Логотип Казан Утлары
Хикәя

КӨЗНЕҢ СОҢГЫ ТӨНЕ

олдат, туган авылына кайткач, ин әүвәл югары очтагы сөйгән кызынып өй каршыннан үтеп китә. Кайтуы турында хәбәр тизрәк таралсын дип, ике урам чатындагы бердәнбер кибеткә дә килеп керә. Кибет ишеге төбендә: мин сине таныйм бит, дигәндәй. каравылчы Сираҗи абзыйның кәҗә хәтле эте өреп кала. Көндез һәркемнен дусты да ул, төнлә генә менә туганнарын да танымаганга сабыша, берәүне дә кибеткә якын китерми. Сираҗи абзыйны бу эткә исеме белән дәшми диләр,— башкалар отып калмасын, янәсе. Юкса, исемен бик матур итеп әйтсән, эт халкы дошманына да койрык болгый, имеш
җыйнак һәм тыйнак хатында: иртән өябез, көндез Солдат үзенен .
төзәбез, кич йөгерәбез, төнлә сакта торабыз дисә, һич икеләнмәгез — улыгыз стройбатка эләккән Чик буенда хезмәт итүчеләр, туган авылларын сагынсалар, көтмәгәндә генә берәр батырлык эшләп күрсәтәләр дә ун көнлек ял алалар. Ә стройбатта хезмәт итүче егетләр авылны сагынса, кайтып күрергә теләсә, икеләтә күбрәк өяргә, тизрәк төзәргә, җитезрәк йөгерергә, сакта уяурак торырга тиеш була.
Салих та авылын бик сагынып кайтып килә Солдат кеше ин әүвәл туган авылын, икенче булып әнисен, аннан әтисен, дүртенчедән әби бабасын сагынырга тиеш, йоласы кушканча инде. Тик, сер итеп кенә әйтсәк, солдатка ин кадерле нәрсә әнисе, аннан туган авылы, аннан кала сөйгән кызы, шушы тәртипчә әтисе, әбн-бабасы һ. б. Салих авылга кайту белән сөйгән кызынын өй турына килгән икән, монысын инде һәркем үзенчә аңласын
Бер ел гына түгел, гомер буе югалып торган диярсең, капкадан керүгә. үзгәрешләр көтеп, күз карашы белән кая барып бәрелергә белмәде Салих. Бар да нскечә Капкалар чүгеп, ишегалды бераз тарайган сыман, чуар тана бозау ияртеп йөргән була, алмагачлар иңгә киңәйгән. миләшләр буйга күтәрелгән, ботакларында шул ук, узган елгы чыпчыклар — берән-сәрән очып төшкән соңгы яфракларны кызганып утыралар
Самавыр каршысындагы рамда элек ике солдат рәсеме иде, хәзер бабакае белән әтисе янына Салихның фотосын да куйганнар
— Салих, улым, кайтып җиттеңме? дип. әни кеше үзенен «сабы ен> кочаклап алды (Маңгаенда җыерчыклар арткан бугай ) — Хәзер Армиягә кайтмаска дип китү юк,— дия-дия әтисе белән дә кул кысыштылар.
— Урыныңа ышанычлы кеше калдырдыңмы, Салихҗан? Син анда чакта тынычлап йоклый идем!— Бабакай «бәләкәченең» чәченнән сыйпады.
Самавыр янында: әйе, юк, белмим, соңыннан сөйләрмен әле, днп утыра торгач, ун көнлек ял тагын ике сәгатькә кимеде. Салих нәрсәдер исенә төшеп, кинәт кенә «смирно!» басты. Әнисе нидер сизенеп:
— Ашыкма инде улым, кояш та баемаган бит әле,— дигәч, Салих:
— Урамда баетам мин аны,— дип, ашыгып чыгып та китте.
