АЗАТЛЫК ҖЫРЧЫСЫ
Күренекле тарихчы һем узган гасырның 60 нчы елларындагы иҗтимагый хәрәкәтнең актив эшлеклесе Афанасий Прокофьевич Щапов (1831 — 1876) турында соңгы елларда Казанга бер-бер артлы ике китап дөнья күрде Бу очраклы күренеш түгел, әлбәттә. Чөнки фаҗигале язмышка дучар булган А. П. Щапов нәкъ менә Казанда алдынгы карашлы, хөр фикерле галим булып формалаша. Казан студентларының революцион түгәрәге эшчәнлеге дә А. П. Щапов исеме белән тыгыз бәйләнгән. Галимнең бу өлкәдәге эшчәнлеге үзенец иң биек ноктасына Россиядә беренче революцион ситуация (1859— 1861) елларына туры килә, һәм ул чор Щапов- ның Казанда яшәгән елларын эченә ала.
А. П Щаповның иҗат мирасын өйрәнү эше узган гасырның 70 нче еллары азагында башланган. Бу эштә башлап юл яручылар галимнең шәкертләре һәм якташлары була. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә А. П. Ща-повның биографиясен һәм фәнни мирасын өйрәнү өчен мөһим булган күп кенә чыганаклар Октябрь революциясенә кадәр үк дөнья күрәләр.
Бөек Октябрь социалистик революциясен-нән соң Щаповның тормыш юлын һәм эшчән- леген өйрәнүгә Казан тарихчысы Е. И. Чер-нышев күп көч куя. Аның тырышлыгы нәтиҗә-сендә бу темага караган бик күп кыйммәтле тарихи чыганаклар тикшеренүчеләргә билгеле булды, басылып чыкты. Щаповның тормышын һәм иҗат мирасын өйрәнүчеләр арасында оригиналь фикерләре һәм полемик рухта язылган хезмәтләре белән аерылып торган күренекле совет тарихчысы, академик М. В Нечкина исемен дә атарга кирәк.
Ләкин галимнең тормыш юлын, фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлеген өйрәнүнең йөз елдан артык тарихы булуга карамастан, әлегә кадәр бу өлкәдәге казанышларны гомумиләштергән фундаменталь монография язылганы юк әле. Шундый хезмәтне барлыкка китерү юлында тикшерелә торган ике китап яңа зур адым булып тора.
В. Ф. Семеновның «Үлемсез исемнәр» сериясендә чыккан китабында, А. П. Щаповның тормыш юлы, иҗтимагый-политик.
тарихи һәм экономик фикерләре эволюциясе эзлекле рәвештә тасвирлана. Щаповның кат-лаулы, каршылыклы фикри үсеш кичерүе соңгы елларга кадәр аның идея позицияләренә бәяләмә бирүдә буталчыклыклар китереп чыгарды. В. Ф. Семенов бу уңайдан әйтелгән фикерләргә кыскача анализ ясый, һәм академик М. В. Нечкинага кушылып А. П. Щаповның революцион-демократик позицияләрдә торганлыгын ышандырырлык дәлилләр белән исбат итә.
Галимнең фикри үсеш тарихын автор дүрт этапка бүлә һәм һәркайсына кыскача характе-ристика бирә. Россиянең экономик үсеше һәм политик экономия тарихы проблемалары буенча А. П. Щапов фикерләре анализланган бүлекләр аеруча кызыксыну уята. Узган гасырның 60—70 елларында алдынгы иҗтима-гый фикер тарихында тирән эз калдырган А. П. Щапов турында укучыларга кыскача мәгълүматлар бирү максатыннан язылган бу хезмәте белән В Ф. Семенов үз максатына тулысынча ирешкән дип әйтәсе килә.
Икенче китапның авторы профессор Г. Н. Вульфсон А П. Щаповның тормыш юлын һәм эшчәнлеген өйрәнү, тикшерү белән озак еллардан бирле шөгыльләнә 1940 елның көзендә ул А. П. Щаповның Куртинск пани- хидасында, ягъни тантаналы җеназада катна-шуы турында студентларның фәнни түгәрәк-ләрендә чыгыш ясый. Шул вакыттан бирле аның революционер-галим тормышы һәм эшчәнлеге белән кызыксынуы дәвам итә. һәм. ниһаять, безнең алдыбызда күптөрле тарихи чыганакларга таянып язылган хезмәт ята. Бу китап үзенең күләме һәм эченә алган матери-аллары белән дә элекке хезмәтләрдән күп яклары белән аерылып тора. Тарихи биографик жанрда язылган хезмәтнең һәр сәхифәсеннән зур эрудициягә, тарихи чыганаклар белән эшләүнең югары осталыгына ия булган тикшеренүче кулы сизелеп тора.
