Читен эш
Читен эш
1907 елда Фатих Әмирхан «Ә^ьислах» газетасы чыгарырга керешә.
Патша власте аңа редактор булырга рөхсәт
бирмәгәч, ул редакция эшендә бер дә тәҗрибәсе
булмаган Вафа Бәхтияровны рәсми редактор итеп
билгеләтергә мәҗбүр була
Газета чыга башлый... Бер заман Вафа
Бәхтияровтан иптәшләре сорашалар икән:
— Я, нихәл, Вафа, эшләр барамы?
— Баруын бара да, тик мөхәррир булып
эшләү бик читен икән,— ди ул.
— Шулаймыни?
— Шулай шул,—ди аларга Вафа Бәхтияров,—Үзегез уйлап карагыз, ничек
читен булмасын. Иртүк торып, кулъязмаларны типографиягә илтеп бирергә
кирәк. Басылганнан соң гәҗитләрне, кечкенә арбага төяп, шәһәрнең бер
башыннан икенче башына хәтле тартып аЛып кайтасың. Аннары, тирләп-
пешеп, адресларын язасың. Аларны гәҗит саен ябыштырасың. Шуннан соң,
тагын арбага төяп, почтага илтәсең. Почтасы кайда дисең тагы? Җәһәннәм
тишегендә... Фатих белән Тукайга нәрсә аларга? Язалар да шуның белән
вәссәлам! Ә син, телеңне салындырып, ломовой аты шикелле йөр... Юк,
мөхәррир булу бик читен эш икән!
Кем яна?
Шагыйрь Хәсән Туфан бер заман тәмәке тартырга шул хәтле күнеккән
иде, әгәр авызында тәмәкесе булмаса. яза да, укый да алмый иде Шулай
көннәрдән бер көнне ул Аккош күлендәге дачада, тәмәкесен тарта-тарта,
караватында уйланып ята да, кинәт сикереп торып, ашыгып кабинетына кереп
китә Илһам килгән була аңа. Тәмәкесен кабызып, кызу-кызу язарга керешә.
Күпмедер вакыт яза. Бакчачылардан Афзал Шамов белән Абдулла Әхмәт
Туфаннар тәрәзәсеннән өерелеп чыккан төтенне күреп алаларда аның янына
йөгереп керәләр. Ни күрсеннәнр, шагыйрьнең верандасына ут капкан.
Мендәре, юрганы, матрацы яна.
— Янасың бит! — диләр аңа.
— Нигә мин яныйм, күршем яна ич!—ди ул, язуында дәвам итеп.— Төтен
алар ягыннан килә.
Абдулла Әхмәт, ачуланып:
— Бу кадәр булырсың икән, кымшанмыйсың да ичмаса! — дип кычкыра
Хәсәнгә.
— Комачаулап йөрмә әле монда, болай да рифма таба алмыйча
азапланам,— ди Туфан аңа каршы.