Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫЗЫКСЫНЫП УКЫДЫМ...


Барлас Камалоөның «Өметең өзелмәсен» романы герое Илфат Маннуровка әсәр башында ук Алтын Йолдыз тапшырылды. Бу укучыны сагайта да. шул ук вакытта кызыксыну да уята, һәм менә көтелмәгән авыру геройга безне үткән тормышы белән таныштырырга, узган гомеренең иң истәлекле вакыйгаларын яңабаштан хәтереннән кичерергә мөмкинлек бирә.
Илфат Маннуровның бу зур финишка ничек әзерләнүен, аның шәхес буларак формалашуын автор укучыга ача алган. Бөек Ватан сугышы авырлыклары ул чор буынын чыннан да зур сынауларга дучар итте һәм аны уңышлы үтүчеләр бүген дә хезмәт фронтының алгы сызыгында.
Төп геройның тормыш юлын кат-кат уемнан кичерәм һәм аны зур финалга алып килгән сукмакларны күз алдына бастырырга тырышам Роман герое Илфат яшьлек елларының һәр вакыйгасын җентекләп хәтерләсә дә, бүгенге көн проблемаларын аз исенә төшерә. Ә бит Алтын Йолдыз гади бүләк түгел, һәм ул бүгенге уңышларны күздә тотып тапшырылган да. Мондый дәрәҗәгә бары тик алдынгы алым белән эшләүче, алдагы көнне күрә белеп яшәүче хезмәт кешесе генә ирешә ала. Бүгенге хезмәт коллективында игътибар сораучы проблемалар күп һәм алар, әлбәттә, конфликтларсыз, җиңел генә хәл ителә торган мәсьәләләр түгел. Аларны тормышка ашыруда һәр коллектив членының актив эшләве кирәк. Илфат Маннуровны әнә шул рольдә дә күрәсем килгән иде минем.
Миңа калса, автор романда үзенең күңелендә сакланган балачак, үсмер еллар вакыйгаларын сөйли һәм Илфат Маннуров әнә шуларны укучыга җиткерүдә бәйләнеш чылбыры вазифасын үти төсле
X. ШӘРИПОВ,
Пермь өлкәсе, Барда районы.