Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧЫНЛЫККА ОМТЫЛУ


ышта буран себерә. 1984 елның февраль бураны. Горький урамы буйлап Татар дәүләт академия театры бинасына якынлашам. Ниятем — СССРның халык артисты, РСФСР һәм ТАССР Дәүләт премияләре лауреаты Шәүкәт Хәсәнович Биктимеров белән очрашу.
Театрда гадәти эш көне. Кайдандыр эчтән төрле авазлар ишетелә, мастер-скойларда, костюмнар һәм яктырту цехларында эш кайный. Сары витраж тәрәзәләр аркылы йомшак яктылык сирпелә. Киң мәрмәр баскыч култыксасына ике яклап кәрзинле чәчәкләр куелган. Алар язны хәтерләтә.
Икенче каттагы музей ишеге ябылып бетми калган. Анда КПСС Үзәк Комитетының февраль Пленумы карарларына багышланган партия җыелышы бара. Эчкә карыйм, һәм яны белән утырган Шәүкәт Хәсәновичны күреп алам. Йөзендә дулкынлану, оратордан күзен алмыйча, гәүдәсе белән алга омтылган. Менә торып басар да сүзгә кушылып китәр кебек.
Җыелыш байтак дәвам итте. Менә актерлар шаулашып ишектән килеп чыктылар. Алар уз театрларының бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләшәләр иде. Шәүкәт Хәсәновичның да кәефе күтәренке. Аны яшьләр чолгап алган. Бергәләп баскычтан төшәләр. Актерга мөрәҗәгать итәм, театрны яратуымны, аның иҗаты белән кызыксынуымны, әгәр мөмкин булса, репетицияне күрәсем килүен әйтәм. Минем дулкынлануымны күреп, ул елмая, мин дә бераз тынычлангандай булам, әйбәт, ярдәмчел кеше дип сөйлиләр иде, дөрес икән, дип уйлап алам.
Юлым уңды. М. Горькийның башлангыч чор иҗаты буенча эшләнгән «һаваларда йолдыз» спектакленең репетициясе башланырга тора икән. Бөек язучының Казанга беренче тапкыр килүенә 100 ел тулу уңаеннан театр бу спектакльне Горький шәһәрендә үткәреләчәк декадага әзерли. Шушыларны сөйләгәч, Шәүкәт Хәсәнович гафу үтенде, үзенең репетиция өчен костюмнар сайларга тиешлеген әйтте. Моңа мин куандым гына, үзе белән алуын үтендем: театрның эченә үк кереп карыйсым килә иде.
Без ишегалды аркылы театрның «эш» бүлегенә кердек. Монда актерларның грим ягу бүлмәләре, мастерскойлар һ. б. лар урнашкан. Костюмерныйда безне озын буйлы, ак халатлы җитди ханым — Рәхилә апа Солтанова каршылады. Шәүкәт Хәсәнович аның белән бик үз итеп исәнләште.
— Миңа озын итәкле, киң җиңле мул бер күлмәк кирәк иде.
— Бездә андый күлмәкләр бар барын да, әмма алар җиңсез, хитоннар, үзең беләсең,— дип җавап бирде Рәхилә апа.
— Юк, миңа җиңсез булмасын. Мин уйнаган булочный хуҗасы гел шушындый күлмәктән йөри: ишегалдында да, урамда да... Күлмәген беркайчан да салмый, ул аның тәненә ябышып каткан кебек. Күлмәк аның өчен бик уңай, иркен дә...— дип сөйләнде Шәүкәт Хәсәнович. Мин аның күзләрендә нидер кабынуын күреп алдым.— Менә хуҗа алпан-тилпән атлап ишегалдына чыга, йөзе караңгы-горур, йөнтәс куллары белән корсагын тоткан.— Шәүкәт Хәсәнович рольгә керә дә башлады, ахрысы. Репетиция костюмерныйдан ук башлана икән ләбаса. Менә ул кулын кушырды, аякларын аерыбрак басты һәм кинәт үзгәреп китте — карашы усалланды, күзләре хәтта төсен үзгәртте.— Ул үзен пекарня хуҗасы итеп кенә түгел, кешеләр язмышын хәл итүче итеп тә саный. Мәсәлән, Алексей Пешков кебекләрнекен,— дип сүзен дәвам итте актер.
