ЯШЬЛЕК ИСТӘЛЕГЕ
рчада узган хәрби комиссия мине кавалериядә хезмәт нгергә яраклы дип тапты һәм Минск
шәһәрендә торучы 7 нче атлы дивизиягә җибәрде.
Минск шәһәренә озак бардык без. Шул юлда, икенче бер вагонда Шәйхи
Маннур дигән шагыйрь дә булуын ишетеп, аның янына киттем. Мин аның шигырьләрен азмы-күпме
укыган идем, рәсемен дә күргәнем бар иде. Маннурны күрү белән таныдыМ, кулымны сузып исем -
фамилиямне әйттем. Минем исем мең дә бер Габделхакның берсе иде аның ечен. Әмма фамилиягә
игътибар итте, «Мәхмүд Максудның энесеме әллә?»—диде. Шушы ерак юлда байтак вакытны бергә
уздырдык.
Минск шәһәренең вокзал алды мәйданында саубуллаштык без Маннурны элем тә батальонына,
мине 38 нче полкның 1 нче эскадронына җибәрделәр. «Эскадрон» сүзе матур яңгырашлы сихри бер
сүз иде безнең ечен Бер-беребезне табышырга сейләштек.
Солдат һәм авыл кешесе кибән эчендәге инәне дә таба ул. Солдат тормышына әзме-күпме
ияләнгәч без дә табыштык.
Сүз уңаенда Минск шәһәре турында бер-ике сүз әйтмәү гөнаһ булыр иде Бу шәһәр безне үз
уллары шикелле якын итеп каршылады, һәм бу якынлык, җылылык, армия сафларыннан киткәнче
кимемәде. Шәһәр предприятиеләре хәрби частьлар өстеннән шефлык иттеләр- Безнең эскадронның
шефы республика газетасы «Звездваның типографиясе иде.
Вокзалдан казармалар ягына атлаганда безнең ечен сәер бер күренешкә очрадык. Трамвайга
дип рельс салганнар да вагоннарны ат белен тарттыралар Строй белен баручы булачак солдатлар
кычкырып көлеп алдылар. Чөнки алар Казан трамваен күргән егетләр. Аларның үзләреннән дә
көләрлек иде югыйсә, кайсы камалы бүрек, кайсы зшләпә, күбесе оек -чабата кигән бу яшьләргә
читтән карап тору гаҗәп сәер тойгылар уяткандыр. Ай узу белән, без барыбыз да бертәрлв киенгән,
бер теләкле, бердәй хезмәтле кешеләргә әйләндек Минск шәһәре дә кеннән-кен үсә.
А
үзгәрә, матурлана барды Безнең килүебезгә бер ел тулганда. Белоруссия башкаласының киң
урамнары буйлап чын трамвайлар йөгерә башлады.
Бер ел бик ансат әйтелсә дә. алай ансат узмый икән. Кечкенә малай чактан ук ат өстендә йөргән
авыл егетләре өчен дә «джигитовка»лар шактый авыр бирелә. Бер төрен ярыйсы гына башкарасың,
икенче төрендә шапылдап җиргә төшәсең. Аттан бер тапкыр да егылмаган солдат очратмадым мин.
Моның ахыры, гадәттә, командирларның җиңелчә ачулануы һәм бер-ике каты сүз белән тәмамлана.
Озак та узмады, Маннурны дивизия штабының бер .бүлегенә писарь итеп күчерделәр. Кызыл
кирпеч йорттагы сыңар тәрәзәле озынча бер бүлмә Маннурның торагына әйләнде. Бу бүлмәдә
карават белән өстәл һәм бер урындыктан башка җиһаз юк иде. Мин анда күп тапкырлар булдым,
хуҗаның калай чәйнегеннән байтак «кипә- түк» эчтем. Маннурның: «Әйдә, кипәтүкләп алыйк».— ди
торган гадәте бар иде.
