АЛТЫН ОРЛЫК
Марсель Зарипов, Анатолий Подольский
рты миллионлаган үсемлекнең күбесе орлыктан үрчи. Орлык бөртеге — яңа тормыш яралгысы. Бу хакыйкать безгә яхшы таныш. Шулай да менә «люцерна орлыгы» дигән сүз сәеррәк яңгырый. Бу төшенчә нинди күренешләрне күзалларга ярдәм итә соң? Моңа тәгаен генә җавап бирү дә кыен. Чынбарлыгыбызда исә люцерна басуларын киңәйтү, шуңа бәйләнешле рәвештә, аның орлыгын күпләп җитештерү ихтыяҗы арта бара.
1965 елда Россия Федерациясендә берьеллык үлән терлек азыгы чәчелгән барлык мәйданның өчтән бер өлешен диярлек, ә күпьеллык үлән биштән бер өлешен генә тәшкил иткән. Бүгенге көндә берьеллык үләннәргә барлык азык культуралары мәйданының дүрттән бер өлеше туры килә. Соңгы вакытта күпьеллык үләннәр — бигрәк тә кузаклылар төркеменә керә торган люцерна, клевер, эспарцет кебек үсемлекләр чәчүгә күбрәк игътибар бирелә башлады.
Безнең игътибарны, барыннан да элек, мәсьәләнең практик ягы — люцернаның кара туфраклы Кубань җирендә дә. Урта Азиянең эссе үзәнлек- ләрендә дә. Уралда. Себердә һәм Ерак Көнчыгышта да гөрләп үсүе үзенә тартты.
Төп йортыбыз булган Җирне һәр җәй саен яшел келәмгә төрә торган йөз меңнәрчә үсемлекнең азык чыганагы буларак төп сыйфатлары әлегә чагыштырмача бик аз өйрәнелгән. Галимнәр нибары биш мең чамасы үләнне тикшергәннәр. Алар арасыннан туклыклылыгы, файдалылыгы ягыннан алдагы урыннарның берсе люцернага туры килә.
Көтүче-терлекчеләр мондый үлән үскән көтүлекләрдә йөргән терлекләрнең ите-сөте тәмлерәк, туклыклырак булуына элек-электән игътибар итә килгәннәр. Фәнни трактатларда да бу мәсьәлә шактый киң яктыртыла. Шулай да әле ахырынача хәл ителеп бетмәгән, хәтта, беренче карашка, бәхәссез хакыйкать булып күренгән нәрсәләргә тагын мөрәҗәгать итик әле.
Люцернаның көчле тамырлары дымны биш метр тирәнлектән ала. Шуңа күрә ул корылыктан курыкмый. Ә аның үзе шытып чыккан җир мәйданыннан сиксән алты мәртәбә зуррак яфраклары туклыклы матдәләр запасын шул ук зурлыктагы мәйданны тәэмин итәрлек күләмдә тупларга, кояш энергиясен мулрак җыеп калырга, шулар аркасында салкын якларда да үсәргә мөмкинлек бирә. Язын ул иң алдан җирне яшел келәм белән каплап өлгерә һәм иң каты кырауларга кадәр үсә дә үсә. Бер кат чабып алганнан соң, иренмичә, өстәмә ашламалар кертсәң һәм кирәгенчә сугарсаң, люцернадан көньякта елына биш-алты, ә Россиянең кара туфраксыз өлкәләрендә ике-өч тапкыр уңыш алырга мөмкин. Люцернаның һәр гектарыннан 100—150 центнер азык берәмлеге алына. Туклыклылыгы ягыннан һәр азык берәмлеге исә бер килограмм солыны алыштыра.
Тормышта бик күп төрле үлчәү берәмлекләре бар. Арада азык берәмлеге дигән эталоннан да шартлырак тагын берәр үлчәм бармы икән?! Азыкның кыйммәте аның составында протеин, каротин кебек аминокислоталар, төрле витаминнар, ягъни организмга кирәкле матдәләрнең күпме булуы белән билге
Я
ләнә. Тәҗрибәле крестьян утлыкка арыш, бодай кебек бөртеклеләрне түгел, ә туклыклылыгы югарырак булган солы, арпа, вика ише азык салуны хуп күрә, һәр азыкның үз урыны, үз өстенлеге бар. Арыш һәм бодай ипи күмәч салырга кирәкле булса, үсемлек-үләннәрдән әзерләнгән терлек азыгы ит, сөт һәм май җитештерү өчен яхшы. Бу аермалык аларның җир һәм кояш биргән хәзинәне ризыкка әйләндерүче махсус аксымнарга — аминокислоталарга ни дәрәҗәдә бай булуына бәйле.
Хуҗалыкларда люцернаның күпме чәчелүе зоотехникларның агроном нардан бу культураны арттыруны таләп итүенә барып тоташа. Люцерна үзенә башка үсемлекләрдә булмаган туклыклы матдәләр запасын күпләп туплый. Бодайны без гадәттә бөртекле ашлыклар патшасы дип йөртәбез. Әмма анда лизин бик аз. Баһадир үсемлек саналган кукуруз гектарыннан йөзәр центнер уңыш бирә. Ләкин ул да организм өчен чиктән тыш кирәкле лизинга һәм триптофанга бик ярлы. Ә бит аның дүрттән өч өлеше фермаларга һәм катнаш азык хәзерләүгә китә.
Чәчеп үстерелә торган үләннәрдән люцернадан да туклыклырак азык юк. Аның бер килограммында утыз алты грамм протеин исәпләнә. Организм та рафыннан ул бик тиз эшкәртелә һәм җиңел үзләштерелә. Аннан соңгы урын нарны, эспарцет, борчак, клевер, арыш, солы белән катыштырылган вика, көнбагыш алып тора. Люцернаның төп өстенлеге аның лизин, метионин, триптофан, аргинин, гистидин, лейцин, изолейцин кебек алыштыргысыз аминокислоталарга бай булуында. Бу матдәләрне организм үзе эшләп чыгара алмый. Өстәвенә люцернада тимер, цинк, бакыр, марганец, кобальт кебек микроэлементлар бар.
Люцерна — басуларның уңыш бирүчәнлеген арттыру ягыннан да отышлы үсемлек. Бодай, арыш, кукуруз, арпа кебек культураларның мул уңышы туфрактагы матдәләрнең, барыннан да элек җирнең төп кыйммәте булган азотның кимүенә китерә. Агрономнар инде ничәмә-ничә йөз еллардан бирле хәл итәргә омтылган иң мөһим бурычларның берсе чәчүлекләрнең потенциаль мөмкинлекләрен саклаудан, аның уңыш үстерү һәм кешеләр өчен сарыф иткән көчен кире кайтарудан гыйбарәт. Бу — программа-минимум. Ләкин безнең көннәрдә моның белән генә чикләнмичә, алга тагын да зуррак бурыч куела. Җирнең куәтен элеккегә караганда да арттырырга тырышалар. Моның өчен һәркайсыбызның үз-үзен аямыйча, җиң сызганып эшләве сорала. Алдыбызга заман үзе куйган бу олы бурычны үтәүдә игенчеләр белән бергә басуларга «икмәк» бирүче химиклар, тимер юлчылар һәм башка бик күп төрле һөнәр ияләре катнаша. Кешеләр күп көч һәм чыгымнар түгеп башкара торган шул ук эшне исә люцерна табигый рәвештә үти: азотны һавадан суырып ала да аларны тамыр бүлбеләренә җыя. Бер гектар люцерна үстерү — җиргә алтмыш тонна черемә кертү белән бер. Кызганычка каршы, ил буенча бу сан биш тоннадан артмый. Начармыни: бер гектарга чәчелгән унбиш-егерме килограмм люцерна орлыгы йөз центнер ләззәтле азык өстенә тагын ярты центнер азот та калдыра!
