Логотип Казан Утлары
Хикәя

БУРЫЧ


ик арып кайтса да, бу төндә йокысы йокы булмады Гафурның. Кичке чәйдән соң мич артындагы ара-лыкка, инде күптән кирәге беткән балалар карава-тына чүмәшеп, изрәп киткән иде китүен. Әмма чирек сәгать тә үтмәгәндер, кемдер зур якның ишеген каерып ачты, нидер карады, эзләде дә, гөрсел- дәтеп кире япты. Шуның артыннан ук улы Гыйсмәтнең бер дә тартынмыйча сөйләгәне ишетелде:
— Нәрсә, безнең пенсионер йоклыймы? Төшендә дә шул бурычы белән саташа торгандыр әле... Гомер-гомергә, ире йоклаган сәгатьләрдә шыпыртлап сөйләргә гадәтләнгән Банат улының бу
тупаслыгына түзмәде:
— Чү, юньсез, тел тидермә атаңа!— диде.
Шуннан йокысы качты Гафурның. Яңадан оеп китмәмме дип, әйлә- неп-тулганып карады, мендәрен дә әйләндереп салды. Аптырагач, торып, ут яндырмый гына чишенде, карчыгы җәеп куйган йомшак урынга — киң агач караватка менеп ятты. Әмма башка көннәрдәге кебек ансат кына изрәп китә алмады.
-- --- ™-3 ---------------- ------ — Без аны әдәбият сөючеләр һәм журнал укучыларыбыз исеменнән котлыйбыз, яңа иҗат уңышлары телибез.
Бу санда укучыларга язучының яңа хикәясен тәкъдим итәбез
Ә бит бүгенге йөрүенә караганда, кайтуына урынга аварга, иртәнгә кадәр бер кымшанмый йокларга тиеш иде ул. Шушы мәшәкатьле дөньяда алтмыш биш ел яшәү дәнерендә илнен әллә кайсы төбәкләрен таптады, сугышта һәр аягына җәрәхәт алды, аннан соң. нефтьтә эшләгән чакта да, скважиналар арасында бик күп сукмаклар салды Гафур. Шул хәлсезләнебрәк калган аяклары белән язгы пычракта ничә жиде ♦ авыл арасын үтте. Кайберләреңә юлаучы машиналарга утырып барды г баруын. Шулай да күбесе олы юлдан чнттәрәк иделәр шул ?
Бер уйлаганда, һаман дөнья куып, үзеңә мәшәкать арттырып йөри- iS се юк та бит йорт-җире шәһәр читендәге шушы урынга ямь бирел то- ф ра - авыл клубы хәтле алты почмаклы йорт, шуңа кушып кирпечтән салынган кухня, курчак өедәй җыйнак абзар-кура Артта ап-ак чәчәктә ® утырган алмагач бакчасы! Үзе бер хозурлык, үзе бер куаныч. Учын ту- < тырып пенсиясен ала, исәнлеге дв әле, шөкер, типсә тимер өзәрлек 3 Тормыш көйләнгән.
Тик менә яхшы тормышның да уңайсыз яклары бар шул. Калада - яшәп тә, аның сыман мад-туар асраучылар белә ул кыенлыкны Ашату н ечеи печәнен, саламын хәзерләүне әйтүе түгел, юк. Акчасы барга нәрсә 3 ул хәзерге заманда печән?! Телисең икән, сатып ал. Инде тазалыгың * бар икән, скважиналар тирәсендә үзең йолкы, чап, киптер. Кайтаруы :< да әллә ни мәшәкатьле түгел. Гозер итеп промыселга барсаң «Ә-ә. Гафур абый!» дип, теләсә кайсы машинаны биреп җибәрәләр Хикмәт шунда ки. көтүче табуы бәла хәзер Яз җиттеме, шәһәр кырыендагы терлек-туар асраучы халык хафага кала, каян гына көтүче табарга да, бу мәшәкатьле эшкә кемне генә күндерергә? Инде ни генә уйлап, ни генә кыланып бетмәде поселок халкы. Малларны чиратлап үзләре көтеп тә карадылар Алай да барып чыкмады Көтү шимбә яисә якшәмбе көннәрдә генә чыкса, бер хәл иде дә бит, сыерлар көн саен ашарга сорыйлар шул. Халыкның исә күбесе нефтьтә — производствода эшли. Көтүгә чират җитте дип эштән калып булмый ич инде Аптырагач, зур- зур хак вәгъдә итеп, тирә-як авыллардан көтүче ялладылар Ачуым бер килмәгәе, хакын министр окладына җиткерделәр бит инде, былтыргы көтүченең айлыгы җиде йөз сумнан артык иде. Алай да эшен ахырына кадәр җиткермәде теге, җәй уртасында көтүен ташлап авылына кайтып китте.