Көннәр суынып, әрәмәлек, җәйләү-болыннарга кар сарылгач, авылда җыелып күңел ачу урыны бер җирдә генә кала — ул да булса, ике бураны кушып салган агач клуб. Кысан дигән кеше юк, яше тулып өйләнешүчеләрдән урын бушый, аларга алмашка мәктәпне тәмамлаучылар өстәлә тора. Гел шулай...
Көзнең кышка отчет биргән чагы. Пыр тузынып йөргән кар бөртекләре кичке салкында түбәләргә, бүрәнә өсләренә, агач кәүсәләренә куналар. Көзнең соңгы киче шәме янып беткән бүлмә эчедәй караңгыланды. Рәсем-мазарда күрсәләр, көзге төн диярләр иде моны.
Уң кулың сул кулыңны габалмаслык, караңгы төшсә дә, Салих Дилбәрне эзләп тапты әле.
— Бер ел буе үпкәләшеп йөргән кеше төсле булдык, күрешеп сөйләшә алмагач...— дип башлады сүзне Салих.
— Хат языштык ич.
— Хат нәрсә ул? Тукта, мин әйтәм, Дилбәрем көтә белә микән, кайтып белим әле.
— Белдеңме инде?
— Белерсең сине. Армиягә хәтле дә борын чөеп йөрдең.
— Үзең ич, өйләнергә'йөрдең дә курыктың. Башта хезмәт итеп бетер, мин беркая да качмам. Карале, Салих, ул стройбат дигәнең берәр төзелеш конторасымы соң?
— Хәрби сер!
— Абау. Мылтык тотарга өйрәтәләрме хет? Әллә кулыгыз кирпечтән бушамыймы?
— Өлгерәбез, тегесенә дә, монысына да.
— Авырмы?
— Бер өйрәнгәч әллә ни түгел. Ике ел үтә дә китә ул. Менә безнең бабай патшага егерме биш ел хезмәт иткән әле.
— Шул тазалыгы белән йөз дә ун яшькә җитә алды да инде.
— Мин башкасын әйтергә теләгәннем, бабайны әбиебез егерме биш ел көткән дип... Әни әтине биш ел көтеп торган, нинди еллар диген әле!. Ә менә мине нибары ике генә ел көтәсе.
— Кирәксә, артыграгын да көтәрбез анысы, исән-сау кайт кына.
Шушы сүзләрдән соң ничек инде таң атканчы йөрмәскә?!.
Дөрес, таңны каршылау дигән сүз ул җәйдән калган нәрсә. Көз көне шәфәкъ белән таң арасы эш көне кадәр. Тик бүгенге очрашуның вакытта гаме юк.
Көзге төннең миче ягылмаган, бер урында гына басып торсаң, Дилбәрне туңдыруың бар.
Авыл чите иркен лә ул, теләсәң күпме гашыйкны да сыйдыра. Көзнең уңышы амбарларга күчеп бетте «Кавышырбыз» дигән вәгъдәләрнең үтәлер чагы. Парлар-ярлар бер-берсенә чытырдап ябышкан, тыкрык саен алар, өянке күләгәсеннән дә килеп чыгалар, инеш ярында да чүкердәшәләр. Егетләр — ярсу, кызлар — иләс-миләс.
— Я. нихәл яшәп ятасың, мин югында бик күңелсез булмадымы?— диде Салих, сүз уңае гына Дилбәрне шинеленең сул канатына төреп.
— Бик күңелле яшибез. Ишетмисеңмени?! Тыңлап кара...
Чынлап та авыл урамы тынычлыгын жуйган, әле бер. әле икенче яктан җыр ишетелә, кушымта рәвешендә генә хәтәррәк сүзләр дә өстәлә.
— Әллә көн саен шулаймы?
— Бүген колхоз акча өләште, получка. Ышанасынмы, юкмы, кассир. «Бүген колхозчылар унике мең сум акча алдылар»,— дип әйтә ди, кичкә инде кибетебездә байтак аракы сатылган
— Мин киткән арада бөтен авыл эчүгә сабышмагандыр ич?
— Туйлар вакыты Быел кияүгә чыкмаган кыз калмый да бугай инде.