Люцернаның һәм башка төрле күпьеллык үләннәрнең абруе көннән-көн үсә, кара туфраксыз басуларда алар үлән чәчелә торган мәйданның җитмеш процентын тәшкил итәчәк, дигән сүзләр дә ишетелгәли. Бу үләннәрнең орлыгын каян табарга мөмкин икәнлеген шыпырт кына әйт, аны сатып алырга теләүче хуҗалыкларның саны-хисабы булмаячак. Кырымнан да, Новоси- бирскидан да, Уралдан да, Украинадан да, Балтик буендагы совет республикаларыннан да, Белоруссиядән дә бик күп заказлар явачак.
Орлыкчылык белән шөгыльләнүче дәүләт оешмаларының үлән орлыкларын кирәк кадәр туплауга ирешә алганнары юк әле. Базарда исә люцерна орлыгы, дәүләт бәясенә караганда, ике-өч мәртәбә кыйммәтрәк тора. Эш акчада гына да түгел. Орлык хуҗалары металл, урман, яхшы токымлы терлек, трактор яки комбайн кебек «эквивалентлар» телендә сөйләшергә яраталар.
Безнең республикабыздагы «Корноухово» совхозының уңган директоры иптәш Крутилин 1983 елны «Советская Татария» газетасында, хуҗалык люцерна орлыгы сата, дигән белдерү бастырды. Бу якларда рәтле башлы юл да юк, тимер юл станциясенә йөз чакрымлап. Ә сатып алучылар каян гына килмиләр: республикабызның барлык районнарыннан, күршедәге кара туфраксыз төбәкләрдән, Днепропетровскидан, Белоруссиядән... килүчеләр дә эзләп таптылар.
Элек-электән арыш, бодай, бәрәңге игү, ит һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнгән ran гади бу хуҗалыкка сатУ өчен дә артып калырлык люцерна орлыгы каян килгән соң? Җавап бик кыска: үзләре өлгерткән. Монда терлек
күп асрыйлар. Савым сыерлар гына да мең баштан артып китә. Шул чак лы малны ашатырга ике мең гектар җирдә люцерна чәчелә. Һәр ел саен ул мәйданның ике йоз гектары орлыкка калдырыла. Моның ечен урманга, әлегәчә сабан төрәне кагылмаган үләнле чокырларга якын участоклар сайлап алына. Андый урыннар үсемлекләрне серкәләндерүче төрле-төрле бөҗәкләргә бай була. Шулар өстенә алты йөз илле баш умарталары 6rfp. Бер гектар люцерна җиренә өч баш умарта туры килә. Шушы чараларның нәтиҗәсе буларак, җыеп алынган орлык хуҗалыкның үзенә дә җитә, сатарга да кала.
Дөресен әйткәндә, «Корноухово» совхозының бу үтемле товары хәзергә әле авыз тутырып мактарлык дәрәҗәгә ирешмәгән. Аның кайчандыр һәм кайдандыр сатып алган беренчел орлыгы шушы көнгәчә бер тапкыр да үзгәртелмәгән, югары кондицияле орлык белән алыштырылмаган яки шул хәлгә китерелмәгән. Ләкин, бу очракта сату-алу хәрәмләшүсез, һәр ике якның да ризалыгы, үзара килешүе нигезендә алып барыла. Паспортланган яхшы сортлы чәчү материалына заказ бирер җирләре булмагач, агрономнар нишләргә, кая барырга тиеш? Бу сорауга җавап бирүе җиңел түгел.
\ Күпьеллык үләннәр орлыгына шундый ихтыяҗ, үлән басулы чәчү әйләнешенә мондый игътибар нәрсә белән аңлатыла? Барыннан да элек — җитмәүчелек, азыкка мохтаҗлык белән. Хуҗалыкларда терлекләрнең баш саны һәм шуңа бәйләнешле рәвештә ит-сөт, йомырка җитештерү артканнан-арта. Илебезнең Азык төлек программасы туклану структурасын тагын да камилләштерүне күздә тота. Сугышка кадәрге 1940 ел белән чагыштырганда мөгезле эре терлекләрнең саны ике тапкырдан күбрәккә артты һәм йөз егерме миллион башка җитте. Шул ук чор эчендә дүрт тапкырдан артыграк ит, утыз өч миллион тонна сөт, унике миллион урынына җитмеш биш мил лион данә йомырка җитештерелде. Бу үсеш бүгенге көндә тагын да кызурак темплар белән дәвам итә.
Хәзер авыл хуҗалыгы продукциясенең зуррак өлешен кырлар да, җиләк- җимеш бакчалары да түгел, фермалар һәм комплекслар бирә. Йөзләрчә, меңнәрчә яңа совхозлар үсеп чыккан кырык миллион гектар чирәм җирләр тулысынча диярлек фермаларга, ит, сөт, йомырка фабрикаларына хезмәт итә башлады. Сугышка кадәр терлек азыгы бөтен ил буенча унсигез миллион гектарда игелгән. Хәзер кукуруз, берьеллык һәм күпьеллык үләннәр, тамыразыклар игелә торган җир мәйданы алтмыш алты миллион гектар мәйданны били. Моннан тыш миллионнарча гектар табигый болыннар, печәнлекләр һәм көтүлекләр бар. Аларның барысын да карарга, тәрбияләргә, ашлама белән тәэмин итәргә, эшкәртеп-яңартып торырга кирәк. Терлекчелектә меңәрләгән, миллионлаган механизаторлар эшли. Алар иртә яздан алып көзге карлы яңгырларга кадәр сенаж, силос, печән, үлән оны, салам, тамыразыклар хәзерлиләр.
Бу зур, катлаулы һәм, әйтергә кирәк, гаять четерекле системада иң нечкә урын — орлыкчылык. Орлыкка кытлык күпьеллык үләннәр чәчү мәйданын теләгәнчә киңәйтергә мөмкинлек бирми, алар терлек азыгы игелә торган басуларның яртысын да тәшкил итә алмый. Ә белгечләрнең фикеренчә, күпьеллык үләннәр терлек азыгы игү өчен билгеләнгән җир мәйданының җитмеш процентын биләргә тиеш. Монда шулай ук чәчүлек җирнең нинди сыйфатка ия булуын да истән чыгарырга ярамый. Россия Федерациясе колхозларында һәм совхозларында һәр ике гектар клеверның бер гектары ике яшьтән артык. Инде май аенда ук һәм азык бигрәк тә күп кирәк булган салкын көз көннәрендә сусыл ризыкны мул бирә торган люцерна җирләренең кырык сигез проценты иске, карт үләннәрдән тора. Моннан да күңелсезрәк нәрсәнең булуы мөмкинме икән?! Яшь үлән чабылган җирдә кибәннәр зуррак һәм биегрәк. Үләне картайган мәйданнардан җыеп алынган печән исә чүмәлә куярга да җитми.
Люцерна—катнаш азыкларның туклыклылыгын яхшыртуда алыштыргы сыз. Концентратларда яшел витаминнар ике-өч проценттан артмый. Зоотехниклар исә аны ун-унбиш процентка җиткерү ягында. Елына утлыкларга салына торган йөз утыз миллион тонна катнаш азыкның ун-унбиш процентын яшел үлән массасы белән алыштырганда күпме икмәк янга калачак! Өстәвенә, мондый азык белән туенган маллар ит, сөт һәм йомырканы да күбрәк бирәчәк.
