Логотип Казан Утлары
Публицистика

Балыгы башында икән

Балыгы башында икән
Буш вакыты чыктымы. Тажи Гыйззәт балык тотарга йөри икән Бервакыт ул театрда
бутафор-рәссам булып эшләүче Сөләйман Мортазин белән кармак салырга б? ра
— Тажи абый, чиертә бит. калкавычыгыз батты бит! — дип кычкыра Сөләйман ■
Т. Гыйззәт кармагын тартып ала. ләкин кармакта балык та. жим дә булмый
— Тажи абый ул кармак салырдай, балык тотардан йөрми ахрысы, дип сөйли соңыннан
Сөләйман Мортазин Кармак салганда да ул пьеса язып утыра бугай
Чыннан да. шулай бе рвакыт буш кул белән балыктан кайтып килгәндә. Тажи Гыйззәттән
сораганнар
— Кая бардын Тажи абзый?
— Балыкка,—ди Тажи Гыйззәт
— Эләктердеңме соң?
— Эләктердем! —?ди драматург
— Балыгың кая Соң. Тажи абзый?
— Менә монда! — дип башына күрсәткән Т Гыйззәт. Пьесага бик шәп бер сюжет
каптырдым!
Сафалар, Вафалар, Гаталар
Радиодан Сөләйман Йосыпов башкаруында «Ай. Сафа, вай, Сафа» жыры еш яңгырый
иде Бу жыр — гомер иткән хатынын аерып, яшь хатынга өйләнгән Сафа исемле бер бичараның
жәфалары турында
Көннәрдән бер көнне радиога бе р кеше килеп ке рӘ дә бик каты үпкә белдерә:
— Сөләйман Йосыповны күрсәтегез миңа! — дип кычкыра әлеге кеше — Нигә ул,
нанимаешь, кешедән көлеп жырулар чыгарып ята монда? Дөрес, мин Сафа! Дөрес, мин хатынны
аерып, яшьне алдым Дөрес, яшь хатын минем бик тынлаучан булып чыкмады Хәзер бөтен авыл
миннән көлә. Кая ул Сөләйман Йосыновыгыз? Мин аны. нанимаешь, за публичное оскорбление
судка куям!
Ярый эле эш судка кадәр барып жнтми Имештер, әлеге Сафага Сөләйман Йосыпов
киләчәктә «Вафа» дип жырларга вәгъдә иткән, диләр Әмма «Вафа» турында жырлагач. тагын
берә ү С. Йосыпов өстеннән жалу белән йөри башлаган Бу Вафа да хатын аерган, яшь хатынга
өйләнгән булып чыга. Шуннан соң С Йосыпов бу жырны «Гата» дип жырларга вәгъдә иткән,
имеш
Гата исемле кеше дә жалу белән килмәс дип кем кистереп кенә әйтә ала? •