ТУКАЙ—ПУБЛИЦИСТ
укайның публицистик иҗаты һәр җәһәттән игътибарга лаеклы: идея- тематик яктан да, кулланылган формалары белән дә, теле-стиле белән дә. Аның публицистик иҗатында без иң элек ул чорның елъязмасын күрәбез. Халык массаларын, аның алдынгы вәкилләрен дулкынландырган бер генә кискен проблема да, бер генә вакыйга һәм факт та публицист игътибарыннан читтә калмый. «Аның иҗатын һич икеләнүсез гасыр башындагы милли тормышның энциклопедиясе дип атарга мөмкин. Ләкин шагыйрьне бер татар дөньясы алдында торган мәсьәләләр генә борчымый, ул бөтен Россиядә, хәтта бөтен дөнья күләмендә барган вакыйгаларны иңләргә омтыла» >. Профессор М. Хәсәновның бу нәтиҗәсе Г. Тукайның публицистик иҗатына да тулысы белән, бәлки әле күбрәк дәрәҗәдә дә, карыйдыр.
Шушы хәл Тукай чыгышларының географик колачын гына түгел, ә аларда күтәрелгән мәсьәләләрнең төрлелеген билгели. Профессор М. Гайнуллинның «Татар публицистикасы һәм матур әдәбияты күтәргән мәсьәләләрнең даирәсе крң иде: патша самодержавиесенә, социаль һәм милли изүгә каршы көрәш, мәгърифәтчелек идеяләрен һәм халыклар дуслыгы идеяләрен тарату, алдынгы рус культурасының һәм көнчыгыш гуманист шагыйрьләренең иң яхшы традицияләрен пропагандалау»2 дигән нәтиҗәсе Г. Тукай публицистикасына да нигезләнгән дип расларга мөмкин. Бу мәкаләдә шагыйрь публицистикасының тәнкыйди рухына тукталабыз.
Г. Тукай публицистикасында һәм ул җитәкләшкән матбугат органнарында төп юнәлешләрнең берсе — үз чорының социаль җәмгыятен, халыкка каршы юнәлгән яшәеш формаларын, аларны гәүдәләндерүче «кара көчләрне», «сорыкортларны», изүче сыйныф идеолог-апологетларын фаш итү. Эксплуататорлык җәмгыятен, аның бозыклыкларын тәнкыйтьләү, халыкны талаучыларны^, аны бөлгенлеккә, караңгылыкка, наданлыкка дучар итүчеләрнең чын йөзен ачу демократик һәм революцион-демо- кратик (аеруча социал-демократик) матбугатның төп пафосы ул. В И. Ленин мира-сына мөрәҗәгать итсәк, без анда рус революцион-демократларының публицистикасына һәм матбугат эшчәнлегенә, иң элек крепостнойлык строена һәм буржуаз тәртипләргә каршы аяусыз көрәш алып барганнары өчен, югары бәя биргәнлеген аңлыйбыз.
Г. Тукай публицистикасындагы тәнкыйть тә әнә шул зур ташкынга килеп кушыла. Анда иске җәмгыятьне тәнкыйтьләү иҗтимагый мөнәсәбәтләрне, изү-изелү механизмын фаш итү линиясе буенча да, изүче сыйныфларның конкрет яисә «гомумиләште- релгән» вәкилләрен һәм апологетларын утлы табага бастыру линиясе буенча да бара. Тәнкыйтьнең өлгергәнлеген, фәннилеген һәм тирәнлеген тәэмин итүдә әлеге моментның зур әһәмияте бар. Мәгълүм ки, В. И. Ленин, мәсәлән, народник публицистларны сүз атакасын эксплуататорлык мөнәсәбәтләре системасына түгел, ә изүче сыйныфларның аерым вәкилләренә генә юнәлткәннәре өчен тәнкыйть итте. Ул алар- ның крепостной правоны эксплуатациянең мәгълүм формаларын, мәгълүм антагони-стик сыйныфларны, мәгълүм политик, юридик һәм башка тәртипләрне китереп чыгаручы хуҗалык итү оешмасы формасы итеп түгел, ә алпавытларның властьтан явыз ният белән файдаланулары һәм крестьяннарга карата гаделсезлек күрсәтүләре дип сурәтләүләрен зур җитешсезлек дип санады.
Г. Тукай публицистикасын күздән кичерсәк, аның әлеге кимчелектән азат икәнлеген күрербез, димәк, иске җәмгыятьне фаш итүдә югарырак баскычта торганлыгын икърар итәрбез. Дөрес, сан ягыннан алганда Г. Тукай публицистикасында изүче сыйныфларның конкрет яки «гомумиләштерелгән» вәкилләрен тәнкыйтьләү өстенлек итәдер. Ләкин, беренчедән, мондый мәсьәләне сан гына хәл кылмый. Икенчедән, публицистиканың предмет һәм метод үзенчәлеген онытмыйк. Публицистика, кагыйдә 1 Хәсәнов М Интернационализмның җанлы традицияләре. Казан, 1980, 137-6.
