Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДЕТЕКТИВ ТУРЫНДА


атбугатны күзәтеп баручылар моңа кадәр ничектер күләгәдәрәк калып килгән бер жанрга соңгы вакытта игътибарның шактый көчәюен күрәләр. Ул — детектив. Әледән-әле бу жанрның совет әдәбиятында тоткан урыны, үсеш тенденцияләре турында сүз алып барыла, полемик мәкаләләр басыла, «түгәрәк өстәлләр», «диалоглар» үткәрелә, күзәтүләр, интервьюлар, укучы хатларына җаваплар бирелә.
Эш нәрсәдә соң? Нигә әле «үптән түгел трамвайда яки пляжда гына укырга яраклы, ягъни түбән сортлы әдәбият дип каралган детектив белән хәзер язучылар, тәнкыйтьчеләр, гомумән, киң әдәби җәмәгатьчелек шулай якыннан кызыксына башлады?
Сорауга бер төрле генә җавап биреп булмый, әлбәттә. Бу хәлнең төрле-төрле сәбәпләре булырга тиеш. Шулай да. аларның иң әһәмиятлеләреннән берсе, һичшиксез, детективның укучылар арасында гаять зур популярлык казануы «Литературная газета» битендә булып узган бер дискуссиядә, мәсәлән, мондый статистик мәгълүмат китерелгән иде детектив белән фәнни хезмәткәрләрнең 75 проценттан артыграгы, ә югары белемле белгечләрнең 65 проценты мавыга икән. Биредә күренекле әдәбият-сәнгать һәм фән эшлеклеләренең фикерләре дә кызыклы. Мәсәлән, танылган совет академигы И. И. Артоболевский үзенең бер интервьюсында болай дигән: «Мин детективны яратам. Детектив — минем ярдәмчем. Мондый китаплар миңа көчле эмоциональ һәм нәтиҗәле заряд бирәләр». СССРның халык артисты Михаил Жаров та детектив әсәрнең аңа «сюжетлы фикерләүне үстерергә. . персонажның эш-хәрәкәт пружинасын эзләп табарга ярдәм итүе» турында әйтә.
Бездә хәзер детективны яше дә. карты да яратып укый. Бу жанрга караган китаплар басылып чыгу белән, күз ачып йомганчы таралып бетәләр, ә әдәби журналларның тиражы кайчак аларда детектив булу-булмауга бәйле. Тагын шунысы да бар: безнең нәшриятлар китап сату оешмаларының детектив әсәрләргә булган заказларын бары 10-15 процентка гына үти алалар.
Бу төр әдәбиятның терле буын һәм категория укучылары арасындагы гаять зур популярлыгы детективны кешеләргә идея, Әхлакый һәм зстетнк йогынты ясауның бик үтемле чарасына, алай гына түгел, хәзерге киеренке идеологии көрәштә көчле коралга әверелдерә. Бу жанрның шундый зур мөмкинлекләреннән соңгы вакытларга кадәр тулы- сынча диярлек безнең идея дошманыбыз — буржуаз пропаганда файдаланып килде. Әйе, буржуаз идеологлар безгә караганда күп мәртәбә элегрәк детективны үз максатларына хезмәт иттерә алдылар. Бу хәл билгеле бер дәрәҗәдә детективның жанр буларак Көнбатышта формалашуы һәм анда шактый зур үсеш алуы белән бәйләнгән. Шуңа күрәдер. бездә ул байтак вакытлар буена совет әдәбиятына ят булган «буржуаз» жанр дип кире кагып киленде. Мәсәлән, 1935 елда күренекле совет тәнкыйтьчесе С. Динамов болай язган иде: «Детектив жанр — әдәби жанрлар арасында бөтенләе белән буржуаз җәмгыять казанында формалашканы һәм аның тарафыннан әдәбиятка китереп кертелгәне». Жанрны шушы рәвешле бәяләү әле Зур Совет Энциклопедиясенең сугыштан соңгы басмасында да (1952 ел) нигездә саклана. Бары тик Кече Әдәби Энциклопедиядә генә мәсьәләгә караш үзгәрә. Анда инде: «Бу жанрның иң яхшы әсәрләре серле һәм хәйләле итеп үрелгән сюжетка, җанлы һәм күпьяклы, әмма вакыйгаларның үз агышы белән ачыла торган характерларга ия; алар эзләү һәм каһарманлык романтикасы белән сугарылган, аларда социаль мотивлар тарафыннан тудырылган серле һәм гадәти булмаган җинаять белән акыл һәм кыюлык үзара бәрелешә».— диелә.
Җәмәгатьчелек һәм тәнкыйть фикеренең детективка карашы болай үзгәрүгә байтак дәрәҗәдә әдәби практика үзе булышты. Чөнки сугыштан соңгы чорда, бигрәк тә 60 ел
М
лардан соң, бездә бу жанрга караган куп кенә әсәрләр дөнья күрә. Рус әдәбиятында детектив өлкәсендә профессиональләшкән бер төркем язучылар пәйда була. А. Адамов, агалы-энеле Вайнерлар, Ю. Семенов, Ольга һәм Александр Лавровлар, П. Шестаков, Н. Томан кебек авторларның әсәрләре, укучылар арасында популярлык казану белән бергә, кинематографта да детектив жанрның нык үсеп китүенә булыштылар. Шул ук вакытта әлеге авторларның әсәрләре «совет детективы* дигән жанрны прогрессив харак- тердагысыннан да шактый аерылуын, үз традицияләрен тудыруын күрсәттеләр.
