Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛЛӘРГӘ ЮЛ ЯРГАНДА


r ин кечкенәдән пароходлар яки поездлар туктала торган I урында яшәүче кешеләрдән көнләштем. Зур шәһәрләр бе- 1лән тоташтырырдай ышанычлы юлы булмаган авылдагы- ларны исә һәрчак кызгана идем. Андый җирдә көн итү элек-электән авыр иде; әлбәттә, хәзер дә җиңел түгел. Киресенчә, мул тормыш яхшы юлга булган ихтыяҗны арттырганнан-арттыра бара.
Кызганычка каршы, мин үскән поселок халкы да юлсызлыктан җәфалана иде. Бер карасаң, гаҗәп: шунда менә дигән спирт заводы эшли, юллары юк. Уйлана торгач, моның серенә төшендем мин. Заманында бу заводны Стахеев фамилияле бай салдырган. Ул, спиртны озату өчен кирәкле юллар турында кызыксынудан бигрәк, чималының арзан булачагын чамалаган. Зур дөньядан шактый еракта яшәүче крестьяннар бөтен ашлыкларын юк кына бәягә Стахеев заводына тапшырганнар. Ары китәргә юл юк, ә сатарга кирәк.
Октябрь революциясеннән соң завод дәүләт карамагына күчә. Аның продукциясенә ихтыяҗ зур. Казанда синтетик каучук заводы төзелгәч, спирт бигрәк тә күп кирәк була башлый. Аралар гына ерак. Петровка поселогы белән Казан арасы, әйләнечләрен дә кертеп исәпләсәң, биш йөз чакрымнарга тула. Ничек барып җитәргә?! Шуңа күрә спирт заводы Чаллы пристане һәм Бөгелмә станциясендә үзенең ике базасын булдыра.
Бөек Ватан сугышы елларында спирт тагын да кирәгрәк нәрсәгә әйләнде. Ул чакта икмәкнең ни дәрәҗәдә кадерле икәнлеген кабатлап тормыйм. Әмма завод барыбер шул ризыктан спирт кууын туктатма ды. Чөнки моны фронт таләп итә иде. яу кырындагы госпитальләрдә яралыларны дәвалау өчен һәм. гомумән, җиңү өчен шулай кирәк иде. Спирт заводының хезмәте тулысынча Бөек җиңүне якынайтуга ба тышланды. Колхозлар исә яннарында шундый завод булуга шатлана лар. Ул эшләмәсә, мең бәла белән өлгерткән игенеңне, бәрәңгене кая ташыр идең? Аралар ерак. Машиналар юк. Атлар арык. Юллар начар.
Әмма аның спиртын да ташыйсы бар бит әле. Башка чакта бу эш белән кышын гына шөгыльләнәләр иде. Сугыш исә спиртны өзлексез сорап кына торды. Кайчак хәтта заводка якын гына җиргә кечкенә бер самолет төшә, берничә фляга спирт тутыра да очып китә торган иде.
Синтетик каучук заводлары да спиртны бик кирәксенәләр. Без иең гаскәрләр Берлинга якынайган саен, резинага ихтыяҗ арта: дошманны көпчәксез машина белән куа бармассың бит инде! Солдат
M
ларның итегенә дә олтан күп кирәк! Кирәк! Шул «кирәк» дигән төшенчә поселокны өзлексез җилкендереп торды. Атлар да фронтка китеп беткән иде инде. Үгезләрне, сыерларны җиктеләр. Мичкәләргә спирт тутыралар, аларны пломбалыйлар, мал өчен печән төйиләр дә, озын кәрван булып, станциягә юл алалар. Кар явамы, буран котырамы, чатнама суыкмы — ул хакта сөйләшеп тору да юк. Чөнки кирәк, фронтка кирәк! Юлда төн куналар. Өшегән чаклары да була. Арыйлар да. Олау ияләре үзләре күп араны җәяү үтәләр. Йөктәге ~ спирт кына тиешле урынга җитсен! Аңа гына зыян салырга ярамый. Ярамый, чөнки ул җиңү өчен кирәк!
Җәен эшләр бераз җиңеләя төшә иде. Заводның тонна ярым, өч тонна тарта торган берничә машинасы бар. Сугышка яраксыз иске- москы машиналар алар. Җәен шулар хәрәкәткә килә. Машина әрҗәләрен мичкәләр белән кичтән тутырып куялар. Бер мичкәгә — ягулык. Анысы да — бензин түгел, завод калдык-постыгы, альдегид дигән сыеклык. Караңгылы-яктылы юлга чыгалар. Барырга да, әйләнеп кайтырга да кирәк бит! Төнлә йөрүдән куркалар иде, чөнки машиналар адым саен ватыла, четерекле урыннардан үтүе — әҗәл белән бер: иске күперләр бар, тау менәселәр дә шактый, яңгыр яуса, эшләр бөтенләй начар...
