Логотип Казан Утлары
Повесть

СОҢГЫ КИТАП


Сәхифәләр ткәнгә кайтуны дәвам итәбез... Язманың бу өлешенә «Сәхифәләр» дип кыска һәм гади генә исем куясым килде. Ңөнки кеше гомеренең һәр көне бер сәхифә. Билгеле, дөньяда озак яши торгач алар бик күп җыелган. Менә шуларны мин күздән кичер- мәкче булам, ләкин барсын да түгел — аңа вакыт та, көч тә җитмәячәк. Аларның бик күбесе бер- берсен кабатлыйлар (безнең көннәребез шикелле үк), арада үзем өчен генә кадерлеләре бар, шулай ук ачып карыйсы килмәгәннәре дә юк түгел. Әмма бөтенесендә дә — мин белгән кешеләр, мин күргән тормыш, мин кичергән заман. Әгәр шулай булмаса,
ул саргайган сәхифәләрне актарып та тормас идем. Инде әнә шул кайчандыр күргән-кичергән тормышны һәм заманны азмы-күпме чагылдырганнарын сайлап алырга кирәк. Сайларга һәм берләштерергә... Бу да җиңел түгел. Берәүләргә ошар, берәүләргә ошамас... Хәер, табигый хәл, бәхәскә урын юк. Безнең эшебез исә — үзебез кирәк дип тапканны язу... Чөнки бу — истәлек, ә истәлекләр бары шулай гына языла да ул. Тапшырдык! •
...Искә төшерик, бу китапның «Каргалы» өлешендә язылганча, минем атам 1910 елның көзендә Каргалыдан Дәүләкәнгә (искечә — Эт- колга) күчеп килгән. Мин бу вакытта әле бишектән дә төшеп җитмәгән яшь ярымлык сабый гына булганмын. Күз күрсә, колак ишетсә дә, миндә әле хәтер дигән нәрсә юк, мин әле һич нәрсә белмим — мин бары ашый беләм, йоклый беләм, көлә беләм, елый беләм. Әмма ничек итеп көләм яки елыйм — бусы да миңа билгесез... Кыскасы, дөнья миннән еракта, бик еракта әле, җиде диңгез артында!
Кеше бала чагында үзенең картлыгын күз алдына китерә алмаган шикелле, картайгач ул бала чагын да күз алдына ачык кына китерә алмый икән. Ә инде сабый чакны әйтеп торасы да юк —сабый чактагы хәлләрне без бары соңыннан, әти-әниләребездән яки якын туганнарыбыздан ишетеп кенә белә алабыз. Хуш, нәрсәләр ишетеп белдем соң мин Дәүләкән I белән бәйләнгән сабый чакларым турында?
I Хәзерге Дәүләкәннең ул заманда Эткол дигән авыл җирендә үсеп киткәнен күргән идек Ләкин укучыны саташтырмас эчен мнн моннан соң Дәүләкән исемен генә кулланачакмын (Ә. Е.)
Ин элек шуны әйтергә кирәк, безнекеләр башта Дәүләкәннең үзенә түгел, ә аңа терәлеп үк торган Яна Көрмәнкәйгә килеп төшкәннәр һәм шунда яшәүче Муллый карт дигән бер башкортның өенә вакытлыча кереп торганнар. Бер генә урамлы бу кечкенә авыл Дим аръягындагы Иске Көрмәнкәйдән күчеп утырган булса кирәк, шуна күрә аның исеме дә Яна Көрмәккәй дип аталган. Дәүләкәннең югары очы ♦ белән бу авыл арасында, мин үскәндә, бер сай чокыр гына иде. Хәзер- с ге вакытта Яна Көрмәккәй юк, беткән, аны күптән инде Дәүләкән * «йоткан». 2
Шул рәвешчә без башта күпмедер вакыт Муллый карт өендә тор- з ганбыз. Муллый карт ул минем бабакайның электән үк йөрешкән дус х кешесе икән Бай башкорт, күп жир биләгән, ишле мал асраган, шуның 8 өстенә, Дәүләкәннең үзендә аның нке катлы тагын бер йорты да бул- ф ган Нәкъ базар күзендәге шушы асты таш, өсте агач зур гына йортын Муллый карт минем атакайга арендага биреп торган Атакай бит * Дәүләкәнгә, онытмаган булсагыз, сәүдә итү максаты белән килгән, ана = тизрәк эш башларга кирәк булган, ә кулында сумасы зур булмаган = (әйтүенә караганда, бер 300 сум чамасы гына), шулай да ул тәвәккәлләп Муллый карт йортында «чәйни» (чәйханә) ачып җибәргән. «Алла- “ га тапшырып эшне башлауда Муллый бабаем бик ярдәм итте»,— дип к яза ул үзе дә. Күрәсең, «бабай» аренда хакын зур куймагандыр, ә бәл- £ ки әле акча да биреп торгандыр — ярдәм итүен шулай аңларга кирәк- £ тер инде. п
Шулай итеп, Каргалыдан килгән яна «сәүдәгәр» үзенә бөтенләй таныш булмаган бер эшкә тотына. Ярый, «тәвәккәл таш йоткан» диләр, ә без карап карыйк, нәрсә икән ул минем атай ачкан «чәйни»? (Бөтен җирдә чәйханә, ә Дәүләкәндә ни өчендер чәйни! Ахрысы, русның «Чайная»сыннан шулай үзгәреп киткәндер). Ул, ягъни мәсәлән безнең чәйни, гади генә бер ашап-эчеп чыгу урыны булган. Анда зур чуен чүлмәкләрдә турап салган куе итле, кулдан гына кискән эре токмачлы, өреле аш пешкән, чиләк сыешлы җиз самоварларда чәй өчен өзлексез су кайнап торган. Ә чәйнең үзен фарфор чәйнекләрдә пешереп биргәннәр. Бу эшләрне бер аш пешерүче (повар) белән бер ташып торучы (полавой) башкарган. Эш кызып киткәндә атакай үзе дә булышкан, ләкин ул күбрәк базардан кухняга азык ташыган, ә инәй гел генә савыт-саба юып, сөртеп торган. Чәйнидә бернинди хәмер заты сатылмаган һәм тәмәке тартып утыручы да булмаган
Эшнең иң кызу, тыгыз чагы гадәттә базар көненә туры килгән Бу көнне чәйнигә базарчы агайлар кереп тулган Ашау, эчү арзан булган, мәсәлән, нке тиен түләп, чәйне теләсәң ни хәтле эчәргә яраган Бер җамаяк куе аш та ун тиен генә торган шикелле — сөйләүләре буенча шулайрак хәтеремдә калган. (Гомумән ул елларда азык әйберсе арзан йөргән, мәсәлән, торс сарык ике сум илле тиен — өч сум тора, диләр иде.) Шуңа күрә дә агайлар чәйне күп эчәргә яратканнар. Кыш көне булса, каеры туннарын да салып тормыйча, тик бүрекләрен генә салып, шабыр тиргә батып, «агып киткәнче» чәйне эчәләр дә эчәләр икән Ашаганнары ак калач яки юкә бауга тезгән йомшак клиндер, тик шикәр генә күп түгел — чәйне ун чәшке эчсә дә„ шикәрне бер генә кисәк биргәннәр. Хәер, акчаларын жәлләмәгәннәр, базардан үзләре белән йөзем, хөрмә, хәлвә кебек тәмле-төмлене дә алып кергәннәр.
Базарсыз көннәрдә исә чәйнигә йөрүчеләр әллә ни күп булмаган Төш вакытында яки кичен ялгыз приказчиклар, извозчнклар һәм ломовойлар. мәдрәсәдә ятып укучы хәллерәк шәкертләр кереп, ашап эчеп чыга торган булганнар Аннары безнең чәйнигә, ни сәбәптер. Дәүләкән саилчеләре дә ияләшкәннәр. Зур базарлы сәүдә җире саилчеләрне һәр вакытта үзенә тарткан — берәүләре гариплеге аркасында бүтән эшкә ярамаган, икенчеләре исә хәер сорашуны үзләренә кәсеп итеп тә алган
нар. Менә шулай һәр көнне өй борынча урам йөреп, озын киндер капчыкларын сынык-санак белән тутырып, безнең чәйни янына кайталар икән дә, баскыч төбенә утырып, барлык җыйганнарын бушатып, сортировать итәргә тотыналар икән. Ап-ак оннан пешерелгән иң тәмле йомшакларын гына үзләренә калдырып, башка каты-котыларын минем инәйгә. «Мә, абыстай, сыерыңа ашатырсың!» — дип бирәләр икән. Аннары чәйнигә кереп, әйбәтләп чәй эчәләр дә, кайдадыр үзләренең куна торган җирләренә кайтып китәләр икән. Минем инәй дә аларны, ярым көлеп, ярым сагынып дигәндәй, вакыт-вакыт исенә төшергәли иде.
Менә шундый саилчеләрнең берсе бөтен авыр һәм хәтәр елларны (ачлык елында) исән-сау үткәреп, мин малай чакта да безнең Дәүлә- кәндә йөри иде әле. Тәбәнәк кенә буйлы, түгәрәк кенә битле, сакал- мыексыз — ничә яшьтә икәнен бер ходай үзе генә белгәндер. Өстендә — итәкләрен этләр өзгәләгән, көрән төстәге кыска гына постау чикмән, аның астында кат-кат ямау салынган бик киң алача ыштан, аягында керле тула оек өстеннән киндерәсен чувашларча балтырына чаклы уратып бәйләгән, тузып, «мыегы да чыккан» чабаталар, иңендә озын киндер капчык, кулында шактый саллы таяк... Чын исемен белгән кеше юк, ләкин ул үзен «Мин — Курапаткин!»— дип йөртә иде,—ягъни япон сугышы вакытында даны чыккан патша генералы, янәсе! Генералга охшар өчен ул ике колагы да өзек бүрегенең түбәсенә ап-ак куян койрыгы утыртып, чикмәненә түгәрәкләп кискән ак калай кисәкләре тагып йөри иде. һәр йортның ишегалдына кергәч, «Курапаткин» балачага алдында кеше аңламас ниндидер кыска гына такмак әйтеп, бер генә урында әйләнгәләп, тыпыр-тыпыр биеп тә ала торган иде. Аны милләте белән чуваш диләр иде. Бәлки, дөрес тә булгандыр, чөнки ул сәдаканьГ татарлар бирсә, ашыкмыйча гына дога кылып, руслар бирсә, бер-ике кат тиз генә чукынып, ишегалдыннан чыгып китә иде. Кыскасы, кешеләргә һич зарары тимәгән, алланың бер дивана бәндәсе иде— башын кайчан, кайда салгандыр инде бу «мәшһүр» Дәүләкән Кура- паткины?!.
Муллый карт йортының ике катлы булуын әйткән идем бугай. Чәйни аскы катында, ә өске катында фатирчылар торган. Дөресрәге, өске катның такталар белән генә бүленгән берничә вак бүлмәсендә айлап- еллап кешеләр яшәгән. Мәсәлән, безнең Каргалы кешесе Ибәтулла учитель, Солтанмораттан (Галимҗан Ибраһимов авылыннан) килгән Мөхәммәтша тегүче, тагын икеме-өчме ялгыз приказчик шунда торганнар. Учитель үзенең бүлмәсендә башкорт шәкертләрен русча укыткан, ә тегүче Зингер машинасында текер-текер чалбар, камзул, җилән тегеп утырган. Бүлмә өчен күпмедер акчаны безнекеләргә түләгәннәр, ашау- эчүләре дә бездән булган. Русчалап әйткәндә, аларны нахлебниклар дияргә дә ярый.' Барысы да буйдак яшьләр булганга күрәдер инде, алар кызык яшәгәннәр, гел генә төрле мәзәк, уен-көлке уйлап чыгарганнар—шулай исләренә төшереп сөйли торганнар иде минем атакай белән инәй.
Мин үзем, билгеле, бу чәйни заманын бөтенләй диярлек хәтерләмим, бик кечкенә булганмын әле,— әйтик, ике белән биш арасында гына... Аннары без чәйнинең үзендә түгел, ә күршедәге икенче бер йортта торганбыз. Шуның өстенә, бу йортка күчеп күпмедер торгач, мин өченче яшемдә кинәт кенә... аяксыз калганмын Ягъни әйбәт кенә йөреп яткан җиремнән тотканмын да аякка баса алмас булганмын. Нинди чир, нинди зәхмәт аркасында — моны миңа атам анам да берва* кытта да әйтеп бирә алмадылар. Авырту-сызлану да булмаган шикел-ле; һәрхәлдә, урын өстендә үрсәләнеп ятмаганмын, киресенчә әле мү- кәйләп булса да йөрергә тырышканмын. Алар, әлбәттә, бик курыкканнар, тугыз баладан соң унынчысы да гарип калса — алла үзе генә саклый күрсен!.. Мине аякка бастыру өчен врачларга күрсәтү (ул чагында
ук Дәүләкәндә земский шифаханә булган), төрлечә дәвалап карау, им- томнар куллану, ниндидер бер зур ишанга илтеп өшкертү — берсе дә калмаган Озакка сузылган бу тырышу, ә мин һаман идәндә шуышып кына йөрим икән Әмма шулай да инәйнең күз яшьләре, ялварып сораулары, ниһаять, «алла бабайга барып җиткән» булса кирәк, көннәрдән бер көнне, кинәт аяксыз калган шикелле, кинәт кенә аягыма да ♦ басканмын! Ул болай булган кемнеңдер киңәше буенча, зур түгәрәк с тазда ниндидер шифалы үлән-чәчәкләрне кайнар су белән пешекләп, £ мине шуның пар-суына утыртканнар Башымны гына ачык калдырып, £ өстемә калын юрган япканнар, һәм иң гаҗәбе—атакай белән инәй а мине шул хәлдә калдырып, үзләре мунчага киткәннәр. «Без кайтканчы £ утыр, балам!» дигәннәрдер инде. Ә мин кайтканнарын көтеп тормаган- 3 мын, үрмәләп таздан чыкканмын да. урындыкка тотынып әкрен генә аягыма басканмын! Кайтып кергәч, атакай белән инәйнең күзләре шар * булган — бу нинди могҗиза!.. Тиз генә мине күтәреп алганнар, киен- = дергәниәр, яңадан аякка бастырганнар һәм менә шул басудан мин s йөреп тә киткәнмен. ' х
Бала чагымда булып узган бу хәвефле хәлемне мин бары сөйләүлә- ы ре буенча гына беләм, ләкин ни гаҗәп! — урындыкка тотынып басып х торуымны үзем дә әзрәк кенә хәтерлим кебек.. Инде шактый ук үскәч, * мин колын шикелле нечкә, бик йөгерек аяклы бер малайга әйләндем. “■ Бик ярата идем чабарга, узышырга Дәүләкән малайларыннан берәү- | не дә уздырмый идем, тик кайчагында Арслангәрәй агай малае Таһир гына мине узгалый торган иде
Чәйнидә чакта да мин. әйтүләренә караганда, бөтиле түбәтәй кигән, бик җиңел, бик тере бер малай булганмын (бигрәк тә аягыма басканнан соң). Бер генә минут та бер урында тик кенә утыра белмәгәнмен, каядыр китәм дә барам, чыгам да югалам — кайчагында чәйнидә торучылар күмәкләшеп мине эзләргә чыгалар нкән Еш кына әлеге саилчеләрнең берәрсенә ияреп китеп, өйдән-өйгә «хәер сорашып» та йөргәнмен. Бала җитәкләгән саилчегә сәдаканы мулрак биргәннәр. Мине таныган кеше очраса, ул шунда ук чәйннгә барып, инәйгә «Хәдичә апа, улыгыз бер саилчегә ияреп йөри бит, шуны беләсезме?» дип әйтә нкән Инәй, бичара, ах вах иткән, ә атакай тиз генә артымнан барып, мине күтәреп алып кайткан Ә миңа нәрсә, миңа кызык кына саилче капчыгына тотынып йөрү!..
Соңыннан, күп еллар узгач, атакай ниндидер бер уфтану белән миңа «Улым, син малай чагыңа бер дә охшамагансың»,—дип әйтә торган иде. Гаҗәп түгел, бишектәге бишкә төрләнә дигәннәр, һәм мин моны үзем дә тоя идем һәрхәлдә, бик үзгәрдем мин — бала чактагы җитезлек, җиңеллек, гамьсезлек күптән инде онытылды Бик басынкы, бик сабыр (һәм чыдам), бик сак картларга әверелдек без барыбыз да...
Әйткәнемчә, чәйнндәге тормышыбызны мин ишетеп кенә беләм - ул хакта атакай белән инәй элек еш кына исләренә төшереп һәм күбрәк көлеп сөйли торганнар иде Гүя. алар өчен дә ул «чәйни» дигән нәрсә очраклы һәм кызыклы әкәмәт бер урын булып кына исләрендә калган (Атакай аны беренче герман сугышы башлангач ташлаган.) Ә йорты үз урынында һаман да тора әле Искергән-тузганы да артык сизелми, яхшы карыйлар ахрысы Хәзер анда ниндидер идарәме, конторамы урнашкан Кайткан чакларымда мин һәрвакыт аның яныннан узам Бик истәлекле йорт — мина кадерле булырга тиештер инде ул. Төрле уйлар, хисләр уятырга Ләкин ни хикмәттер, мин аңа карап сагыну якн якын итүгә охшаган бер нинди дә тойгы кичермим Чит, ят бер бина кебек ул минем өчен Хыялым белән монда торган чагыбызга кайтырга тырышсам да, безнең базарчылары белән тулы бик гади генә «чәйнн»ебсзне нишләптер күз алдына китерә алмыйм Бик күп еллар
узган шул инде... Гомер катламы өстәлә барган саен, үткәннәрнең һәммәсен дә искә төшерү дә һәм сагыну да мөмкин түгелдер, күрәсең.
Әйтергә кирәк, «чәйни» тоту атакай өчен очраклы гына бер кәсеп булган икән. Шуннан соң ул бер урында гына утырып, мәсәлән, кибет ачып, сату итмәде. Аның сәүдәсе гел йөрү белән бәйләнгән иде. Күптән түгел, Срур тутыкай миңа: «Атаң, мәрхүм, сәяхәт итәргә ярата иде бит»,— диде, һәм чынлап та йөрергә бик һәвәс иде ул. Малайчагыннан ук бу һәвәслек аңа йоккан булырга тиеш. «Каргалы» өлешендә мин аның башта бабасы Әхтәм картка ияреп, аннары атасы белән бергәләп, башкортлар арасында тире-яры, йон-ябага җыеп йөрүләрен язган идем инде.
Егет булып өйләнгәч тә ул юл йөреп алыш-биреш итүдән туктамаган, тирә-яктагы базарларны һәм ярминкәләрнең берсен дә диярлек калдырмаган. Шул чакларын исенә төшереп сөйли башласа, мин бик гаҗәпләнеп тыңлый торган идем. Чөнки бик күп еллар узуга карамас* тан, ул кайсы ярминкә артыннан кайсы ярминкә килүен, һәркайсының аен, айның кай числосында указ укылуын (ярминкә ачылыр алдыннан гадәттә указ укылган) төп-төгәл белә иде. Мәсәлән, январьның иске- чә 25 ендә Уфа ярминкәсе ачылган, аның артыннан 15 мартта Эстәрле ярминкәсе башланган, аннан — Бәләбәй ярминкәсе, аннан — иң соңгысы Бөгелмә ярминкәсе булган икән. Тагы да гаҗәбе — атакай шул ярминкәләргә (мәсәлән. Бөгелмәгә) барган чакта узарга туры килгән бөтен авылларның исемнәрен белә иде. Алай гына түгел, кайсы авылдан соң кайсы авылга җитүләрен, кем исемле агайга кереп ат ашатуларын яки кунып чыгуларын бәйнә-бәйнә сөйли торган иде. Искиткеч хәтер иде үзендә!
Әнә шул бик яшьтән башланган йөрү һәвәслеген ул картайганчы диярлек ташламады. Миңа караганда ул дөньяны күбрәк гизде, күбрәк күрде. Мәсәлән, Себер ягына йөри башлагач ул Иркутскига чаклы барып җитте, ә мин Чиләбедән дә уза алмадым. Билгеле инде, йөрү төп максат түгел, төп максаты аның— кәсеп итү, әмма йөреп, чөнки аңа шул күбрәк ошаган. Кыскасы, чәйнине ташлагач, минем атай, коммивояжер шикелле күн саквояжын күтәреп һәм уңышлы алыш-биреш өмет итеп, якын-тирә шәһәрләргә юл тота башлый.
Ул чагында безнең үз йортыбыз юк иде әле, шул сәбәпле без фа- тирдан-фатирга күчеп йөргәнбез. Болай йөрүебез 1918 елга чаклы дәвам итә. Шуңа чаклы, ягъни дүрт ел эчендә без өч тапкыр фатир алыштырдык. Унсигезенче елның җәендә атакай, ниһаять, чибәр генә йорт сатып ала Истән чыгармыйк, «чәйни»не ташлап киткән елны герман сугышы башлана, ә без йортлы булганда инде бөек революция дә булып өлгерә Кыска, әмма тыгыз заман! Минем биш яшьтән тугыз яшькә чаклы вакытым. Хәтерем инде ачылган һәм күп кенә нәрсәне күрергә дә өлгергән. Әмма күпмесе шуның күңелдә сакланган — моны әле сынап карыйсы бар.
«Чәйни» йортыннан без Арыслангәрәй тыкрыгындагы бер йортка күчкәнбез. Бу — зур урамнан Комач буена төшә торган бик кыска гына бер тыкрык иде. Аның бер ягында Арыслангәрәй башкортның каралты һәм абзарлары, икенче ягында ниндидер бер рус кешесенең амбар- куралары сузылып киткән иде. Ягъни тыкрыкта яр башына җиткәнче бернинди йорт-мазар юк иде. Бары тик тыкрык беткән җирдә, яр башыннан Комачка карап ике генә йорт тора иде. Шуларның берсе, Арыслангәрәй койрыгындагысы — тимерче Миңнегали агай йорты, икенчесе — рус койрыгындагысы — без күчкән йорт иде. Йортлар кеше кое- рыгында гына торсалар да, алар каршысында ачылган манзара гаҗәп тә матур, шагыйранә иде! Хәер, мин хәзер менә шулай дим, ә ул ча
гында манзараның да, матурлыкның да нәрсә икәнен, әлбәттә, белмәгәнмен. Ләкин шулай да күз алдына китерик
. Түбәндә — Кумач Бу — Днмнең шактый озын һәм киң генә култыгы. (Элекке Этколнын шушы култык буенда утырганын мин әйткән идем инде.) Комачның теге ягында кечерәк кенә тугай, туганны үткәч Днмнең үзенә барып чыгасын. Дим аръягында куе әрәмәлек башлана. ♦ аны ерып үтсәң, тагын Димгә килеп чыгасың... Тукта, нигә болай, Дим с әллә икәүме дип гаҗәпләнергә мөмкин. Юк. ул берәү генә, ләкин хик- g мәт шунда, ерактан туры гына агып килгән Дим Дәүләкәнгә җитәрәк * озын-озын өч борылыш ясый Борылышларны ерымнар тоташтыра з һәр ике борылыш арасында я кечкенә тугайлык, я куе әрәмәлек Менә § шулар барысы да—Днмнең борылышлары, ерымнары, әрәмәлекләре, и алардан да ары Көрмәнкәй тавына хәтле җәелеп киткән бик киң ту- > тай, тугайдагы камышлы күлләр — әлхасил, минем әлеге манзара ди- х гәнем безнең яр башындагы йорттан ап-ачык күренеп тора да инде, w Гаҗәеп бер күреп тә бетермәслек киңлек ачыла каршыңда! Тагы да s ераккарак — Димнең үренә таба карасаң, бу яшел, бөдрә, тип-тигез „ киңлек, чиге булмагандай, якты томан эченә китеп югала
Яр кырыена салынган һәрбер йортныкы шикелле безнең йортның < да аскы һәм өске каты бар иде Аскы каты ярга кертеп таштан са- х лынган, өске каты—бүрәнәдән Тыкрыктан килгәндә, аның шушы өске £ каты гына күренә Без менә шунда өске катта тордык Аста кемнәр £ торганын ачык кына хәтерләмим Безнең белән янәшә, өйнең икенче m яртысында, герман сугышы башлангач, каяндыр, Литва якларыннан күчерелгән бер немец гаиләсе тора иде Мин аларны да бик аз беләм, бары минем чамадагы бер кызлары гына истә калган Ул минем телне, мин аның телен белмим, ә шулай да бергә уйный торган идек. Кызык, песи балалары кебек телсез дә ничектер аңлаша алганбыз
Без бу йортта озак тормадык. Шуна күрә сөйләрлек истәлегем бик аз. Әмма бер нәрсәне бик ачык хәтерлим безнең фатирның һавага чыгып торган иркен генә балконы бар иде. Җәйнең җылы иртәсендә яки кичкырын безнекеләр шул балконда еш кына чәй эчеп утырырга яраталар иде. Әтрафтагы манзараның матурлыгын әйтәсе түгел, сез моны беләсез инде, ләкин биек балконда чәй эчеп утыруның тагын бер хозурлыгы шунда иде ки. һәр көнне кояш баер алдыннан Комачта бакалар хоры башлана иде Комач — акмый торган су, шунлыктан анда бакалар бихисап иде. Менә шулар, аеруча тын җылы кичләрдә, көтүләре белән су читенә җыелып, тотыналар төрлесе төрлечә «сайрарга»! Бөтен су буе өзлексез яңгырап тора һәм әйтергә кирәк, төрле тавыштагы бу бакалар хорының үзенә к\рә бер тәртибе бар. моны яме бар Тыңлый торгач аңа күнегеп була, кайчагында исә күңелдә үзенә бер сагыш та кузгата иде ул!
.. Кичке су өстенең тагын бер сере хәтердә нык калган Шулай ук кояш баеган чакта гына аргы Димнән «бум бум» дигән төслерәк өзел-өзеп кычкырган калын бер тавыш ишетелә торган иде. Аны ишетү челәр шунда ук «Әнә, су үгезе кычкыра!» дип әйтәләр иде Чынлап та, тавыш шундый калын, шундый көчле ки - андый тавыш бары үгез шикелле зур бер җанвардан гына чыгарга тиеш иде һәм мнн үсеп җиткәнче диярлек безнең Димдә дүрт аяклы су үгезе булуына ышанып йөрдем Мин генә түгел, бик күп малайлар моңа ышаналар иде. Ләкин ни гаҗәп — үгезнең үзен күрүче генә юк Бер вакытта да берәүнең дә: «Күрдем мнн аны. малай!» —дип шаккатырып сөйләгәнен ишетергә туры килмәде. Әллә инде ул дәһшәтле үгез бер дә судан чыкмыйча ятамы?! Алай дисәң, көчле калын тавышы аның шундый ерак тан ничек ишетелә соң?
. Бары тик шактый вакытлар узгач кына дәү абыйлардан чын дөресен ишетергә туры килде бернинди су үгезе безнең Димдә юк икән.
Аның каравы, ниндидер бер кечкенә кош бар, имеш. Менә шул хәтәр исемле өтек кенә кош кичке тынлыкта ялгызы гына йөзеп йөргән чагында башын суга тыгып «бум-бум> дигән төслерәк калын тавыш чыгара икән. Вәт сиңа хәтәр үгез! Хәзер бармы ул, белмим, ләкин кайткан чакларымда аның мәһабәт тавышын ишеткәнем юк.
Хуш, яр башындагы ике йортның берсе тимерче Миңнегали агай йорты дигән идем. Аның йорты да түбәннән караганда ике «катлы> иде. Тик түбән каты яр асты ягыннан өйне күтәреп торган бер подвал сыман гына нәрсә иде. Шуның өстендәге йорт үзе калай белән япкан булса да, шактый кечкенә иде... Янә тар гына ишегалларында такта алачыклары бар иде—шуннан көне буе диярлек зур чүкеч белән кечкенә чүкечнең алмашлап тимер чүкегәне ишетелеп тора иде.
Миңнегали агай — безнең мин белгән иң беренче якын күршебез иде. Гаиләсе аның ишле, шул чакта ук инде дүрт улы, өч кызы бар иде Ике улы—Габдулла абзый белән Муллагали абзый җитеп кил- грн егетләр, алардан кечерәк Зөфәр дә миннән алты яшькә олы үсмер малай иде. Ә миннән күпмегәдер яшьрәге Әхтәм, ләкин мин аның балачагын белмим диярлек. Кызлары — Маһирә, Рәхимә, Рәхилә, тагын соңрак Сания исемлесе дә булды. Болай санап чыгуымның бер хикмәте бар; шушы тимерче гаиләсе белән без озак еллар буена бик якын — дус яшәдек. Соңыннан терәлеп торган күршеләр булмасак та, бу якынлык бер вакытта да бетмәде, һәрвакыт аралашып, йөрешеп тордык.
Миңнегали агай үзе—кара сакаллы, таза, базык кына кеше — Дәүләкәндә хөрмәт казанган бер авторитет иясе иде. Аны белмәгән һәм аңа эше-йомышы төшеп бармаган кеше юк иде диярлек. Тимерчелек исә аңа нәселдән күчкән, гомере буена ул алачыгыннан чыкмады, кулыннан чүкечен төшермәде. Дәүләкәнгә килгәнче әле алар Эс- тәрле ягындагы бер боярда шактый вакыт эшләп торганнар. Миңнегали агай үзе тимер чүкегән, хатыны Сабирә җиңги сыерлар сауган. Кыскасы, тумыштан ук алар бары кул көче белән яшәп, һәр сыныкны тир түгеп, эшләп тапканнар.. Ул үз гомерендә авызына бернинди эчем-лек алмаган, тәмәкене өенә дә кертмәгән (һәм балаларын бу нәрсәдән катгый рәвештә тыйган), ризыкның кадерен белгән — валчыгын да исраф итмәгән, янә шулай ук чиста киенергә, чиста йөрергә тырышкан. (Корымга, тузанга буялып эшләүче өчен бусы, бәлки, аеруча кирәк булгандыр.)
Шуның белән бергә, бу диндар тимерче һич тә кара томана кеше түгел иде. Ул үткен акыллы, гаделлек яклы, сүзгә оста, бәхәсләшергә дә яратучы тынгысыз бер адәм булган. Аш мәҗлесләрендә карт хәзрәтне еш кына төрле сораулар биреп аптыраткан, бәхәсләшеп тә китә торган булган — үзенчә ислам шәригатен һаман ярлылар файдасына борырга тырыша икән. Шулай сөйлиләр иде аның турында. Эш хәтта ки шуңа барып җиткән, безнең хәзрәт аның белән бер мәҗлестә утырудан баш тарта башлаган.
Билгеле, Миңнегали агай үз балаларына да бик таләпчән булган, әмма бер вакытта да аларның иреген бумаган. (Мәсәлән, берсен дә көчләп мәчеткә кумаган.) Карт алар өчен авторитет иде, бер сүзсез аңа буйсыналар иде. Уллары эшкә ярый башлагач та аталары белән бергә алачыкта тимер суктылар. Кызлары барысы да укыдылар, бер-берсен карадылар, үстерештеләр. (Сигез бала бит!)
Ишле баланың төрлесе була, арадан берәрсе бозылып-нитеп тә китә, ата-анасына хәсрәт тә китерә, ләкин боларның берсе дә бозык юлга кереп китмәде, берсенең дә яман аты чыкмады. Киресенчә, әдәп һәм әхлак ягыннан алар барысы да яхшы исәптәләр иде, шулай ук кыяфәтләре белән дә бер-берсенә бик охшаганнар иде; һәммәсе дә төскә
чибәр, төз буйлы, кара бөдрә чәчлеләр... Бәлки көнчелектәндер инде, кайчагында аларны «кара Миннегали малайлары» диеп тә әйтәләр иде. Аталарына берсүзсез буйсынып торсалар да, алар шактый хөр үстеләр. Иң өлкәне Габдулла абзый 1917—18 елларда ук сәхнәдә уйный башлады, соңыннан аны Уфа театрына да чакырган булганнар Мина калса, ул чын артист булырга тиешле кеше иде. ләкин нишләптер Дәү- ♦ ләкәннән ычкына алмады... Кечерәкләреннән Зөфәр дә бер заман с сәхнә һәвәскәре булып китте — шәп дикломатор һәм оста гына гар- * мунчы да иде ул. Маһирә исә бик матур җырлый иде. Ике киленнәре— 5 Галия апа белән Зөләйха апа да Дәүләкән сәхнәсендә күп уйнадылар, з һәм болар барысы да бер гаиләдән — Миңнегалн карт өеннән! х
Аннары килеп, Зөфәр Дәүләкәннең иң беренче комсомолы иде. 8 Әйтүенә караганда, ачлык елдан соң ике егет — ул һәм тегермәндә ф эшләүче Әфтәх — татарлардан беренче булып комсомолга кергәннәр (Әфтәх турында алда сүз булачак әле.) *
Миннегали агайның Габдулладан кала икенче улы Муллагали — х кечеләре аны «бәләкәй абый» дип йөртәләр иде. Үтә тыйнак, йомшак, * әдәпле бер егет иде ул... Үтә тыйнаклар күзгә бик ташланмыйлар бит, шуңадыр мин аның егет чагын бик аз беләм. Әмма шушы егет, бердән, * Дәүләкәннең иң чибәр кызы Зөләйха апаны качырып ала. икенчедән, х Ватан сугышы вакытында, ягъни нң авыр елларда Аюхан авылында * колхоз председателе булып тора. Ул елларның газабын хәзер дә сөй- х ләп бетерә алмый Муллагали карт! «
Миннегали бабайның миннән яшьрәк тагын бер кызы һәм бер улы турында әйтәсем килә: болар Рәхилә белән Әхтәм Дәүләкәннән иртә киткәнгә күрә мин аларның бала чагын, ничек үсүләрен аз хәтерлим Рәхиләне туташ булып җиткәч белә башладым, һәм яшерәсем килми, ул мине үзенә каратып та өлгергән иде Рәхилә араларыннан нң матуры иде — күзләре сөрмәле, озын керфекле, кашлары нечкә, иреннәре алсу, ә коңгырт чәчләре күпереп, дулкынланып тора иде. Бәлки шушы матурлыгы аркасындадыр, ул шактый ук тәкәббер дә иде. һәрхәлдә миңа игътибарын юнәлдермәде. Нишлисең, кызлар мәсьәләсендә минем бәхетем шулайрак булды инде мин игътибар иткәннәр миңа карамадылар, мине җәлеп итмәгәннәр минем белән кызыксындылар Ярый, хәерле булсын, бу мәсьәләне хәзергә калдырып торыйк Миннегали картның барлык сәләтле, зиһенле, уңган балалары арасыннан шушы Рәхиләсе бик югары күтәрелде. Калганнары, нн сәбәптер. Дәүләкән масштабыннан чыга алмадылар. Ә менә Рәхилә партия эшенә кереп китә. Башта ул Уфаның партия мәктәбен тәмамлый һәм КПССнын Башкортстан өлкә комитетында эшли Күпмедер эшләгәннән сон, аны Мәскәүдәге Югары партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Бу мәктәпне тәмамлагач, ул Казахстанга билгеләнә. Монда инде Дәүләкән кызының чын партия җитәкчесе булып үсүе һәм күтәрелүе башлана партиянең Казахстан Үзәк Комитетында бүлек мөдире урынбасары, партиянең Көнбатыш Казахстан өлкә комитеты секретаре. Көньяк Казахстан крае башкарма комитетының председатель урынбасары, партиянең Чимкент өлкә комитеты секретаре — кыскасы, егерме ел буена диярлек ул әнә шундый зур һәм җаваплы эшләрдә Шул вакыт эчендә ана Л. И. Брежнев кул астында да эшләргә туры килә
Сугыштан сон, илленче ел урталарында, мин Рәхиләне Уфада очраттым, аннары Дәүләкәндә дә бер үк вакытта булдык Әйе. бу инде үз-үзенә нык ышанган, үзен кирәгенчә гади, әмма бәйсез тота белгән чибәр, тулы гына бер ханым иде. Уфада бер мәҗлестә дә булдык Дәү- ләкәнгә кайткач, Днм буйлап көймә белән Көрмәккәйгә дә бардык, ләкин яшьтән үк күрше булып үскән Рәхилә белән минем арада кеше ләрчә гади, җылы мөнәсәбәт туа алмады. Ниндидер бер сынаумы, әллә сагаюмы, яшерен күзәтүче шикелле, безне рәсмирәк булырга, ди
станция сакларга мәҗбүр итә иде. (Мин моны аеруча үземә карата сиздем.)
