Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАРИХТАН — КИЛӘЧӘККӘ

Сорау:
— «Казан утлары» журналының 1984 елгы 8—10 нчы саннарында М. Хәби- буллннның «Кубрат
хан» романы басылып чыккан иде. Бу әсар укучыларда һәм әдәби җәмәгатьчелектә зур кызыксыну
уятты. Роман уңаеннан беренче тәэсирләрегез, фикер һәм теләкләрегез белән уртаклашсагыз иде.
Әбрар Кәрнмуллин, филология фәннәре докторы:
— Иң беренче сүзем шул — романны тиз укылып бетмәсен дип әкренләп, тәмләп кенә, урыны-
урыны белән кире кайтып укыдым. Ул гаять мавыктыргыч язылган, чын мәгънәсендә сәнгать әсәре
булып чыккан.
Болгарлар һәм гомумән төрки халыкларның үткәне, бигрәк тә Урта гасырларда яшәеше,
тарихтагы урыны, хәле әлегә бер яклы, эзлексез генә тикшерелгән. Язучының ялгыш фикерләр
тозагына эләкмәве, сиземләве, акны карадан аера белүе сөенечле күренеш. Әсәрдә сурәтләнгән
заманның рухы, халыкның тормышы, фикри яшәеше дә ышандыра.
Романда мин Кара диңгез һәм Азов буе Бөек Болгар чорын дөрес аңлау һәм аңлатуны күрәм.
Төркиләр белән Византия мөнәсәбәте гаять ышандырырлык чагыла.
Кайбер килешеп бетәсе килмәгән урыннар да бар. Әйтик, романда болгарлар өчен йортларны,
коралларны, төрле бизәнү әйберләрен нигездә греклар гына
■сый. һәрхәлдә. болгар җирендәге ул йортларны грек мастерлары кул астында болгар кешеләре
төзегән. Болгарлар, һичшиксез, талантлы осталар да булган.
Болгар дәүләтендә төрле телләрдә сөйләшәләр дигән фикер дә очрый романда. Шул ук вакытта
хәзәрләрнең. аннан Эске Кирмәндә дә төрки телдә сөйләшүләре бик дөрес языла. Урта гасырдагы
халыклар тарихын тикшерүче кайбер тарихчылар Болгар дәүләте төрле халыклардан торган дип. бер
телнең төрле шивәләрен аерым тел итеп кенә түгел, ул шивә кешеләрен аерым халык итеп карарга
тырышалар. Урта гасырда төрле телләрдә сөйләшкән халыкларны берләштереп йөзәр ел яшәгән
дәүләтләр Көнчыгыш Европада. Кара диңгез. Идел буйларында юк, булмаган. Шуңа күрә Кубрат хан
төзегән Болгар дәүләтенең төп, абсолют күпчелеге, нигездә, бер телдә сөйләшкән, төрки булган.
Минемчә, романны китап итеп бастырганда менә шушы ике моментны искә аласы иде.
Нури Арсланов, шагыйрь:
— Тарихка бәйләнгән вакыйгаларны, шәхесләрне ачып күрсәткән әсәрләрнең дөньяга
чыгулары тәрбияви яктан да бик әһәмиятле. Бу юлда Нурихан Фәттах башлап җибәргән кыю адым
ерак узганнарыбыэның заманча мәгънәсен ачты.
«Кубрат хан» романы белән Мөсәгыйт Хәбибуллин безгә бер кадәр якынрак тарихыбызны — Бөек
Болгар дәүләтенең төзелү чорларын һәм шул дәүләтнең мөстәкыйльлеген саклау өчен көрәш
дәверен тәфсилли. Әсәрнең төп максаты — Кубрат хан яшәгән чорны дөрес сурәтләү, безнең заман
укучысының күз алдына аның зур шәхесен бастыру, шул сурәт колачында тулы бер халыкның
трагедиясен җанландыруны куйган. Һәм, бәхетебезгә каршы, автор моңа ирешкән дә.
Бик файдалы, бик кирәкле роман.
Әсәрнең язылышында әллә ни тарихи ялгышлар, хискә бирелеп күпертүләр күренми. Болгар
халкының элек-электән интернационалистик рухы дөрес бирелгән. Гомумән, романның эчтәлеге,
сюжет агышының тигез һәм ышандыргыч булуы күңелне җәлеп итә.
