Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖӘЛИЛЧЕЛӘР


• Безнең илебездә халык файдасына булган бер омтылыш та үлми, югалмый,
илтифатсыз һәм хөрмәтсез калмый...» Күренекле рус совет шагыйре М. Луконин күп милләтле
поэзиянең данлы бер вәкиле М. Җәлилнең үлемсез каһарманлыгы турында әнә шундый тирән
мәгънәле сүзләр язып калдырды.
Чыннан да батырлык онытылмый, һәм ул күпләрне иҗатка да рухландыра. Әйтик, сынлы
сәнгать осталары Җәлил батырлыгына һәм аның ялкынлы поэзиясенә багышланган уннарча
тематик картина, скульптура портретлары, серия- ләп-серияләп графика әсәрләре иҗат иттеләр.
Шулар арасыннан X. Якуповның • Хокем алдыннан» исемле картинасы, Б. Урманченың
мәрмәрдән, В. Маликовның чүкелгән тимердән эшләнгән портрет-бюстлары патриот шагыйрь
образын калку гәүдәләндерүләре ягыннан аерылып торалар, һәм алар хаклы рәвештә сәнгать
сөючеләрнең зур мәхәббәтен казандылар.
Әлеге тематика буенча җитмешенче елларда иҗат ителгән әсәрләрдә образның эчке
куәтен бөтен катлаУлылыгында ачуга күбрәк игътибар бирү сиземләнә. Шушы юнәлештәге
эзләнүләр барышында рәссамнарыбыз монументаль-де- коратив сәнгать белән графика
мөмкинлекләреннән шактый оста файдаланалар. Жанрларның органик төстә кушылуы исә
гаять үзенчәлекле әсәрләр тууга китерә. Мәсәлән, Искәндәр Рафнковның «Җәлилчеләр»
картинасында (1975) мондый эзләнүләр аеруча ачык күренә.
Җәлилчеләр... Богауланган куллары белән бер-берсен кочаклап һәм шул рәвешле тыгыз
түгәрәк хасил итеп, алар беравыздан шундый сүзләрне кабатлыйлар шикелле: «Бирмә билеңне,
бирмә илеңне!-» Теләсә нинди авыр сынауларда да өстен булып калучы туганлык һәм
бердәмлек безнең халыкта әнә шулай түгәрәкләнеп басу белән дә белдерелә. Композициянең
мондый нигезгә корылуы исә әсәрнең тормышчанлыгын бермә-бер арттыра.
• Җәлилчеләр» картинасы өстендә рәссам шактый еллар эшли һәм, ниһаять, соңгы
вариантта табылган композицион башлангычны көчәйтүгә ирешә. Вакыйганың урынын һәм
геройларның төс-башын сурәтләүдә натуралистик детальләрдән мөмкин кадәр качып (бары тик
Муса йөзе генә портрет төгәллегендә бирел гән), автор үзенең игътибарын Батырлыкны зуррак
планда күрсәтүгә күбрәк юнәлдергән. Картина ирекле кул хәрәкәтләре, эскиз алымы белән
ясалган. Тоташ һәм шулай ук «сынык» сызыклар белән сурәтләнгән иңбаш чыгынтылары, үзара
«бәйләнешеп» беткән куллар, кырыс йөзләр... Башкисәрләр алдына алар менә шундый
какшамас монолитка әверелеп басканнар. Әлеге фигураның кие ренке пластикасы, соргылт-
карасу төсләр гаммасы һәм урыны-урыны белән кандай саркып чыккан кызыллык... Кыскасы,
бөтенесе дә җәлилчеләрнең бетмәс-төкәнмәс эчке куәткә, коммунистик рух ныклыгына ия
булуларын искәртәләр.