Әмма, ни кызганыч, Рәхилә барлык туганнары арасында иң гомер- сезе булды (55 яшендә үлеп китте). Апасы Маһирә әйтә, эштә янып бетте ул, ди. Рәхилә үләреннән берничә ел элек кенә Хәбибрахман санаториендә ял иткән. Алар бик дуслашып киткәннәр, Рәхилә Хәбибрахманны врач итеп тә, кеше итеп тә бик яраткан булса кирәк. Хәзер сөйләшкәндә Маһирә дә моны раслый, Хәбибрахман аңа бик кулай кеше иде, ди.
Гаҗәп хәл, тулы бәхет берәүгә дә насыйп түгел, күрәсең. Рәхилә Дәүләкәндә чакта ук әле Солтанов дигән район прокурорына кияүгә чыккан булган. Ләкин сугыштан соң алар аерылышканнар. Рәхилә башка инде иргә чыкмаган, ялгызы ике бала үстергән... Барысы да бар лабаса — зур урын, дәрәҗә, материаль бөтенлек, тик менә шәхси бәхет чамалы да гомер генә кыска.. Эх, бу тормыш!
Рәхиләдән кечеләре— Әхтәм. Ифрат тыйнак, юаш, тырыш бу сөй- кемле-сабыр егет бөтен гомерен Дәүләкәндәге кирпеч заводында бухгалтер булып эшләп уздырды. Шул кирпеч заводыннан пенсиягә дә чыкты. Аның Уфа блән Бәләбәйдән башка җирне күргәне дә булмады шикелле.
Дәүләкәнгә кайтып йөри башлагач, мин Әхтәмнең бер кабилиятен (дөресрәге, талантын) күреп, исем китте. Ул художник булыр өчен туган икән ләбаса! Иң элек аның кулы агач эшенә гаять оста икән. Менә дигән резчик ул. Төрле-төрле нечкә-нәфис сырлар, бизәкләр салып, бик пөхтә итеп, тәмам җиренә җиткереп эшләгән буфетын яки шкафын мебель магазинына илт тә куй — шунда ук бәреп алачаклар. Бусы бер. Икенчедән, ул рәссам, ягъни буяу белән картиналар да яза. Стенага элгән кайбер эшләре миңа ошаган иде, ләкин мин аларга бәя биреп тормыйм. Ихтимал, профессиональ күзлектән караганда, аның картиналары гади бер һәвәскәр эше генә булып күренер. Ләкин бит Әхтәм бернинди махсус белем алмыйча, беркемнән дә өйрәнмичә, бары ходай бирмеш күзе һәм кулы белән эшләгән ич барысын да!.. Әгәр укытканда, өйрәткәндә, чын рәссам чыкмас идемени?!.
Әхтәмнең эшләрен күргәч, аның үзенә дә, туганнарына да ирексез- дәң ачуым килде. Абыйлары-апалары нигә күрмәгәннәр энеләрендәге бу сирәк талант чаткысын, ник аңа дөрес киңәш бирә белмәгәннәр, ярдәм итмәгәннәр дип уйладым ачынып .. Хәтта минем, соң булса да, нидер эшлисем, ниндидер чара да күрәсем килеп киткән иде. Әмма бик йорт җанлы, гаилә җанлы, аздан да канәгать Әхтәмдә мин дәрт тә, теләк тә сизмәдем. «Нишлисең инде, соң бит, Әмирхан абый!» — диде ул миңа сүлпән генә уфтанып Ләкин хикмәт монда кадерле вакытның үтеп китүендә генә түгел, ә бәлки ваемсызлыкта, әһәмият бирмәүдә, кодрәт җитмәүдә иде. Әйе, талант өстенә характер да кирәк шул! Хәтта бик зур талантларга да!.. Хәлбуки, кайчагында таланты чамалы гына кеше дә, характеры булса, шактый ерак китә ала.
Хуш, булмаса, яр башындагы өебезгә кайтыйк әле — минем бәләкәй чагыма. Күршебез Миңнегали агайның ишле балалары арасыннан миңа иң якын торганнары Зөфәр белән Маһирә иде. Дөрес, алар икесе дә миннән олырак — Зөфәр алты яшькә, Маһирә ике яшькә Ләкин шуңа карамастан, мин аларга бик ияләштем, алар янында үстем, егет чагым алар белән бергә үтте һәм икесе дә минем бертугандай якын кешеләрем булып калдылар. Шушы көнгә кадәр!.. Моның төп бер сәбәбе менә нидән гыйбарәт минем атакай сәүдә эшләре белән читкә киткән чакларда инәй күршедән төн кунарга Зөфәр белән Маһирәне чакыра торган булган (билгеле, әти-әнисеннән сорап). Бу инде берен-
че герман сугышы башланып, дөньяның тынычлыгы кнтеп торган вакыт, ә без, ике малай бик кечкенәбез әле, билгеле, инәй ялгызы гына кунарга курыккан. 12 яшьлек малай белән 8 яшьлек кызчык — бу бит үзенә күрә бер терәк, өйдә һич югы жан иясе арту дигән сүз. Аларнын безгә куна керүен бигрәк тә мин көтеп ала идем, чөнки алар кергәч өебез бөтенләй җанланып китә, бергә утырып чәй эчү дә күңеллерәк < була, аннары минем өчен иң тансыгы — алар белән бергә, бер урында с ятып йоклау иде. Алар бит мине гел генә урталарына алып яталар... < Әнә шулай бала чактан ук туа безнең арада якынлык! =
Ләкин еллар уза, без дә туктап тормыйча һаман үсәбез — алар ал- з данрак, мин алар артыннан Шулай үсә торгач берзаман Зөфәр — '= егет, Маһирә туташ булган, мин дә малайлыктан чыгып, егет булып 8 киләм, имеш! һәм шушы чорга кергәч, безнең арадагы яшь аермасы ф ничектер сизелми дә башлады, һәрхәлдә, без күпмедер дәрәҗәдә тиңләштек. Шуны да әйтергә кирәк, мин яшемә караганда күп кенә яктан * шактый иртә өлгердем. Егет чакта дусларымның күбесе яшькә миннән х олыраклар иде. =
1925 ел белән 30 нчы еллар арасы — минем һәр җәйне Казаннан " Дәүләкәнгә кайтып йөргән чагым Менә шушы вакытта без Зөфәр бе- * лән егетләр буларак бик дуслашып киттек. Кем әйтмешли, без һаман х бергә, һаман бергә! Бу биш-алты ел вакыт Дәүләкән яшьләренең иң £ оешкан, иң актив чагы иде. Җомга көн саен диярлек көймәләргә уты ж рышып, Дим өстен җыр-гармун тавышлары белән яңгыратып йөрүләр, п уникешәр атка төялеп, азыклар алып, арбага казаннар салып «Ачлы- күл» буена сахрага чыгулар, әзерләгән концерт-спектакльл әребез белән татар һәм башкорт авылларына «гастрольгә» барулар — болар барысы да әнә шул вакыт эчендә булып калды. Зөфәр дә, Маһирә дә бу эшләргә иң якыннан катнашучы, җан өрүче, беренче башлап йөрүчеләрдән иде. Гомумән, ул чакта Дәүләкәндә яшьләр күп иде әле, китеп, таралып бетәргә өлгермәгәннәр иде. Әмма һәркемнең шул күп яшьләрдән аеруча якыны, күңелгә ошаганы, үзенә тартып торганы була Зөфәр минем өчен әнә шундый иң якын, сирәк дусларның берсе иде. Ул яше белән дә, акылы белән дә күпләрдән өстен иде, ахрысы шуңадыр, мин химая эзләгәндәй гел апа тартыла идем (Ә химая мина бик кирәк була башлаган иде инде ) Шуның белән бергә Зөфәр ачык, шат күңел ле, туры сүзле һәм өстәвенә көяз бер егет тә иде. Көне буе атасы янында тимер чүкегәннән соң, ул бик әйбәтләп юынып, кара чалбар, ап-ак күлмәк киеп, кулына дирижер таягыдай нечкә генә чыбык тотып, кич- кырын йөрергә чыга торган иде. һәм без дә. читтән кайткан берничә егет, шулай ук киенеп-көязләнеп кичке йөрүгә чыга идек. Бергә очрашып, исәнләшеп, көлешеп алганнан соң, урам уртасыннан «күрәсезме безне» дигәндәй ашыкмыйча эре генә атлап китә илек. Иң элек вокзалга барып, берәр пассажир поездын үткәреп җибәрәбез - бу тама шага русы, татары шактый яшьләр җыела торган иде Без яшь чакта поездларның кнлеп-китүе кызыклы гына бер тамаша иде. Иң тәү күрше разъезддан поезд чыкканын белдереп, кызыл фуражкалы дежурный вокзал ишеге янында асылынып торган җиз колоколны дәртле генә яңгыратып кага. Шуннан соң вокзал тирәсендә хәрәкәт көчәя, билет кассасы янында кысыш-сытылыш башлана Бер 15—20 минут үтүгә семафор ягыннан күкрәген киереп килгән гайрәтле кара паровоз күренә —ул һәрвакытта поездны беренче юлга шәп кенә китереп туктата Вокзал бинасы алдыннан үтешли машинист белән дежурный сузылып кына жезлларын алмашалар Уртадагы вагоннарның берсеннән зур кокардалы фуражка, бөрмәле кыска кафтан кигән, иңбашына күн букча аскан, муенына шнурлы сыбызгы элгән көрәк сакаллы баш кондуктор, поезд туктар-туктамас, егетләрчә генә сикереп төшеп кала һәм. халыкны ерып, вокзал бинасына эре генә кереп китә... Перронда ыгы
зыгы башлана, берәүләр төшә, берәүләр менә, күп кенә пассажирлар калай чәйнекләрен шалтыратып, кипәтүккә йөгерәләр, йомшак урынлы вагоннарның ачык тәрәзәләреннән тузган чәчле чибәр ханымнар, мыекларын тәкә мөгезедәй бөтереп җибәргән ирләр тыштагы тамашага көлеп кенә карап торалар.
Скорый поезд гадәттә озак тормый иде... Бер биш минуттан дежурный чыгып колоколны ике тапкыр сугып ала, бераз гына көҮтереп, өч тапкыр суга, шуның артыннан ук сакаллы кондуктор сыбызгысын чырылдатып җибәрә, һәм очтагы паровоз, калын гына итеп кычкырта да, азрак гайрәтләнеп пошкырганнан соң, әкрен генә кузгалып китә. Вагоннар шома гйна тәгәри, ачык тәрәзәләрдәге адәм башлары отыры кызурак уза башлыйлар. Состав, ниһаять, узып китә, тик әнә иң арттагы вагоннан яшел флагын сузган проводник кына бераз әле күренеп бара...
Поезд китә, ничектер хыялны кузгатып, ияртеп китә, аңардан соң ямансурак та булып кала. Халык тарала, перрон бик тиз бушый, һәм без дә вокзал урамыннан ашыкмыйча гына Димгә таба атлыйбыз. Яр башына җиткәч туктыйбыз да кичке шәфәкъның алсу нурына манылып тын гына агып яткан Дим өстенә, аның Көрмәккәй тавына чаклы җәйрәп яткан, инде аргы читләренә эңгер караңгылыгы иңә башлаган тип-тигез тугаена, андагы куе әрәмәлекләр, таллыклар уртасыннан тонык кына елтырап күренгән ерымнарга, күлләргә сүзсез генә карап торабыз, һәр кичне диярлек без бу үтә таныш манзарага яр башыннан менә шулай карап тормыйча китмибез. Иллә мәгәр туйганыбыз юк, һәм бер кайчан туймабыз да шикелле... Комач ягыннан бакалар җыры ишетелә башлый, каяндыр Дим үреннән су үгезенең кичке тынлыкта «бум-бум» дип кычкырган калын тавышы ишетелеп куя Тагын ашык-мыйча гына урам буйлап китәбез. Вакыт соң инде, ә көн һаман да сүнеп бетмичә тора, ләкин урам әкренләп кенә тына. Йөреп аргач, безнең капка төбендәге эскәмиягә килеп утырабыз. Сүз күп, сүз бетәрлек түгел, ниләр генә сөйләшми идек без, кайчагында таралыша алмыйча беренче әтәчләргә чаклы да утыра идек. Бу безнең зур хыяллар, зур өметләр белән янып яшәгән чагыбыз иде.
Ә еллар уза, нинди кадерле еллар уза, тик без аңа игътибар гына итмәгән булабыз. Шул арада заман безнең язмышларны үзенчәрәк, без көтмәгәнчәрәк хәл дә итеп куя һәм тормыш юлларыбызны да төрле якка аерып җибәрә. Бик озакка аера ул безне. Зөфәр, татар җанлы егетебез, көтмәгәндә генә бер чибәр рус кызына өйләнә, Дәүләкәннән китә, Башкортстанның төрле районнарында почта начальнигы булып эшли, соңгы гомерен Бәләбәйдә яшәп уздыра. Мин аны бер 35 ел чамасы күрмичә тордым. Алтмышынчы-җитмешенче елларда, Дәүләкәнгә кайтышлый, бары аны күрер өчен генә ике тапкыр Бәләбәйдә тукталдым Без икебез дә бик үзгәргән идек, әмма бала чактан ук күңелләргә сеңеп калган якынлыкны бер дә югалтмаганбыз икән. Алтмыш яшемне бәйрәм иткәндә мин, телеграмма биреп, аны Дәүләкәнгә чакырдым. Килде, куандырды, бергәләп үзебез укыган мәктәпкә бардык (ул чагында татар мәктәбе эшли иде әле), малай чакта чана шуган тауны да барып карадык, боз өстенә дә төшеп йөрдек. Бу сөйләшеп йөрүләр вакытында Зөфәр миңа күп кенә нәрсәләрне искә төшерергә ярдәм дә итте.
Әйе, еллар уза, дусларны, туганнарны алып китә-китә уза!.. Картларыбыз күптән инде бу дөньяда юк, Габдулла абый да, Рәхилә дә, Зөфәр дә юк, мин дә бер үзем генә калдым. Шулай да исәннәребез арасында бәйләнешләр өзелмичә һаман да дәвам итә. Дәүләкәнгә кайткан саен мин 81 яшьлек Муллагали абзый янына керәм, Әхмәт белән очрашам, ә Маһирә белән ел саен диярлек очрашып торабыз. Бала
лыктан картлыкка килеп җиткән бу бәйләнешләргә инде 70 ел тулып узды.
Хуш, сүз нәрсәдән башланып киткән иде? Чәйни йортыннан яр башындагы йортка күчүебез һәм шундагы беренче күршебез тимерче Миннегали агай турында сөйли башлаган идем дә, күбрак сөйләп ташладым бугай, ләкин зарар юк, шушы гомергә чаклы онытылмаган ♦ күршелек моңа лаектыр дип беләм. Чөнки иске мәгънәдәге күршелек, с ягъни якыннан аралашып, хәл-әхвәл сорашып, йомышка йөрешеп, ки- * рәк чакта ярдәмләшеп яшәүче күршеләр хәзерге заманда, бигрәк тә 5 шәһәр шартларында, бетеп бара диярлек Халык унар катлы, йөзәр л квартиралы йортларга кереп тулды, бер җиргә тупланды, үзара якы- Ь найды да кебек, әмма шул ук вакытта бер ишектән кереп, бер баскыч- 8 тан менеп йөрүчеләр дә бер-берсен юньләп белмиләр.. Күршелек нәрсә ул хәзер? Очрашканда исәнләшеп узу да бик сирәк кенә йомыш төшеп керү (мәсәлән, телефонга) — бары шул гына!
Ярый, тагын ерактагы үткәнгә кайтыйк әле булмаса Яр башындагы Дим буйлары күренеп, бакалар җыры ишетелеп торган балконлы һәм бик күңелле йорттан без ни өчендер икенче йортка күчкәнбез. Ахрысы, хәвефсезрәк урын эзләптер, чөнки яр башындагы йортка бер-ике тапкыр караклар керә язган иде.) Бусы инде Дәүләкәннен төп урамында, түбән очка табарак шактый чибәр зур гына йорт иде Миңа 6—7 яшьләр чамасы, хәтер-зиһен ачыла барган чак. шулай да бу йорт турында исемдә калганнар күп түгел Иң элек шуны хәтерлим, аның ишегалды бик бәләкәй иде. иркенләп йөгереп-чабып уйнарлык түгел иде. Аннары аның коймалары да бик биек иде. биек койма артында бер генә катлы таш тегермән эшли иде (аны Зайцев тегермәне диләр иде), шуннан көнозын диярлек кешеләр шаулаган, атлар пошкырган тавышлар ишетелеп тора иде
Бу йорт белән бәйләнгән янә икс вакыйга хәтердә саклана Берсе— нәмаеш дигән нәрсә, ягъни хәзергечә әйтсәк, демонстрация була Карлар эри башлаган кояшлы көнне мин Дәүләкән мөселманнарының яшел һәм кызыл байраклар күтәреп, урам буйлап безнең турыдан узганнарын исем китеп карап калган идем. Моңарчы һич күренмәгән гаҗәеп бер тамаша иде бу Патша төшерелгән көн булган икән ул’ «Нәмаеш» дигән сүзне дә беренче мәртәбә шул чакта ишеттем.
Икенчесе — шул ук унҗиденче елның мартында Срур тутакай белән Шәриф җизни һәм Сәгыйть абый Уфадан безгә кунакка килгәннәр иде Бу хакта мин «Дәүләкән» өлешендә язып узган идем инде. Шулай да кабатлап әйтәсем килә, алар килгәч, бездә үткәрелгән зур мәҗлес, шул мәҗлестә җизни белән Сәгыйть абыйның скрипка һәм гармунда өздереп уйнаулары, мөхтәрәм кунакларның буе-сыны, өсте-башы бик чибәр, бик көяз бу шәһәр егетләренә исләре китеп, сокланып, елмаешып карап утырулары — менә шулар барсы да ниндидер бер якты бәйрәм иртәседәй күңелдә гомерлеккә сакланып калды.
Яна урында яңа күршеләр — әкренләп алар белән дә танышырга туры килде Ун ягыбыздагы кечерәк кенә йортта Зариф исемле бер тегүче абзый тора иде - мнн менә шуларга кергәли идем Чөнки тегүченең минем чамадагы Гариф исемле малае бар иде, керүем, билгеле, шуның белән уннар өчен булгандыр ннде. Тик ни гаҗәп, безнең икәү бергә уйнап йөрүебез юньләп хәтердә калмаган, ә менә кергән саен бер үк тамашаны күрүем бнк нык истә сакланган Бу шактый кызыклы тамаша иде Зариф абзый - каны качкан ак чырайлы, кара мыеклы, үтә арык кеше—гел генә я бөкерәеп аяк машинасында текер текер нидер тегә, я идәндә бер аягын чәнчеп тезләнгән килеш зур кайчысы белән кисм кисә Буш чагын белмим, сөйләшкәнен, күтәрелеп карага нын да хәтерләмим' эше күп булгандыр, ахрысы Ләкин ул бик авы
ӘМИРХАН £НИКИ
ру иде бугай, муены неп-нечкә, калак сөякләре беленеп тора иде. Ә хатыны, киресенчә, тулы-таза иде, бите дә тулы-түгәрәк иде, зур соры күзле, сөйкемле хатын иде, ләкин өйдә берни дә эшләми иде шикелле. Ничә кермә, бу абыстай идәндәге ак киез өстенә юан аякларын сузып утырган, янына улы Гарифны да шулай әйбәтләп утырткан булыр. Урталарында зур калай тәлинкә белән әстерхан чикләвеге, сары күрәгә, кара йөзем. Абыстай менә шул эре чикләвекне бөкләп салган тастымал өстендә ике кадаклы гернең чокыры белән бәреп вата да, төшен чүпләп күрәгә һәм йөзем белән кушып, кыстый-кыстый малаена ашата... Көн саен диярлек болай сыйланып утыруны минем берәүдә дә күргәнем юк иде әле. Чикләвек белән җимеш безгә дә бик сирәк кенә эләгә торган иде. Күрәсең, Зариф абзый акчаны яхшы төшергәндер инде. Әмма моның ахыры ни булып бетте —анысын алдарак күрербез.
Бездән бер йорт аша зур урамны аркылы кисеп, тыкрыктай тар гына урам үтә. Бер башы аның базар мәйданына, икенче башы Дим ярына барып чыга. Дәүләкән урамнарына кайчан исем бирелеп, чаттагы йортларга тар калай сукканнардыр, әмма бу урам мин малай чакта ук Тукай урамы дип атала иде. Менә шушы Тукай урамының Димгә табарак очындагы бер йортка мин еш кына барып йөри идем. Коймадан эчкәрәк бүрәнәдән алты почмаклы итеп салынган кечкенә өч тәрәзәле, тәбәнәк кенә йорт, урамнан такта түбәсе дә ике морҗасы гына күренеп тора, ләкин әнә шундый авылча гади генә булуына карамастан, бу йортның капка-коймалары, каралты-куралары бик таза эшләнгән иде. Амбары тимер белән япкан, ат-сыер абзарлары тоташтан такта түбәле, мунчасы да бәләкәй генә өй кебек ак мунча иде.
Бу — итче Гали абзый йорты. Тук йорт, һәрвакыт итле бәлеш исе килеп торган йорт. Гали абзыйның минем белән бер яшьтәге Мәхмүт исемле һәм энем белән бер чамадагы Миңнеәхмәт исемле ике улы бар иде. Шулай ук нәфис ак чырайлы, нечкә, зифа сынлы, буй җитеп килгән Гайникамал исемле кызы да бар иде .
Гали абзый белән минем атакай күптән таныш һәм әшнә дә булганнардыр ахрысы, чөнки бер заман без алар белән якыннан аралашып, йөрешеп яшәдек. Аңа инде күп еллар узды, мөнәсәбәтләр дә бик күптән өзелде, әмма ләкин барыбер бу күптән таралып, югалып беткән гаиләне бер вакытта да онытып бетерә алмадым. Тирән кереп калган алар минем күңелгә...
...Мәхмүт белән без бик дуслашып киткән идек. Кече малай чактан алып, үсмер егет булганчыга кадәр гел бергә йөрдек, бер-беребезгә бик ияләштек, үсмер чакта гына була торган самими күңел якынлыгы безне бәйләгән иде, шуңа күрә безнең серләребез дә гел бергә, уртак булды. Малай буларак, мин беренче мәртәбә Мәхмүт белән сугыштым. Икебез дә җирдә аунадык, икебез дә гарьлегебездән җыладык — әнә шулай сугышудан башланган дуслык кайчагында бик көчәеп китә икән ул!..
Мәхмүт буйга миннән кайтышрак, бик аз гына шадрасы да бар, ләкин күзләре зур, керфекләре озын иде. Сөйкемле, матур малай иде. Уналты яшебездә без икәү янәшә утырып, иң беренче мәртәбә фоторәсемгә төштек. Ике ахирәт-дус, әмма һич тә бер-беребезгә охшамаганбыз. Мәхмүтнең йөзендә уй бар, ниндидер сагыш та бар кебек, ә минем чырайда бер нәрсә дә юк — тырпаеп торган зур колаклар да тар гына күзләр... Бик кадерле бу фоторәсем минем өчен!
Мәхмүт, чынлап та, яшьтән үк уйчан-моңлы малай булып үсте. Ниндидер бер тирән яткан хәсрәт, язмышыннан канәгатьсезлек, бет- ми-үтми торган төшенкелек аңа гүя тумыштан ук бирелгән иде. Еш кына ул кайгылы җырлар җырлый иде. Ашыкмыйча әкрен генә моңлы итеп җырлый' иде:
Әнкәй мине тапкачтын да
Ак биләүгә биләгән. Ак биләүләргә биләгән, Бәхте булсын димәгән
Бу зарлы-моңлы җырның сәбәбе дә билгеле иде — алар бик иртә * әниләрен югалттылар... Әниләре Мәгълифә җиңги бик юка, бик арык с хатын иде Бөтен хәлсез кыяфәтеннән аның күптән инде авыру икән- < леге күренеп тора иде. Ахырда балаларын бик иртә ятим калдырып. = чахоткадан үлеп тә китте. Бу вакытта Мәхмүткә ун яшьләр булган- а дыр — адәм баласының зур хәсрәтне иң авыр кичерә торган чагы t Күпне аңлый, күпне тоя, әмма акылы, әмма бәгыре бер дә ныгып җит- g мәгән әле.
Ә аталары Гали абзый — үгездәй таза, кызыл чырайлы кеше—s балаларына һәр вакытта каты бәгырьле, каты куллы булды Дөрес, ул и аларны ашау-эчү, кием-салым җәһәтеннән бер вакытта да кысмады — х мул ашатты, әйбәт киендерде. (Итчеләр, гомумән, таза ашап яшиләр “ иде.) Әмма инде үз ихтыярына буйсындыруга килгәндә, аның сүзе-хө- , кеме һәрвакытта бик коры-каты булды. Балалары каршы әйтү түгел. < аңа күтәрелеп карарга да куркалар иде Өстәл әйләнәсендә җыйнау- х лашып ашарга утыргач, табында беркем бер нәрсә сөйләми, авыз ша- £ пылдатудан башка тавыш та юк, инде малайларның берәрсе ни өчен- г дер шыңшый башласа, аталары ана күзенең агы белән бер генә карап ф куя — малай, җаны табанына киткәндәй, шунда ук тып-тын була Шулай сөйли торган иде Мәхмүт атасы турында
Гали абзый җәмәгатен җирләгәч озак та тормыйча үз авылыннан Мәликә исемле яшь, чибәр, таза хатын алып кайтты Балалар өчен ятимлеккә үгилек тә өстәлде. Мәликә апаның ул балаларга мөнәсәбәте бәлки начар да булмагандыр, карагандыр да, әмма сынык күңелле балалар өчен ул инде барыбер үги ана иде Мәхмүттәге төшенкелек, моңаюның да бер сәбәбе атасының бик яшь, чибәр хатынга өйләнүе булды түгелме икән!? Күзе ачылган ир бала мондый хәлне бик авыр кичерә торгандыр ахрысы.
1918 елның кара көзендә, ягъни гражданнар сугышы иң көчәйгән бер чакта, бер-ике гаилә — вакытлыча Уфага күчеп тордык Күрәсең, безнең атайлар зур калада җан саклавы җиңелрәк, хәвефсезрәк булыр дип уйлаганнардыр инде. 1919 елны кызыллар Уфаны алгач та без кире Дәүләкәнгә үз йортыбызга кайттык. Ә Гали абзый ни өчендер ашык мады, калып торды Ачлык елны да уздырып, дөньялар рәтләнгәч, ял- гышмасам, 23 иче елны гына ул үзенең йортына кайтып керде Бу вакытта инде Гайннкамал апа буй җиткән зифа кыз иде Аның Уфада яратып йөргән егете дә булган икән, озак та үтми, шушы Сәхип исемле егет Гайннкамал артыннан Дәүләкәнгә килеп чыкты Шул чакта мин аны күргән дә идем Түгәрәк йөзле, күксел зур күзле, кечкенә колаклы, үзенә күрә чибәр генә егет иде ул Ләкин Гали абзый ни өчендер бу егетнең исемен дә ишетергә теләми, өенә дә аяк бастырмый Гайннкамал апаны да очрашудан катгый рәвештә тыя Ахрысы, шактый күпне күреп өлгергән иркә кала егетен мужик табигатьле итче абзыйның күңеле кабул нтә алмагандыр инде. Хәтеремдә, кышкы салкын көннәр, Сәхип егет айлы зәңгәрсу кичләрдә Дәүләкән урамында Гайннкамал апаны сагалап, шыгыр шыгыр атлап йөри максаты аның кызны ничек тә качырып алып китү булган икән Кемнеңдер ярдәме белән, алар шулай да, кайдадыр аулакта очрашалар, сөйләшәләр, ка чу турында сүз дә куешалар Ләкин егет бер ахмаклык эшли ат яллап, кызны качырып алып киткән төнне ул бер уңайдан Гали абзыйның капкасын да дегеткә буяп китә Бу инде бик зур хурлык, тискәре
атаны гына түгел, сөйгән кызын да ил-күз алдында мәсхәрә итү — моны ул, Сәхип, ахмак булмаса, әлбәттә, белергә тиеш иде. Гали абзый кызның качканын сизгәч тә, иртә таңнан атын җигеп, артларыннан куа чыга. Ләкин, тегеләрнең бәхетеннән диеп әйтик инде, ул ялгыш юлдан китә һәм таба алмыйча караңгы төшкәндә генә кире борылып кайта. Әгәр ул артларыннан җитә алса, кала егетен «эһ» тә димичә күсәк белән сугып үтергән булыр иде. Көч-гайрәтне ходай аңа биргән инде, ә ачу-ярсуы, билгеле, ташып чыккан булырга тиеш. Кайткач, шушы дәү-таза кеше капкасына буялган дегетне җылый-җылый кырган, имеш — күргән кешеләр шулай сөйләгәннәр иде. Бәгырь дигәнең берәүдә дә таш түгел...
Кыска гына гомерле НЭП вакытында Гали абзый Дәүләкән базарында әүвәлгечә ит белән сату итте. Аның йонлач бәкәлле, озын кара яллы йомры гына туры аты бар иде, шуны җигеп ул авыллар арасына чыгып китә иде дә, тимер ходлы арбасына бер-ике сарык салып, я булмаса, тәртәсенә берәр печкән үгез яки тана бәйләп, алып кайта иде. Базар мәйданында ит рәте Кәримовлар бакчасы буенда иде, Гали абзыйның да шул рәттә, такта кыек астында, өстәле белән юан бүкәне тора иде. Алып кайткан терлеген суеп, шунда чыгара, күбрәк үзе сата, ләкин еш кына Мәхмүтне дә сатуга куя иде. Әйтергә кирәк, Мәхмүт бу эшкә, ягъни түшкәне белеп чабарга һәм дөрес үлчәргә шактый ук өйрәнеп өлгергән иде.
Ләкин, мәгълүм булганча, ирекле сәүдә озакка бармады. Егерменче елның урталарыннан инде сәүдәгәр малайлары таралыша да башлады. Язмышыннан аеруча канәгатьсез дустым Мәхмүт тә башын алып кая да булса чыгып китү турында еш кына хыяллана торган иде. Әмма аңа атасының каты кулыннан ычкынуы җиңел түгел иде. МиН менә атам-анамның ризалыгы белән җиңел генә киттем дә бардым, ә ул киндер алъяпкычын бәйләгән килеш ит рәтендә торып калган иде әле... Ләкин озакка бармаган аның да бу күңелсез һәм өметсез эшкә бәйләнеп торуы — ничектер кыюлыгы җитеп, бөтенесен ташлап, ниһаять, ул да атасы йортыннан чыгып киткән. Мин икенче җәйне Казаннан кайткан чакта Мәхмүт Дәүләкәндә юк иде инде.
Тагын берничә тынгысыз ел үтә, сәүдә эшләре әкренләп сүнә, аннары бөтенләй бетерелә, шуннан соң Гали абзый үзе дә яшь хатынын һәм аңардан туган ике кызын алып, яңадан Уфага күчә. Кайткан чакларымда мин һәр даим Гали абзый йорты яныннан әкрен генә каранып узам. Ләкин кайчандыр, моннан бик күп еллар элек миңа бик таныш йортның танырлык бер җире дә калмаган —бөтенесе башка, йорт үзе дә, капка-коймасы да, торган кешесе дә... Кем ул — белмәдем, сорашып та тормадым.
Мәхмүт белән без үсмер чакта никадәр дус-сердәш булып йөрсәк тә, Дәүләкәннән икебез ике якка чыгып китү белән безнең бәйләнешләр өзелде дә куйды. Очрашу да, хат язышу да булмады. Бары 1938 елны Оренбурга, якын туганнарыма кунакка баргач, мин Мәхмүтне шушы шәһәрдә очраткан идем. Кайда, кем булып эшләгәнен хәзер онытканмын инде, ләкин без берничә тапкыр күрештек, бергә ашап- эчеп тә утырдык, үткәннәрне сагынып искә дә төшердек. Бу безнең соңгы очрашуыбыз булды . Шуннан юлларыбыз бөтенләйгә аерылды. Әмма мин аны гомерем буе диярлек онытып бетермәдем, күңелнең ниндидер бер яшерен почмагында ул һаман да яшәде, хәтта сирәк кенә булса да төшләремә дә кергәли иде. Ихтимал, ул да мине онытып бетермәгәндер — күргән төшләрем, аның да мине исенә төшергән чакларына туры килгәндер?!
