив фикер ияләренең интернационалистик карашлары ныгуда XIX йөздәге алдынгы рус иҗтимагый фикеренең, аның әдәбияты һәм мәдәниятенең тәэсире бик зур. Г. Коләхметов, Г. Тукай. Ф. Әмирхан, Г Ибраһимов һәм башка татар язучылары Белинский. Чернышевскийлар калдырган идея мирасына тирән хөрмәт белән карыйлар. Пушкин белән Гогольдән алып Толстой белән Горькийга кадәрге демократик рус язучыларының гражданлык һәм иҗат позицияләренә югары бәя бирәләр. Прогрессив рус әдәбиятында алар художниклык таланты белән халык алдындагы гражданлык бурычын аңлауның органик төстә бергә кушылуының менә дигән үрнәген күрәләр. Г. Ибраһимов тәнкыйтьче буларак Белинскийның тарихи ролен язучыдан тормышка халыкчанлык позицияләреннән чыгып, күпьяклы, дөрес, тәнкыйтьчел мөнәсәбәт таләп итүдә, халыкның кайгы һәм шатлыкларын үзенеке итүдә күрә. Рус әдәбияты, дип басым ясый татар тәнкыйтьчесе, «халыкка якынлыгы, тик халык өчен яшәве, халык йөрәгеннән туып, аның авыр хәятенә бер нур, бер җиңеллек бирүне үзенә вазифа итеп алган булучылыгы белән. . аерылып тора... Рус әдәбияттан үз кайгысына бер җиңеллек көтә»13. Н. В. Гоголь иҗатын критик реализмның байрагы итеп карап. Ф. Әмирхан татар укучысының игътибарын Гоголь «Рус тормышындагы бик күп гаепләрдән үзенең шәфкатьсез көлүе, рус мәгыйшәте бәдәнендәге яраларны оста җәррах шикелле тәшрих ител галәмгә күрсәтүе белән рус әдәбиятына бик зур хезмәт иткән шагыйрь».. 14 дигән фикергә юнәлтә.
Иҗатлары һәм тормышлары белән Россиядәге изелгән халыкларның хәлен яклап чыккан мәдәният әһелләре татар демократларының аеруча зур мәхәббәтен казана, яңа Россиянең киләчәген алар аның территориясендә яшәгән барлык халыкларның ирекле, тигез хокуклы үсешендә күрәләр. Л. Н. Толстойның самодержавие һәм акча власте тудырган бозыклыкларны рәхимсез төстә фаш итеп чыгуы Г. Тукай каршында аны рус зыялыларының рухи җитәкчесе, намусы дәрәҗәсенә күтәрә. Толстойның үлемен ул берни белән алыштырып булмастай рухи югалту дип кабул итә. Украин халкының бөек шагыйре Т. Шевченконы Г. Ибраһимов тормышы һәм иҗаты халыкка ихлас күңелдән хезмәт итүнең үрнәге булган шагыйрь-гражданин итеп сурәтли Короленконың тууына 60 ел тулу уңае белән язылган мәкаләсендә аның иҗатына һәм гомумән алдынгы рус әдәбиятына тулаем хас булган характерлы сыйфатларга тукталгач. Ф. Әмирхан: «Бу зат рус милләтенә генә түгел, башкаларга да бертигез хөррият вә гадәләт булуын тели вә шул эшкә хезмәт итә торган хөрриятпәрвәр вә гадәләтпәрвәр мөхәррирләрдәндер», —дип яза.
Демократик татар язучыларының иҗатына һәм дөньяга карашына бөек замандашлары М. Горькийның уңай йогынтысын басым ясап билгеләп үтәргә кирәк. «Әгәр алдынгы татар әдәбияты турында тулаем сүз алып барсак.— дип яза Г. Халит, пролетар
' Хасанов М X. Галимджан Ибрагимов Казань. 1977, 40 б
7 Әмирхан Ф Сайланма әсәрләр, 2 т.. 308—309 бб. 11 «Шура». 1911, 8 сан; 1912. 9 сан
* Ленин В. И. Әсәрләр. Дүртенче басмадан тәрҗемә, 6 т„
13 «Йолдыз», 1913, 17 март.