Безнең тәнкыйтьчеләр һәм әдәбиятчылар моңа кадәр кызыксынмасалар да, детектив жанрга татар язучылары да байтактан игътибар биреп киләләр. Хәтта безнең бу өлкәдә билгеле бер тарихыбыз һәм традицияләребез дә бар дияргә мөмкин
Татар әдәбиятында детектив сюжет алымнарына һәм чараларына беренчеләрдән булып Заһир Бигиев мөрәҗәгать итә. Монда иң әүвәл бер сорау туа: ни өчен яшь автор үзенең беренче әсәрендә үк аңа кадәр татар әдәбиятында очрамаган уголовный детектив алымнарыннан файдалана? Биредә, әлбәттә, 3. Бигиевның бик яшьли рус һәм француз романнары, бигрәк тә аларның маҗаралылары белән мавыгуы билгеле бер роль уйнагандыр. Шул ук вакытта мондый омтылышның җитдирәк сәбәпләре дә булырга тиеш. Шулерның берсе, минемчә, мәгърифәтче әдипнең киң катлау укучыларга исәпләнгән, алар яратып укырлык массовый әдәбият тудыру теләге. Әсәр укучыга кызыклы да, аң-лаешлы да булырга тиеш. Мәгърифәтчеләрнең әдәбият алдына куйган мөһим таләпләреннән берсе шул иде. Рус һәм француз прогрессив язучыларын укып тәрбияләнгән 3. Бигиев. табигый, туган әдәбиятын да демократлаштырырга, халыкка якынайтырга тырыша. Ул заманда Европа әдәбиятларында популярлашкан детективның бу эштә бик кулай булачагын 3. Бигиев яхшы аңлаган, күрәсең.
Инде 3. Бигиевның «Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә» исемле мәгълүм романына килик Анда детективлык нәрсәдә чагыла соң? Барыннан да элек, әсәр серле җинаятьне ачуга багышланган. Автор үзе сурәтләгән үтерешне тормышта чыннан да булган итеп күрсәтә. Моның өчен ул сүзне «иң элек вакыйганың кай җирдә һрм ни вакытта булганлыгыпн белдерүдән башлый, һәм укучыга романда «аңлашылачак эш моннан берничә еллар элек Казан шәһәрендә» булды дип хәбәр ителә. Шуннан соң әлеге эшнең кайда булуы турында газета хроникасындагыдай конкрет һәм төгәл хикәя кылына: «Иртән сәгать унда Казан гостиницаларыннан иң яхшысы булып саналган бер гостиница янына күп кенә кешеләр җыелганнар иде. Җыелган халыклардан шундый сүзләр ишетелә иде;
— Нәрсә бар. нәрсә карыйсыз, нәрсә булган?
— Нәрсә булсын, бүген бу гостиницада мөсафирә бер хатынны үтергәннәр.
— Гаҗәп! Кем үтергән? Үтерүче тотылганмы?
— Ул кадәресе билгеле түгел, хәзер полиция һәм судебный следователь көтәләр, тикшерү булачак, бәлкем, үтерүче дә табылыр»
Күренә ки. 3. Бигиев романында хикәяләү нәкъ менә классик детективтагыча башлана. Алга табан бу җинаятьне ачуга «ул вакыттагы иң атаклы Шубин исемле сыщик-шымчы» алынуы белдерелә һәм аның үз эшен башкаруы әлеге жанр таләпләреннән чыгып сурәтләнә. Дөрес, яшь кыз Зөләйханы үтерүче кешене табу процессы автор тарафыннан шактый катлауландырыла. Шубин, гәрчә язучы аны бик сәләтле һәм тәҗрибәле шымчы дип тәкъдим итсә дә, җинаятьнең серен ачканда байтак вакыт ялгыш юлдан бара. Башта ул Зөләйханы үтерүдә Мусаны гаепли, аны төрмәгә дә яптыра, ә бу геройның гаепсез булуы ачыклангач. Габденнасыйрны шик астына ала һәм соңыннан гына героиняның үзен-үзе үтергәнлеге мәгълүм була.
Хикәяләүне болай зигзаг рәвешендә алып бару, бәлки, аның киеренке агышын озаграк саклау нияте белән эшләнгәндер. Аннан соң бу хәл чит әдәби йогынты белән дә бәйләнгән булырга мөмкин. Дөресрәге, андый йогынты романда шактый сизелә. Заманында Ф Әмирханның 3. Бигиев әсәрләре хакында «рус типларын татар ясап чыгардылар Бу романнарда камилән татар тормышыннан алынган типлар... юк дияргә мөмкин- дер».— дип язуы нигезсез түгел, әлбәттә.
