Логотип Казан Утлары
Повесть

АСЫЛ КОШЫМ МИНЕМ...


Сәгадәт апама багышлыйм
- Көтәбез инде, Наилә, кайтып төшәр кебек....
— Юлы уңса ярый ла инде?!
— Нишләгәндер инде, кайтам дигән телеграммасы бар да бит
Оныткан күрәмсең, Наилә. Телеграмманы бармак очларына гына эләктереп кичә үзе күтәреп керде ләбаса. «Әтиегездән, Гөлфәния яшьтәш, кызың белән икегезне котлаган, иртәгә самолетта очам дигән» сүзләренә кадәр үз теле белән әйтте ич.
Шахтерлар баракта бер гаилә сыман яши, кызым Берең шатлыгы барыңа да күчә. Наилә апаң шикелле чибәр, ягымлы хатыннар көненә бер түгел, биш керәләр. Керәләр, барысы да сиңа карап сөенәләр Минем хәлемне сорашалар Кулыма бер эш калмый. Ашарга пешкән, чәй кайнаган Өйне юып чыктылар Кибет-мазардан күчтәнәч-фәләннең агылып торган чагы. Төштән соң әтиең кайтып төшсә, шахтерлар мәш киләчәкләр инде Әйдә, кинәнсеннәр бер Алма бакчасына җыйналып утырырлар
Бер дә авыр тапмадым, кызым, мин сине Авырсынып та йөрмәдем Шуңа күрә больниска барырга да өлгәрмәдем. Өйдә таптым Кендек әбиең дә шул япь-яшь Наилә апаң булды.
Дөресен әйтим, кызым, баладан болай җинел котылу һәммә яшь анага да тәтеми Әтиең киң күңелле булып, җан кыйнамагангамы, әллә үземнең соңгы атнага тикле эшләвемме сәбәпче булды — гел куанып кына йөрдем
Шул куанычымны аклагандай, якты дөньяга иртә таңда бик матур йөз белән килдең. Яңа туган сабый димәссең — яңа туган ай диярсең, бит очларың туа-туышка алмаланып тора, имчәк очын «гына имәрлек иреннәрең кыймылдавы рәхәт кытыклый, чәчләрең нечкә-нечкә сызык булып маңгаеңа ук төшкән Тач әтиең чәчләре инде — кап-кара Иягең чокырчыгы мәк чәчәгемени — күңелне тарта Бөтен нур-йөзең бу кадәр’әтиең булыр икән Кайтып төшсә исләре китәр инде..
ине тапкан көнне искә төшереп яттым әле, кызым! Чалт аяз иде. Ник шунда бер энә очы каДәр болыт кисәге күренсен Анда-санда гына, тәрәзә каршындагы куе тополь яфракларын кыштырдатып, йомшак җил исеп куйгалый. Кояш бар нурын безнең алма бакчасына түгә диярсең, агач төпләренә авызларын ачып тавыклар чүмәшкән, кое янына җыелган суда үрдәкләр дә чупырдамый Күләгәдә кымшанмый гына утыралар Тәрәзәгә шәүлә салып, күрше Наилә апаң иелде:
— Бәбекәчең нишләп ята, Гөлфәния, әтисен кө-тәсезме?
Наилә исә бәләкәчемне, бердәнберемне гел үземә охшатып маташа Ияк чокыры да, кашлар сызымы да. Гөлфәния яц/ьтәш. нәкъ үзең, дип төкеренә. Кендек әбисе булгач, минем күзем тимәс инде, дигән була үзе. шулай да'томырып карарга базмый Әтисе кайтканчы күз тидермик тагын, ди .Мин үзем ырым-шырымга ышанучы заттан түгел, кызым Күз тию диюләренә исем дә китми Ник дисәң, җир өстендә генә түгел, җир астында ф да бернинди фәрештә, җен-пәри дә күргәнем юк минем Безнең ише кызлар. § шахтада маркшейдер1 булып эшләүчеләр, җиде кат җир астына төшә * Анда тау токымнары гына балчык, ташкүмер, таш. су. газлар һәм = әтиең кебек күмер чыгаручы забойшиклар. шартлатучылар, электро- 5 возлар бар Ташкүмер дә — күмер, күмер чабучылар да ташкүмердәй 1 чем-кара, тик күңелләре генә кояш нуры кебек балкый Эчкерсез ха- = лык шахтерлар. Хыялыйлар “
Әтиең дә шундый Университет дипломы алгач, әллә ниләр 2 кырырга җыена. Кузбасс шахталарында бер грамм ташкүмер дә әрәмгә ка- < лырга тиеш түгел, ди. Хәзер бит әле алтмыш-җнтмеш сантиметр калын- ♦ лыгындагы ташкүмер катламын бөтенләй ташлап китәләр. Аңа тотынган 5 кеше дә юк Калынлыгы кырык — кырык дүрт метрга җиткән забой- I лардан алыначак күмернең бихисап өлеше җир астында мәңгегә ятып * кала Башында шундый уйлар кайнаганга күрә университетның гео- < логия бүлегенә китте ул.