Нәрсәсе генә бардыр инде, көтүне алмый бит халык. Электән калган гадәт буенча һаман да түбән эш итеп карыйлар микән әллә. Хикмәт башкада шул, баеды, бөтәйде халык, нинди генә эштә эшләмәсен, мул итеп акчасын ала, сменасы бетүгә киерелеп ял итә. Ул гына да түгел, отпускага чыгып, илнең әллә кайсы затлы төбәкләрен карап йөри. К>- рә торып-шушы мәшәкатьле эшкә кем алынсын, ди
Тәмам гаҗизләнгәч, шәһәрдә эшсез йөрүчеләрне эзләп карадылар. Таптылар да Әмма яңа көтүчеләре я эчкече, я йокысын ача алмаган бер сөрхәнтәй булып чыга торды Соң инде. Яшел Түбә кебек нефть каласында юньле кеше эшсез ятамы?!
Шушы хафа язның язында килә мал-туарлы .халыкка Быел менә тагы кар эреп бетәр-бетмәс аякка басты урам комитеты Гафурлар капка төбенә җыелып, кич саен шул хакта киңәштеләр Олау-олау сүз сөйләнде, берсеннән-берсе хыялый фикерләр әйтелде, булачак көтүчегә елдагыдан да зуррак хак билгеләнде Тик аңа карап көтүче табылмады Шунйаи пенсионерлардан өч кешене сайлап алдылар да, авылларга чыгарып җибәрергә булдылар. Олы юллардан читтәге ераграк авылларны үзе санлап алды Гафур. <Ул тирәләргә әле промысел җене кагылып өлгермәгән, халык та акча белән шаярырга күнекмәгән, зур хакка теләүче табылмый калмас»,—днп фикер йөрттеләр
Карлар эрел, аяк асты былҗыраган чак иде. Юлга днп гадирәк киенде Гафур промыселдан соңгы тапкыр алып та, эшкә киелми кал-
ran спецовкасын эшкә кия торган костюмын, май таплары белән бизәкләнгән кәжәнсн киде, көн суыта дип, башына иске бүреген элде. И шулар белән хур булды да. Симун аланы дигән керәшен авылына барып керүгә, урам буй коймасын яңартып яткан бер кеше - очлы иякле, бөтен битен ак төк баскан дәдәй туктатты үзен. Исәнлек-саулык сорашып, бер папирос яндырып җибәрүгә, сорап куйды бит керәшен дәдәй:
— Көтү алырга җөрүең түгелдер бит?
Кинәт кенә башына суккандай, аптырады да калды Гафур шадра битенә кызыллык йөгерде, тирән-тирән өч буразнадан торган маңгаена тир бәреп чыкты, эчкә баткан күзләрендә үртәлү очкыны ялтырап китте. Керәшен дәдәй үзен юри котыртадыр сыман тоелды аңа
Шаяртмый икән, битен ак төк баскан бу агайда да шул кайгы икән. Симун аланы халкы да елның елында көтүче таба алмый аптырый булып чыкты. Көнозын шушы хакта сөйләшеп йөри торгач, мәгълүм булды: бу эшне чын-чыннан яратып, гомере буе көтү көтүчеләр дә бар икән авылларда. Тик алары да хуҗалык көтүен түгел, колхоз-совхоз малларын алалар икән. Нигә дисәң, колхоз-совхозлар аңа, хезмәткә түләүдән тыш, утынын-печәнен хәзерләп бирә, кирәк икән, яңа өй дә салып кертә.