Нәтиҗәдә әсәрләренең тормыш җирлеге буенча да һәм стиле белән дә 3. Бигиев үзенең мәгърифәтче замандашларыннан шактый аерыла. Шуңа да карамастан. 3 Бигиев мәгърифәтчелек реализмы тарафдары булып тора Романда бу методның төп таләпләреннән һәм сыйфатларыннан берсе ачык чагыла. Ул — көндәлек тормыш-көнкүрешкә игътибар арту, геройны аның гадәти тирәлегендә һәм үз иркенә куеп сурәтләү Биредә автор беркадәр объективистлык позициясенә дә баса кебек һәрхәлдә ул сурәтләгәннәргә үз бәясен белдерергә ашыкмый. Үзәк геройлар — яшь сәүдәгәрләр Муса һәм Габденнасыйр үз стихияләрендә күрсәтеләләр. Аларның һәр икесе дә Әхмәди бай кызы Хәдичәне «йөз мең сум илә кәләшлеккә» алырга тырышалар Кәләшнең үзеннән бигрәк аның шушы баи бирнәсе кызыксындыра бу ике сәүдәгәрне Автор да аларның һәр икесе Хәдичәне кәләшлеккә алырга лаек дип карый, һәрхәлдә аларның берсен икенчесеннән өстен куймый Язучының шушындый карашын чагылдыргандай. Зөләйханы үтерүдә гаепләнеп төрмәгә
ябылган Мусаның «каторжный хезмәткә китачэген» ишеткән Әхмәди бай, «Габденнасыйр әфәндедән башка күңелгә ошарлык кеше булмаганлыктан», озак уйлап тормыйча үз планнарыннан баш тарта һәм кызын йөз мең сум акчасы белән шушы егеткә бирергә була. Шулай да автор Муса яклырак. Бу хәлнең сәбәбе шунда: Әхмәди бай кызын Мусага Габденнасыйрдан алдарак вәгъдә иткән. Шуңа күрә әдип Хәдичә туташның бирнәсе белән Мусага насыйп булуын телирәк төшә кебек. Ә’ кыз атасының баштагы ниятен үз файдасына үзгәртергә теләүче Габденнасыйр белән мәгърифәтче автор инде һич тә килешергә теләми Габденнасыйрның бу адымы соңыннан аның әхлакый җинаяте дип бәяләнә һәм моның өчен ул каты җәза ала Кыскасы, әсәрдә әдипнең үз геройларына шактый абстракт төстә гәүдәләнгән әхлакый хөкеме тантана итә. Шушы хөкем нигезендә Муса акланып төрмәдән чыгарыла һәм Хәдичәне йөз меңе белән хатынлыкка ала, ә Габденнасыйр үз-үзен үтерә.
Романда бер кызыклы момент бар Эш шунда, геройларга автор карашы белән укучы карашы тәңгәл килеп бетми. Әсәрдә сурәтләнгәннәр объектив рәвештә безгә, укучыларга, персонажларга киңрәк планда карау һәм бәяләү мөмкинлеге бирәләр, һәм без Муса белән Габденнасыйрның социаль яктан бер үк типтагы шәхесләр булуын күрәбез. Алар икесе дә байлык артыннан куучы, моның өчен барысын да — мәхәббәтне дә, дуслыкны да корбан итәргә әзер торучы затлар булып гәүдәләнәләр. Детектив линия — Зөләйханың үлүе серен ачыклау — шушы объектив хакыйкатьне тагын да ассыэыклап күрсәтергә булыша кебек.
Детектив сюжет, икенче яктан, татар хатын-кызының үткәндәге аянычлы хәлен ачыграк күзалларга ярдәм итә Әйтергә кирәк, бу хакыйкать монда да хикәяләүнең үзеннән килеп чыга. Ягъни детективлык ярдәмендә чагылдырылган объектив фикер авторның мәгърифәтчелек карашларыннан өстенрәк булып чыга. Героиняларны сурәтләгәндә мәгърифәтчеләрнең мәгълүм бер карашы алга сөрелә. Алар шәхеснең тормыштагы юлын һәм язмышын билгеләүдә гаилә тәрбиясен хәлиткеч фактор итеп карадылар. Шунлыктан алар яхшы гаиләдә дөрес тәрбия алган бала киләчәктә инсафлы һәм инсаниятле, ата-анасы күрсәткән юлдан барырга тиеш дигән карашта тордылар. Мондый ата-ана сүзеннән чыккан балалар исә мәгърифәтчеләр тарафыннан каты хөкемгә тартылалар. «Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичәидә ата-анасы рөхсәтеннән башка кияүгә чыгарга теләгән Зөләйха үз максатына ирешә алмый, башта кызга өйләнергә вәгъдә биргән Муса хәзер аңардан баш тарта. Бу бәхетсеэлегендә кыз бары үзен генә гаепли. Үз гаебен исә ата- анасы сүзеннән чыгуда күрә. Үләр алдыннан әнисенә язган хатында ул: «Сезнең рөхсәтегездән башка качып китүем сәбәпле, сәфәрем хәерле булмады»,— ди
Ә менә Хәдичә беркайчан да әтисе сүзеннән чыкмый. Әтисе аны сөйгән егете Мусадан аерып бөтенләй чит кешегә хатынлыкка бирергә карар иткәч. Хәдичәнең кичерешләрен автор болай тасвирлый «Ни эшләсен! Ата-анага буйсынмый булмый». Хәдичәнең мондый күндәмлеге мәгърифәтче әдип тарафыннан хуплана һәм югары бәяләнә. Ул үз теләгенә ирешә — Мусага кияүгә бирелә. Автор үз әсәрен бәхетле финал белән — Муса һәм Хәдичәнең «шатлыклы туен» сурәтләп тәмамлый Бездә, укучыларда исә әлеге финал шатлык хисе уятмый Чөнки без Муса белән Хәдичәнең «бәхете» Зөләйха бәхетсезлеге һәм фаҗигасе исәбенә ирешелгәнен беләбез. Романның детектив линиясе бу хакыйкатькә тагын да ныграк инандыра.
Революциядән соңгы әдәбиятыбызда детектив сюжет алымнарына беренчеләрдән булып Г Ибраһимов үзенең «Тирән тамырлар» романында мөрәҗәгать итә. Бу әсәр барыннан да элек яңа тип әдәбият — социалистик реализм әдәбияты вәкиленең детективлыкны нинди максатларда файдалануын ачыклау ягыннан кызыклы. Революциягә кадәрге классик детектив аңарда сурәтләнгән җинаятьнең хосусый характерда булуын яклады. Әйтик, җинаять ниндидер байлыкны яки мирасны кулга төшерү өчен, я булмаса көнләшү аркасында һәм шөһрәт казану нияте белән эшләнергә мөмкин. Әмма ул һич тә социаль яңгыраш алмаска, иҗтимагый системага, аның социаль һәм экономик нигезләренә кизәнмәскә, аларны тәнкыйтьләмәскә тиеш. Икенче төрле әйткәндә, классик детектив үзенең төп максатын хосусый характердагы җинаятьнең серен вакыйгаларны мөмкин кадәр катлауландырып һәм мавыктыргыч сюжет ярдәмендә ачуда, бу эшкә алынган кешенең криминалистик талантын калку итеп гәүдәләндерүдә күрде. 3. Бигиев романыннан күренгәнчә, мәгърифәтчеләр шушындый эшне башкару дәвамында үзләренең кайбер мәгърифәтчелек идеяләрен чагылдыру турында кайгырттылар.