В. Р. Вильямс исемендәге Бөтенсоюз азык институты директоры, ВАСХНИИЛның член корреспонденты Митрофан Андреевич Смурыгин менә мондый саннар китерде:
— Илдә терлекчелекне тәэмин итү өчен дүрт йөз илле миллион тонна азык берәмлеге җитештерелә. 1990 елга аны биш йөз егерме — биш йөз кырык миллион тоннага җиткерү бурычы куела. Хикмәт тонналарда гына ту- гел. Төп максат азыкның продукция бирү сәләтен күтәрүдән гыйбарәт. Кызганычка каршы, фермаларда рационнарга баланс ясалмаган. Бу исә «чимал »-ның кирәгеннән артык тотылуына, әрәм-шәрәм ителүенә китерә. Яхшы сыердан, мәсәлән, бер килограмм азык ашатып, шул ук күләмдә сөт савып алырга мөмкин. Бүгенге көндә азык ярты килограммга артыграк тотыла...
Исәпләп караган идек: 1983 елда ил буенча «артык яндырылган ягулык» кырык сигез миллион тонна булган. Ит җитештерүгә дә азык шул ук бер ярым норма киткән. Җилгә очкан чыгымнарны бергә кушып исәпләсәң, үлчәү йөз миллион тоннага тарта. Зур сан! Бу мәгълүмат уйландырып кына калмый, хәлне төзәтү өчен кичекмәс чаралар күрүне дә сорый.
Гомумән, рационның туклыклылыгын күтәрү ысуллары күп. Терлек һәм кош-корт азыгына аксымга бай соя, борчак, химик тәмләткечләр, балык оны кушарга мөмкин. Әмма шулкадәр балыкны каян, кайсы диңгездән, нинди океаннан алырга? Ул бит алтын бәясенә төшәчәк. Шулай булгач, һәркем үстерә ала торган күпьеллык үләннәргә — люцернага, клевер һәм эспарцетка исәп тоту отышлырак.
Тиешенчә эшкәртелгән яшел үлән басулары, болыннары һәм көтүлекләре булган хуҗалыкларның эшләре дә әйбәт бара. Әгәр әнә шулар юк икән, алар- да терлекчелек тармагы акрын үсә. Мәсәлән, Кабарда-Балкария, Дон һәм Кубань — РСФСР күләмендә бөртеклеләрдән иң югары уңыш алучы төбәкләр, ләкин бу өлкәләрдә терлекләрне кышлату үзе бер проблема булып кала бирә, фермаларда җәйне җиткерә алмый йөдәп бетәләр.
Люцернага бәйләнешле мәсьәләләргә җавап эзләп йөргәндә, без күршедәш ике районгД — Татарстанның Балтач һәм Киров өлкәсенең Малмыж районына да барып чыктык. Алар икесе дә бер үк шартларда, әмма төрлечә хуҗалык итәләр. Балтачлылар, сигез мең баш савым сыер өчен, яртысыннан артыграгы сугарулы алты мең гектар җиргә күпьеллык үләннәр, нигездә люцерна чәчәләр. Дөрес, аларның да үз орлыклары җитми, бер өлешен сатып алалар. Хәзер биредә һәр сыерга ясалма яңгыр яудырылган ярты гектар яшел участок туры килә. Һәр сыердан уртача савып алынган сөт өч мең биш йөз килограмм тәшкил итә.
Малмыж районы хуҗалыкларының яртысы исә терлекләргә берьеллык үлән ашаталар, шул сәбәпле сөтне һәр сыердан күршеләрнекенә караганда нәкъ бер тоннага кимрәк савалар. Алга таба ничегрәк эшләү турында сүз чыккач, КПСС райкомы секретаре Виктор Леонтьевич Колупаев терлекчелекне үстерү өчен бөртеклеләр мәйданын киметергә мәҗбүр булуларыннан зарланды. Ә бит заманында, мәсәлән, 1967 елда монда ике мең гектар мәйданның һәр гектарыннан 1,2 центнер люцерна орлыгы җыеп алынган. Көньякта алына торган уңыштан һич тә ким түгел бу!
Чувашстанның Батыр районындагы «Гвардеец» колхозы люцерна орлыгын Үзбәкстаннан бәрәңгегә алыштырып ала. Ә Ядринск районының «Ленинская искра» колхозы председателе Аркадий Павлович Айдек орлыкларны, люцерна орлыгын да. үзләрендә җитештерә. Хуҗалык ел саен дәүләткә җитмешәр тонна орлык сата һәм шактый зур файда ала. Бу колхоз өчләтә ота: акча туплый, малларын тук асрый, басуларның уңыш бирүчәнлеген тәэмин итә. «Гвардеец» колхозында исә терлекчелек зыян гына китерә. «Ленинская искра*да фермалар табышлы, һәр сыер елына уртача дүртәр мең килограмм сөт бирә. Ядринск районы 1983 елда чәчүлек гектарыннан егерме ике центнер уңыш алган, ә «Ленинская искра»да уңыш районныкына караганда ун центнерга артык. Бер үк җир, бер үк һава шартлары, хуҗалык итү ысуллары гына төрле.
Кешеләргә гасырлар буена файда Китерүче люцерна орлыгына кайчаннан бирле һәм ни өчен кытлык соң?
Люцерна орлыгының ни өчен аз җитештерелүен аңлатып бирергә мөмкин. Табигать, люцерна бүләк итеп, кешегә олы игелек кылу белән бергә, бу байлыктан файдалану өчен аның ачкычын — күзгә күренмәгән зәңгәр таҗ яф
ракчыклары арасына яшеренгән орлыгын табу бурычын да йөкләгән. Легенда һәм риваять-әкиятләрдәге пәһлеван егетләр шундый тылсымлы ачкычларны эзләп җиде җир читенә, җиде диңгез артына чыгып киткәннәр һәм аны саклаучы явыз сихерчеләрне, һәртөрле аждаһаларны, иң куәтле дию пәриләрен җиңгәннәр. Тормышта әкияттәге киртәләр юк, әмма люцерна орлыгын өлгертүнең серенә төшенү җиңел түгел.
Иң зур кыенлыкларның берсе — люцернаның үзәнчәлекле якларында. Ул орлыклансын өчен аның чәчәген бөҗәкләр серкәләндерергә тиеш. Шулай булмаганда иң әйбәт җәйдә дә люцерна чәчәгенең җимшәнсез калуы мөмкин. Әгәр дә һәр чәчәк үзеннән орлык калдыра икән, ул чагында люцернаның һәр гектары егерме-утыз центнер чәчүлек материалы бирә ала. Чәчү нормасын гектарына биш-ун килограммнан исәпләнгәндә, бер участоктан җыеп алынган әйбәт уңыш очы-кырые күренмәгән зур мәйданны яшел ба суга әйләндерергә җитә.
Тырыш, уңган хуҗалар арасында аерым участокларда һәр гектардан дүртәр-бишәр центнер уңыш алучылар да юк түгел. Гомумән, бөтен ил буенча люцерна орлыгының уртача уңышы гектарына бер центнердан чак кына артыграк.
Люцерна орлыгы уңышының түбән булуының икенче бер сәбәбе — хезмәтне дөрес оештырмау. Илебездә орлыкчылык белән генә шөгыльләнүче махсус хуҗалыкларның шактый киң челтәре булса да, һәр колхоз-совхоз үзе турында үзе кайгыртырга мәҗбүр.
Бөтенсоюз азык институты галимнәре орлык уңдырышлылыгының формуласын да беләләр: Россиянең урта өлешендә, бигрәк тә кара туфраксыз зонаның төньягында, һәм Ерак Көнчыгышта люцерна ун елга бер генә ярыйсы уңыш бирә. Ә мондый бик үк күңелле булмаган нәтиҗәнең сәбәбе исә объектив шартларда гына түгел, ә кайбер кешеләрнең ваемсызлыкларында, искелеккә ябышып ятуларында. Куелган көчнең, чыгымнарның нәтиҗәлелеген әнә шулар киметә.
* * *
Авыл хуҗалыгы — искиткеч зур тәвәккәллек сорый торган тармак. Табигый кыенлыкларга кешенең үзенә бәйле авырлыклар да килеп өстәлсә, гади генә мәсьәләләр дә атлап чыга алмаслык киртәгә әверелә.