Өметсезләнеп, күңелсезләнеп, ут алганда гына кайтты Гафур калага. Тәмам арып-талчыгып, кәефсезләнеп үзләренең урамына килеп кергән генә иде, каршысына кордашы Ясәви очрады. Гафур кебек үк дөнья күргән пенсионер ул Ясәви. Ьизмәнгә салып карасаң, Гафурдан артыграгын да күргәндер әле Гафур да гизде дөньяны гизүен: Донбассында да булды, Себердә дә. Төньякта да. Мәгәр үз теләге белән йөрде, йөрәге кушкан җиргә барды Ясәви исә кәбестә шулпасының сыеграгын эчкән бугай — заманында ниндидер хилафлык эшләп ун ел утырып чыккан, ерак тайгада урман кискән. Иреккә чыккач та туган якларына кайтырга ашыкмаган, өйрәнгән, күнеккән җирендә зур акча алып эшләгән, пенсиягә чыккач кына бу якларга кайтып төпләнгән. Акчаны карчыгы Маһирәнең иске оек балтырына төеп тутырып кайткан. дип сөйлиһәр. Хак сүздер, Яшел Түбәгә килеп төшүенә, бораулау идарәсендә баш бухгалтер булып эшләгән Кәрамның чиркәү кадәр өен сатып алды, гараж салды, аңа сөт төсле «Жигули» кертеп бикләде. Үзе гомердә рульгә утырасы булмаса да, модадан калмыйм, диюедер инде. Озак еллар буе казна шулпасы чөмереп, салкын якларда эшләвенә, яшәвенә карамастан, чиертсәң каны чыгарга торган йөзле, киң җилкәле. карсак кына бәндә үзе. Кешегә тиз генә ачылып китмәс, бусагасыннан теләсә кемне атлатмас, йомык, серле кеше. Тормыш юлы карарак, шик-шөбһәлерәк андый бәндәләрне өнәп бетерми Гафур. Әмма дөнья булгач, шуларның ишеген шакырга да туры килә икән. Әнә бит бүген дә, каршыга килеп җитүе булды, исәнлек-саулык сорашу юк, көтүче кайгысы юк. һич көтмәгәндә әйтеп салды бит
— Бурыч ничек, Гафур күрше!
Моңа каршы ни дияргә дә белмәде Гафур, җавап сүз таба алмыйча аңгыраеп калды, шадралары кызарды, маңгай буразналарында тир бөр-чекләре күренде.
— Тагы берәр ай булса да сабыр ит инде, Ясәви туган,— диде ул, бар сабырлыгын, көчен җыеп.
Шул очрашу, һич көтмәгәндә әйтелгән шул бер авыз сүз исенә төшеп. йөрәген кузгатып җибәрде. Хәзер көтмә инде йокы дигәнне. Болай да тынгысыз йөрәккә җитә калды. Гафур урыныннан кубып, кием шкафы янына килде, балалар күрмәсен дип, иң артка — карчыгы Банатның үтүкләп куйган чүпрәкләре астына ук яшереп куйган «Север» пачкасын капшап тапты. Янә караваты янына килде, тәрәзәне сыза гына ачып, папирос кабызды.