Ә менә Г. Ибраһимовка килсәк, ул детектив алымнар ярдәмендә шул чор совет әдәбияты каршында торган мөһим мәсьәләләрне яктыртырга алына. Әлеге алымнарны формаль яктан куллануда ул беркадәр 3. Бигиев тәҗрибәсеннән дә файдалана кебек. Мәсәлән, 3. Бигиев шикелле үк, ул да романын җинаять ясалу фактыннан («Фәхрине үтереп ташладылар») башлый. Үтерүчене эзләү дә ялгыш юлдан китә: Фәхрине үтерүдә аның көрәштәш дусты Садыйк гаепләнә һәм кулга алына. Ә чын җинаятьче бары әсәр ахырында гына ачыклана.
Бу ике асар арасындагы охшашлык шушында бета. Чынлыкта үзләренең идея- эстетик юнәлешләре буенча ал^р бер-берсеннән нык аерылалар «Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичәмдә Зеләйха шәхси сәбәпләр аркасында, мәхәббәте барып чыкмаудан һәм ата-ана каргышыннан куркып үз-үзен үтерә. Г. Ибраһимов романындагы җинаятьне исә һич тә хосусый планда гына карап булмый- Гәрчә Вәли бай шулай итеп күрсәтергә бик тырышса да Чөнки Фәхри барыннан да элек иҗтимагый шәхес, гомум мәнфәгатьләр белән рухланып, шулар өчен көрәшеп яшәгән кеше. Ул — авылда яңа тормыш төзү өчен көрәшне әйдәп баручы. Ул — бик күпләр өчен кирәк һәм алар тарафыннан ихтирам ителгән кеше. Автор да: «Фәхрине яраталар иде. Үз итеп, туган итеп, авыр йөккә төптән җигелеп өстерәүче итеп яраталар иде. Аның үлеме, аның уз араларыннан, тормыштан китүе — күңелләрдә ятимлек тойгысы уятты»,— ди. Фәхринең үлеменә авыл халкының мөнәсәбәте тагын түбәндәге детальдә ачык чагыла: «Ир, хатын, бала-чага, яшь-карт — һәммәсе, эшләрен, сүзләрен, уеннарын онытып, Яманкул чокырына агылдылар».
Геройның шундый олы иҗтимагый шәхес булуы аның үлемен тикшерүне дә катлауландыра Әгәр 3. Бигиев романында шымчы Шубин Зөләйханың үлемендә бары ике генә кешене гаепләсә, «Тирән тамырлар»да тикшерүче Паларусов Фәхрине үтерүчене табар өчен бик күп нәрсәне өйрәнергә, белергә кирәк икәнен аңлый Нәтиҗәдә әлеге җинаятьнең серен ачу әсәрдә катлаулы һәм көрәшле чорны киң колачлап, төрле яклап күзаллауны сорый. Шул сәбәпле, детектив моменттан башланган роман тора-бара бөтен заманны, аның төп үсеш тенденцияләрен гәүдәләндергән киң полотнога әверелә. Фәхринең үтерелү сәбәпләрен тулырак күз алдына китерү өчен авторга үткәнгә — империалистик сугыш, февраль һәм Октябрь революциясе, гражданнар сугышы елларына да мөрәҗәгать итәргә туры килә Болар барысы ахыр чиктә Фәхри биографиясенең турыдан-туры халык тарихы белән бәйләнгән булуын ачуга, ә аның үлемен яңа тормыш төзү өчен көрәштә зур югалтуларның берсе итеп күрсәтүгә китерә.
Фәхри үлеменең шундый зур социаль-фәлсәфи яңгырашка ия булуы фаҗигане ачуга багышланган хикәяләүгә дә тирән эз сала. Әйтик, шул ук 3. Бигиев романыннан аермалы буларак, биредә ул полифоник яңгыраш ала һәм эпопеяны хәтерләтә башлый.
Бер нәрсә ачык; «Тирән тамырларпдагы детективлык «Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә»- дәге кебек шәхси характердагы җинаятьне ачуга гына хезмәт итми. Биредә ул зур социаль- сыйнфый эчтәлекле җинаятьне тикшерү булып тора, билгеле бер тарихи этаптагы иҗтимагый-рухи үсешне аның иң кискен моментларында һәм калку итеп чагылдыру чарасына әверелә. Нәтиҗәдә, детектив хикәяләү алымнары социалистик реализмның иҗат палитрасына органик рәвештә килеп керәләр һәм аны баеталар.
Детективның татар әдәбиятында мөстәкыйль жанр буларак чыгыш ясый башлавы исә 60 елларга туры килә. Соңгы унъеллыкларда бу жанрга А. Расих, Р Ишморатова, М. Маликова, Т Әйди һәм, ниһаять, М. Насыйбуллин һәм 3. Фәтхетдинов мөрәҗәгать итәләр. «Ниһаять» дип әйтүемнең бер сәбәбе шунда әгәр башта телгә алынган авторлар детективка караган әсәрләрен бу жанрда бер каләм сынап карау яки эзләнү нияте белән язсалар, соңгыларының иҗатында исә ул төп урынны ала.