Ул еллар инде бик еракта калды. Тормышыбызда күпме матур үзгәрешләр. Сугыштан соң ук, 1946 елда — Баулы тирәсендә, аннары Ромашкинода нефть ятмалары ачылды. Җир астындагы байлыкка ирешү исә җирнең өстендә яхшы юллар таләп итә иде. Нефтьле районнардагы колхоз-совхозлар, үз кесәләреннән бер тиен дә чыгармыйча гына асфальт юлга тиенделәр.
Бераздан Түбән Кама төзелеше канат җәйде. Мондагы нефтехи- миклар нефтьтән, безнең тормыш ихтыяҗларын истә тотып, әллә ниләр ясыйлар. Мәгълүм ки, яңа шәһәр, зур заводлар салына икәнг — юллар да сузыла.
Шул рәвешле, бездәге тормыш-көнкүреш хәлләре тамырдан һәм зур тизлек белән үзгәрә башлады — калейдоскопта рәсемнәр генә алмаша диярсең! Бу үзгәрешләрнең тизлеген аңларга мөмкин: атом чоры, космос һәм лазер дәвере нәкъ шундый күз иярмәслек тизлек таләп итә. КамАЗ кебек гигантның берничә ел эчендә сафка басуы да Татарстан төзүчеләренең үз чорына лаек иңәнлеген раслады. Автомобиль берләшмәсе ихтыяҗлары Кама ярында өр-яңа ак кала барлыкка китерде. Анда ярты миллионга якын кеше яши. Шәһәрдә куәтле ТЭЦ, гидроэлектростанция салынды. Бу төбәктәге тормышның алга китүенә әйбәт юллар этәргеч ясады. КамАЗ машиналары Вятка, Кама елгаларында яңа күперләр булдыруны таләп итте. Тиздән хәтта Идел аша да яңа күпер салыначак.
Эшләребез әнә шулайрак тора. Миңа аеруча кадерле булган Петровка поселогының да, спирт заводының да юллардан кайгысы китте. Шоп-шома асфальт буйлап Кама ярына барасың киләме, Бөгелмә станциясенәме — рәхим ит! Машинаңны капка төбендә кабызасың, кирәк урынга җиткәч кенә сүндерәсең. Вәссәлам!
Шулай да минем күңел түрендә әле дә булса юлсызлыктан ин-тегүчеләрне кызгану хисе яши иде. Чөнки юлсызлык хәлләре табигать тудырган каршылыкларны җиңәргә болай да күп көч сарыф итүче авыл халкын тәмам чарасыз калдыра. Кызганычка каршы, ан- дыйлар бүгенге көндә дә байтак. Унберенче бишьеллык башына Татарстанның 816 колхоз-совхозыннан 683 есендә генә күтәртелгән нык юллар бар иде. Бетон яки асфальт түгел, каты өслек белән капланган юллар. Аларга коеп яуган яңгыр да, көннәр буе дулаган кар-буран- нарың да хафа сала алмый. Шул ук вакытта ел саен юлсызлык ки
тергән зыян йөз илле миллион сумнан артыграк иде. Бу сан респуб-ликабызның юллар төзүгә тота торган чыгымыннан зуррак. Сүз дә юк — юл салу бик кыйммәт, тик юлсызлык аннан да кыйммәткәрәк төшә. РСФСРның Автомобиль юллары министры Алексей Николаев үзенең «Неделя» газетасына биргән интервьюсында (№ 12, 1983 ел) мондый саннар китерә: «...Кара туфраксыз якларда үз өлкәсенең ♦ үзәк шәһәренә бара алмый интегүче — алтмыш район, район үзәгенә < юл салынмаган мең дә сигез йөз колхоз-совхоз бар»,— ди. Авылларда 5 йөргәндә аның олы дөнья белән тоташканмы-юкмы икәнлеге әллә ка- * ян күзгә ташлана. Күңелдә, ихтыярсыздан, геологлар ник кенә бу як- £ та да нефть тапмадылар икән, анысы булмаса, башка берәр матдә г; эзләсеннәр иде, дигән уй туа — юл салырга сәбәп чыгар иде, ичмаса! ® Икенче яктан, ни өчен соң аралашу өчен иң кирәкле чара булган юл- 2 ларны төзү-төземәү төбәкләрнең нинди байлык бирүенә бәйләп кенә « планлаштырыла? Җирендә файдалы казылма табылмаган яки зур £ заводлар эшләмәгән кешеләргә юл кирәкмимени соң?!