Без Рәхилә апа белән гаҗәпләнеп актерга карап тордык. Күз алдында ул икенче кешегә әверелде. Безне «җиргә» кайтару нияте белән булса, кирәк, Шәүкәт Хәсәнович:
— Күлмәк әллә ни ак булмаса да ярый, соргылт та батар иде,— диде.
— Алайса бу күлмәк үзе бер образ инде,— Рәхилә апа ,үз вазифаларына
Т
кайтты.— Яңаны тегәргә туры киләчәк. Ә репетиция өчен ирләр күлмәге алыгыз, өстән хитон киярсез.
— Юк,— диде Шәүкәт Хәсәнович. репетиция өчен генә дип ташлама ясарга теләмичә.— Юк. Рәхилә апа, алайса миңа «Зәңгәр шәл» абыстайларының берәр күлмәген китерегез, мулрак булсын.
— Көләчәкләр бит сездән,— Рәхилә апа актерларны күздә тота иде.
— Әй. көлә бирсеннәр...
Аның шулай таләпчән булуы, һәр детальгә игътибар итүе мине гаҗәпкә калдырды. Зур оста өчен вак нәрсә юк, күрәсең.
Репетиция башланды. Празат Исәнбәт, инсценировка авторы һәм режиссеры буларак, иң элек массовый күренешләрдә катнашучы яшьләргә кайбер киңәшләр бирде. Аннан соң алар читкәрәк китеп бастылар.
Менә сәхнә уртасында Хуҗа-Шәүкәт Биктимеров чыгып басты. Ул әле бер сүз әйтергә өлгермәде, ә мин инде театр каршындагы йортны күз алдыма китердем. Бер гасыр чамасы элек аның подвалында бөек рус язучысы М. Горький пекарь ярдәмчесе булып эшләгән. (Бу йортта хәзер язучының музее урнашкан.) Менә Хуҗа кулларын олы корсагына кушырып баскан да. баш бармакларын әйләндергәләп, эш сорап килгән үсмергә тупас итеп кычкыра:
— Бар. бар, торма монда! Эш юк! Нинди эш ди ул кышын!
М. Горькийның «Хозяин» хикәясендәге бик күп детальләрне актер үз арсеналына алган: шешенгән сакалсыз йөз. зур маңгайлы баш. сизерәгән чәчләр, ике шешәдәй күренгйн юантык аяклар...
Әлбәттә, бу чалымнар аңа бөек язучы әсәрен кулга карандаш тотып өйрәнү нәтиҗәсендә табылган. Димәк, репетициягә хәтле дә күпме эш эшләнгән, күпме уй уйланган... Актер тышкы яктан гына түгел, эчтән дә ямьсез булган әлеге адәм образын «бөртекләп җыйган», җиңел генә тудырмаган. Бу кыяфәтсез кеше үзенең наданлыгы һәм тупаслыгы белән үсмер малайның йолдызларга ашып хыялланган җанын таптый..; Әмма бай рухи тормыш белән яшәүче малайда бу кеше нәфрәт түгел, ә кызгану хисе уята. Чөнки мыскыллаучының хәле бит тагын да аянычрак: ул әле кеше рәтенә кермәгән дә, күңелендә изгелек дигән нәрсә бөтенләй юк. ул үлгән, күмелеп калган.