А. Расихның «Урланган хәзинә» повесте музей баскан каракларны эзләүгә багышлана Бу эшне тикшерү капитан Ризван Рахмановка тапшырыла Жанр таләпләрен күздә тотып, автор музейдан Болгар һәм Алтын Урда чорларына караган алтын-көмеш тәңкәләрне I урлаучыларны эзләү һәм тотуга корылган сюжетны эзлекле һәм динамик төстә үстерә.
Әмма җинаятьне ачу әсәрдә никадәр мавыктыргыч итеп сурәтләнмәвен, моны сурәтләү автор өчен бердәнбер максат түгел. Әлеге процессны яктырту дәвамында ул кайбер иҗтимагый-әхлакый яңгырашлы мәсьәләләргә дә туктала. Аерым алганда, ул яшьләр арасындагы негатив күренешләргә, аларның туу сәбәпләренә дикъкать итә. Хәмит һәм Клара кебек җиңел тормыш эзләүчеләр борчый аны. Чөнки аларның язмышы еш кына драматик һәм хәтта фаҗигале төс ала. Тормышка җиңел карау, җаваплылык хисе булмау сәбәпле, алар үзләре дә аңламастан, җинаять юлына басалар.
А. Расих повестенда әле беркадәр эпизодик рәвештә күтәрелгән бу мәсьәләгә (яшьләр арасындагы җинаятьчелек күренешләрен ачыклауга) Р. Ишморатованың «Милиция лейтенанты» повестенда игътибар тагын да көчәя, ул хәтта әсәр үзәгенә куела дияргә мемкин. Повестьның үзәк герое — участок инспекторы Зөлфәт Мәрдәнов һәм аның иптәшләре нәкъ менә яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелек белән көрәштә күрсәтеләләр. Әмма алар инде Галим һәм Коля кебек җинаять юлына баса башлаган яшүсмерләрне тотып җәзага тарту турында гына уйламыйлар Автор да аларны чын мәгънәсендәге җинаятьчеләрдән бигрәк тормышларында вакытлыча буталыһ калучылар һәм ялгыш юлга | кереп китүчеләр дип карый. Әсәрдә совет милициясенең һәм суд органнарының мөһим функциясе — җинаятьчелекне алдан, яралгы хәлендә үк күреп алу һәм үз вакытында зарарсызландыру өчен көрәшү ачык чагыла. Моның өчен, әлбәттә, иң әүвәл җинаятьнең туу җирлеген һәм сәбәпләрен белергә кирәк. Бу мәсьәлә белән Р. Ишморатова да якыннан кызыксына. Яшь геройларының тормышта ялгыш юлга басуларының төп сәбәпләреннән
берсен ул семьяда күрә. Повестьта бигрәк тә Галим белән Коляның бик яшьли ата-ана мәхәббәтеннән мәхрүм булулары шактый тәфсилләп сурәтлӘнә. Моның белән язучы тагын бер мәртәбә баланы тәрбияләүдә семьяның зур роль уйнарга тиешлеген искәртә.
Әйтергә кирәк. А. Расих, һәм Р. Ишморатова повестьларында яшьләр арасындагы җинаятьчелек мәсьәләсе күтәрелүгә безнең болай игътибар итүебез һич тә очраклы түгел. Бу мәсьәлә хәзер гомумән совет детектив әдәбиятының мөһим максатларыннан һәм бурычларыннан берсенә әверелеп килә. Ни өчен дисәң, яшьләр мавыгып укый торган < бу төр әдәбият әлеге мәсьәләне үз укучыларына башка жанрларга караганда да үтемлерәк һәм тәэсирлерәк итеп яктырта. Моның белән детектив жанр бик кирәкле һәм әһәмиятле эш башкара Чөнки ул яшь буынның социаль һәм әхлакый яктан сәламәт булып үсүе, аның тормышындагы бозык күренешләрне үз вакытында күреп алып, юкка чыгару өчен көрәшә. Хәлбуки, яшь буынны тәрбияләү — бөтен җәмгыять эше һәм ул буыннан-буынга системалы рәвештә алып барылырга тиешле эш. Борынгы Көнчыгышта болай дигәннәр: •Әгәр синең планнарың бер елга исәпләнсә— тары чәч, әгәр алар унар елга исәпләнсә — агачлар утырт.әгәр инде синең планнарың гасырларга исәпләнә икән ул вакытта кешеләрне тәрбия кыл» Борынгыларның бу әйтеме белән күренекле совет криминологы профессор М. Н. Гернетның баланы тәрбияләүгә ул туганчы йөз ел элек тотынырга кирәк, дигән фикере бик аваздаш яңгырый.
Шундый зур әһәмиятле мәсьәләләрне яктыртырга алынуы детективның идея-эстетик кыйммәтен дә күтәрә. Аннан соң, безнең профессиональ язучылар, гомумән, бу жанрның максатын һич тә теге-бу җинаятьне ачуга гына кайтарып калмыйлар. Алар уз алларына социаль-әхлакый яңгырашлы бурычлар да куялар. Ә кайчак хәтта детектив форма авторларның шушындый омтылышларын тормышка ашыру чарасына әверелә. Мәсәлән, М. Мали- кованың -Хөкем» һәм -Адашканга юл кайда?» повестьларында җинаятьне ачу автор өчен бердәнбер максат түгел.