Г. Н. Вульфсон Щаповның тормыш юлын дүрт чорга бүлә; 1) тууыннан алып Иркутск академиясен тәмамлаганга кадәрге чор (1831—1852еллар); 2) Казан чоры (1852—1861 елның апрель азагы); 3) Петербург чоры (1861 маеннан 1869 елның язына кадәр); 4) полиция күзәтүе астында Себердә яшәү чоры (1869 елның җәеннән 1876 елның февраленә кадәр). Шунысын әйтеп үтү зарури: автор А. П. Щ».- повның тормыш юлын һәм эшчәнлеген ту- лысынча яктыртуны максат итеп куймаган Монографиядә сүз асылда галимнең Казандагы эшчәнлеген тасвирлауга багышланган Тагын да төгәлрәк әйткәндә, төп игътибар
A. П. Щапов биографиясендә зур урын алып торган җиде ай вакытны яктыртуга юнәлде-релгән.
Монографиядә А. П. Щаповның Россия тарихына карашлары формалашу, разночинец интеллигенциясенең революцион көрәшендә катнашуын күрсәтү төп урынны алып тора
Әйе, ерак Иркутск губернасының караңгы бер авылында, ярлы дьячок һәм бурят хатыны гаиләсендә дөньяга килгән А П Щаповка авыр һәм гыйбрәтле тормыш юлы үтәргә туры килә. Иркутскидагы дини мәктәп — бурсаны бетергәч язмыш аны Казандагы дини академиягә китерә. Дини уку йортларында уку Щаповның беренчел карашларына йогынты ясамый калмаган, әлбәттә. Ләкин дини академиядә укыганда ук аңарда алдынгы иҗти- магый-политик, тарихи һәм экономик карашларның элементлары формалаша башлый. Илдәге социаль һәм экономик каршылыкларны ачып салган Кырым сугышыннан (1853— 1856) соң туган хәл иҗтимагый фикергә дә йогынты ясамыйча калмады. Дини академиядә дә яшерен әдәбият тарала башлый. Юуларның тәэсирендә А. П. Щаповта да заман проблемалары белән кызыксыну көчәйгән- нән-көчәя бара. Узган гасырның илленче елларында академия студентларына, шул исәптән Щаповка да, Г. 3. Елисеев, А. Ф Гусев, А. А. Бобровников кебек укытучыларның йогынтысы зур була. Әйтик А. Ф Гусев
таныштыра; соңыннан «Современник» журналы редакторларыннан берсе булган Г. 3. Ели-сеевның рус тарихы буенча укыган лекцияләре тыңлаучыларда демократик карашлар тууга җирлек әзерли. Шул чорның прогрессив галиме профессор Т Н. Грановскийның шәкерте, тарихчы С. В. Ешевский, Россиядә славян филологиясенә нигез салган галим
B. И. Григорович белән танышлык та Щаповка уңай йогынты ясый Дини академиядә уку һәм укыту чорында язылган хезмәтләрендәге фикер каршылыкларына, дини карашлар белән өртелгән фикерләренә карамастан, хәтта рәсми газета — «Казанские губернские ведомости» газетасы да, аларда социаль изүгә каршы кыю протест булганлыгын танырга мәҗбүр була.
А. П. Щаповның карашлары формалашуда Чернышевский, Добролюбов, Герцен, Огарев кебек революцион-демократларның роле аеруча зур булган.
I860 елның көзендә А. П. Щалов Казан университетында рус тарихын укыта башлый Беренче лекциясеннән үк ул демократик студентларның яраткан укытучысына әверелә «Великорус халкы тарихына гомуми караш» дип аталган беренче лекциясе үк Щаповны
12 <К У • MI0 заманының алдынгы карашлы вәкилләре сафына бастыра. Университет кафедрасыннан яшь галимнең «тарихта төп фактор — халык, тарихның төп эчтәлеге — халык тормышы» дигән сүзләре яңгырый.