Табышны аз бирә торган орлыкчылык хуҗалыкларына нигә әле шулкадәр көч түгәргә, дип уйлаучылар юкмыни?! Массакүләм фәнни техник революция заманында люцерна игү өчен бер генә махсус машина да иҗат ителмәүне дә бары тик шуның белән генә аңлатырга кирәк. Аяныч күренеш. Механизаторлар люцерна чәчкәндә бөтенләй башка машиналар кулланалар. Үстерелгән уңышны җыеп алу тагын да катлаулырак. Үләнне суктырганда «Сибиряк», «Нива», «Колос» комбайннарының искереп, ертылып беткән иләкләреннән файдаланалар. Ул иләкләрдән хәтта эре бөртекләрнең дә яртысы коелып бетә. Энә күзенә сыешлы люцерна орлыгы турында әйтеп тә торасы юк.
Безнең илнең авыл хуҗалыгы фәнни тәэмин ителүе ягыннан дөньяда беренче урынны алып тора, дисәк, сүзебез ялган булмас. В. И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы Академиясе системасында гына да йөз егерме җиде махсус фәнни-тикшеренү институты бар. Аларда унсигез меңләп галим эшли. Авылларга барлыгы дүрт йөздән артык фәнни-тикшеренү институты, йөз дә унҗиде югары уку йорты хезмәт күрсәтә.
Тугызынчы бишьеллыкта селекционерлар төрле культураларның — бер мең сигез йөз илле сигез, унынчы бишьеллыкта ике мең туксан җиде сортын уйлап тапканнар. Әмма бу зур саннар арасында күпьеллык үләннәр, аеруча кузаклылар өстендә эшләүче белгечләрнең күрсәткечләре бик тыйнак. Ил буенча, мәсәлән, люцернаның нибары сиксән алты сорты, соңгы ун елда шуларның унсигезе районлаштырылган. Балтик буеннан алып Тын океангача сузылган чиксез зур территория өчен бу, әлбәттә, бик аз.
Бездә уйлап табылган һәм күп кенә илләрнең, континентларның басу- кырларында дәрәҗәле урын яулап алган бодай сортлары үзләренең чыгышлары, дан тотулары белән Лукьяненко, Ремесло, Неттевич кебек сәләтле селекционерларның талантына гыңа түгел, идарә итүнең, оешканлыкның тиешле югарылыкта торуына да бурычлы. Ә менә терлек азыгы культуралары селекциясе башкача оештырылган. Дөрес, яңа сортлар тудыру белән шөгыльләнүче
учреждениеләрнең саны аз түгел. В. Р. Вильямс исемендәге Хезмәт Кызыл Бай рагы орденлы азык фәнни-тикшеренү институты инде алтмыш елдан бирле яшәп килә. Аның утыз алты бүлеге һәм лабораториясе бар, биредә сигез йөздән артык фәнни-техник хезмәткәр эшли. Аларның һәр дүртесенең берсе — доктор яки кандидат. Институт, фәнни тәҗрибә базасыннан тыш, Мәскәү, Киров. Тамбов, Брянск өлкәләрендә сигез тәҗрибә станциясе һәм тәҗрибә хуҗалыгы тота. Аларга утыз мең гектар җир мәйданы беркетелгән. Институтның фәнни уңышы азык культураларының йөзгә якын сортын тудырудан, җитмеш биш уйлап табу һәм оригиналь ачыш ясаудан, соңгы ун елда йөзләгән китап һәм брошюра, меңләгән мәкаләләр бастырудан гыйбарәт. Ләкин азык җитештерү өлкәсендә кичектергесез проблемаларны хәл итәргә бурычлы бу институтта да люцерна селекциясенә җитди игътибар бирелми.
Институтның селекция үзәге белән авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Анна Сергеевна Новоселова җитәкчелек итә. Зур коллективның иң тәҗрибәле хезмәткәрләреннән саналган бу галим үзенең фәнгә булган мәхәббәтенә беркайчан да хыянәт итмәгән, үлән игүчеләр ләгънәтләнгән аграр буталышлар һәм көтелмәгән үзгәрешләр чорын сабыр гына үткәргән. Аның тормышы — саф, намуслы тормыш. Галимнәр башкарган эшнең нәтиҗәләре, аларның бүгенге мәшәкатьләре, алда торган проблемалары турында сөйләгәндә ул менә мондый фикер әйтте:
— Яңа сортлар булдыру, аларны кулланышка кертү ялгыз энтузиастлардан гына тормый. Тикшеренүләр, үсемлекләрнең яңа төрләрен ачу, аларны һәлакәттән саклау ысулларын табу — барысы да эре комплекслы лабораторияләр тарафыннан башкарылырга тиеш. Бөртеклеләр белән нәкъ шулай эшлиләр. Терлек азыгына килгәндә исә хәл башка. Безнең институтта, мәсәлән, клевер орлыгы белән шөгыльләнергә бер, ә люцернаныкы белән ике хезмәткәр белгечлеккә өйрәнә. Башка селекция үзәкләрендә дә шул ук хәл. Яңа уйлап табылган сортларның да күбесе басуларга юл яра алмыйча, уч төбедәй кишәрлекләрдә искерә. Әйдәгез, иренмик, миллионнарча гектар мәйданны биләгән люцерна басулары буйлап узыйк, аларга нинди сортлы орлыклар чәчелгәнлеген күрик. 1983 елда чәчелгән сортлар арасында беренче урында Зайкевич люцернасы тора. Бу орлык 1932 елда ук иҗат ителгән. «Семиречинский», «хивинский» сортларының игелә башлавына иллешәр елдан артык вакыт үткән. Ә алар әле дә булса кулланылышта. Бу сортлар чирек миллион гектар мәйданда чәчелә.
Яңа сортлар уйлап табу өлкәсендә сугышка кадәрге елларда зур эш баш-карылган. Колхозлар һәм совхозларга бер-бер артлы «манычская», «славянская», «узгенская», «токмакская», «ташкентская*, «ленинская», «казанская-36», «марусинская-425» сортлары тәкъдим ителгән һәм шулар әле һаман алыштырылмаган. Унынчы һәм унберенче бишьеллыклар дәвамында уйлап табылып, бик җитди конкурслардан соң, дәүләт паспортларына соңгы эталон итеп «яхшы» билгесе куелган күпме яңа сортлар чират көтә! Аларга нибары утыз мең гектар мәйдан бирелгән.
Халыкның, ни чәчсәң, шуны урырсың, дигән сүзләрен тормыш инде миллион тапкырлар раслагандыр. Тик игенчене бәхетле итәр өчен яңа сортлы орлык аерым бер кишәрлеккә генә түгел, миллионнарча гектар мәйданга җитәрлек булырга тиеш. Абруйлы фәннең бүлекләре әнә шул аз күләмдәге чәчү материалын ишәйтергә, кулланышка кергән яңа сорт орлыкны җитештерәчәк махсус хуҗалыкларны аның белән тиешенчә тәэмин итәргә бурычлы. Кызганычка каршы, алар әле зәгыйфь һәм көчсез, аларга таянырлык та, ышанырлык та түгел. Әйтик, яңа сортны табалар, дәүләт комис-сиясенә тапшыралар, ә аны ишәйтү чарасын күрмиләр — төп бурычларны үтәмиләр. Биш мең тонна чамасы люцерна орлыгы урынына аның чиреге генә җитештерелә. Елның-елында шул ук хәл кабатлана. Нәтиҗәдә фәнни бүлекләр орлыкчылык белән шөгыльләнүче махсус хуҗалыкларны уңайсыз хәлгә куялар, соңгылары исә үз чиратларында колхозларны һәм совхозларны җитәр-җитмәс өлеш белән калдыралар. Кыяклы үләннәргә орлык табу мәсьәләсе кыен түгел, кузаклыларга килгәндә исә ник шунда каравыл кычкырмыйсың! 1982 елда Россия Федерациясендә план буенча утыз бер мең өч йөз тонна үлән орлыгын сатып алу каралган булса, ул егерме сигез мең бер йөз егерме җиде тонна гына җитештерелгән. Шуның дүрт йөз сиксән дүрт тоннасын клевер, ике мең тугыз йөз кырык өч тоннасын — эспарцет, ике мең ике йөз сигез тоннасын люцерна орлыгы тәшкил иткән. Боларның барысы бергә орлык запасының унбиш процентын алып тора. Ә кузаклылар чәчүлек мәйданнарының илле процентын били...