19832 Гай"УЛЛин М. Татарская публицистика и литература начала XX века. Казань,
Т
буларак, коикрет шәхесләр, докумеитаг.ь фактлар һәм күренешләр белән эш игә, деньяиы танып-белгәндә, күбрәк хосусыйдан гомумига бара, бу закончалык Г. Тукай иҗатында да чагыла. Шуңа күрә хикмәт аның шәхсиләштерелгән тәнкыйтьне иҗтимагый менәсебәтләрне фаш итү белән бергә куша белүендә, беренче линиянең гомумиләштерү кечеидә.
Г. Тукайның публицистик теле тәнкыйть сүзе белән ачыла. Аның беренче әсәрләре үк татар журналистикасында сатира ташкынының юл ярып агып китүенә сәбәп булды. Халыктан чыккан, халыкны яраткан, аңа хезмәт итүне теп максат ител куйган адил-лублицист эксплуататорлык җәмгыяте шартларында, халык массаларының революцион аңы уяна башлаган вакытта сатираны корал итмичә булдыра алмый иде.
«Кыямәт йене» исемле фельетонына, исеменнән ук күренгәнчә, ул дини мифологияне нигез итеп ала. Мифология буенча, дөнья беткән кәйне барлык кешеләр, кубарылып, исән чакта кылган гамәлләре эчен җавап бирергә тиешләр Г. Тукайның дини мифологиягә мөрәҗәгать итүе тикмәгә генә түгелдер. Чөнки бу аның иҗатында бердәнбер очрак түгел. Без дини мифология сюжетларын һәм геройларын аның байтак әсәрләрендә очратабыз. Күрәсең, Г Тукай укучыларның аң-белем, хәбәрдарлык дәрәҗәләрен, нинди әсәр-кыйссалар укып үскәннәрен исте тоткан. Соңрак ул үзе болай дип яза бит: «Ул кыйссаларны 20 миллион Русия мөселманнары һәммәсе укымаса- лар да, 10 миллион Идел буе татары бары да укыган инде, хәтта күңелдән бикләгән» (4, 133—134) I. Димәк, әдип-публицист үзенең фикерләрен халыкка ул гасырлар буе тәрбияләнеп килгән формаларда җиткерә. Тарих тәҗрибәсе шуны күрсәтә: аерым чорларда, аерым халыкларда, хәтта революцион идеяләр дә дини формага терел пропагаидаланырга мөмкин. «...Кромвель һәм Англия халкы үзләренең буржуаз революциясе өчен,— дип язды К. Маркс,— бик борынгы дин китапларыннан күчерел алынган телдән, дәртләрдән һәм иллюзияләрдән файдаландылар» Димәк, едип-луб- лицистның, укучыларның хәзерлек дәрәҗәләрен исәпкә алып, үзенең революцион тәнкыйть фикерләрен дини риваятьләр кысасында җиткерергә омтылуы аклана Ләкин Г. Тукай бу «кысалар» белән бик иркен эш итә, еш кына очракта дингә, аның мифологиясенә карата «әхлаксызлык» күрсәтә. Дини риваять һәм кыйссаларны денья хәлләрен һәм аның идарәчеләрен мыскыллау өчен файдалану шуны раслый Әйтик, ■Хаҗи» исемле памфлетында Г. Тукай үзенең герое Исмәгыйль Габидин дигән хаҗины тешендә кеше кыяфәтендәге алла белен очраштырып сөйләштерә Дин кануннарыннан чыгып бәя биргәндә, моннан да гөнаһлырак һәм коферрек эш юк Әйтергә кирәк, Г. Тукай атеизмының бер үзенчәлеге бу. безнеңчә.
