Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хатлардан юллар


Безнең халык матур уйлый, матур эшли һәм матур сөйли дә. Әнә авыл агайлары, эшләрен бетереп, бераз тын алырга, дөнья хәлләрен сөйләшергә утырганнар да гәп саталар. Тема киң: янки-чәнкиләрнең җиде бабасын барлап чыгу дисеңме, төрле тарафлардан килеп ишетелгән гыйбрәтле хәлләрме, авылда элек һәм хәзер булган һәм киләчәктә булачак вакыйгалар, фәлән язучының яңа гына чыккан әсәренә иң беренче тәнкыйть сүзе... Аларның сүзен соклану һәм гаҗәпләнү катыш мөкиббән китеп тыңлап торыйк та, алар теленә эләккән бер язучының китабын ачып карыйк. Менә бер өзек: «Ашханәдә өстәл янына утырган гына идек, ишектән ашыгып парторг Рунт килеп керде. Кулында кәгазь, күзләренә мөлдерәп яшь тулган.
— Иптәшләр! Кадерле сугышчан дусларым! Бүген 6 ноябрьдә иртәнге сәгать дүрттә Беренче Украина фронты гаскәрләре Советлар Украинасының башкаласы. Россия калаларының әнкәсе булган Киевны фашист илбасарлардан тулысынча азат иткәннәр!»
Нәрсә җитешми? Җөмлә төзек, озын, информациягә бай, җөмлә кисәкләре барысы да үз урынында. Мондый халәттәге кеше алай сөйләми, хисләр дулкыны кешегә җөмләне төзекләп торырга ирек бирми, иясе-хәбәре булса — бик шөкер, ә бу өзектәгечә тарихи экскурслар ясап тору мөмкинме соң. Язучы ситуацияне дөрес тасвирламый. Музыка теле белән әйтсәк, әсәрнең бу урынында тавышны яртымы, бер тонгамы бозып ала. Ә бу укучыларның сизгер колагын авырттыра. Ш. Рәкыйповның «Кипарислар җыры»нда очучы батыр кызларыбыэның сөйләве һәм фикер йөртү рәвеше әнә шулай еш кына авторныкыча. Шул ук авторның «Кайдан син, Жан?» әсәреннән бер өзек: «Ә «җанвар» алдавычка капты, егетләр дә аптырап калмадылар. Әллә шулай киенеп йөргән үзебезнең кешене кәкрәйттеләрме?»
Ә укучы бу юлларны укыгач, аптырап кала тек кала инде Беренче җөмләдә «егетләр аптырап калмасалар да», ә икенчесендә аларның аптырап калуларын күрсәткән сорау туа. Рәттән торган ике җөмләдәге капма-каршылыкны автор күрмиме?
Дөрес, кешенең үлүе турында «үлде, вафат булды, һәлак булды, кәкрәйде, дөмекте» дигән сүзләр белән сөйлиләр. Ләкин бу сүзләрнең һәркайсының үз урыны, үз мәгънәсе, төсмере, нагрузкасы бар. Әгәр сугыш операциясе вакытында кеше үлсә (сүз безнең кеше турында бара!), бу үлемне без авыр кичереп, баш иеп, -һәлак булды» дибез. Ә «кәкрәйде, дөмекте» дию бу очракта ямьсез сүз әйтү булып яңгырый.
Әсәрнең нигезен тәшкиН иткән материал никадәр әһәмиятле булмасын, аның сюжеты никадәр мавыктыргыч булмасын, әгәр «сүзләр-солдатлар» үз урыннарын алмаса, әсәрнең сәнгать югарылыгына күтәрелә алмаячагын көт тә тор. Сүзләрне үз урынына куймыйча, аларның бизәкләрен, көч-куәтен, җегәрен чамаламыйча әсәр тудырырга тырышу — әйбәт төзү материалын бозу, кибәнне кыек итеп өю белән бердер.
М. ТАЙМАСОВ.
Минзәлә шәһәре