Мин аның хәрби хезмәт кешесе булып киткәнен ишеткәнем бар иде, шулай ук сугыштан соң Кишинев шәһәрендә төпләнеп калуын да ишеткән идем. Шунда гаиләсе белән утыз елдан артык яшәгән ул, әмма
бер генә тапкыр да Уфага яки Дәүләкән тирәсенә кайтмаган. Гаҗәп, Дәүләкәнне ташлап китүчеләр ни сәбәптер туган-үскән җирләренә кайтырга яратмыйлар. Югыйсә, без бит барыбыз да Дәүләкәнне бик ярата идек.
Мәхмүт моннан бер-ике ел элек кенә вафат булган. Уфага баргач, Гайникамал апа мина аның соңгы рәсемен күрсәтте. Билдән генә зур * итеп төшерелгән бу фоторәсемдә Мәхмүтнең йөзе-кыяфәте бик ачык чык- кан Хәрби киемдә, яланбаш, күкрәгендә орден-медаль колодкалары, t погоннарына караганда, подполковник булган. Ләкин рәсемдәге Мәх- * мүтие тануы читен, җитмештән узган карт ул, йөзе-бите бик үзгәргән, 2 тик менә чыгыбрак торган зур күзләре генә мин белгән Мәхмүтнеке, g һәм иң гаҗәбе — бу күзләрдә үсмер-ятнм чагындагы моңсу уйчанлык ° һаман да сакланган икән. Сугышларны үтсә дә, подполковник булса ♦ да, сакланган... Менә шулай очраштык без Я, нәрсә дип дәшим, дус- тым, мин сиңа?!. х
Гайникамал апага мине 1981 елның җәендә Маһирә алып барды. х Бер үк шәһәрдә, хәтта бер үк урамда күптән торсалар да, алар да “> яңарак табышканнар Ә мин күрмәгәнгә күпме булыр? Гайникамал апа х 1924 елның кышында Сәхипкә ияреп киткән иде Ә хәзер җир шарында < 1981 ел — күпме җилләр исеп, күпме сулар аккан шуннан соң! Нәкъ * 57 ел икән — менә нинди ул очрашулар арасы!. Ләкин мин Гайннка- s мал апаны күрү белән таныдым. Җитмеш алты яшьлек карчык булса * да, ул аз үзгәргән. Аннары әнисе Мәгълифә җиңгигә бик охшаган икән. Әнисенеке кебек озынча ак йөз, туры гына борын, нечкәрәк иреннәр — һәм җыерчык та басмаган үзен
...Илле җиде елдан соң очрашкан кешеләр ни кичерә? Әлбәттә, гаҗәпләнү, сәерсенү, ышанып бетмичә һәм сүзне дә нидән башларга белмичә тору.. Хәер, бу хәл озакка бармады, күпме генә еллар узмасын, без бик борыннан якын кешеләр — тиз кайттык без шул борынгы якын чакларыбызга. Билгеле, Гайникамал апа башта үз хәле турында сөйләде, аның Сәхибе күптән үлгән икән инде, атасы Гали абзый да үлгән, энесе Миңлеәхмәт тә Мәхмүткә чаклы ук үлгән булган Кыскасы, берүзе генә калган, бер малай үстергән, анысы күптән өйләнгән, үзләренә башка торалар икән. Үзе менә шушында, озынча тар бүлмәдә, ялгызы гына яшәп ята, күпмедер пенсиясе бар, ара-тнрә эшләштергәли дә икән (урамда лотошница булып, диде). Без килүгә үзенчә әзертәнгән. берничә төрле камыр ашлары пешергән, «сухой внносын» да өстәлгә чыгарып куйды. Сүзен бүлә-бүлә кыстый безне.
Әмма ул сөйләгәннәрдән минем өчен иң гыйбрәтлесе — Гали абзый турындагысы иде. Баштарак әйтергә онытканмын — Гали абзый эчә торган кеше иде бит... Малай чактан ук әле мин аның эчүдән гел кып- кызыл булып йөргәнен, еш кына безнең ишегалдына кызмача килеп кергәнен һәм кәефле-дорфа гына «Кайда син. Каргалы төмәне!» — дип атакайга кычкырганын хәтерлим Дөрес, ул заманда татарлар бал эчәләр иде. койган баллары мичкәсе белән җылы мич башында кымырҗып, әкрен генә шаулап утыра торган иде Бал янында табак тулы пешкән ит, кыскасы, таза эчкәннәр, таза ашаганнар — бигрәк тә итчеләр. Ләкин Гали абзый, мәрхүм, эчүен соңгы гомеренә чаклы ташламаган. Базар капкасы төбендә утырып, көнбагыш сатып талкан тиеннәрен дә аракыга тотып бетергән. Яшь хатыны Камилә апа аны күптән ташлаган булган. Ялгыз тилмереп йөрергә калган ятим карт ахырда кызы Гайннкамалга барып сыенган Әнә шундый ачы язмыш! Ләкин язмышы ачы булса да һәм гомере буена эчсә дә, Гали абзый 92 яшенә җитеп, сукыраеп, Гайникамал апа кулында вафат булган.. Әйе. Ишле авылыннан чыккан бу татар абзыена табигать тазалык белән куәтне биргән дә икән — нсең-акылың китәр!
Белмим, атакай бер урында озак торырга яратмаганга күрәме, әллә бүтән берәр сәбәптәнме, без тагын фатирыбызны алыштырдык Соңгы өч-дүрт ел эчендә бу инде өченче йорт. Җитмәсә, бусы да аерым йорт, ягъни бары үзебез өчен генә... Хәзергә кадәр аңлый алганым юк, мондый буш торган йортлар Дәүләкәндә ничек табылды икән? Хуҗалары кайда, кемнәр алар? Вакытында сораша да белмәгәнмен... Ләкин фараз кылуымча, Дәүләкәндәге буш йортлар мотлак якын-тирә хуторларда торучыларныкы булгандыр, шулар мөгаен арендага бирә торган булганнардыр.
Шулай итеп, без яңадан Коман буена күчтек, ләкин яр башына түгел, яр астына. Монда, су буена сөзәк кенә төшкән тигезрәк җирдә, бер урам бар иде, аны Набережная дип йөртәләр дә иде — безнең йорт менә шул урамның беткән җирендә, бездән соң бүтән йорт юк, чөнки тигез җир бетеп, текә яр башлана...
Бу йорт та, әйтергә кирәк, әйбәт-төзек кенә иде. Калай белән япкан, такта белән тышланган, күк төскә буялган — аны шулай «күк йорт* дип атыйлар да иде. Урамга чыга торган кунаклар ишеге дә бар, ишегалдына караган верандасы да бар, һәм безнең өчен иң күңел- лесе — ишегалды белән янәшә зур гына бакчасы да бар .. Дөрес, анда җимеш агачлары үсми, анда койма буйлап карт тирәкләр генә үсеп утыра, ә арткы коймасы су читенә тиеп үк тора. Безгә уйнар өчен бик әйбәт «площадка». (Хәзергечә әйтсәк).
«Күк йорт»та без бары бер җәй дә бер кыш кына тордык. Атакай үзенең сәүдә эшләре белән һаман читкә китеп йөрде, безнең янга «иптәшкә» әүвәлгечә Зөфәр белән Маһирә куна киләләр иде, ә көндезләрен әлеге бакчада бергә уйнарга Мәхмүт белән Миңнеәхмәт килеп җитәләр иде. Кыска гына вакыт торганга күрәдер инде, минем бу йорт белән бәйләнгән истәлекләрем бик аз, булган кадәресе дә онытылып беткән диярлек. Бик яшь идек шул әле, миңа нибары сигез генә — ятып йоклаудан, торып ашаудан һәм көне буе уйнап йөрүдән башканы белмәгәнбез дә, зур дөнья, зур вакыйгалар бездән читтә иде әле. Хәлбуки, бу инде унҗиденче елның җәе иде, дөньяның бик кайный башлаган чагы, өченче ел инде бөтендөнья сугышы бара. Дәүләкән турысыннан көн саен диярлек атлар, туплар, солдатлар төягән кызыл эшелоннар тукылдап үтеп тора, тик боларны аңлабрак күрү өчен безнең тагын азрак үсә төшүебез кирәк булган.
Әмма шулай да бу йортның «истәлеге» буларак бер вакыйга минем бала күңелемдә бик нык уелып калды. Әйтергә кирәк, хәзергә кадәр ачык сакланган бик сирәк хатирәләремнең берсе ул... Беләсез инде, җиде-сигез яшьлек малайлар өйләре тирәсендә генә уйнап йөрү белән чикләнмиләр, кызык эзләп алар ераккарак — авыл читенә, кыр- га-яланга, тау-чокыр буйларына китеп йөри башлыйлар. Менә без дә, өч малай, бер көнне тоттык та тимер юлына киттек. Куркырга ашыкмагыз, без үзебез дә үткән-сүткән поездларга якын бармыйбыз, аның та- вышыннан-җиленнән үк әле шүрлибез. Аннары безнең теләк тә юл буенда йөрү түгел, ә юлны аша үтеп кырга чыгу иде. Анда, илибатыр (элеватор) артындагы кырда, руслар күп итеп көнбагыш үстергән — менә шунда таба инде безнең юлыбыз да... Читтәге такыр сукмактан Яңа Көрмәнкәйгә таба күпмедер атлагач, без тимер юлына күтәрелеп, каршы якка чыктык. Шунда ук алдыбызда, бик ерак та түгел, сап-са- ры түгәрәк башларын иеп, яшел-зифа урмандай үсеп утырган көнбагыш кырлары ачылды. Без тимер юлыннан йөгерешеп төштек тә киттек шунда таба! Барырга, тияргә ярамый дип, яки каравылчысы-мазар булыр дип уйлый белдекме икән? Юктыр, ахрысы. Ничектер куркып та, икеләнеп тә тормыйча көнбагышлар арасына барып та кердек. Эчкә узмыйча гына читтәге көнбагыш башларын кабаланып өзәргә дә то-
тындык. Бөгелеп төшкән бик зурларына безнең көчебез җитмәде Шулай да нечкәрәк сабаклы кечерәкләрен боргалый-боргалый өзеп алдык. Инде нишләргә? Беребез хәйләсен тапты — күлмәген ыштан бөрмәсенә кыстырды да көнбагышларын изүе эченә салды. Без дә шулай эшләдек. Хәзер тиз генә моннан сызарга кирәк иде. Ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, көнбагыш сабаклары арасыннан чыгуга безгә таба якын- ♦ лашып килгән бер марҗа түтәен күреп алдык. Янында бездән олырак с малае да бар... Бу хәлдән бер мәлгә каушап калдык, хәтта туктарга | мәҗбүр булдык, аннары сүз куешкандай бердән кубып, табаннарны 2 ялтырата-ялтырата түбән таба элдерттек Марҗа түти безнең арттан з йөгермәде, малаен да куа җибәрмәде, бары боерык биргәндәй татар- § чалап кычкырды гына и
— Туктагыз! Ф
һәм мин туктадым, ә иптәшләрем юк. борылып та карамыйча чап-
тылар гына... Марҗа-түти кулын изәп кенә мине янына чакырды ж
— Малайка, кил әле монда, кил!
Мик бик каушап, курка-курка гына аңа якынлаштым.
— Курыкма! диде ул миңа, малае кизәнмәкче иде — аны да х тыйды, суктырмады. Түти гәүдәгә зур иде. тулы-таза иде, мөлаем да < кебек иде.
— Күлмәк эчеңдә нәрсә, чыгар әле!— диде.
Мин изүдән өч баш көнбагыш чыгардым.
— Ват нит, бәләкәй генә башың белән урлашырга да тотынган ° сың,—диде ул гүя ачусыз гына
Мин дәшмәдем, колакларыма хәтле кызардым, елап җибәрергә авызым да җәелә башлады, ләкин ничектер тыелып калдым Марҗа түти әллә- кызганып, әллә нидер уйланып, беравык минем өстемә карап торды — мин ул чакта чебештәй арык, нечкә генә бер малай идем
— Кем малае син? — дип сорады ул.
Мин көчкә генә:
— Хәдичә апаныкы,— дидем.
— Кайда торасыз?
— Күк йортта.
— Кайда ул «күк йортыгыз»?
— Комач буенда.
Марҗа түти аз гына дәшми торганнан соң миңа
— Итәгеңне тот әле,— диде.
Мин аңламадым, ул тагын кабатлады
— Итәгеңне күтәр диләр сиңа?
«Нигә икән?» дип аптырап, мин кыюсыз гына ике куллап күлмәк итәгемне күтәрдем, ә марҗа түти әлеге өч баш көнбагышны минем тотын торган итәгемә салды «Биреп җибәрә ахрысы», дигән уй кил де миңа шунда ук, һәм мин берьюлы җиңеләеп киткәндәй булдым Ләкин мөлаем түти тыныч кына
— Инде өегезгә барабыз, әйдә, атла! — диде
...Өчәүләшеп авылга таба кузгалып киттек. Барган җиремнән «Озатып куймакчы була микәнни, мин бит болай да кайта белом»,- дип уйлыйм, тик бу турыда түтинең үзенә әйтергә кыюлыгым гына җитми, билгеле Ә ул мине туры гына «озатасы» урынга, ни өчендер шактый урау ясап, Дәүләкәинең төп урамына алып чыкты Озын урамның иң очыннан төшеп, безгә таба атлыйбыз — уртадан, көнбагыш тулы итә гемне күтәреп, мин барам, икс ягымда ике сакчыдай таза марҗа түти белән аның дәү генә малае бара... Очраган кешеләр «бу ни тамаша* дигәндәй безгә карап калалар Кайберләреиең йөзендә «малайны эләк тергәннәр икән» дигән төслерәк әче генә елмаю ла чагыла, һәм бу хәл мине оялту гына түгел, чынлап торып борчый да башлый
Ахырда безнең «күк йортка» килеп җиттек. Парадный ишектән ба рып кердек, туп-туры өйгә дә уздык. Керсак залда өч-дүрт хатын чән эчеп утыра. (Атакай өйдә юк чакта инәй күрше хатыннарын шулай чәйгә дәшәргә ярата иде.) Ләкин кунаклар өстенә килеп керү марҗа түтине бер дә борчымады, ахрысы, ул каты итеп, кычкыра биреп сорады:
— Хәзәйкә, сезнең малаегызмы бу?
Инәй аның соравын ишетмәгән дә шикелле тәмам коелып миңа текәлде:
— Балам,сиңа ни булды?
Билгеле, минем сүз әйтерлек тәкатем калмаган иде, аның каравы марҗа түти шунда ук:
— Без аны көнбагыш урлаган җирендә тоттык! — диде.
— Булмас ла!
— Әнә бит итәгендә көнбагышлары!
Инәй, бичара, бер сүз дә әйтә алмады, йөзе сытылып, агарып киткәндәй булды, авыру күзләренә мөлдерәп яшьләр дә килде. Мин көнбагышларымны төшереп җибәрдем дә аның итәгенә барып капландым, һич тыелгысыз үксүдән бизгәк тоткандай бөтен тәнем белән калтырана да башладым Түрдә ашау-эчүләрен бүлеп, аптырап утырган хатыннар да, ахры, түзмәделәр:
— Бала гына бит әле ул, көнбагыш башы өчен генә шулай рисвай итәргә ярыймыни?! — диештеләр.
Марҗа түти бармагын туп-туры миңа төртеп, тагы да катырак итеп:
— Менә, менә, бала чактан ук тыярга кирәк аны урлашудан,—диде.— Үскәч соң була ул... Шуның өчен китердем дә мин аны сезгә... Сабак булсын дидем! Ә көнбагыш безгә жәл түгел, пажалыста, ашасын!
Шулай диде дә, малаен ияртеп, каты басып чыгып та китте. Көнбагыш башлары идәндә сибелеп калды. Инәй бераз исен җыйгач, аларны юынтык су чиләгенә чыгарып ташлады.
Әнә шундый сабак алдым мин сигез яшемдә! Гомер бакый онытылмаслык сабак! һәм. файдалы сабак! Моның өчен марҗа түз игә хәзер рәхмәт тә әйтергә ярый торгандыр. Әмма ул чакта инәйне бик кызганган идем. Ни сәбәптер, ул минем «урлашып» тотылуымны бик авыр кичерде. Кунаклары киткәч тә сүздән калып, боегып йөрде. Мине дә үгетләп-нител тормады, бары аркамнан сыйпады да йомшак кына «әйдә. балам, ачыккансыңдыр» дип ашарга утыртты. Күрәсең, кунаклар алдында «рисвай булуым» да җиткән дигәндер инде һәм үзенең йөрәге дә бигрәк шуның өчен сызлангандыр — шулай уйладым мин соңыннан бу «истәлекле» көнне исемә төшергән чакларда.
«Күк йорт»ка бәйле тагын нәрсә күңелемдә саклана? Әллә ни кызыклысы юк шикелле, булганнары да бала-чага уеннары гына, ә уеннар турында соңрак сүз булыр әле. Әмма шулай да бер мөһим вакыйганы искә төшермичә үтү ярамас. Без моңарчы сыер белән кош-корттан башка нәрсә асрамый идек. Бәлки, кирәге дә булмагандыр, ә бәлки хәлебез җитмәгәндер —мин ул кадәресен белмим. Ә менә шушы йортта торганда атакай тотты да бик шәп бер ат сатып алды. (Димәк, бу вакытта инде аның хәленнән килгән.) Ат —зәһәр, тимер күк яшь айгыр. Гәүдәгә биек кенә, буйга да озын гына, ялы белән койрыгы да куе- озын, колаклары уйнаклап, күзләре янып тора. Әйе, әйтәсе дә түгел, сылу хайван! Җигеп йөрер өчен махсус өйрәтелгән юртак икән ул үзе. Бер дилбегә кагу белән, нечкә-озын аякларын эре-эре ташлап, ләкин һич тә сикереп чабуга күчмичә, җилдәй очып кына бара икән. Ниндидер боярның зат нәселле асыл сөяге булган, диделәр аны.
Энем белән без икәү Тимеркүктән күзләребезне алмасак та кыюланып янына барырга курка идек әле. Кушмыйлар да, белмәссең хайван-
нын холкын, диләр. Ә дәртле айгыр гел башын чайкап, пошкырып, алгы тоягы белән җирне тырнап кына тора. Аны күбрәк аранда гына тоталар. Атакай өйдә чакта үзе карый, киткән чакларында инән карый торган иде Айгыр аранда торып, бик тынычсызлана башласа, ишегалдына чыгарып, берәр баганага таза бау белән бәйләп куялар Әйткәнемчә, безнең ихата Комач читенә терәлеп үк тора, язгы ташу ♦ вакытында су ишегалдына да үтеп керә иде. Бәйләп куйган айгыр да. е якындагы су исен сизепме, әллә аръяктагы яшел болынны күрепме. £ баскан җирендә һич тыныч кына тора алмый, өзлексез әйләнә-тулгана. 2 чигенәзартыла, я булмаса башын күтәреп, танавын киереп һаваны а иснәргә тотына, шул чагында еш кына бөтен су буен яңгыратып кеш- = нэп тә җибәрә Кыскасы, хөрлек, иркенлек таләп итә иде ул'
Атакай хайваннарга карата йомшак күңелле кеше иде, сөяргә, сый парга, дәшәргә ярата иде. Күк айгырның да хәлен аңлап булса кирәк, бер көнне ул аны ишегалды белән янәшә бакчага, йөгәнен салдырып, * кертеп җибәрде. Айгыр читлектән ычкынган коштай бакчаны бер итеп, х .артын уйната-уйната, әллә ничә кат чабып әйләнде, аннары күңеле * -хушлангандай ашыкмыйча җирне иснәп кенә йөрде, бер җирдә ятып, аякларын күтәреп, аунап та алды, торгач, бөтен тәне белән калтырана- “ калтыранә селкенде, шуннан соң нидер сизенгәндәй бакча түренә ба- х рып, койма өстеннән аргы якка карап тора башлады Ә анда, ерак £ тугайда, елкылар көтүе йөри иде. Безнең айгыр шуларны күрде, күрү у генә түгел, ничектер исләрен тойды бугай, башын күтәргән килеш ко- » лакларын кайчыдай торгызып, уттай күзләрен тасырайтып. карап тор- ды-торды да, кинәт койма аша суга сикереп, аргы якка йөзеп чыгып та китте Без «ах!> итеп кенә калдык. Ярый әле, атакай ишегалдында йөри иде, бу хәлне күргәч бик хафаланып «Өер айгырлары белән сугышып, харап кына булмаса ярар иде!» — диде дә тиз генә йөгән эләктереп, күрше көймәсендә аргы якка ашыкты Ул каршы ярга барып туктаганда Тимеркүк әллә кайчан бияләр көтүенә барып та җиткән, ап- дагы өер айгырлары белән чыйнашып, тешләшеп сугыша да башлаган Яхшы гле, якында гына печән чабучы башкорт агайлары бу тамаша ны күреп алганнар Бары шулар ярдәме белән генә атакай Күк айгырны бияләр көтүеннән көчкә-көчкә аерып алып кайтты Я. шыр тиле түгел диген син аны, җитмәсә әле яудан кайткан батыр шикелле эре генә басып тора, тешләнгән, яраланган җнре дә күренми үзенең. Ата кай әйтә «Аңа чыдыйлармы соң, вак айгырларны шунда ук куып бетергән». ди Ләкин шулай да бу вакыйгадан сон инде Тимеркүкне тезгенсез бушлай гына бакчага җибәрү бетте.
Атакайның соңгы елларда «эше» әйбәт барган булырга тиеш — югыйсә, мондый шәп ат безнең йортка кайчан керер нде әле. Бу иакыт 1917 елның буталчык хәвефле җәе булса да, ул үзенең сәүдәсе эшләре белән йөрүдән туктап тормады. Ләкин, шуңа да карамастан, аны чын «купнч» диеп танымыйлар иде әле, чөнки ул йортсыз кеше, ул һаман да «фатир күчеп» йөрергә мәҗбүр... Ә йортсыз «купнч» булырга мөмкин- ме? — әлбәттә, юк Мондагы эре сәүдәгәрләр генә түгел, вак сатучылар да йортлы җирле кешеләр. Хәтта әнә тимерче Миңнегалн карт яки тегүче Солтан абзый кебек хәллерәк һөнәрчеләр дә үз йортлары белән торалар. Порты барның абруе бар — ул ышанычлы кеше Җиккән атың нихәтле генә шәп булмасын, әгәр синең үз нигезең, үз йортың юк икән, син әле төпле, ныклы хуҗа түгелсең
Билгеле инде, безнең атакайның да бөтен хыялы йорт алу. йортлы булу иде. Шуның өчен йөри, шуның өчен тырыша һәм шуңа омтыла да иде Ләкин ни сәбәптер ул бу эшне һаман суза да суза Акчасы җитмиме, йорты очрамыймы — сәбәп нәрсәдә?
Кыскасы, без 1917 елның тынгысыз җәен дә. явымлы пычрак көзен дә шул «күк йорт»та уздырдык Кышка да кердек Мин икенче ел
инде мәчет каршындагы мәдрәсәгә укырга йөрим. Монда ул чакта парта дигән нәрсә юк иде әле, тәбәнәк өстәлләр артында идәнгә җәйгән киезләргә тезләнеп утыра идек. Хәлфәбез читтән килгән коръәнхафиз — бик усал кансыз бер кеше иде. Янында утырган шәригеңә дәшү түгел, борылып карарга да ярамый — шунда ук хәлфәнең өчтән үргән талчыбыгы сызгырып өстеңә төшә. Күп кенә малайлар дәрестән юеш балакларын ләштердәтеп өйләренә кайталар иде. (Бу хәлфә турында мин күп еллардан соң <Коръәнха,физ> дигән хикәя дә яздым.)
Безнең башлар әнә шулай кыйнала-кыйнала укып азапланган бер заманда ерак пайтәхеттә тагын бер инкыйлап булган дип ишеттек. Бусын үктәбер инкыйлабы диделәр. Аның хәбәре безнең Дәүләкәнгә соңрак килеп җитте. Бик алама вакыт иде, кар-яңгыр, сыргак-салкын, Дәүләкән урамнары тездән пычрак, шуңа күрә патша төшерелгән чактагы кебек урамнарга чыгып, нәмаеш ясап йөрүләргә дә мөмкин булмады. Әмма шушы кечкенә җиребездә дә тыныч түгел, шомлы-киерен- ке, кешеләр тыннарын кысып, гүя зур тайфун килеп җиткәнен көтеп торалар. Безнең атакай да йөрүеннән туктады, өйдә генә ята.
Ләкин озакка бармады бу хәл, бу көтеп яту. 1918 елга керү белән вакыйгалар, бөтен җирдәге шикелле, бездә дә бик тиз куерып, кискенләшеп китте. Нәкъ ел башында Уфадан килгән кораллы отряд ярдәме белән Дәүләкәндә дә, ниһаять, совет власте урнаштырылды. Әмма озак та үтми Дәүләкәнне чехлар басып алды. Шуңа ялганып, аклар-кызыл- лар сугышы башланып китте. Халыкка шик-шөбһә, талаш-тартыш, курку-өркү килде. Бу зур сугыш Дәүләкәнне дә, билгеле, читләтеп узмаячак иде.
...Дөньяның нәкъ шушындый кызган, буталган бер чагында безнең атакай тотты да йорт сатып алу хәстәренә кереште. Хәзер дә гаҗәплә- нәм, нәрсә мәҗбүр итте икән аны болай ашыгырга?.. Ахрысы, ул чактагы буталчык шартларда берәүләргә артык мөлкәттән тизрәк котылырга, ә икенчеләргә кулындагы акчасын ничек тә мөлкәткә әйләндерергә кирәк булгандыр. Әнә шундый ситуация, хәзергечә әйтсәк.
Ничек кенә булмасын, атакай чарасына керешә, йорт сатучыны таба һәм сөйләшүләр башлана. Йортның хуҗасы — хуторда яшәүче бер рус бае. Сөйләшүләр авыр бара, хуҗа сайлана, юри суза, чөнки йортны сатып алырга теләүче бүтәннәр дә табыла. Шуның өстенә тагын икенче бер кыенлык та килеп чыга. Хикмәт шунда, йорт үзе русныкы булса да, утырган җире гадәттәгечә башкортныкы. Аның да ризалыгын алырга кирәк. Җир хуҗасы Сәлимҗан агай үз таләбен китереп куя: ердең бөтәһен дә бирмәем, яртыһын үземә калдырам, ди... Шулай итеп, берьюлы ике хуҗа белән сөйләшүләр алып барырга туры килә.
Бәлки тырышып йөрүләр нәтиҗәсез дә беткән булыр иде, ярый әле бу эштә безнең атакайга әлеге тимерче Миңнегали карт бик нык булыша Ул акыллы, абруйлы һәм сүзгә оста кеше иде. Атакай аны күк айгырга утыртып, берничә мәртәбә хуторга алып бара. Ахырда ул өч якны да килештерә атакай йортны ала, килешенгән хакын түли, ә җиргә килгәндә, аны Сәлимҗан агай белән бүлешергә риза була. Бары шуның аркасында гына йорт безнеке булып кала, чөнки башка сатып алырга теләүчеләр йорт ихатасын бүлешергә риза булмыйлар... Зур эш әнә шулай төгәлләнә. Хәере белән булсын, диләр, утырып дога кылалар, соңрак хәзрәтне чакырып коръән дә укыталар.
Мактанудан булмасын, йорт үзе дә, утырган җире дә бик әйбәт. Күрү белән яраттык без аны. Төп урамның уртарак бер төшендә, мәчет- мәдрәсәгә дә якын, базардан да ерак түгел, каршыда гына тимер юлына илтә торган кыскарак тагын бер урам башлана (исеме — Холодный переулок.) йортыбыз калай белән япкан, ике катлы, түбәнге каты җиргә кертеп таштан, ә өске каты бүрәнәдән салынган. Урамга өч тә
рәзәсе карый, парадный дигән ишеге дә бар. Капка-коймасы кызылга буялган, шуиа күрә аны «кызыл йорт» дип тә йөрткәннәр.
Ихатабыз бик киц булмаса да ишегалды түренә таба шактый озын иде. Әлеге килешү буенча, аны нәкъ уртасыннан бүлеп, киртә тоттылар уң ягы безгә, сул ягы Сәлимҗан агайга. Безнең якта йортыбыздан башка тагын тәгәрмәч чыгырлы кое торып калды. Ә Сәлимҗан агай * өлешенә кайбер каралтылар белән бергә матур гына бакча да эләкте, с Без бигрәк тә бакчаны кызгандык. Сәлимҗан агай үзенең «пәриле» t очындагы өен соңыннан шул бакча урнысына күчереп куйды. *
Ихатаны бүлүнең исә көтелмәгәнрәк бер кыенлыгы да чыкты. Ишег- 5 алды түреннән тотыла башлаган киртә урам капканың нәкъ уртасына 5 туры килде. Бер яртысы безнең якка, икенче яртысы Сәлимҗан агай ° ягына ачыла торган булып калды. Шул сәбәпле, киртәне капкага ки- ♦ тереп җиткермичә туктаттылар һәм вакытлыча бер капкадан йөреп TO- S рырга булдылар Соңыннан ике хуҗа да үзләренә аерым капка эшлә- м тергә тиеш иде. Ләкин айлар узды, еллар узды, сугышлар да үтеп кит- “ те, ачлык елын да уздырып җибәрдек, әмма яна капка тәки эшләнми- ш чә калды. Сәлимҗан агай холера вакытында үлеп китте, йорты башка ж кулларга күчте, ә безнең атакайның ике катлы йорт сатып алырга көче < җитсә дә, тактадан гади генә капка эшләтергә хәленнән килмәде Шу- * лай итеп, безнекеләр Дәүләкәннән киткәнчегә кадәр, ике күрше бер х капкадан йөрделәр. Безгә килүчеләр киртәнең уң ягына, күршегә килү- « челәр сул ягына узалар иде.
Яна йортка — инде үзебезнең йортка без 1918 елның июнь башында күчендек. Үзебезнеке! — бу кодрәтле сүз безнең малай җаныбызны да биләп алырга өлгергән иде «Минеке», «безнеке» дигән анмы, тойгымы адәм баласына сабый чактан ук керә торгандыр Сабыйның нәни кулыннан әйберсен алып кара — ул да бит шунда ук «разбой» сала башлый. Хәзерге заман кешеләренә карап та моңа әле гаҗәпләнергә туры килә.
Без, әлбәттә, бик шат идек. Тизрәк күчәргә атлыгып кына тора идек. Беренче мәртәбә атакайга ияреп баргач, без энем белән икәү йортның бөтен җирен — эчен-тышын һәм ишегалдын карап чыктык. Түбәнге катында кайчандыр пекарни булган икән Ишектән керүгә нәкъ каршыла тәбәнәк-кнң авызлы галәмәт зур мич, стена буенда ак тактадан таза эшләнгән лар-әрҗәләр, мич кырында сөяп куйган озын саплы көрәк һәм пумалалар.. Почмакларында он кунган пәрәвезләр һәм ., бөтен җиреннән күпергән камыр исе килеп тора кебек Монда ак калач белән йомшак клиндерлар пешергән булырга тиешләр Ак калачның нәрсә икәнен без дә әзрәк беләбез... Бәлки әле бу әкәмәт мичтә безнең үзебезгә дә ак калачны пешерергә туры килер, дип уйладым мин бала хыялым белән.
Пекарнине тиз генә карап чыктык та ашыгып югары катка мендек. Монда инде иртәгәдән дә калмыйча без үзебез тора башлаячакбыз Менә зур гына өйалды, сулда такта ишек — анда чолан булса кирәк, уңда урам (парадный) ишегенә төшә торган, сарыга буяган баскыч . Әйбәт!.. Ярый, зур таза ишектән өйгә үк кердек Каршыда коридор, сулда кухняга уза торган аралык, ә унда ике якка ачылмалы ак ишек Без иң элек әнә шул шәһәрчә шәп ишекне сак кына ачып, түр якка (»алга) кыяр-кыймас кына атладык һәм керү белән авызыбызны ачып, бер мәлгә аптырап калдык бу якның стеналары бүрәнә дә түгел, ышкатур да түгел, ә түшәмнән идәнгә чаклы ниндидер эре. матур бизәкле, ачык зәңгәр төстәге буй-буй калын кәгазь белән ябыштырылган иде Кара, мондый стена да була икән дип гаҗәпләндек без. тик соңыннан гына ул бизәкле калын кәгазьнең обой дип аталганын белдек Аннары монда тагын моңарчы без күрмәгән кайбер җиһазлар да бар иде Мәсәлән,
каршы стенада идәннән алып, түшәмгә чаклы сузылган зур көзге... Аңа карагач та бераз аптырап киттек: без ике яланаяк малай, гүя каршы яктан килеп кергәндәй көзге эчендә янәшә басып торабыз, әкәмәт! Кеткелдәп кенә бер көлешеп тә алдык. Тагын монда сырлап эшләгән зур сары шкаф белән бөгеп эшләгән түгәрәк артлы урындыклар да тора иде,— боларның барысында атакай йорт белән бергә сатып алган икән. Бик әйбәт, бик шәп, һәм без моңа бик тә шат идек!
Без, ике малай, әнә шулай яңа йортыбыз белән танышып чыктык. Билгеле инде, бөтен ихатасын әйләндек, бер почмагын да калдырмадык. Ихата әле уртадан бүленмәгән иде, шуңа күрә ул безгә бик иркен — зур булып күренде... Әйткәнемчә, без яңа йортка июнь башында күчендек. Иң элек, йола кушканча, инәй йортыбызның түренә бер бөтен икмәк белән бер чирек сөт китереп куйды. Монда да тормышыбыз тук, мул булсын өчен иде бу... Аннары күк айгырда әйберләребезне ташыдык. Дәүләкәндә безнең якын туганнарыбыз Зәкия тутакай белән Хәсән җизни торалар иде — күченгәндә шулар иртәдән кичкә кадәр безгә булыштылар. Көн яктысында ашап-эчкәннән соң, туганнар да киткәч, без беренче мәртәбә яңа урында, догаларыбызны укып, йокларга яттык. Ләкин бик арган булуыбызга карамастан, беребез дә тиз генә йокыга китә алмадык. Әллә шатлыктан, әллә татлы хыялдан... Атакай белән инәй шыпырт кына һаман ниДер сөйләшеп яттылар. Миңа да бит инде тугыз яшь, хыяллана башлаган чагым. Хәер, йоклый алмыйча ниләр уйлап ятканымны белмим, бәлки тизрәк үсү, матур булу, матур киенү турында уйлаганмындыр. Әйе, бу төнне хыяллар йокыдан татлырак иде.