Бәс шулай икән, игенчеләргә күпме файда вәгъдә иткән кузаклы культуралар орлыгының җитмәвенә нигә гаҗәпләнергә?!
Азык институты исәпләп чыгарган саннардан күренгәнчә, «искергән» басуларда ил күләмендә ел саен ун миллион тонна азык берәмлеге алып җиткерелми. Бу — кояшлы Кубаньның еллык уңышы дигән сүз.
* ♦ *
Люцернаны барлык басуларга, табигый болыннарга, көтүлекләргә чәчү өчен ел саен җитмеш мең тонна орлык кирәк. Елына ил күләмендә җитештерелә торган ике йөз миллион тоннадан күбрәк ашлык, колхозлар һәм совхозлар үстергән тау-тау азык, яшелчә һәм җиләк-җимеш белән чагыштырганда, бу — күккә үрләгән биек кыяның бер кечкенә ташы гына югыйсә. Ә менә шуны атлап чыгып та, әйләнеп узып та булмый. Унынчы бишьеллыкта люцерна орлыгы илле мең тоннадан аз гына артыграк әзерләнде. Алда эшләнәсе эшләрнең очы-кырые күренми.
Тик шулай да өметсезлеккә бирелергә ашыкмыйк. Юанычлы хәбәрләр дә бөтенләй үк юк түгел. Сиксәненче еллардан соң товарлыклы орлыкчылык һәр яктан отышлы була башлады. Тәрбиягә таләпчән люцерна Россиянең көньяк регионнарындагы сугарулы җирләргә күчте. Кояшка һәм гомумән җылыга мохтаҗ кара туфраксыз зонаның төньяк районнары, Себер һәм Ерак Көнчыгыш регионнары орлыкны читтән алачак. Мондый программа тормышка ничек ашырылачак һәм ул нәрсә бирәчәк?
Россиянең җылы көньягында люцерна буенча товарлыклы орлыкчылык зонасы оештырылды. Орлыклык үлән чәчеләчәк мәйданнарның күләме дүрт тапкырга арттырылды. Орлык өчен элек кырык өч мең гектар җир калдырылган булса, 1983 елда шул ук максат өчен махсус чәчелгән мәйданның күләме йөз алтмыщ мең гектарга җитте. Ростов өлкәсендә, мәсәлән, орлыклык җир мәйданын егерме мең, Кубаньда — егерме алты мең, Ставрополь краенда ундүрт мең гектарга, Саратов өлкәсендә дүрт тапкырга, элеккеге елларда үзенең эчке ихтыяҗларын тәэмин итү өчен нибары бер мең ике йөз гектар орлыклык җир калдырган Чечен-Ингушиядә егерме тапкырга киңәйттеләр. Товарлыклы люцерна орлыгы җитештерү белән шөгыльләнүне башкалар өчен гади эш дип санарга мөмкин. Ә менә таулар арасына урнашкан кечкенә Чечен-Ингуш республикасында бу тармак әле яңа үзләштерелә. Республикада люцерна игү өчен аерым регионнар билгеләнде, һәр басуның төгәл агротехникасы эшләнде, махсус звенолар, бригадалар оештырылды, кешеләрне укыту- өйрәтү чаралары күрелде, ындыр табакларында үлән суктыру пунктлары, орлык чистарту станцияләре төзелде, умарталарны кышлату урыннары әзерләнде. Болар алты миллион сумга төште.
— Авырга туры килде,— диде партиянең Чечен-Ингуш өлкә комитетының икенче секретаре Доку Гапурович Завгаев.— Хәзер агрономнар да чапкычларга элекке кебек ашыгып тотынмыйлар, киресенчә, чәчәкләрнең орлыкка төймәләнүен көтәләр. Шулай да төрле кыенлыклар туып кына тора.
— Гадәти күренеш. Яңа эштә һәрвакыт шулай була,— дип, без дә әңгәмәгә кушылабыз.
— Күз алдыгызга китерегез: кешеләр монда гомер-гомергә бодай иккәннәр, бу эшнең сере буыннан-буынга — ата-бабаларыннан улларына, улларыннан оныкларына тапшырыла-күчә килгән, шул рәвешле алар зур уңыш үстерергә өйрәнгәннәр. Бу — аларның байлык чыганагы гына түгел, ә бәлки профессиональ горурлыгы, дан-шөһрәте, дәрәҗәсе- абруе! Инде һич көтмәгәндә аларга бөтенләй таныш булмаган яңа эш тәкъдим итәләр. Аннан нәрсә килеп чыгар бит әле? Люцерна орлыгының язмышы — кешеләр язмышы ул. Хәзер орлыклык люцерна игелә торган мәйдан егерме ике мең гектардан артып китә. Әмма гектарлар санын арттыру гына мәсьәләне хәл итми. Иң мөһиме — уңышны күтәрү, орлык сортларын ишәйтү һәм сыйфатын яхшырта бару. Республика өчен традицион булган яшелчә, ашлык, җиләк-җимеш, кукуруз җитештерүнең күләмен киметмәгән хәлдә, дәүләт фондына ел саен дүрт мең тонна люцерна орлыгы тапшырырга кирәк. Узган ел бер мең ике йөз тонна саттык. Быел ике тапкыр күбрәк сатарга исәп тотабыз...
Әйе, бурыч җиңелдән түгел! Чечен-Ингушия Россиянең көньягындагы тагын биш регион белән бергә илебезнең кара туфраксыз өлкәләрен, Урал төбәген, Себер һәм Ерак Көнчыгышны люцерна орлыгы белән тәэмин итәргә.
кукуруз орлыгын ничек җибәреп торса, моны да шундый ук төгәллек белән эшләргә тиеш.
Чәчүлек мәйданын арттыру — ул әле программаның беренче өлеше генә. Төп бурыч гектарның уңышын күтәрүдән, сугару системалары белән тәэмин ителгән басуларда гектарыннан икеләтә, өчләтә һәм аннан да артыграк уңыш җыеп алудан гыйбарәт. Бары тик шуңа ирешкәндә генә, һәр гекта- < рында уртача утызар-кырыгар центнер бодай, алтмышар-җитмешәр центнер кукуруз бөртеге, дүртәр-бишәр йөз центнер азык чөгендере үстерелә торган басуларның бер өлеше люцерна орлыгына алынуы үз-үзен аклаячак. Халкыбызның көннән-көн үсә барган ихтыяҗларын тагын да тулырак канәгатьләндерүне күздә тотып, дәүләтебез кайберәүләр өчен бик кечкенә нәрсә булып күренгән люцерна орлыгы хакына әнә шундый байлыклардан баш тартып тора.