Флүн Муснн: филология фәннәре докторы:
— Мөсәгыйт Хәбнбуллинның бу яңа романы $1ине, әле барыннан да элек, фәнни яктан җәлеп
итте. Мәгълүм ки. соңгы вакытта туган халкыбыз тарихының чишмә башын, ягъни аның каян килеп
чыгуын ачыклауга игътибар артты. Ул галимнәрне генә түгел, укучыларның киң катлауларын да
кызыксындыра. Чөнки моңа кадәр бу мәсьәләгә төрле карашлар, кайчак бик ялгышлары да яшәп
килде.
«Кубрат хан» романын мин шушы катлаулы һәм күпкырлы мәсьәләне ачыклау юлында язучы
кешенең бер эзләнүе дип карыйм. Шул ук вакытта бу әсәр, иең тарихчы галимнәр өчен шактый
гыйбрәтле факт булуын да әйтәсе килә.
Романда сурәтләнгән тарихи чорга М. Хәбибуллпнның татар әдәбиятында беренчеләрдон булып
мөрәҗәгать итүе, табигый, әсәргә билгеле бер эз салган. Мин авторның мәгьрифәтчел омтылышы
көчле булуын күздә тотам. Әйе, әсәрдә хәзерге укучыны Кубрат хан иленең гореф-гадәтләре,
йолалары, гомумән, яшәү рәвеше белән таныштыруга зур игътибар бирелә. Шуңа да бу һич тә семья
көнкүреш романы гына түгел. М. Хәбибуллин аны шул заманның бик җитдн мәсьәләләрен һәм
процессларын чагылдырган киң социаль-тарихи полотнога әверелдерә алган. Шундый фонда илләр
һәм халыклар арасындагы киеренке мөнәсәбәтләр белән аерым геройларның шәхси тормышы, уй-
кичерешләре үзара үрелеп бирелә. Икенче төрле әйткәндә, без шул легендар заманнарда ук ил
язмышы белән шәхес язмышының тыгыз бәйләнгән булуларын күрәбез. Үзе тасвирлаган чорның
төрле-төрле сыйнфый катлауларына мөрәҗәгать итеп, аларның дөньяга карашларын, кәсеп
гамәлләрен чагылдырып, М. Хәбибуллин, мниемчә. шул заман җәмгыятенең күпкатламлы һәм
киеренке яшәешен безгә җиткерә алган.
Гамирҗан Дәүләтшнн, тарих фәннәре кандидаты:
— «Кубрат хан» романы әдәби яктан мавыктыргыч итеп язылган. Эчтәлеге иең киеренкелеге
белән ул укучыны әсәр тәмамланганчы үзенә тартып тора. Романдагы төп образлар үзләренең
омтылышлары, уй-хисләре белән шактый тулы канлы рәвештә күз алдына килеп басалар.
Романның идея-политик яңгыраш^ бүген дә бик актуаль — халыклар, илләр арасындагы
иминлек, үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре. Романда художество чаралары ярдәмендә үткәрелгән бу
идеяләр бик тә вакытлы яңгырый. Бу әсәр укучыларда туган илгә, халкыбызның үткәненә
игътибарлылык, бирелгәнлек, интернационализм һәм патриотик хисләр тәрбияләүдә дә сизелерлек
өлеш булып тора.
М. Хәбибуллин, сурәтләнгән чорның, төбәкнең катлаулылыгына, четереклелегенә һәм тарих,
археология фәннәрендә җитәрлек дәрәҗәдә ачыкланмаган булуына да карамастан, шактый уңышлы
тарихи әдәби әсәр иҗат итә алган.
Әмма шуны әйтергә кирәк, тарихи чыганаклар нихәтле генә бай булмасын, галимнәр дә тарихи
фактлар арасындагы бушлыкны логик фикерләү, гипотеза, интуиция, хәтта нигезләнгән хыял
ярдәмендә тулыландыралар.