14 Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр 2 т , 367—368 Ро Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр 2 т 421 6.
язучысының татар әдәбиятындагы критик һәм демократик тенденцияләргә генә түгел, ә бәлки социалистик тенденцияләрнең көчәеп китүенә уңай йогынтысы әйтеп бетергесез зур булды»1 Пролетариат әдәбиятына нигез салучының йогынтысы татар әдәбиятында беренче тапкыр буларак үзенең драма әсәрләрендә революция темасын, ул революциядә эшчеләрнең һәм интеллигенциянең ролен «революция хәбәрчесе»нең идея-эстетик позицияләреннән торып сәнгатьчә яктыртырга омтылып караган Г. Коләхметов иҗатында аеруча нык сизелә.
Мондый мисалларны күпләп китерергә булыр иде, әмма китерелгән кадәресе дә үзенең идея-эстетик үсешендә демократик татар әдәбиятының нинди критерийларга һәм ориентирларга таянганын бик ачык күрсәтеп тора. Бу җәһәттән караганда, Җ. Вөлиди сүзләре белән әйтсәк: «халык илә бергә, халык өчен, халык йөрәгендән» сөйләгән} Г. Тукай иҗаты бигрәк тә характерлы. Үз халкын ирекле, тигез хокуклы, мәгърифәтле итеп күрергә хыялланып, интернационалист шагыйрь аның киләчәген рус һәм Россиядәге башка халыкларның язмышы, шул киләчәк өчен аларның туганнарча дуслыгы һәм уртак көрәше белән бәйләп карый.
Революцион-демократик идеология формалашуның алда телгә алган үзенчәлекләре уңае белән аның конкрет формаларының прогрессив әдәбиятның идея эчтәлегендә ничек чагылуына бәйле кайбер характерлы моментларга тукталып узыйк.
1905 елгы революция, шул революция нәтиҗәсендә яулап алынган кайбер сәяси ирекләр прогрессив даирәләрдә баштарак мәгърифәтчелеккә хас иҗтимагый идеалларның тормышка ашуы рәвешендәрәк кабул ителә. Әле революциягә хәтле үк халыкны мәгърифәтле булырга, әхлакый камиллеккә өндәгән, техник прогрессны яклап чыккан («Себер тимер юлы», «Яшь гомерем»—1903) М. Гафури 1905 елда язган «Шатлык шигыре», «Алмашыну» кебек шигырендә милли үсешкә киң юл ачкан революция нәтиҗәсендә яулап алынган ирекләргә тирән соклануын белдерә. Бөтен кеше прогресс чарасы буларак белемгә омтылган бер чорда Ф Әмирхан балалар өчен чыга торган «Тәрбиятел-әтфаль» журналында табигый-фәнни темаларга багышланган мәкаләләр бастыра. Шул юл белән табигатьтә барган процесслар, Җир, Кояш һәм күк җисемнәренең төзелеше хакында фәнни белем тарату эшенә үз өлешен кертә. Шул ук вакытта Г. Камал «Беренче театр» пьесасында яшь буынның тыелгысыз төстә яңага омтылуының бүтән аспектын бу очракта сәнгатькә якынаю аша тартылуын сурәтли.