■Кыямәт көне»не әйләнеп кайтыйк. Автор дөньяда явызлык кылып йергән бәндәләргә кыямәт кене оештыра. Кемнәр соң алар, явызларГ «...Ялганчылар, гамәл сатыл ашаучылар, шәкертләр хакын ашаучы муллалар, үзләре яхшы аңлап җитмәгән нәрсәне балаларга укытып, ислам балаларының гомерен ашаган хәлфәләр, милләтне ялкеу- ландырып, фәкыйрьләндереп зәһәрлеген ишаннар — тәрәкъкыйгә дошманнар, барлык һиммәтләрен, һәммә гайрәтләрен трахтирларда, мәйханәләрдә генә күрсәткән байлар, халыкны һәртөрле чирмеш, керәшен сүзләренә Коръәннән артык иман китерт-кән карчыклар, әшнерүчә-тәкерүчеләр ..» (3, 9). Аларның гаепләре нәрсәдә? Г. Тукайча, алар динне хурлаганнар, мөселманлыктан көлгәннәр, галимнәрне танымаганнар, туры сөйләгәнне кысканнар, изгәннәр, шәкертләрне иң түбен теләнчедән дә яман күргәннәр. (3, 9). Әйе. Г. Тукай дөньядагы реаль хәлләрне яхшы аңлый анда тигезсезлек, гаделсезлек яши. Моңа явызлар гаепле. Шул явызлар аркасында милләт алга бармый, йоклап ята. Әнә шул явызларны акылга утыртасы, кыямәт кәнә белен куркытасы-еркетесе бар: акылга килсеннәр. Бу әле җәмгыятьне сыйныфларга карап бүлү түгел. Г. Тукай аны абстракт нигездә бүлә: бер якта — явызлар, кара йөзләр, сорыкортлар, икенче якта—«деньяда вакытта кул берләме, тел берлеме дине исламның, миллете мехеммәднянең алга баруына тырышучылар, мәдресәлер-мәктепләр салып та, шәкертләрне үзләренә габид ясамакны теләмәгән байлар ■ (3. 9), ярлылар
Икенче публицистик әсәрендә — «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы»
1 Г. Тукай әсәрләреннән еэемтәләр дүртенче басма буенча бирелә Җәяләр эчендәге беренче сан — томны, ка.паннары битләрне белдерә
’ Маркс К.. Энгельс Ф Сайланма әсәрләр 2 томда I т, Казан. 1949. 232—233 бб (татар телендә)
да — Г. Тукай халыкның гасырлар буе йоклап килгән һәм йоклавыннан файдаланып, аны изгән, талаган явыз көчләрне кыямәт көнендә түгел, ә фани дөньяда җавапка тартырга чакыра. Ә чакыру тоны ифрат катгый һәм зәһәр. «...Милләтнең һушы китеп, гакылсыз ятканда, милләтне ашаган, кабыргаларын тишкән оятсыз ак башлы каргаларны, кәкре башлы, яшел яки сары гәүдәле Бохара козгыннарын куып җибәрик. Тагы да ул кортлар вә ул козгыннарның милләтне ни рәвештә ашаганнарын рәссамнар хезмәте илә милләтнең үзенә күрсәтик, милләтне аларга каршы ачуландырыйк, чәчләрен аягүрә торгызыйк; борынгы кыйлган эшләре өчен милләт аларны аяк астына салып изсен, һич дөньяга килмәгән кеби итсен; каргаларны муеныннан кысып, борынгы ашаганнарын карылдатып чыгарсын: шулай бит! Андин соң Бохара чапаны эченә төрелгән хәйләкәр төлкеләрне чапан җиңеннән өстерәп көзге каршысына китерик: көзгегә каршы авызларын каерып ачыйк та, милләткә көзгедән канлы авызларын күрсәтик; милләт күрсен, ашаганнарына инансын, икенче мәртәбә та кыямәт алданмасын» (3, 13).
Күренә ки, Г. Тукай халыкны алдап, изеп яшәүчеләрне фаш итү өчен әллә никадәр публицистик алымнар куллана. Иң элек йокы образын. Мәгълүм тарихи сәбәпләр аркасында социаль үсештән артта калган бөтен бер милләтнең хәлен йокы хәле итеп күз алдына китереп бастыра ул. һәм бу образ татар публицистикасында торгынлык, артталык символы булып Тукай чорында да, аннан соң да, безнең көннәрдә дә шактый еш файдаланыла. «Шәрык уяна» исемле нәсерне хәтергә төшерик. Ф. Әмирхан бөтен бер континентның колониаль хәлен йокы хәле итеп гәүдәләндерә.
Милләтне йоклатучы һәм ул йоклаганда аны кимереп ятучы динчеләрне ничек сынландыра Тукай! Бер очракта ул аларны ак башлы (ягъни чалмалы) карга белән чагыштыра, икенче очракта кәкре башлы, яшел яки сары гәүдәле козгын итеп күз алдына китереп бастыра, өченче очракта кортлар дип хурлый, дүртенчесендә чапан эченә төренгән хәйләкәр төлкегә тиңли.
Шул рәвешле, Г. Тукай үзенең публицистикасындагы тәнкыйть рухын халык җилкәсен кимереп ятучы әрәмтамакларга — надан, комсыз, кадимче руханиларга каршы юнәлдерә. Бу юнәлеш аның иҗатында гомумән дә кызыл җеп булып сузыла. Дин әһелләренә, клерикалларга ташлануның сәбәпләре кул төрле. Иң төп сәбәп—алар иске җәмгыятьтәге изүче сыйныфларның мәнфәгатьләрен гәүдәләндерәләр. Феодаль җәмгыятьнең социаль структурасындагы өстен катлауларны нәкъ менә феодаллар һәм дин башлыклары тәшкил итә. Соңгылары буржуаз сыйныфы барлыкка килгәч тә аның мәнфәгатьләрен дә яклый башлыйлар. Алар эксплуататорлык җәмгыятенең идеологлары, апологетлары, аңа аңлы төстә хезмәт итүчеләр дә. Бу — бер. Икенчедән, мзү- изелүгә корылган җәмгыятьтә (аеруча феодал җәмгыятьтә) дин әһелләре идарәчеләр сыйныфы белән кушылып беткән була. Изүче сыйныфлар мәнфәгатен чагылдыручы һәм яклаучы рәсми законнар шәригать кануннары белән ныгытыла. Димәк, клерикализмга каршы тәнкыйть уты ачу — изүче сыйныфларга, идарәче катлауларга каршы каләм сугышы ачу ул.