Рус халкы тарихи мәсьәләләрен лектор турыдан-туры ул заманның иң мөһим социаль-экономик проблемалары белән бәйләп аңлата. Ә андый мәсьәләләрнең иң зуры- сы һәм иң катлаулысы Россиядә крепостнойлык тәртипләрен бетерү мәсьәләсе иде Крестьяннарны крепостнойлык тәртипләреннән азат итү тарихы турында сөйләгәндә ул моны исемнәре үк властьларда курку һәм нәфрәт тудырган Радищев, Рылеев, Герцен исемнәре белән бәйли. Бу — ул чордагы рәсми тарих фәнендә күрелмәгән хәл була. Яшь галимнең икенче бер лекциясендә сүз декабристлар хәрәкәте һәм аның идеяләре турында бара. Щаповның бу лекциясе турында Г. В Плеханов: «Безнең университетлар тарихында бердәнбер дип әйтерлек һәм гаҗәеп дәрәҗәдәге кызыклы факт»,— дип яза.
Университетта укыту белән бергә А. П. Щапов Казан разночинец интеллигенциясенең реөолюцион-демократик хәрәкәтендә дә актив катнаша. Казан студентлар түгәрәгенең идея җитәкчесе була
1861 елда Казан губернасы Спас өязенең Бездна авылында зур крестьяннар восстаниесе була. Бу — крепостнойлык тәртипләрен бетерүнең крепостниклар мәнфәгатьләреннән чыгып үткәрелүенә каршы иң зур протест иде Восстание властьлар тарафыннан канга батырыла. Вәхшиләрчә үч алуга җавап итеп студентлар 16 апрельдә Казан зиратындагы (Куртин чиркәве дип аталган) чиркәүдә «Ирек өчен чуалышларда үтерелгән» крестьяннарга багышлап тантаналы җеназа үткәрәләр. Анда Щапов дулкынландыргыч речь белән чыга һәм чыгышын демократик конституция таләп итү белән тәмамлый. Щаповның бу чыгышы 60 нчы еллар башындагы Россиядә булган революцион ситуацияне чагылдыручы мөһим программ документлардан санала.
Александр II Щаповны кулга алырга, ә Синод монастырьга ябарга хөкем итә. Ләкин Н. Г. Чернышевский тарафыннан оештырылган протест һәм киң җәмәгатьчелек фикере басымы астында патша бу карарны юкка чыгарырга мәҗбүр була. Щаповның Казан чоры тормышы әнә шундый давыллы вакыйгаларга бик бай.
А. П. Щаповның тормышын, фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлеген өйрәнүне тарихчылар киләчәктә дә дәвам итәрләр, әлбәттә. Шуңа күрә, бу өлкәдә тәфсилле анализ таләп итүче кайбер мәсьәләләргә тукталасы килә.
В Ф. Семенов брошюрасының 59 битендә күренекле татар галиме һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның дөньяга карашлары формалашуы А. П Щаповның политик һәм социаль-экономик идеяләре тәэсирендә бар-
177
ды дип раслана. Бу — кызыклы, ләкин яңа фикер түгел. Моңа кадәр дә кайбер тарихчылар (мәсәлән, С. М. Михайлова) бу фикерне әйткәннәр иде инде. Ләкин ул декларатив, конкрет тарихи чыганакларга нигезләнмәгән фикер булып кала бирә. Тарихчыларыбыз алдында бу фикерне бер хезмәттән икенчесенә күчереп йөртү урынына, конкрет тарихи фактлар, чыганаклар белән дәлилләү вакыты җитте, мөгаен, һәрьяклап тикшеренүне таләп итүче тагын бер проблема: ул А. П. Щаповның рус булмаган халыкларның язмышына, тарихына карашы мәсьәләсе. Анализлана торган хезмәтләрнең берсендә дә бу проблема махсус тикшеренү объекты итеп алынмаган. Ләкин ике автор да бу мәсьәләне читләтеп үтмиләр. Узып барышлый булса да Щаповның рус булмаган халыклар турындагы фикерләренә игътибар иткәннәр. Рус революцион-демократларының алдынгы вәкилләре кебек үк интернационализм позицияләрендә торган А. П. Щапов бөтен рус халкын «рус булмаган көнчыгыш халыклары — безнең туганнар» икәнен аңларга өнди. «Татарларны гына түгел, ә бәлки бурятларны, кыргызларны һәм камчадалларны да уку-укыту тәҗрибәсе, безнең рус булмаган көнчыгыш халыкларының фәнни үсешкә сәләтлелеген күрсәтә»,— дип яза галим. Киләчәктә тарихчыларыбыз бу мәсьәләгә дә игътибар итәрләр дип ышанабыз.
Кыскасы, авторлар укучыны Ватаныбызның А П. Щапов кебек күренекле галиме һәм гражданины белән таныштыруда зур эш башкарганнар.