Г. Тукай 1905 ел революциясен хуплап каршылый. «Хөррият хакында» дигән шигырендә ул «китте хәсрәт, әләмнәр», «коллык, тарлык, ким-хурлык» дип өметләнә, барлык кешеләр «том (тулы) азатлык алдыя», ди. Биредә әле шагыйрь яңарышка бару юлын дөньяви белемнәргә ия булуда, мәгърифәттә, алдынгы Европа һәм рус мәдәниятен үзләштерүдә күрә һәм аларны шул чор җәмгыятенә хас барлык золымнардан котылу чарасы дип саный («Гыйлем бакчасында» шигыре). Бу чордагы публицистикасында да ул шундый ук карашлар уздыра. Әйтик, «Безнең милләт үлгәнме, әллә йокпаган гынамы?» дигән мәкаләсендә шагыйрь җәмгыятьнең һәм аның гражданнарының үсешен күрсәткән төп берәмлек итеп әдәбият, сәнгать һәм матбугатның таралу дәрәҗәсен ала3
Әмма шушы мәкаләдә үк инде без революцион-демократик идеологиянең туып килүен раслаган моментларны да очратабыз. Г. Тукай монда прогрессның чын дошманнарына карата халыкның күзен ачкан мәгърифәтнең социаль бурычларына басым ясый: «Тагы да ул кортлар вә ул козгыннарның милләтне ни рәвештә ашаганнарын рәссамнар хезмәте илә милләтнең үзенә күрсәтик, милләтне аларга каршы ачуландырыйк. милләт аларны аяк астына салып изсен, һич дөньяга килмәгән кеби итсен...»4 Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камаллар иҗатының башлангыч чорында ук мәгърифәтчелекнең революцион бурычларына акцент ясалу җәмгыять һәм шәхес турындагы мәгърифәтчел концепцияләргә яңа идеяләр үтеп керүе хакында сөйли иде. Революцион демократлар иҗатында ул яңа эчтәлек белән байый — идеаль шәхесне билгеләүче өлге булып белем һәм кылган яхшылыкларның коры суммасы гына түгел, шуларны җәмгыятьне яңарту өчен барган көрәштә кулланырга әзер булу да санала башлый.
Революция үсә, сыйнфый көрәш кискенләшә барган саен, патша Манифесты игълан иткән ирекләр хакындагы иллюзияләр дә тарала башлый. Алдынгы фикер ияләре полициячел-бюрократик режим, сыйнфый тигезсезлек һәм эксплуатация хөкем бөргәндә шәхес һәм җәмгыятьнең алга таба үсеше өчен мәгърифәт һәм фән генә җитмәвен торган саен ныграк аңлый башлыйлар. Кешене изә һәм кыса торган сәяси атмосфераны Г. Тукай бик ачык тоя. Шуңа күрә дә ул:
«Зобанилар, кылыч, туп, казак, мылтык, палачлар белән һәрьяктан: уң, сул, аст, өстән чолгап алынганбыз»**—дип яза.
' Халит Г. Тукай и его современники. Казань 1966, 83 б
2 «Вакыт», 1913, 26 июль.
3 Тукай Г. Әсәрләр. 3 т., 11—13 бб
4 Тукай Г. Әсәрләр. 1 т. 335 6.
Тукай Г. Әсәрләр. 1 т. 335 б.
Җәмгыятьнең тезелеше социаль-экономик мөнәсәбәтләргә бәйле булуы Г Тукай, ф Әмирхан, Г Камалларның революция дулкыннары чигенә һәм татар тормышының зчке анохронизмын гына түгеп, ә бәлки самодержавие Россиясенең социаль- политик терәкләре дә черек булуын күрсәткән кара реакция чоры башлангач язган публицистикасында торган саен эзлеклерәк тестә чагыла башлый Ф Әмирханның | «Авырулар галәмендә» исемле публицистик мәкаләсе шул хакта сейләүче бер мисал була ала
■Нинди контраст! дип яза әдип.— Бу йортта үлеп яталар, аның күршесендә бик ләззәт белән гомер сөрәләр. Уйлап-уйлап гаҗәпләнә башлыйм нәгъзе кешеләр шуның икесен бер диләр бит әгәр сез монда без гомер сөрсен өчен үлеп ятсагыз, җәннәттә сез дә безнең шикелле булырсыз дип юатырга тырышалар бит!.'
Социаль идеалның матур әдәбиятта яңа сыйфат алуы татар халкының алдынгы фикер ияләренең критик реализм позицияләренә күчүләрендә һәм буржуаз җәмгыятьнең социаль каршылыкларын тәнкыйть итүләрендә ачык күренә. Татар әдәбиятының ничек итеп мәгърифәтчелек эстетикасының тар кысаларын ватып чыгуы Г Тукай иҗатында бик ачык күренә. Әгәр 1906 ел башында:
«Бу дөнья, бел. ярлылык дөньясыдыр ■ Вакытлы бер хурлык дөньясыдыр». ’_____________________________
дип язган шагыйрь җәмгыятьтәге бозыклыкларны төзәтүнең юлын күп төрле белемнәр белән коралланган шәхеснең халыкка хезмәт итүендә күрсә («Шәкерт, яки бер очрашу»), бер елдан соң язган «Тавыш хакында» исемле шигырендә инде җәмгыятьне үзгәртеп ) коруның революцион программасын күтәрә һәм эшчеләргә:
Эшче туган! тартыш кирәк, кирәк тартыш;
Тартышмасаң. эшчеләргә бик батар теш. Изге эштер тартышмаклык хокук өчен. Тартыш, эшче! Тартыш, зинһар, тартыш, тартыш!3 — дигән чакыру белән мөрәҗәгать итә.