Кызганычка каршы, соңгы елларда көньяк регионнарның берсе дә үзенең йөкләмәсен үтәмәде. 1983 елда, мәсәлән, Кубань үзеннән читкә ике мең тонна орлык чыгарырга тиеш иде, дәүләткә җиде йөз сиксән тонна гына сатты. Ростов өлкәсе дэ дәүләт заказының яртысын да үти алмады. Ставрополь крае җиде йөз тонна урынына — ике йөз, волгоградлылар биш йөз тонна урынына ике йөз илле тонна гына орлык тапшырдылар. Сара- товлылар төньяк районнар хуҗалыкларын орлык белән тәэмин итүгә бөтенләй катнаша алмадылар. Кечкенә Чечен-Ингушия исә һич көтмәгәндә, дәү-ләткә бер мең ике йөз тонна люцерна орлыгы тапшырып, Россия Федерациясе буенча беренче урынга чыкты. Бөртеклеләр игеп дан казанган осталар люцерна орлыгы җитештерүдә үзләрен күрсәтә алмадылар, өйрәнчек- * ләр хәлендә калдылар. Хикмәт шунда ки, люцерна орлыгы җитештерү — ничек туры килде шулай башкарыла торган эш түгел. Бөек Бэконның: «Табигать белән аның законнарына буйсынып кына идарә итәргә мөмкин»,— дигән кисәтүен онытырга һич ярамый.
Без Чечен-Ингушиядә кешеләрнең яңа эшкә нинди омтылыш белән алын- ганлыкларын күрдек. Республикада орлыклык люцерна, кайбер урыннардагы шикелле, вак вак кишәрлекләрдә түгел, зур уңыш бирә алырлык киң мәйданнарда и гел ә- Коминтерн исемендәге колхозда һәм «Озерный» совхозында люцерна орлыгы җитештерү өчен — меңәр гектар. «Червленский» колхозында өч йөз гектар җир бүленгән һәм бу хуҗалыкларда яңа эш гаять табышлы булып чыккан. Люцерна орлыгы кыска гына вакыт эчендә «Путь коммунизма» колхозы кассасына бер миллион сум, «Червленский» совхо- зыныкына ике йөз илле мең сум табыш керткән.
Коминтерн исемендәге колхозга без орлык хәзерләү эшләренең иң кызган вакытында килеп төштек һәм җиренә җиткереп көйләнгән урып-җыю конвейерының ничек эшләвен кызыксынып күзәттек. Җыйгыч-комбайннар кырда рәт рәт булып чабылган үлән теземнәрен җирдән ипләп кенә күтәрәләр. Герметик арбаларга төялгән өемнәрне махсус сугу урынына ташыйлар. Анда ике «Нива» комбайны үләнне ике кат суктыра. Орлык шунда ук чистартылуга һәм калибрлауга, ә вакланган сабаклар сенажга, витаминлы үлән оны хәзерләүгә китә. Эштә тоткарлык сизелми, уңыш әйбәт чыга, димәк, табыш та аз булмаячак. Тик партиянең Шелково район комитеты беренче секретаре. Социалистик Хезмәт Герое Вера Табацкова һәм колхоз председателе Николай Юшков шатланырга ашыкмыйлар иде.
— Эш акчада гынамыни?— дип кашын җыерды председатель.— Без ике мең өч йөз баш мөгезле эре терлек, кырык ике мең сарык асрыйбыз. Аларга нәрсә ашатырга? Бүгенге орлыклык люцерна чәчелә торган мең гектар җирнең һәр гектарыннан без элек утыз биш-кырык центнер бодай ала идек. Чама белән бу шул у К күләмдәге азык берәмлеге массасы дигән сүз. Люцерна орлыгын дәүләт бергә — ун исәбеннән терлек азыгына, ягъни фуражга алмаш тыра. Димәк, люцерна орлыгы мәйданының һәр гектары ун центнер концентрат бирәчәк, ә калган аерманы нәрсә беЛән тутырырга?— Ул райком секретарена карады.— Вера Георгиевна, район резервларына таянып, бәлки. Сез ярдәм итәрсез?
Вера Георгиевна Табацкова үзе дә Коминтерн исемендәге колхоздан. в Монда ул башта агроном, соңыннан председатель булып эшлЗГән, колхоз ' тормышын яхшы белә. Ләкин ул председательнең хәленә керүдән, киңәш бирүдән башка нәрсә эшли ала соң?
— Андый резервлар юк, Николай Александрович, юк,— дип җавап кайтарды Табацкова туп-туры.— Орлыкны дүртәр, бишәр центнер сугарга тыры-
шыгыз. Шул чагында югалтуларны каплый алачаксыз, хәтта әле файда да калыр.
Тик гектарыннан дүртәр-бишәр центнер үлән орлыгы алу — бик зур проблема. Яңа продукцияне үзләштерү өчен технологик яктан хәтта иң әйбәт җиһазландырылган заводларга да ташлама ясала, вакытлыча җиңелрәк нормативлар билгеләнә. Люцерна өчен җиңеллек— хуҗалыкка катнаш азыкны ун тапкырга артыграк күләмдә сатып бирү. Бу — стандарт норма. Бөртекле- ләрнең гектарыннан унбиш-егерме центнер гына уңыш алучы төньяк игенчеләре моңа бик риза, ә чәчүлек җирләре юмарт хуҗалыклар үзләренә бирелә торган фуражның аз булуына канәгать түгелләр. Кешеләрдән люцерна орлыгын тизрәк үзләштерүне, аннан мөмкин кадәр күбрәк уңыш алуны көтәргә һәм таләп итәргә мөмкин. Ләкин осталыкка команда биреп кенә, яки ашыктырып, төрле шелтә чаралары кулланып кына өйрәтеп булмый. Осталык һәм тәҗрибә акрынлап туплана.
Люцерна орлыгы җитештерүче энтузиастлар алдына куелган катлаулы мәсьәләләр байтак. Мәсәлән, чәчкечләргә мохтаҗлык. Рәт аралары ничаклы сирәгрәк булса, үсемлек җылыны шулкадәр күбрәк ала, нектар мулрак бүленеп чыга, чәчәкләргә бөҗәкләр килә һәм үсемлектә җимшән күп хасил була. Орлык бер гектар җиргә хәзерге кебек ун килограмм түгел, ә ун тапкыр кимрәк чәчелсә, ничаклы кадерле һәм кыйммәтле чимал янга калыр иде! Нәкъ әнә шундый чәчү машинасын уйлап чыгарырга конструкторларның кайсысы алыныр? Бөртеклеләрне суктыру да мең төрле мәшәкатьләргә бәйле. Болай да фәкыйрь уңыш күп кенә очракларда бункерларга түгел, җиргә ага. Ниһаять, азык институтында безнең алда шатлыклы телеграмма алдылар. Белгечләрне махсус агрегат карар өчен, Фрунзега чакыралар иде. Институтның өлкән фәнни хезмәткәре Владимир Кузьмич шул ук көнне Урта Азиягә очты. Тәҗрибә уздыру өчен үрнәк әзер, тик сынап караулар нәрсә күрсәтер?.. Азык үләннәренең энә күзедәй орлыгын суктыру өчен махсус маши налар күрергә насыйп булырмы-юкмы?
Тагын бер бик мөһим мәсьәлә. Удмуртия, Мордовия, Татарстан, Чувашстан республикаларында, Владимир, Орел, Тула, Мәскәү, Липецк, Пенза өлкәләрендә, Уралда. Себердә, Ерак Көнчыгышта люцернаның «марусинская-425», «северная гибридная» сортларын чәчү отышлы. Әмма аларга «кизлярская», • славянская» кебек җылы ярата торган сортлар җибәрелә. Кубань, Дон, Төньяк Кавказ өчен алар, бәлки, әйбәттер дә. Кара туфраксыз районнарда бу сортлар белән нишләргә? Аяныч: соңгы биш ел дәвамында, матур теләкләр һәм тәкъдимнәрдән тыш, эшне җайга салуда артык бернинди рлга китеш тә сизелми.