Хәер, монысы — хискә бирелүдән, кайнарланып әйтелгән сүз. х Эшлекле рәвештә исәпли башласаң, мәсьәләнең җитди яклары да күп. ф Автомобиль юллары салу — шактый катлаулы, кыйммәтле шөгыль. Юлның да төрлесе бар. Бар халыкара әһәмиятле юллар. Андыенда “ машиналарның берничәсе рәттән бара ала, магистраль уртасында с бүлү сызыгы уздырылган була. Юлның өсте, әлбәттә, бетон яки ас- х фальт белән шомартыла. Нигезе дә тиешенчә ныгытыла. Беренче ка- < тегорияле мондый трассаның бер километрын салу бер ярым-ике мил- 14 лион сумга төшә. Хикмәт акчада гына да түгел. Бу төр юлның бер -° километры 850 тонна цемент, 180 тонна металл, 490 кубометр агач, 5 22 мең кубометр таш, 1700 кубометр ком таләп итә. Монда мин трас- и садагы күперләргә, тоннельләргә, тукталыш җайланмаларына китә * торган кирәк-яракны да кушып исәплим. х
Безнең авылларга мондый затлы юлның хаҗәте юк. Гади генә, мөмкин кадәр арзанрак юл салынса да, авыл кешесе мең риза. Елның теләсә кайсы фасылында үтеп йөрерлек кенә булсын!..
Көннәрдән бер көнне миңа ул елларда ТАССР Министрлар Советы председателе постында эшләүче Гомәр Исмәгыйлович Усманов шалтыратты. Исәнлек-саулык сорашканнан соң өр-яңа хәбәр әйтте.
— Апае районында юллар сала башладылар,— ди.— Үз көчләренә ышанып, барысы бер булып тотынды. Әйбәт эшләрен мактап, башкаларны да кызыктырырлык итеп шул хакта язарга иде!
— Очлап чыга алырлармы соң?
Соравымның мәгънәсе шактый тирәндә иде. Күз алдымнан Апаеның, аз гына яңгыр яуса да. басар җае калмый торган чокыр-чакырлы юллары үтте сыман. Ничек тигезләп бетерерләр? Материалын кайдан табарлар? Вакытлары да юк — язгы чәчүне түгәрәкләп өлгермисең, печәнен кайгыртырга кирәк, анысына урак тоташа, көзге чәчү килеп җитә. Крестьянга, юл салу өчен, аерым вакыт бирелмәгән, бирелмәячәк тә.
РСФСРда район үзәгенә ышанычлы юл белән тоташмаган алты мең колхоз-совхоз бар. Бу бит ялкаулыкка гына бәйле хәл түгел. Мәсьәләне чишү өчен тәвәккәллек белән бергә бик зур чыгымнар да, кул көче дә кирәк. Боларның барын да колхоз-совхозлар үзләре генә башкара алырлармы?
Совмин председателе:
— Башкарачаклар!—ди, тулы ышаныч белдерә.— Менә күрер
сез! Мин яңа гына шуннан кайттым. Шәп эшлиләр. Берәүнең дә ярдәмен көтеп тормыйлар. Үз көчләренә ышанып тотынганнар!..
Барып күрәсем килә башлады. Язарлык материал булырмы-юк- мы, алдан әйтүе кыен, шулай да карап кайтуның зарары тимәс. Киттем. Поезд Иделне кичте. Вагон тәрәзәсеннән тигез, киң басуларны карап барам. Көтүлекләр, авыллар, Зөя суы. Зөянең үзе белән рәттән сузылган шаулы Иделгә каршы агуы уйларымны апаслылар башлангычына китереп бәйләде. Боларда гомуми агымга каршы барып маташмыйлар микән, дим. Ата-бабалары риза булып яшәгән шартларга каршы чыгып, берәүдән дә ярдәм-фәлән көтеп тормыйча, үз көчләре белән генә юллар сала башлаганнар!
Бу фикерләремне ачыктан-ачык Халык депутатларының Апае районы Башкарма Комитетының ул вакыттагы председателе Абдел- хәй Хәйрулловка да әйттем.
— Нишләп алай булсын?— диде ул.— Гомер-гомергә юлсызлык- тан интеккән халыкның такыр юл сала башлавы — агымга каршы бару буламыни?! Безнең халыкта элек-электән зур эшкә өмәләр җыю гадәте яши. Без шуңа охшаш гадәтләрне яңачарак иттереп, тагын да баетырга гына алындык...
Апае — зур район, озынлыгы йөз егерме километрга сузыла. Аның мәйданындагы йөз иллеләп авылда йөз меңләп кеше яши: игенче-ме- ханизаторлар, терлекчелек осталары, тегүчеләр, укытучылар, врач* лар, сатучылар, төзүчеләр, өлкәннәр һәм сабыйлар... Һәрберсенең үз шатлыгы, үз кайгысы дигәндәй, моңарчы һәммәсе ни барына риза булып яши биргән, хәтта юлсызлыктан да канәгатьләр шикелле. Уйлабрак карасаң, бу үзе — агымга каршы торып азаплану лабаса! Юлсыз тормыш — тормышмыни соң ул?!