Ф. Әмирхан «Татар кызы» хикәясендә бөтен киләчәген һәм мөмкинлекләрен катып калган тирәлек харап иткән шәхеснең гомумиләштерелгән образын бирр Художник- гуманист анда җан ачысы белән кешене хокуксыз, ирексез итә, «җанлы курчакка әйләндерә торган иҗтимагый шартлар белән бүтәнчә килешү мөмкин түгел, дип яза,— хикәянең социаль пафосы әнә шунда. Шул теманы дәвам итеп, «Яшьләр» пьесасында Ф Әмирхан Фәхерниса образында «Татар кызы» хикәясендәге героеның реаль прототибын бирә. Ун ел элек шат күңелле тере, кызыксынучан табигатьле булган кызның характерында тирән үзгәрешләр барлыкка килүнең сәбәпләренә тукталып, Газиз болай ди: «Нинди каһәр суккан шомлык аның кешелек сыйфатларын бетергән? Ул шомлык безнең күз алдыбызда, ул — иске татар тормышы» ’
«Яшьләрвдә Ф. Әмирхан татар әдәбиятында беренче тапкыр барлык демократларны борчыган тема — шәхес иреге, хөр фикерле, иҗади шәхес тәрбияләү кебек мәсьәләләр f хакында бөтен тавышка сөйли. Газизне гамәлдәге шартлар яшәп килгәндә иҗади шәхеснең үсүенә мөмкинлек булмау борчый, чөнки чорнап алган тирәлек кешене кысуын һәм изүен, рухи һәм интеллектуаль яктан ярлы, төссез кешеләр тәрбияләвен ул бик яхшы аңлый. «Хөррият шәхсиям миңа бар нәрсәдән дә кадерле.— ди ул.— Мине татар тормышыннан туйдырган нәрсә дә именно шул хөррияте шәхсиянең юклыгы Язучы үз геройлары авызыннан «иске татар тормышын» әнә шулай тәнкыйтьли Әмма язучының гомумән җәмгыятьнең алга барышына комачаулый торган барлык кара көчләрне яклап килгән самодержавие строен да күздә тотканлыгы шул чор укучыларына ачык була. Пьесаның икенче пәрдәсендә автор иске белән яңаның бәрелешен сурәтләүдән конкрет тестә «нәрсә эшләргә?» дигән мәсьәләгә күчкәч, бу — бик ачык чагыла. Ф Әмирхан әлеге сорауга Базаровларча — «искене вату» дип җавап бирә Ә искелек дигәндә феодаль- патриархальлек калдыклары гына түгел, ә бәлки гомумән эксплуататорлык җәмгыятенең социаль-экономик нигезләре дә күздә тотылганлыгы икенче пәрдәнең соңгы күренешен-нән бик ачык күренә. Шулай бервакыт бәхәс чыккач, пьеса геройларыннан Әхмәт полемик рәвештә 25 ел буе яшәү дәверләрендә җәдит мәдрәсәләре милләтне алга җибәрү эшенә бернинди өлеш кертмәделәр, ди. Моның белән ул иҗтимагый үсешнең
Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. 2 т. 307—308 бб.
' Тукай Г. Әсәрләр. 1 т., 267 б.
Шунда ук, 86 б.
Әмирхан Ф Сайланма әсәрләр. 2 т., 20 б
Шунда ук, 34 б.