Маннур Белоруссия язучылары белән элемтәгә керде һәм язучылар союзы журналында үзенең
ике шигырен бастырды. Шигырьләрнең подстрочнигын Маннур үзе эшләде, тәрҗемәне кайсыдыр
белорус шагыйре башкарды. Шул ук вакытта Маннур Мәскәүдә чыга торган «Эшче» газетасына да
языша иде. «Эшче»нең бер санында фотомонтаж урнаштырылганы хәтеремдә. Мылтык сурәте эченә
«Эшчемнең солдат- х.тбәрчеләре куелган. Мылтыкның үзәгендә — түтәдә — Маннур рәсеме. Бу
вакыйга аның өчен болытлар арасындагы «тәрәзә»дән кояш нурлары сибелгәндәй шатлыклы булды.
1929 елның көзендә без Минск шәһәре белән саубуллашып, Мәскәү аркылы Казанга юл
тоттык. Бер вагонда, янәшә урыннарда, пассажирлар белән бергә идек бу юлы. Мәскәүдә ике-өч көн
тордык. Мин Махмуд абыйда кунак булдым, Маннур редакцияләргә йөрде, иске танышлары белән
очрашты.
Безнең юллар Донецк якларында да бергә булды.
Анда баргач Маннурга укытучылыкка керү дә мөмкин иде, әлбәттә. Ләкин ул үзенең Маннур
булуын әйтмәскә, сорады, производствода эшче батырлардан сабак алырга — тәрбия алырга теләде.
1930 елның язында «Эшчем сотруднигы Вил Садри Донецкига килгәч кенә. Маннурның Маннурлыгы
ачылды. Аны заводтан алып, Глад- ковка руднигына укытучы итеп Җибәрделәр.
1930 ел җәендә Донбасска Һади Такташ килде. Бу вакытта Донецк округындагы татар
укытучылары Макеевка шәһәрендә курс-конференциягә җыелганнар иде. Такташ, Донецкига киһеп
җитү белән. Макеевка тирәсендәге шахталарга юнәлде. Аны зурлап каршыладылар, махсус
очрашулар’, кичәләр уздырдылар. Мәктәптәге зур залда Такташ белән очрашу, аның «Мокамайнны
берәү дә кабатлый алмаслык гүзәл укуы әле дә күз алдыма еш баса. Шул килүендә Такташның
Маннур белән берничә кат озаклап сөйләшүе хәтеремдә. Укучы өчен бу яңалык булмас булуын, бу
турыда Маннур «Агымсуларга карап» китабында әйткән. Әмма ул китапта Такташның Маннур «эченә
җылы кертүе» турында сүз юк. Такташ киткәч Маннурның үз авызыннан: «Такташ эчкә җылы кертте,
миңа караш яхшы якка борыла бугай»,— дигән сүзләрне ишеттем.
Такташ Макеевкадан Ростовка китте. Без аны вокзалга кадәр озата бардык. Рәткә биш-алты кеше
басып, солдатларча тәртип белән, җырлап бардык...
...Мәскәүдә «Ударниклар» журналында эшләгәндә көннәрдән бер көнне бүлмәгә Маннур килеп
керде. Ул «Днепростроймдан килгән. «Эшче» редакциясенә алмакчы булганнар. Тик тору урыны гына
юк һәм булуы да билгесез икән. Мондый чакта дус кешегә кем булышмый? Клязьм ага алып киттем.
Карчыгым Әминә белән киңәштек тә. бүлмәгә тагын бер карават куярга булдык.
Мәскәүдә эшли башлагач Маннурның күңеле күтәрелеп китте, канатлары җәелде. Җәелмәслек
тә түгел, киңәш өчен дә, бәхәс өчен дә мөмкинлек туды, Мәскәүдә Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи, Мәхмүд
Максуд, Әхмәт Ерикәй һәм башка әдипләр яшиләр, эшлиләр. Ул аларның кайсылары белән күбрәк
аралашкандыр, әйтә алмыйм, чөнки мин сигез сәгать эшләү өстенә тагын дүрт сәгать укый да идем.
Шулай да Мәхмүд Максудның шәхси архивында Шәйхи Маннур хатлары күп булуын беләм. Димәк,
аларның арасы ерак булмаган
Якшәмбе кемнәрдә, бәйрәмнәрдә Мәскәүдәге иптәшләр кмлгәли иде. Кунаклар да уртак булды.