Г. Тукай дин әһелләрен, кадимчеләрне, урта гасырчылык тарафдарларын гомуми- ләштерелгән образлар йөзендә дә, конкрет шәхесләр йөзендә дә камчылый. Әле генә сүз барган әсәрләр — гомумиләштерелгән образлар аша тәнкыйтьләү мисалы. Андыйлар Г. Тукай иҗатында ахырга таба да очрый, («Авыл бае ишан хәзрәт хозурында». «Хаҗи», «Төш күрдем», «Лөгатьләр», «Ну-ну-ну», «Сабын ашаганнар», «Ике хәзрәт һәм извозчик»).
Революциягә кадәрге журналистикада гомумиләштерелгән образ-шәхесләр байтак күренә.. Моның сәбәбе, күрәсең, изү-изелү мөнәсәбәтләре хакимлек иткән җәмгыятьтә халык массаларының аяныч хәле өчен аерым шәхесләр, аерым кимчелекләр түгел, ә иҗтимагый система гаепле булуын аңлаудан килә. Әмма Тукайда искелек тарафдарларының, дин әһелләренең конкрет образлары да — бөтен бер галерея. Гомумиләштерелгән образлар аша да. индивидуаль образлар аша да ул аларның наданлыгын, алдакчылыгын, икейөзлелеген, шәхси мәнфәгатьләрен алгы планга куюын, корсак хакына динен дә, илен дә сатып җибәрергә әзер торуын, динчеләрнең байлар тәлинкәсен ялап гомер кичерүен сурәтли. Алар — антогонистик сыйныфларга бүленгән җәмгыять, социаль мохит, иҗтимагый тәрбия бозган бәндәләр. Г. Тукай ае-
рым алганда дин әһелләрен байларга сәдакага бәйлелектән котылдыруның бер юлын тәкъдим итеп мәкалә язып та чыга. Мәсәлән, ул руханилар арасында хезмәт бүленешен тормышка ашырып, аларга эш хакы бирү тәртибен кертүне таләп итә («Муллалар» — 3, 159—162). Янәсе, шушы юл муллаларны байларга сатылып йерудән коткарачак, янәсе, алариың һәркайсы үзенә беркетелгән вазифаны башкарыя, халыкка файда күрсәтә алачак. Ү. Гимадиевның, «Уклар» журналының руханиларга каршы керештә тарихи чикләнгәнлектән, каршылыклардан азат булмавын искәртеп, «анда ислам ди- иеиең реакцион сыйнфый характеры ачып бирелми. Әле «сафландырылгаи» дин хекам серсә, татар халкы тизрәк алга китәр иде, дигән иллюзияләр дә очрап куя» I, дигән нәтиҗәсе, әлбәттә, Тукай публицистикасына да карый Ләкин, ничек кенә булмасын, руханилар, кадимчеләр Г. Тукайның бетен иҗатында һәрвакыт үтә зәһәр тәнкыйть объекты булды.
Ләкин тарих мәйданына үрмәләүче, үзенең социаль асылын күрсәтеп елгергән, һәм үтә астыртын, үтә яшертен эш йертүче, милләтне алга җибәрү хакында авыз суы корытып байтак зыялыларны үзләре турында ялгыш фикергә китергән буржуа вәкилләрен һәм аларны тудырган шартларны, мохитне Г. Тукай бик тиз танып ала. Бу — аның әлеге дә баягы, халык белән езелмәс бәйләнештә булуыннан, революция вакыйгаларының һәр сыйныф һәм аның партиясенең социаль йезен, эш-гамәл/^ренең асылын, суз белән эшнең берлеген яки бер-берсеннән аерылуын тиз ачып бирүеннәи, революцион рухлы шагыйрь-публицистның политик сизгерлегеннән килә Г. Тукайның ре- волюцион-демократлыгы буржуаз тәртипләргә, капиталистларга, аеруча алариың сәүдәгәр тәркеменә, шушы сыйныфның идеологларына каршы аяусыз сугыш ачуы белән яңа баскычка күтәрелә. Аның иҗатында мондый тирәнтен үзгәрешләр килеп чыгуга революцион вакыйгалар, буржуазиянең шул вакыйгаларда уэ-үзен тотышы һәм ком-мунистик пропаганда, большевикларның, аерым алганда X. Ямаше», Г. Сәйфетдинов, шулай ук Г. Колахметовларның турыдан-туры зур йогынтысы сәбәп була.