Без синең турыңда, кызым, мең төрле хыял корып яшәдек Без бик күп исемнәр юрадык, малай булса әтиеңә, кыз булса мнңа ятышлы исем эзләдек. Безнең халык борын-борыннан шундый исемнәр кушкан лабаса Тимерханның малае туса Тимерҗан. Гайникамалның кызы туса Гайнңҗамал.
Минем исемемне авыр диләр. Шулай да беркемнең дә бозып әйткәне юк. Авыз тутырып Гөлфәния, дип эндәшәләр Кыз булса ничек кушабыз? Гөл белән башланган исемнәр хәтсез: Гөлнур. Гөлия. Гөлзәминә. Гөлфия саный китсәң бармаклар җитмәс
Әтиең хыялга баерак: әйдә. Гөләрия кушабыз, ди. Ул бу исемне гөлләр иле белән тиңли. Гөлләр иленә ия булырлык кыз Гөлфәниягә тиң булыр, әлбәттә, ди.
Гөлфәния исемле кыз булып мин аңа ничек туры килгәнмен, бусын капыл гына сөйләп бетереп булмый, сиңа, кызым, әтиең мондый нсем тапкач, мин кинәнеп киттем
Гөлфәния Гөләрия!
Килештек. Кыз туса, шулай кушабыз
Малай булса әтиең исеме Габбанн ншлесен каян табарбыз’
Әтиең шул исемне беренче танышканда әйткәч, үзем дә сизмәстән артка чигенеп куйдым. Гомердә ишеткәнем юк иде Андый исем бар дип тә уйламый идем Шаярта, мин әнтәм Китаплардан укып Ч5еләм Әллә нинди сәер исемнәр истә калган. Курсави. Утыз-Имәни. Кандалыйларны беләм. ә менә бу. гап-гадн шахтер егетнең Габбанн булуына һич тә ышанасы килми. 4
Аптырабрак калуым йөземә чыккан нде. күрәсең, егет сизенде моны Кушылып үскән калын кашлары маңгаена чөелде, кара бөдрәләре колмак кебек җнлдә җилферди, матур булып уелып, китекләнеп торган борын канатлары кыймылдап китә. Сүз табалмый Забойчы дусты Әнәс абыең Зимагулов коткарды үзен
'Габбанн теләсә кемгә түгел, матур кызларга карый, диде Әнәс Мин тагын аптырап калдым «Ни дип әйтте Әнәс бу сүзне?» Габ- баннның мине, минем аны беренче күрүем ич әле
Безнең танышу-сөйләшү шулай башланды
Инде малай туса. Габбанн ншлесен ничек табарбыз?
§ Маркшейдер — тау токымнары чыгарыла торган урыннарның геодезик карта сын алучы белгеч
Ясәви дип карадым, Мәснәви дип — берсе дә ошамый. Әтиең әйтә, яң-гырап торсын, яндырып торсын исеме, ди. Анысын да үзе тапты:
— Раббани кушабыз?—ди.
Мин шуларны искә төшереп, сиңа карап туя алмыйча яттым-яттым да. кызым, йоклап киткәнмен. Йокымнан манма тиргә батып, куркыныч төш күреп уяндым Имеш, уртмда. яшен яшьнәп, чиләкләп яңгыр коя. Ул да түгел, йодрык-йодрык боз ява башлады Күрәм. шушы афәт эчендә, әтиең белән син кайтып киләсез. Әтиең сине күкрәгенә ‘кысып, алга иелгән, имеш, боздан сине саклап, чаба-чаба кайта. Ышыкланыр урын юк. Баракка җитәргә унбиш-егерме адым калгач кына, әтиең, кинәт таеп егылды Күрәм. өстенә бозлар ява Тора алмый, бәгырькәем Ә син. кызым, ачыргаланып-ачыргаланып елыйсың, имеш, кочаклап-кочаклап әтиеңне тартасың.