— Син дә китеп барма тагын.
— Кеше ярлары кемгә кирәк?!.
— Дилбәр, кайнар кеше син, баскан жиреңдә кар эри.
— һи, жүнләп яумаган карың белән.
— Язачак, бүген көзнең соңгы төне, аннан кыш башлана. Язы да ф житәр, жәе дә үтәр, бөтенләй кайтыр чагым да житәр
йолдызларны болыт йотты, күк йөзе ябык, баш очында гына кар- о лы-буранлы кыш эленеп тора сыман Җилләр ашыгып-ашыгып авыл- 5 нык төньягыннан көньягына суык күчереп йөри, алар күбрәк искән саен шинель канаты Дилбәрне ныграк кыса «
Этләр өрә дә, капкалар ябыла, Дилбәр аларны барлап тора.
— Рәшидәләр капкасы... Сәрия дә кереп кнтте... Т,өне суык булгач. S Тәнзиләне дә озак тотмадылар Минзифалар йөри әле. Әниләренең х рөхсәте юк икән, туйны язга калдырырга кушалар ди. үгетли үгетли * кызны туңдырып бетерә инде. Әһә, әнә алар да хушлаштылар Урамда * без генә калдык...
Дилбәрнең соңгы сүзләре суыктан калтырабрак ишетелде Сагынган күңел сусавын басар өчен барыбер көзнең соңгы төне генә жнтмәс Алда әле, икәүләшеп аттырасы таңнар — жылы таңнар! Авыл тирәли жиде тапкыр әйләнеп, Дилбәрләрнең бакча турысына килеп жнткәч. адымнар әкренәйде, әйтер сүзләр түгәрәкләнде, иреннәр жылынды Дилбәр шинель эченнән Салихның куен жылысын алып китте
Эт өрде, капка ябылды.
Армиягә киткәнче булса, Салих хәзер: бүгенге салкынны да жнидек дип, үкчәсе пәлтә итәгенә тигәнче өй жылысына чабар иде Иренмәгән кызлар мәзәк өчен генә бер сынап карасыннар егетләре капканың теге ягында калгач нишләрләр икән?.. Ләкин Салихка килешеп бетмәс шул, ни дисәң дә солдат кеше, үзенең кемлеген һәр адымында тоярга тиеш!
Авылның яртысын үтеп, ике урам арасындагы мәйданга жнткәч. Салих кибет тәрәзәсендә шәм ялкыны кадәр генә ут шәүләсе күреп алды Ай яктысында әлеге шаян ут кисәге бәлки сизелмәс тә иде, ләкин төн чем кара, очкын гына чәчрәсә дә күрше авылдан күренерлек. Салих туктап калды, атласаң да саграк кыланырга кирәк Шул чак бабакаеңның үгет-нәсихәтләре искә төште: «Дошман күрсәң, артыңа карап өлгер — камалышта түгелсең микән?» Юк. Тирә-як тып-тын, кеше-кара сизелми, димәк, кибет тәрәзәсендә ялт иткән нәрсә каяндыр килеп сир-пелгән фонарь яктысы гына түгел
Нишләргә? Иң якындагы өйгә барып әйтер идең, кем белә, бәлки ялгыш күренгәндер Ул чагында иртәгә үк бөтен авыл, авылга кушылып Дилбәр дә көләчәк үзеннән.
Салих кибеткә терәп салынган такта сарайга килеп сыенды күз колакка чалынырлык хәрәкәт сизелми. Ул стена буйлап ишек ягына елышты «Хәвеф каршында коралсыз калма»,—ди торган иде коман-
көзнең соңгы ТӨНЕ
дир Кесәдә пәке йөртә торган гадәте юк, кул чыныктыргыч резина гына бар «Учыңа шырпы кабы кадәр генә нәрсә кыссаң да, йодрыгын биш килога авыраячак»,— дия идең, рәхмәт, иптәш командир!..