Әлбәттә, район халкы бу хәлне үзе теләп, сорап алмаган. Юлларны төзәтү, яңа, яхшы юллар булдыру һәр җыелышның үзәгенә куелган : «Юлсызлыктан котылыйк!», «Юллар — тормышыбызның артериясе!». «Юллар — сакчыллык чарасы» кебек дөп-дөрес сүзләр бер чыгыштан икенчесенә күчеп йөргән.
Сугыштан соң утыз биш еллап вакыт узган. Бер кеше гомеренә тиң. Сугыштан соң туган балалар тормыш хуҗаларына әйләнгәннәр, ирләр акыллы аксакаллар урынын алганнар, әмма юллар мәсьәләсенә үзгәреш кермәгән. Моның сәбәбен аңлатырга була. Бәлки, бу якларда да, нефть-фәлән табылмасмы әле, безгә дә юл салып бирерләр иде, дип көткәннәрдер. Аннары, КамАЗ кебегрәк берәр корылыш башлануына өметләнгәннәрдер. Өметсез — шайтан, диләр бит. Ләкин, үзең кул кушырып Утырганда, нинди өмет тормышка ашсын соң?! Өметнең андые — рәшә белән бер: җил генә исеп үтсә дә юкка чыга.
Апае районы кешеләрен кул кушырып утыручылардан санамыйк. Юк. Район гел үсештә, алга омтылышта булды. Хуҗалыклар эреләндерелде. Хезмәт механикалаштырылды. Район ел саен 130 мең тонңа — ашлык. 30 мең тонна — сөт, 6 мең тонна — ит, 80 мең тонна — бәрәңге, 15—20 мең тонна — яшелчә, 70 мең тонна шикәр чөгендере җитештерә. Хуҗалыклар елына бер миллион йөз мең тонна йөк ташыйлар.
Мондый зур байлык булдыручы районның уңышсыз якларын күрәсе дә килми. Тик тора-бара экономистлар мәсьәләнең икенче ягын да ачыклыйлар: шушы алымнарга таянып кына яшәсәләр, якын киләчәктә дәүләт планын үтәү-үтәмәү шик астында калачак. Унынчы бишьеллыкта апаслылар йон планын гына төгәл тутырдылар. Калганнары: ашлык, ит, сөт, бәрәңге, шикәр чөгендере — барысы да өзелде. Бу хәл шактый тирәннән уйландыра башлый. Оештыру эшләрендәге хаталарны, кешеләрдә киләчәккә ышаныч югала баруны сизеп ала-
лар. Күп бәлаләрнең башы юлсызлыкка килеп тоташуын да чамалый лар...
Тигез юлдан машиналар очып кына үтә сыман, эш тә тизрәк йомгаклана. Тизлек дигәнең авыл җирендә бигрәк тә кирәк. «Бер кө нең ел туйдыра» кебек гыйбрәтле әйтемнәр нәкъ менә шул хакыйкать нигезендә килеп чыккан. Барыннан да әһәмиятлерәк тагын бер нәрсә ♦ бар әле: юлларның ниндилеге кешеләрнең кәефен үзгәртә, аларның эшкә мөнәсәбәтен, ата-баба җирен олылау-олыламавын, читкә ки тү-китмәвен. кыскасы, иртәгәге көнгә карашын билгели.
— Безнең шуннан да артыгракка түзәр чама калмаган иде ин 1 де,— ди Хәйруллов. Апаслылар башлангычын, үзенчә, кыска гына аңлатты да бирде ул.— Теләкләрнең бик көчлесе, ихтыяҗның кырыс лыгы безне яхшы юллар турында хыялланып утырырга түгел, алар- ны сала башларга мәҗбүр итте. Без Хәйруллов белән бергә районның бөтен якларын гизеп чык тык. Күз алдында тракторчыларның, экскаваторчыларның, шоферларның, бульдозерчыларның фидакарьлеге аркасында нык, киң, ыша
нычлы юллар күтәрелә. Бу кешеләр моңарчы бөтенләй башка эш үтә- > гәннәр. Уртак ихтыяҗ, уртак тырышлык һәм акыллы җитәкчелек _ аларның өр-яңа осталыкларын ачкан, бөтен көчләрен бердәм максат- о ка юнәлткән. Бу якты омтылыш хәтта безнең машинаның тизлегенә ~ дә тәэсир итте кебек. Очтык кына! Юк. юллар бик әйбәт булганнан Г түгел, аларның әйбәте әле салына гына башлаган, күңелләр күтәрен- < ке иде, сәфәр шунлыктан уңышлы бара. Кешеләрнең һәр тарафта тату рәвештә гомуми эшкә ябышып ятуларына шатланып хәтта Җир ~ шары үзе дә тизрәк әйләнәдер кебек тоела иде. ы
— Элегрәк бу хакта ник уйламадыгыз икән соң сез?— дип со- ~ рыйм.— Юллар, аралашу чарасы буларак, барлык эшнең башы бит - инде. *
— Анысы шулай. Тотынырга тәвәккәллек җитмәде. Уйлый баш ласаң, зиһеннәр чуалырлык нәрсә бит ул. Бер тотынгач, шулкадәр мавыктырды, тизрәк азагын күрәсебез килә.