«Кызымны да боз сугып үтерә бит».— дип тәрәзәдән ташландым Әллә ничек аягыммы, билемме авыртып киткәндәй булды. Түшем белән шуышып барып, кызым, сиңа сарылдым.
Шул чак. бәгырьләрем өзгәләнеп уянып китсәм, ачык тәрәзә аша. көлемсереп. Наилә апаң карап тора.
— Нәрсә сулык-сулык киләсең. Гөлфәния яшьтәш, кызың иммиме әл-лә?— ди — Әкрен генә тор. яулыгыңны бәйлә! Йөгерә-чаба Габбаниең кайтып килә...
Ул да түгел, әтиебез кайтып керде. Бөтен өй эче җылы нурга чумды Минем битләрем ут кебек кызышып чыгуны үзем дә тоям. Әтиең исә, алтын кош тоткан әкият батырыдай, мәһабәт мускуллы беләкләре белән мине сак кына кочып алды Сорап та тормады, кая. ничек тотыйм кызымны,дип уйлап та бирмәде, биләүдә ике көнлек кызын күтәреп алды да идән буйлап биеп тә китте.
Аллар ияләренә, гөлләр ияләренә. Бәхетләре белән генә булсын ияләренә!
— дип җырлап та җибәрде.
Әй. бу ир-ат халкы, җиренә җиткереп шатлана белә дә инде!
— Гөләрия булгач, кызым тугач, дөнья киң хәзер! Әйеме, аккошым!— дип миңа әле генә күргәндәй эндәште.
2
Казанда әтиеңнең юллары уңмаган булып чыкты, кызым. Укырга керә алмыйча кайткан ул «Кызың бар» дигән телеграмманы алу белән, иң соңгы имтиханга — инша язарга кереп тә тормаган. Син туган шатлыктан имтихан кайгысын да онытып..самолетка утыра да Новосибир- скига. аннан Прокопьевскига оча Ярый әле язуларын онытып калдырмаган!
Әтиеңнең имтихан кәгазендә «өчле»ләре юк иде. иншасын гына яз-дырдылар да Прокопьевск тау эшләре техникумына укырга алдылар Кичке бүлектә укып йөри башлады. Мин дә. кичке бүлектә укып, тау эшләре институтын тәмамлаган идем. Габбанига уңай булды бу. Лекция дәфтәрләрем барысы да үземдә. Ә аның өчен дәрес әзерләшү кунакка барган шикелле генә тоелды миңа Бу. гади бер уку гына түгел, ә көн саен шахтаның астын-өскә айкап йөрү белән бер иде. Ник дисәң, шахта эшен икебез дә реләбез. Хәтта, китапта язылганнар белән килешмичә, галимнәр белән бәхәскә керешеп киткән чакларыбыз да була
Ни әйтсәң дә. күмер чабу — кухняда кәбестә турау түгел инде ул Забой күкрәге — борт ишелә башлап, өстәге тау токымнары бер кузгалып китсә, лаваны шыплап яба да куя. Забойсыз каласың! Бурмашина урнаштырып, астан өскә таба скважина бораулаганчы, аннары забойчылар шул скважина буйлап лава тишеп үткәнче атна-ун көн вакыт уза. Ярый әле бу эшләр барысы да авариясез генә барса. Аның бит әле
төрткән саен дигәндәй газы чыга, суы ага Ж.ир астыннан вентилятор торбасын да суза кил. Беркетү өчен агач, такта, багана, өрлек әзерлә Клетка1 салып барганда, күпме көч сарыф ителә, күпме вакыт әрәм кЯтә Ә забойщикның эш дәвамы нибары алты сәгать. Шул арэдз шартлаг та, күмерне дә бушат, забойны беркетеп тә өлгер Болары - һәр сменаның төп эше! Шуңа баягы вак-төякне, забойны бер кетү өчен баганалар, такталар әзерләүне дә өстәсәң — забойщикның * мышнарга да вакыты юк. «
Забойны куганда көн саен клетка салып яту каһәреннән котылу = чарасы юкмы? Меңнәрчә тонна тау токымы басымына клетка барыбер ? ышанычлы тотнак түгел Күңел өчен ярый ул, клетка салынган, борт 5 китмәс, дисең, үз-үзеңне тынычландырасын Белеп торасың бит тау-таш э бер кузгалса, өелгән бүрәнәләр тарала да китә. Әгәр бортта өч дүрт ° багана беркетерлек кенә күмерне бөтенләй алмый калдырсаң? Күмер 5 катламы әкренләп шуышмасын, кителмәсен өчен борт астын юан бага- 5 налар белән беркетсәң һәм аны такта белән текмәп, тегеп куйсаң? һәр ♦ нч-дүрт метр саен борт астыннан штрекка авыш мичләр тишсәң? 5 Моннан йөреп тә була, агач та бирә аласың, җил дә әйбәт үтә Әйбәт | кечәме соң. хәтта сызгыртып торачак Барыннан да битәр, бортта 2 калдырылган күмер катламын миллион ел буе шунда кысылып торган <