Салих кибет ишегенә шулкадәр якынайды ки, хәтта боҗрага эленгән асылмалы йозак та беленерлек иде инде Димәк, ишек тә бикле. Получка юган агайлардай, туган йорт җылысына ашыксаң да ярый иде дә ләкин төненә күрә күңелнең тынгысыз һәм сизгер чагы. Әтиең нәрсә ди «Күзеңә ышанмасаң, тыңлап кара, колагың алдаса, кулын бар...» Әйе шул. кибет эчендә сөйләшәләр! Бәлки тынып торулары да Салихның аяк тавышларын ишеткәннәндер әле.
«Ниткән кеше йөрсен бу вакытта, әйтәм ич, бу авылның этләре күп...»
Шушы минутта Салихны бабакае, әтисе, командиры — өчесе бер булып күзәтеп торалар, киңәш бирәләр төсле:
«Ышанычлы урынга урнашмыйча, дошманга үзеңне сиздермә... Ки- рәккә-кирәкмәскә күкрәгеңне утка куярга ашыкма, дошман синең гомерең хакына тормый ул Үзеңне соңгы мизгелгәчә сиздермәскә тырыш...»
Салих инеш ягына караган стена буенча китте, һәм ни күрсен! Аяк астында каравылчы Сираҗи абзыйның эте хәрәкәтсез ята иде. Менә ни өчен өрмәгән икән ул. Агулаганнар! Ә Сираҗи абзый, этенә ышанып, кайдадыр йфри бугай, бар аның ул гадәте Авыл җирендә төннәр тыныч ди торгандыр инде.
Кибетнең бер почмагы «авызын ачып тора», бүрәнә арасын домкрат белән каерганнар да кибет эченә юл салганнар. Моннан эчтәге сөйләшүләр дә ныграк ишетелә:
«Әллә каян эзләп азапланма, шикәр капчыкларын селке, беләсең ич инде, гадәттә шунда яшерәләр алар».
Болар акча эзләп интегәләр икән. Дилбәр байтак сумлык сатканнар дигән иде, ул кадәр акчаны икәүләп эзләсәң дә таманга туры килә шул, мал белән мавыгып, домкрат янында сакта калырга да онытканнар.
Домкратны кул белән генә күтәреп булмый, монтажкасы да бардыр... Әйе, ул да урынында. Инде һөҗүмгә күчәргә вакыт
Салих ювелирларча төгәллек белән домкратта калган монтажканы тартып алды. Хәзер домкратка шундый итеп сугарга кирәк — бүрәнә арасына кысылган җиреннән атылып чыксын да, кибет почмагы авызын япсын һәм бер генә сугарга, икенче тапкыр кизәнергә өлгермәссең. Кибет эчендәгеләрнен кулында ни барын кем белгән?!
Домкратның очып төшүе булды — бүрәнә арасы олы капкын булып гөрселдәп ябылып та куйды. Эчтәге ләгән шалтыраган тавышлар, сүгенүләр, стенага тибенүләр Салих өчен бер мәлгә мәзәк тоелды, рәхәтләнеп көләсе килде. Ләкин һәртөрле мәзәк кыска булырга тиеш, ә бүгенгесе озаккарак сузылырга охшый. Караклар эчтә калды. Шуннан?! Хәзер нишләргә? Ярдәм өметләнеп берәрсснә йөгереп килсәң — өйләрнең иң якын дигәне дә моннан илле метрлар бардыр. Җитмәсә тәмле йокы вакыты, тәрәзәләрен шакып йокысыннан уятканчы, хәлне аңлатканчы караклар әллә кай төштән чыгып сызарлар — куып тот аннан син аларны . Кычкырыргамы? Кем ишетсен, тәрәЗәләр ике катлы — кышны көтәләр. Ишетеп уянганы да исерекләр авазы гына дип, икенче ягына борылып ятар. Аннан соң, солдат егеткә «Каравыл!» кычкыру килешмәс тә, бәет чыгарулары бар. Киңәшләре колак төбендә ишетелеп торган бабакае, әтисе белән командиры да әллә кая гына юкка чыккандай булды, гүя без сине күп өйрәттек инде, үз башыңа төшкән сынауны ничегрәк үтәп чыгарсың икән диләр.