Күпмедер вакыт без яңа йортыбызга урнашу җайлашу, ияләшү чорын кичердек. Әмма бу бик кыска бер ара булып калды. Баштарак әйткәнемчә, унсигезенче елның җәе — Гражданнар сугышының көчәнгән чагы иде, шуңа күрә безнең Дәүләкәндә дә вакыйгалар бик тиз үзгәрә башлады.
Әнә шулай ниләр булыр икән дип көтеп йөргән арада мин әле ике ягыбыздагы күршеләр белән дә әзрәк кенә танышырга өлгердем. Уң ягыбызда рус ихатасы иде. Калай белән япкан кечерәк кенә йорт, бер сарайдан башка бүтән каралтылары да юк, ләкин зур гына ишегалла- рында төрле яшелчәләр утыртылган түтәлләре күп иде. Тик ни гаҗәптер, бу йорт кайчан гына карама гел буш тора, анда уйнап йөргән бала-чага да, хуҗага охшаган ир-ат та күренми, бары түтәлләр арасында бер марҗа түти генә иелеп, эшләп йөри торган иде. Соңыннан белдек — бу йортның хуҗасы Дәүләкәннең иң беренче революционерлары— бертуган Иван белән Николай Кириченколар икән. Бәлки, вакыт бик киеренке — куркыныч булганга күрә алар өйләрендә юньләп тормаган- нардыр да . Николай атлысы бит 1918 елның башында Дәүләкәндә оештырылган Совет властеның беренче председателе булган кеше — димәк, ул чакта аның бу тирәдә ни өчен күренмәве хәзер менә аңлашылса кирәк. Аннары инде соңрак безнең белән Кириченколар арасына Сәлимҗан агай килеп утырды.
Әмма мине иң кызыктырганы сулъяк күршебез Борһан абзый йорты иде. Борһан абзыйның кем булуын хәтерлисездер — ул Дәүләкәннең зур бер купецы иде. йорты урамга буй салынган, шактый тәбәнәк, тәрәзәләре дә кечкенә, шуңадыр ахры, тыштан әллә ни зур да, матур да түгел иде. Ләкин аның каравы, ишегаллары бик иркен, күп җире яшел чирәм, сарай-амбарлары да бүрәнәдән салынган. Менә шул зур ишегалдында бик пөхтә киенгән бер көтү вак бала-чага шаулап, уйнап йөриләр. Мин аларны бик кызыксынып койма ярыгыннан күзәтәм. Алар бер дә диярлек урамга чыкмыйлар һәм үзләренә дә беркемне дә кертмиләр бугай — капкаларының аркылы агачы һәр вакытта шылдырып
куелган була. Шуңа күрә миңа койма буйлап ярык эзләп йөрергә туры килә дә Оятрак булса да әйтим инде, ишегалдын тутырып, уйнап йөрүче бу шат балалар арасыннан бер кыз башта минем күземне, аннары күңелемне үзенә тартып өлгергән иде Хәер, барысы да чибәрләр, барысы да матур киенгәннәр, араларында тездән генә бәрхет чалбар кигән ике малай да бар, ләкин барыбер минем күзем әлеге шул кара толым- ♦ лы кыздагына. Бу кыз сезгә таныш булырга тиеш — ул Һаҗәр, Бор- с һан абзыйның уртанчы кызы, арада ин чибәре, һәм минем беренче мә- < хәббәтем Соңыннан миңа аларның барсы белән дә танышырга да, ; якыннан аралашырга да туры килде. Әмма Һаҗәргә гашыйк булуым 3 койма ярыгыннан карап йөргән чакта ук башланган иде инде!..
Ләкин, әйткәнемчә, хәлләр бик тиз үзгәрде. Июнь ахырлары булды ° микән, көннәрдән бер көнне Дәүләкәнгә сугышмыйча-атышмыйча гына ♦ чехлар керделәр Бу инде Дәүләкәнне алган беренче кораллы гаскәр = иде. Алар кергән көннәреннән алып, чыгып киткәнчегә кадәр, станция- * дә запас юлга куелган үзләренең эшелонында тордылар Солдатлары авыл арасына чыгып, таралып та йөрмәделәр. Халык та аларга чит-ят ы бер кавемгә караган шикелле карый иде. х
Бу вакытның тагын бер вакыйгасы истә калган. Дәүләкән станция- * сендә чехлар безнең Шәриф җизни Сүнчәләйне кулга алалар Шәриф * Сүнчәләй Уфадагы революция вакыйгаларына актив катнашкан кеше, большевиклар тарафдары, чехлар кулына эләкмәс өчен Уфадан вакыт- » лыча киткән дә булган Ләкин Дәүләкәндәге чехлар да нидер сизепме, белепме, бу бик интеллигент кыяфәтле кешене камап, тикшерә баш лыйлар. Әлбәттә, җизни өчен зур куркыныч туа Озак та үтми, Уфадан Срур тутакай да килеп җитә. Аларны күрештерәләр.
Минем күз алдымда шундый бер күренеш саклана урам уртасыннан рессорлы шәп пролеткага җигелгән, үзе эре сөякле, үзе бик сылу, бәкәлләрен кысып ак чүпрәк ураган чем кара айгыр атлап кына китеп бара. Пролеткага җизни белән Срур тутакай янәшә утырганнар Җизнинең иңендә кара накидка, башында киң читле эшләпә, Срур тутакайның башында да бик матур, бик килешле җиңел эшләпә — Дәүләкән- иске түгел икәнлекләре әллә кайдан күренеп тора. Кучерда чех солдаты, ә пролетканың ике ягында атка атланган ике сакчы Ни өчен кулга алынган кешене болай шәп ат җиккән пролеткага утыртып йөртәләр икән, дип бик гаҗәпләнгән идем, тик соңыннан гына зурлардан ишетеп белдем безнең җнзни үткән ел учредительный собраннегә сайланган булган, ул депутат кеше, шуңа күрә ана менә шундый аерым игътибар, аерым бер мөнәсәбәт икән һәм шул собранненең депутаты булганы өчен аны бик озак тотмыйча азат та итәләр
Чехлар үзләре дә Дәүләкәндә озак «кунаклап> ятмыйча, килеп кергәндәге шикелле сугышсыз-нисез генә чыгып та киттеләр Эшелоннары белән, ахрысы, төнлә кузгалып киткәннәрдер — без, малай-шалайлар, сизмичә дә калдык Шуннан соң артларыннан ук диярлек Бәләбәй ягыннан Дәүләкәнгә җәяүләп тә, атка атланып та, тупларын һәм обозларын ияртеп, икенче бер зур гына отряд килеп керде. Болар инде кызыллар нде Сафларга тезелеп, кызыл байракларын күтәреп, бөтенесе бер тавыштан җырлап, чын гаскәрләрчә төп урам буйлап уздылар Бөтен халык урамга сибелеп чыкты. Болар инде чехлар түгел, болар инде үзебезнең шанлы кызыл гаскәр! Аларны шунда ук йорт саен төркем төркем фатирларга урнаштырдылар Безнең ишегалды да атлар белән тулды, күрше Борһан абзыйның да гел биктә торган капкасы ачылды, кыскасы, тазарак, баерак йортларның барысына да кереп тулдылар. Дәүләкән бердән җанланып китте Кая карама, кызыл йол дызлы, мылтыклы солдат, араларында кылыч аскан, наган такканнары
да бар — боларын кызыл командир яки комиссар дип атыйлар икән. (Искечә әфисәр дип әйтү юк, тыелган, имеш.) Дәүләкәннең кызылларны әле беренче генә күрүе, шуңадыр инде бөтен яшь-жилкенчәк. балачага гел алар тирәсендә. Аннары бу отрядта татар, башкорт егетләре дә күп иде. Алары безнең бик тыйнак, бик әдәпле кызларыбызга ошаган булса кирәк, чөнки соңыннан кайбер «мәхәббәт маҗаралары» да мәгълүм булды.
Шулай да кызыллар кергәч, Дәүләкәндә нинди үзгәрешләр булганын менә хәзер мин язарга кыенсынам. Җитди нәрсәләрне күрергә, белергә артык яшь булып калганмын. Минем өчен — уйнап йөрүдән башканы белмәгән малайга — барысы да искечә кебек иде. Хәзергә әле безнең Дәүләкәндә тыныч кына, андый-мондый куркыныч вакыйгалар да ишетелми, ләкин шулай да нидер көтү, борчылып, шомланыбрак тору сизелә иде. Зурларның сөйләнүенә караганда, Дәүләкәнне бер генә сугыш та читләтеп узмаячак, агы да, кызылы да тимер юл өстендәге бу зур, бай авыл өчен аяк терәп сугышачак, имеш! һәм чынлап та, күпмедер вакыт үтүгә, аклар Уфаны алганнар, Дәүләкәнгә якынлашып киләләр, дигән хәбәр дә таралды. Инде чат саен кешеләр авызында бер генә сүз — Дәүләкән өчен каты сугыш булачак, кызылларның чигенергә һич тә исәпләре юк!.. Чын сугышны күрмәгән халыкның бер ише моңа әллә ни исе дә китмәгән шикелле, әмма йорт башы өлкән агайлар шактый ук куркуга да төшкәннәр иде. Ничек кенә булмасын, якынлашып килгән сугыш берәүне дә тынычлыкта калдырмады, кайберәү- ләрне исә котылу чарасын күрүгә дә мәҗбүр итте. Атлы-тынлы кешеләрдән бала-чагасын төяп читтәгерәк авылларга китүчеләр дә күренә башлады. Безнең атакай белән итче Гали абзый да үзара сөйләшеп, сугыш узганчы Дәүләкәннән читкәрәк китеп торырга булдылар.
Мин үзем бу курка-курка көтелгән сугышның кайчан килеп җиткәнен дә белмим, якында туп, мылтык тавышлары ишетелгәнен дә хәтер" ләмим, ләкин көннәрдән бер көнне иртән иртүк атакай безне тәмле йокыбыздан кабаланып торгызды да җигелеп куйган күк айгырга утыртып, каядыр алып чыгып та китте. Йортыбызны саклап торыр өчен Зәкия тутакай белән Хәсән җизни килгәннәр икән — шулар безгә хәерле юл теләп, озатып калдылар.
Яна Шәрип турысында Дим күперен чыккач, без Гали абзыйны куып җиттек. Ул да хатыны белән балаларын читән тарантаска төягән, үзе кучерга утырып, ашыкмыйча, безне көтә-көтә бара икән. Очрашкач аз гына сөйләшеп алдылар да, дилбегәләрен кагып, кызу гына юртты- рып та киттеләр. Атлар шәп иде. Шулай итеп, сугыштан качып барабыз. Юлыбыз Имай Карамалысына.. Бу Дәүләкәннән 20—25 чакрым чамасы ераклыкта бер татар авылы. Тимер юлыннан шактый читтә булгач, аңа сугыш кагылмыйча узарга тиеш, янәсе, һәм чынлап та, без анда чакта, сугышның җиле дә кагылмады бу авылга.
Дөресен генә әйткәндә, без Имай Карамалысында күп тә тормадык. Искә төшерерлек нәрсә бик аз: тып-тын авыл, ерак түгел нечкә генә манаралы агач мәчет, урамы киң, яшел чирәм, шул чирәмдә башларын сыртларына салып утырган каз бәбкәләре. Тагын нәрсә?.. Без төшкән хуҗаның малаена ияреп, кечкенә инеш буена баруыбыз, шуннан ак каурыйлар җыеп кайтуыбыз — мондагы малайлар шул каурыйларны ничектер очыртып уйныйлар икән — менә хәтердә бераз сакланып калганы шулар гына. Хуҗабыз кем иде дә, малаеның исеме ничек иде — күптән инде онытылган. Атна-ун көн үтүгә, Дәүләкәннән сугыш узып киткәнен ишеткәч тә, без кире кайтырга да чыктык. Юлыбыз Дим буйларына таба булгач атларыбыз җилдерә генә — хәзер инде озын үрләр менәсе юк. Бер җирдә без әле төлке дә күрдек. Атакай: «Әнә, төлке, төлке!» — дип чыбыркысы белән алга төртеп күрсәт-
те, аннары «өлелуүЬ дип бер кычкырып та җибәрде. Без энем белән очардай калкынып, ялт-йолт карана торгач, озын койрыклы, кара колаклы сап-сары бер җәнлекнең юл аша шым гына үтеп киткәнен күреп калдык. Ул заманда юлга чыксаң берәр төлке җәнлек очрамыйча калмый торган иде
Кайтсак, Дәүләкәндә власть алышынган биредә хәзер аклар бу- ♦ лырга тиеш Ләкин кайда алар, бармы алар — һич белерлек түгел. Дәү- с ләкән бик тын да, бик буш та кебек, өйләрдә дә солдатлар юк Әллә 2 килеп житмәгәннәр, әллә үтеп киткәннәр - баштарак мондый хәлне 5 аңламыйчарак та тордык. Ә бәлки кайткан мәлгә без шундый бер сәер з вакытка туры килгәнбездер. Сугыш артыннан кыска гына тынлык бу- g лып ала түгелме сон?! 8
Миңа, тугыз яшьлек малайга. Дәүләкән аша узган чын сугышның ф берсен дә күрергә туры килмәде. Сугыш якынлашкан саен атакай без- s не кая да булса читкә алып китә иде Шул сәбәпле мин күргәннәрдән * бигрәк ишеткәннәрне язарга мәҗбүрмен. Ә күрү белән ишетү ара- = сында, үзегез беләсез, аерма бик зур
Хәзер менә шул чактагы вакыйгалар турында сөйләүчеләрдән ишетсәм яки газета битләрендә басылган истәлекләрне укысам, исем ки ~ тә — безнең Дәүләкән дә күп хәлләрне башыннан кичергән икән Иң * элек ул 1918—19 нчы еллар дәвамында берничә мәртәбә кулдан кулга * күчә, башта чехлар, аннан кызыллар, аннан аклар, тагын кызыллар, $ тагын аклар... Дәүләкән өчен сугыш та отыры катырак була барган ° Кара-каршы атышу нәтиҗәсендә Дәүләкән кешеләре арасыннан яраланучылар, хәтта үлүчеләр дә булган (Каһарман карт өенә тигән снарядтан безнең шәриктәш Хөсәен җиңгәсенең бер аягы өзелгән иде. Соңыннан бу чибәр хатын агач аякта йөрде )
Аклар бик кансыз кыланганнар. Әле чех фетнәчеләре Дәүләкәнне калдырып чыгар алдыннан унсигез кызыл гвардеецны атып китәләр (Район газетасы «Знамя», 1 май, 1960 ел.) Колчак гаскәре килгәч тә шул ук хәл — тоталар, аталар, кызыллар яклы берәүне дә аяп тормыйлар. Җирле большевикларның да бер өлеше шушы канлы сугышлар вакытында дошман кулына эләгеп һәлак була. Аларның кабере вокзал янындагы кечкенә бакчада Дәүләкәнгә килгән һәр кеше кереп, күреп, туфракларына баш иеп чыга ала.
Билгеле инде, Дәүләкән халкының күпмедер өлеше үзе дә «акка», «кызылга» бүленә. Яшьләр арасыннан кызылларга ирекле язылучылар булган шикелле, акларга язылучылар да табыла Рус байларыннан Самсонов һәм Антемонов малайлары акларда офицер булып йөриләр Ә татарлардан Муллаҗан дигән бер талчукчы абзый үзенең Носрулла исемле улын көчли-көчли акларга биреп җибәрә Шуның өстенә Дә\- ләкәннең күп кенә яшьләрен аклар мобилизовать итеп тә алалар Ниш лисең, болар арасына хезмәт иясе һәм ярлы-ябагай балалары да эләгеп китә Җамалетдин бабайның Вәлетдине, тимерче Миинегалн картның Муллагалие. Сафа купец ялчысы Кәфи картның Хәйретдине әнә шундыйлардан Ләкин Муллагали абзый белән Хәйретдин абзый чңгенә башлаган аклардан качып, кире кайталар. Әмма бнк күпләр шул китү дән гаип тә булалар Кыскасы, безнең Дәүләкәндә вакыйгаларның төрлесе — гыйбрәтлесе дә, аянычлысы да аз булмаган ул бнк катлаулы, бик киеренке хәтәр елларда
Имай Карамалысыниан кайткач, без яна йортыбызда тагын үзебез генә тора башладык Безнең бит әле үз йортыбызда юньләп тора да алганыбыз юк Ә Йортка ияләшәсе, йортның кадерен белеп кенә тора сыбыз килә . Инде җәй дә үтеп бара Тиздән көз, аннары кыш. ләкин алда нәрсә булачагы билгесез. Каядыр бездән еракта сугыш дәвам итә - яңадан безгә әйләнеп килерме ул. юкмы? Кешеләрнең уе-кай- гысы әнә туна юнәлгән.
Шушы вакыт эчендә без зур гына казалы да булдык. Атакай һаман да күк айгыр өчен куркып тора иде. Айгыр — шәп, күрә калсалар, һичшиксез, алып китәрләр дип, ул аны абзарда гына бикләп тота иде. Юньләп беркая җигеп тә чыкмый иде. Үзебездә торучы кызыллар, билгеле. айгырны күрделәр, өстенә сокланып та карадылар, әмма тимәделәр Аклар вакытында атакай аны бик сакларга тырышты, ләкин барыбер саклап кала алмады. Көннәрдән бер көнне ул күк айгырны җигеп, Әлшәй базарына барып кайтыр өчен чыгып китә. Ләкин Дәүлә- кәннән ерак та китәргә өлгерми, аңа акларның ниндидер бер отряды очрый. Каршыларына нечкә аякларын эре-эре ташлап, җиңел генә «очып» килгән айгырны күрү белән, солдатлар мылтыкларын югары күтәреп атакайны, туктаталар Бу асыл сөякне карап торасы да юк дигәндәй, шунда ук тугарырга да кушалар. Атакай тугарырга ашыкмый, нидер аңлатмакчы була, ләкин отряд башлыгы аңа җикеренеп: «Без бер сүзне ике тапкыр кабатларга яратмыйбыз, тиз бул!»—дип кенә кычкыра. Шуннан соң атакай, чак еламыйча, күк айгырны тугара, башыннан, ял астыннан сыйпап-сыйпап сөя, ә тегеләр шунда ук айгырны иярләп тә алалар. Буш тәртәләр янында аптырап, басып торган атакайны кызганыпмы, әллә кирәге булмаганга күрәме, алар шулай да айгыр урынына сырты чиләнгән бик өшән, бик арык бер атларын -калдырып китәләр. Атакай менә шул мәхлүкне тарантаска җигеп, атланып кына өйгә кайтып керә.
Күк айгыр өчен без барыбыз да бик кайгырыштык. Гүя кеше шикелле үк бик кадерле җан иясен югалттык, йортыбызның ничектер берьюлы яме китте һәм, билгеле инде, талап алып китүчеләргә гаять' ачуыбыз да килде. Күк айгыр кебек асыл сөякне безгә инде бүтән күрергә туры килмәячәк иде — без моны алдан ук белеп тордык. Аяк урынына тояк дигәндәй, атакай әлеге арык карт алашаны карарга, ашатырга, җәрәхәтен дәваларга тотынды, һәм озакламый ул безгә бик кирәк тә булды.
Әйткәнебезчә, көз кергән иде инде, тагын сугыш якынлашып килә, дигән сүзләр ишетелә башлады. Кызыллар Бәләбәй тирәсендә генә, имеш, ә Бәләбәй белән Дәүләкән арасы, күп булса, 60—70 чакрым чамасы булыр. Кайчан килеп җитәрләр? Бәлки, бик тиз... Ләкин аклар Дәүләкәнне бирергә җыенмыйлар, каты торачаклар, яңа көчләрен монда тарттыралар, дип сөйлиләр Чынлап та, Дәүләкәндә кинәт солдатлар бик күбәйде, станциягә килгән ачык вагоннардан туплар да бушаттылар, аннары «нимеч ягында» лазарет ачып, шунда яралы сол-датларны ташый башладылар. Күренә ки, нык хәзерләнәләр, бу тирәләрдә каты сугышлар булуы бик ихтимал икән.
Кыскасы, урман янгыны шикелле дөрләп безгә тагын сугыш килә, һәм безнекеләрнең башына тагын «нишләргә?» дигән кайгы төшә. Хәер, мондый курку һәм борчылу күпләрнең башына төшкән булса кирәк. Безнең күрше Борһан абзый да, ишле бала-чагасын төяп, Уфага китеп барды. Аңа хәтле Шәймәрдән абзыйның да китүен әйткәннәр иде. Ә безнең атакай һаман икеләнә иде әле — йортны ташлап китү дә жәл, әмма җан дигән нәрсә дә газиз. Бигрәк тә ул безнең өчен борчыла иде шикелле... Мондый чакта төрле шомлы хәбәрләр күп тарала, кешеләр юри бер-берсен куркытудан гүя ләззәт табалар... Әмма иң нык куркытканы, билгеле, сугыш үзе иде. Иң элек атыш-кырылышлардан башны сакларга кирәк иде.
Ә көннәр уза — таң ата да кич була Борчылып һәм өметләнеп көткән кызылларыбыз ни сәбәртер һаман әле килеп җитә алганнары юк. Сугыш кайда бара, Бәләбәйдәме, Әлшәйдәме — анысын да юньләп белгән кеше юк.
һәм менә шундый тыныч көннәрнең салкын бер иртәсендә инәй
безне хәвефле-әкрен тавыш белән генә: «Торыгыз, балалар'* — дип тәмле йокыбыздан уятты. Үзләре күптән торганнар булса кирәк, ашаган- нар-эчкәннәр, киенгәннәр, зур-зур төеннәрне дә бәйләп куйганнар. Хәсән җизни белән Зәкия тутакай да килгәннәр икән... йокыдан айнып җитмәсәк тә өйдәге бу күренештән, бигрәк тә зурларның җитди-кие- ренке кыяфәтләреннән айлап алдык: димәк, китәбез!.. Димәк, сугыш ки- ♦ леп җитәргә тора. Хәер, монысын безгә әйтеп тә тормадылар, тиз генә с юынып, чәйгә утырырга куштылар. Ашыгырга кирәклеген үзебез дә бе- лә идек. Әзерләп куйган ризыкны кабалана төшеп ашаганнан соң безне. * ягъни энем белән икебезне, таза гына итеп киендерделәр. Шул арада з төеннәрне, кәрзиннәрне дә арбага чыгардылар Аннары барыбыз да | утырып, озын гына бер дога кылдык. (Минем инде ятлаган бер-нке до- 8 гам да бар иде ) Шуннан сон кузгалдык, соңгы теләкләрне әйтә-әйтә ф җыйнаулашып өйдән чыктык Ишек төбенә тарттырып куйган җигүле атка башта инәй белән безне әйбәтләп утырттылар, аннары атакай дил- х бегәне кулына алып, итәкләрен җыеп, иске бишмәт салган кучерга ме- з неп утырды. Хәсән җизни капканы ачты, һәм без атлатып кына, канау “ күперен дөбердәтеп, йортыбыздан чыгып киттек. Юньләп торырга өлгермәгән йортыбызны шул ук җизни белән Зәкия тутакай саклый кал- < дылар. х
Бу чакларда атакайның гел аралашып, киңәшеп йөргән кешесе « әлеге шул итче Гали абзый иде (һәр яктан бер чамадагы кешеләр.) £ Күрәсең, алар бу юлы да бергә китәргә алдан ук сөйләшеп кунган- п нар — Дәүләкәнне чыгуга Гали абзыйның тулы аты безне куып та җитте Тимер хутлы яи1ик арбасына төеннәрен салган* яшь хатыны белән өч баласын утырткан, үзе исә күчәр башына менеп урнашкан Атакай ана алга чыгарга кушты, чөнки аты да безнең өшән алашадан шәбрәк, аннары Гали абзый юлны да яхшырак белә икән. Шулай итеп, ике ат та тунгак юлдан дынгыр-дыңгыр кояш чыгышына таба карап киттек. Ә сәфәребез бу юлы Уфаның үзенә үк икән! Ләкин ни өчен Уфага? Чөнки Уфа - зур кала, әллә ни ерак та түгел, ә зур калада сугышны хәвефсезрәк үткәреп җибәрергә була торгандыр инде Аннары Уфада безнең якын туганнарыбыз тора бит, димәк, барып керер, сыеныр кешеләребез бар дигән сүз Бусы бик мөһим Ниһаять, сугышлар үтеп киткәч (әйтик кызыллар Уфаны алгач), безгә яңадан Дәүләкәнгә кайтуы ла ансат булачак Шулай уйлаган булырга тиеш минем атам Башкача уйлавы мөмкин дә түгел, чөнки бу китү вакытлыча, җиңелчә генә — без, әлбәттә, кире үзебезнең яна гына тора башлаган йортыбызга кайтачакбыз.
Дәүләкән белән Уфа арасын туксан чакрым диләр. Көзге салкын, шәрә, эчпошыргыч бу озын юлны ничек үтүебез бер дә ачык кына, хәтердә калмаган. Көн өстендә генә барып җитә алмадык, билгеле Шулай да бер нәрсәне ачык хәтерлим инде караңгы иңгәч зур. калын урманга кердек. Тып-тын урман эченнән күпмедер баргач, бер бик тирән чокырга җиттек Атларны туктаттылар. Бу чокыр юлның иң хәтәр җире икән Шушы чокырда еш кына юлчыларны тотып талыйлар икән. Электән үк яман аты чыккан урын, ә хәзер бигрәк тә куркыныч ди Ләр— җыен качаклар шушында, имеш. Атакай белән Гали абзый үзара шыпырт кына нидер сөйләштеләр дә арбаларга сузып бәйләгән озын күсәкләрне чишеп аллылар (Гали абзый аю сыманрак иелә төшкән калын җилкәле эре, таза кеше — бер үзе биш кешегә каршы торырлык.) Шуннан соң атларның тезгененнән тотып, тыя тын гына, бөтен ягып куе агачлык каплаган тирән чокырга төштеләр Гәптә тонык кына челтерәп аккан сай чишмәнең чуер ташлары өстеннән шыбырдап уздылар да, инде тәҗегә тотынып, атларга булыша булыша каршы якка менделәр Тирә-юньдә шылт иткән тавыш та юк. сискәндереп селкенгән ботак та юк, юлга чыккан карачкы да күренмәде кыскасы, бик
хәтәр булып тоелган бу тирән чокырны без, мең шөкер, әнә шулай исән-имин генә үтеп китә алдык. Бераздан инде урман сирәгәя башлап, ахырда ачык кырга да килеп чыктык. Кыр өсте шактый яктырак булса да, куе зәңгәр төн бихисап йолдызлары белән дөньяны каплап алган иде. Тагын күпмедер киткәч, без бер зур гына авылга барып кердек. Авыл бөтенләй үк тынып бетмәгән иде әле, этләр өргәне дә ишетел- гәли, сирәк кенә тәрәзәләрдә утлар да күренә... һәм безнең атайлар шушы авылда кунып чыгар өчен атларын кемнеңдер капкасына борып туктаттылар.
Нинди авыл иде бу, кемһә кердек—мин боларның берсен дә белмим Каты юлда килә-килә бик ватылган идек, арбада ук инде йоклый да башлаган идек, шуңа күрә җылы өйгә керү белән безне (вак бала- чагаларны) чишендереп урынга да салдылар. Хәер, башта нидер ашатып алдылар шикелле, ләкин анысы да юньләп хәтердә калмаган — йокы шулкадәр баскан иде ки, без ятар-ятмас гүя тирән чоңгылга чумдык.
Хәзер менә уйлыйм — ул авыл Келәш булмады микән? Чөнки Уфага җитәрәк, юл өстендә башка бер зур татар авылы барлыгын белмим һәм ишеткәнем дә юк. Утырган җире дә тигез ялан түгел иде бугай, әйләнә-тирәсендә калкулыклар, сай чокырлар бар кебек иде. Каян беләсең, бәлки, без чынлап та мәшһүр шагыйрьләр авылында кунып чыкканбыздыр Хәер, мәшһүр шагыйрьләрнең берсе ул чакта тумаган да булган әле.
Икенче көнне караңгыдан ук торып, чәйләр эчеп, юлга чыктык. Уфа инде якын, 20—25 чакрым чамасы гына диләр. Хәл алып өлгергән атлар җиңел юырттылар Күзләребез гел алда — еракта. Уфаның ачылганын тизрәк күрәсебез килә, ләкин офыкны, үч иткәндәй, авыр-салын- кы ала-кола болытлар каплап алган. Аннары бер заман юлыбыз калын урман эченә кереп китә, ике яклап сузылган куе-таза агачлар арасыннан берни күрмичә озак кына барабыз. Шулай да төш вакыты җитә- рәк без ахырда Уфа каршысына килеп чыктык. Менә ул биек тау башындагы зур кала! .
Чынлап та биекме соң Уфа таулары?.. Әлбәттә, биек! Миңа, тугыз яшьлек малайга, моның кебек үзе зур, үзе биек тауны моңарчы әле күрергә туры да килгәне юк... Әнә бит аның өстендәге ак таш биналар, чиркәү гөмбәзләре, мәчет манаралары әллә кайлардан ук күренеп тора. Ә тауның битләренә, чокыр-чакырларына сырышкан агач йорт- • лар, кош ояларыдай, әнә ничек вак кына булып күренәләр.
Ләкин каршыбызда ачылган бу күренеш каланың тау башындагы чите генә иде әле. Чын кала үзе каядыр эчтәрәк булырга тиеш. Без аны, чын каланы дим, Агыйдел күперен чыгып, тавына күтәрелә башлагач кына күрдек. Йомры чуер таш түшәлгән һәм сөзәк кенә югары күтәрелгән бер озын урам буйлап дыңгыр-дыңгыр әкрен генә менгән чакта гел уңга-сулга каранып бардык. Монда да йортларның күбесе агачтан, әмма матур-бай йортлар, ике катлылары да шактый, өчәр катлы таш йортлар да очрады. Бер зур бакча яныннан да уздык, бакча эчендәге галәмәт зур чиркәүне күреп, аңа да исебез китте... Бара торгач, бу озын урам (ул хәзерге Фрунзе урамы) татар зиратына барып җитә язды Ахырда ике катлы агач йорт каршында туктадык — монда безнең Шәриф җизниләр тора икән. Без менә шуларга килеп төштек, , ә Гали абзый үзенең белгән кешеләренә китте.
Шәриф җизниләргә безнең әле беренче килүебез. Алар инде чын шәһәр кешеләре — үзләре дә, тормышлары да шәһәрчә. Безне яхшы каршы алдылар Фатирлары шушы чибәр генә йортның икенче катында Иркен генә зал, берничә бүлмә, зур гына балконнары да бар — аңа залдан пыялалы ишек чыга. Монда җизни, Срур тутакай, алар-
нын бер яшьлек балалары һәм янә җизнинең әнисе —куе кара кашлы, озын нандыр гына карчык — Һаҗәр әби белән Сәгыйть абзыйның (Сәгыйть Сүнчәләйнен) миннән кечерәк Таһир исемле улы да тора иде. Һаҗәр әби нәкъ җизни төсле икән. (Дөресрәге, әлбәттә, җизни әнисенә бик охшаган.) Карчыкнын кыяфәте генә түгел, тавышы да. сөйләшүе дә улларын бик нык хәтерләтә иде. Сәгыйть абзый бу вакыт ♦ та кайда булгандыр, белмим, ләкин без. аны монда күрмәдек. Улы Та- с һир авыру бала — йөзе күксел, үзе үтә ябык иде Әмма акыллы, әдәп- £ ле бала булгандыр инде, бер дә ятсынып тормыйча безгә якынлашты, х самими бер гадилек белән бөтен булган нәрсәләрен күрсәтергә тотын- з ды. Авыру сәбәпле мәктәпкә йөрмәсә дә, ул инде укый да, яза да белә. ■= рәсем дә ясый белә, өстәвенә мине шашка дигән уенга да өйрәтте. 8 Алгарак күчеп әйтәсем килә зур үкенечкә каршы, Таһир гомерсез бул- * ды, 12—13 яшенә җиткәндә ул үлеп тә китте. Әтисе Сәгыйть абый анын _ үлемен бик авыр кичергән булырга тиеш. Егерменче елларның урта- “ сында, улы хатирәсенә «Әбү Таһир» имзасы белән ул башкорт телендә х берничә кечкенә китап та бастырып чыгарды. Шулай ук соңыннан II Әминә Милюшевадан туган кызына да «Таһирә» дип исем куштырган “ иде. Әмма ни үкенеч, аның бу кызы да гомерсез булды, бик авыр “ шартларда үсеп, туташ булып җиткәч кенә дөньядан китеп барды 1 х
...Шушында торган чакта миңа тагын бер шагыйрьнең улы белән * танышырга туры килде. Бу Мәҗит Гафури малае Әнвәр иле Минем j? чамада булыр, шактый тере, сүзгә дә юмарт малай иле Ул чагында « Гафурилар шул ук урамда, җизниләргә каршырак бер катлы сары йортта торалар иде. Әнвәр белән ничек танышып китүемне ачык кына хәтерләмим, өйләрендә булмадым, бәлки Әнвәр үзе Таһир янына кергәндер дә шунда танышып киткәнбездер Ничек кенә булмасын, мин Әнвәргә ияреп, Уфа тавының якын-тирәдәге чокыр-чакыр буйларында бераз йөреп калган идем Ләкин безнең бу танышлык озакка бармады, җизниләрдән икенче фатирга күчеп киткәч, өзелде, һәм якадан инде беркайчан да ялганып китмәде.
...Кунак булып яту күңелле, әмма торыр өчен үз куышың булырга тиеш. Шуңа күрә тиздән үзебез фатир табып, шунда күчеп киттек. Күченеп барган урамыбыз җизниләрдән шактый еракта, Спасская дип атала иде (хәзер Новая Мостовая урамы) Аулак кына, тыныч кына, яшеллеккә дә бай гына бер урам Уфаның башка урамнары белән чагыштырганда артык озын да түгел һәм урамыбызга бер ямь биреп, аның бер башында ак чиркәү, икенче башында ак мәчет күренеп тора иде Ләкин чиркәү үзе Большая Казанскаяда, ә мөфти мәчете —Тукай урамында — безнең урам исә ике очы белән нәкъ әнә шул ике гыйбадәтханә каршысына барып чыга иде. (Большая Казанская — хәзерге Октябрь революциясе урамы, тик анда мин әйткән мәһабәт ак чиркәү генә юк хәзер.)
