ИКЕ ӘДИП ДУСЛЫГЫ
Совет халкының фашист Германиясен тар-мар итүенә, бу авыр сугышта җиңүгә ирешүен» 40 ел
тула. КПСС Үэвк Комитетының «Совет халкының 1941-1945 еллардагы Беек Ватан сугышында
Җиңүенең 40 еллыгы турында»гы карарында әйтелгәнче Совет, лар Союзы эчен ул азатлык сугышы,
гадел сугыш иде Боек Җиңүгә барлык совет халкы кебек, Татарстан хезмәт ияләре, иҗат
интеллигенциясе, шул исәптән республикабыз едипләре шактый зур елеш керттеләр Алар, мәкерле
дошманга каршы автомат һәм каләм тотып, Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсеэлеге эчен яу кырында
керештеләр.
Быелның январь аенда фронтовик әдип Шәйхи Маннурның, ә 1986 елның февралендә Советлар
Союзы Герое, латриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууларын» 80 ел тула. Алар — чордаш һәм кордаш
каләм осталары, якын дуслар. «Язучыларга һәм әдәбиятка карата булган караш һәм
фикерләребезнең уртак булуы, бер-беребезне бик яхшы аңлавыбыз мине бик шатландырды»1,—
дигән иде М Җәлил Шәйхи Маннургә язган бер хатында. Аларның иҗат дуслыгы «чын күңелдән
булган шәхси дуслык һәм сердәшлек белән бәйләнгән»2 була
Бу язма — Муса Җәлил белән Шәйхи Маннурның иҗади дуслыгы, фронтовик әдипләрнең
эшчәнлеге турында.
Ике арадагы бу дуслык ике шагыйрьнең Мәскәүдә татарча чыга торган «Эшче» ■Коммунист»
газеталары редакцияләрендә журналистлык зшчәнлегендә, 1932—1933 елларда ук башланып китә
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г Ибраһиме» исемендәге Тел, әдәбият һем тарих
институты фәнни архивының М Җәлил фондында утызынчы еллар ахырында Шәйхи Маннурның
Мәскәүдә яшәүче Җәлилгә язган берничә хаты сакланган. Ш Маннурның 1938 елның 17 сентябрендә
аңа язган хатыннан езекләр китерәбез Ул Татарстан Совет Язучылар союзы бланкасына язылган.
«Муса дускай!
Сезнең һәр әчегезгә безнең һәр икебездән сагынычлы сәлам. Хатыңны алып укыдым-.
Т. Шевченконың нәрсәләрен тәрҗемә итүне якын арада хәл кылабыз Тәрҗемәие сиңа
җибәрербез
М. Лермонтовның дә юбилее якынлаша. Аны тәрҗемә итәргә башларга кирәк. Бәлки аның
турында журналга бер мекалә дә язарсың!.. .
Син сораган нәрсәләрне ашыгыч җиберем (либретто планы һем соңгы глава шигырь).
Либреттоны мин ташлап торган идем, егер үтә алса, мин аны бетен кечемне куел зшләр идем һәм,
бетен кимчелекләреннән арындырып, яхшы бер әсәр булу хәленә җиткерер идем).
Коллектив позманы бүген тәмам итеп, журналга җибәрәбез Сиңа да бер дан» җибәрербез .
Сәлам белен Маннур 17/IX-38»1
Менә 1938 алның 8 октябрендә Ш Маннурның М Җәлилгә язган икенче хатыннан әзем:
«...Бу хат белен сиңа яңа үтенеч бар Шевченко комиссиясе (председателе мин дип мактанып
куярга да ярый), «Катерина» исемле позмасын терцем» итүне Әхмет Феез белен сезнең икегезгә
тапшырды Бу хатны алгач та урталай бүлеп алыгыз дә >шли башлагыз Срогы 10 декабрьдә Шулай
итеп, әнә шул вакытка баз сездән яхшы сыйфатлы тәрҗемә кетеп калабыз Юбилей кеннереие карата
Шеечеико турында гаэе- ' Мус» Жалам Әс»рл»р. дүрт тоид» Өченче ток Казаи. 19?». 51Э 6
• т1л"Д1д»бичЛт2&һем гарям институтының ♦•»»» архивы. 10 ♦. 4 ’«» «•» верымегэ ».