Феодаль һәм буржуаз тәртипләрнең бергә үрелеп Россия җәмгыятенең кеше табигатенә каршы юнәлгәнлеген, шәхесне бозу эчен иң «яхшы» шартлар тудырганлыгын ачык аңлый иде Тукай. Әлеге җәмгыятьне ул әнә ничек сурәтли: ишан һәм муллалар мәчетләргә кереп, ачыктаи-ачык капиталга табына, алланы оныта, капитал шомлыгыннан һәр меселман исламга кире зшләр эшләргә мәҗбүр була, кызлар зинага, сәүдәгәрләр ялганга, мәхәррирләр алдауИа. шагыйрьләр әллә нинди кешеләрне мактауга кечләнә, ике мулла, кәндәш хатыннар шикелле, исламият кушмаган рәвештә мохасәдесен5 шул капитал эчен исламиятне, инсаниятне ’ бер якка ташлый (3. 197). Үз чоры җәмгыятенең антигуманистик асылын бу кадәр дә кәчле, бу кадәр де то- гол, бу кадәр дә усал итеп тагын ничек әйтеп бирергә MOMKHHI Әлеге сыйфатламада К. Маркс һәм Ф. Энгельс «Коммунистлар партиясе манифестында, буржуаз җәмгыятькә биргән бәяләмә чалымнары юкмыни! Без анда В Белинский. А. Герцен, Н. Чер- иышевскийларга хас әрнүле һәм нәфрәтле авазлар ишетмибезмени!
Г. Тукай кулланган публицистик һәм әдәби чаралар гаять күп тәрле, берсеннән-бер- се тапкыр, берсеннән-берсе очлырак уклы. Әйткәнебезчә, беренче есәрләрендә үк ул кызыклы алымнар куллана (җир йезендә этлек кылганнар эчен теге деньяда кыямәт кене оештыра, йокы образын эшкә җигә). Г. Тукай журналистикада киң урын алган хәбәр жанрын сатира эшенә җигә. Газета барлыкка килүнең беренче кәннәрен- нән үк киң кулланыла торган кыска хәбәр жанры мәгънәсе белән түгел, ә тышкы фор-масы белән генә үз вазифасында китерелә, һәм бу форма карагруһчыларны дембәс- ләү эчен файдаланыла. Казаннан бер хәбәр; «Бер ломовой извозчик муллалыкка урын эзли. Яхуд меезинлеккә. Татар геэитләрен яхшы укый. Сүгенергә бик оста Адресы: редакция гезит 17 иче октябрь». Монда «17 октябрь союзы» дигән монархистик партия члены, «Бәянхал-хак» исемле клерикаль газета редакторы, ачып чыккан карагруһчы Әхмәтҗан Сәйдәшев хурлык баганасына беркетелә Казаннан икенче хәбәрдә кадимчеләр җыела торган Печән базары тирес белән чагыштырылып, анда ак башлы гембәлер. ягъни чалмалы руханиларның үсеп китүен һәм алариың яңа фикерле гаэо-
5 ГыАмаднеп Ү, Сатира коралы белой. Казан. 1977. 43-6 ’ Мохасодә — квнлошү
• Инсанкнт кешелек
галардан куркуын белдерә (3, 33). Башка шәһәрләрдән «килгән» хәбәрләрдә дә конкрет кешеләр һәм күренешләр утка тотыла.
Публицистик әсәрләрендә Г. Тукай пародия алымына да еш мөрәҗәгать итә. Бу алым белән ул черегән җәмгыятьнең конкрет вәкилләрен, партияләрен, күренешләрен фаш итә. Аның иҗатында, башка революцион-демократик һәм социал-демократик рухлы әдип-журналистларныкындагы кебек ук, буржуаз милләтчеләрне һәм алар- ның политик партиясе «Мөселман иттифакы»н камчылау әһәмиятле урын тота. Бу очраклы хәл түгел. Чөнки буржуазия мәнфәгатьләрен яклаучы бу партия һәм аның членнары милләтне алга җибәрү турында лыгырдыйлар, Европага хас яңалыкларны күтәреп алган булалар һәм шул рәвешчә үзләре хакында прогресс тарафдарлары дигән тәэсир тудырырга маташалар. Ялтыравыклы сүзләрдән, хәйләкәр кыланулардан алар- ның чын максатларын аерып алу, халыкка каршы асылын абайлау һәм шуны әсәрләрендә гаять зур көч белән тәнкыйть итү Г. Тукайның гражданлык батырлыгы саналырга хаклы. Ул милләтчеләрне һәм аларның политик союзы «Мөселман иттифакыен «Шартлар» исемле иң революцион, иң өлгергән әсәрендә утлы табага бастыра. Анда нәкъ менә пародия алымы кулланыла. Ул политик партия программаларына хас кыса һәм форманы өлге итеп ала да шуларга буржуаз милләтчеләрнең асыл карашларын, сүз чүбеннән ^рындырып, чынбарлыктагыча салып чыга. «Мөселман иттифакы» партиясенең программасы капма-каршы эчтәлек ала. Әлеге партиянең әгъзасы буласың килә икән, 10 нәрсәгә иман китерергә тиешсең: байлык, җирлелек, алпавытлык, кода- кодачалык һ. б. (3, 196). Болар барысы да «миллилек» тамырыннан ясалган. Шул рәвешле, Г. Тукай «милләт», «халык» дип авыз суы корытучыларның изүче сыйныфлар табына торган шартларга һәм алар урнаштырган тәртипләргә иман китергәнлеген раслый.