Соңрак, Шәүкәт Хәсәнович белән якыннанрак танышкач һәм аның иҗат лабораториясенә тирәнрәк үтеп кергәч, бу образның нәкъ шундый булуы Горький әсәреннән генә килмәвен аңладым. Эш шунда ки. Горькийга хас гуманизм актерның үз иҗат принцибына, аның кредосына әверелгән, ул уй-фикерләренә, хисләренә туры килә.
Шәүкәт Хәсәновичка төрле характердагы рольләр өстендә бер үк вакытта эшләргә туры килгәли. Әйтик, театрда Горький әсәре буенча репетиция барса, телевидение һәм радиода Шәриф Камал пьесасы әзерләнә.
Миңа Шәүкәт Хәсәновичның радиога язылуын күзәтергә туры килде.
...Актер калын портфелен ачты да. аннан машинкада басылган «бер кочак рольләр» тартып чыгарды һәм арадан берсен сайлап алды. Бу «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясеннән Хаҗи әфәнде роле иде.
— һич ятлап бетереп булмый, алар шулкадәр күп,—дип зарланып алды ул.
Менә спектакльдән бер күренешне язарга керештеләр. Язып бетереп, җиңел сулыш алырга да өлгермәделәр, аппаратныйдан яңадан язарга туры киләчәген әйттеләр. Магнитофоннары бигүк төзек булмаган. Мәчегә көлке, тычканга үлем, дигәндәйрәк килеп чыкты. Артистларның кәефе кырылды, әмма берни эшләр хәл юк. кабат язарга кала. Тагын эш башланды. Тирләп-пешеп эшләделәр. Шәүкәт Хәсәнович бу очракта да үзен тыныч тотты, яшьләрне тынычландырды, кайвакыт шаяртып та алгалады. Аның тынычлыгы башкаларга да тәэсир итте...
Үзен изге кеше дип йөргән Хаҗи әфәнденең чын йөзен актер костюмсыз һәм гримсыз минем күз алдында, аз гына да көчәнмичә, ачты да салды.
— Мондый җиңеллеккә сез ничек ирешәсез? — дип сорыйм Шәүкәт Хәсә- новичтан тәнәфескә чыккач.
— Бу рольгә юллар шактый озын булды,— дип уйга калды ул.— Беренче
тапкыр «Хаҗи әфәнде* белән мин 1946 елда таныштым. Казан театр училищесының беренче курсында укый идем. Ширияздан ага Сарымсаков куйган спектакльгә эләктем. Ул вакытта Хаҗи әфәндене РСФСРның атказанган һәм ТАССРның калык артисты Зәйни ага Солтанов уйнады. Спектакльдә театрнын йөзен билгеләүче сәхнә осталары — РСФСРның халык артисткасы Фатыйма Ильская. РСФСРның атказанган һәм ТАССРның халык артисткасы Гөлсем Бол- гарскаялар катнашты... Минем өчен бу зур мәктәп булды. Ул чакта бәлки моны аңлап та бетермәгәнмендер. ләкин спектакль бик нык тәэсир итте. Театр мине торган саен ныграк тартты. Зәйни агадан күземне ала алмый карап утырдым. Аның сәхнәдә табигый яшәвеннән зур ләззәт алдым. Ул образның системасын бик төгәл төзи иде. Ә бу бит актерлык эшендә иң кыены. Мин моны хәзер генә, байтак еллар үтеп, күпмедер тәҗрибә туплагач кына аңлый башладым...
Шәүкәт Хәсәнович уйга чумды. Күзләрендә якты очкыннар уйнап алды. Ул татар театрының корифейлары, аларның ярдәме, калдырган мирасы турында уйлый иде. күрәсең.