Без күчкән йорт та чиркәүгә якын гына иде Такта белән тышланган күк йорт, асты таш, өске катының зур гына балконлы чардагы да бар. Бай-таза тормышлы кешенең йорты булгандыр ахрысы — ишегалдын дагы бүрәнәдән салган, калай белән япкан каретннгы да. ак мунчасы да шуны әйтеп тора сыман Бу күк йорт хәзер дә әле исән-сау, Уфага кайткан саен мин аның яныннан карап узмыйча китмим Кайчандыр ачык, якты, матур гына йортны, кызганычка каршы, бозганнар, урамга караган тәрәзәләрнең берсен ишеккә әйләндерел, гадн такталардан ямьсез генә болдыр ясап куйганнар Без күчкән чакларда аны Иблня
II Әминә Милюшева — актриса, егерменче елларнын ахырында безмен театрда да уйнап китте С Сүнчәләйнен хатларын Әмин < ханым мина тибәргән ида Бу хатлар хәзер Риза Ишморат кулында Әминә Мнлюшем Кировабад шәһәрендә вафат (Ә Е.)
мин Әхтәмов йорты дип әйткәннәр иде кебек, әмма Сәлимгәрәй Жан- турынныкы булмады микән дип уйларга нигез бар иде. Болар икесе дә ул заманда Уфаның бик билгеле кешеләре иде. Җәмәгать хадимнәре һәм Дума депутатлары. Ләкин борынгырак кешеләрдән күпме сорашып' карасам да йортның хуҗасы кем булганын миңа тәгаен генә белеп әйтүче табылмады.
Яхшы хәтерлим, без килеп кергәндә бу йорт буш иде. Барлык бүлмәләрендә җиһазлары тора, ә хуҗалары юк. Димәк, яңарак чыгып киткән булырга тиешләр, билгеле, сугыш аркасындадыр инде. Хәзер уйлыйм, бәлки әле хуҗалар үзләре үк йортларын бөтен җиһазлары белән безнекеләргә вакытлыча тапшырганнардыр — югыйсә башкача без бу яхшы йортка ничек килеп керер идек?! Кыскасы, унсигезенче елның хәвефле кара көзендә, кемнеңдер ашыгыч калдырып киткән йортында без әнә шулай хуҗа сыман тора башладык, йорт иркен, бүлмәләр зур, җиһазлар шәп — барсы да затлы таза агачтан. Монда чибәр туташлар да торган булырга тиеш — зур көзгеле кием шкафларында алардан ниндидер вак-төяк кием-салым, төрле чүпрәк-чапрак, ефәк тасмалар, нәфис челтәрләр, матур-матур тартмалар, кечкенә ислемай шешәләре дә торып калган иде. Ниндидер ят бер тормышның ватыклары булып күренә иде безгә аз гына хуш ис аңкыткан нәфис вак әйберләр...
Билгеле, мондый йортны үзебез генә биләп, барысын да саклап тору читен булгандыр инде, озакламый ике янәшә зуррак бүлмәгә итче Гали абзый да бала-чагалары белән килеп керде. (Ә без зур зал белән кечерәк бер бүлмәдә калдык.) Шулай итеп, ике семья бергә килгән идек, бергә тора да башладык.
Ләкин бу йортның тагын бер күз-колак булып торучысы бар иде. Ул — дворник Хәйретдин абзый. Кара сакаллы, караңгы чырайлы, авызыннан сүзе чыкмас бер кеше. Әмма йорт-җирне гүя үзенекедәй бик уяу саклый, капкадан чит кешене түгел, ят этне дә кертми, һәр көнне иртә таңнан ишегалдын, урам якны кыштыр-кыштыр себереп, җыештырып кына тора, хәтта безнең кебек вак малайларга да ихатада иркенләп уйнарга ирек бирми иде. Аны, хуҗаларына бик бирелгән, бик тугрылыклы кеше, тизрәк шуларның әйләнеп кайтуын гына көтеп тора, дип әйтәләр иде. Мөгаен, ул ниндидер Нигъмәтҗан, итче Гали кебек билгесез вак сатучыларның Дәүләкән шикелле базарлы саладан килеп, Уфаның атаклы кешеләре йортына хуҗа сыман кереп утыруларын бер дә яратмагандыр — моны аның бөтен кырыс-караңгы кыяфәтеннән ничектер сизеп тә була иде.
Бу абзыйның тәбәнәк, тулы гына хатыны (исеме онытылган) һәм Маһинур исемле бик чибәр җиткән кызы да бар иде. Алар таштан салынган аскы катның ишегалдына караган башында торалар иде. Сугышлар беткәч тә, йорт дәүләт кулына күчкәч тә Хәйретдин абзый шул подвалыннан чыкмаган — моны миңа күп еллардан соң ишетеп белергә туры килде.
Ә без чардаклы йортта тыныч кына торып ятабыз. Кышка да кердек, урамнарны, йорт түбәләрен ап-ак, йомшак кар каплады (ул чакларда Уфа карлары бик чиста була торган иде). Ләкин безне урамга чыгармыйлар, хәвефле вакыт, диләр. Чыксак та капка төбеннән ерак китмибез, шәһәр белән таныш түгелбез, урамнарын белмибез, китсәк, адашырбыз дип тә куркабыз... Минем бит әле мәктәпкә дә йөри торган чагым. Укуны бер дә калдырасым килмәгән иде. Җизниләрдән күчмәс борын мине Сабир хәзрәт мәдрәсәсенә илтеп тә биргәннәр иде, ләкин бирегә күчкәч, ара бик ерагайды (бөтен шәһәр аша барырга кирәк), өстәвенә суыклар да башланды, шулай итеп укырга йөрүдән туктарга туры килде. Хәзергә исә без «дөньяны» күбрәк тәрәзәдән генә күзәтәбез. Сугышның әле килеп җиткәне юк. Шомланыбрак булса да без аны бик кызыксынып көтәбез, чын сугышны якыннанрак күреп, һич югы
тавышын ишетеп каласыбыз килә, тик зурлар гына бик хәвефләнеп, көн дә догаларын укып, аның бәла-казасыз тизрәк үтеп китүен теләп торалар.
һәм менә яңа (1919) елның нәкъ беренче көнендә Уфага кызыллар кергәнен ишеттек. Бәй, кай арада, ничек болай ансат кына? Без бит бернинди атыш тавышлары да, «Ура» тавышлары да ишетмәдек. Бак- ♦ сак, алар кичә үк кергәннәр икән. Аклар сугышмыйча гына сыздылар с микәнни?!. Зурларның тыеп маташуына карамастан, тизрәк киенешеп £ урамга чыктык. Ә урам буш, урам тып-тын, бернинди кызыл солдат S та күренми .. Тик бераздан гына каядыр шәһәр үзәгендә тынлы оркестр з ның дәртле генә уйнаган тавышын ишеттек тә Большая Казанская буй g лап шул якка таба бер төркем атлы солдатларның тупыр-тупыр чап- -> тырып узганнарын күреп калдык. Әһә, әнә канда икән ул тамаша' ф Әгәр без әз генә зуррак булсак, атайлардан куркып тормасак, ике дә _ уйламыйча тизрәк шул тарафка чапкан булыр идек Юк. бер дә әй- 2 бәт түгел икән мондый «кызык» чакларда бәләкәй булып калуы . Күп = ме нәрсәне күрмәдек һәм белмәдек без
Уфада кызыллар... Бу зур вакыйга булырга тиеш Аны без дә әзрәк сизәбез. Кышның үзәге, каты суыклар башлануга карамастан, урам- “ нарда кешеләр бик күбәйде. Бик ашыгып, бик эшлекле кыяфәттә йө- * риләр... Аклар вакытында каядыр югалып торган безнең Шәриф жизни * дә өенә кайткан. Ләкин Срур тутакайның әйтүенә караганда, аны без j түгел, үзләре дә юньләп күрә алмыйлар икән. Эшләре гаять күп. көне о буе митингларда йөреп, төннәрен редакцияләрдә уздыралар, ди Ә безнең өчен тормыш һаман нскечә кебек, безнең тирәдә хәзергә бернинди дә үзгәреш юк.
Ләкин шулай да бер вакыйга минем хәтердә саклана, чөнки ул вакыйга нәкъ менә без торган йортта булды Кызыллар кереп, күпмедер вакыт узгач, дворник Хәйретдин абзыйның әлеге чибәр кызын - Маһинур апаны бер гаскәригә кияүгә бирделәр. Кияү тиешле абый түгәрәк ак битле, зур соры күзле, көләч, сөйкемле генә бер егет иде Ул заманда гади солдат белән командирны аеруы ансат түгел, бу егет тә гади солдат кынамы, әллә берәр командир мазар идеме, ачык кына белмәдек. Әмма туена, аскан коралларына һәм тотыш кыланышларына караганда, шактый зур кешеләр җыелган иде Тагын истә шунысы калган: егетне бик шәп итекче диделәр. Командирларга иң әгълэ итек ләрне ул гына тегә, имеш Ләкин шуның өчен генә бирегә зур кешеләр җыелмагандыр инде. Егет үзе бәләкәйләрдән түгелдер, ахрысы
Ә туен безнең буш торган зур залда үткәрделәр Ашау эчү дә вакытына күрә ярыйсы гына иде шикелле кияү үзе тапкан, үзе китергән, дип әйттеләр Минем ннәй туй ашларын әзерләшкән иде шул чакта Бу чын мәгънәсендә хәрбиләр туе иде Зал тулы кызыл гаскәриләр, һәммәсе дә бер чамадагы какча ирләр, араларында берничә генә хатын кыз, ләкин алары да хәрби киемнән Тик Маһинур апа узе дә булышыр га килгән бер-ике ахирәте генә алар арасында ак күгәрченнәрдән аеры лып тора иде Әмма шундый бер генә төрле кунаклар җыелуга кара мастан, мәҗлес бик җанлы узды Күрәсен. мондый туй мәҗлесен бик сагынганнардыр инде, саратскнй гармунны өзелгәнче уйнатып, тәмам биһуш булганчы җырладылар, биеделәр, ара-тнрә ялкынлы нотыклар да әйттеләр. Тик шунысы гаҗәп, кыз ягыннан бу мәҗлестә хуҗа ти ешле кеше юк иде. Кызның атасы Хәйретдин абзый туйның башында да, ахырында да бөтенләй күзгә күренмәде Чакырып карасалар да. менмәгән, кулын гына селтәгән, имеш! Нигә мондый тискәрелек, сәбәп нәрсәдә? . Ул, янәсе, башта никах укытуны таләп иткән булган, ә кияү буласы егет, хәзер аның кирәге юк, бик теләсәгез, миннән башка гына укытырсыз дип әйткән, имеш Бәлки бүтән сәбәпләр дә булгандыр, л • кин туй әнә шулай кызның атасыннан башка тына дәвам итте. Хәер.
4 «к. У.» м I
аңа карап кына мәҗлес бер дә сүрелеп, тукталып тормады. Шул ук хәрбиләрдән постау френч кигән кара мыеклы берәү, ике якның да ага тиешле кешеседәй, озын өстәлнең түр башында аягүрә торып, мәҗлесне бик матур алып барды. Дәрәҗәсе белән дә өстенрәк булгандыр инде, чөнки ул боера, ул куша, котлау сүзләрен дә күбрәк ул әйтә иде. Аны.ң кушуы буенча кызның әнисен дә чакырып керттеләр —ак батист яулыгын йөзен яшерә төшеп бәйләгән йомры-тулы гына абыстайны иң түргә уздырып, кунаклар берәм-берәм каршысына чыгып, бик түбәнчелек белән аңа ниндидер зур мактау сүзләре әйттеләр. Абыстай яулык чите белән яшьләрен сөрткәләп, аларны тыңлагач, әкрен генә рәхмәт әйтеп, шунда ук кире чыгып та китте. Югалыбрак калган кыяфәтенә караганда ул шатланырга да, кайгырырга да белмәгән бер хәлдә иде шикелле...
Без туйның бары тышкы, шау-шулы ягын гына күрдек, эчендәге хәлләрне, туйга кадәр һәм туйдан соң ниләр булганын белми дә калдык. Бер төркем хәрбиләр бер кич шаулап утырдылар да таралдылар, ә икенче көнне егет Маһинур апаны каядыр алып та китте, һич көтмәгәндә, уйламаганда! Сугыш вакыты бит әле, җитмәсә!.. (Хәер, сугыш дип тормаганнар, җае чыкса өйләнешә биргәннәр.) Ләкин шулай да соңыннан, күп еллар узгач инде, төш шикелле генә булып калган ул сәер туйны искә төшергән чакларда мине, нигәдер борчып, һаман бер нәрсә уйландыра иде: кем булды соң ул егет, кая алып китте икән чибәр кызны, өйләнешүнең ахры ни булып бетте икән?..
Әлбәттә, егет командирларга итек тегүче гади солдат кына булмагандыр инде. Булса, бәлки элек итекче булгандыр, әмма хәзер ул ниндидер зур гына хәрби урын биләп торучы булырга тиеш. Моны аның үз-үзенә нык ышанган тәвәккәл кыяфәте дә, хөр сөйләшүе, иркен хәрәкәтләре дә, хәтта өстендәге кием-каешлары да күрсәтеп тора иде. Кунакларының да бит күбесе командирлар да комиссарлар иде, димәк, ул үзе дә шулар дәрәҗәсендәге кеше булгандыр инде.
Аннары Маһинур туташ, ай-һай, гади солдатка гына чыгар идеме икән? Ул бит ни җитте генә кыз түгел иде. Күзгә бәрелеп торган бер сылу, матур иде. Шәһәрдә үскән, һичшиксез, мәктәп күргән, ниндидер матур гадәтләрне дә отып алган — үзен бик мөлаем тота да белә, кау- шамый-кызармыйча сөйләшә дә белә. Туйда да бит аңа һәммәсе бөгелә биреп, «туташ» кына дип дәштеләр. Юк, Маһинур туташ кемгә чыгуын бик яхшы белеп чыккан булырга тиеш.
Кызыллар ул чагында Уфаны кулларында озак тота алмадылар, ташлап чыгарга мәҗбүр булдылар. Шәһәрдә тагын аклар... Дөрес, озакка түгел, берничә айдан кызыллар аларны яңадан сөреп чыгардылар Бу юлы инде бөтенләйгә!.. Маһинур апа кияве белән Уфага кире кайттылармы-юкмы — белмим, һәрхәлдә, безнең тирәдә күренмәделәр. Ә сугыш дәвам итә, кызыллар акларны куалар, сугыш Себергә, . аннары ерак Көнчыгышка барып җитә. Безнең яшьләр дә бәлки шул юлларны узганнардыр... Исән булсалар, бер кайтырга тиешләр.
Ә монда Хәйретдин абзый юаш-сабыр карчыгы белән икәү генә үзенең шул ярымподвалында торып ята. Киндер алъяпкычын бәйләгән, себеркесе-көрәге кулында, һәркөн караңгыдан торып, кыштыр-кыштыр урам себерә, ишегалларын көри Гүя, дөньяда яшәүнең мәгънәсен дә ул бары шушы ялгызак эшеннән генә таба иде.
Аклар Уфаны яңадан, ялгышмасам, мартның урталарында алдылар. Кояшлы көннәр иде, челтәрләнеп, уалып карлар эри, түбәләрдән шабырдап тамчылар коела. Менә шундый көннәрнең берсендә, иртән торсак, шәһәргә аклар кереп тулган. Урамга чыксак, бездән ерак та түгел, урам уртасында карга йөзтүбән капланып бер кеше ята. Барып карадык. Өстендә бер кат эчке күлмәк тә зәңгәр галифе, итекләрен
салдырып алганнар, ак чолгаулары гына торып калган. Яланбаш, куе бедрә чәчләре кан белән укмашып каткан Башына атканнар Мин күз генә салдым да тизрәк кире чаптым. Кем булгандыр инде ул. ләкин гади солдат кына булмаска тиеш, кызылларның шәһәрдән китеп өлгермәгән берәр зуррак кешесе булмады микән?
Әнә шулай, кешене ансат кына үтереп ташлаганнар Мине бу кур- * кытты — үтерүнең җинел, гади генә эш булуы куркытты Менә ни өчен с илбасарлар кан коюдан туя алмыйлар икән... Чөнки кызгану юк. чөн- t ки үтерү ансат, шуиа күрә кешеләр бер-берсен никадәр күбрәк кырса- 2 лар, шулкадәр үзләрен көчлерәк саныйлар! Белмим, мин оолай уйлый з алдыммы икән ул чагында, әмма куркуымның төбендә кемгәдер түгел, g ә сугышның үзенә нәфрәт ятйан булырга тиеш дип әйтә алам.
. Инде җәйгә дә кердек. Урамдагы агачлар, чокыр буендагы карт ♦ тирәкләр ямь яшел яфракта Алма бакчалары бер атна буена ак күбек кә күмелгәндәй, чак кына бал исе аңкытып, күпереп утырдылар Койма буйлары, канау читләре яшь үләнгә күмелде, юлдагы таш араларыннан да төртеп чыкты — ул чакта безнең урамда асфальт дигән нәрсә юк иде. Без инде көне буе тышта, урамда, чокыр буйларында йөрибез, кайчагында чит малайлардан куркып тормыйча Спасский урамының аргы башына Мөфти мәчете каршысына ук барып чыгабыз Мәчет үзе иркен ихата эчендә, ә урам буйлап аның яшел калай түбәле озын таш коймасы сузылган. Бик матур, шактый киң урам, нәкъ уртасыннан тар гына бакчалар тезелеп киткән Менә шуларның берсеннән икенчесенә әйләнмәле капкаларын үтеп бара торгач, Иделнең текә яры өстендәге үзенең чокыр-чакырлары, борылмалы юллары, биек агачлары һәм куе куаклары белән гаҗәп кызыклы, күңелле, ямьле икенче бер зур гына бакчага барып керәсең.. Бу бакчаны ул чакта Случевскнй бакчасы дип йөртәләр иде, ә аңа илтә торган киң урамны ул чакта ук инде Тукай урамы дип атыйлар иде (хәтеремдә шулай саклана) Ан нары безнең үзебездән ерак та түгел тагын бер бакча булган әле — без җәйгә чыккач аны «таптык» Бу хәзерге Луначарский бакчасы Карт бакча булса кирәк, ул чагында ук инде агачлары юан, биек, очлары бер-берсенә тоташып, бөтен җирне күләгәләп тора иде. Аның бер коймасы безнең урамга да карый, без шуның тактасы каерылган җиреннән кереп йөри идек Эчендә агачтан эшләнгән матур-матур корылмалар бар. бер чнттәрәк кечерәк кенә тымызык күле дә бар. әмма бакча үзе көндезләрен бөтенләй буш. тып-тын, беркем, бер адәм заты да күренми иде. Шуна күрә анда кергәч, безгә ничектер шомлырак та булып китә иде. Ләкин кышны сукыр тычкан шикелле йорт тирәсеннән китмичә үткәргәнгә күрә, безнең хәзер җәйге хөрлектән фандала нып, күбрәк йөрисебез дә, күбрәк күрәсебез дә килә иде Мәсәлән, син- тральный урамны! ӘлеДәүләкәндә чакта укмннем «Уфа диләр. Уфа диләр — Уфаны күрсәң нде, Сннтральный урамында подручка йөрсәң иде!»— дип җырлаганны да ишеткәнем бар нде. Баксаң, ул «Сннтральный» бездән ерак та түгел икән Большой Казанский буйлап, берннчә чат кичкәч тә нәкъ уртасына барып чыгасың. Нәрсә күрдек без анда? Зур зур таш йортлар күрдек, урам уртасыннан шак та шок чаптырып узган нзвозчнкларны күрдек, аннары бик әкәмәт киенгән хатын кызларны һәм көяз әфисәрләрне күрдек. Алар, үтеп-сүтсп йөрүче гаскә-риләр, шактый күп нде монда, ләкин безнең ише малай-шалай бөтенләй юк диярлек — күрәсең, иртәрәк әле безгә сннтральный урамнарда йөрергә.
Әнә шулай зур кала белән чынлап таныша башлагач кына тагын хәбәр таралды кызыллар, имеш, Уфага якынлашып киләләр! Бик яман киләләр ди, Дәүләкәннс алганнар, инде Чишмәгә җиткәннәр, имеш' Бу юлы да акларның гомере кыска булып чыкты, март урталарында кер тәннәр нде. ә хәзер июнь башлары,—димәк, өч ай да торырга өлгер
ӘЙИРХАН ЕНИКИ
мәгәннәр. Сугышның якынлашуын бик тиз сизә дә башладык. Шәһәрдә ыгы-зыгы көчәйде, солдатлар күбәйде, кичләрен урамнарга чыгып йөрүләр бетте (катгый рәвештә тыелган дип әйттеләр), ә бер ике-өч көннән каядыр еракта тонык кына күк күкрәгәндәй туп тавышлары да ишетелә башлады. Ул да булмый, калага яралы солдатларны да ташый башладылар. Большой Казанскийдагы өч катлы зур гына таш йортка аяклары, куллары, башлары ак марля белән чорналган, күбе-сенең каннары да саркып торган яралыларны арбалардан бушатканнарын мин үзем дә күреп тордым.
...Тагын бер нәрсә минем күз алдымда: кызыллар килеп керергә нкеме-өчме көн калгач кына безнең ишегалдыннан ике туташның бер генә ат җигелгән тарантаска янәшә утырып, ерак сәфәргә чыгып китүләрен карап калдык. Икесе дә бер чамадагы җиткән кызлар иде, икесе дә тоташ карадан бер төсле үк киенгәннәр иде. Алар бу йортта тормыйлар иде һәм моңарчы күренгәннәре дә юк иде. Шул көнне генә каяндыр килделәр дә, әзер атка утырып, Чилә.бе ягына китеп тә бардылар. Дворник Хәйретдин агай туташларны әйбәтләп утыртып, төеннәрен дә ипләп урнаштырып, капканы киң ачып, кучердагы абзыйга кидер боерып, озатып калды, һәм иң гаҗәбе — (бәлки шуңа күрә истә дә калгандыр) — бу туташларны морза кызлары диделәр.
Кызыллар Уфага бик тиз килеп җиттеләр. Июньнең беренче атнасы булды микән — бик матур кояшлы озын көннәр иде, җылы, җилсез, йомшак төйнәр, шәһәр бакчаларында сандугачлар да «чут-чут» сайрый иде әле — менә шул чакта Идел ягыннан туп тавышлары гына түгел, кабаланып такылдаган пулемет тавышлары да ишетелә башлады. Димәк, сугыш якын, сугыш каядыр Идел буенда гына!.. Көндез үк Срур тутакай, Һаҗәр әби (җизнинең әнисе) кечкенә Равилне күтәреп, авыру Таһирны җитәкләп безгә килделәр. (Җизни үзе юк, аклар кергәч, каядыр яшеренгән.) Алар зират тавына якын гына торалар, түбәндә Идел күпере, кызыллар шуннан киләләр, шәһәргә дә шуннан торып аталар — бик куркыныч икән анда. Ә без шәһәр эчендә, еракта, аннары без торган йортның бик таза подвалы бар — билгеле, монда хәвефсезрәк. Кичкә таба мендәр, юрганнар күтәреп барыбыз да шунда төштек. Ату көчәйде, каядыр гөрселди, ухылдый, «шап» иттереп тә куя— без «ләхәүлә»не укып, тыңлап кына ятабыз. Төн буе дәвам итте бу мәхшәр! Безнең тирәгә снаряд төшеп шартлаганын сизмәдек, әмма шәһәрне тетрәткән бер көчле шартлау котыбызны алды алуын... Нәрсә булды, нидер ишелеп төштеме, әллә күккә очтымы — аптырадык, тик соңыннан гына акларның Идел күперен шартлатканын белдек.
Без, ваклар, атышларның кайчан туктаганын белми дә калдык — төеннәр өстендә йоклап киткәнбез. Иртән торсак, дөнья тынган, кояш күтәрелгән, зурлар күптән аяк өстендә, мәш килеп нидер эшләп йөриләр.. Аклар чыгып киткәнме, кызыллар кергәнме — белүче юк. Зал якка табын әзерләгәннәр, һәммәсе бергә чәй эчәргә җыеналар. Сугыш әз генә тындымы, кеше үзенең гадәттәге эшенә тотына икән. Мин моны соңыннан, Ватан сугышы вакытында күреп тә гаҗәпләнгән идем. Әйтик, немецлар бер станция тирәсен бик каты бомбага тотып китәләр, йортлар җимерелә, яраланучылар, үлүчеләр дә була, ә тере-исән калганнар аз гына исләрен җыйгач та үзләренең эшләренә тотыналар — мичен яга; ашын пешерә, керен юа, дуңгызын, тавыкларын карый... Әнә шулай кеше дигәнең, үлем-һәлакәт дип тормый — һаман да яшә- вен белә!
Мәгълүм булганча, Уфаны легендар Чапай дивизиясе азат итә, шәһәргә дә беренче булып Чапай дивизиясе керә. Ләкин кайсы числода, каи вакытта? /Мин моны бары хәзер генә язма чыганакларга (мәсәлән, «Уфа тарихы» дигән китапка) карап ачыкладым: Чапай дивизиясе Уфага 1919 елның 9 июнендә, кичке сәгать 8 дә кергән! Ә без моны ба
ры икенче көнне генә белдек — икенче көнне инде шәһәр терелгән, халык урамнарга сибелгән, йортларга кызыл флаглар эленгән иде. Бу инде якты, кояшлы чын бәйрәм көне иде!
Уфаны аклардан азат итү әнә шулай шактый тиз дөгәлләнде. сугыш каядыр Урал эченә таба китте, без дә, ниһаять, тынычландык дияргә ярый. Хәзер инде сугыш якынлашкан саен башны саклар өчен анда- ♦ монда китеп йөрергә туры кнлмәс. алла бирсә! Бик әйбәт, хәзер тотар- с га да Дәуләкәнебезгә кайтып китәргә' Ләкин без тиз генә кайтып китә н алмадык Сәбәбе — атыбыз юк, безнең яктан атта килүчеләр дә юк, ә * поезд белән кайтырга тимер юл күпере ватык. Шулай итеп, жәйне з ирексездән Уфада үткәрергә туры килде. Торуыбыз һаман шул ук күк g йортта, тик без аның икенче катыннан югарыдагы иркен чарлагына 8 күчтек. Бу чардакта безнең шикелле үк башын саклар өчен Бөредән ф килгән Мостафа исемле кеше бала-чагалары белән тора иде—менә s шулар, Уфа тирәсендә сугыш беткәч тә үзләренең шәһәрләренә кай- * тып киттеләр. Шулай ук икенче катның янәшә ике бүлмәсендә торучы = Гали абзый да гаиләсе белән башка фатирга чыгып китте Зур йорт “ берьюлы бушап калды Түбәндә, подвалда, дворник Хәйретдин абзый, ~ югарыдагы чардакта без, ә менә уртадагы бушап калган зал белән бүлмәләргә кемнәр кергәндер — һич кенә дә хәтерли алмыйм Әллә ин- к де контора ңгтеләр?— юк, белмим! Тик бер генә нәрсәне беләм, бу S йортта энем белән миннән башка бүтән бала-чага калмады g
Ә уйнарга малайлар кирәк Җәйнең ин матур айлары, көннәр дил- ° бегәдәй озын, вакытны кая куеп бетерерлек түгел. Күрше-тирәдә дә безгә тиң татар малайлары күренми — нишләргә, кайдан табарга?!
Кайчагында.*ара ерак булса да. Таһирны күрергә дип җизниләргә баргалый идек. Безне монда бнк әйбәт каршы алалар, бигрәк тә Таһир янына килүебез өчен куаналар, чөнки ул, бичара, авыру бала, урамга чыгып йөрерлек хәле юк, гел диярлек өйдә генә утыра Җизнинең әнисе Һаҗәр әбидә бәрхеттәй йомшак тавышы белән «Менә, Таһирымның дуслары килгән, рәхмәт төшкерләре, әйдә узыгыз, уз, сөеклеләрем!> — дип каршы ала иде
Таһирның уенчыклары да, китаплары да күп Без аларнын иркен балконнарына чыгып, шуның чиста идәнендә рәсемле китаплар актарабыз, шашка да уйнап алабыз, эре шакмаклардан биек йортлар да өябез. Таһир бнк юмарт малай иде, теләсә нәрсәсен үзе үк безгә көчләп бирергә тырыша иде. Билгеле, аның безне бер дә җибәрәсе килми, ә без таза малайлар, безне урам тарта, урамга чыгып, Идел тавының чокыр буйларында йөрисебез килә. Таһирның хәтерен саклап һәм Һаҗәр әбидән дә уңайсызланып түзә алган кадәр утыргач, без шулай да кузгалабыз. Нигә болай бик тиз, дип гаҗәпләнәләр Һаҗәр әби дә, Срур тутакай да, ләкин барыбер безне чәй эчермичә җибәрмиләр Ә Таһир боек, бер сүз дә әйтми, гүя үз хәлен аңлый, без чыгып киткәндә әбисенә тотынып, ишек төбендә басып кала. Бәлки, соңыннан әкрен генә җы лый да торгандыр Менә хәзер искә төшкәндә үкенү хисе бәгырьне сыкратып куя: ник без, ике юньсез. Таһнр мәрхүмне шулай нәүмиз калдырып киттек икән?!.
Уфада электән үк торучы Каргалы халкы күп. шулар арасында безгә бик якын туганнар да бар Аларнын берсе Мортаза җизниләр, икенчесе—Ибраһим абзыйлар Дәүләкәннән килгәч, без һәркайсында кунакта булган идек, ләкин кышкы айларда барып йөрергә туры килмәгән иде Ә хәзер җәйгә чыккач һәм сугыш куркынычы да үтеп киткәч, без ике малай аларны да искә төшердек
Мортаза җизниләр Иске Уфада торалар, җитеп килгән ике кызлары бар (Рәкыя апа белән Суфия), тик малайлары гына юк Шулай да без. ара ерак булуга карамастан, берме-икеме тапкыр аларга да бардык Әйтергә кирәк, безнең халык бала җанлы, төче тел белән сөеп (без
неңчә, сүэп) каршы ала, янәшә утыртып сыйлый, сораша, мактый, ә озатканда изге теләкләр теләп кала. Әле ялгыз гына җибәрмиләр дә — кечерәге Суфия апа безне җитәкләп дигәндәй өебезгә чаклы китереп тә куя иде. (Бу туташлар турында алда сүз булачак әле.)
Икенче якын кардәшебез Ибраһим абзыйлар бездән ерак та тормыйлар иде. Әнә безнен урамның аргы очында Мөфти мәчете күренеп торамы — менә шул гөмбәзле мәчетнең артындагы Бельская дигән урамда аларның йортлары. Бу йортка инде без бик теләп барабыз, чөнки анда берьюлы өч малай — Хәбибулла, Идиятулла һәм Хәсән. Янә ике кызлары да бар — иң олысы Мәхмүзә тутакай, иң кечесе Рәисә. (Төпчек кыз, бик чибәр иде ул, соңыннан, Казанга килгәч, профессор Хәмит Мөштәринең җәмәгате булды.) Өч малайның миңа тиңрәге Идиятулла — бөтен уеныбыз, йөрүебез аның белән иде. Урамнары Уфа тавының нәкъ кашыннан уза. Тау биек, текә, чокырлы-чакырлы, ак ташлар чыгып тора, тар сукмакларда кәҗәләр йөри, түбәндә Агыйдел ял-тырап ята. Иделнең аръягы кара яр, тар аланлык, шуны үткәч тә куе урман башлана: уңда челтәрле тимер күпер, сулда тәбәнәк кенә агач күпер — шуны чыккач та калын урманны кисеп, еракка-еракка озын юл китә. Бу юлны Ырынбурга чаклы барып җитә диләр. Иделнең аръягын ул чакта «чегәннәр аланы» (цыганская поляна) дип йөртәләр иде. Ләкин без, әле бәләкәй булганга күрә, ул якка чыгып йөрергә курка идек, әмма бу яктагы су читенә текә, ташлы сукмаклардан көненә ничә төШеп, ничә генә менми идек — кош йөрәге кебек булган ул чакта безнең йөрәкләр.
Әйе, без әле уйнау, шаяру, чабудан башканы белмибез, ачыккач кайтып ашыйбыз, арыгач ятабыз да йоклыйбыз. Без зурлар дөньясыннан читтә, без үзебезнең кечкенә дөньябызда яшибез. Шулай да зурлар дөньясыннан бер «кызык» безгә дә күчте, бу —сугыш! Без дә, берничә малай җыелып, зурлар кебек «аклар», «кызыллар» булып атышабыз, куышабыз, егылып үләбез яки плен төшәбез. Әлбәттә, җиңүче бары тик «кызыллар» гына!.. Уфа урамнарында кызыл йолдызлы, корал аскан хәрбиләр бик күбәйде, гомумән, шәһәр бик җанланды, хәрәкәт, шау-шу көчәйде, әмма кайда ниләр эшләнә — анысыннан без хәбәрсез. Ләкин шулай да бер бик мөһим вакыйганы мин үз күзләрем белән күрдем Әлеге аклар ваттырып киткән тимер юл күперен Уфа эшчеләре ничектер тиз арада гына яңадан торгызганнар иде. Агыйдел ярында менә шул күперне ачуга багышланган тантана булды. Халык күп җыелган иде Без, малайлар да, шунда чабышып бардык. Күпернең бер башы белән яр читенә җимерелеп төшкән челтәр торыгын (пролетын) калын бүрәнәләрдән киң-таза бура итеп өелгән терәк өстенә күтәртеп куйганнар Юлны ялгаганнар. Хәзер шуны сынап карау булырга тиеш.
Уфа станциясе ягыннан ком-таш төягән берничә ачык платформаны артыннан этәреп, кара паровоз килде. Күпер алдында бераз гына туктап торды. Аннары, зәһәр генә кычкыртканнан соң, платформаларын этәреп, бик әкрен генә күпергә керә башлады. Халык тын да алмыйча карап тора — нишләр, бүрәнәләрдән өелгән терәк күтәрерме, исән генә үтә алырмы? Ә паровоз һаман әкрен генә керә-керә, ниһаять, күпернең хәтәр җирен үтеп китте. Каты итеп гудок бирә-бирә, аргы якка кызу гына барып та чыкты. Бу якта тынлы оркестр дәртле генә марш уйнап җибәрде, халык кулларын болгый-болгый кат-кат «Ура!» кычкырды Бик кызыклы, бик күңелле булып калды бу тамаша безнең өчен дә... Әмма кызыклы гына түгел, гаять әһәмиятле дә булган ул тамаша. Менә шуны күрергә туры килде безгә!