Хәйруллов башта колхоз председателе булган. Аңа халык хуҗалыгының күп тармаклары белән якыннан танышырга туры килгән. Бүгенге эше аннан нәкъ шул сыйфатларны таләп итә дә.
— Тотынмый ярамый иде,— дип, ул тагын сөйли башлады.— Көннәрнең берендә үз хәлебезгә читтәнрәк торып күз ташлаган идек тә хәйранга калдык: тормыш яныбыздан выжлап үтә, без, байтак юлларыбыз читенә басып, аңа кул болгап кына утырабыз кебек...
— Мондый нәтиҗәгә килер өчен берәр этәргеч булгандыр инде,— дим.— Мөгаен, ул чакта районга юл салу материалларын көтелгән нән күбрәк биреп ташлаганнардыр?
Хәйруллов кул гына селтәде.
— Алырсың артыгын! Тиешлесеннән бер уч ком да арттырмады лар. Халыкның сабыр савыты тулып ташыды — тәвәккәллекнең төп сәбәбе шул. Хәзер юлсыз яшәү мөмкин түгел. Быел кырык чакрым салабыз, киләсе елга тагын шул кадәр. Аннары автобуслар җибәрү турында уйларга исәп. Беләсезме: бездә гомере буе автобуска утырмаган агайлар бар, әйтсәң, кеше ышанмас.
— Шулайдыр да бит, һәр нәрсәнең җае бар, ботканың да мае бар, дигәндәй, монда коры теләк белән генә ерак китеп булмый.
— Бездә май юк дисезме әллә?— Хәйруллов хәтта үпкәләп тә куйды бугай.— Районда — утыз хуҗалык. Аларда биш йөз автомо биль, меңләгән трактор белән бульдозер тупланган. Оештыр гына! Маеңны чыгарып бирәләр алар!..
Мин мәсьәләнең төрле якларына кагылып карадым, әмма апае лыларның бу көтелмәгән тәвәккәллекләре хакында яза башларга төп
КҮҢЬЛЛӘРГӘ ЮЛ ЯРГАНДА
бер этәргеч таба алмадым. Уйлап карасаң, кешеләрнең бу энтузиазмын күйкә чөеп мактарга бөтен мәгълүматларым да бар иде, җитәрлек иде — күңел ышанмады. Үзең дә ышанмаган хәлне укучыларга тәкъдим итсәң, алар ышаныр идемени?! Юк, әлбәттә.
Ни өчен ышанмавым аңлашылса кирәк. Минем уемча, кешеләр бик файдалы эш башлаганнар. Теләкләре изге, әмма ләкин коры теләк белән генә ерак китеп булмый. Табигать игенчегә ашлык үстерүдән тыш күпме генә вакыт бирә соң? Чәчү белән урып-җыю арасында бер ай-ай ярым чамасы. Ярый. Быел алар шуннан бик оста файдаланып калдылар, кырык чакрым юллары әзер. Киләсе ел нинди булыр бит әле? Теләкләре яңадан да кабынырмы? Беренче елда әле алар район үзәгенә якын хуҗалыклар белән эш иттеләр. Ерактагы колхоз-совхозлар һаман интегә. Кечкенә авылларга салынасы юллар күпме?! Фермаларга, мастерскойларга ничек барып ирешерләр?! Ан- дыйларны да кушып исәпләсәң, хуҗалыкларның үзендә әле тагын өч йөз километрлап юл күтәртергә кирәк.
Бу — бик җитди мәсьәлә. Апае районы соңгы ун ел эчендә юл төзү планын гел өзә килде. План әллә ни зур да түгел иде әле, шул да үтәлмәде. Инде бер җәй эчендә, бар куәткә көчәнеп, кырык чакрым юл салганнар икән— «ура!» кычкырырга ашыкмыйк!
Апаслылар юл салырга тотынган, дип кенә материал, транспорт- фәлән артык бирелмәде. Бердәнбер «Нефтеснаб» оешмасы гына алар- ның транспортын ягулык белән өзлексез тәэмин итеп торды. Калган мәшәкатьләрнең барысын да алар үз көчләре белән җиңеп чыгарга тиешләр иде. Башлап җибәргәндәге кайнарлыклары эшнең азагына кадәр җитәрме?! Алдан ук мактап куеп, эшкә зыян китерергә дә мөмкин бит. Урынсызга мактау, юк хатаны тәнкыйтьләү кебек үк, шактый куркыныч нәрсә. Без еш кына, фәләннәр әнә нинди йөкләмә алды, дип берәүләрне күккә чөябез, ә йөкләмә тормышка ашырылмый кала. Азмы андый хәлләр?!.