— Соңрак Хаҗи әфәнде ролен ТАССРның халык артисты Хөсәен Урази- ков уйный башлады. Ул Зәйни ага Солтановның укучысы, аның эшен дәвам итүче иде,— диде Шәүкәт Хәсәнович кечкенә генә паузадан соң.— Ул рус театрыннан килгән реалистик мәктәп традицияләрен үстерде. Аның уйнавын мин күп мәртәбәләр күрдем, күзәтеп, өйрәнеп утыра идем. Актерның табышлары каныма сеңә барды. Күземне йомсам, зур мастерлар тудырган шушы спектакльләр хәзер дә күз алдыма килеп баса... Хаҗи әфәнде образы өстендә мин бик сөенеп эшләдем. Нинди материал, нинди бай образ бит ул! Аның белән үзеңне тагын бер кат сынап карыйсың...
Тәнәфес бетте. Актерларны кабат студиягә чакырдылар. Шәүкәт Хәсәнович белән саубуллашып, мин дә урамга чыктым.
4 нче март ял көненә туры килде. Театр өчен бу гадәти эш көне иде. Р Батулланың «Кичер мине, әнкәй!» пьесасын уйныйлар. Шәүкәт Хәсәнович спектакльдә тимерче Әбүбәкер ролен башкара.
Актерның беренче чыгышы ук алкышлар белән каршыланды. Менә ул сәхнә түреннән, зәңгәрсу эңгер-меңгердән килеп чыга, бер мизгелгә генә тукталып кала. Карашы өзелеп яраткан Миңзифасына төбәлгән. Миңзифа да аның шикелле гади, эчкерсез, башыннан бик күпне кичергән (бу рольдә ТАССРның халык артисткасы Нәҗибә Ихсанова уйный). Әбүбәкер, Миңзифасының уйларын бүлдерүдән курыккандай, сак кына аның янына килеп утыра. Һәм шул вакыт, күңелләрне нечкәртеп нәфис моң сузыла башлый. Әбүбәкер — виолончель, Миңзифа — скрипка. Моң сине үзенең бишегендә тирбәтә, үзгә дөньяга алып китә. Күпме гүзәллек, нечкәлек, хис бу моңда! Ике йөрәк, ике күңел сөйләшә, серләрен уртаклаша!.. Бу күренеш тамашачыны әсир итә. Залда гаҗәеп тынлык, актерларның сулыш алуына хәтле ишетелеп тора...
Әбүбәкер үзе төп роль булмаса да, Шәүкәт Хәсәнович уйнавында ул аерылып тора, хәтергә, күңелгә уелып кала. Шулай бер сөйләшү вакытында актер ничектер әйткән иде: рольләрнең зурысы-кечесе юк. барысы да актердан тора. Әйтер сүзең булса, һәрбер роль зур була, моның өчен актер үзе шәхес булырга тиеш... Шулай булганда ул кечкенә рольдә дә үзен күрсәтә алачак.
Әбүбәкер үзенең Миңзифага булган чын мәхәббәте аркылы ачыла. Күңеленең һәр кылы сөйгәненең кагылуын көтә. Шушы мәхәббәт аның олы йөрәкле чын кеше икәнен раслый. Бу образ аркылы актер да: «Кешеләр, бер-берегезнең кадерен белегез, хөрмәт итеп, яратып, бер-берегезне саклап яшәгез, дөньяда мәхәббәттән дә зур бәхет юк»,— дип әйтергә тели.
Ул көнне Шәүкәт Хәсәновичның сәхнәдән изгелек, мәхәббәт, кешелек- лелеккә дан җырлавы очраклы хәл булмагандыр, күрәсең. 4 нче март көнне халык аны СССР Верховный Советына депутат итеп сайлады, шулай итеп аңа үзенең ышанычын һәм хөрмәтен белдерде, өметләрен баглады.
Кич саен Шәүкәт Хәсәнович тамашачыларга хисләрен, күңел җылысын өләшә. Ә театрдагы яшьләр өчен ул өлкән иптәш тә, дус та, киңәшче дә. Шуңа күрә яшь артистлар аңа тартыла, борчыган мәсьәләләрен килеп сөйлиләр.