я инде, ни дип бурычка керде шул комсыз Ясәвигә? Их, бар иде аның үзе кебек саф хезмәт юлы үткән кордашлары! Мәгъсүмнәр, Андрейлар бар иде. Биш йөз сум акчадан тора торган кешеләр идемени. Кирәк икән меңен дә биреп торган булырлар, биш ел узса да. «әҗәт» дип авыз ачып сүз кушмаслар, үз җаең белән китереп биргәнне көтәрләр иде. Иртәрәк китеп бардылар шул. һаман да әлеге сугыш галә- ♦ мәте инде, яз-көз җитте исә яралары кузгалып сызланалар иде. ба- э- хырлар. Ә бу куркуль тынгы бирмәячәк болай булгач, әнә ич: «Кара ? аны. Гафур күрше, суд бусагасын таптарлык ясама»,—дип калды Ак- £ ча биргәндә юкка гына имзалык сорамаган икән. Уенга исәпләп кенә язып биргән шул язуны матчасына кыстырып саклыйдыр әле. Иллә дә * сабырсыз кеше икән Дүрт айга бнш-алты тапкыр искә төшергәндер ® инде Шулай да бүгенге кебек үк аяк терәп сораганы юк иде әле.. х
Гафур тәрәзәне киереп ачты да, сүнгән төпчеген сәрви агачлары = арасына чиертеп җибәрде, аннан юрганын башыннан ук бөркәнеп та- £ гын ятты Йокы алмый аптыраганда гел шулай итә ул. Тик бүген алай “• ятуның да файдасы тимәде, башы тәүлек буе йоклап торган кешене- н кедәй аек иде. 4 х
X
...Яна ел якынлашып килгән көннәр иде. Шимбә кичләренең берен- g дә улы Гыйсмәт бәләкәй генә буйлы, тузгыган башлы бер кыз ияртеп кайтты, йөрәге әллә нишләп китте Гафурның «Өйләнергә йөрүе микәнни?» дигән уй үтте башыннан Моңа кадәр бер дә сүз кузгатканы юк иде ләбаса Шул мизгелдә үк уйлап та алды Өйләнсә ни. бнк вакыт Солдаттан кайтканына ел була инде. Буе дисәң буе, чибәрлеге дисәң чибәрлеге бар. Нишләп дуадак каз кебек каңгырып йөрсен әле ул?! Әнә бит башы матчага тияргә тора, җилкә дисәң, әтисенеке кадәр ике. Озынрак чәчен артка тарап салган да. кабартма иренле авызын ерып тора. Яратадыр шушы курчакны, әнә бит зур көрән күзләрен алмый шул нәмәрсәдән. Вакыт, бнк вакыт. Өйләнсен генә. Малайны башлы- к\зле итәргә дип, күптән кассада саклап тоткан акчасы да бар Ил-күз алдында хурлыкка калмаслар, боерган булса.
Карчыгы Банат эшнең нидә икәнен иреннән алда сизенгән, күрәсең, каушый төшеп, болай да гөлт итеп торган өстәл өстен сөртеп алды, зур яшел чәйнеккә краннан су агызып, газ плитәсе өстенә куйды, буфеттан конфет-хәлвә ише нәрсәләр чыгара башлады Гафур исә нишләргә белми аптырап калды, сүз башлар иде, улыннан узып бу хакта тел тибрәтергә базмады. Эш юктан эш дигәндәй, башкаларга сиздермәскә тырышып кына, булачак киленне күзәтергә тотынды «Кечкенә дә — төш кенә, дигәндәй, үзе чибәр нәрсә булырга ошый»,— дип фикер йөртте карт Болай да бәләкәйдән булмаган күзләре сөрмә тартканлыктан тагы да зур зәңгәр, тирән булып күренә Печтекн генә почык борыны да үзенә килешеп тора. Елмаешкан алсу иреннәре арасыннан тыгыз ак тешләре күренә. Матурын матур да бит, характеры ничектер әле. Әнә күршедәге Сарбаевның килене дә чибәр, кычыткан чыпчыгы кадәр генә. Шулай да ирен дә, кайнатасы белән кайнанасын да гармунсыз биетә
— Менә, әти, танышыгыз, Эмма була бу Минем дус кыз,— днде Гыйсмәт, әтисе белән әнисенең аптырашып торуын күргәч.— Псдучн- лнщеда укый, икенче курста.