Чара бер генә: Салих каракларны качырмыйча төне буе кибетне каравыллап чыгарга тиеш, таң аткач берәр әмәле табылыр әле Сәгатьмен якты циферблаты төнге берләр тирәсен күрсәтә Түзәргә! Көтәргә'
Салих бүрәнәгә колагын куеп тынлап карады Сырпаланалар «Домкратны юньләп куймагансың».
«Әйтерсең лә беренче тапкыр гына, моңарчы сынатканым булдымы3» ♦ «Алайса ничек, очнн чыкканмы?» м
«Чыкылдаган тавыш ишетелдеме?! Сугып төшерделәр аны»
«Ник соң ультиматумнары ишетелми?» ~
«Димәк.. Бер генә «калай әтәч»нең эше бу. Акчаны эзлә Безне то- ь тардай тозак юк әле ул...»
Җиргә кар коела башлады Кар яуганда җил уйный Да уйный инде х ул. Салихка шинель якасын күтәреп, фуражкасын батырып киюдән гай- й ре ни калсын
Кибет эчендә көндез күргән товарларны күз алдына китереп кара * ды Салих. Авылда башка кибетләр юк, азык-төлеге дә, тимер томыры ♦ да шушында сатыла. Караклар нәрсәгә ябышыр икән?.. Тәк Авылга в дефицит товар бик тәтеми инде, көндездән хәтерләвенчә, балта ише о кирәкле әйберләр күзгә чалынмаган иде
Суык белән көрәшүнең бер генә чарасы кала, кибет тирәли йөгерер- Z гә... Көткәндә вакыт бик әкрен үтә диләр, йөгергәндә дә шулай икән * ул. Хәлдән тайганчы йөгерергә ярамый, дошман белән якалашырлык көч тә калырга тиеш.
Әйләнә-тирәне күзәтеп утыру өчен түбәдән дә җайлы урын юк. Салих сарай өстенә сикереп менде, аннан түбәгә үрмәләде Түбә текә < түгел, сандык капкачы кебегрәк ябылган, калай дисәң дә — аяк шумый х Буран муенга кар тутыра башлаган иде, морҗаны кочаклагач эчкә җылы керде. Салих морҗа авызына колак салды. Сөйләшәләр.
«Тик йөгерсен теге».
«Колагың тонды мәллә, түбәдә йөри бит ул! Эзлә син, эзлә Тоз ящнгын шәпләп кара, андый зур акчаны өенә алып кайтмагандыр».
«Чыгып сызу ягын карасак?»
«Курыкма, тәрәзә коткара безне. Син тап кына. Эзлә, тизрәк эзлә. Мин утны өзеп куям, ишек өстендәге звонок чәрелди күрмәсен Эзлә, актар .».
Ашыкмыйлар, һаман эзлиләр болар
Морҗа җылысыннан йокыга тала башлаган иде. кинәт тәрәзә пыяласы коелган тавышка айнып китте Салих. Карлы түбә буйлап шуышып тәрәзә турысына килде ул Кайсы чыкса да, өстенә сикерергә Монтаж ка белән берсен сугып ексаң, икенчесе белән көч сынашуы җиңелрәк булыр.
е Ләкин тәрәзәдән чыгып качуы да алай ансат кына түгел, тимер рәшәткәне каерасы бар икән әле.
«Бу нәмәрсә кәнфит ящигы ачудан башкага бармый»
«Без паники! Каеруыңны бел, кадаклап кына куелган ул»
Салих тәрәзә кырыендагы ящнклар өеменә барып төште, егылып түгел, махсус. Тегеләрнең берсе тәрәзә рәшәткәсен икс куллап каер- макчы иде, уң кулының бармакларын монтажка яндырып алганны сизми дә калды Нык авыртты, ахрысы, коймага кысылган кәҗә төсле кычкыра.