Шуңа охшаш каршылыклы уйлар тәэсирендә мин апаслыларның матур башлагычы хакындагы язманы шактый вакытлардан соң гына төгәлләдем. Бу чакта алар, инде йөз чакрым юлны салып, бөтен кол- хоз-совхозларын район үзәге белән тоташтырганнар иде. Әле алда да тырышасылары бар. Тик хәзер күңел бу кешеләрнең юлга кагылышлы эшләрен матур иттереп төгәлләп куячакларына тирәннән ышана.
Юл салу бурычы — апаслылар өлешенә тигән халык төзелеше. Бу — аларның үз БАМнары. Мин моны бөтен җитдилеге белән әйтәм. Колхозга яки аерым бер совхозга олы дөнья белән ике арада ныклы юл булдыру, нәкъ дәүләткүләм мөһим мәсьәләне хәл итү кебек үк — зур эш. Язгы чәчүне түгәрәкләп куялар да, тургай җырын тыңлый- тыңлый, юл сала башлыйлар. Моңа ирешү җиңел булмагандыр. Мин хәлнең материаль ягын алмыйм әле. Гомер-гомергә бу шөгыльдән читтә торган крестьяннарның психологиясен җиңеп, аны шуңа тарту, бу эшне аның ихтыяҗына әйләндерү бик кыен булгандыр, мөгаен. Чөнки дөньяда кеше күңеленә үтеп керүдән дә авыр нәрсә юк. Бөек Эйнштейн әйткән: «Атом төшен бүлгәләргә мөмкиндер бәлки,— дигән,— әмма кеше психологиясен үзгәртеп булмаячак». Эйнштейн, атом бомбасы шартлау хәбәрен ишеткәнчегә кадәр, атомның тарка
луына ышанмаган. Инде шундый кешедән дә әлеге сүз чыккач, башкаларга ни кала?!
Апаслылар, аларның җитәкчеләре исә кешеләрне моңарчы башларына да кереп чыкмаган өр-яңа шөгыльгә ияләндергәннәр. Эшкә тотынуга ук вак таш кирәк. Бу яңалыкка кадәр юлга җәя торган ташны Уралдан ташыганнар. Идел аръягында андый материал юк ♦ дип исәпләнгән. Авыл аксакаллары исә район мәйданындагы инеш < буйларын кабат тикшерергә киңәш биргәннәр. Озак та үтми, тау § итәкләрендә, иске ермак буйларында сигез карьер эшли башлый. Әл- £ бәттә. Апае ташы беренче категорияле магистральләр өчен ярамас £ та, бәлки, әмма авыл йөген генә алар рәхәтләнеп күтәрә ала. 5
Мин бу төзелешнең бөтен тармаклары белән таныштым. Бу урын- * да аның мөһим якларын тәфсилләбрәк күрсәтергә кирәктер дип уй- 2 лыйм. Бу мисалда партия һәм совет органнарының, административ о идарәләрнең үз ихтыярь. белән генә дә ниләр башкара алуы, халыкны Н җитәкли белгәндә, ниләргә сәлртле икәнлеге күренә.
Юлның беренче тармагы район үзәгеннән Ульянково белән На- м деждино авылларына, икенчесе — Олы Кайбыч белән Багаевога, ф өченчесе Чирмешән белән Дәүләкигә сузыла. Кулда булган техниканы шул якларга бүлгәләсәң, беренче карашка, шактый зур көч булып о күренгән мең ярымлап машина, шактый зәгыйфь төркемнәргә тарала с да бетә. Шуңа күрә техниканы төп өч удар колоннага туплыйлар. “ һөҗүмгә!
Бу фикер бик дөрес кебек. Шулай да аңа каршы төшүчеләр та- ** была. Районның иң ерак чигендәге Надеждино авылына урнашкан * «Татарстанга — 50 ел» колхозы председателе Илдар Нурмөхәммәтов, 5 мәсәлән, һәр колхоз үз территориясендәге юлны үзе ясасын, дигән и тәкъдим кертә. Аны да аңларга мөмкин. Колхоз җәй буе көчен түгә- < чәк, көз җиткәндә, Надеждино тирәсендә һичнинди дә яңалык бул- X маячак. Икенче җәйдә дә шул ук хәл. Надеждинога кайчан килеп җи төр соң ул шәп юл?! Көчең сарыф ителә, байлыгың чыга тора, отыш юк.