Әнә шундый вакыйгаларга бай «кызыклы» җәйне үткәреп, көз кергәч тә без үзебезнең Дәүләкәнебезгә кайтып киттек. Алып кайтучылар — очраклы юлаучылар иде. Агыйдел аша агач күпердән дөбердәп чыкканнан соң биек тау башындагы зур калага һаман борылып карый-
карый бардык. Бик әкрен һәм бик озак ераклаштык без анардан... Аерылышу һәрвакытта ямансу!.. Без аның төз озын урамнарына, биек таш яки матур агач йортларына ияләшкән идек, үзебезне инде чын шәһәр малайлары итеп тә тоя башлаган идек—кайткач, бәләкәй генә Дәуләкәнебезгә тиз генә күнегә дә алмабыз кебек иде... Хуш инде, хуш, биектәге ак кала! Син безне онытсаң да, без сине онытмабыз беркай- * чан да! =
‘ х
ж
һәм әйтергә кирәк, Уфа чынлап та минем исемнән бер вакытта да ? чыкмады Мин аңа һәрвакытта бик теләп, сагынып кайтам. Егет ча- g гымда да һәм менә картайгач та Асылда бит Уфа — ул минем туган и калам. Уфага якын җирләрдә мин туып-үскәнмен. Ин якын туганна- ф рым да Уфада яшиләр. Мин үзем дә Уфага кайтып яшәү турында күп - уйландым. Иң элек аның коры тау һавасы миңа килешә, авыру йө- ж рәккә сулавы җиңелрәк анда. Соңгы елларда мин моны аеруча ныграк = сизә башладым... һәм, гомумән, Уфа таза шәһәр, яшеллектә күп, чиста щ да ул
Бик табигый рәвештә укучыда: <
— Нигә алайса Казанга киттегез, нигә Уфада гына торып калма- * дыгыз?—дигән сорау туарга мөмкин. t
Моның бер сәбәбе шунда ки, мин кече яшьтән диярлек татар әдә- ? биятын укып үстем. Казан ул минем өчен кәгъбә сыманрак бер җир ° иде. Әдәбиятка керәсе килгән һәркем шунда барырга тиеш кебек иде. Аннары Казан — элек-электән үк үзенең уку йортлары белән танылган шәһәр Анда белемнең, һөнәрнең төрлесен алырга була. Революциядән соң уку йортларының төрле милләт яшьләренә кайчандыр бикле ишекләре, ниһаять, киң итеп ачылды. Егерменче еллар белән утызынчы еллар арасында бер Башкортстаннан гына күпме яшьләр шәһәри Казанга укыр өчен агылып килмәде? Менә шул агымга ияреп мин дә киттем Минем дә төп максатым, билгеле, уку иде Хәер, дөресен генә әйткәндә, Казан һәрбер белем эстәп килүчене кочагын җәеп каршы алмады Берәүләр максатларына тиз ирештеләр, икенче берәүләргә ирешүләре шактый авыр булды. (Ул чакларда социаль чыгыш дигән нәрсә еш кына кешенең язмышын билгели иде.) Әмма ничек кенә булмасын, мин дә шушы бик теләп, бик хыялланып килгән каламның шактый ук комлы туфрагына азаплана торгач тамыр җибәрә алдым, кәкрәеп булса да үстем, әчерәк булса да җимешләр дә бнргәләдем.. Мин инде карт агач, ә карт агачны, үзегез беләсез, күчереп утыртырга ярамый — бөтенләй корып китүе бар
Шулай да, яшерә алмыйм, Уфа мине тарта. Ничектер менә яшьтән үк мәхәббәтем төшкән бу калага Бигрәк тә Уфаның иске үзәге, шул үзәккә килә торган төз урамнары, шул урамнардагы капка-коймалы, алма бакчалы җыйнак кына матур йортлары әле дә булса исемнән чыкмыйлар. Бигрәк тә мин күп йөргән Тукай урамы. «Госмания» мәдрәсәсе тирәләре, текә яр өстендәге «Случевская» (хәзер Крупская) бакчасы ничектер аеруча җанга якын урыннар булып хәтердә сакланалар. Әгәр кодрәтемнән килсә, мин шушы «Госмания» мәдрәсәсе белән Аксаков йорты урнашкан мөешне бер дә кул тидермичә саклаткан булыр идем. Иске Уфаның үзенә күрә бер кабатланмас почмагы, шунда кайчандыр Аксаков яшәгән, шунда ук безнең шәкертләр укып йөргәннәр Кызганычка каршы, мин «Галия» мәдрәсәсе урнашкан тирәләрне яхшы белмим (без аннан ерак тордык), хәлбуки, Уфаның демократик яшьләре шунда тупланган, халыкка кирәк чын мәгърифәт тә шуннан таралган булырга тиеш.
Уфа соңгы бер утыз ел эчендә искиткеч үзгәрде, галәмәт үсте, зурайды Иң күп өлеше бер, ике катлы агач йортлардан гыйбарәт иске
кала сүтелеп бетте дияргә ярый. Хәзерге Уфа ул тоташы белән диярлек зур-зур биек йортлардан торган таш кала Озынлыгы аның, чын булса, 100 километрга җитә диләр. Шуңадыр инде Уфада метро төзү чарасына да керештеләр.
Уфада торучылар Уфаны бик яраталар Билгеле, аларга хәзерге Уфа ошый, хәзерге Уфа кадерле, шуңа күрә минем «искесенә сагынуымны, ихтимал, аңлап та бетермәсләр Әмма хатирәләр бит үзләре искермиләр — хатирәләр шуның белән кадерле дә.
...Менә без яңадан үзебезнең Дәүләкәндә! Йортыбыз исән-сау торган, кызыл сыерыбыз да исән-сау, күршеләр дә сау-сәламәт. Дәүләкән- нең үзенә дә берни булмаган. Диме, тугае, күлләре дә әүвәлгечә җәйрәп ята — шәп иттек без өебезгә кайтып!
Хәзер инде сугыш Дәүләкәннән ерак китте, яңадан әйләнеп килмәскә тиеш. Кызыллар акларны Себер буйлап куалар дип сөйлиләр. Бусы бик әйбәт. Ләкин шулай да вакыт хәвефле, талау-үтерүләр дә ишетел- гәли (авыллар арасында ниндидер кораллы бандитлар йөри, имеш), яшәү шартлары да авыр, ачлык, бөлгенлек, һәртөрле чир-зәхмәт хөкем сөрә. Дөньяны бет басты, аны бетерергә һич әмәл юк, тифның котырган чагы. Менә без дә Уфадан кайтып, күпмедер торырга өлгермәдек, өй эчебез белән тифтан егылдык. Башта инәй, аннары мин, аннары энем өч-дүрт атна ут эчендә яттык. Инәй мескен тифны бик авыр үткәргән, саташкан чакларында урын өстеннән торып-торып китә икән. Тик атакай гына ни хикмәттер, авырмыйча калды, ул безне көне-төне карады, өсләребезне алыштырды, урыннарыбызны җыештырды. Тифның эчендә кайнаса да аның үзенә берни дә булмады, ни гаҗәп!.. Ә без өрәкләр шикелле агарып, нечкәреп, тәмам хәлдән тайдык. Бик әкренләп кенә рәткә кердек. Тифтан соң адәм баласында ашыйсы килү бик көчәя икән. Нәфес анысын тели, монысын тели, ләкин кайдан табарга?.. Кибетләр ябык, алу-сату юк, атнага бер килә торган базар да бик ярлы, агайлар азык-төлекне качып-посып итәк астыннан гына саталар. Сыерыбызның да сөтне киметкән чагы. Шәптән түгел эшләр. Шулай да мин ул чактагы тормышыбызны бик үк начар димәс идем, һәрхәлдә ризыктан аерылмадык. Миңа калса, безнең атакай ул чакларда да тик ятмагандыр, якын-тирә авылларда аның танышлары күп иде, анысын алып, монысын биреп дигәндәй, кирәк нәрсәне тапкандыр, ахрысы. Аннары Ташлыкүлдән Кашшаф җизни дә бәрәңгесен, онын китергәли иде, алар ягы азык-төлеккә һәрвакытта мул булып торды, үзләре дә бик ярдәмчел туганнарыбыз иде.
Тагын безне борчыган бер мөһим мәсьәлә — ул да булса уку мәсьәләсе иде. Күргәнсездер инде, бу елларда безнең укуның бердә рәте-юне булмады Бер генә кышны мин тоташ укып үткәрдем Икенче кышым бер өзелеп, бер ялганып ничек җитте шулай үтеп китте Уфага баргач, тагын шул сугышлар аркасында өйдә генә утырырга туры килде. Гаеп атайларда да булды шикелле. Сабир хәзрәт мәдрәсәсенә илтеп биргәч, мине сабакка йөрүдән туктатмаска иде. Имеш, минем әле укырга вакытым узмаган. Ә уку елын югалтуы жәл, мин моны чамалый идем инде.
Ахырда менә, шактый соңга калып булса да, без энем белән икәү Дәүләкән мәдрәсәсенә йөри башладык. Энемнең киндер букча тагып беренче баруы, ә бит аңа да инде сигез яшь!.. Укулар һаман да әле мәчет каршындагы иске мәдрәсәдә бара. Иркен генә ихата эчендә ике йорт, берсе — зуррагы — такта белән тышлап, сарыга буялган, икенчесе — кечерәге— гади авыл ызбасы кебек кенә. Икесен дә Искәндәр ахун мәдрәсәсе дип йөртәләр. Зурысында рөштиләр (урта сыйныфлар), кечесендә иптидан (башлангыч) сыйныфлар укыйлар. Без менә шул кечесенә йөрибез.
Әйтергә кирәк, ул кышны (бу 1919—20 уку елы) ике мәдрәсә дә шәкертләр белән тулы иде. Бигрәк тә сары мәдрәсәгә Дим буе авыл
ларыннан буй җиткән башкорт егетләре килеп тулган иде Аларнын кубесе кайчандыр монда укып, сугышлар вакытында бер-ике кыш аерылып торучылардыр, ахрысы, ләкин араларында солдатка алынмас өчен килеп кергәннәре дә бар дип сөйлиләр иде. Болар барысы да диярлек кайры ак тун, ак ката, кама читле хәтфә бүрек кигән, муеннарына ак шарф ураган шактый мут һәм көяз шәкертләр. (Күренеп тора, ♦ хәлле кеше малайлары ) Аларның яту-тору, ашау-эчүләре дә мәдрәсә- с нен үзендә үк — көндезләрен ахун хәзрәттән дәрес алалар, ә кичләре.. * кичләрен, белмим, нишләгәннәрдер. Без, бәләкәйләр, сары мәдрәсә ти- 2 рәсенә барып йөрми идек, чөнки андагы мыеклы шәкертләр безне гел з генә: «Кайнеш, нихәл?», «Кайнеш, апаңа миннән сәлам әйт!» — дип үр х тиләр иде. Кайчагында кичләрен сары мәдрәсәдән курай уйнаган, җыр- 8 лаган тавышлар да ишетелә иде. (Бусын тыңламыйча түзеп булмый, ф бусы күңелләрне әллә нишләтә!) Әйтәләр иде, мондый кичләрдә шәкертләр Шәйморат бичәсеннән койган бал китереп эчәләр, мич авызына £ чүгәләп кенә фифируз да тартып җибәрәләр дип... Булыр да, алар бит х инде, кем әйтмешли, үгезне мөгезеннән тотып егарлык егетләр иле. ~
Ул кышны әле дин сабагы белән дөньяви дәресләрне укыту бергә алып барыла иде. Берүк хәлфәдән без әфтиякне дә. башлангыч шәрн- “ гать кагыйдәләрен дә һәм тел, хисап, җәгрәфняне дә укый идек. Шулай х ук безнең кечкенә мәдрәсәдә дә якын-тирә авыллардан килеп, укып * ятучы малайлар бар иде. Шулардан ике малай тазлар Дәүләкәненнән. % (Бу зур Дәүләкәннең Дим түбәнендә аерылыбрак торган бер өлеше ® генә, ни өчендер аңа әнә шундый «матур» исем кушканнар ) Аталары бик иске кеше булгандыр, ахрысы, аның таләбе буенча хәлфә абзый аларны кадимчә укытып маташты. Мескеннәрдән бик көләләр иде, кемдер ике малайның да бишмәт аркасына акбур белән «таз» дип язып та куйган иде.
Еш кына без, Дәүләкән малайлары да, култык астына мендәр кыстырып үзебезнең мәдрәсәгә куна бара идек Анда кызык, анда уен-көлке, мендәр сугышы, урлашып ашау — тнк шулай да зур мич артында йоклап ятучы кизү бабай бар, бабайның матчага кыстырган озын чыбыгы да бар, әгәр артык онытылып китсәк, бабай мич артыннан кашы- на-кашына чыга да, бер сүз әйтмәстән, зәһәр тал чыбыгы белән чыжлатып безне тәртипкә утырта иде
Әмма иң кызыгы һәм куркынычы — идәндәге киезгә тезелешеп яткач сөйләнә торган әкиятләр! Ниләр генә сөйләнми иде' Җен, пәри, албасты, абзар иясе, мәчет өрәге, кабердән чыгып, очып йөргән ут шары, яшь кыз кыяфәтенә кергән юха җылан — берсе дә калмый нде. Монда билгеле, иске китаплардан отып алган падишалар, шаһзадәләр, хан кызлары турында да күп сөйләнә, ләкин малайларның үзләре уйлап чыгарган уйдырмалары да җитәрлек һич тузга язмаган булса да. ант итә-нтә безне ышандыралар һәм без ышанабыз, без куркудан юрган астында калтырана башлыйбыз, йоклап китә алмыйча азапланып бетәбез Инде төнлә тышка чыгасың килсә —бәла! Кысталудан шартлардай булсаң да, караңгы ишегалдына чыгу юк. Бердәнбер чара — әкрен генә торып, мнч алдына барып, тезләнеп кенә шуның эченә җибәрү — йомшак көлгә тавышсыз-нисез сеңә дә куя Анда да әле морҗа пәрие эләктереп алмагае нде дип куркасың..
Әнә шулай үтеп китте безнең малай чакның авыруларга, бөлгенлеккә карамастан тагын бер кызыклы, ваемсыз кышыбыз Иске мәдрәсәдә ята-тора дин белән фәнне бергә укып йөрүебез дә шул кышта тәмам булды Икенче кышны инде без Мөфәххар картның марҗа базары каршындагы озын-карсак йортында бары дөньяви фәннәр генә укыдык Шулай итеп, безне диннән аердылар, ләкин бөтенләй үк түгел Егерме икенче елның көзеннән башлап, дин сабагын укытуны мәчеттә оештыр дылар Без әле коръәннәребезне күтәреп, кичләрен мәчеткә дә йөрдек.
Намаз бүлмәсенең йомшак киезенә тезләнеп, зур түгәрәк ясап утырган килеш карт хәзрәтнең үзеннән һәм аның чатан мәхзүменнән сабаклар алдык. Ләкин бу укып йөрүнең бер дә ата-анасы булмады Ник дисәң, малайлар бик усалланды, хәзрәт килгәнче мәчет эчендә тузан куптарып сугышалар, бер-берсенең каталарын, итекләрен яшерәләр, азгынлык хәтта шуңа барып җитте ки, тыныч кына укып утырганда малайларның берәрсе күршесенең салып куйган бүреген алып, түгәрәк уртасына «шап» иттереп ыргыта. Мескен хәзрәт куркуыннан снскэ'неп, агарынып китә, ә малайлар берни булмагандай башларын түбән иеп, китапларына төртелеп утыра бирәләр. Ник берсе тынын чыгарсын, ичмасам' Хәзрәт кем бүрке, кем ташлады дип сорап та тормый, чөнки барыбер беркем дә бер сүз әйтмәячәк, һәм бүрек дәрес беткәнче түгәрәк уртасында ятачак.
Билгеле, мондый сансызлык, йөгәнсезлек дин сабакларының дәрәҗәсе төшүдән, дин укып йөрүнең килешмәгән, кирәкмәгән бер эшкә әйләнүеннән, бары атайлар мәҗбүр иткәнгә күрә генә йөреп маташудан килә иде Шул ук вакытта малайлар барысы да көндез совет мәктәбенә йөриләр, анда фән дәресләре үтәләр, ә фән ул диннең капма-каршысы, фән алланы да, динне дә инкарь итә. Дин ул иске дөнья калдыгы, изүче сыйныфларга хезмәт иткән, хәзер исә эшче-крестьянга яңа тормыш корыр өчен белем кирәк, фән кирәк... Әйтәсе дә түгел, бу үзе бик гади, үзе аңлаешлы өйрәтүләр малайлар күңеленә көннән-көн ныграк сеңә бара иде. Аннары 1923—24 елларда Дәүләкәндә комсомол хәрәкәте дә көчәеп китте. Татар һәм башкорт яшьләреннән дә комсомолга керүчеләр күбәя башлады. Бер үк вакытта мәктәпләрдә пионерлар хәрәкәте дигән өр-яңа бер нәрсә барлыкка килде. Барабан, быргы, кы зыл галстук, кыска ыштан — болар барысы да бик кызыклы, бик мавыктыргыч иде. Кая монда дин сабагы?! Оят ул хакта уйларга да!.. Атай йодрыгы да инде куркытмый. Кыскасы, ике кыш малайларны көчләп азаплаганнан соң, мәчеткә йөреп уку үзеннән-үзе диярлек тукталды, бетте.
Инде иске мәдрәсәдән аерылган чагыбызга — егерменче елның язына кайттык. Миңа шушы язда унбер яшь тулды. Балалыктан чыгып барам, ләкин яшүсмер түгел әле (дип уйлыйм), һа, баксаң, мина Дәүлә- кәннән чыгып китәргә бары биш кенә ел калган икән ләбаса?! Үз юлымны табарга, үз көнемне күрергә!.. Ә бит минем бер нәрсә көтмәгән, уйламаган иң ваемсыз чагым әле... Нинди тиз өлгерә икән адәм баласы! Ә шулай да бу калган биш ел турында күпме язасым бар. Сугыштан соңгы кырык елыма караганда да күбрәк һәм минем өчен әһәмиятлерәк тә диясем килә.
...Без бик күп уйный идек. Хәер, бөтен җирдә дә бала-чага күп уйный, ләкин Дәүләкәндә аеруча, чөнки мондагы малайларга уеннан башка эш тә юк. Күбесенең аталары я сәүдәгәр, я хезмәткәр, я һөнәрче — берсендә дә крестьян эше белән бәйләнгән хуҗалык юк, ишле мал-туар да юк, шул сәбәпле аларның малайлары вакытларын урам таптап та уйнап уздыра. (Безнең тирәдә крестьян эше белән шөгыльләнүчеләр Арыслангәрәй агай да Гатаулла карт, тагын мөәзин абзый — менә аларның улларына җәйге эш өсләрендә уйнап йөрергә туры килми иде. Кешене эшкә өйрәткән иң шәп «мәктәп» ул крестьян хуҗалыгы.) һәм без, эшсез малайлар, шактый күп идек. Урамга чыктык исә, өч-дүрт йорттан унлап малай җыелабыз. Нишләргә, кая барырга, нәрсә уйнарга?
Уеннар, уеннар... Нинди генә уеннар уйнамый идек без!.. Алар күп, һәр вакытның үз уены, мәсәлән, җир туңгач, шар сугу башлана. Бу уенга кызыгып китеп, хәтта бичәле ирләр дә чыгып кушыла иде. Каты тамырдан ясалган йомры шар, кулларда карама яки имән кәшәкә, малайлар, егетләр урамның буеннан-буена кара-каршы торып басалар.
Иң очтагы берәү шарны сугып җибәрә, аңа икенчесе, Өченчесе өсти, ә каршы якта торучылар очып килгән шарны туктатып, бу башка таба сугып җибәрәләр. Әнә шулай, кара-каршы торып, шомарып беткән шарны урамның бер очыннан икенче очына таба куалар Монда үзенә күрә каты көрәш бара — шарны ничек тә каршы якка таба куарга кирәк. Әлбәттә, хоккей түгел бу, шулай да шар артыннан чаба-чаба * кара тиргә батасың!.. 5
Кышын кар утыргач, билгеле, күбрәк чана шуу — Арыслангәрәй g тыкрыгының яры биек, текә, без шуннан буран уйнатып шуабыз. Тү- * бәндә тип-тигез, ап-ак Комач өсте—безнең чаналар карны ерып, әллә з кая хәтле китәләр. Монда да без узыша-узыша буабыз
Кар китеп, җирләр кипкәч, йөгертмә туп, чокыр туп уйнау... Шәп и уеннар, бигрәк тә йөгертмә туп — күпме чослык, өлгерлек, тизлек ки- « рәк бу уенда! (Хәзер уйныйлар микән бу уенны, шәһәр эчендә күргә- s нем юк, ана иркен мәйдан кирәк, без, мәсәлән, кырга чыгып уйный ж идек.) *
Безнең әле «мөгьлн» дигән бер уеныбыз да бар иде Бу уен башка и җирдә бәлки юктыр, шуңа күрә аны кыскача гына аңлатып китәргә х кирәктер, ахрысы. Кулда таяк, түбән очы кыеклап киселгән, янә җир- « дә ике башы да очланган, нечкәрәк таяк ята Менә шул җирдә яткан £ түгәрәк таяк кисәген кулыңдагы таягың белән әйләндереп чөясең дә s сугып җибәрәсең. Янында басып торган иптәшен очып киткән таяк кн- £ сәген шунда ук «мөгьлиии» дип кычкыра-кычкыра барып алырга һәм ф син сугып җибәргән урынга китереп ташларга тиеш Монда хнкмәт тынны өзмичә китереп җиткерүдә. Әгәр тыны җитмәсә, өзелсә, ул туктап калган җирдән син бәләкәй таякны тагын’ чөеп алып, сугып җибәрәсең — иптәшең яңадан «мөгьлиии» дип суза-суза таяк артыннан чаба. Инде китереп җиткерсә, ул сугып очыра, ул сине «мөгьлн» кычкырта башлый Бу уенның тынны озак саклый алуга файдасы тимәде микән дип уйлыйм мин.
Кузна уенын бөтен җирдә беләләр Без дә аны, нзын җир сарыккач, күп уйный идек. Аның турында бәлки язып тору да кирәкмәстер Ләкин ике нәрсәгә игътибарыгызны тартасым килә беренчедән, кузнаны (сарык аягының тубык сөяген) сеңердән тәмам чистартыр өчен без аны мич башына ташлый идек. Мыеклы тараканнар шундый итеп чистарталар ки, кузналарыбыз ялап алгандай шоп-шома була торган иде. Икенчедән, кузнаның бит әле бәрә торганы була Бездә аны нәлтн диләр Ул авыр булырга тиеш. Ә авыр итәр өчен без башта кузнаның төбен үткен пәке очы белән кыра-кыра тишәбез дә шуннан соң чүмеч белән утлы күмер өстендә эреткән кургашны чүпрәккә урап тоткан кузна эченә ипләп кенә коябыз. Менә шул кургашын тутырылган авыр саллы кузна бәрә торгаң нәлтн була да инде. Аны ун адымнан бик туры ыргытсаң, парлап тезелгән кузналарны кырып кына саласың!
Бик оста уйнаучңлар була торган иде Кайчагында бөтен кузна бер кулга кереп бетә —откан малай ыштан бөрмәсенә кыстырган күлмәгенең эченә тутырып кайтып китә. Кузна бит ул акча бәрабәренә йөри диярлек. Оттырып бетергәч, син аны берәүдән дә бушка ала алмыйсың Сатып яки әйбергә алыштырып кына алып була. Шуңа күрә кузнаны бер вакытта да ташламыйлар, киндер капчыкка яки зуррак тартмага тутырып, киләсе язга чаклы очырмада саклыйлар
Инде тагын бер уен турында сөйләп үтәсем килә Уенның тәгаен исемен онытканмын, ләкин ул җәя белән укка бәйләнгән иде Җәйгә чыктык исә без үзебезгә җәя белән ук ясый торган идек Дим тугаенда таллыклар күп, юанрак талдан җәя бөгәбез, туп-туры нечкәсеннән ук ясыйбыз Каеннан да бөгә идек, ләкин тал яхшырак бөгелә, сынмый, нечкә, ә үзе таза сүс бау белән бөгеп бәйләгәч, кыл шикелле тарты лып тора, атар өчен дә каты була Ук өчен нечкә талны кайрысыннан
әрчибез, киптерәбез, турылыйбыз, аннары бер очындагы йомшак үзәгенә башак утыртабыз һәм барып кадалганда эчкә кереп китмәсен өчен укның башак утыртылган жирен нечкә тимер чыбык белән бик каты урап куябыз... Ук башагы ике төрле була — без башак һәм бал та башак. Без башак тишеп керә, ә балта башак кисеп төшерә. Без ба шакка калын энә дә ярый, ә менә балта башакны махсус ясарга кирәк. Моның өчен без дага кадагын поезд үткәндә рельс өстенә куеп таптатабыз, аннары бик әйбәт иттереп тигезлибез һәм үткерлибез. Исемен-нән күренгәнчә, ул чынлап та балта йөзенә охшап тора.
Хуш, ә уен үзе нидән гыйбарәт?... Әйтик, дүрт-биш малай бергә җыелабыз, иңдә — җәя, кулда берничә ук Шуннан илибатыр (элеватор) артындагы кырга чыгып китәбез. Барып җиткәч, бер-беребездән чнттәрәк торып тезелешәбез дә, берәр укны һәммәбез бергә һавага атып җибәрәбез, һәм карап торабыз — кемнең угы биегрәк оча?.. Шул арада уклар төрлесе төрле җиргә төшеп кадалалар. Иң биек менгәне, билгеле, аз гына сонга калып төшә. Менә шул укның хуҗасы иңде ату хокукын ала, ягъни үзенең угы төшеп кадалган җирдән торып, башкаларның утырып торган укларына төзәп ата башлый. Тидерсә —ук аныкы, тидермәсә — хуҗасына кала.
Бу уен берничә мәртәбәләр кабатлана Берәүләр укларыннан язалар, икенчеләр ук башагы җыеп алалар. (Сынган ук кирәкми, анысын ташлыйлар.) Монда малайларның ике төрле сәләте сынала: беренчедән, укны һавага мөмкин кадәр биегрәк ату өчен көч кирәк, икенчедән, төшеп кадалган укларга тидерер өчен бик үткен күз кирәк. Шәп, кызыклы уен!.. Миңа калса, бу уен бик борыннан сакланып килгән булырга тиеш. Хәзер юк инде ул, күптән онытылган.
Ниһаять, Дәүләкәнгә... футбол килде Егерме дүртенче елның җәендә булды бу шаккатыргыч вакыйга!.. Моңарчы һич күргән, ишеткән нәрсәбез түгел иде. Кемдер, каяндыр (билгеле, зур шәһәрдән) күреп кайткан булырга тиеш. Башта рус малайлары күннән теккән зур тупны тибеп уйный башладылар. Без авыз ачып карап торабыз, аңларга тырышабыз Ике төркемгә бүленеп, кара-каршы торып уйныйлар, үзенә күрә ниндидер тәртип-кагыйдәләре дә бар, ахрысы...
Әйтергә кирәк, ул елның кышында, элекке гимназия бинасында безне, бишенче сыйныфтан башлап, рус балалары белән бергә укыттылар. Бергә укуның безгә, һичшиксез, зур файдасы тиде — моңарчы бик интектергән рус телен яхшырак белә башладык. Шулай ук рус малайлары һәм кызлары белән класста гына түгел, уйнаганда, йөргәндә дә әкренләп аралаша башлаган идек. Кыскасы, туп тибү белән безнең бик кызыксынганны күреп, алар, ниһаять, безне дә уенга катнашырга чакырдылар. Без инде сикерә-сикерә риза! Арадан берсе — бу уенны бик белгәне — безгә төшендерде; ике команда булырга тиеш, без менә үзебезгә команда төзедек, сез дә үзегезгә аерым команда төзегез. Унбер кешедән,— артык ярамый. Яшь ягыннан да бер чамарак булсын — бик кечкенәләрне яки бик зурларны алмаска. Аңладыгызмы?.. Арадан бер толковой иптәшегезне капитан итеп сайлагыз.
...Кызу кулдан тотындык без команда төзергә... Теләүче күп, талаш- ызгыш китте, чак сугышып та китмәдек, ләкин Таһирдан барыбыз да курка идек. Менә ул күкрәккә төртә-төртә исемнәрне әйтеп чыкты һәм үзе үк капитан да булды. Унбер бәхетле арасына мин дә эләктем.
Икенче көнне урыс малайларына әйттек, безнең команда әзер, уй- ' нарга да була, дидек. Теге барысын да белүче малай (ялгышмасам аның фамилиясе Маслов иде бугай) бездән сорый: командагызның исеме бармы, булмаса, кушарга кирәк, ди. Нинди исем? Безнеке менә «Искра» дип атала, сез дә табыгыз, ди. Алай икән диештек без, я, нинди исем кушабыз? Арадан берәвебез кабаланып әйтте: «Ә безнеке
очкын булсын» диде. Рус малае сорый: <Нәрсә ул учкун?» Аңлаттык. Юк, ярамый ди, безнекен алгансыз, ди... Таба алмыйча аптырап бет тек, уебыз һаман ут, ялкын, төтен кебек берүк төрле исемнәр тирәсендә әйләнә дә әйләнә. Ахырда бер зирәкнең башына һич уйламаган исех» килде Әйдәгез, байрак кушабыз!.. Без шунда ук моны эләктереп алдык «Шәп! Кызыл байрак булсын!». Мактана биреп рус малаена да ♦ әйттек, ләкин күпне белүче егет безгә, исем кыска булырга тиеш, диде; с или кызыл, или байрак!.. Шулай итеп, без «Байрак» кына булып н калдык. х
Хәзер инде кайда уйнау мәсьәләсен хәл итәргә кирәк иде Гимназия 5 күршесендә ак чиркәү, аны узгач тигез чирәмлек — барыбыз да шунда g киттек. Баш булып йөрүче малай җитәкчелегендә бер зур гына мәй- и данның чикләрен билгеләдек, аның ике як башына ташлар өйгәләп ♦ «капка» ясадык Аннары җитәкчебез үзе мәйданның нәкъ уртасын бил- s геләде— уен шуннан башланырга тиеш икән. Уенның төп максаты— * каршы якның капкасына туп кертү һәр команда шуңа омтыла — үз * капкасын саклый, каршы якка һөҗүм итә. Уенны дөрес алып бару ы өчен судья булырга тиеш икән әле — ул сыбызгы кычкыртып башлата. = ул туктата, кагыйдәне бозган өчен штраф та «түләтә* (ягъни, каршы < якка тупны типтерә). *
Хуш, егетнең сөйләгәннәрен аңлаган шикелле булдык, инде тизрәк х уйнап карыйсыбыз килә. Ләкин көтелмәгән бер нәрсә килеп чыкты: х футбол уйнар өчен өстә җиңсез күлмәк, кыска ыштан, аякта ботинка- ° лар булырга тиеш, имеш!. Билгеле, андый махсус кием безнең беребездә дә юк иде (сабый чакта төпсез ыштан кигән бар, әмма балаксыз ыштанны күргәнебез дә юк әле). Нишләргә? Шуннан уйлаштык та әйттек: юкны таба алмыйбыз, күлмәкләрне салып ташлыйбыз, ыштан балакларын сызганабыз, и ялан аяк уйныйбыз, дидек. Урыс малайлары ни әйтергә белмәгәндәй безгә бераз карап тордылар да «Чурт с вами, уйнагыз!»—диделәр һәм менә ике көннән соң микән. «Искра» белән «Байрак» арасында чын уен башланды Өйрәтүчебез үзе үк судья да булды. Башта икс капитан шобага тотышты, «Искра»ныкы өскә чыкты — уенны алар башлаячак. Без урта сызыктан арткарак чигендек, «судья» өреп тутырган зур тупны җиргә куйды, сыбызгысын кычкыртты һәм уен башланып та китте һәм бер минут та үтмәгәндер, рус малайлары тупны безнең капкага илтеп тә керттеләр Капкада торучы теге ничек әле үзе, аты коргыры?— голкипер Гыйззетулла селкенергә дә өлгермичә авызын ачып кына калды Хәзер инде без уртадан башладык Уен бик тиз кызып китте, судьяның сыбызгысын ишеткән дә, тыңлаган да юк, тупны кем эләктерсә, шул алга таба куа да куа, калганнар барысы да аның артыннан өерелешеп чабалар гына «Пас» дигән нәрсәне белүче дә юк. киресенчә, безнең малайлар тупны күбрәк үзенә генә эләктерергә тырыша, чөнки аның да куасы, аның да капкага тибәсе килә Безнекеләр арасында бик шәп йөгерүчеләр бар иде, мәсәлән, Таһир белән Шакир, мнн дә ул чакларда бик шәп йөгерә идем Менә шуның аркасында без дә «Искра» капкасына берничә туп керттек. Ләкин уен барыбер «Искра» җиңүе белән бетте һәм ул шулай бетәргә дә тиеш иде, чөнки рус малайларының беренче уйнаулары гына түгел, аннары барысының да аякларында ботинка Ботинкага каршы яланаяк уйнап кара әле снн! Ул көнне без барыбыз да диярлек көчкә-көчкә генә басып, аксый-туксый кайттык Соңрак инде без дә остара төштек, акыллырак уйный башладык, тупны эләктергәч ак-кара күрмичә алга чапмыйбыз, «пас» та бнргәлнбез. шулай иткәч. капкага да тизрәк барып җитәбез Ә ботинкага каршы без чаба талар киеп алдык. Үзе җиңел. ү'зе ипле, ботинкадан куркып тору да юк, тик бер генә кимчелеге бар — тупка катырак типсәң, аяк чабатадан бүселеп килә дә чыга, .хәерсез!. Ләкин апа каршы да әмәлен тап-
тык — киндерәне бәйләгәндә чабата башына да кидереп ала торган булдык Кыскасы, эшләп туздыра алмаган чабаталарны менә шул чакта туздырып бетердек.