«Хөкем» беренче карашка гадәти детективны хәтерләтә. Анда сүз судья Вәлидә исе- Р меннән алып барыла. Ул үзенең иптәшләренә моннан унҗиде ел элек авылда Эшләнгән бер җинаятьне ничек ачулары турында сөйли. Таштимер авылында булган җинаятьне — авыл советында каравылчы булып эшләгән Алия исемле хатынның кем тарафыннан үтерелүен ачыклау процессын автор детективка хас формада яктырта, һәм бу хакта хикәяләү шактый мавыктыргыч булып чыккан. Әмма Вәлидәнең бу хакта байтак еллардан соң искә төшерүенең үзгәрәк сәбәпләре дә бар икән Повестьның исеме дә күбрәк героиняның үзенә карый Вәлидә үткәндәге бер хатасы өчен әсәрдә үз-үзен хөкем итә. Әле яңа институт дипломы алып, тикшерүче булып эшли башлаган Вәлидә ул вакытта тәҗрибәсезлеге аркасында Таштимердәге кеше үтерүне тикшергәндә ялгыш юлдан китә: шул авыл советы председателе Мөгыйн Саттаровны гаепли. Тәҗрибәле тикшерүче Җәүдәт Харисович исә үтерүченең бөтенләй икенче кеше булуын аныклый. Шушы хатасы өчен Вәлидә инде менә ничә ел үз-үзен газаплый. Вөҗданы тынгылык бирми аның. Моның белән М. Маликова тикшерүче эшенең бик тә җаваплы булуын, биредә җибәрелгән хатаның гаепләнүче өчен генә түгел, гаепләүче өчен дә зур рухи-әхлакый җәзага әверелү мөмкинлеген күрсәтә.
Т. Әйдинең «Боҗра» повесте исә «саф» детективка якынрак тора. Ул «Тасманур» заводыннан бер тонна көмеш урлаучыларны эзләп тотуны тасвирлый. Игътибарын тулысын- ча диярлек шушы җинаятьне тикшерүгә юнәлтеп, автор бу эшнең шактый катлаулы төс алуын, аңа тотынган геройлардан бик күр эзләнү, уйлану, криминалистик осталык соравын күрсәтә. Әйтергә кирәк, әсәрдә җинаятьләрне ачу эшенә романтик караш белән полемикага керү сизелә. «Кайберәүләр уйлаганча, җинаятьчене тотар өчен ах-ух килеп, машинадан машинага утырып куа бару, җәрәхәтләнгәнче көрәшү генә җитми. Андый маҗаралар бөтенләй булмаска да мөмкин».— диелә анда Шушындый фикердән чыгыл, автор ялтыравык маҗаралылыктан качарга тырыша, җинаятьне ачуның прозаик ягына күбрәк игътибар итә кебек.
Бер сүз белән әйткәндә. Т. Әйди повесте үзенең хикәяләү рәвеше буенча А Расих, Р Ишморатова һәм М. Маликова әсәрләреннән беркадәр аерыла. Соңгылары күбрәк фантазиягә таянсалар һәм хикәяләүнең әдәби сыйфаты турында кайгыртсалар. «Боҗра»да җинаятьне ачу процессын криминалогик яктан төгәлрәк һәм тулырак яктыртуга басым ясала. Бу нәрсәгә 3. Фәтхетдинов һәм М. Насыйбуллин иҗатында игътибар тагын да арта тешә, һәм ул аңлашыла да. Чөнки бу авторлар профессияләре буенча тәҗрибәле юристлар. Биредә профессиональ компетентлык барыннан да элек әлеге эшне бөтен кыенлыклары һәм хәтта каршылыклары белән чагылдырырга омтылуда күренә. -Ачылган серләр» повестенда 3 Фәтхетдинов тикшерү өчен аеруча катлаулы җинаятьләргә туктала Әсәрдәге вакыйга сугыш алды елларында бара Шәһәр Советы башкарма комитеты хезмәткәре Древцовның үтерелүе һәм квартиры талануы кебек уголовный практика өчен гадәти җинаятьтән башлап, автор ахырда немец разведкасының тәҗрибәле резидентын тоту шикелле зур һәм кыен операцияне яктыртуга барып чыга. Нәтиҗәдә аның әсәре бездә
киң таралган уголовный детектив рәвешендә башланып китсә дә, соңга таба аиың идея-иҗтимагый колачы киңәя, ул политик детектив төсмерләрен дә ала. Республика эчке эшләр халык комиссариатының тикшерү бүлеге начальнигы подполковник Чурбанов җитәкчелегендәге тикшерүчеләргә дошманның бик нык яшеренгән шпионлык оешмасы белән очрашырга туры килә. Бу оешма членнары үзләренең җинаятьчел эшләрен зур профессиональ осталык белән һәм эз калдырмыйча, чиста ител эшләргә өйрәнгәннәр. Чекистларның шушы яшерен оешманы ачу өчен алып барган, маҗаралы хәлләргә бай булган, шул ук вакытта зур гына корбаннар да сораган көрәше әсәрдә сыйнфый яңгыраш та ала. Чөнки немец разведкасы резиденты Волковская йөзендә без совет властеның килешмәс һәм мәкерле дошманы белән очрашабыз. Соңыннан, шпионлык эшченлеге тулысынча фаш ителгәч, революциягә кадәр Россиядәге иң бай кешеләрдән берсенең кызы булган бу хатын үзенең чын йөзен ачып сала:
— Күрә алмыйм мин сез кабахәтләрне! Изәргә, таптарга кирәк сезне! Ишетәсезме, таптарга! Шунысы кызганыч — бик аз үтердем мин сезнең кебекләрне!
Әле генә каралган, әсәрләр, инде әйтелгәнчә, детективның туган әдәбиятыбызда мөстәкыйль жанр булып яши башлавында зур гына роль уйнадылар. Ә инде бу жанрның бездәге гомум торышы, төп сыйфатлары, минемчә, М. Насыйбуллин иҗатында тулырак чагыла. Ул — соңгы ун-уибиш ел эчендә детектив өлкәсендә иң актив эшли торган, дөресрәге, үз иҗатын тулысынча шушы жанрга багышлаган бердәнбер авторыбыз. М. Насыйбуллинның детектив өлкәсендә эшләве һич тә очраклы хәл түгел, бәлки бик табигый һәм законлы күренеш. Чөнки аның күл еллар юрист булып эшләү дәвамында туплаган тәҗрибәсе нәкъ менә детектив өчен аеруча бай материал бирә. Табигый, ул үз әсәрләрендә башлыча милиция һәм прокуратура органнарының җинаятьчелеккә каршы керәше турында сөйли. Моңардан аның иҗатының мөһим сыйфаты — тормыш җирлеге нык булу килеп чыга.
