Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГӨЛБАКЧАДА ЯШИБЕЗ

X. К. Хәйретдкнов,
КПССның Зеленодольск шаһар комитеты беренче секретаре

езнең Зеленодольск районы өч орденлы Совет Татарстанында үзенең лаеклы урынын алып тора. Аның географиясе, табигать шарт лары, тарихы һәм бүгенгесе башкалардан шактый аермалы. Шулай да без, үзгә сыйфатларга тукталганчы, районнарыбызны гына түгел, ә барлык совет кешеләрен берләштергән уртЛ< якларны барлап чыгыйк. * Зеленодольскилылар, Совет Татарстанының барлык хезмәт ияләре кебек үк, үзләренең бөтен осталыкларын КПССның XXVI съезды һәм аннан соңгы Пленумнары карарларын тормышка ашыруга юнәлтәләр. Безнең район кешеләренә партия чакыруларын, Ленин идеяләрен, коммунизм идеалларын олылау, шулар хакына фидакарьләрчә тырышып хезмәт итү хас. Бу сыйфатлар хуҗалыкның төрле тармакларындагы эштә дә, культура төзелешендә дә ачык чагыла.
Инде әлеге сүзләрне раслардай кайбер мисалларга да тукталыйк. Шәһәребездәге һәм райондагы завод-фабрикалар ике йөз илле төрле әйбер ясый: өй җиһазлары, савыт-саба, балалар киеме, тире әйберләр, шпаллар, фанер, тимер-бетон һәм пычкы чүбеннән коелган плитәләр... Промышленностебез эшләп чыгара торган продукциянең сыйфаты елдан-ел яхшыра бара, төрләре дә ишәя. Аларны илнең төрле якларында, кайбер чит илләрдә дә көтеп алалар.
Татарстан күләмендә җәелдерелгән социалистик ярышның 1984 елгы нәтиҗәләре өчен безгә КПСС өлкә комитетының, Татарстан Министрлар Советының, Профсоюзлар өлкә Советының һәм ВЛКСМ өлкә комитетының Күчмә Кызыл Байрагы тапшырылды. Районны җиңүчеләр сафында алып баруда мебель фабрикасы, 33-мостопоезд, ипи салу комбинаты, пассажир автотранспорт оешмасы уңганнарының роле зур. Партия тарафыннан һәр коллектив алдына куелган, хезмәт җитештерүчәнлеген бер процентка күтәрү, ясала торган w әйберләрнең үзкыйммәтен ярты процентка киметү турындагы мәгълүм бурычны тормышка ашыруда «Хезмәтнең җиңүе» заводы, азык-төлек комбинаты, 5 тимер-бетон әйберләре ясау заводы, урман хуҗалыгы алда бара. Бу максатка ирешүдә Бөек Җиңүнең 40 еллыгына, стахановчылык хәрәкәтенең 50 еллыгына багышлап оештырылган социалистик ярышлар нык ярдәм иттеләр. Ярышның алгы сафында баручылардан коммунист, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, җайланмалар төзәтүче Е. В. Железняков белән коммунистик хезмәт ударнигы коллективы бригадиры Р. X. Гыйрфановны, иң югары сыйфат күрсәткеченә ия булган токарь И. В. Скворцов һәм А. Е. Ка шин җитәкчелегендәге 20 нче төзү-монтаж идарәсенең балта осталары бригадасын санарга мөмкин.
Хезмәт фронтында җиңеп килүче биш мең эшче, төзүче һәм юлчылар үзләренә алмашка шундый ук уңган дүрт мең яшүсмерне дә тәрбияли. Шәһәребезнең комсомоллары Бөтендөнья яшьләренең һәм студентларының XII фестивале алдыннан аеруча тырышып эшләделәр. Өмәләрдә тупланган хезмәт хакларыннан 15 мең сумны фестиваль фондына күчердек. Бөек Ватан • сугышы елларында безнең яшьләр «Зеленодольск комсомолы» исемле самолет ясар өчен акча биргән. Бу экипаж фронтта зур батырлыклар күрсәткән. Быел яшьләребез шул самолет экипажы исемен алу өчен социалистик ярыш оештырды һәм хезмәттә моңарчы күренмәгән нәтиҗәләр бирде.
Б
Казан шәһәре янындагы зонага кергәнлектән.безнең районга авыл хуҗалыгын аеруча нык камилләштерү, үстерү бурычы да төшә. Сиксән меңләп гектар җиргә ия булган унбер колхозыбыз, ун совхозыбыз, ит. сөт, яшелчә һәм бәрәңге җитештерү буенча специальләшә. .Май», «Мичурин», «Уразлы», «Яшелчәче» кебек совхозларыбыз Татарстанда өлгертелә торган барлык яшелчәләрнең егерме биш процентын бирә. Тоташтан промышленность ысулларына нигезләнгән бройлер фабрикабыз бар. Кырчылыкта аеруча зур уңышларга ирешкән хуҗалыклардан Ленин исемендәге һәм Ильич исемендәге колхозларны күрсәтәсе килә. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре илнең Азык-төлек программасын уңышлы үтәүдә көчләрен кызганмыйлар. Районда гына түгел, республика күләмендә үрнәк итеп күрсәтерлек Н. К. Романов, И. Б. Рәхмәтул- лин. Р. А. Мингалиев кебек механизаторларыбыз; И. Г. Зәбихуллин, Н. Г. Тимершин, А. Н. Смирнов кебек кукурузчыларыбыз; И. Г. Чупакова, Н. И. Клопов, И. И. Тимершин кебек чөгендер үстерү осталарыбыз; сыерлардан мөмкин кадәр күбрәк сөт алырга тырышучы 3. И. Заһриева, В. П. Егорова, К. А. Савина. Ф. И. Михайлова, К. И. Маскалина, В. П. Филиппова. А. М. Емельянова кебек савымчыларыбыз бар.