.Дәүләкәннең яшел чирәмендә мин ике генә җәй футбол дигән бу гаҗәеп мавыктыргыч уенны уйнап кала алдым Казанга киткәч, билгеле, туп тибеп йөрүләр бик тиз онытылды, яшь кенә башка шунда ук бүтән уй, бүтән кайгылар кереп тулды Дөресен генә әйткәндә, без барыбыз да уен яшеннән тиз чыктык. Бер-ике ел үтүгә минем яшьтәшләрнең күбесе укырга китте, калганнары эшкә керде — алар өчен дә башка чор — тормышка керү чоры башланды. Ә без уйнаган уеннарны безнең арттан килүче малайлар дәвам иттерергә тиешләр иде. Тик мин белмим, нинди уеннарны сайладылар икән алар?.. Уеннар да бит искерә, үзгәрә, онытыла Шартлары да үзгәрә — әйтик, без үскәндәге иркенлекләр юк инде алар. Әмма уен ул бетә торган нәрсә түгел, уен ул — мәңгелек! Мәхәббәт кебек, җыр кебек, тормышның үзе кебек... Уйнаучылар да килә тора, үтә тора, китә тора бу дөньяда!
Зур су буе бала-чага өчен һәрвакытта куркыныч. Дим дә әнә шундый елгалардан — зур су, тирән су. Бигрәк тә немецлар елганы нәкъ Дәүләкән турысында буып, биш катлы таш тегермән салгач, Димнең өске ягы бик тирәнәеп-киңәеп киткән, түбән ягы исә тау шарлавыгы сыман котырып ага торган булып калган. Ә без, Эткол малайлары, барыбыз да елганың өске ягында торабыз. Монда кечкенәләр өчен генә түгел, зурлар өчен дә су керер урын табуы читен — елганың яры стена шикелле тирәнгә төшә дә китә, йөзә белмәсәң, син дә, керү белән таш шикелле, төпкә төшәсең дә китәсең. (Әти-әниләр, Дим ул бала-чаганы үзенә тартып ала дип, юкка гына безне куркытмыйлар иде.) Ләкин, шуңа да карамастан, без көнозын диярлек су буеннан кайтып керми идек. Яшерә алмыйм, бу башбаштаклыгыбыз белән без инәй бичараны күп саргайттык. Тугыз баладан соң күргән «ике бөртек» өчен ул, билгеле инде, кан калтырап тора иде. Еш кына яр башына килеп, кулын маңгаена куеп, зәгыйфь күзләре белән түбәндә чупырдаучы балаларга карап тора, судан менеп килүчеләрдән «күрмәдегезме минекеләрне» дип сорап та карый һәм күп вакытта бер нәрсә белә алмыйча борчылып, сызланып кайтып та китә. Әлбәттә, инәйнең борчылуы бик урынлы булган —мин, мәсәлән, өч тапкыр Дим төбенә чак-чак кына китми, чә калдым. Ләкин уйлый белү дә юк, инәйнең хәленә керү дә юк, урамга чыктык исә малайларга иярәбез дә китәбез. Баштарак, әле кечкенә чагыбызда, өйдән ерак китмичә, Арыслангәрәй тыкрыгыннан гына төшеп, Комач суында җыен бала-чага быкырдана торган идек. Монда тирән түгел, хәтәр чоңгыллар да юк, әмма төбе бик алама — тубыктан батарлык мәте генә. . Баскан саен богыр-богыр өскә эре күбекләр калка. Аз гына чапырдауга су тәмам болгана, дегеттәй карала, коенып чыкканда борын төпләренә «кара мыек»лар утыра Әйтергә кирәк, Комачның төбе буеннан-буена әнә шундый мамыктай калын мәтеле, зурраклар аның бер төшендә дә су керми торганнар иде. Нигә ул алай дисәгез, мин моның сәбәбен соңрак аңладым: Комач буена утырган бөтен йортларның мал абзарлары, бәрәңге бакчалары суга карый, менә шунлыктан бөтен абзар сулары, тирес-туфраклар Комачка агып төшә дә Ничәмә еллар буена ул шулай килгән һәм шулай Комачны пычратып та бетергән. Кыскасы, Димдә су күп, ә коеныр урын аз иде.
Үсә төшкәч без дә, билгеле, Комачта быкырдауны ташладык. Әйбәт урын эзләп ераккарак китә башладык. Иң әйбәт урыннарның бер-
T XaxfUfXJtfroe p.>crur
се ул каршы яктагы Комач белән Димне тоташтырган ерым иде. Озын гына бу ерымның Димгә барып чыккан жире шактый ук тирән, суы да чиста, әмма яры сөзәк, төбе такыр комлык — рәхәтләнеп коена торган урын инде. Ләкин анда барыр өчен нң элек көймә белән аргы якка чыгарга кирәк. Ә көймә сирәк кешедә генә, чылбырын казыкка урап, бикләп куелган, безнең ише малай-шалайга сорасаң дц бирмиләр. (Күрше Борһан абзый үзенең буяулы яхшы көймәсен улларына да алып китәргә рөхсәт итми иде). Шулай да берәрсенең батып яткан ташландык «тагарагын» суыннан бушатып, такта белән ишә-ишә аргы якка чыгып китә торган идек. Аннары инде тугай буйлап, күлмәкләрне өстән сала-сала ерым тамагына чабабыз, һәм барып җитү белән ыштаннарны төшереп кенә җибәрәбез дә чаптыр-чоптыр суга кереп тә китәбез. Монда тәмам күгәреп беткәнче коена торган идек.
Безнең су керергә йөри торган янә берничә урыныбыз бар иде. Шуларның берсе һәм иң кызыктырганы — Димнең буадан түбән җире иде. Әмма буа асты су керер өчен бик хәтәр урын — без энем белән икәү беренче баруыбызда ук шунда харап була да яздык. Бик яшь идек шул әле — энемә тугыз, миңа унбер яшьләр чамасы булгандыр — зуррак малайларга ияреп, алар ни эшләсә, шуны эшләп йөри торган чагыбыз. Ә алар буа астында да су керүдән курыкмыйлар иде.
...Искә төшергәч, хәзер дә әллә нишләп китәм!. Шактый биек буа өстеннән шарламадай ишелеп төшкән су котырып-дулап, ямаң шаулап ага. Монда суга керү түгел, янына бару да куркыныч. Әгәр, әйтик, таза ат керә калса, бу котырган агым аны да мәтәлдереп алып китәчәк Ләкин берничә йөз адым түбәнрәк төшкәч, елганың читләрендә агым беркадәр әкренәя — менә шул төшләрдә инде кыю малайлар батыраеп суга керәләр. Монда комлык, вак ташлык, су бик чиста, хәтта бераз салкынрак та кебек. Тик шулай да бик сак булырга кирәк — эчтәрәк агым ифрат көчле, эләксәң, йомычка урынына ала
Хәер, кем аны уйлап тора?.. Барысы да керәләр, без дә керәбез!., йөзәбез, чумабыз, уйныйбыз, һәм... эчкәрәк керүдән дә сакланабыз. Ләкин барыбер саклану җитмәгән, күрәсең, менә бер вакытны каты агым энемне эләктереп, бөтерә-бөтерә алып та китте. Аны тотыйм дип кенә үрелгән идем, мин дә йомычкадай актым да киттем. Эш харап!.. Алдан бата-калка энем бара, аның артыннан мин... Ләкин таш шикелле төпкә китмибез әле, чөнки көчле агым үзе безне күтәреп, уйнатып кына илтә дә илтә. Тик кайчанга хәтле?.. Ычкынып чыгуны уйлаган да юк... Ә алда, еракта түгел Дим күпере. Яр буеннан кемнәрдер, безгә нидер кычкыра-кычкыра, шул күпергә таба йөгерәләр. Әллә алар- ны ишетеп, әллә үзем белеп, мин дә энемә кычкырдым баганага ябыш, күпер баганасына!.. Башта ул, күпергә җитеп, баганаларның берсенә ябышты, аннары мин, килеп җитеп, икенчесенә тотындым Бу минуттагы хәлебезне мин аңлата алмыйм, тик шуны гына беләм — без җы- ларлык та, сүз әйтерлек тә хәлдә түгел идек... Шул арада яр буйлап йөгерешкән кешеләр, күпергә кереп, безне кул сузып кына баганалардан тартып алдылар. Әнә шулай коткардылар безне. Ләкин моңа бер дә гаҗәпләнмәгез. Башкорт агайларының баганалар өстенә аркылы-торкылы чыбык-чабык салып күп итеп салам түшәп салган күперләре әнә шулай бик тәбәнәк була, тар гына була, бер башыннан җигүле ат керсә, икенче ярдагысы көтеп тора — гомерем буена оныта алмадым мин шул ястык кебек йомшак Дим күперләрен!
Без ннәйгә бу хәлне сөйләмәдек, билгеле. Гомумән, андый куркыныч хәлләрне һәрвакытта яшерә торган идек, чөнки без үзебезнең «ике генә бөртек» булуыбызны аңлый идек инде. Әмма ләкин кемдер соңыннан инәйгә безнең икәүләп агып китүебезне җиткергән. Күрәсең, инәйнең курку-тетрәнүе артык көчле булгандыр инде: безгә сүз әйтергә, безне тиргәргә аның тәкате җитмәде, бары өстебезгә карап җылады гына ул...
Белмим, калган батуларым турында сөйләп тору кирәк микән? Мәсәлән, яна гына туңган, әле сыгылыбрак та торган боз өстендә кызык өчен юри чабып йөргәндә уелып төшеп китүемне (ярый, малайлар озын колга сузып, тартып алдылар) яки Димнен иң киң җиреннән, күлмәк- ыштаннарны башка урап, йөзеп чыкканда хәлдән таеп чак-чак кына батмыйча калуымны — юк, кирәкмәстер ахрысы Зур су буенда тор- * гач, анын ише хәлләр була инде ул. =
Әмма, мәгълүм ки, һәрбер азапның тора-бара бер рәхәте яки яхшы g нәтиҗәсе дә булып куя. Менә без дә, инәнне җылата-җылата булса да, * бата-калка маташа торгач, ниһаять, бик шәп йөзәргә өйрәндек. Хәзер з безгә диңгез тубыктан — Димнен бер төшеннән дә куркып тору юк х Бигрәк тә энем Илдархан бик шәп. бик матур йөзә иде Ул төз буйлы, о киң күкрәкле малай иде, Димнен иң тирән җиреннән дә чумып мәте ф ала торган иде. Аңа кушаматны да малайлар «күкен» дип бирделәр. s Бу — балык исеме. Кечкенә үзе, әмма бик тере — җитез балык. Хәзер- ж ге заман кибетләрендә сатыла торган килька дигән мәшһүр балыкны = белмәгән кеше юктыр инде — Димдәге күкен дә төсе, кыяфәте, зурлы- * гы белән нәкъ менә шул гаять популяр килька төсле үк иде Ихтимал, = алар берүк токымнандыр да әле - исемнәре үк туры килеп тора бит! «
Ничек кенә булмасын, без чынлап та суда күкен шикелле җиңел х генә йөзәргә дә, чумарга да өйрәнеп беткән идек Кайларга гына бар- £ мый идек тә кайларда гына коенмый идек. Җәйләр эссе, көннәр озын, х суга шул хәтле ияләштек ки, мин хәтта бер вакытны су өстеннән атлап • кына китүемне дә хәтерлим Ышанмыйсыз, көләсез?.. Ә мин ышандым, чын-чынлап ышандым! Хәлбуки тип-тнгез су өстеннән җиңел генә ат лап китүем ул, билгеле инде, бары төш кенә булган, әмма шулкадәр ачык, шулкадәр чын төш булган ки, мин аны нрексездән өнем итеп кабул иткәнмен, өнемдә йөрдем дип, шуңа сөенә-сөенә ышанганмын да Малай чакның төшләре дә әнә нинди була икән ул!
Хәер, ни гаҗәп, агымсу белән бәйләнгән төшләр хәзергә кадәр миңа һаман кергәли торалар Төшемдә я берәр елга ярларыннан чыгып ташый башлый, я шәһәр урамнарыннан котырып шаулап су ага, я чик сез зур дәрья уртасыннан капланып китәргә торган кечкенә көймәдә барам, имеш - барысы да әнә шундый хәтәр-куркыныч төшләр Әйткәнемчә. шушы яшемә хәтле кабатлана торган төшләр! Ләкин кайдан бу төшләр, ни өчен алар озак еллар дәвамында һаман кергәли торудан туктамыйлар?.. Бу сәер хәлнең серен мин бераз сизенсәм дә ачык кына белми идем Тик 1979 елны «Юматау» санаториясеидә бер врачның йокы һәм төшләр турында сөйләгән лекциясен тыңлагач кына эшнең сере, ниһаять, ачылган кебек булды Баксаң, кешенең кайчан да булса үүә көчле, тирән кичергән берәр вакыйгасы, гомерлеккә җуелмаслык булып, баш миендә «язылып» кала икән, һәм шушы язылып калган вакыйга, гәрчә онытылып бетә язса да, төрле вариантларда анын төшенә дә кергәли тора икән. Димәк, минем дә төшләремә кергән куркыныч су ташулары әлеге шул малай чакта берничә мәртәбә Днмдә бата язуымның нәтиҗәсе икән ул!. Булыр, врач сүзенә ышанмый мөмкин түгел
Бер тирәдәрәк торучы бер тиңрәк малайлар без шактый идек Күршедә генә Борһан абзыйның Зәкәриясе белән Яхъясы, алар янәшәсендә Арыслангәрәй агайның Таһиры Каршыда гына Габдрахман. аның күршесендә Мөхәммәтгали белән Муллагали, Э алар күршесендә Габ делбарый белән Гомәр, тагын Гыйззәтулла, инде безнең яклап, аз гына түбәнрәк Хәкимҗан белән Шакир Күрәсез, якын күрше-тирәдә генә күпме малай! Инде шуларга энем белән мине дә кушарга кирәк һәм без. шушы малайлар, урамга чыктык исә гел бергә көтүебез белән бергә йөрибез, бергә уйныйбыз Әмма бер төсле генә малайлар түгел идек — һәр җәһәттән без бик нык аерыла торган идек Дәүләкән халкы
бик чуар булган шикелле, без дә бик төрле төрле идек. Безне саф авыл малайлары да дип булмый, шулай ук чын шәһәр малайлары рәтенә дә кермибез. Безнен бер ишеләребез ярлылыкта, бөлгенлектә яшәсә, икен- челәребез тук-таза тормышта яши идек. Шулай ук безнең арада атасыз яки инәсез калган ятимнәр дә бар иде. Менә ни өчен без тәрбия җәһәтеннән һәм характерларыбыз белән бер-беребездән бик нык аерыла идек Мәсәлән, Зәкәрия белән Яхъя көн озын малайлар көтүенә ияреп, бөтен уеннарга да катнашып йөрмиләр иде. Чөнки аталары каты тота. Хәтерлисездер, аларны кечерәк чакларында ишегалларыннан да чыгармыйлар иде. Шулай ук Мөхәммәтгали белән Муллагали дә урам уеннарына аз катнашалар иде. Мөхәммәтгали чатан малай, үзе бик нәү- миз-юаш — күбрәк су буенда ялгыз гына балык тотып йөрергә ярата иде. Ә Муллагалинең бар белгәне атлар, уен аның күзенә дә күренми, бөтен вакытын кеше атлары тирәсендә чуалып уздыра иде. Сафиулла абзыйның Габделбарые да сирәк катнаша ул әдәпле һәм тыйнак, ма-лайларның кайвакытта артык башбаштакланып китүләрен яратмый иде, ахрысы, андый чакта ничек тә читтә торырга тырыша.
Иң хөр — йөгәнсез малайлар Таһир, Габдрахман, Гыйззәтулла, Шакир иде. Алар төркеменә, билгеле, мин энем белән үземне дә кертәм. Без эшсез малайлар идек, безнең бөтен «гамәлебез» урам таптау, бертуктаусыз уйнау, каядыр китеп югалу һәм ачыккач кына өйгә кайтып керү иде. (Дөрес, мин кулыма кызыклырак китап эләксә, урам уеннарын онытып та тора идем.) Малайлар һәр заманда да шул берүк малайлар инде — мәйсезлек тә, шуклык та, ызгыш та, рәнҗеш тә җитәрлек булган Яраган белән ярамаганны еш кына аерып та тормаганбыз. Шулай ук әхлак-әдәп ягыннан да, әйткәнемчә, бер төсле генә булмаганбыз. Менә Габдрахманны гына алыйк — акыллы, сүзгә тапкыр малай, әмма бик хәйләкәр һәм мәкерле!.. Ул бүтәннәрне берәр ямьсез эшкә котырта, ә үзе гел читтә торып кала. Нәтиҗәдә ул яхшы, ә теге начар Шулай оятка кала торганнар иде аның коткысына бирелгән малайлар... Миңа Габдрахман белән күп йөрергә туры килде, аның әнә шул әшәке гадәте, әче теле, мыскыллап көлүе еш кына ачуымны китерсә дә, ни сәбәптер, мин аны ярата идем. Бәлки, бүтәннәрдән аерылып торганга күрәдер?! Әче теле өчен без аны «Черки» дип йөртә идек. Үзенчә сәләтле малай иде ул!..
Габдрахман тик берәүдән көлүдән тыела, берәүне котыртудан саклана — бу Таһир иде. Арыслангәрәй агайның Таһиры турында язган идем инде Бик кыю, көчле һәм... гарьчел малай! Кагылсаң — тукмый да ташлый. Без барыбыз да аңардан курка идек.
Ә менә Шакир, киресенчә, бик тиз коткыга бирелеп китә, шунда ук алдын-артын уйламыйча эшли дә ташлый Аңа тик кызык кына булсын! Шуның белән бергә, ул да бик кыю, гайрәтле һәм сугышырга да бик чос малай иде. Үзеннән шактый олыраклар белән дә бәрелешүдән һич куркып тормый ул — яшь үгез шикелле башын иеп, акны-караны күрмичә ташлана. Бу җәһәттән Шакир белән Таһирны бертигезләр дияргә дә ярый, шуңадыр ахрысы, алар беркайчан да бер-берсенә кагылмадылар Әгәр аларга сугышырга туры килсә, икесенең берсе бет-кән булыр иде дип уйлыйм мин әле хәзер дә.
Шакир көләргә һәм көлдерергә ярата торган бик шук малай иде. Ниндидер балаларча беркатлылык һәм эчкерсез самимилек бар иде аңарда. Кайчагында җитди күренергә тырышса да, сүзе-кыланышы барыбер көлке килеп чыга иде. һич онытасым юк кечкенә бер вакыйганы.
1926 елның җәй башында без Фәтхелислам белән икәү беренче мәртәбә Казаннан Дәүләкәнебезгә кайттык, Фәтхелислам—студент, ә мин китап кибетендә курьер булып эшләүче. (Дәүләкәндә курьерның нәрсә икәнен белмиләр.) Казан хәтле Казаннан кайткач, безнең дәрәҗә зур
һәм игътибар да безгә зур Ул чакларда инде без барыбыз да малайлыктан чыкканбыз, берәүләребез егет булып җиткән, икенчеләребез менә-менә булырга тора
Икенчеме, өченчеме көнне үк без әнә шул бергә уйнап үскән күрше дусларыбыз белән имәнлеккә барырга булдык. Имәнлек тау ягында, тимер юл аша чыгып барырга кирәк... Киттек, тимер юлына да җит- ♦ тек, шул чагында каяндыр каршыбызга Шакир килеп чыкты Без әле с анын белән күрешмәгән идек. Менә ул ашыкмыйча гына яныбызга кил- £ де дә үзенчә җитди-әдәпле генә итеп башта Фәтхелисламга дәште *
— Исәнмесез, Фәтхелислам туташ! S
_ X
Без егылып китә яздык туташ, ха-ха-ха! Белеп дәшәме, әллә бел- 3 мичәме, бу чукынган?!. Әлбәттә, белептер, әмма ник бер уңайсызлану әсәре яки көлү галәмәте чыксын ки анын йөзенә! Гүя бик дөрес һәм ♦ бик урынлы дәшкән ул Казаннардан кайткан студент егеткә! Зурлаган, х янәсе! . Әнә шулай эчләребезне катырган иде, мәрхүм! Мәрхум дим. * чөнки шул ук елнын көзендә, без киткәч инде. Шакирны Смолин дигән х бер пацан мәктәп коридорында атып үтергән. Низаг нәрсәдән чыккан- “ дыр — хода белсен! Җинаятьне тикшереп тору да, үтерүчене хөкем итү х дә булмаган—шау-шусыз гына үткән дә киткән. Шакирның атасы* анын үзеннән алдарак үлгән иде бугай Бергә үскән тиңдәшләрне а. югалтулар әнә шулай бик иртә башланды
Инде яңадан малайчакка чигенсәк, шуны әйтергә кирәктер безнен п бер дә урамнан кермичә көнозын биләмдә югалып йөрүебез атакай белән инәйне бик борчый, хәвефләндерә иде. Билгеле, алар безнең берәр бәлагә таруыбыз өчен генә түгел, эшсезлектән, күп йөрүдән азып тузын китүебез өчен дә куркалар иде. (Аларча әйткәндә, безне төрле «эт- коштан» бик саклыйсылары килә иде.) Әмма нихәтле гепә борчылса лар да. вакыт-вакыт берәр гаебебез өчен ачулары бик килсә дә безгә сукмыйлар иде. Инәйне инде әйткән дә юк. хәтта атакай да кул күтәрми иде. Тик бер генә тапкыр, мин көн буена каядыр югалып торып, кич кырын гына кайтын кергәч, ул, ниһаять, түзмәде бик җилле генә минем яңагыма салып җибәрде. Шуннан башка анын мина бүтән чирткәне дә булмады. Ләкин алар икесе дә безне бик каты үгетли торганнар иде. Каршыларына утыртып, әйбәтләп, аңлатырга тырышып, яхшы сүзләр белән ялвару катып, шелтә катыш, инәй исә җылый җылын да без ике юньсезме үгетлиләр нде. һәм бу кечкенә намусыбызга тии торган үгетләүләр миңа, мәсәлән, бик авыр тәэсир итә иде Еш кына мин эчемнән, ник кыйнамыйлар — кыйнасалар гына нде ичмасам, дип үрсәләнеп тели дә торган идем... Кул җәзасы бит авырттырса да ничектер тиз онытыла, ә менә сүзнең тәэсире, юк. тиз генә онытылмый икән ул... Белмим, ата-ана нәснхәте ул чагында безне күпме генә төзәткәндер, әмма соңыннан, еллар узгач, искә төшергән чакларда, вөҗдан «назы шикелле, җанны борчый, үкендерә һәм уйландыра Әйе, без, кызганычка каршы, ата-ана борчылуын еш кына бнк сонга калып аң лый башлыйбыз. .
Ләкин шулай да бичараларны борчый-борчый безнен күп йөрүебез файдага да булгандыр, ахрысы... Без бозылмадык та. азмадык та (димәк, үгетләүләр бушка китмәгән), әмма инде бөтен Дәүләкән әтрафын айкап йөрүдән дә туктап тормадык Иртә яздан башлап, кара көзгә чаклы!
...Менә берзаман Дим кузгала, Дим ярларыннан чыгып ташый башлый Мәһабәт күренеш! Бер-ике көн тоташтан боз кнтә, боз өстендә печән чүмәләсе, тирес өеме, берәрсенең кара мунчасы китә. Су арта- җәелә торгач, каршыдагы Көрмәнкәй тавына барып җитә Тугайдагы әрәмәлекләрнең нечкә очлары гына күренеп тора Җәен-кышын тар
ярларында бормаланып тын гына аккан елгабыз ташу вакытында әнә шундый мәһабәт — көчле бер дәрьяга әйләнә!
Водокачка янындагы чат кояшка караган яр башы саркып кибә башлагач та без шунда кузна уйнарга тотына идек. Бу — язгы уеннарның беренчесе, шуңа инде тиздән бүтәннәре дә ялганып китәчәк... Водокачка яры үзе дә минем өчен бик истәлекле урын — малай чакта гына түгел, үсеп егет булгач та миңа бу урынны күп таптарга туры килде. Иң элек мин шуны хәтерлим әле — революциягә чаклы монда «ка- талашка» дигән алама гына бер ызба да тора иде. Дәүләкән «төрмәсе»—сукбайларны, хәерчеләрне, вак каракларны шунда китереп япканнар Революциядән соң «каталашка»ны туздырып ташладылар Аннары мондагы яр башы Дим буйларына, аның киң тугайларына карап торыр өчен бердәнбер диярлек иркен-ачык урын да иде. Без инде ак күлмәк, кара чалбар киеп, билне зинар якн тар каеш белән буып йөрүче көяз егетләр булгач, башта вокзалга барып, берәр пассажир поездын озатып җибәргәннән сон, ашыкмыйча гына шушы водокачка ярына килеп, каршыбызда ачылган, еракларга жәелеп киткән тын, якты, гүзәл манзарага сүзсез генә күпмедер вакыт карап тора идек. Мин бу гадәтебезгә хәзер дә гаҗәпләнәм: көн дә диярлек шушы урынга килеп, яр башыннан карап тору безне ничек туйдырып бетермәде икән?.. Күрәсең, туйдырырлык булмаган Днмкәй буйлары, күрәсең, үзенә тартып, бәйләп торган бу сихри манзара! Хәер, без моны шул чакта ук инде аңлый да идек—аерылып китәчәгебезне, әмма мәңге оныта елмаячагыбызны белә идек.
Шулай ук җомга көннәрен егетләр-кызлар Дим өстендә гармун тартып, җырлашып йөрер өчен дә көймәләргә төялеп шушы ярдан кузгалып китә идек һәм әллә кайлардан әйләнеп, тәмам арып, әйтеп биргесез шатлык-канәгатьләнү кичереп, яңадан шушы ук яр читенә көлешә- көлешә кайтып төшә идек. Кайда калды ул чаклар? Кая китеп, таралып, югалып бетте ул егетләр белән кызлар?.. Кайткан вакытларымда япа-ялгыз водокачка ярына барып, Дим өсләренә тик кенә карап торам — сүз катар, искә төшерер өчен янымда көймәдә йөрүчеләрдән берәү дә юк, берәү дә калмаган...
Тукта, сүз малайчак турында иде бит әле... Язгы ташу турында иде.
Назланып, сазлар чиртеп, Уйный-жырлый яз килә. Яз киләГ Ямьләр ягыннан илгә аккош, каз килә...1
Кызганыч, Димгә аккошлар килми иде. Ә кыр казлары бик биектән каңгылдашып уза торганнар иде. Безнең тугай күлләренә кыр үрдәкләре килә, сазлыклырак түмгәкле урыннарга тәкәрлекләр килә — ефәк «мөгезле», нечкә тәпиле бик нәфис кош. Күп иде алар — килүче кошлар!.. һавада, җирдә, суда — тик күрә бел дә ишетә бел!
Ә яз артыннан, шул тынгысыз кошлар белән бергә, безнең өчен дә бик озын җәй киләчәк. Безгә дә күпме «очарга», суларга чумарга, ялан- кырлар таптарга туры киләчәк... Ул заманда спорт-физкультура дигән нәрсәне белгән юк иде. Әмма шушы яшькә хәтле җитүне мин барысыннан элек әнә шул малай чакта кошлар шикелле өзлексез хәрәкәттә булудан күрәм. һәм нинди һавада бит әле?!. Эльбрус түбәсендә яткан кардан да чистарак — исе юк, төсе юк, белми идек без һаваның нәрсә
Т. Ченәкәй шигыреннән
икәнен дә! Саф тирес исен яратыбрак исни идек, чөнки аны тоеп-бе- леп була иде.
Аннары без җәй буена күпме поливитамин ашый торган идек. Жнр ачылганнан алып, беренче кар төшкәнчегә кадәр Ин элек ташу китеп, тугайлар кибә төшкәч тә каршыдагы болынга чыгып, букча тутырып, төче юа җыябыз Юа яшь, йомшак, әчесе юк, без аны болай да ашый- ♦ быз, кайткач ипи белән дә, куаска турап та ашыйбыз Юадан сон куз- с галак чәйнәргә тотынабыз Әчкелтем-сусыл тәмле. Кызганыч, ул ча- £ гында безнен инәйләр ашын пешерә белмәгәннәр (әллә теләмәгәннәр) * Кузгалак артыннан бер-бер артлы төрлё үләннәр китә, исемнәре инде з онытылып та бетә язган, ләкин без аларны ашарга яраганнан-ярама- § гаиыннан бик әйбәт аера белә идек. Ул арада какы, балтырган өлгерә ° Имәнлеккә менеп, шуларны кочак-кочак җыеп кайтабыз Ул да бул- ф мый, тугайдагы әрәмәлектә карлыган (карагат) һәм бөрлегән дә пе- s шеп җитә. Аз гына алданрак җир җиләге дә өлгерә Кайсына барырга, м кайсын җыярга? Әлбәттә, башта җиләккә, чөнки җиләк вакыты нртә- х рәк үтеп китә. Ә карлыган белән бөрлегәнгә сон түгел, куак төбе саен * ишелеп ята, аларны ашый-ашый да авызлар камашып бетә иде Тагын бер бик шәп витамин — бу әлморын (башкортча), ягъни гөлҗимеш! * Ул көзгә таба гына өлгереп җитә, бик озак кызара, ә беренче кырау- х лар өтеп алганнан сок балланып та китә. Хикмәтле җимеш! Без Дим £ өсте туйгач, шуа-шуа аргы якка чыгып, гөлҗимешне куагыннан өзеп $ ашый идек Жыеп бетергесез күп була торган иде. Кадерен белмәгән- <» без Жыеп киптермәгәнбез, әмма гомерлеккә җитәрлек итеп ашап калганбыз
Шушы өч нәрсә —саф һава, өзлексез хәрәкәт һәм табигать җимешләре безне үстерде, саклады, чыныктырды Мнн моны сабый чактан исән калып, хәзер дә әле саф-сәламәт яшәүчеләргә карата әйтәм Әмма монын өчен безгә сабый чакта «сират күперен> кичәргә, ягъни һәр төрле йогышлы авырулардан котылып калырга кирәк булган Хәер, сонрак та безне сагалаган төрле хәтәрләр аз булмады, әмма иң кур- кыиыч-әшәкесе безнең ныгып өлгермәгән малай чагыбызга туры килде.
Менә 1921 елга да кердек. Елның башы — таза кыш. Ап-ак кар, юлдан чыксаң — тездән батарлык, челлә вакытында гадәттәге каты суыклар да булды, февраль март бураннары да котырып узды, әлхаенл, елның кнлеше бер дә хәвефләндерерлек түгел иде кебек Шулайрак саклана минем хәтердә егерме беренче елның кышы
Көтеп алган яз да кичекмичә килеп җитте Вакытында кары да эреде, бозы да китте, ташуы да булып узды, ялан кырлар да яшәрде. Табигатьтә бернинди тайпылыш юк, һәммәсе үз нәүбәтендә елдагыча килеп тора Шулай хәтерлим Халык чәчүгә төште, маллар көтүгә чыкты Тнк шушы вакытта беренче яңгырлар булып узды микән? Мөгаен, булгандыр, булмыйча калмагандыр Чәчү өстендә бит еш кына суытып та җибәрә, салкын яңгыры да килеп җитә, хәтта кайчагында ап ак кар да җирне каплап китә. Бу язын андый карны хәтерләмим, әмма салкыны белән беренче яңгырлары булып узгандыр — һәр нртә язын булмыйча калмый ул.
Ләкин шулай да халыкта елның килешеннән хәвефләнү кайчанрак башланды икән? Әйтүе бик читен, чөнки хәвефләнү алай тиз генә һәм кинәт кенә килми ул Халык сабыр, халык көтә белә Соңгы чәчүләр дә бетте, майда үтеп китте, җәйгә дә кердек Беренче нртә яңгырлардан соң айга якын вакыт узды Май аяз булды диярлек, июнь дә аяз тора.
әгәр шуннан июль дә аязга китсә?.. Халык көтә, сораша чувашлар нәр сә әйтә, төрле елларны исенә төшерә — бу инде чынлап борчыла башлау иде. Эткол урамының әле бер очында, әле икенче очында бала-чага, яшь-җилкенчәкләр куыша-куыша су сибешәләр, узып баручы мөхтәрәм абзыйларның да өстенә берәр чиләк суны тондыралар — ачуланган кеше юк, тик яңгыр гына килсен!.. Ә кайбер авылларда халык, хәзрәтләре белән бергә, тәкбир әйтә-әйтә кырга чыгып, ятимнәргә карга боткасы пешереп, ничәдер рәкәгать намаз укып, ходайдан яңгыр сораганнар, имеш... Шуннан соң, ходаның хикмәте, ботканы ашап бетерүгә, кинәт гарасат купкандай, күкрәп-яшенләп яңгыр килгән ди дә, бөтен дөньяны иңләп, ишеп-ишеп яварга да тотынган, ди.. Хәзрәтләр читек- кәвешләрен салып, ыштан балакларын сызганып, чапаннарын башларына каплап, манма су булып кайтканнар, ди... Әнә шулай ышанып сөйлиләр, сөйлиләр дә, аннары тыналар. Чөнки андый яңгырның якын- тирәдә генә түгел, бөтен өяздә дә булмавы иртәме-соңгы ачыклана торган иде.
Ниһаять, июльгә дә кердек, яртысына да җиттек.. Җәй уртасы, челлә башланды, күк йөзе әллә нинди кургашын төсендә, атналар буенча анда бияләй хәтле генә дә болыт әсәре күренгәне юк. Кояш иртәнге сәгатьтән башлап кыздырырга тотына, көнозын аяусыз яндыра, көйдерә, ә кичен, җирнең канын эчкәндәй, кызарып-бөртенеп, ялкау гына тагын аязга бата. Димәк, иртәгә дә шушындый ук мәрхәмәтсез көн булачак.
Хәзер инде быелгы җәйнең тоташтан корыга китүе һәркемгә ачык иде. Бик хәтәр, бик шомлы!.. Бу инде ачлык килә, ачлык якынлаша дигән сүз. Аның галәмәтләре дә күз алдында: айларга сузылган корылыктан җир кара чуен шикелле яргаланып катты. Үләннәр күптән саргайды, кипте, корыды — көтү йөргән җирләр тузанга әйләнде диярлек... Ач сыерлар көтүдән күзләре тонып, өйдәге азмы-күпме ризыкка йөгерә* йөгерә кайталар. Сарыкларның, авызлары кара туфрак — алар җир кимерәләр. Әмма иң хәтәр-хәвефлесе — бу чәчкән игеннәрнең тәмам харап булуы иде Берсе дә юк — көзге арыш та. язгы бодай да, арпа белән тары да. Сипкән орлыкны да алып булмас, диләр агайлар Мин бик яхшы хәтерлим, бодай, мәсәлән, сирәк кенә чыгып, кашык буе үсәр- үсмәс катып калган иде. Җитмәсә, аның һәрбер ач башагын саранча сырып алган. Бу хәшәрәт шул җәйдә генә каяндыр болыты белән килеп, кырларны тоташ баскан иде. Үзе эре, үзе соры, үзе һичнидән курыкмый — узып барышлый чыбыркы белән суксаң, башак белән бергә сынып төшә, әмма очып китәргә уйламый да.. Аннары шушы кипкән, беткән басуларны да чүп үләңе басып киткән иде. Дәүләкән тирәсендәге күп кенә басуларны аерып та булмый—әллә чәчелгән җир, әллә кысыр яткан кыр?!. Тик кайбер кырларны гына танып була. чәчелгән кадәресе болай чиста гына, ләкин барыбер сирәк, ач башаклы... Кыскасы, ипекәй булмаячак, ачлык һәр йортның капкасы төбенә килгән иде инде.