М. Насыйбуллин әсәрләренә хас тагын бер әһәмиятле момент авторның жанр үзенчәлекләрен һәм таләпләрен яхшы белеп эш итүе белән бәйле. Ул сюжетның мавыктыргыч булуына дикъкать бирә. Кайбер детективлардан аермалы буларак, М. Насыйбуллин повестьларында мавыктыргыч сюжет һич тә ниндидер шаккатыризмга, баш әйләндергеч трюкларга яки гадәттән тыш вакыйгаларга корылмый. Хикәяләүнең тормышчанлыгына омтылып, ул башта бик катлаулы һәм серле булып күренгән җинаятьләрне ачканда да тормышта булырдай гадәти юлларны таба. Мисалга «Телсез шаһитлар» повестен алыйк Бер авыл янында кар астыннан хатын-кыз мәете табыла. Мәетнең аяклары кисеп алынып, гәүдәсе капчыкка салынган булуы әлеге хатын-кызның кем тарафыннандыр үтерелүе турын-да сөйли. Шуннан башка бу үтерешкә кагылышлы бернинди дәлил дә табылмый. Мәет салынган капчыкны һәм кар астыннан килеп чыккан кечкенә бау кисәген исәпкә алмаганда, әлбәттә. Тәҗрибәле тикшерүче Гайнан Ибраһимов өчен исә алар әлеге җинаятьне ачуга нык булышкан «телсез шаһитларпга әвереләләр. Беренче карашка бернинди әһәмияте булмаган кебек күренгән мондый детальләрне шулай уңышлы файдалануда тикшерүченең криминалистлык осталыгы, логик фикер йертү сәләте мөһим роль уйный. Гомумән, М. Насыйбуллин тикшерүче геройларының профессиональ осталыгын ачуга зур игътибар бирә. Укучыны ул әледән-әле җинаять тикшерүнең эчке «лабораториясенә» алып керә, аның серләре белән таныштыра. «Алтын алка» повестенда автор болай яза: «Жинаятьчелек белән көрәшкәндә бер-берсенә охшамаган торле-төрле чаралар күрергә, яңадан-яңа, моңарчы билгеле булмаган ысуллар, юллар эзләргә туры килә Бу хезмәтнең бердәнбер максаты — җинаять кылырлык ышанычсыз затларга яисә җинаять эшләгән кешеләргә йогынты ясау, дерес юлга бастыру Йогынты ясау кешегә һичшиксез рухи тәэсир итүне до күздә тота».
Язучы җинаятьне ачуда хәзерге фән-техника казанышларыннан файдалануга зур игътибар бирә. Моннан тыш җинаять урынында калган аяк эзләре буенча җинаятьченең буй-сынын чамалау яки чукраклар белән эш итүче тел белгече — логопед ярдәмендә яшерен камера белән төшерелгән кешеләрнең ирен хәрәкәтләренә карап, аларның нәрсә турында сөйләшкәннәрен ачыклау кебек алымнар тикшерүче эшенең профессиональ ягын конкрет күзалларга булышалар. Автор үз әсәрләрендә юридик белем пропагандалау белән дә шөгыльләнә Кыскасы, М. Насыйбуллин җинаятьне тикшерүче геройларын — милиция һәм суд-прокуратура органнары хезмәткәрләрен — үз эшләренең осталары итеп күрсәтүгә нык игътибар бирә. Хәтта аның повестьларында җинаятьне ачу процессы катлаулы производство төсен дә ала дияргә мөмкин. Гомумән, геройларын хезмәттә күрсәткәндә М. Насыйбуллин беркадәр «производство» романиарындагыча эш итә кебек. Ягъни ул герой хезмәтен мөмкин кадәр конкрет һәм эзлекле күрсәтергә тырыша Шул ук вакытта, боларны сурәтләү автор өчен бердәнбер максат булмавын да әйтергә кирәк. Ул бу хезмәтнең аналитик акыл белән эш итүне соравын күрсәтүгә, аның эчке җегерен, поэзиясен ачуга басым ясый. Югарыда искә алынган Гайнан Ибраһимов үз эше турында болай ди: «Профессияләрнең берсе дә бу кадер күпкырлы, бу кадәр мавыктыргыч
түгелдер; Тикшерүче кеше табигатенең бөтен якларын күзәтә, социаль тормышның кискен күренешләре белән очраша. Тикшерү эшенең күңелне тартып торган якларын санап бетерерлек түгел: кискен, мавыктыргыч көрәш, даими эзләнү, иҗат итү һәм. ниһаять, хакыйкатьнең җиңеп чыгуы». М. Насыйбуллин геройларының үз хезмәтенә мондый карашы аларның профессиясе белән генә түгел, бәлки тормыш позицияләре белән дә билгеләнә.