Нурмөхәммәтов кебек фикер йөртүчеләр тагын да була. Шунлыктан аларны да ышандырырлык чара эзлиләр. Районның барлык хуҗалык җитәкчеләре штабка җыелалар. КПСС район комитетының I секретаре Хәмит Хәйретдинов һәм Халык депутатларының район Советы Башкарма Комитеты председателе Абделхәй Хәйруллов катнашында уздырылган бу киңәшмәдә юлның һәр чакрымын кайчан, ничек салу турында ныклы график төзелә. Һәм шул график намус белән үтәлеп бара. Басым ясап әйтергә кирәк: эш агымында берәүне дә җавапка тарттырырга, шелтәләргә туры килми. Күрәсең, ялсыз-лыктан җәфа чиккән кешеләргә нәкъ менә шушы башлангыч кулай булган.
Алай да берсендә тавыш чыга. Тукай исемендәге колхоз мәйда нында эшләгәндә, җыелма колонна составына кертелгән «Комсомол» колхозы тракторчылары үз өлешләрен башкармыйча китеп баралар. Мөһим сәбәбе дә булгандыр, билгеле, тик бу районда хуҗалык җитәкчеләренең вәгъ‘дәләренә ышану көчле. Берәү дә: «Ник?»—дип сорап тормый. Эше бетмәгән юл кала. бирә. Көз җитә. Кыш килә. Юл ның өзек турысына «Комсомол» колхозы председателе Рифкат Хиса мовның исем-фамилиясен язып кадаклыйлар, һәр машинаның шоферы, әлеге чокыр-чакырлы турыдан үткәндә, Хисамов фамилиясен төрледән-төрле килешләрдә телгә алып уза. Бичара Хисамов ел ф« сылларының иң көйсез чагында калдык эшен түгәрәкләргә мәҗбүр була. ’
Соңгы елларда һәр эшнең үз осталары, үз оешмалары барлыкка килде. Хәзер, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дип, бөтен эшкә
161
II «К У * М I
бер кешене йолыккалау гадәте бетте. Игенче икән, ул басуда, башка эшләр белән «Сельхозтехника», «Сельхозхимия», «Мелиорация», ♦ Дорспецстрой» кебек күп санлы оешмалар шөгыльләнә. Аларның исә үз җитәкчеләре бар.
ч Апаста юл салу башлангач, хәтта бу оешмаларның хезмәткәрләре дә район җитәкчеләренә хөрмәт белән карыйлар, үз өсләренә бурыч алырга да карышмыйлар: таш табуда да, машиналар, кешеләр булдыруда да ярдәм итәләр, өмәләрдә катнашалар...
һәр әйбернең юл чыгымнарына бәйле рәвештә кыйммәте арта барганлыкны барыбыз да аңлый. Агыйделнең аръягында бер энәгә — •бер сыер, дигән әйтем тикмәгә генә телдән-телгә йөрми. «Азык-төлек программасы» да, авыл юллары мәсьәләсен үзәккә алып, бер дә юкка сүз кузгатмый. «Программа»ның бу пунктын авыл тормышын белгән һәр кеше бик хуплап каршылады. Әмма хуплау гына аз, монда җиң сызганып эшләү кирәк. Эшенә исә һич вакыт җитми: әле чәчү, әле печән, әле урак — берсе артыннан икенчесе, өченчесе тезеп куелган. Артык вакыт каян табасың? Ә шул ук сорауны икенче якка әйләндереп карамыйлар: юлың булмагач, чәчүлегеңне ничек чыгарырсың, уңышыңны ничек ташырсың? Барысына да иң әүвәл юл кирәк бит!
һәр файдалы эш, хуплау тапкан кебек үк, артка каеручыларны да өскә калкытып чыгара. Апаста уртак фикергә килүгә үк, Казанга дәгъва жибәрүчеләр дә табыла: «Коткарыгыз, тиешсез эш тагалар!» янәсе.
Берсендә Хәйрулловка ашыгыч хәбәр китерәләр. «Дорспецстрой» тресты җитәкчесе җибәргән. «...Әгәр дә мәгәр безнең авто1ранспортны үз эшеннән бүләсез икән, бөтен машиналарыбызны Казанга чакыртып алачакбыз...»
Хәйруллов телефонга ябыша.
— Юллар булмагач, төп эшегезне ничек башкарырсыз соң? — Килешик!
Монысы белән аңлашып кына җиткәндә, «Татмелиоводстрой» на-чальнигы килеп төшә,— таш карьерына куелган техникасын алып китмәкче.
— Безнең үз эшебез дә — муеннан!— ди ул.
— Юлсыз җирдә нишләмәкче буласыз?
