Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘХЕТ КИТЕРҮЧЕ ОСТАЛЫК


Азат Аббасовка 60 цшь
-«г -|г узыка дөньясының тылсымнарын ул бала чактан ук ача башлады. Туган Iw/ll йоРть,нДа
Җь>р тынып тормады. Күңелгә ятышып торучы көчле баска ия
» JL булган әтисе татар халык җырларын эчке бер хозурлык белән башкара иде. һәм Азат
та җырчы булырга хыялланды. Атаклы башкаручыларның граммофон язмаларын, бигрәк тә Ф.
Шаляпин җырларын ул йотлыгып тыңлады, күңелендә музыканың иң кирәкле бер ихтыяҗга әверелә
баруын тойды.
Гомер агышына реаль тормыш үз төзәтмәләрен кертә: Казандагы 2 нче урта мәк тәпнең 7
классын тәмамлагач, Азат авиация техникумына укырга керә, һәм 1943 елда махсус белем алган егет
заводта конструктор булып эшли башлый. Шулай да күңеленең иң тирән катламнарына кереп
урнашкан җыр аңа беркайчан да тынгылык бирми. Нота серләрен бле белеп җиткермәүгә карамастан,
һәртөрле ария һәм җырны ул бик тиз отып ала һәм шундук җырлап та бирә, һәм менә бервакыт Азат
әтисенең дусты — атаклы композитор Салих Сәйдәшев алдында җырларга җөрьәт итә. Әлеге
«беренче имтихан» 1944 елда була. Нәкъ шушы вакытта П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү
консерваториясенең милли опера студиясенә укучылар сайлап алу башлана. Егетнең җырлавын
сокланып тыңлаган Салих абыйсы аңа менә шушы студиягә барырга киңәш бирә...
Мәскәү консерваториясен уңышлы тәмамлаганнан соң Азат Аббасов Казанга кайта һәм үзенең
иҗат биографиясен Татар дәүләт опера һәм балет театры белән бәйли. Инде хәзер аларны бер-
берсеннән аерып та булмый. Әлеге театрда ул йөзгә якын партия башкарды. Аларның күпчелеге —
төп рольләр. Ничаклы образ! Бер-бер- сенә охшамаган геройлар... «Кайчак гаҗәпләнеп тә куясың:
артист аларны сәхнәдә кабатланмас рәвештә калку итеп гәүдәләндерүгә ничек ирешкән?!
Чыннан да, А. Аббасовның репертуары күпкырлы. Рус, татар һәм чит ил опера классикасы
спектакльләрендә дә, оперетта һәм музыкаль комедияләрдә дә ул партияләрне бердәй осталык
белән башкара. Саный китсәң, тулы бер образлар галереясы. Кайберләрен күздән кичерик: Н.
Җиһановның «Җәлил», «Алтынчәч», «Түләк һәм Су-сылу» операларында Җәлил, Җик, Түләк, Д.
Шостаковичның «Екатерина Иэ- майлова»сында Сергей, А. Холминовның «Оптимистик
трагедиялсендә Алексей, А. Рубинштейнның «Демонвында Синодал, П. Чайковскийның
«Чародейкаисында Юрий, Дж. Вердиның «Риголеттовсында Герцог, Ш. Гуно операсында Фауст...
Болар янына оперетта һәм музыкаль комедияләрдәге рольләрне дә өстәсәң, А. Аббасовның иҗат
диапазоны бик киң булып күзаллана.
Лирик-драматик тенорлы артист А. Аббасов тарафыннан иҗат ителгән образлар арасында,
мөгаен, лирик партияләр өстенлек итәдер. Драматик тенор өчен билгеләнгәннәре дә аз түгел. Моның
шулай булуы драма театры йогынтысыннан киләдер. Татар дәүләт академия театры спектакльләрен
Азат бала чактан ук яратып карады. Ә инде «Зәңгәр шәл» спектаклендә чыгыш ясау аңа актерлык
осталыгын тагын да камилләшерергә ярдәм итте. Күренекле сәхнә осталары Камал'III, Фатыйма
Ильская- дан да ул күп нәрсәгә өйрәнде.
Заманчалык, заманга караш, замана геройларын реаль һәм калку итеп гәүдәләндерергә
омтылу... Опера артисты А. Аббасов иҗатының асылын менә шундый сыйфатлар билгели. Үзенең
сәнгатендә ул тормыш тәҗрибәсен, кичереш-тәэсирләрен бөтен тулылыгы белән файдалана.