та-журналларда гына язып калмыйча, 5 табаклы аерым җыентык та чыгарабыз. Бу нәрсә
праалениедә бүген расланды...»XII XIII
Ш. Маннур хатында либретто турында сүз бара. М. Җәлил 1935-1938 елларда, Мәскәүдә дәүләт
консерваториясе каршында Татар студиясенең әдәбият бүлеге мөди- ре булып эшләгән чорда бик
күп шагыйрьләрне, шул исәптән Шәйхи Маннурны да либреттолар язуга тарта. Ул Ш. Маннурның
«Бозлар актарылганда» исемле поэмасы буенча язылган либретто планын нигездә яхшы дип таба.
«Ул либретто,— дип яза М. Җәлил,— сюжетның уңышлы тезелүе, вакыйгаларның ифрат көчле
бирелүе, язылган өлешенең әдәби матур эшләнүе турында мин үз фикеремне ачык әйткән \1дем инде.
Мин ул вакытта күрсәткән җитешсезлекләр (натурализм элементлары, артык картиналар һ. б.) эш
процессында бик җиңел төзелә торган әйберләр» 2.
Студия белән Казанга кайткач, «Мин театрда яңа план һәм масштаб белән эшли башлаячакмын.
Билгеле, бу эштә мин иң башлап сезгә — язучы дусларыма таянам... Кыскасы, Казанга кайткач
дәртләнеп һәм бераз курка-курка барам. Ләкин синең кебек дуслар булу көч кертә» 3,— дип язды М.
Җәлил Ш. Маннурга.
Муса Җәлил каләмдәшенең иҗат уңышларына сөенә, кирәк чакта аңа якын киңәшче дә була белә.
Татарстан совет язучылары җыелышында, 1940 елның 7 декабрендә ясаган отчет докладында ул
болай ди:
«Шәйхи Маннур татар поэзиясендә үзенең күп кенә поэмалары һәм лирик шигырьләре белән
күренекле урын алды. Аның шигырьләренә җылылык, лиризм, ялкынлы дәрт һәм садәлек хас...
«Гайҗан бабай», «Меңнән бер кичә», «Елмаюлы кояш турында» төсле көчле образлы әсәрләрен
үрнәккә алырга кирәк була.
Соңгы елларда Ш Маннур зур иҗат активлыгы күрсәтте. «Котан батыр», «Олаучы малай»
поэмаларын, «Вахитов» пьесасын һәм шигырьләр язды»
Татарстан совет язучылары союзының башлангыч партоешмасы секретаре Нур Баян имзасы
белән 1940 елның 3 маенда Ш. Маннурга бирелгән характеристикада мондый юллар бар:
«Ш. Маннурның төп жанры — лирика. Ләкин аның тарафыннан югары поэтик осталык белән
язылган күп кенә әйбәт поэмалар иҗат ителде. Бу поэмалар арасыннан «Туганлык», «Гайҗан бабай»,
«Меңнән бер кичә», «Карлыгач» һ. б. күрсәтергә мөмкин. Ш. Маннур әсәрләренең төп темасы — яңа
кешенең, хезмәткә, тормышка, яңа, коммунистик мөнәсәбәтләр тууы ул... Ш. Маннур татар совет
әдәбиятын үстерү эшендә зур хезмәт куйды, шуның өчен ул СССР Верховный Советы Президиумы
тарафыннан Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде»5.
Ш. Маннур әсәрләрендә яңа җиңүләргә рухландыручы партиягә, илебезнең чәчәк атуы өчен
фидакарьлек күрсәткән хезмәт батырларына дан җырлый.