Бәхетсезлек җитәкләшеп йөри дигән сүз бар Бу бигрәк тә быелгы шикелле афәтле елларга туры килә дә икән. Авылларда әледән-әле янгыннар чыгып торуы шуның бер мисалы. Ут ялап кына алды - якынына барырлык та булмады, дип сөйлиләр, һәм гаҗәп тә түгел. Җитмәсә менә шушы коточкыч эссе корылыкка ияреп, моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән гаять куркыныч бер үләт—ваба (холера) чире безнең Дәүләкәнгә каяндыр килеп керде. Ярый әле артык озакка бармады. шулай да күп кенә йортларга кереп чыгарга өлгерде. Безнең әбекәйне алын китте, күршебез Сәлимҗан агайны, Габдрахманнар әти-се Хәсән абзыйны алып китте. Көн дә мәчет ихатасында җеназа укыйлар, көн дә салмак кына чиркәү сугалар. Әмма гаҗәбе шул — бу үләт ни сәбәптер гел олыларны, карт-корыларны чүпләде, ә менә безнең ише
малайларга тимәде диярлек, һәрхәлдә мин белгәннәрдән берәү дә китмәде
Әнә шулай үтте яки үтеп тә.бара иде бу һич онытылмас фаҗигале хәй! Тарихта үзенең кара урынын алган, халык хәтерендә гомерлеккә сакланып калган «егерме беренче ел ачлыгы»ның башы иде инде бу! Ләкин ачлык үзе ни дәрәҗәдә көчле, каты булачак — ул кадәресен әле * берәү дә белми иде бугай... Ел нинди генә булмасын, җәй бит әле, - яланнардан нидер табып була, азмы-күпме бәрәңгесе, яшелчәсе бар. t сыерлар чәйлек, аш пешерерлек кенә булса да сөт бирә, тавыклар кү- х кәй салгалый, әле чынлап ачыккан кеше дә юк.. Мин моны үзебезнең ? хәлдән дә беләм. Дөрес, безнең бер таяк та чәчкән, утырткан нәрсәбез § юк, ләкин без дүрт кенә тамак, сыерыбыз бар, тавык, үрдәкләребез u бар Билгеле, атакай да тик ятмый Хосуси сәүдә тыелган булса да, « базарлар элеккечә һаман булып тора, анда кулдан гына нидер саталар, 2 алалар Атакай күбрәк менә шунда анысын алып, монысын сатып ди- Z гәндәй хәрәкәт итә.. Хәрәкәттә— бәрәкәт, диләр бит
Быелгы урып-җыю әллә булды, әллә юк — аны күрми дә калдык, ш Элекке еллардагы шикелле арбаларга төялеп уракка китүләр, ындыр х табакларына фурман тутырып көлтә ташулар бөтенләй булмады да < «Игеннәр» урак белән дә, машина белән дә урып алырлык түгел иде * Аны күп урынла кул белән йолкып кына аллылар Кайбер утарларда = косаркы тавышы ишетелгәләде — анда ашлык чалгыга эләгерлек булган * дип сөйләделәр Аларның кырлары бушагач та кайбер хатын кызлар ° капчык алып, шунда башак җыярга йөри башладылар Башак җыю беренче мәртәбә бәлки шул елны башлангандыр да, чөнки элек мондый эшне ишеткән дә, күргән дә юк иде
Бу җәйнең һич көтелмәгән тагын бер хикмәте—ул да булса, шушындый корылыкта алабута котырып үсте. Бер нәрсә юк. бөтенесе ян- ды-көйде, хәтта читән буендагы кычытканнар да, ә ул. хөрмәтле алабута, бөтен ташландык кырларда урман-урман булып утыра! Гүя та бигатьнең адәмнәргә күрсәткән соңгы шәфкате иде бу. һәм адәмнәр аңа шунда ук игътибар иттеләр, тизрәк җыеп алдылар, орлыгын уып киптерделәр, җилгәрделәр... Элек халык мәкале «Алтын көмеш таш булмас, алабута аш булмас»,—дип әйтә торган иде. Хәзер исә шул ук халык моны нәкъ киресенә әйләндерде дә куйды алтын көмеш таш. имеш, алабута аш, нмеш).« Әйе, шушы кара яшькелт, әче бөртек ул елны бик күпләр өчен бердәнбер ризык булды
Чын ачлык әле килеп җитмәгән иде. ул тик көннән көн якынлаша, аңардан котылып булмаячак — инде нишләргә? Ничек итеп алдагы елның икмәгенә чаклы җан асрарга?.. Башак җыеп, алабута киптереп кенә торып булачакмы?.. Бигрәк тә бала-чагасы ишле семьяларның хәле бик мөшкел Нинди котылу чарасы бар Ярый, нидер чәчкән кешеләр бик аз гына булса да бөртек җыеп алдылар, бәрәңге утыртканнарның күпме-азмы бәрәңгесе булыр, аяклы малы барлар, көннәр суыткач малларын суярлар.. Ләкин бит Дәүләкәндә берни чәчмәгән, утырт маган, бер кәҗәсе дә булмаган кешеләр дә аз түгел .
Шундыйларның берсе — тимерче Миннегалн карт Дөрес, аны фәкыйрьләрдән санап булмый, эше күп, алачыгында чүкеч тавышы тынып тормый, димәк, яшәрлек кнлере бар Әле күптән түгел, яр башындагы йортын сатып, безнең каршыдагы урамда яңа йорт та торгызып , керде. Ялгышмасам, сыерлары да бар иде шикелле Ләкин картның гаиләсе зур, бала-чагасы күп иде Өчесе әле бнк яшьләр ачлык алар өчен аеруча куркыныч булачак Хәзер инде тимерчелек эше көннән-көн бетә бара, акча юньләп керми, бернинди запаслары юк. билгеле Миң- негали карт нидер уйларга тиеш иде Аның зур улы Зөфәр белән зуррак кызы Маһирә җәй ахырыннан ук немец басуларына башак җыярга
йөри башладылар. Ләкин бу инде, бичарадан ни чара дигәндәй, бушка әлсерәп йөрү генә иде. (Ач башактан нәрсә чыксын, ходаем?!).
Без элек тә алар белән якын күрше идек, хәзер дә күршеләр дип әйтерлек, һәрвакыт бергә аралашып яшәдек. Ике гаиләнең дә йорт башлары бер-берсен хөрмәт итәләр һәм еш кына үзара киңәшләшә дә торганнар иде. һәм шушы бик хәвефле чакта Миңнегали карт, тәмам аптырауга төшеп, үзе безнең атакай янына килде: «Нишлибез, Нигъмәтҗан, эшләр харап бит!»— диде ул, чал йөгергән кара сакалын учлап.
— Әйе, эшләр шәптән түгел, Миңнегали абзый,— диде атакай да авыр көрсенеп — Ни’күрергә язгандыр инде?!
— Күрәчәгебез — ачык. Тик шуңардан ничек котылырга, ә, күрше?! Шуны әйтсәң иде син миңа!
Алар безнең бакча рәшәткәсе буена чүгйләп, әнә шулай сөйләшеп киттеләр. Мондый чакта күпме генә уйлама-сөйләшм*, дөрес бер карарга килүе бик читен булырга тиеш Чынлап та, юкны кайдан табарга? Шулай да атакай, сөйләшә торгач, ахырда Миңнегали картка әйтте: «Әйдә, булмаса. Себергә таба барып карыйк, анда әле туклык, азмы-күпме азык алып кайтырбыз»,— диде.
Билгеле, минем атакай күп йөргән кеше, Себер ягын да яхшы белә, аңа ерак юлга чыгып китү әллә ни хәтәр эш тә түгел. Әмма Миңнегали картның үз гомерендә Дәүләкәннән беркая да атлап чыкканы юк, хәтта туксан чакрымдагы Уфаны да барып күргәне юк, шул сәбәпле аның өчен Себер хәтле Себергә чыгып китү бик зур тәвәккәллек сорый торган гадәттән тыш бер вакыйга булырга тиеш иде. Ул, әлбәттә, шунда ук ризалык белдермәде, тирән уйга төште, торып-торып авыр сулады, кайтып, карчыгы, балалары белән киңәшеп карарга булды. Ләкин барыбер күпмедер вакыттан соң, башка чарасы калмагач, ниһаять, тәвәккәлләде карт!..
Әйбәт кенә җыендылар, бар кадәренчә ризыкларын алдылар, азыкка дигән кадерле акчаларын ерак яшерделәр, шуның өстенә капчыкларына иске-москы киемнәр дә салдылар. Шулай итеп, ике күрше шәрә көзнең салкын бер көнендә узгынчы товар поездына эләгеп, Себер тарафларына китеп тә бардылар. Ул чакларда йөрүләр әнә шулай иде: кайчан, ничек, нәрсә туры килсә, шуңа утыралар да китәләр. Юлда ни була, исән-сау барып җитәләрме, бәла-казасыз гына кайтып керәләрме — моны алдан белүче юк. Өйдә калучылар, күпме вакыт үтмәсен, сабыр гына көтәргә тиешләр. Без инде моңа өйрәнгәнбез. Ләкин Миңнегали карт семьясы ут эчендә иде бугай.. Гомерендә ӘлшәйIII базарына , да чыкмаган кеше әллә кайдагы Себергә китеп «югалсын» әле!.. Шулай да алар йкеме-өчме атна йөреп, Петропавловскига хәтле җитеп, шуннан исән-сау Дәүләкәнгә кайтып төштеләр. Юл азабын күп күргәннәр, әмма барулары бушка китмәгән — үзләре белән күтәрә алган кадәр ит һәм карындыкка тутырган куй мае алып кайтканнар иде. Әйтәсе дә түгел, атайларның шундый кадерле ризык белән исән-имин кайтып керүләре ике гаилә өчен дә зур бәйрәм булды. Бигрәк тә Миңнегали карт өендә корбан гаетендә дә мондый бәйрәм булмагандыр, шәт! Киң сәке түрендә көрәк сакаллы карт үзе. ике яклап тезелешкән җи,- деме-сигезме уллары һәм кызлары, каршысында карчыгы Сабира җиңги, ә табын уртасында зур шава белән хуш исләр тараткан симез итле. кара чумарлы шундый тәмле тансык аш!— Йә: моның ише сыйны
III Әлшәй Дәүләкәннән 18 чакрымдагы базарлы авыл Станциясе Раевка дип атала Район үзәге Элек Әлшәй базары дүшәмбе, ә Дәүләкән базары сишәмбе көн була торган иде
кайчан күрерләр иде әле алар?* Нигъмәтҗан абзыйга рәхмәт инде — тәки йөртеп кайтарды бит картны!.. Ә карт Себернең туклыгына, нт-мае- нын күплегенә шулкадәр хәйран калган—балаларына сөйләп кенә дә бетерә алмый икән, һәм бу ерактагы туклык аны харап та итә язды. Ул, баксак, Себергә семьясын алып китү нияте белән кайткан икән. Билгеле, семьяда бу турыда сүз күп була. Северней итен-маен авыз ♦ иткән һәм аталарының мактап сәйләнен ишеткән балалар моңа бик е шатланып риза, хет бүген үк чыгып китәргә әзер .торалар Әмма карт- * ның зуррак уллары, алай ашыгып ризалыкларын белдермиләр Бигрәк 2 тә карчыгы борчыла, икеләнә, ана яңарак кына тора башлаган өе з жәл, - итәк тулы балалары белән җылы оядан бер дә чыгып китәсе 2 килми. Карт үзе дә чамалый, ана Себердәме яки кире монда кайтыпмы, 8 яңадан йорт-җир торгызуы җиңел булмаячак Шуларнын барысын да исәпләп, карт, ниһаять, соңгы сүзен әйтә йортын хәзергә сатмаячак, уллары Муллагали белән Зөфәр монда калачак, алар инде үзләре дә тимерчелектә бик әйбәт эшлиләр, иншалла. ат дагалап булса да тамакларына таба алырлар Ә менә бу бер табын бәләкәйләрне коткарырга кирәк. Шуңа күрә ул хәзергә әле карчыгы белән шушы балала- SWH гына алып китәчәк. Анда, әйтик, шул ук Петропавловскнда, аның өнәре белән тамаклары ач булмаячак. Калганы исә алла кулындагы эш. Бу афәтле елны исән-имин үткәреп җибәрә алсалар, я үзләре кайтырлар, я барысы да яңа урында тупланып, шунда калырлар
Әнә шундый мәсьәләне хәл иткәннән соң, алар ашык-пошык җыенып,- балаларны ни бары белән җылы киендереп, төеннәрен һәм капчыкларын күтәреп, ноябрьның җепшек кар явып торган болганчык бер иртәсенде Дәүләкән вокзалына чыгалар Күрше-тирәдән озата төшүчеләр дә шактый гына — тимерче картның бөтен оясы белән диярлек ерак сәфәргә күтәрелеп чыгуы үзенә күрә бер вакыйга!. Ул чакта поездларның кайчан киләсе билгеле түгел (расписание дигән нәрсә дә юк иде шикелле), нинди поездга ничек эләгеп китәсен берәү дә белми, шуңа күрә көн озын сагаларга кирәк Озата төшүчеләр саубуллашып һәм бәхилләшеп берәм-берәм китеп бетәләр Болар сабыр гына көтәләр, көн уза, кич җитә, вокзал эче төенле капчыклы халык белән шыгрым тулы — энә төшәр урын да юк Арган-талчыккан балаларын йоклатып чыгар өчен кире өйләренә кайталар Икенче көнне дә. өченче көнне дә шул ук хәл кабатлана — ничә тапкыр чыгып, ничә тапкыр кайтырга мәҗбүр булалар. Ахырда карт күрә әйе, китеп булырлык түгел икән, соңгарак калган икән фул! Халык купкан, халык ачлыктан кача! Шушы бәләкәй генә Дәүләкән станциясенә дә тирә-як авыллардан ннчәмә йөз халык килеп тыгылган Кайсылары Себергә, кайсылары Ташкент ягына (болары күпчелек). Ә юлларда мәхшәр!.. Сирәк кенә узгалый торган пассажир поездлары тамбурларына хәтле тулып килә, шуңа карамастан халык ташлана, андагы талаш-тартыш. җылау- чинау — якын барырлык та түгел! Күпләр тонзр поездына эләгеп, аның да вагон түбәләренә менеп, ә кайбер ялгыз-кыюлар ике вагон арасына да утырып китәләр. Менә шушы мәхшәрне берничә көн рәттән күзәткәч, Миңнегали карт, ниһаять, кулын селти юк, булмый, ходай җылы өебездән аермасын, ди дә, бала-чагасын ияртеп вокзалдан бөтенләй кайта да китә
Бәлки, бу хәерлегә дә булгандыр. Юллар бик начар, бик куркыныч Коточкыч тыгызлык, пычрак шакшы, тнфнең беткәне юк. Кешеләр вокзал идәннәрендә, вагоннарда үләләр Талау, урлау, бер-берсен югалтулар булып кына тора. Әле шушы кечкенә Дәүләкән станциясендә дә нак караклар башы-күзе тонган халыкның әйберләрен күз алларында урлап китәләр Бездән түбән яр астында торучы Сөбханкул исемле бер кара малай көн саен диярлек вокзалдан караңгы төшкәндә генә берәр капчык яки кәрзин күтәреп кайта торган иде Урлаганын
ӘМИРХАН ЕНИКИ
яшерен тә тормый, киресенчә, мактанып сөйли генә... Әнә шулай Дәу ләкән вокзалында күпме тәүлекләр аунап ятып-ятып та поездларга эләгә алмыйча, әйберләрен урлатып, кире өйләренә яки авылларына кайтып китүчеләр дә аз булмады. Миңнегали карт, ичмасам, андый ка зага дучар булмыйча гына бу «һиҗрәт»тән торып калды.
Без хәзер егерме беренче ел ачлыгы, дип сөйлибез һәм язабыз. Әйе, бу дөрес, әмма чын ачлык үзе егерме икенче елның кышына һәм язына туры килде. Бөтен нәрсәне яндырган-көйдергән коры җәйнең көзе ач- лы-туклы булса да ничектер үтте, ә менә кышка кергәч, ачлыкның шә- рә-сөяк куллары халыкны чынлап торып бугазыннан буып алды дияргә ярый. Хәер, ачлыкны күрмәгән яки күрсә дә җиңел үткәргән кешеләр дә, билгеле, булды Болар элекке елның икмәген ашап бетермәгәннәр (мәсәлән, безнең күрше Арыслангәрәй агай кебекләр), шулай ук хәле җитеп, алдан запас хәстәрләгәннәр... (Ул көзне курма юклыктан мал бик күп суелды. Шул чакта һәркем ничек тә булса күбрәк ит алып калырга тырышты. Безнең атакай да бер чибәр генә тана түшкәсе алып куйган иде.) Әмма иң кирәге, иң заруры, иң кадерлесе шулай да икмәк икән’.. Икмәк белән генә кеше тук, икмәк кенә кешене ач үлемнән саклап кала икән! Ә икмәк юк, ашарга түгел, иснәп карарга да юк... Әгәр кайдадыр, кемдер кулында бодай яки арыш булса, ул инде дөнья-ның иң бай кешесе... һәм андый байлар да бар иде бугай, чөнки бер пот арыш онына ачтан интегүченең таза келәтен яки ярты ызбасын сатып алучылар да булды. Аннары Дәүләкән базарына да чыккалый иде он дигән нәрсә, ләкин дә инде ул онны кесәсе тулы алтыны булган кеше генә алса алалгандыр. Кыскасы, икмәк юк. Шуңа күрә икмәксез елны «ачлык елы» диләр дә. .
Ул елны икмәк урынына йөри торган бердәнбер ризык, әйткәнемчә, алабута булды Алабутаны бөтен халык ашады. Без дә аны кыш буена ашадык. Әмма ләкин алабутаның бары үзеннән генә пешерелгән кап- кара «икмәк» ашар өчен бик әче, бик тәмсез һәм туклыклыгы да аның юк дәрәҗәсендә аз. Өстәвенә үзәкне көйдерә, саруны кайната, эчне дә бозып бетерә. Аңа ни дә булса, мәсәлән, бәрәңге яки тары оны кушарга кирәк —шул чакта гына аны икмәк итеп ашап була. Тик кайдан алырга бәрәңге белән тарыны?
Безгә алабутаның үзен дә, аңа кушарлык тары онында Ташлыкүл- дән Кашшаф җизни китерә торган иде. Ташлыкүл тип-тигез далада утырган бер генә мәчетле кечкенә авыл. Бу авылның җирләре кап-кара туфрак, иген анда һәр елны диярлек уңа, күп кенә ындырларда суга- • рылмыйча кышлаган эскертләр дә тора иде эдек... Быелгы корылыкта да алар бөтенләй ашлыксыз калмаганнардыр, ахрысы.
Кашшаф җизни белән минем атакай, якын баҗалар булу өстенә, бер-берсен бик яраталар, бик хөрмәт итәләр иде. Бигрәк тә Кашшаф җизнинең атакайга хөрмәте зур иде. һәм шушы гаять авыр чакта ул безне онытмады, хәленнән килгәнчә ярдәм итеп торды — билгеле инде атакай да аның алдында бурычлы булып калмагандыр (ул заман кешеләре үзара исәп-хисапны бик гадел йөртергә яраталар иде). Кыскасы. без алабута ашарга мәҗбүр булсак та, хәтәр кышны ачыкмыйча гына уздырып җибәрдек.
Ачлыктан тормыш сүнә, кешеләр сүнә. Мин бик яхшы хәтерлим, мәсәлән, малайлар арасында бергә уйнаулар бетте. Җәй көннәрендә элеккечә көтүебез белән тугайларга чыгып, сулар кереп йөрсәк тә, көзен инде, бигрәк тә кышка кергәч, җыелышып шар сугулар, шаулап чана шуулар тынды, тукталды. Якын-тирәдәге дусларым юньләп урамга да чыкмый башладылар. Аларның инде кайберләрең ачлык әкрен генә буа да башлаган иде. Туграк яшәүчеләр дә өйләреннән чыкмыйлар — куркалармы, ачларны күрәселәре килмиме — аңламассың...
Мин үзем урам аша каршыда гына торган Габдрахманнарга ара- тирә кергәли идем Алар ишле семья, әниләре Бибикамал апа белән жиде җан, ә әтиләре Хәсән абзый холера вакытында үлеп киткән иде. Хәсән абзый — вак сәүдәгәр, кайчандыр җиләк-җимеш белән сату иткән, ишле булсалар да әйбәт, тук торганнар. Хәзер йорт башы үлеп киткәч, алар бик тиз бөлгенлеккә төштеләр һәм бик иртә ачыга да ♦ башладылар. Зур уллары, бик көязләнеп йөрергә яратучы Ибраһим с абый ул чагында кайда булгандыр — хәтерләмим .Анардан кечерәк t Таифә апа китапханәдә эшли лде Калганнары ике кыз, бер малай 2 ваклар, тик Габдрахман гына минем чамада. Менә шул ваклар бары- з сы да ачтан шешенделәр Эчләре күпкән, битләре өрелгән, әллә нинди g ямьсез күксел төскә кергәннәр. Әкрен генә кыймылдыйлар, үзара әкрен и генә сөйләшәләр, күбрәк ятып кына торалар. Ләкин арада иң ачыкканы ф Габдрахман булды шикелле, чөнки ул, унике яшьлек малай, элек тә ашарга комсыз иде, йөргәндә гел ни дә булса чәйни иде, аннары бөтен 2 нәрсәне, мәсәлән, төрле үләннәрне тәмләп карарга ярата — яраса = ашый, ярамаса төкереп ташлый иде. Ә хәзер көннәр буе ач, тәрәзә кар- “ тына баскан,«урамга тик карап тора Ул шешенү генә түгел, әллә ничек картлар сыман булып киткән, авыз тирәсе җыерчыкланган, битенә < бала төкләре бәреп чыккан иде. Мин җиң эченә яшереп кенә ана чуен- * да пешкән берәр бәрәңге яки он кушылган алабута икмәге керткәлә- £ дем Ул шуны, мине озатырга чыккан булып, өй алдында гына ашый ? иде. «Әни биргән генә мина җитми шул», дип һаман зарлана иде. . ° Шулай да Бибикамал апа балалары ачлыкны ничектер кичерделәр, берсе дә үлмәде, барысы да исән калды.
...Себергә ычкына алмыйча калган Миннегалн карт семьясы да ачлыктан бик интекте. Якын торгач, Зөфәрне күргәли идем, беткән егет, сөяккә генә калган, йөзе дә күм-күк - бала төге басып бетергән Ана бит инде 17 яшь, туярлык ашар өчен бер үзенә генә күпме кирәк?! Ничек әле чыдый диген!.. Ә кечёләре Санияләр, Әхтәмнәр? Хәер, ни хәлдә ятканнарын әйтә дә алмыйм яннарына керергә уңайсызлана идем Мнңнегали карт үзе дә бик бетеренде, әмма чүкечен кулыннан төшермәде Алачыкларыннан тимер чүкегән тавыш гел ишетелеп тора иде. Ул бит татарлардан бердәнбер тимерче — ачлык вакытында да аңа эш бетеп тормаган, күрәсең... һәм шушы аларны ач үлемнән коткарды да булса кирәк.
ӘйтКәнемчә, ачлыкның иң рәхимсез Аагы егерме икенче елның кышына һәм яз айларына туры килде. Дәүләкән урамнарында өйдән- өйгә керен, хәер сорашып йөрүчеләр бик күбәйде Болар барысы да диярлек тирә-як авыллардан килгән ачлар, һәм иң гаҗәбе - нәкъ менә авылларда ачлык отыры каты булды. Ә Дәүләкән тимер юлы буенда бөтен әтрафның ашлыгы бирегә агылып килә иде, байлары да күп иде заманында, ат аунаган җирдә төк кала дигәннәр — менә шушы өмит ул бичараларны куып китергән дә булса кирәк. Әмма ләкин Дәүләкән үзе ач, үзе бер кабым сыныкка тилмереп утыра, инде азыклырак кешеләр бар икән, аларның капкалары көне-төне биктә, һәм шул капкаларга сугылып, көчкә генә сөйрәлеп йөргән хәер өстәүчеләр ахырда урамда ук егылып үлә торганнар иде. Әгәр дә берәрсенси ишегалдында егылып үлә калса, аның гәүдәсен дә урамга чыгарып ташлыйлар иде Моны гаеп итүче дә юк иде шикелле, чөнки урамда яткан үлекләрне махсус тәгаенләнгән кешеләр җыеп алып, каядыр илтеп күмәләр иде
Бу ачлыкның бөтен хикмәтләрен сөйләп бетерерлек түгел Мин әле бер Дәүләкән хәлләре турында, аның да үзем күргән һәм истә калганнарын гына сөйлим Ә бит коточкыч ачлык бөтен Рәсәйне Уралга чак лы «биләп» алган иде Мондый зур территориядәге ачлык төрле җирдә төрлечәрәк булгандыр, билгеле, әмма иң авыры-катысы Идел белән Урал арасына туры килгән иде бугай., һәм шушы регион эчендә дә
төрлечәрәк үткәндер инде ул фаҗига... Безнең Дәүләкәнгә килгән w исә, әйтергә кирәк, аНын үзендә дә һәм әйләнә-тирәсендә дә ачлык бик көчле булды. Бик күп халык читкә качты, йортында калганнар исә ачтан кипте, корыды, бик күбесе бер сыныкка тилмереп үлде дә.. Адәм баласы ипләр генә ашамады ул кышны!.. Урамнарда этләр, мәчеләр калмады, хәтта балалар югалу турында да сүзләр чыккалады. Монысына никтер ышанасы килмәде, ахрысы, күңел кабул итмәгәндер, аннары каяндыр читтән, ерактан килгән сүзләр иде алар. . Әмма Дәүлә- кәннең үзендә булган икенче бер нәрсәне мин һич тә оныта алмыйм — бик нык уелып, утырып калды ул минем хәтердә!.. Бу «самосуд» дигән нәрсә. Мнн моны үз күзләрем белән күрдем. Ул елны, билгеле инде, урлаулар күбәйде, кеше келәтенә төшү, абзардан сарыгын яки кәҗәсен урлап сую, ә базар көннәрендә агайларның йөкләреннән берәр нәрсә чәлдереп китү гадәти бер эшкә әйләнде. Менә шуның өчен урлаучыга бер генә хөкем — самосуд! Эләккән каракны милициягә биреп тору юк, базар халкы тоталар да гөр килеп вата башлыйлар. (Милиция ул чакта бик аз булды микән — нишләптер күренми дә иде.) Бу бик кансыз кыйнау, ерткычларча кыйнау.. Ничек башлана ул?.. Әкрен генә чайкалган базар мәйданында менә бер заман, кинәт көчле өермә купкандай, халык шау-гөр килеп бөтерелә башлый. Кемнедер тотканнар!.. Барысы да шунда таба йөгерә, урлаганын күрсә-күрмәсә дә «каракжа ташлана, кулына ни эләксә шуның белән ватарга тотына. Эләккән кеше уртада бөтерелә, әйләнә-тулгана, башын-битен сакларга тырыша, баштарак «Ай-ай, нишлисез, агайлар? Туктагызчы, агайлар!»—дип кычкырып та карый, аннары бераздан тавышы өзелә-тына, бары дөп тә дөп суккан тавышлар гына ишетелеп тора.
Бер вакытны минем алдымда Иске Көрмәнкәйнен Хәйдәр исемле егетен шулай эләктереп алып, кыйный башладылар. Ул озын, таза егет иде. кемнәрнедер селтәп тә ыргытты, ләкин базар уртасында, котырган 'халыктан ычкынып буламы соң?! Урлаганмы, нәрсә урлаган — күргән- белгән кеше юк, ә кыйнаучылар инде Хәйдәрне этләр өере шикелле урап та алдылар. Менә, мәсәлән, чабата-чыпталар сатып торучы яшел Иб- рай дигән кеше тавыш купканны ишетү белән, чанасыннан озын күсәк суырып алды да, изге бер эшкә ашыккандай, тизрәк шунда таба чапты Ул инде шул күсәге белән «карак»ны бер-нке тапкыр тондырмыйча әйләнеп килмәячәк.
Мондый кыйналудан бик сирәк кеше исән кала, күп вакытта үлек гәүдәсен ташлыйлар да китәләр. Җавап бирүче юк, җавап бирүчене табып та булмый, чөнки бу самосуд — бөтен базар аңа катнашкан. Ләкин Хәйдәр ниндидер могҗиза аркасында исән калган иде. Соңыннан • әле ул Көрмәнкәйдән безнең спектакльләргә дә килеп йөрде. Ярата иде егет «уен» карарга. Ә менә Дәүләкәннең үз егете Нәгыйм белән «эшне» тиз бетерделәр. Аны, бичараны, базар мәйданына якын гына бер йортның ишегалдыннан котырган халык вата-вата алып чыктылар. Имеш, шул ишегалдында урлап суелган кәҗәнең тиресе табылган... Нәгыйм утлы табада биегәндәй зыр-зыр бөтерелә, үзе ачы тавыш белән: «Юк, минем гаебем юк, агайлар!»— дип үкерә... Шул чакта кемдер артыннан йөгереп килде дә моның башына таза күсәк белән берне кундырды Егетнең өстенә, әйтерсең, бер чиләк канны коеп җибәрделәр — бөтен алды-арты буйлап, шабырдап акты да китте. «Аһ!» — дип кенә өлгерде Нәгыйм, һәм шунда ук башын учлап җиргә дә чүкте...
Мондый самосуд күренешләре мине әллә ничек миңгерәүләтә, өнсез итә иде. Ә хәзер адәм баласының ерткычлыгына алай ук исем китми. Ерткычлыкның җир йөзендә ходай бирмеш бер генә көн дә бетеп торганы юк. Менә алтмыш ел буена җир шарында аның мисалларын мин күреп, күрмәсәм — ишетеп киләм. Әмма ләкин дә кешенең үзе кебек кешегә, бигрәк тә химаясыз җан ияләренә күрсәткән ерткычлы
гына мин бер вакытта да ияләшә алмадым, алмыйм һәм алмаячакмын!. Табигатем башка минем
Хуш, тагын ниләр минем хәтердә саклана? Алтмыш елдан соң искә төшерүләре бик читен, бик күбесе, әлбәттә, онытылган Бары тирән эз калдырганы гына сакланган һәм әнә шундый тирән, әмма яхшы эз калдырган тагын бер вакыйганы беләм мин. Ул да булса Совет дәүләтенең ачларга ярдәме! Әгәр бу ярдәм килеп җитмәсә, ачлыкның корбаннары, һичшиксез, т£гы да күбрәк булачак нде.
Ин элек шуны әйтергә кирәк, бик авыр — фаҗигале ел булуга карамастан, мәктәпләрдә укулар бетеп тормады — ач балаларның килә алган кадәресен ач укытучылар һаман әкрен генә укыта бирделәр. Егерме беренче елның көзендә безне тагын икенче урынга — русларның элеккеге «городское начальное училище» дигән асты таш, өсте агач зур бинасына күчерделәр. Укуларыбыз хәзер иркен, якты классларда бара, укытучыларыбыз да берәү генә түгел — төрле фәннәрдән берничә. Хәзер инде бик куанып, рәхәтләнеп укыйсы да бит, тик менә каһәр суккан ачлык Белмим, укуларны без язга чаклы суза алган булыр идек микән, әмма мен шөкер!— кыш уртасыннан безне мәктәптә бер тапкыр ашату башланды Кайдан килде бу изге ярдәм? Дәүләкәндә 1918 елда ук оештырылган потребкооперация җәмгыяте бар нде Менә шул кооперациянең зур таш магазинында ниндидер «Ар» дигән оешма исеменнән ачларга азык бирә башладылар. Кемнәргә нинди азык һәм күпме биргәннәрен хәзер инде әйтә алмыйм, ләкин мәктәп балалары өчен шуның кухнясында пешерелгән ап-ак икмәк, дөге боткасы һәм бик тәмле какао биреп җибәрәләр нде. Көн саен берәр укытучыбыз өч-дүрт малайны ияртеп әлеге таш магазинга бара нде дә безгә дигән икмәкне чиста капчыкка, ә ботка белән какаоны капкачлы савытларга салып, чана белән тартып алыц кайта нде Шуннан соң түземсезлек белән көтеп торган шул гаять тансык ризыкларны безгә бик тигез генә итеп бүлеп бирәләр. Безнең хәзер букчаларыбызда кашык-савытларыбыз бар— менә шуна салдырып алабыз да, бер бөртеген дә әрәм итмичә ашап, ялап куябыз.
Бу көненә бер ашау... Бәлки, ул ашау безнең кече телебезгә дә йо- гар-йокмас кына булгандыр, әмма ашау аркасында бнк күпләр ач үлемнән котылып калды
Икс елдан соң Ленин вафат булгач, балалар теленә ничектер үзен- нән-үзе «Ленин бабай» дигән сүз кереп китте. «Ленин бабайга» багышлап шул чакта күпме шигырь язылмады, күпме җыр чыгарылмады’! Ачлык фаҗигасе әле онытылып бетмәгән иде. аны кичергән балалар да һаман әле шул ук балалар нде. Миңа калса, «Ленин бабай» дип бнк якын, үз итеп дәшүдә әнә шул балаларның да бөек юлбашчыга эчкерсез тирән рәхмәтләре, һичшиксез, ишетелә нде.
Егерме беренче ел ачлыгы, табигый буларак, безнең әдәбиятта да чагылмыйча калмады Әмма аның иң фаҗигале, иң ачык-шәрә күренешләре Галимҗан Ибраһнмовның «Адәмнәр» исемле әсәрендә тасвир ителгән иде. Әнә шул артык «натуральный», apTjJK берьяклы булуы өчен ул әсәр үз вакытында каты гына тәнкыйтькә дә юлыкты.
Ахыры бар