буржуаз мәгърифәтчелек программасын шик астына ала. Ул үзе нәрсә тәкъдим итә соң? «Юк, брат,— ди Әхмәт,— әгәр сез, татарны чынлап алга җибәрәсегез килсә, фәкыйрь халыкка: крестьян, рабочийга сознание кертергә тырышыгыз. Фәлән байның һиммәте, фәлән байчураның шәфкате дип кәгазь буяганчы, шул фәләннәрнең ничек итеп кеше эшләгәнне ашаганлыкларын, шулар эше аркасында баеганлыкларын языгыз». Биредә яшәп килгән җәмгыятьнең эксплуататорлык асылына кагылмаганга күрә буржуаз иҗтимагый идеалның чикләнгән булуы турыдан-туры тәнкыйть ителә.
Гомумән, «Фәтхулла хәзрәт» повесте кебек үк, «Яшьләр» драмасы да — революцион-демократлар иҗатында феодаль-буржуаз җәмгыятьне социаль, этик һәм эстетик нокталардан карал Һәр яктан тәнкыйть итүдән ничек итег. томанлырак төстә булса да шәхеснең һәм җәмгыятьнең социалистик принципларга йөз тоткан сыйфат ягыннан өр-яңа идеалга үсеп җитүе хакында сөйли торган бер мисал була ала. Бу революцион-демократларның җәмгыять һәм шәхес турындагы карашлар эволюциясендә иҗтимагый даирәне һәм шул даирә формалаштырган шәхесне системалы һәм эзлекле төстә тәнкыйть итүдән килеп чыга торган мөһим этап булып тора.
Үзләре яшәгән тормышны һәрьяклап тәнкыйть итү процессында демократик фикер ияләренең җәмгыять һәм шәхес турындагы эстетик идеаллары да формалаша Ф Әмирхан иҗатыннан ачык күренгәнчә, буржуаз җәмгыятьне тәнкыйтьләү процессында әлеге идеалның үсентеләре үзләренә юлны торган саен ныграк сала баралар. Гомерен халыкны социаль һәм милли изелүдән азат итү өчен көрәшкә багышлаган шәхес идеалын Г. Тукайның гражданлык лирикасында ачык төсмерләргә мөмкин («Татар яшьләре». «Хөрмәтле Хөсәен ядкәре». «Аң» һ. б.) Үзенең «Акчарлаклар» повестенда Ш. Камал буржуаз җәмгыятьнең рәхимсезлегенә һәм кырыслыгына хезмәт кешеләренең әхлакый сафлыгын, рухи көрлеген һәм оптимизмын каршы куя. Әсәрнең Шәрәфи. Гариф, Газизә кебек геройларындагы әлеге сыйфатларны даими мохтаҗлык, авыр хезмәт тә бетерә алмый: киресенчә, алардагы иптәшлек, ярдәмчеллек, коллективизм кебек хисләрне тагын да көчәйтә төшә. Үзенең повесте белән Ш- Камал гүя ки бәхетле һәм гадел тормышка нәкъ менә шушы кешеләр лаеклы, киләчәк тә алар кулында булырга тиеш, дип әйтергә тели.