Шулай итеп, берәм-берәм күп кенә оешмалар белән аңлашырга туры килә. Өченче җәй азагында йөз илле километр юл салынып бетә. Әлбәттә, техниканың күплеген искә алганда, эшнең тизлеге әллә ни мактанырлык түгел. Көнгә бер чакрым чамасы юл сузганнар. Тик ул чакрымнарның ниндилеген белмәгән кеше генә бу эшне азсыныр. Мин, укучының вакытын алмас өчен, нинди ермаклар, түбәнлекләр, сазлыклар күмелгәнлеген оанап тормыйм. Күпме җир актарылганына да, никадәр кара туфрак сыдырып алынганлыгына да тукталмыйм. Шул арада биш миллион сумлык эш башкарылганлыгын гына әйтәсем килә. Бу — хуҗалыкларның өстендәге төп бурычтан тыш башкарылган хезмәт! Кеше, ачык максаты булганда, әнә нинди фидакарьлеккә сәләтле! Алар бит шул ук вакытта җирен дә сөргән, терлек тә үрчеткән, бәрәңгесен-чөгендерен дә үстергән. Бо- ларның барысын да: «Тиздән бездә такыр юл булачак!»—дигән шатлыклы яңалык рухландырып торган.
1981 ел Апае районына әллә ни зур уңыш китермәде. Дөрес, алар бу елда да көчләрен кызганмадылар, тик табигатьнең холыксызлануы уздырыбрак җибәрде. Монда һич тә, боларның юл салып азаплануы эшкә хилафлык китерде, дияргә урын юк. Чөнки шул ук уңышсызлык асфальт юлда утырган хуҗалыкларны да уратып үтмәде.
Аннан соңгы елда ашлык уңышы гомер күренмәгәнчә шәп булды: бөртеклеләрне апаслылар ике йөз мең тоннага якын җыеп алдылар, 1983 елда, ашлыктан тыш, сөт җитештерү дә алга китте, аны утыз алты мең тонна саттылар Моңарчы шикәр чөгендерен алу үзәккә үтә иде. Бу елда аны бишенче октябрьга түгәрәкләп куйдылар.
Планнар кечерәйтелмәде. Киресенчә, үзгәрешләр һаман үсү, арту ягына гына булды. Әмма аны үтәү җиңеләйгәндәй тоелды. Авылларның йөзе яктыра төште. Көнкүреш хезмәте күрсәтү йортлары, яңа өйләр күбрәк салына башлады. Яңа йортта яшәүләре дә башка бит ул!
Юл салырга тотынуларының өченче җәендә мин кабат Апае киңлекләре буйлап сәфәр чыктым. Хәйруллов белән икәүләп. Юл өч тармаклы, дигән идек. Без барлык хуҗалыкларны район үзәге, Казан һәм Ульяновск шәһәрләре белән тоташтыручы шул өч тарафта да булдык. Ашлык өлгереп килә иде инде. Машиналар трассадан киткәннәр. Механизаторлар комбайннарын, чапкыч җайланмаларын көйләп куйганнар. Юллары нык. Вак таш тигезләп түшәлгән. Инде юл төзүнең үз кешеләре акрынлап кына асфальт та җәя башлаганнар.
Бер яктан, тынычлап калсаң да ярый шикелле. Хәйруллов исә ул хакта уйламый, аны яңа фикерләр канатландырган.
— Моңарчы юл кирәк иде. Хәзер юл буена яңа тормыш иңдерми ярамый,— дип башлады ул.— Күпер салуны көтеп торган урыннар бар, машина тукталышлары кирәк, ял базалары, пионер лагерьлары... Авылларыбыздагы яңа өйләрне дә, киң урамнар ясап, матур иттереп салырга өйрәнәсе бар әле. Бригадалар арасына, фермаларга юллар салачакбыз. Уйларга да куркыныч кебек, ә тотынмый ярамый. Азрак ярдәм дә итсәләр, башкарыр идек әле...
Шулай ул: бер яңа эш икенчесен, өченчесен тартып чыгара. Тик мин ышанам: аларын үтәү иң беренчесенә караганда җиңелрәк булыр. Ник дигәндә, хәзер кешеләр үз көчләренә ышанганнар инде. Алар хәзер, кулга-кул тотынып тәвәккәлләгәндә, теләсә нинди эшне дә башкарып чыгачакларын алдан ук белеп торалар.
Юлларның төрлесе бар. Бетоны бар, бар асфальты, олы юл бар, бар тар сукмак. Аларның күбесе сине еракка алып китә, икенчесе туган-үскән йортыңа кайтарып кертә. Иң кирәге һәм иң авыры — минемчә, үз юлыңны табудыр.
Мин хәзер, апаслылар фидакарьлеген күргәч, юлсыз авылларда яшәүчеләрне элеккечә кызганмыйм инде. Ачыкларга тырышам: бо- лай азапланып яшәүдә алар бары тик үзләре генә гаепле түгелме