Инде фронтовик әдип Шәйхи Маннурның Бөек Ватан сугышы елларындагы эшчән- легенө бераз
тукталыйк.
Шагыйрь Бөек Ватан сугышы елларында да актив иҗат итә. Аның бу чор иҗаты совет халкының,
солдатларыбыз һәм офицерларыбызның сугыш кырларында күрсәткән батырлыгы, аларның
Гитлер яуларын җиңүгә көчле омтылышлары, илебез өстендә җиңү таңы атачагына тирән ышаныч
белән сугарылган, Әдип, Муса Җәлил кебек, сугыш башлануның беренче көннәреннән совет
кешеләрен изге көрәшкә чакыра. Немец фашистларына нәфрәт яудырган «Үз башына» исемле
шигырен яза. Ул «Кызыл Татар- станпда 1941 елның 27 июнендә басылып чыга:
Бер уч туфрагы газиз булган, Изге кочагында Ленин туган Ватаныма — бөек
анама, Батыр халкым сарай салганда. Күзе тонган фашист туп атты... Изге
көрәш, изге сугышка! Кабахәтләр җирдә калмасын! Кабат килеп агу
салмасын Безнең матур, тыныч тормышка!
Аның «Кызыл Татарстан» газетасының 1941 ел, 6 июль санында дөнья күргән «Саубуллашу»
шигыре дә, дошманның мәкерлеген сурәтләү белән бергә, совет солдатын гайрәтле, көчле һәм батыр
булырга, илбасарларны тар-мар итәргә өнди. 1941 елда
1 ә4эбняг !1эи таРих институтының фәнни архивы, 10 ф.. тасв. 4. сак. бер 9. 63 бит
XIII Муса Җәлил Әсәрләр, дүрт томда Өченче том. 514 бит и
’ Муса Җәлил Әсәрләр, дүрт томда Өченче три. 522 б
• Шунда ук. 264 бит
* КПССның Татарстан елка комитеты партархнвы. 1211 ф.. I тасв. 2 эш. 10 б.
шагыйрьнең «Әй, күтәрел, халкым!». «Син нәрсе бирдең». «Тизрәк исиңү ечен|», «Тәгә риләр» кебек
шигырьләре басылып чыгып, укучылар тарафыннан җылы каршылана
Ш Маннур «Кызыл Татарстан» газетасының махсус корреспонденты сыйфатында сугышның
беренче айларында республикабыз районнарына командировкага чыга, колхоз басуларыннан
игенчеләрнең фидакарь эшләре турында мәкаләләр яза
Бераздан LU- Маннур үзе теләп Беек Ватан сугышына китә.
М. Җәлил Шәйхи Маннур белән Мәскәүдә очраша. Мәгълүм ки, М. Җәлил Марьи. ио-Минзәлә
хәрби политработниклар курсын елкән политрук дәрәҗәсендә тәмамлагач, командование
тарафыннан эшче-крестьян Кызыл Армиясенең политик идарәсе (ПУРККА) карамагына җибәрелә. Ш.
Маннур да Казаннан шул Политик идарәгә җибәрелгән булган.
М. Җәлил 1942 елның 12 январенда рус телендә язылган хатында (ул матбугатта басылмаган)
болай дип хәбәр итә «Без направление белән безне коткән учреждениедә (ягъни политик идарәдә)
булдык, анда безнең эшләребез турында сойләштек. шунда ук Маннурны да очраттык Шул ук кәнне
Маннур белән Ә Фәйзидә кундык» Әлбәттә, дәһшәтле көннәрдә өч мәшһүр шагыйрь-дусларның
очрашуы алар тормышында, иҗатында зур эз калдыргандыр
Әлегә билгеле булмаган тагын бер документ китерәбез Сүэ анда Ш. Маннурны Кызыл Армия
сафларына чакыру турында бара Ул 1942 елның 19 январенда эшче- крестьян Кызыл Армиясенең
Политик идарәсенең баш начальнигы исеменә язылган
«..Татар телендә,— диелә анда,— поэзия белән шөгыльләнгән иптәш Маннурое рус телендә
очерк һәм хикәяләр яза ала.