Яшьләр өйләнешү турында сүз кузгатмадылар, шаяра-көлә чәй эчтеләр дә, киенеп-ясанып, кинога дип чыгып киттеләр. Алар артыннан ишек ябылуга, сорап куйды Гафур
— Снңайтәм, Гыйсмәтнең кәләше марҗа мазар түгелдер бит?
Картка аны-моны сиздермәсәләр дә, Банаты барысын да белә икән
— Буламы соң. Өммегөлсем атлы бала,—дип куйды Банат һәм ка бат өстәлен җыештыра башлады
Башка сүз булмады. Кызның егет өенә тикмәгә генә килмәвен яхшы белсә дә, бу вакыйгага артык игътибар итмәде Гафур. Беткәнмени: үп- кән-кочкан — җилгә очкан.
Шулай да икенче көнне иртән улына әйтми түзмәде Гафур:
— Чын-чынлап башлы-күзле булырга уйласаң, бик тә сабыйга йөз тоткансың, улым. Җитмәсә, укый дидең бугай.
— Ул хакта сөйләшергә соң инде, әти,— диде Гыйсмәт, гадәтенчә тупасрак итеп.— Без инде язылыштык.
Менә сиңа иске авыздан яңа сүз. Бу ни булып чыга инде? Киңәш юк, сөйләшү юк, тот та өйлән, имеш. Эченнән генә шулай тиргәнде Гафур, ләкин кайтарып сүз әйтмәде. Хәзерге яшьләр шулайрак шул инде, бер бездән генә калмаган. Шулай да:
— Туй-мазар ясый торгансыздыр бит?—дип сорап куйды.
— Яна ел кичендә дип әйттем.— Бетте-китте дигәндәй, Гыйсмәт өйдән үк чыгып китте.
Эшләрен бетереп, Банат та бу якка керде, аяк очларына гына басып карават янына килде, юрганны ачып, песи сыман гына ире янәшәсенә елышты.
«Йокларсың монда»—дип куйды Гафур эченнән генә, иртә таңнан сыерыңны куарга көтү булмасын, урамга чыгуыңа Ясәви: «Бурыч ничек», дип теңкәсенә тисен. Бөтен туган-тумачалары, якыннары ни әйттеләр: «Бетер инде сыерыңны, Гафур, җәфаланма, кибеттә мае, сөте- катыгы бар ич»,— диделәр. Тәки тыңламады бит шулар сүзен. Әй, алар соң ни белә? Ишегалдында, абзар-кура тирәсендә сыер исе аңкып тормагач, тормышның ни яме? Аннан соң бакчага тирес тә кирәк бит әле. Акчага да таба алмыйсың аны хәзер, кадерен беләләр авылда ашламаның.
Менә изрәп китәм, менә онытылам дип ятканда миенең әллә кай җирендә тагы туй мәшәкатьләре кузгалды. Йокысы шундук ачылып, тәмәке тартасы килгәндәй булды, папиросын үрелеп алып, яндырып җибәрмәкче иде, карчыгын уятудан шикләнеп, ниятеннән кире кайтты. Аркасына әйләнеп ятты да, күзләрен тәрәзәнең зур өлгесенә, пыяла артында сизелер-сизелмәс кенә чайкалган ботакларга төбәде.
Туй дигәннән, аның үзенә туй шау-шуын татырга туры килмәде. Әй, ул кара сугыш елларында туй кайгысы идемени. Ерак Төньякта ашыгыч рәвештә салынып яткан тимер юл төзелешендә эшли иде ул чакта Гафур. Шунда үзе кебек үк туң җир чабып йөрүче Банат белән танышты Ах-вах итми, «сөям» дип вәгъдәләр бирми генә бер-ике ай йөрделәр дә, бер көнне эштән соң Гафурның барактагы бүлмәсенә бергә кайттылар. Саргылт гәзит кәгазе өстенә икесенең паек ипиен турап салдылар. иреннәрен пешерә-пешерә алюмин кружкадан кайнар су эчтеләр. Өлкән улы Мисхәт белән кызлары Гөлсинә дә зур расходлар чыгармыйча, ничектер тыныч кына башлы-күзле булдылар. Кешедән ким яшәмиләр тагы, гөр итеп бишәр бала үстереп яталар.