Авыл хуҗалыгының алга таба үсеше шәһәр белән авыл арасындагы дуслык мөнәсәбәтләренә дә бик нык бәйләнгән. Соңгы елларда Осиново, Бишнә. Айшә авылларында; «Искра», Горький исемендәге колхозларда, Клю- чинский совхозында киң колач алган төзелешләрне шәһәрдәге оешмалардан башка күз алдына китерүе дә авыр булыр иде. Терлек азыгы әзерләгәндә дә, урак өстендә дә, көзен бәрәңгечегендер җыйганда да колхоз-совхозларга шәһәр эшчеләре ярдәм кулы суза. Алар белә: авылларның киң басуларында күп көч түгеп өлгертелгән ашлыкны югалтусыз җыеп алу яки терлек-туарны мул азык белән асрау илнең һәр кешесенә тәмле ризык булып кайтачак.
Шәһәр белән ике арадагы дуслык элемтәләренең ныгуы авыллардагы культура үсешенә дә уңай йогынты ясый. Партиянең Зеленодольск шәһәр комитеты район хезмәт ияләрен яңадан-яңа уңышларга әйдәп тора. Райондагы тугыз меңгә якын коммунист аның ышанычлы таянычыннан санала. Партия членнарының 78 проценты материаль байлык җитештерү тармагында эшли. Башлангыч оешмалар хезмәткә иҗади караш булдыруны,яшь буынны коммунизм идеяләре рухында тәрбияләүне алга сөрә. Мондый чараларда районның данлы үткәненнән, аның тарихы битләреннән файдаланырга бик зур мөмкинлекләр бар. Революция давыллары, гражданнар сугышының шаулы еллары, данлы бишьеллыклар, стахановчылык хәрәкәтенең күңелләрне җилкен дергеч нәтиҗәләре. Бөек Ватан сугышында райондашлар күрсәткән каһарманлыклар, сугыштан соңгы чорда хезмәттәге җиңүләр — болар һәммәсе тәрбия эшендә алыштыргысыз үрнәкләр.
Безнең кешеләр район тарихында бөек В. И. Ленинның да турыдан-туры катнашкан булуы белән аеруча горурланалар. 1918 елның 15 августында Халык Комиссарлары Советының В. И. Ленин председательлек иткән утырышында Парат затоны янында бараклар салырга һәм яңа шәһәр кору буенча тикшеренүләр башлап җибәрү өчен 2 миллион 30 мең сум акча бүләргә махсус карар кабул ителә. Бераздан яңа шәһәрдә промышленность предприятиеләре торгызу өчен да акча җибәрелә. В. И. Ленин шуңа охшаш чаралар турындагы тагын берничә карарга кул куйган.
Башта Яшел Алан (Зеленый Дол) дип аталган бу яңа поселок 1932 елның 10 мартында Зеленодольск шәһәре итеп үзгәртелә.
Партиянең шәһәр комитеты. Халык депутатларының шәһәр һәм район Советлары Зеленодольск кешеләренә яшәү рәхәт, кызыклы, уңайлы булсын өчен барлык мөмкинлекләрне эшкә җигәләр. Хезмәттән тәм табып яшәүче халкыбызның хезмәтенә күрә хөрмәтен дә татытабыз. Өй туйларын ел саен ешрак үткәрәләр бездә. Үткән ел, мәсәлән, 70 мең квадрат метр торак салынды. Моңарчы бу кадәр үк төзи алмый идек.
Күпләргә мәгълүм: Зеленодольск турында сүз чыкса, иң элек аның яшеллеген, гөлбакча эчендә утыруын телгә алалар. Бу бер дә юкка гына түгел. Безнең шәһәр гаҗәеп матур урынга салынган. Аны өч яклап урманнар уратып алган. Анда гасырлар буе үскән имәннәр дә, төз наратлар да. нәфис кәүсәле ак каеннар да, бөдрә юкәләр дә бар. Шәһәр дүртенче яктан Иделгә барып чыга. Районда Идел-Кама дәүләт заповеднигы булуы үзе үк табигый шартла рыбызның бик үзенчәлекле, кадерле икәнлегенә ишарәлидер. Безнең заповед ник бердәнбер. Аның Раиф урман киңлеге искиткеч бай һәм фәнни тикшеренү
ләр өчен гаҗәп кыйммәтле. Дендрология бакчасында агач һәм куакларның биш йөздән артык төре үсә.