Шунысы да үзенчәлекле: аның өчен көчле нату
ралар якынрак. Халкыбызның батырлыгын мөмкин кадәр тулырак ачу теләге актерны «Җәлил»
операсына мөрәҗәгать итәргә этәрә. Шулай ител Җәлил — татар халкының каһарман улы образы
аның иң яраткан партиясенә әаерелә. Гаять катлаулы образ булуга карамастан, артист латриот -
шагыйрьне вокаль яктан да, сәхнәдәге сыйланышы ягыннан да бербөтен итеп гәүдәләндерүгә
ирешкән Җырчының тавышы бөтен регистрларда дә тигез, табигый агышлы булып яңгырый.
Бернинди көчәнү сизелми. Партиянең төп уңышы әнә шуларда күренә, һәм, әйтергә кирәк, Җәлил
образы бер артистның иҗат биографиясендә генә түгел, ә тулаем музыкаль культурабызда кү-
ренекле аакыйга буларак кабул ителде Бөек Җиңүнең 30 еллыгы уңаеннан үткәрел гән Бетенроссия
смотрында А. Аббасовиың, Җәлил партиясен башкарганы өчен, РСФСР Культура министрлыгы
дипломы белән бүләкләнүе дә тикмәгә генә түгелдер.
Тамашачылар хәтерлиләрдер. X. Вәлиуллинның «Самат» операсында (беренче куелышта) тел
рольне А. Аббасов башкарды. Курну белмәс Самат яна торган танктан үзенең дустын коткара һәм
җәрәхәтләнгән хәлдә госпитальгә эләгә. Авыру чигенә. Фронтовик Самат яңадан сафка — тыныч
тормыш фидакарьләре сафына кайта. Спектакльдә Самат-Аббасов тавышы тәэсирле яңгырый.
Классик, академик җырлау стиле халык җырларын башкаруга хас стиль үзенчәлекләре белән органик
рәвештә кушылып китә. Кыскасы, әлеге образ вокаль яктан да, сәхнәдәге уйналышы ягыннан да
камил эшләнгән.
Уңышлы образлар, яраткан геройлар... Алар шактый. Әйтик, «Оптимистик траге- дияпдән Алексей
да шундыйлар рәтенә керә. Ә менә «Катерина Иэмайлова»дагы Сергей партиясенең А. Аббасов
тарафыннан башкарылышы опера авторы Д Шоста- ковичның да күңеленә хуш килә. Артист яңадан-
яңа геройларга яшәеш бирә, образлар галереясын туктаусыз баета.
Опера артисты А. Аббасов массовый җырларны пропагандалауга да үзеннән зур элеш кертә.
Совет җырларын башкару өлкәсендә ул үзенчәлекле интерпретатор буларак танылды. Татар
композиторларыннан С. Сәйдәшев әсәрләрен, Р. Яхин романсларын, Ә Бакиров, И. Шәмсетдиновның
массовый җырларын А. Аббасов эчке ярату һәм зур осталык белән башкара. «Наемщик», «Зәңгәр
шәл» спектакльләрендәге җырлар, опералардан арияләр, шулай ук халык җырларының аның
башкаруындагы язмалары бик хаклы рәвештә татар музыкаль культурасы антологиясенә кертелде.
Шулай ук ул рус, итальян халык җырларын да бик яратып башкара.
Татар һәм рус тамашачылары арасында дан казанган җырчы А. Аббасовның җәмәгать эшчәнлеге
дә күп тармакны. Ул предприятиеләрдә, уку йортларында, хәрби подразделениеларда еш була,
Бетенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге ида- ресе председателе урынбасары, ВТО идарәсе
члены буларак, культурабызны үстерүгә зур элеш кертә.
...Моннан унҗиде ел чамасы элек Дербент училищеларының берсендә белем алучылар опера
группасы оештыралар һәм каникул вакытында илебезнең терле шәһәрләрендә опера спектакльләрен
карап йериләр. Соңыннан җыйнаулашып фикер алышалар, иң яхшы башкаручының исемен атыйлар.
Шундый утырышларның берсендә А. Аббасов та телгә алына һәм бервакыт аңа Дербенттан гадәти
булмаган посылка килеп тәшә. Ачып караса — Кубани осталары тарафыннан зшленгеи мегез һәм
мактау грамотасы. Ә грамотада мондый сүзләр язылган: комсомол-яшьләр советы конкурсы жюрие
тарафыннан 1967 елның иң яхшы опера җырчысы булып танылган А. 3. Аббасовка — кешеләргә
бәхет китерүче дәртле башкару осталыгы өчен.
Кешеләргә бәхет китәрүче осталык Җәмәгатьчелек вәкилләре тарафыннан аңа мене нинди бәя
бирәлгән. СССРның халык артисты Азат Зиниетович Аббасов иҗаты, чыннан да, халык исеменнән
югары бәяләүгә лаеклы.