Хәзер шул заман башка. Зур туй ясап, шау-гөр итеп өйләнешәләр яшьләр. Карап-карап торганы бар, дүртәр-бишәр машина белән төшерәләр киленне. Гафур алай ук зурдан купмас кубуын, шулай да тирә- күрше, туган-тумача каршында сер бирмәскә иде исәбе. Шуңа да, Гыйсмәт өйләнсә дип, саклык кассасында җиде йөз сум акча тотты. Нинди генә кыен чагында да, кагылмады ул акчага. Тузылыр сәгате шушы ел башында суккан икән.
Бер көнне яшьләрне каршына утыртып сорады Гафур:
— Тунга кемнәрне вә күпмерәк кеше чакырабыз, улым?
— Мин барлык дус-ишләрне дәштем инде,— диде Гыйсмәт, бер дә исе китми генә.
— Бик әйбәт, бик әйбәт,— диде ата, улынын киңәшсез эш итүенә хәтере калуын йөзенә чыгармаска чырышып — Дус-иш дигәннән, алар икәү-өчәү дә, унау да була.
— Минекеләр илледән ким булмас. ♦
Монысына да аны-моны әйтмәде Гафур., киленнең дә туган-тумача- з ларын, якыннарын чакырырга кирәклеген күздә тотып. Өммегөлсемгә £ борылды:
— Синең яктан кемнәр булачак инде, кызым?
— Минем әти-әниләр еракта, Төмәндә үк. килеп йөри алмаслар,— диде Өммегөлсем, йөзендә борчылу әсәре сиздермичә — Мин дә шул дус-ишне, группадагы студентларның барысын да чакырдым
Шуннан телсез калды Гафур.-Менә сиңа мә! Болай булса, җиде йөз түгел, меңе дә җитмәс боларга. Әле бит туган-тумачаларны да дәшми ярамас. Баш түбәсендәге пеләшен кулы белән ышкыйышкый озак уйланды Гафур, карчыгы белән дә кинәште. Әмма «Әҗәткә алып торырга кирәк» дигәннән дә яхшырак карарга килә алмады Шулаен шулай да, тик кемгә кагылырга? Белә Гафур, өлкән улы белән кызында за пас акча юк. Ике семьяга бер дистә бала үстереп яталар, үзләре килеп еыялмаса бик шәп инде. Бергә эшләгән кордашларыннан Андрей белән Мәгъсүм дә узган ел аллы-артлы үлеп киттеләр. Әҗәткә зур сумма сорап теләсә кемгә ничек кагыласың инде? Шул рәвешле озак баш ватканнан соң шакыды ул Ясәви ишеген.
Туйдан тукмак та калмый, диюләре хак икән. Җыелды кеше, җыелды. Чакырылмаган егетләргә хәтле килде. Өйнең ике ягындагы бөтен әйберләрне чыгарып, тирә-күршедән җыеп өстәлләр тутырырга туры килде. «Бер кичкә, кер мичкә» дигәндәй, анысына түзделәр инде. Кунакларның әрсезрәкләре икенче, хәтта өченче көнне дә китми йөдәттеләр бит әле.
