ШИГЫРЬЛӘР
Мәкерле миналар Саперлар Бөек Ватан сугышы чорыннан калган дошман миналарын табып, шәһар ' читенә чыгарып шартлаттылар. * ...Сугыш ул, бетсә дә, Калдырган миналар, Юлыгыр дип көтә Син аңар, мин аңар... (Галета хабәрсниәи.) Зәһәре эчендә Күгәреп беткән ул. Ниһаять, тиеш дип Оныгы атларга — Фронтовик тәнендә Яшәгән ярчыктай, Ята ул җиремдә — Туфракта, балчыкта. Ята ул бүртенеп, Ачудан шартларга! Җиңүгә салютлар Ничә ел яңгырый, Тутыкса, черсә дә Әкерен-әкерен, Әзер ул һәрвакыт Чәчәргә мәкерен. Сугышның үткәне һаман да җан-сорый... Әле дә гөрселдәп, Йөрисең, белмисең Кай төшкә посканын, Бездәге тормышка, Бәхеткә дошман ул. Тетрәнә һавалар — Саперлар җиремнән Үлемне алалар... Сугыш ул илемнән Бөтенләй китмәгән. Бабамны өзгәләп Ташларга чамалап, Кырык ел буена Яткан ул сагалап. Кемнәрдер өчен ул Тынмаган, бетмәгән. Ә инде яңасы Аннары әткәйнең Килгәнен көткән ул, Сәгатьле минадай, Яный һәр минутта Сиңа да, миңа да...'
Шугалакта Уңга-сулга, Алпан-тилпән, Чайкалам да Авып китэм — Өйрәнүләр Авыр икән... Кызлар да бит Үртәп китә, Чәнечке сүз Төртеп китә: — Фигуралы Шуа бик тә!
Җил сурәте
Мин ясыймын, Син күрәсең, Менә нинди ҖИЛ сурәте:
Ак каеннар Бөгелүе, Сары яфрак Сибелүе.
Ал алмалар Коелуы,
Күк болытлар Куеруы.
Башын игән
Җикәннәр ул, Киерелгән Җилкәннәр ул.
Җилдән җитез Очкан җайдак — Кулындагы Кызыл байрак!
Сабантуйда җиңелгән малай
Җиңү телиләр дус-ишләр, Тирә-күршегә чаклы;
Дәрт биреп тора тавышлар — Танышлар аның яклы.
Әмма көрәш-көрәш инде, Җиңгәннәр өскә чыга, Көчленеке замана дип Әйткән дөрескә чыга.
...Мәйданга беренче керде, Беренче бирешүе. Горур атлап чыгып килә, Сизелми килешүе.
Җиңелү гарьлеген бүген Егетләрчә җиңәчәк Аһ итәр әле сабантуй. Котлар аны киләчәк!
Тырнаклы белән канатлы
Ярсып-ярсып сикерә — Усаллана тырнаклы. Тырнаклыдан көлгән күк Очып китә канатлы.
пБулыш миңа!» — дигәндәй, Песи йөри янымда Юк инде, дим, ялынма.
Мин — канатлы ягында!
Җилкенеп чыкты уртага, Үзе дә белми нидән — Ахры, мәйданга ашкыну Җитмеш бабадан килгән.
Карыйлар җиде яшьлеккә Көрәшче итеп зурлап, Алды ул ипләп сөлгене. Бик оста гына урап.
Уйламый кем алдында да һич артка чигәрмен дип, Ышанып, көч тоеп чыккан, Әлбәттә җиңәрмен дип.
Аңа каршы баскан малай Озынрак шул бер башка, Үзең ега алмасаң да. Тырыш син егылмаска.
Песи күбәләк куа. Бераз уйнамак була, Аннары тотмак була, Кабып ук йотмак була....
Күбәләк тә ичмаса. Уйный инде, уйнаса — Тотам, дигәндә оча, Йотам, дигәндә кача!
Кыш чәчәкләре
— Бигрәк бай икән Кышның хыялы, Күр тәрәзләргә Ясап куйганны: Үләннәр анда Төрле дән-төрле, Чәчәкләр анда Серледән-серле!
— Ел да күрәм мин Кыш чәчәкләрен, Беләм исенә Төшәчәкләрен: Үзе өшеткән Чәчәкләр җаны — Үкенеп искә Ала шуларны...
Күлгә форточка ачам...
Бозның калын катламы Кышкы күлне каплады. Салкыннардан томалап, Балыкларны саклады.
Балык сулый су белән, Аңа һава — су, беләм. Кысыладыр тыннары, Өстән боз кысу белән...
Балта-көрәк алам да Бер көнне чыгып басам,
Суласынчы ичмасам — Күлгә «форточка» ачам.
Бер малай күреп тора, «Тиле!» — дип көлеп тора:
— Син тырышканны инде Балык бик белеп тора!
Малай үзе сизенә:
Исем китми сүзенә, Күлем иркен сулагач, Рәхәт минем үземә!
Югыйсә...
Урман кисүчеләр — Урлап кисүчеләр Урман кисә, Урман гына кисә
Югыйсә —
Урман белән бергә
Күләгәне кисә, Күләгәләр төшкән Күлләрне кисә. Шул күлләр киңәйткән
Карандаш төпчегенең ак кәгазь белән хушлашуы
Күңелләрне
Тоташтырып Сүзләр суздым — Ак кәгазем, Якты җирем — һай, тиз уздым.
Юлларымны ' Мин йөрәгем Белән сыздым, Авыр чакта Сер бирмәдем — Эчтән сыздым.
Сулышны кисә, Сулыш терелткән Гөлләрне кисә, Гөлләр туасы Көннәрне кисә. Урман кисүчеләр Урман кисә, Урман гына кисә Югыйсә!..
Кай арада Йөгерде дә Гомер үтте, Үзәгемдә Язар өчен Күмер бетте... Үкенечем Кала минем Бу дөньяда — Ак кәгазьләр Нинди серле, Нинди яңа!
Үпкәләдем... Әти орышканда Әни якламады, Чәчтән сыйпамады, Кочакламады... Үпкәләдем! Дәү әти дә инде Шул малаен тыйса. Каты гына юкса Бер әйтеп куйса... Үпкәләдем! Дәү әни дә күрми, Читкә карый, имеш. Минем күзләр юеш, Торам шул килеш... Үпкәләдем! Әтигә дә кыен Булыр иде алай... Үзем дә бит шулай Мин кире малай... Үпкәләдем!
Арган таяк
«Хәлем юк»,— дисә дә бабай Авыр таяк күтәргән!
«Күтәрешеп барыйммы?» дим, Телим ярдәм итәргә:
«Кул таягың биреп торсаң,
Мин җаен табар идем, Сине дә утыртып, бабай. Атланып чабар идем!»
Килешмәде:
«Аргандыр ул —
Шактый җирләр үттек, ди.
Өчебезгә дә җай булыр, Автобусны кетик»,—