Бүлмәдә >шләү ечен мөмкинлек юк иде. Шунлыктан эшлисе эшне (язу-сызуны) редакцияләрдә
бетерергә тырыша идек. Дачада шахмат уйнау, Клязьма суына коенырга йөрү — ял көннәренең эше
шул була иде.
1932 елның көзендә мине Мәскәү өлкәсендәге Касыйм районына (хәзер Рязань өлкәсе) колхоз
тезелешенә җибәрделәр. Ул арада карчыгым укуын тәмамлап, Казанга эшкә китте. 1933 елның
көзендә мин дә Казанга кайттым. Бу вакытта Маннур педагогия институтында укый башлаган иде. Ул
Куйбышев һәм Профсоюзная урамнары чатындагы гомуми торакта яшәде. Тырышып укыды ул.
Шахматтан башка нәрсәгә вакыты да калмый иде шикелле. Миңа Казанда эшкә урнашырга кирәк иде.
Маннур:
— Радиокомитетта Туфаң эшли, аның белән сөйләшеп кара әле,— дигәч, радиога бардым
Туфанны укыштыргалаган булсам да. үзе белән таныш түгел идем Хәсән ага ачык йеэ белән
каршылады Комитет председателе Хнсмәтуллин дигән иптәш янына алып керде «Соңгы хәбәрләр»
редакциясенә редактор кирәк икән, икенче көнне үк эшли башладым. Ул чакта Казанда торак
мәсьәләсе авыр иде. Без карчыгымның апасы белән җизнәсе канаты астына сыендык. Аларның
торак мәйданы үзләре ечен дә киң түгел. Шулай да без керү белән тарайды дип зарланмадылар
Маннур әледән-әле безгә килеп йөри иде. Бервакыт чөй янында:
— Тәрҗемәгә «Карабугаз» дигән әсәр алган идем, срогында бире алмыйм, әэ генә булыша
алмассызмы?— дип сорады.
Исмәгыйль Хисаметдинов һәм мин булышырга булдык. Икебез бер табак чамасы тәрҗемә иттек.
Маннур безнең тәрҗемәне тикшереп алды. Соңыннан безгә гонорар китерде. Баҗай, бу эшнең
асылына бәя биреп:
— Аның вакыт юк дигән сүзенә башта ук ышанмадым, ул бит безнең экономия чүмәләсенә
терәк куярга гына тырышты,— диде.
1939 елда Маннур Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде.
— Котлыйм, соңгысы булмасын,— дидем.
— Бу зур бүләкне барыбыздан элек Шәриф ага Камалга бирергә иде,— Диде Шәйхи. Ул чын-
чынлал уңайсызланган шикелле күренде
Маннурның телегәне булды, озак та үтмәде, Шәриф Камал Ватаныбызның иң зур бүләге — Ленин
ордены белен бүләкләнде.
Инде менә безнең танышу һәм аралашуга илле елдан артык вакыт узган Бу вакыт эчендә күп
вакыйгалар, шулар эчендә шактый авырлары да кичерелде. Аларның барысын кәгазьгә т еркәү
мөмкин түгел. -
...Китап шүрлегендә Маннур әсәрләре тулысынча диярлек сакланган Менә «Муса», менә
«Агымсуларга карал», менә «Чын сею бармы?» «Агымсуларга карапаның титул битендә:
•Әминә белән Хак дусларыма.
Безнең матур да, борчулы да, моңсу да яшьлекнең бер истәлеге булсын бу китап.
Зур ихтирам белән Шәйхелислам дәю белгәйсеэләр —
14.11—75» дип язылган.
Шәйхи Маннурның:
Кичләрдәме
Яки иртәсенме
Килсәм әгәр синен хәтрецә.
Сынар чәчәк ташлап китәрсенме
Ерактагы ялгыз кабремә?
— дигән юллары бар. Бу истәлегем менә шул чәчәк булсын
Хак МАКСУД.