ТИРӘН ФИКЕРЛЕ ӘСӘР
урихан Фәттах, «Этил суы ака то- рур»
һәм «Сызгыра торган ук- лар»ны бүлек
ител, гаять зур эш эшләде. Менә хәзер
яңа авторның яңа әсәре — «Кубрат хан*.
Романның «Хәтер белен мәхәббәт—үлемсез,
мәңгелек»— дигән сүзләре игътибарны җәлеп итә.
Өстисе килә: хәтер ул кешенең, халыкның
әхлакый тәҗрибәсен буыннан буынга тапшыручы
бердәнбер күпер Хетер югалу — кешенең, аның
тарихының югалуы. Тарихсыз халыкның бүгенге
иене дө. киләчәге дә юк.
Эмма «Кубрат ханяның мөһимлеге аның тарихи
роман булуында гына түгел. Язучы, борынгы
материалдан файдаланып, бүгенге
проблемаларны күтәреп чыга.
һәр заманда бар халыкларны дулкынландырып
килгән проблема — тынычлык ечен кереш —
романның үзәк темасы. Сугыш мөсьөлөсене
роман персонажлары терлече карый.
Әсәрнең тел идеясен Илбарыс уйлануларында
тоя укучы. Орыш һәрчак якыннарны аера, бар
изге нәрсәне таптый. Кояш астында һәркемгә дө
урын җитәрлек Мул тормышны кылыч түгел,
хезмәт китерә
Роман моннан тыш тә бик мөһим мәсьәләләргә
җавап эзли, укучымы уйландырырлык җитди
сораулар кузгата.
Месәлен, җәмгыятьтә идеология ролен алыйк
«Яңа йола яңа дәүләт төзегендә кирәк» «Иң камил
йола — гадел хан. гадел император Дәүләт
башлыгы яман кеше икән, аның ечен йола чаршау
гына». —Аллаларның алласы — акыл булыр» Бу
сүзләрне. өЛбәтте. бәхәссез хакыйкать дип әйтә
алмыйбыз Автор аларны төрле персонаж-
ларыннан әйттерә дә Аләрның нәкъ менә без
кабул итәрлек булмавы кызыксыну тудыра,
уйландыра Аннам соң бу фикерләр теге яки бу
персонажның дөньяга карашын ачыклау ечен
характерлы деталь булып тора.
Эне. кече каәхән Азакның кем икәнем бөр әйтем
аңлата: «Ил каласым бары тик биш сыйфат бмзәр.
ди: гадел хөкемдар, бай базар, оста имче, су юлы.
бай күрше».
Укытучы Константин- «Ришвәт халыкның
дәүләткә булган ышанычын югалта, гаделне
кимсетә, яманга юл ача» Әңгәмәдәй соң Кубрат
хан аңлый Константинмы юкка гыиа иленнән
сөрмәгәннәр Кубрат ханның горурлыгы аның уенда күренә:
«Болгарларның эчке эшләрен болгарлар гына хәл
итә ала».
Чор сулышын тегәл тасвирлау өчен язучы
телебезнең байлыгыннан иркен файдалана. Яңа
сүзләр эзли, үлә башлаганнарына җан бирә. Менә
берничә сүз: җыенбаш, шәкел, корбән, очлым,
йырмач, нефтә, мая, битек, айбалта, атчабар,
төптимерче, алос- таз. албагу һәм башкалар. Без
алар урынына башка сүзләр кулланырга
яратабыз. «Мая»га тавык астындагы йомырка
гына кала. Гаскәр «резервта», ашлык «запаста»
булып чыга... Авторның кала, тау, су исемнәрен
дә тарихи мәгънәдә кулланырга тырышуы
мактауга лаеклы: Тимер капка, Биләмҗир,
Патшакала, Кияүкала... Әмма бу мәсьәләдә
Мөсәгыйт эзлекле түгел. Хорезм, иберия, угор,
сарацин кебек сүзләргә дә бүгенге
транскрипцияне тагу дөрес булмас кебек. Бигрәк
тә «Рось» термины шикләндерә, чөнки төрки
теленә сүз башында «р» авазын куллану ят нәрсә
булган. Ләкин бу кытыршылыклар уңай тәэсирне
киметә алмыйлар.
Уңай тәэсир әсәрдәге вакыйгаларның, ге-
ройларның тирән фикерлелегеннән, ышандыру
көченнән туа. Әйтик, төптәңре Ир- сан — хыянәтче.
Ләкин ул уңган алып, оста политик, акыллы
киңәшче дә. Әйтик, аның кыр кәҗәсе белән аны
куучы эт турындагы сөйләге генә дә ни тора?!
Аның хыянәтен аклап булмаса да, аңлап була.
Нәфис әдәбиятта очраклы детальләрнең яшәргә
хакы юк. һәр детальнең геройны сурәтләр өчен,
аның кылган эшләрен аңлатыр өчен мәгънәсе
булырга тиеш. Мәсәлән, Симай карт белән
очрашыр алдыннан хан көзгегә карал, үз
кыяфәтенә бәһа бирә. Ул үзен карый, ә укучы
аның кем икәнен сизә.
«Идеаль дәүләт юк»,— ди укытучы Константин.
Идеаль әсәр язу да мөмкин түгелдер. Әмма бу
очракта, әле тиешенчә өйрәнелмәгән Бөек Болгар
тарихына кагылганда. аеруча саңлык кирәк —
укучының һәр фактны тарихи дөреслек дип кабул
итүе дә мөмкин ич. дип әйтәсе килә. Чөнки.
«биредә яшәгән халыклар тарихын белсә бары
тик әкрен генә искән җилгә дә пышылдап сөйләшә
башлаган кылганнар беләдер. шуңа әле булса
башларын чайкап утыралардыр кебек. Алар,
үткәнне бүгенгегә ялгап, һаман мең еллар
элеккечә тирбәлеп чайкалалар».
Болары инде Мөсәгыйт сүзләре!