СССР Язучылар союзы Президиумы секретаре А Фадеев иптәш Маннуровны армия матбугатына
җибәрергә тәкъдим итә һәм Маннуровның анда файдалы работник булачагын күрсәтә.
Иптәш Маннурое үзе дә армия матбугатына җибәрүне үтенеп сорый. Сезнең күрсәтмәгез буенча
хәзер Маннурое чакырылды һәм Мәскәүгә килде
Иптәш Маннуровны РККАга чакырырга һәм 61 нче армия газетасы редакциясенә әдәби
сотрудник хезмәтенә билгеләргә тәкъдим итәргә» 1
Ш. Маннур «Сугышчан чакыру». «Алга, дошман әстенә» һәм «ватан бәхете эчен» диген фронт
газеталарының хәрби корреспонденты булып хезмәт ите Коммунистлар партиясе сафына алына,
Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
Гвардия капитаны Ш. Маннуровны «Сугышчан хезмәтләре эчен» медале белән бүләкләү
турында «Бүләкләү листы» саклана Түбәндә шушы документтан бер еэек китерәбез:
«Иптәш Маннурое 1944 елның февраленнән «ватан бәхете эчен» дигән дивизия газетасында
әдәби хезмәткәр булып эшли Февраль-март айларында Витебск янында барган һәм соңгы
сугышларда, бигрәк тә Березине елгасын кичкәндә һәм Борисово шәһәрен азат иткәндә, иптәш
Маннурое, оештыручы-корреспондент буларак, зур сәләткә ия булуын күрсәтте . Аның мәкаләләре
сугышчыларны ейрәтә һәм сугышчан батырлыкларга туплый ..» XIV XV
Ш. Маннурое «Сугышчан хезмәтләре эчен» медале белән бүләкләнә
Шул ук архивта гвардия капитаны Ш. Маннуровны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләү
туфында «Бүләкләү листы» да бар. Анда болай диелә.
«Иптәш Маннурое. дивизия газетасының әдәби хезмәткәре буларак, сугышның терле
шартларында подразделениеларда була, сугыш геройларының тәҗрибәсен әйрәне. аны оператив
һәм оста итеп газетада яктырта. Сугышучы подразделениеларда ул батырлык һәм кыюлык күрсәтә.
Иптәш Маннурое иптәш Шелхоеский батальонында булган вакытта аның геройларының сугышчан
эшләрен газетада һәм листовкада киң яктыртты Иптәш Маннурое инициативасы буенча дивизиядә
хәрәкәт иткәндә станоклы пулеметтан ату тәҗрибәсе киң таратылды Иптәш Маннурое сугыш
кырында Канчыгыш Пруссияге һеҗүм итүче геройларыбыз турында махсус листовкалар ечеи күл
кенә кыйммәтле оператив материаллар оештырды Личный составны сугышчан батырлыкларга
туплауда бу материалларның ярдәме зур булды.. Иң катлаулы сугыш шартларында Маннурое үзен
батыр һәм кыю тота...» 4
Ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә
Бу елларда әдипнең күп кенә мәкаләләре, фронт язмалары, очерклары һәм шигырьләре әлеге
газеталарда һәм «Кызыл Татарстан»да бер-бер артлы басылып тора
Авторның егерме меңчеләр сафында Мөслим районына килеп колхоз тезешкән, аннары ак
финнарга каршы сугышларда катнашкан. Боек Ватан сугышында каһарманнарча керешкән рота
командиры лейтенант С Садретдииов турындагы, егерме сугышчы бә-
1 Г Ибраһимов исемендәге институтмын фәнни архивы. 10 ф . тасв 4, аш 16. I б