Буржуаз чынбарлыкны тәнкыйтьләү һәм аңа үз эстетик идеалыңны каршы кую татар әдәбиятының романтик агымында да дәвам иттерелә. Бу яктан Г Ибраһимов иҗаты бай материал бирә. Художник Г. Ибраһимов өчен шәхес белән, аның рухи азатлыгына бәйле (Мәсьәләләр белән тирәнтеи кызыксыну, кешедәге потенциаль иҗат көчләрен барлау бик тә характерлы. Иҗатының башлангыч чорында ул тирә-юньдәге социаль чынбарлыкта үзенең эстетик идеалына җирлек күрми, шуңа күрә аны мәхәббәт, сәнгать, табигать дөньясыннан эзли. Геройны «гөнаһлы чынбарлыктан» аерып алып, язучы тирә-юньнең күңел кайтаргыч социаль һәм рухи шартлары тарафыннан җәберләнмәгән шәхеснең матурлыгын күрсәтә («Сөю-сәгадәт», «Табигать балалары», «Яз башы» хикәяләре. «Яшь йөрәкләр» романы) Әдипнең кеше хисләре, сәнгать һәм табигать даирәсендәге гүзәллекнең асылы белән аеруча нык кызыксынуы аның дөньяны аңлавындагы үзенчәлек белән генә аңлатып булмый. Монда объектив сәбәпләр: татар җәмгыятенең культура ягыннан артталыгы, бу җәмгыятьнең алдынгы катлауларында кешелек җәмгыяте ирешкән рухи-эстетик казанышлардан, җир тормышының рәхәтлекләреннән баш тартырга өндәгән ортодоксаль дини моральгә каршы реакциянең үсә-көчәя төшүе үзен нык* сиздерә Мондый шартларда Г Ибраһимовка шәхеснең нинди булырга тиешлеген, аңарда нинди зур рухи көчләр яшеренгәнен күрсәтү мөһим була. Хыялны чынбарлыкка, шәхеснең эстетик идеалын тирәлеккә каршы куюның романтик характеры ахыр чиктә хакимлек иткән социаль һәм идеологии мөнәсәбәтләрне, әйтик, Г. Тукай яки Ш. Камал әсәрләрендәге кырыс реализмга караганда һич тә көчсезрәк яки сүлпәнрәк кире какмый иде. Хәер, хыял белән чынбарлыкның туры килмәве революцион лагерьдагы башка художниклар иҗаТында да лирик геройны романтик төстә даирәгә каршы куюны китереп чыгарды. Моның ачык мисалы — С. Рәмиен поэзиясе. Беренче рус революциясе җиңелеп, реакция чоры башлангач, шагыйрь романтик идеалларының тормышка ашачагына өмет өзә. нәтиҗәдә ул бөтен дөньяга каршы куелган бунтарь шәхеснең образын тудыра:
Мин! дидем мин, «мин» дидисәм,
Миңа бер зур көч керә.
Аллалар, шаһлар, кануннар Булалар бер чүп кенә2
М. Гафури иҗатында социаль чынбарлыкны инкарь итү. Г Ибраһимов ә< әрләрендер кебек үк, кешенең эчке хисләре һәм табигать күренешләре белән мавыгуда чынбар-
Шунда ук. 51 6.
' Рәмиев С. Таң вакыты. Казан, 1980, 28 б.
лыктагы чын гүзәллек һәм байлыкның твп чыганагы һәм өлгесе булып саналган кешене табигатьнең бер өлеше дип карауда чагыла. Бу — «Хәмитнең хәяте» повестенда һәм «Мәхәббәт хатлары» хикәясендә, әдипнең лирик шигырьләрендә бик тә ачык күренә. Социаль дисгармониягә табигатьтәге гармонияне, шулай ук кешенең табигый, реаль хисләрен каршы куеп, язучы аларны яшәешнең хәлиткеч принциплары, кешенең яшәеше ечен өлге дәрәҗәсенә күтәрә. «Саф калеб, гыйффәт вә тугърылык сыйфатлары юлбашчысы булган мөддәтә,— ди «Мәхәббәт хатлары» хикәясенең герое Наҗи.— инсаннарның рәхәт вә сәгадәткә ирешүләрендә шөбһә юк икәненә ышандым. Фәкать шул сыйфатларны сәгадәткә ирешү юлында иң зур корал ител истигъмаль кыйлырга гына кирәк»
Кеше гомеренең мәгънәсе һәм гүзәллеге хакында фәлсәфи эзләнүләрендә реаолюцион-демократларның күбесе теге яки бу дәрәҗәдә антропологизм принципларына таянып эш итәләр. Дөньяга караш ноктасыннан караганда, мондый эзләнүләрне алдынгы иҗтимагый фикернең идеализмнан материализмга күчә баруы, аның алдынгы вәкилләренең тормыш процессларын билгеләүче законнарның җирдәге нигезләренә ориентация тота башлаулары, дип карарга мөмкин.