Районыбызның тагын бер хикмәте бар. Ул автономияле өч милли рес публика чигендә утыра: Татарстан, Чувашия һәм Мари АССР. Идел буендагы бу дус республикаларны бер-берсе белән бик күп төрле элемтәләр бәйли. Аерым предприятиеләрнең үзара эшлекле мөнәсәбәтләре дисеңме, хуҗалык ларның тәҗрибә уртаклашуларымы, культура тормышындагы аралашуларны аласыңмы — барысы да туганнарча дус, тату яшәүнең матур үрнәген раслаучы дәлилләр. Районның үзендә дә төрле милләт халкының вәкилләре яши. Максатлары, омтылышлары, кылган гамәлләре уртак булгач, аларның милли төрлелеге, бал өстенә май килешә дигәндәй, чынбарлыкка бер күркәмлек өсти.
Шуны да әйтергә кирәк: районыбыз халкы бүгенгедәй рәхәт тормыш өчен көрәшкән батырлары турындагы истәлекләрне кадерләп саклый белә. Шәһәрдә 1905 елдан КПСС члены А. Семенов, 1903 елдан КПСС члены И. И. Гаврилов, 1916 елдан КПСС члены И. Я. Гладилов кебек революционерларның яшәгән булуы безне чиксез горурландыра. Революция дошманнары кулыннан һәлак булган кыю чекистларга Раифта һәйкәл бар. Аңа безнең район кешеләре генә түгел, республиканың күп якларыннан килеп йөриләр.
Бездә сәяхәтчеләр игътибарын җәлеп итәрлек урыннар шактый күп. Борынгы Зөя шәһәре дә истәлекләргә бай. Аның читтә калган утравындагы Успенский монастыре матур һәм катлаулы архитектурасы белән күпләрне сокландыра. Бу монастырьны салучылар арасында Мәскәүдәге Василий Блаженный храмын төзегән осталарның берсе Постник Яковлев та булган. -
Безнең якларда Татарстанның күренекле галимнәре, язучылар, сәнгатебезнең талантлы осталары да үсеп чыккан. Кече Шырдан авылы халкыбызның күпкырлы әдибе, мәгърифәтче һәм галим Каюм Насыйриның туган җире буларак билгеле. Хезерге чор галимнәреннән — М. Т. Нужин, Г. Ф. Саттаров, Җ. И. Гыйлманов, Г. М. Дюрягин, Н. Г. Ханзафаровны; язучылардан — Идрис Туктар, Афзал Шамов, Мәхмүт Хәсәновны; сәнгать әһелләреннән рәссамнар Ф. Эминов, К. Васильев, артистлар У. Әлмиев, И. Гыйззәтуллин, В. Бортяков, режиссер Г. Хөсәеновны күрсәтергә мөмкин. Талантлы яшьләр тагын да күбрәк. Алар хәзергә колхозларда, завод-фабрика ларда эшлиләр, ял вакытларында, һәвәскәрләрнең төрле түгәрәкләренә йөреп, җырга, биюгә, уен коралларында уйнарга, нәфис сүзгә өйрәнәләр. Араларыннан профессиональ сәнгать эшлеклеләре чыгуына без нык ышанабыз, чөнки югарыда саналган артистларның да күбесе сәхнә юлын үзешчәннәр коллективыннан башлап җибәргән. Бүгенге яшьләргә бик матур үрнәк бу.
Өлкәннәрдән кабул итеп алырлык күркәм сыйфатлар шактый күп. Якташ- ларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән тиңсез батырлыгы үзе генә дә гасырдан-гасырга моңлы җыр итеп көйләрлек. Зеленодольскиның мемориаль паркында мәһабәт һәйкәл бар. Ул яу кырында ятып калган унтугыз меңнән артык каһарман якташларыбызга багышлап куелган. Советлар Союзы Геройлары X. X. Хәсәнов, Н. А. Катин, В. А. Петров, Н. Д. Волостнов, В. X. Ха- • җиев, Г. Г. Морзаханов, И. М. Засорин, И. А. Норкин, X. 3. Хәйруллин — районыбызның ил алдындагы йөз аклыгы.
Үткәндә ирешелгәннәр безгә алда торган зур-зур бурычларны үтәп чыгарга бер этәргеч булып та санала. Артка чигәргә, өлкәннәрдән мирас итеп алынган матур гадәтләргә хилафлык китерергӘ хакыбыз юк безнең. Тагын да тырыша төшәргә, уңышларның тагын да зуррагын яуларга кирәк. Иң олы максат — хезмәт җитештерүчәнлеген күтәреп, экономиканы ныгыту. Хезмәт коллективлары үз эшләрен, нигездә, шул юнәлештән алып баралар. Соңгы вакытта һәр кешенең җаваплылык тоеп, иҗади эшләвенә ирешү өчен, ныклы тәртип өчен көрәш бара. КПССның XXVII съездын лаеклы каршылау өчен хуҗалыкның һәр тармагында социалистик ярыш башланды. Без, алар гөлбакчада яшиләр, дигән сүзләрнең бервакытта да чынбарлыктан аерылмавын телибез.