Билгеле, тарихчы буларак, кайбер мәсьәләләрдә язучы белән бәхәскә керәсе килә. Әйтик, ул
чорда шул төбәкләрдә яшәүче болгарларның классик дәрәҗәдә күчмә халыклар булуын онытырга
ярамый. VI гасырдан (греклардан) калган Фанагория шәһәренең Бөек Болгар дәүләте берләшмәсе
башкаласы булуы(?) гына болгарларны әле утрак халык итми. Романда шул чордагы Азов, Кавказ,
Идел буйларының этник картасы шактый каршылыклы тәэсир калдыра. Болгарларның, шул исәптән
Кубрат ханның да без яшәгән төбәкләргә инде VI—VII гасырларда ук килеп-китеп йөрүләрен дә
конкрет дәлилләүче мәгълүматлар, кызганычка каршы, хәзергә билгеле түгел.
Әлбәттә, боларның барысын да әдәби әсәр закончалыклары белән аңлатырга мөмкин. Ләкин
романның «Кубрат хан» дип аталуы һәм бу шәхеснең тарихта конкрет яшәү, идарә итү елларының
билгеле булуы, анда сурәтләнгән вакыйгаларның, тормыш-көнкүрешнең, шәхесләрнең шул вакыт
рамкаларына сыюын таләп итә. Билгеле, бу — язучы өчен гаять зур кыенлыклар китереп чыгара.
Күрсәтелгән кыенлыкларга, аерым җнтешсезлекләргә карамастан, мавыгып укырлык, рухи,
тәрбияви азык булырлык роман язылган.
Ибраһим Нуруллин, филология фәннәре докторы, профессор, ТАССР- ның Г. Тукай исемендәге
Дәүләт премиясе лауреаты:
— Татар әдәбиятында тарихи .жанр чагыштырмача иртә — XX йөз башында ук тәпи йөреп киткән
иде. Татарларның милләт булып формалашып җитүе белән бәйле иде бу. Тарихи әсәрләр арасында
демократик күзлектән карап язылганнары булган кебек, буржуаз милләтчелек белән сугарылганнары
да байтак иде. Егерменче елларда тарихи жанр ныгып буй үстерергә теләде. Игътибар күбрәк тарих-
ның сыйнфый көрәш кискенләшкән «кайнар нокта»ларына юнәлде.
Кырыгынчы еллардан соң әдипләребез Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышыннан күп
еракка китми башладылар.
1970 елда Н. Фәттах бер мең ел артка чигенеп язылган «Этил суы ака торур» романын дөньяга
чыгарды. Моннан соң әдип бу якка таба килер дип өметләнсәк тә, ул эраның теге ягына ук атлап
чыгып, төркиләрнең бик борынгы бабалары тормышын язып күрсәтте. Нурихан — Нурихан булып
кала дигәндәй, бу ике әсәрнең дөньяга килү сәбәбен язучының шәхси үзенчәлегеннән генә дә эзләргә
мөмкин булыр иде. Тик менә М. Хәбибуллинның аларны бер-берсенә тоташтыра торган күпер булып
калыккан «Кубрат хан» романы бүтәнчәрәк уйларга мәҗбүр итә. Тарихи жанрның кабат ишек шакуы
түгелме бу, татар халкының үткәнен һәм бүгенгесен дөресрәк аңлау һәм аңлату ихтыяҗыннан
тумаганмы ул әсәрләр?
Роман турында әле сүз күп булыр. Хәзергә мин гади укучы сыйфатында гына шуны әйтә алам: әсәр
укыла. Мең дә өч йөз ел элек искән дала җилләре борынга бәрелгәндәй, кылычны кылычка орган
тавышлар ишетелгәндәй була, шул вакытның гореф-гадәт һәм йолалары күз алдына килеп баса,
дәрәҗә сөю һәм дәүләт мәнфәгатен үзендә каршылыклы рәвештә берләштергән Кубрат ханның
ышандыргыч сыны калка.
Борынгы тарихыбыз турындагы беренче әсәрләр маҗаралы роман булып һәм азмы-күпме
романтизм буяулары белән ялтырап дөньяга килделәр. Күрәсең, бу табигый һәм котылгысыз хәл.
Тарихи жанр киләчәктә, кырыс реализмга таба хәрәкәт итсә, тагын да әйбәтрәк булыр иде, дип әйтәсе
килә.