* * ♦
Бүгенге көндә люцернаның бөтен серләре диярлек ачылган. Бу культурадан уңыш алу аның чәчәкләрен серкәләндерүгә бәйле икәнлеген, бөҗәкләр ярдәменнән башка аның орлык бирмәгәнлеген һәр кеше белә. Димәк, иң берен че чиратта серкәләгечләр турында чын чынлап кайгыртырга кирәк. Кызганычка каршы, алар белән табигатьнең төп таләпләрен санга сукмыйча эш итәләр.
Колхозларда һәм совхозларда авыл хуҗалыгын интенсивлаштыру елларында әйләнешкә йөз миллион гектардан артыграк яңа чәчүлек җирләр кертелде. Ләкин үткен төрәнле тимер сабан, игелекле эш башкару белән бергә, үсемлекләрнең уңышын күтәрүгә файда китерүче табигый серкәләгечләрнең ояларын да туздыра. Шуның аркасында никадәр басу-кырларның кысыр калуы турында берәү дә уйламый. Үлән игеләчәк мәйданнарны эшкәртү, аларга ашлама кертү, берөзлексез сугарып тору өчен никадәр көч куела, ә житештерелгән орлыкның күләме элекке еллардагыча ук кала. Сабан төрәннәре, һәртөрле пестицид-гербицидлар күпме бөҗәкләрне һәлак итә. Болыннарда чикерткәләр сикерешеп уйнамагач, урман буйларындагы басуларда бал кортлары гөжләп очмагач, мул уңыш кайдан килсен?!
Сугышка кадәр илебездә ун миллион баш умарта булган. Бакчалар,берьеллык һәм күпьеллык үлән басулары, яшелчә-җимеш плантацияләре елдан-ел ишәя бйрганда, аларның тагын да күбрәк кирәклеге үзеннән-үзе аңлашыла кебек. Ләкин, ни хикмәт, бал кортларын үрчетүгә игътибар кими генә бара. Күп кенә урыннарда умартачыларга да специальләшү чире йокты. Яңгырдан соң борынлап чыккан гөмбәләр шикелле меңәр баш һәм аннан да артыграк
умартадан торган хуҗалыклар барлыкка килде. Кайбер җитәкчеләр, бер мәшәкать кимүенә куанып, умарталыкларсыз хуҗалык итә башладылар. Бүгенге көндә Татарстанда йөз илле, ә Башкортстанда аннан да күбрәк колхоз һәм совхоз умарта тотмый. Россия Федерациясендә умарта чылык белән уртача ике хуҗалыкның берсе шөгыльләнә. Бөтен ил буенча умарталар саны ике миллион башка кимеде. Авыл хуҗалыгы министрлы- ’ гында люцерна игү программасын төзегәндә орлык җитештерү тармагында эшләүче танылган белгечләр Канадага һәм Америка Кушма Штатларына махсус барып кайттылар. Бу илләрдә алар серкәләгеч-яфраккискечләрнең ничек эшләүләре белән якыннан таныштылар. Саранла ныһ тормыйча, ал арны сатып алдылар һәм үзләре белән алып кайтып, махсус билгеләнгән хуҗалыкларга урнаштырдылар. Ерактан күчеп килгән канатлы кунаклар өчен лабораторияләр — саклау урыннары төзелде, аларның бездәге һава шартларында, бигрәк тә салкыннарда исән калуын тәэмин итү чаралары күрелде. Җәй җитеп, кышкы йокыларыннан уянгач, билгеле бер вакытта бу яңа төр серкәләгеч бөҗәкләрне орлыклык басуларга очырһлар. Сүз дә юк, серкәләнде- рү индустриясен оештыру бик кыйммәткә, экономистлар исәпләвенчә, йөз илле миллион сумга төшәчәк. Тик... алга таба эшләр ничек китәр — хәзергә кунак бөҗәкләрдән файда күренми әле. Чечен-Ингушиядә алар, гомумән, бөтенләй үлеп беткән.
Бу урында без укучының: «Ә үзебезнең бал кортларын гына арттырсак, ни була соң? Аларга бит гап-гади бер оядан башка берни дә кирәкми»,— дип, каршы төшүен сизеп торабыз.— Серкәләндерү өчен ник алардан файдалан * маска?»
Берни дә әйтеп булмый, урынлы сорау, урынлы таләп. Серкәләгечләрнең үзебезнекеләренә дә, читтән кайтартылганнарына да эш җитәрлек. Ләкин менә Коминтерн исемендәге колхозның мең гектар мәйдандагы орлыклык җирендә бер генә баш умарта да юк. Көньякта була торып та, төньяк өлкәләрдәге шикелле үк. орлык уңышын стандарт центнерлардан арттыра ал мый. «Червленский» колхозы председателе Александр Макарович Беляков та барлык умарталарын бал буенча специальләшкән совхозга тапшырган. Чәчәкләр серкәләнмәгәч, буш үләнне суктырып азапланудан ни мәгънә?! Кысыр сыердан бозау көткән кебек бу.
Бакчаларның, чәчеп үстерелә торган үсемлекләрнең, ягъни карабодайның, көнбагышның, эспарцет, клевер һәм люцернаның уңышы — эшчән бал кортларының канатларында, умартачылыкның ничек оештырылган булуында. Бал кортында җитезлек бар, тик аның канатларының көче өч кенә километрга очарлык. Әгәр умарталыклар басудан ерак булсалар, уңыш өчен моның бернинди файдасы да юк. Шуңа күрә бал кортларыннан эш көткәнче, агрономнар аларга тиешле бурычны бөтен шартын туры китереп бирергә өйрәнсеннәр • иде!
— Без серкәләндерү белән шөгыльләнмибез,— дип мәсьәләгә шунда ук 4 ачыклык кертте РСФСР Авыл хуҗалыгы министрлыгының умартачылык баш идарәсе начальнигы Евгений Михайлович Ульяничев, үлән орлыгы уңышын күтәрүгә умарталыкларның нинди хезмәт күрсәтүләре турында сүз чыккач.— Безне бал, балавыз, прополис кызыксындыра. Кырларның, бакчаларның һәм болыннарның уңдырышлылыгы турында ка'йгырту — РАПОлар бурычы.
Гаҗәп тә, сәер дә. буталчык та. Бер үк министрлык системасындагы специальләштерелгән өч идарәнең һәркайсы бары тик үзенең шәхси бурычы, шәхси эшен генә алга сөрә.
Умартачылык баш идарәсе, аның урындагы конторалары алда телгә алынган бурычны агрономнарга йөкләгәннәр. Алары исә умартачылар иңенә салынганнар. 1983 елда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе социалистик ярыш алдынгылары арасында Куйбышев өлкәсе умартачыларының да исемен атады. Әле шушы өлкәдә дә агрономнар кирәкле басуларны серкәләндерү өчен бал кортларының өч мәртәбә кимрәк булуыннан зарланалар. Ул чагында умартачылыгы артта калган өлкәләрнең хәле - нинди була инде?! Умарта кортларын автомобильләргә, трактор арбаларына, * тиз очышлы самолет канатларына утыртып йөртә-йөртә бал җыючы хуҗалыклар да бар. Алар да бары тик нектар турында гына кайгырталар. Грозный шәһәре янындагы «Чечен Ингушия» умартачылык совхозы директоры Габдерахман Гандалоев безне, тәме дә, төсе дә, исе дә үзгә булган бал белән сыйлады.
— Люцерна балы,— дидек без һәм, әлбәттә, ялгыштык.
— Юк. сөтле үлән балы бу,— дип аңлатты директор.— Умарталарны күршедәге Дагстан республикасына махсус илттек.