Менә шушы сыйфатлар М. Насыйбуллин повестьларын коры детективлыктан азат итә, аларның идея-эстетик яңгырашын көчәйтә. Әйе, теге-бу җинаять ачуны сурәтләү, укыр өчен никадәр генә кызыклы булса да, автор өчен үзмаксат түгел. Боларны тасвирлаганда ул үз алдына зуррак идея-эстетик бурычлар да куя. Аны якыннан һәм даими рәвештә кызыксындырган төп мәсьәләләрнең берсе — ул безнең тормышта ике төрле яшәү рәвешенең бәрелешен күрсәтү. Әсәрләрдә сурәтләнгән җинаятьләр дә нигездә бары үз мәнфәгатьләре турында кайгыртып, җиңел кәсеп белән һәм сорыкортларча яшәргә омтылуның котылгысыз нәтиҗәсе булып торалар. Мондый фәлсәфәгә бирелгән персонажлар үзеннән-үзе җинаять юлына баса. Шунлыктан М. Насыйбуллин повестьларында җинаятьчелеккә каршы көрәш безгә чит булган яшәү рәвеше белән көрәш төсен ала. Намуслы хезмәттән баш тартып, башкалар исәбенә, дәүләт исәбенә яшәргә омтылучылар «Яшерен касса» һәм «Алтын алка» повестьларында тулырак сурәтләнәләр. Дөрес, бу төр персонажларның яшәү фәлсәфәсе ничектер фараз кылып һәм декларатив рәвештәрәк күз алдына бастырыла. Икенче төрле әйткәндә, биредә авторга еш кына персонажның эчке дөньясына үтеп керү җитенкерәми. Моңа кадәр үзенең дөрес яшәмәгәнен аңлый башлаган кешен» (мәсәлән, «Алтын алка»дагы Чекушкинны) тасвирлаганда бу эшнең кирәклеге бик тә сизелә. Персонажның эчке дөньясына ныграк игътибар иткәндә, психологик анализны көчәйткәндә образның идея-эстетик яңгырашы тагын дә артыр иде
Үз әсәрләрендә үзәк урын алган тикшерүче образын бирүдә М. Насыйбуллин уңышлырак эш итә. Автор алар хезмәтенең иҗтимагый-әхлакый мәгънәсең ачуга зур игътибар бирә. Алар җинаятьне тикшерү белән генә канәгатьләнмиләр, аның ничек хасил булуы турында да тирәнтен уйланалар. Бу уңайдан Гайнан Ибраһимовның түбәндәге уйлары кызыклы: «Кеше тумыштан чәчәк таҗына таңда төшкән чык тамчысыдай пакь була. Бернинди бозыклык та, начарлык та үз-узеннән килеп чыкмый. Аларны кешеләр булдыра. Ләкин бер явызлык та. бер җинаять тә кешенең шәхси сыйфатлары беләи генә билгеләнә алмый Монда тормыш шартларының да йогынтысы юк түгел, әлбәттә». Дөрес кеше тумыштан чәчәк таҗына таңда төшкән чык тамчысыдай пакь була, ягъни үткәндәге педагогика раслаганча, бала туганда ак кәгазь битен хәтерләтә һәм аңа ни теләсәң, шуны язарга мөмкин, дигән фикер хәзер фән тарафыннан бәхәскә алына. Генетика галимнәре кешене био-социаль зат дип бәяләүне яклап чыгалар. Кайбер тикшеренүләргә караганда, теге яки бу яшь кешенең җинаять юлына басуында нәселдән килә торган факторлар да билгеле бер роль уйныйлар. Аннан соң көндәлек тормышта да баланың теге яки бу сыйфаты беһән ата-анасына һәм хәтта әби-бабасына охшавы еш очрый.
Әлбәттә, җинаятьчелек сәбәпләрен тикшергәндә биологик, ягъни нәселдән килә торган моментларны да искә алырга чакыру һич тә Ч. Ломброзо теориясен яклау дигән сүз түгел. Мәгълүм ки. бу буржуаз теория җинаятьчелекнең сәбәпләрен бары биологик факторларга гына кайтарып калдыра. Без исә җинаятьчелекнең социаль сәбәпләр белән дә бәйләнгәнлеген һәм аны булдырмау өчен киң җәмәгатьчелек, бөтен җәмгыять көрәшергә тиешлеген яхшы беләбез. Инде әйтелгәнчә, бу мәсьәләне хәл итүдә әдәбият өстенә дә зур эш төшә. Күргәнебезчә, аның белән безнең детектив жанрда эшләүче авторларыбыз да актив кызыксыналар. Дөрес, яшүсмерләрнең җинаять юлына басу сәбәпләрен алар хәзергә башлыча бер өлкәдә — семьяда эзлиләр. Әлбәттә, аларның яшь буынны тәрбияләүдә семьяның ролен күтәрергә чакырулары кирәкле һәм урынлы. Чөнки күп кенә семьяларда татулык булмау яки аларның еш кына таркалуы баланы үстерүгә кире йогынты ясый. Шуның белән бергә, яшь буынны тәрбияләү, анда җинаятьчелек күренешләрен булдырмау мәсьәләсе бер семьяга гына кайтып калмаганын, аның башка, бәлки әле тагын да җитдирәк факторлар белән дә бәйләнгәнлеген онытырга ярамый.
Безнең хәзерге тормыштагы җинаятьчелек күренешләрен киңрәк планда һәм тирәнрәк, психологик анализ ярдәмендә дә чагылдыруларын теләү белән бергә, детектив өлкәсендә эшләүче авторларыбыздан бу жанрны тематик яктан төрләндерүләрен дә көтәсе килә. Әйтик, тарихи, хәрби һәм политик темаларга багышланган әсәрләр язылсын иде. Мондый темаларга алыну жанрның яңарак формаларына мөрәҗәгать итүне, сәнгатьчә эзләнүләрне активлаштыруны сорый, әлбәттә.
Гомумән алганда, бер нәрсә ачык: детектив өлкәсендә эшләнгән эшләребезне искә алу һәм нигездә уңай бәяләү белән беррәттән, безгә бу жанрга игътибарны тагын да арттырырга, язучыларыбызның гомумсовет детектив әдәбиятына зуррак өлеш кертүләренә ирешергә кирәк.