Чыдады, барысына да чыдады Гафур Әйдә, гел гел туй булмый, әкрен генә бар да җайланыр, бурыч та түләнер, дип фикер йөртте Ләкин әҗәт дигәнең түләнергә ашыкмады Үзе эшләгән чагындагы кебек көрәп премияләр алмый шул. Дөрес, экскаваторчы булып алганнан бирле акчаны мул төшерә Гыйсмәт - ике йөз илледән дә ким чыкмый Ике ай эшләгәнен керт тә бир Ясәвигә Тик әҗәткә исе китми Гыйсмәтнең: гыйнвар аенда хатынына затлы пальто күтәреп кайтты, аннан өй дәге мебельләрне яңартасы итте. Өйләнгәнче ни әйтте үзенә, аз-азлап булса да кассага сала бар, диде. Тыңламады бит, үзе киенде һаман Җитмәсә, чуртыма кирәкмәгән япон магнитофоны сатып алды Менә йөр инде хәзер уынып.
Түзде-түзде дә, малай үзе аңламагач, сабыры төкәнде Гафурның, иртәгә акча аласы кичкә сүз катты Гыйсмәткә.
— Әҗәтне түлисе иде бит, улым?!
— Долг не волк, в лес не убежит,— диде Гыйсмәт русчалатып. Әллә чынлап әйтте, әллә шаяртты
Юк, шаярмаган ахры, бурычны түләү хакында авызын ачып сүз кузгатмый. Соң ни уйлый икән бу башсыз? Ничек соң әле болай гамь сез булып үсте бу малай.
Сабырлыгы калмады Гафурның, карчыгын бимазалап булса да. үре леп тагын папиросын алды, ачык тәрәзәгә иелеп, шырпы сызды Тәк, нишләргә кала соң әле? Иртән иртүк Гыйсмәт белән ныгытып сөйләшергәме? Алай итсә кызып китүеннән курка Пөрәге бер җилкенсә, үзен-үзе тыя алмый торган гадәте бар. Әллә ниләр әйтеп ташларсың.
ҖӘМИТ РӘХИМОВ
тиле. Яшь килен алдында җәнҗал кубарып, көлкегә калуын бар. Файдасы тисә бер хәл иде әле. Сөйләшсәң дә, тавышлансаң да, нәтиҗә булмаячак ич. Өченче көн генә кемнәндер өч тәгәрмәчле мотоцикл сөйрәп кайткан, юньсез. Җитмәсә, җиде йөз сум ди бит шул иске нәмәстә. Вәт башсыз, ни кылана. Аңардан сорашмый шул Ясәви, һаман синең җанга тия. Да-а-а, болай булгач тынгы бирми инде ул, өйгә үзе үк килеп йөдәтә башлар. Шуннан эшне килен дә сизми калмас, күңелсезлек китәр. Нишләргә соң? Кияү белән олы малайга сугылыргамы? Булмас, бала үстергәндә каян килсен аларга запас акча, хәләл хезмәт хакына гына яшиләр бит.
Тышта күзгә күренеп яктырды, ачык тәрәзәдән салкын томан кереп, тәнне чиркандыра башлады. Гафур абзый тәрәзәне япты да, кабат мендәренә ауды. Күңелсез уйлары исә таралмады да таралмады. Шулай борсаланып күпме яткандыр, кисәк кенә уена килгән фикердән сикереп торып китә язды. Туктале, бар бит ул әҗәтне кайтарып бирерлек акча! Аны ансат кына алу юлы да бар! Урам комитеты председателенең сандыгында ята ич ул акчалар. Тәвәккәлләргә генә кала. Нигә? Көтү көтүнең ни гаебе бар, хәзер ул абруйлы эш. Җитмәсә, берьюлы ике куян ата: бердән, көтүче табыла, халык иркен сулап куя, икенчедән, Ясәвинең бугазы тыгыла. Аннан сәламәтлек өчен файдасын әйт әле син аның. Кайчан йөрер идең көнозын сахрада!
Иртән, автобуслар беренче рейска чыкканда, кулына өч-дүрт метрлы резин шланг тоткан Гафур ишле генә көтүне шәһәрдән басуга, кайчандыр үзе эшләп йөргән скважиналар рәтенә алып чыгып китте. Бу вакытта әле күпләр уянмаган, шул исәптән улы Гыйсмәт белән килене Өммегөлсем верандада саф һавада изрәп йоклыйлар иде.