Чечен-Ингушия басуларында җәй буе люцерна күкселләнеп утыра. Сер- кәләгечләрне көтеп ала алмагач, аның кысыр чәчәктәге таҗ яфраклары җимшәнләнмичә коелырга мәҗбүр. Сүз уңаенда шуны да әйтеп китик. Чәчүлек үлән орлыгын күршесендәге Чечен-Ингушиядән алучы Төньяк Осетиянең йөз егерме умарталыгы, бал уңышыннан мәхрүм калмас өчен, люцерна кырына түгел, таулар арасындагы кыргый болыннарга күченә.
* * ♦
Люцерна орлыгы җитештерелә торган басулар буйлап сәяхәт кылу шактый озакка сузылды. Ләкин аларның берсендә дә кечкенә матур өйчекләр, фән өйрәткәнчә, аркылыга-буйга рәт-рәт тезелгән умарталыклар күрергә насыйп булмады. Люцерна чәчелгән участокларда нәкъ әнә шулай эшләнергә тиешлеген белеп тә орлыкчы агрономнарның бу юнәлештә кыл да кыймылдатмаулары бик гаҗәп, әлбәттә. Акланыр өчен алар безгә җыен тузга язмаган дәлилләр китерәләр. Бал корты, имеш, люцерна белән дус түгел. Ул аның төсеннән курка имеш, шуңа күрә бал кортына исәп тоту файдасыз, бал да, орлык та булмаячак. Най, бу үзеңнең ялкаулыгыңны аклау өчен, мең төрле сәбәп эзләп азаплану гадәте кайчан бетәр икән?!
Махсус мәсьәләләрдә каләм әһеле китергән кайбер дәлилләрне бик үк кабул итеп бетермәүләре ихтимал. Шуңа күрә биредә без мисал итеп белгеч фикеренә таяныйк. Үзбәкстанның Хорезм умартачылык совхозы баш зоотехнигы О. Юнусов «Пчеловодство» журналының 1984 елгы алтынчы санында басылып чыккан мәкаләсендә үз күзәтүләре, шуларга нигезләнгән исәпләүләр белән таныштыра. «Элек,— дип яза ул,— «Коммунизм» совхозында бал кортларын люцерна басуына җибәрмиләр иде. Бал уңышы бик аз булды. 1982 елда совхоз люцернаны бал кортлары ярдәмендә серкәләндерү оештырды. Хорезм умартачылык совхозы, килешү нигезендә, аның 600 гектар люцерна җиренә 1965 баш умарта күчерде. Галимнәр фикеренчә, бер гектар җиргә өч баш умарта туры килергә тиеш. Нәтиҗәдә «Коммунизм» совхозы люцернаның һәр гектарыннан 2 центнер 18 килограмм, ягъни 1981 елдагыга караганда 92 килограммга артыграк орлык алды.
Люцерна орлыгының бер центнеры 600 сум тора. Өстәмә уңыштан алынган керем 331 мең 200 сум. Серкәләндерү өчен тотылган чыгымны чигергәннән соң совхоз кассасына 291 мең 900 сум өстәмә акча керде».
Кызганычка каршы, О. Юнусов умарта кортларының күпме бал җыюы турында бер сүз дә әйтмәгән, шунлыктан тагын бер мисалга мөрәҗәгать итмичә булмый.
1983 елның җәендә Чечен-Ингушия автономияле республикасы, Грозный районының Ленин исемендәге колхоз агрономы Федор Гаврилович Хрусталев үзенең умарталарын люцерна басуына урнаштыра. Ә калганнар тауларга, көнбагыш чәчүлекләренә китүне артыграк күрәләр. Федор Гаврилович, бал корты люцерна чәчәгеннән серкә һәм нектар алмый, дип фараз итүне тик шереп карарга уйлый. Аның бал кортлары унҗиде көн люцерна басуында кайнашалар һәм бардык кәрәзләрен нектар белән тутыралар. Балны, суырткач, үлчәп карыйлар. Бер баш умарта биргән бал «Чечен Ингушия» совхозы таулы болыннарда алган уңыш белән бертигез чыга: егерме өч килограмм.
Бу урында яңа сорау туа. Меңнәрчә баш умартаны тәрбияләргә сәләтле Хрусталев кебек энтузиастлар ни өчен соң болыннарны серкәләндерү эшенә башкаларны да тартмыйлар? Бу уңайдан һәвәскәр умартачыларга министр приказы белән акча түләүнең законлаштырылган булуын да искә төшереп үтәргә кирәк. Безнеңчә, аңлатулар алып барганда, люцерна чәчәгенә ярдәм итүчеләр табылмый калмас иде. Әйе, министр приказы ачык һәм аңлаешлы. Ләкин колхозларда һәм совхозларда шәхси хуҗалык умарталарын басуларга чыгарып торган өчен акча түләү турында сүз чыккач, председательләр: «Ничек инде ул алай?—дип, аңламамышка салыналар.—Балын да безнең үләннәрдән алсыннар, өстәвенә тагын акча да түлә аларга?! Хәзер, имеш, авыл кешесе элекке кеше түгел, умарта кортлары белән азапланыр димә син аны. Техникадан, ферма һәм кырлардан соң ул телевизорга тартыла, гомумән тракторчыга, комбайнчыга, терлекчегә ниндидер умарталар белән кайнашуның кирәге шул чаклы гына...»
Чувашстандагы «Ленинская искра* колхозы председателе Аркадий Павлович Айдак, хуҗалык үлән орлыгы җитештерүгә күчкәч, беренче эш итеп һәртөрле гербицид-пестицидлардан баш тарта, колхозга бөҗәкләр тормышын өйрәнүче белгеч кайтарта һәм шәхси хуҗалыклардагы һәр умарта өчен унар сум акча түләүне оештыра. Унике авылны берләштергән бу колхозда өч ел эчендә умарталар саны алты йөз башка арта. Аркадий Петрович үзе дә дүрт баш умарта асрый. Бал белән тәмләп чәй эчү өстенә ул кырык сум күләмендә акчалата бүләк ала.
Умарта тотучыларга карата председательнең мондый юмартлыгы үзен аклыймы соң? Әйе. «Ленинская искра» колхозы, районның уртак күрсәткечләре белән чабыштырганда, бөртеклеләрне гектарыннан ун центнерга, һәр сыердан сөтне мең килограммга артыграк җитештерә, аның кассасында өч миллион сум акча исәпләнә. Иң әһәмиятлесе — кешеләрнең үз җирләренә ябышып ятулары! «Әгәр кеше йорт сала, агач утырта, кое казый һәм умарта кортлары үрчетә икән,— ди председатель,— туган туфрагыннан, ата-бабасы нигезеннән аны бернинди көч тә кузгата алмый».
СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең 1978 елда кабул иткән карарында: «Бал кортлары ярдәмендә серкәләндерүне әһәмиятле агрочаралардан санарга»,— дигән сүзләр бар. Ләкин бу җитди, бик кирәкле директива канцеляриеләрдән ары узмады. Умарта кортлары үрчетүне, умарталарны басуларга күчереп йөртүне беркем дә планлаштырмый. Үз агымына куелган бу эш «барып чыкса — яхшы, барып чыкмый икән — зыян юк» принцибына корылган.
Авыл хуҗалыгы алдындагы бурычлар күбәя бара. Аның бүгенге интенсив, киеренке темплары табигать серләренә карата нәзәкатле булуны таләп итә.
Бер очракта, без орлыкның яңа сортларын санга сукмыйбыз, икенчесендә ышанычлы техник тәэмин ителешне карап җиткермибез, өченче урында,’ йогынтылы мораль һәм материаль стимуллар турында онытабыз, якын ярдәм-челәребез булырга тиешле серкәләгечләр белән дуслаша белмибез. Нәтиҗәдә йөзләрчә миллион гектар мәйдандагы кырларны, болын һәм көтүлекләрне орлык белән тәэмин итү авырлаша. Яшел хәзинәнең тылсымлы ачкычы булган люцерна орлыгы безнең кулга үзеннән-үэе генә килеп кермәячәк.