Г. Тукай игълан формасын пародия итеп куллана. Күрәсең, моның үз мәгънәсе бар. Мәгълүм ки, газета-журналлар дөньяга килгәннән бирле һаман күбрәк урын даулый бу төр материал. Игълан, инде әйтелгәнчә, изүче сыйныф матбугатының төп керем чыганагы, нәширләрнең баю чарасы, матбугатны сәүдә объектына, экономик бәйлелеккә дучар иткән хикмәт. Пәкин шул ук вакытта игълан узейең гамәли булуы, көндәлек ихтыяҗларны үтәве белән укучының игътибарын җәлеп итә. Г. Тукай, күрәсең, игъланның әнә шул үзенчәлекләрен исәпкә алган. «Алырга ашыгыңыз» исемле әсәре — моңа дәлилле мисал. Исеме үк: «Игълан бит мин»,— дип кычкырып торК Язылыш манерасы белән дә ул игъланны нык хәтерләтә. Әсәр Звериноголовскида аптека ачылуын хәбәр итә. Имеш, анда «сукырайта торган, баш авырттыра торган, эч күптерә торган, сару кайната торган вә башка төрле дарулар сатыладыр». Шунда ук сөйдергеч имнәре, боздыргыч тылсымнары, «Бәянел-хак» гәзите һ. б. Аптекачылары да тузга язмаган әкәмәтләр — «хаҗи исеме таккан бер мосафир!, фатир сахибәсе 6 7, татар микробы, өй корткасы». Сатып алучыларга шарт бар: алар сакаллы сабый һәм надан булсыннар, сатучылар сүзенә ихлас күңелдән ышансыннар. «Хилафынча булса, мәзкүр8 дарулар әсәр итмәячәктер» (3, 138).
Г. Тукай кире герой монологын шигъри әсәрләрендә дә, публицистикасында да бик яратып куллана. Әйтик, классик дәрәҗәдә оста башкарылган «Ысулы кадимче» сатирик поэмасы. «Бюрократлар нәсихәте» дигән бәләкәй фельетонда власть ияләре — түрәләр исеменнән сүз йөртелә. Ә сүз изелгән халык өчен иң кирәкле нәрсәләр хакында бара. Сатирик парчаның беренче юлы ук, мәгънәләре белән бөтенләй пар кил- мәстәй ике сыйфатны янәшә куеп, бюрократларның халыкка нинди мөнәсәбәттә тору-ларын күрсәтә. «И гыйэзәтлү өтелгән халык(» Мондый хурлыклы һәм мыскыллы мөрәҗәгатьтән соң инде халыкның иң тирән мәнфәгатьләренә кагылган мәсьәләләрдә бюрократларның нинди позициядә торачаклары үзеннән-үзе аңлашыла. Чыннан да, алар крестьяннарга җир бирүгә каршы. Ни өчен? Түрәләрнең җавабы менә мондый: «Җир бирелсә, элгәредәй күп мәртәбә фәкыйрь булмакыңыз ихтимал» (3, 139). Кешеләргә тигезлек бирергә дә ярамый. Ник? Җавап әзер: «Әгәр халыкка тигез хокук бирелсә, инсанның кадере бетәчәк». Әнә шулай түрәләрнең үзләренә сүз биреп.
6 Мосафир — юлчы.
7 Сахибә — дәвалаучы
8 Мәзкүр — шул.
г. Тукай аларның халыкка мөнәсәбәттә никадәр тәкәббер. ни кадар губәисетеп карау сыйфатларым калкытып куя. Алар теласа нинди тузга язмаган сәбәбен талсалар табарлар. әмма халыкка файдалы эш эшләмәсләр Мондый нәтиҗәне автор халыкның уз мәкале белей беркетеп куя. «Бюрократларның бу сузе әбиләрнең: «Май ашама, сукыр булырсың»,—дигән сүзләренә бик охшый икән» (3. 139).