Көннәрдән бер көнне репетиция алдыннан актриса Алсу Гайнуллина Шәүкәт Хәсәновичның ярдәме хакында сөйләп торды. Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» пьесасын куйганда була бу хәл. Алсуга Гөлчирә ролен бирәләр. Әмма роль «ки
реләнә». актриса борчыла, эчтән көеп йөри. Спектакль азагындагы: «Онытма. Мирзахан, кайчан да булса бер моның үчен алырмын!» дигән сүзләрне актриса бөтен көчен, пафосын биреп әйтсә дә, тамашачы битараф кала. Гөлчирәнең әтисе Биктимер карт ролен уйнаган Шәүкәт Хәсәнович. барысын да күреп, мыекка чорнап торса да, актрисаның кәефен төшерүдән куркып, берни дә әйтми. Күп тә үтми, Алсу үзе аңа мөрәҗәгать итеп киңәш сорый. Актер аны читкәрәк алып китә дә тыныч кына аңлата башлый: «Алсу, син Гөлчирәнең хәлен аңларга тырыш. Ул бит әтисен алдады, алар кунакка киткәч, аулак өйгә егетләрне кертте. Аннан соң бай малае Мирзаханнан йөкле булды. Менә ул соңгы өмет белән үзен алдаган кеше каршысына килә, бала хакына гына булса да өйләнүен, гаебен юуын үтенә. Ә егет ярдәм итү урынына акча тәкъдим итә, көлә, мыскыл итә. Күз алдыңа китер — кызның соңгы өмете өзелде. Ул хәзер нишләргә дә белми. Аңа үз-үзенә кул салырга гына кала. Аның хәтта утырган урындыгыннан күтәрелергә дә хәле юк. Шулай да кыз. стенага тотынып, акрын гына күтәрелә, аякларын өстерәп ишеккә таба китә. Бетте, сынды, дип уйлыйсың. Әмма юк! Кыз. соңгы көчен җыеп, алдаучысына борыла, айлар буе күкрәгендә йөргән авырту, әрнү пышылдау булып ишетелә: «Онытма, Мирзахан, моның үчен алырмын!..»
Шушы киңәшне истә тотып, Алсу икенче спектакльдә бөтенләй башкачд уйный. Тамашачылар Гөлчирәнең (шул ук вакытта актриса Алсу Гайнуллинаның да) үз-үзендә көч табуын хуплап кул чабалар.
Өйгә кайтышлый тагын Әбүбәкер язмышы турында уйлыйм. Үзенең актерлык гомерендә Шәүкәт Хәсәнович кешеләргә күпме күңел җылысы биргән, ул уйнаган образларның күпмесе кеше йөрәгенә кереп калган! Алар авыр минутта кешегә ярдәм иткәннәрдер, дөрес юл сайларга, ялгышмаска өйрәткәннәрдер. Шәүкәт Хәсәнович уйнаган образларны — Ч. Айтматовның Байтимерен. Т. Миңнуллинның Бәхтияр Канкаевын, Т. Гыйззәтнең Биктимерен бер нәрсә — кеше бәхете өчен үз-үзеңне аямыйча көрәшү берләштерә. Әмма бу көрәшне дә бер планда гына карарга ярамый. Актер тискәре типларны күрсәтү белән дә кеше бәхете өчен көрәшә.
Бер көнне спектакль башланыр алдыннан Шәүкәт Хәсәнович белән шул хакта сөйләшеп алдык. Ул Т. Миңнуллинның «Моңлы бер җыр» драмасындагы Җәллад ролен әзерли иде. Мин аннан бу рольгә мөнәсәбәтегез ничек. Җәлладны уйнау авыр түгелме, дип сорадым.