Гамәлдәге чынбарлыкка каршы «шигъри бунт»ны алдынгы фикер ияләре үзләренең .идеалларын иске җәмгыятькә каршы куйган, әмма иҗатларында әле аны чынбарлык, яңа җәмгыять тезү өчен көрәшүчеләр — революционерлар белән ныклап бәйләргә өлгермәгән бер чорда шәхес мәсьәләсен фәлсәфи-эстетик аңлауда күчеш этабы дип карарга туры килә. Эстетик идеалның чынбарлык белән, революционерларның социалистик җәмгыять төзү өчен көрәше белән кушылуы Г. Ибраһимов иҗаты мисалында бик ачык күренә.
Илдә революцион күтәрелеш, социалистик идеяләрнең татар халкының революцион фикер ияләренә тәэсире көчәя барган саен, Г. Ибраһимовның идея-эстетик позицияләре дә ныгый бара. Эстетик идеал эзләү буларак, тормышны образлы чагылдыруның сәнгатьчә принципларына турылыклы калган хәлдә, идеаль шәхес төшенчәсен яңа эчтәлек белән баетып, Г. Ибраһимов гүзәллек төшенчәсенең даирәсен киңәйтә төшә •Мәрхүмнең дәфтәреннән» исемле хикәядә герой үз исеменнән күпме явызлык эшләнгән һәм кан коелган диннән дә. халыкларны бер-берләреннән аера һәм дошманлаштыра торган милләтчелектән дә, тук мещаннар һәм эшлексез аристократлар зәвыгын канә-гатьләндерүче буржуаз культурадан да өмет өзә. Шәхеснең эстетик идеалының иң камиль үрнәген без Г Ибраһимовның революциягә кадәрге, әсәрләреннән «Безнең көннәр» романында очратабыз Халыкка хезмәт итү идеалы биредә үзенең иң югары формасында — революционерларның самодержавиегә һәм изүгә каршы көрәшен поэзия- ләштерүдә гәүдәләнә. Халык бәхете өчен көрәшү, хәтта үлү — тормышның иң зур мәгънәсе һәм аның матурлыгының иң бөек чагылышы шунда, ди автор бу романы белән. Шулай итеп, әгәр беренче чор әсәрләрендә Г. Ибраһимов үзенең геройларын томанга күмелгән романтик биеклеккә алып китсә, хәзер инде ул геройларын реаль социаль җирлеккә төшерә, чынбарлыктан читләшкән геройны түгел, ә җирдә үз урынын тапкан көрәшче геройны поэзияләштерә.
Шул рәвешчә. XX йөз башында алдынгы татар әдәбияты үзенең идея-эстетик яктан үсешендә төп закончалыклары һәм милли гәүдәләнеш үзенчәлекләре белән, мәсьәләләр даирәсе, аларны чишү юллары белән бергә, революцион-демократик идеология формалашуның төп мөһим этапларын чагылдыра. Үз чорының революцион- азатлык идеяләрен сәнгатьчә сурәтләп, ул шактый зур дәрәҗәдә халыкның милли һәм сыйнфый аңы үсүгә булышты. Бу яктан караганда, татар әдәбияты, көндәлек матбугат кебек үк. Россиядәге башка терки халыкларның демократик культурасын формалаштыруда мөһим роль уйнады. Казахстан, Кыргызстан, Урта Азия, Кавказ һәм Башкорт- станның күп язучылары, галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре бу хакта бик теләп сөйли һем язалар. Г Тукай иҗатына мөнәсәбәттә, татар әдәбиятының әлеге интернационалистик миссиясен Ленин премиясе лауреаты Ч. Айтматов бик матур итеп әйтеп бирде «Төрки телле барлык халыклар,— диде ул,— әлеге көнгә хәтле Г. Тукай иҗатына изге бер хис, тирән хөрмәт белән карыйлар... Чөнки безнең халыклар рус культурасын һәм рус халкының тәҗрибәсен тиешле дәрәҗәдә үзләштерел өлгермәгән бер чорда Тукай Европа һәм русның революцион сәнгатьчә фикерен безгә җиткерүче булды» Эпоханың революцион идеяләренә һәм алга киткән әдәбиятларның сәнгатьчә-эстетик казанышларына таянып үскән демократик татар әдәбияты кыска гына бер тарихи чорда халыкның рухи тормышының мөһим факторына, аның милли азатлыкка һәм социаль прогресска омтылышында ышанычлы таянычына әйләнә.