Г. Тукайның публицистик әсәрләрендә искелек тарафдарларын фаш иткәндә сүзлек формасы сатира максатларында бик оста файдаланыла. Ул теге яки бу сүзие һәм исемне ала да аңа үзенчә аңлатма бирә. Бу аңлатмалар гаҗәеп үткен һәм тәэсирле. Мәсәлән, ул «Терле хайваннар тугърысында бераз мәгълүмат» әсәрендә исемнәрне (кайберләрен ул үзе ясый. Бу — мөстәкыйль сатира чарасына әверелә) китереп. алариың хуҗаларына үтергеч характеристика бирә Җитмәсә Г. Тукай алармы хайваннарга охшата, ә хайваннардагы халык фикерендә урнашкан сыйфатларны, әлбәттә инде, тәнкыйть утына тотылган шәхесләргә юллый Гомумән, сүзгә һәм исәмго сүзлектәгечә аңлатма бирү — башка халыклар журналистикасында да кулланыла тор- ген сатирик һәм юмористик алым. Мәсәлән. Д Фонвизинның «Собеседник» журналын да урнаштырылган «Рус сүзлеге тәҗрибәсе» исемле әсәре шушы формага корылган Ул —фактта синонимии тӘгъбнрләр «сүзлеге» Шушы форма аша Д. Фонвизин рус тормышындагы тискәре күренешләрне тәнкыйть утына тота. Г. Тукай куллануында сүзлек алымын пародиянең бер төре дип тә карарга мөмкин. «Гаҗәп түгелме!». «Лөгатьләр». «Төрле хайваннар турында бераз мәгълүмат». «Словарьдан фал ачу», «Матбугат каһарманнары», «Кеше-хайваннар», «ХтУтыннарның русча, татарча кушаматлары», «Хәзер җиләк-җимеш вакыты» исемле әсәрләре нәкъ менә сүзлекне пародия итү алымына корылганнар. Аларның һәрдтайсында теге яки бу тискәре күренешкә, яисә гомумилештерелгән образга һәм конкрет шәхескә карага күп очракта бер җем- лә белән үткен характеристика бирелә Күренешенә һәм шәхесенә карап я ул сатирик характерда, я юмористик рухта була Берничә мисал китерик. «Җиләк-җимеш ва- кыты»нда «карбыз» сүзенә менә нинди аңлатма бирелә «Пуришкееич яә етбвгыиың башы Эче тулы кара орлык» (4, 212). Эре алпавыт. Дәүләт думасының иң реакцион депутаты һәм аның иярченнәренең карагруһлыгы, башларының шовинистик фикерләре белән тулы булуы ифрат образлы итеп әйтеп бирелгән
•Мәсҗед — муллаларның өч ишекле кибете» (3. 255). Формасы белен сүзлек мәкаләсе. Ә мәгънәсе бөтенләй башка Анда муллаларның мәчет кебек изге йортны халыкны алдап сәдака җыю эчен дин сату урынына әйләндерүләренә ишарә ярылып ята
Ул кулланган сатирик һәм юмористик алымнар болар белен генә чикләнми Без лиың иҗатында келкеле җыр. табышмак, мәкаль һем әйтем, мәсәл, эпиграмма, мәзәк. әкият һ, б. таба алабыз Ә инде сүз һәм тәгъбирләрнең сатирик һем юмористик мәмкинлекләрен ничек итеп мул һәм уңышлы кулланганлыгын әйткән дә юк.
Г. Тукай изү-изелү менесәбәтләре тудырган тискәре күренеш һәм шәхесләрнең татар деньясында гына түгел, башка милләтләрдә дә яшәп килүләрен һәм халыкны тигезсезлектә, хокуксызлыкта, фәкыйрьлектә, наданлыкта тотуның төп сәбәбе икәнлеген күрә.
Ул кара көчләрнең кулга-кул тотынышып эш итүләрен, халыкны изү мәсьәләсендә һәрчак берләшүләрен яхшы аңлый. Шуңа күрә тәнкыйть угын татар карагруһларына, милләтчеләренә генә түгел, ә башка милләт, шул җемләдән. рус реакционерларына да юнәлтә. Укның бик зәһәре эре капиталист, октябристлар партиясен тезүче, аның башлыгы, әченче дәүләт думасы председателе, соңыннан ак эмигрант А. И. Гучковка эләгә. Фельетон шушы «эшлекленең» бер нотыгы җәһәтеннән язылган. Газеталарның •әбер игүенә караганда, Гучков үзенең чыгышында хекүмөт сүз иреге бирүдән курка, хекүмет җәберли, дип зарланган, имеш. Нәрсә, әллә Гучкое хөррият тарафдарларына әйләнгәнме! — дип сорау куя Г. Тукан. Юк. кая ул! Чикләвек юкеде Публицист, чеп-чи монархистның сулланып алу сәбәбен ..ңлату ечен. татар тормышыннан гыйбрәтле бер мәзәк китерә. Хәлфә бер баладан аның холкын сынар ечен исомлөп-исемлөп тә- иыш шәкертләргә сугыйммы дип сорый. Шәкерт сугарга куша Ә чират үзенә килеп житкеч, сукма, дип ялына Башкаларга сугарга ярый, ә аңа — юк Хикмәт шунда, алар бермен елегө шәкертне үчекләгәннәр, кимсетүле сүзләр әйткәннәр икән Алар-
дан үч алырга менә дигән форсат. Өченче дәүләт думасы председателе А. И. Тучковның гамәлләре нәкъ менә шул шәкертне хәтерләтә. «Үзе, әүвәлге Думаларда уңнарның да уңрагы булып, бөтен хөррият вә иркенлекләргә каршы барды. Үз^нә хилаф партияләргә, шәхси дошманлыклар өчен, аларны мөмкин кадәр егарга тырышты, һәм әллә нинди явыз тәкъдир аркасында эшенә муаффәкъ тә булды» (4, 41—42).