— Әйе. бу Муса Җәлилне һәм аның иптәшләрен җәзалаган җәллад. Кеше гомере аның өчен 300 марка гына тора. Хөкем карарын үтәү, кешеләрне җәзалау — аның төп эше. Әлеге бәндәнең җанын цинизм һәм тупаслык басып киткән. Шул ук вакытта бу җәллад безнең коммунистик идеяләрнең үлемсезлеген дә аңлый, алар каршында үзен көчсез сизә, чөнки бу идеалларны гильотина астына салып кына юк итеп булмаячак!
Уйлана-эзләнә торгач, мин бөтен дөнья җәлладларының гәүдәләнеше булган бу җәлладның «философиясен» аңладым кебек. Тарих һәм Муса истәлеге алдында үземне бурычлы санап, мин аның асылын ачып салырга, хөкем чыгарырга тырыштым. Чөнки без кешелек дөньясы җәлладларына нәфрәт белән карап кына калмыйча, аларга каршы көрәшергә дә тиешбез. Ә моның өчен аларны яхшылап өйрәнергә кирәк. Бу хәзер бигрәк тә актуаль яңгырый, чөнки океан арты җәлладлары дөньяга сугыш белән яныйлар. Элекке сугыш та кешеләргә күпме бәла-каза китерде, ә яңасы... хәтта уйларга да куркыныч.
— Сугыш башланганда сезгә унөч яшь булган, шулай бит?
— Әйе...— дип сузды актер һәм уйга калды. Дәһшәтле иртәне күз алдына китерде, күрәсең.
— Ул чакта без Саба районының Мәңгәр авылында тора идек.— Актер каршындагы көзгегә карап алды, аның зәңгәр күзләрендә мин сугыш башланган иртәнең чагылышын күргәндәй булдым.
...Шәүкәт дүрт классны тәмамлый. Мәктәп директоры булып эшләгән әтисе Хәсән Зарипович кечкенә кызы Гөлназ белән малаена Казан күрсәтеп кайтмакчы була. Балалар өчен бу зур бәйрәм.
Шулай 22 июнь иртәсендә әтиләре станциягә барыр өчен ат сорарга бригадир янына китә. Әмма буш кул белән кайта, кыяфәте борчулы. Артсыз урындыкка килеп утыра да. балаларын үз янына чакырып алып. Казанга барып булмаячагын әйтә. Сугыш башланган. Балалар берни дә сорашмыйлар, алар кинәт
җитдиләнеп калалар, чөнки күңелләре белән тормышның икенче якка борылганын сизенәләр.
Әтиләре Мәскәүдән һәм Ленинградтан күчеп килүчеләрне урнаштыру белән шөгыльләнә. Балалар да аңа булышалар. Авыл халкы килүчеләр өчен ипи, сөт, бәрәңге, йомырка китерә, өйләреннән урын бирә.
Шәүкәтнең әнисе хат ташучы булып эшли. Малай да аңа булыша, күзләре начар күргән карт-корыга хатларын укып бирә. Ә хатларда — фронт хәбәрләре... һәм 1042 елны әтиләре дә фронтка китә. Киткәндә әнисенә малайны укытырга куша. Малай күрше авыл мәктәбенә йөреп укый, ә җәйләрен колхозның бозау көтүен көтә.
1945 елны әтиләре исән-сау килеш әйләнеп кайта. Малай исә Җиңү көне 9 майны Казанда каршылый — бу көнне ул театр училищесына имтихан бирә. Сугыш вакытында артистларның күбесе фронтка китә, кемдер ятып кала, кайберләре имгәнеп кайта. Театрлар кадрларга мохтаҗлык кичерә. Шуңа күрә училищеда. көзне көтеп тормыйча, укучылар кабул итә башлыйлар. Тормыш шулай куша.