«Улама, бер бармак өзелгәнгә госстрах та утыз сум гына түли Акча эшләү җиңел түгел, бу кадәресен бигрәк тә»
Җикеренсә дә, үз бармакларын кызганды, рәшәткәгә үрелмәде Салих бу минутта тегеләргә пенхнк атака ясап алды
— Тәрәзәгә тыгыласы түгел, ябылуга күнегә торыгыз. Җинаятегезне зурайтмагыз Әле дә тәрәзә ватканыгыз өчен бераз өстәмичә калмаслар
10. «к. У » М I
145
Тегеләрнең чаярагы Салих сүзләреннән хурланды бугай.
— Салага бит әле син! Безне буш кул белән генә тота алмассың!
— Әйтүем дөрес булсын, тыгылсагыз башыгызны ярам!
Караклар бер мәлгә тынып калдылар, пышым-пышым киңәшеп ка-радылар. . Вакыт тагын да акрынрак үтә башлады. Буран да көчәя. Кеше-кара күренми. Тавыш-тын юк, этләр дә, буранны өнәмичә, ышыкка качтылар. Ярсудан кысып тоткангамы, тимер салкыны уч төбенә үтте, бармаклар тимердәй булып тыңлаусызга әверелделәр.
— Туңасыңдыр, мә, җылынып ал, бездә запас җитәрлек,— диде елак тавышлысы һәм, Салихны үчекләгәндәй, ватык тәрәзә аркылы бер шешә аракы сузды.
Салих тәрәзә каршысына ук килеп басты.
— Кулыңны сузма, юкса!..
Елак тавыш фуражкалы, шинельле кеше күреп бөтенләй каушап төште.
— Милиция ич бу!
— Тинтәк,— дип кырт кисте чаярагы,— солдат белән милиционерны бутагач...
— Ярый, безне җиңдең дә ди. Телисеңме, сиңа да өлеш чыгарабыз...
— Миңа солдат акчасы да бик җиткән, урламасам да...
«Каптык... Эчик хет рәхәтләнеп. Акчаларны аска җәй Соңгы бәйрәмебез булсын...»
Алар бүтән тыпырчынмадылар. Иректәге соңгы сәгатьләрендә күңел ачып калырга исәпләре... Хәер, нык бүрәнә стена, рәшәткәле тәрәзә, бикле ишекне исәпкә алганда, иректә дип әйтеп булмый инде бо- ларны.
Тагын берәр сәгатьтән эш кешесе уяныр чак җитә. Салкын буран гына менә, караклар белән бер сүзгә килгәндәй, Салихны, өшетеп, посттан алмакчы. Карлы җил туп-туры ялангач биткә килеп бәрелә. Тез буыннары йомшарга тора, кулдагы монтажка, хәлсез бармаклардан котылырга теләп, җиргә таба шуыша. Хәрәкәт, бары тик хәрәкәт кенә коткара ала, йөгер, сикер, бие, чүгәләп-чүгәләп ал, туктама гына!..
Ә караклар күңел, ача, кызганыч тавышларын яшерергә тырышып, акырып-бакырып җыр сузалар...
Ниһаять, кибетнең рәшәткәле тәрәзәсеннән яңгыраган бозык җыр авазына, чакырганны да көтмичә, фермага эшкә дип чыккан авылдашлар җыела башлады...
Үпкәсенә салкын тидергән кешене ун гына көндә дәвалап өлгерә алмыйлар икән. Салихның отпускысын озайттылар.
Дилбәр көн дә больницага килә, авыл белән больница арасын өйләре белән клуб арасына да күрми. Очрашуларының берсендә Салих: «Кыш дип тормабыз, больницадан чыгу белән бергә таң аттырырбыз»,— дигән иде. Дилбәр каршы дәшмәде: «Түлке, җылырак киенеп чыгарсың»,— дип кенә куйды.