Ә хәзер хөкүмәт-хәлфә Гучков-шәкертнең үз аркасына тамыза башлаган. Аның хөкүмәт сүз иреге бирми дип еламсыравы шуннан килә икән. Г. Тукай халыкның үтә тапкыр мәзәгенә ассоциация рәвешендә буржуаз партия һәм аның типик вәкиле Тучковларның принципсызлыгыннан, икейөзлелегеннән, эгоистлыгыннан көлә Халык мәзәгенә ассоциация ясау — гомумән. Г. Тукайның байтак әсәрләрендә кулланылган алым.
«Гаҗәп түгелме?» исемле фельетонда Г. Тукай Россиянең эчке эшләр министры, Беренче рус революциясен канга батыручыларның берсе, кара реакционер П. Н. Дур- новоны дурной вә дурак дип. патша генералы. 1905—1907 елгы Беренче рус революциясен рәхимсез бастыручыларның берсе А. Н. Каульбарсны кан эчүче юлбарыс дип атый. Г. Тукай әлеге җаһилларның исемнәрен уйната. Дурноводан дурной һәм дурак сүзләрен китереп чыгара, Каульбарс фамилиясен ярым калька ясап ерткыч җанвар белән чагыштыра. «Ник болар үзләренең чын исемнәре берлә генә исемләнмиләр икән! Барыбер ялган исем такканлыклары мәгълүм бит инде!» — дип (3, 192) нәтиҗә чыгара.
Г. Тукайның сатирик әсәрләрендә, инде алда күренгәнчә, В. М. Пуришкевич утлы табага бастырыла. Аеруча аның Россиядәге азчылык милләтләргә кимсетеп каравы, аларны изүне көчәйтү политикасы тарафдары булуы, шовинистлыгы игътибар үзәгенә алына. «Кемнәрнең ни дисәң котлары чыга?» дигән әсәрендә ул Пуришкевичның; «Русиянең барча гайре рус әһалисе •. вә хосусән 2 яһүдиләр, руслар илә бер хокукта булып, чын Русия гражданнары булдылар инде» дисәң», (3. 259) коты чыгуын ассы- зыклый. «Китмибез!» дигән мәшһүр әсәренең шул Пуришкевичларның шовинистик политика үткәрүләренә каршы язылуын да исәпкә алсак, тәнкыйтьнең колачы тагын да киңәеп китә.
Г. Тукай публицистикасында халыкара реакциягә һәм аның вәкилләренә дә өлеш чыга. Инде телгә алынган «Кыямәт көне» әсәрендә ул әлеге гарасат көне вакытында җиһанны баскан гасый 9 10 11 халыкларны эзли. Халык димәктән, ул дәүләтләрне күздә тота, билгеле. Англия хөкүмәте үткәргән колониаль политикага ук ата.
Төрек солтаны, үз халкын иң явыз кысуларга дучар иткән диктатор Габделхәмиткә Тукай аю кушаматын сылап куя (3, 191). Әйтергә кирәк, Габделхәмит аның байтак әсәрләрендә җәзалаучы булып сурәтләнә. Иран, шаһы, революцион хәрәкәтне бастыручы Мөхәммәдгали дә Тукай каләменә эләгә (4, 133).
Шул рәвешле, Г. Тукай, татар журналистикасында беренчеләрдән буларак, үз чоры җәмгыятенең гаделсезлеген, кешелексезлеген, халыкка каршы юнәлгәнлеген төрле сатирик алымнар һәм формалар кулланып камчылый. Бу җәһәттән ул Россиядәге алга киткән халыкларның журналистлары белән бер сафка күтәрелә. Әлбәттә, Г. Тукай алпавыт-буржуаз җәмгыятен эшчеләр сыйныфы карашыннан чыгып чын фәнни нигездә фаш итүгә кадәр күтәрелә алмый. Әмма аның усал һәм үтемле тәнкыйте гаять зур эз калдырды.
Г. Тукайның эксплуататорлык җәмгыятен тәнкыйть утына тотуы үзмаксат түгел, бәлки халыкны үзе яши торган шартларга төшендерү чарасы, шул шартларга һәм алар тудырган канечкечларга нәфрәт тәрбияләү, хезмәт ияләрен изелүдә, торгынлыкта һәм наданлыкта тоткан властьларга каршы ризасызлык, көрәш ихтыяры уяту чарасы ролен уйный. Шуңа күрә дә Тукай тәнкыйте халык массаларының революцион аңын уятуга һәм формалаштыруга хезмәт иткән. Бер үк вакытта Г. Тукай публицистикасының (һәм гомумән бөтен иҗатының) тәнкыйди рухы — аның халыкчанлыгын, халык мәнфәгатьләрен гәүдәләндерүен күрсәтүче көчле дәлил.