Шәүкәт Хәсәновичның грим сала торган өстәлендәге кечкенә афишаларга игътибар итәм. Ул уйнаган спектакльләр анда карандаш белән билгеләнгәннәр: А. Островский — «Бирнәсез кыз», Т. Миңнуллин —«Монда тудык, монда үстек», Г. Камал — «Банкрот», Г. Ибраһимов — «Татар хатыны ниләр күрми», Л. Леонов — «Ябырылу», Т. Миңнуллин — «Моңлы бер җыр». Р. Батулла — «Кичер мине, әнкәй», М. Горький — «һаваларда йолдыз» һ. б. Ул һәрвакыт эштә — репетицияләр, телевидение һәм радиога язылулар... Байтак спектакльләрдә ул үзе генә уйный, димәк, авырып китәргә, арырга да хакы юк. Шулар өстенә, җәмәгать эшләре, гаилә мәшәкатьләре. Болар барысы да зур хезмәт, түземлек, сәламәтлек сорыйлар. Ә ул барысын ничектер шаяргандай башкара шикелле — шуның белән ул бәхетле дә.
Сугыш вакытында ил өстенә килгән бәлане үз күзе белән күргән, бер өлешен үзе дә татыган кечкенә Шәүкәт, һәр совет кешесе кебек үк, сугышның булуын теләмәгән, әлбәттә. Т. Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасындагы 91 яшьлек Әлмәндәр карт та сугышка нәфрәтләнеп карый. Сугыш белән үлем аның төп дошманнары.
Әлмәндәр карт язмышында ил язмышы чагыла. Ул Ватанны үлемнән саклаган, ә үлем, үкчәсенә басып, аның артыннан йөргән. Беренче тапкыр үлем белән ул 1905 елда, япон сугышында яралангач очраша. Ул вакытта Әлмәндәр әле яшь, таза, көчле була һәм үлемнең тырнагыннан ычкына. Икенче тапкыр үлем аның янына 1915 елда сазлыкта ятканда килә. Әсирлектән качып, бу юлы да Әлмәндәр аннан котыла. Өченче тапкыр үлем белән ул 1930 елны, колхозлар төзеп йөргән чагында очраша: аны сәнәк белән кадыйлар. Күрше авыл русы Евстигней аны коткарып кала һәм гомерлек дустына әверелә. Ә 1941 елны сугыш
I аның дүрт улын тартып ала._
Сугышны ничек күралмаса, шул кадәр үк тормышка гашыйк Әлмәндәр карт. Бу дөньядан киткәндә ул үзенең дәвамы итеп күрше малаен, ^ның җырларын отып алган малайны калдыра. Ул да дөньяда сугышны булдырмау турында хыяллана.
Шәүкәт Хәсәнович Әлмәндәр карт образы турында менә нәрсә ди: «Әлмәндәр үткәнгә түгел, киләчәккә китә. Аның иң зур хыялы — җир йөзендә үзеннән соң җыр калдыру. Шул җырны җырлаганда аны да искә алуларын тели ул».
Мәскәүгә, СССР Верховный Советы сессиясенә килгән саен Шәүкәт Хәсәнович, өйрәнелгән гадәт буенча, Ленин тауларына күтәрелә, анда уйланып уты рырга ярата. Моннан карап торуы рәхәт, күп нәрсәне ачыграк күрәсең. ‘
Ул чыннан да бәхетле кеше икән бит, аңа үз театры сәхнәсендәге Н. Погодинның «Баһадирлар» пьесасындагы Ленин образын уйнарга туры килде. Роль халык тарафыннан инде кабул ителде, хупланды, аның буенча эшләүне бәлки 4 туктатырга да вакыттыр. Әмма Шәүкәт Хәсәнович Биктимеров өчен юлбашчы образы әле һәрвакыт киләчәктә кала бирә. Актерны ул алга өнди, якты йолдыз кебек юл| күрсәтеп тора. Ленин аның өчен һәр яктан үрнәк, үзенең уй-хисләрен, тормышын ул шулай кат-кат тикшереп карый, идеалына якынлашырга тырыша. Шуның өчен дә һәр кичне яраткан театрының сәхнәсенә күтәрелә.