• Бу документ СССР Оборона министрлыгының үэ«к архивында саклана
■СССР Оборона министрлыгының үэак архивы 3) фонд. 0WIS5 тасвирлама. ХКИ аш 366 б
XV СССР Оборона мимиегрлыгыиың умк архивы. 6Я6196 тасв Ы60 аш. 76 б
' Татарстан АССРның үзәк дәүләт архивы. 4921 фонд, 1 тасвнр.-ама, 10 эш. 112 б
дан лейтенант Глинков һәм Саратов егете политрук Хәсән Хаҗиморатов хакындагы. Тукай
районының Шәкәнеч егете — отделение командиры сержант Гобәйдулла Хисмә- туллинның 200
фашистны пулеметтан дөмектерүе, Медногорск егете снайпер Мортаза Мәхмүтов турындагы
очеркларын тирән дулкынлану белән укыйсың. Хәрби журналист «Егерме баһадир» дигән очеркында
б олай дип яза:
«Туган илләренең, ата-аналарының һәм балаларының азатлыгын чын күңелләре белән сөйгән
ар.слан егетләр әнә шулай каһарманнарча һәлак булалар. Совет халкы һәм Бөек Ватан аларның
данлы исемнәрен һәм искиткеч гүзәл баһадирлыкларын га- сырлар буе йөрәгендә саклар, мәңгегә
онытылмый торган асыл җырлар тудырыр!»
Редакция 1942 елның 8 июнендә Ш. Маннурга — каләмдәшенә җылы мөнәсәбәт һәм әдипне
тирән ихтирам итүен белдергән хат яза:
«Сәләх Садретдинов турында язылган хат газетабызның 1942 нче елның 24 март санында
басылып чыкты һәм укучылар аны яраттылар..
«Урманда» исемле бишенче хатны 8/VI-1942 алдык. Без хәзер газетаны 2 битле итеп чыгарабыз.
Шуңа да карамастан. Маннур хатларына газетада урын бар. Чөнки алар урынны үзләре яулап
алалар»1.
Әдипнең бер хатында «Гайҗан бабай» поэмасының икенче кисәге — «Гайҗан бабайның бүләге»
язылып бетү һәм аны газетада бастыру өчен җибәрүе турында сүз бара. Авторның бу иҗат җимеше
«Кызыл Татарстаниның 1943 ел, 27 мартында басылып чыккан.
Бөек Ватан сугышы башланып, берничә ай үтүгә, фронтка ярдәм йөзеннән илебездә патриотик
хәрәкәт киң колач ала. Илебез, шул исәптән Татарстан хезмәт ияләре фронттагы сугышчыларыбыз
өчен җылы киемнәр, төрле бүләкләр җыйлар, танк колонналары, авиаэскадрилья, бронепоездлар
төзү өчен акчаларын бирәләр. Кайберәүләр шәхси средство һәм акчаларына самолетлар ясаталар.
Ш. Маннур әлеге поэмасында шушы хәрәкәтне дулкынландыргыч итеп тасвирлый, Гайҗан
бабай авызыннан сөйләтеп, болай ди:
Безнең уллар тизрәк җиңсен өчен. Бер
самолет бүләк итәбез
Бар бердәнбер лачыныбыз безнең,
Гадел-Котдус аның исеме. ' Гайрәтле
бер татар егете ул, Саф йөрәкле халык
нәселе Безнең шушы уртак бүләгебез —
Корычканат аңа бирелсен. Ул күкләргә
гизеп шуның белән, Ярманнарның көлен
китерсен
«Гайҗан бабай бүләге»—фронтовик шагыйрьнең зур иҗат уңышы. Гайҗан бабай образы авыр
сугыш елларында патриотизм үрнәге күрсәтү белән бик тә табигый яңгырый. Ш. Маннур әлеге
поэмасын 1947-1948 елларда дәвам иттереп, сугыштан соңгы чорда — илне җимереклектән торгызу,
колхозларны яңадан ныгытч чорында батырлык күрсәткән — кырларда мул уңыш үстергән Гайҗан
бабай белән — «Гайҗан бабайның алтын көшеле» белән тәмамлый.
Әдип, дәһшәтле елларда ут эченнән торып, окоп-блиндажларга дошман пулясы һәм снарядлары
явып торган шартларда иҗат итте. «Совет әдәбияты» журналы, «Кызыл Татарстан» газетасы
редакцияләренә бер-бер артлы сугышчан очеркларын һәм фронт язмаларын, поэтик әсәрләрен
җибәрә. Аның «Җиңүчеләргә сәлам» дигән шигырьләр җыентыгы да сугыш елларында басыла.
Орденлы шагыйрьнең бу китабына кергән әсәрләре Ватаныбызның фашист үләтеннән
чистартылачагына, дошманның җиңеләчәгенә зур ышаныч белән сугарылган Тәнкыйтьче Хәсән
Хәйринең 1943 елның 13 мартында газетабызда әлеге җыентыкка карата рецензиясе бирелгән:
«Маннур бүгенге хәлләрне,—дип яэа ул,—һәр яңалыкны, сугыш чорында туган вакыйга,
фактларны күрә һәм шагыйрь йөрәге белән сизә... Ленинград халкының, Москваны саклаучы
каһарманнарның батырлыкларын, совет халкының бердәмлеген җырлый—
Маннурның хәзерге шигырьләрендәге төп тема, төп мотив — мәхәббәт һәм нәфрәт. Безнең
Ватаныбызга, туган халкына. Кызыл Армиягә, совет халкының батыр улла- рына һәм кызларына
мәхәббәт һәм дан җырлый шагыйрь Безнең изге җиребезне таптап, чәчәк аткан авыл,
шәһәрләребезне яндыручы һәм бөек культурабызны, ирке- безне җимерергә теләүче немец
вәхшиләренә мең ләгънәт, нәфрәт һәм үч яңгырый».
Әдипнең фронтта иҗат иткән шигырьләренең шактый ©пеше газетада һәм «Совет әдәбияты»
журналында беренче тапкыр дөнья күрәләр «Кызыл Татарстан» газетасында 1942 елгы «Безнең
кызлар», 1943 елгы «Сагыну җыры». 1945 елгы «Ерактан хат» кебек шигырьләре — шундыйлар. Аның
шул елларда редакциягә җибәрелгән әсәрләре һәм хатларының 20 дән артык кулъязмасы Татарстан
АССРның үзәк дәүләт архивында саклана.
Ш. Маннурның Бөек Ватан сугышы чоры иҗаты М. Җәлил, Ф Кәрим, Н. Баян, Г Кутуй, М. Максуд,
Ә. Фәйзи, С Хәким, Г Хуҗи. Ә Исхак һәм башка әдипләрнең әсәрләре белән аваздаш. Фронтовик әдип
ил белән, халык белән бергә атлады, уртак язмыш кичерде Аның әсәрләрендә туган халкына дан,
дошманнарга нәфрәт һәм үч яңгырый.
Татар совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Ш Маннур 195/ елда «Почет билгесе», 1975
елда Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнде.
Якын дусты һәм каләмдәше — илебезнең легендар улы Муса Җәлилнең якты истәлеген гомере
буе ул күңел түрендә йөртте. Ш. Маннур герой-шагыйрьнең батырлыгын гәүдәләндергән «Муса»
романын иҗат итте. «Минем тарафымнан иҗат ителгән бу роман,— дип язды ул кереш сүздә,—
Мусаның поэтик һәм гражданлык батырлыгына гаять тирән ихтирам, хөрмәт билгесе».
Ш. Маннур, дусты М. Җәлил кебек. Бөек Ватан сугышы елларын чагылдырган әсәрләре белән
бай әдәби мирас калдырды
Шәмси ХАММАТОВ, тарих
фәннәре кандидаты, Касыйм
ТӘХАУ.
СССР Журналистлар союзы члены.