катламны агач түгел, тимер клетка да алыштыра алмый Без. әтиең белән шундый фикергә килдек, кызым'
Юк, мин моны турыдан туры безнең генә ачыш дип әйтергә җыенмыйм Бәлки, һәр забойщикның бу турыда уйлап караганы бардыр Ләкин аның безнең шахтада кулланылганы юк. Тиктомалдан гына болай күмер калдырып китәргә беркем дә рөхсәт итмәячәк. Мәсәлән, без. маркшей дерлар, үзебез үк каршы моңа Шулай да сынап карарга булдык Өченче- дүртенче сменаларда эшләргә кирәк моны Зуррак начальство килеп чык масын. Алдан ук лавачылар бригадиры Әнәс Знмагулов белән Габбанн сөйләшергә тиеш Икәү бергәләп участок начальнигы Владимир Боголюбовка әйтерләр. Боголюбов - тәвәккәл инженер Производствога яңалык кертергә җаны фида Әтиеңнең кулдашы Мишка Роговцовтан эш тормас! Котырган үгез кебек, ди әтиең аның турында, иң куркыныч урынга күзен дә йоммый керә дә китә, ди. Аңлашып эшлиләр Үзем дә белеп торам һөҗүмне* шулай башларга булдык
Билгеле, кызым, мин сиңа боларны тәфсилләп сөйләп тә тормас идем Син, бәлки, гүзәл бер җырчы, яки рәссам булырсың Кем белә, бәлкем, әни ең шикелле үк тау эшләре инженеры булып китәрсен Алма агачыннан ерак төшми, диләр бит Минем әтием дә. әнием дә шахтер булганнар, үзем дә шахтер Нәселдән килә торган профессия дияргә җыенмыйм мин Теләсә кем төшеп эшли ала шахтада Ләкин бнгрәк тә хәзерге заманда, теләсә кем. теләсә каян килеп шахтага төшми Бусы бер Икенчедән, шахтадагы авыр эшкә хәзер хатын кызны бөтенләй алмыйлар Вентиляция участогы десятниклары, маркшейдер, нормировщик сыйфатында гына хатын- кыз җир астына төшә ала Башка һәр урында ир-ат
Шахта ачылган һәр урында борын борыннан татарлар эшләгән. Алар җәен үз авылларына кайтып иген иккәннәр, кышын янә шахтага килгән нәр Шуңа да аларны зимагур дип йөрткәннәр Ягъни кышлык эшчеләре Алар турында күпме җырлар бар. белеп бетерешле түгел Сүз уңаеннан гына әйтүем. Әнәс абыеңның фамилиясе дә шуннан калган түгелме икән?' Бабасы, бәлки, бабасының бабасы заманында шахтер булгандыр, зимагур лыкта йөргәндер. Кушаматы зимагур булгандыр, аннары шул кушамат нәселенә ябышып калгандыр Знмагулов' Мөмкин, бик мөмкин Кан тарт маса җан тарта, дн бит Нәсел ыруында бер бер шахтер булмаса, Әнвәр абыең, шахтага килеп кермәс иде кебек Ул бит җир суны, авылны җаны тәне белән ярата Флера апаң шулай сөйли Трактор, комбайн
1 Клетка —ей бурасы рәвешендәге агачтан салынган ныгытма Күләме күмер катламының калынлыгына карап терлсчә эшләнә
җене сугылган кеше иде. ди, тиктомалдан китте дә барды, ди. Кан дамы җандамы,— шахтерлык җене бар Зимагулда. •
Кызым, безнекеләр сугыш чорында килеп калганнар шахта җиренә Авылдан ФЗӨгә килгәннәр. Прокопка. Төрле төбәктән, төрле авылдан күп яшүсмерләр килгән. Алар барысы да шахтерлыкка өйрәнгән! Шул егетләр авылга кайтып өйләнгән. Күмер җиренә алып киткәннәр кызларны Бәхеткә кызыктырганнар. Кемерово шәһәренең исеме дә күмер сүзеннән алынуын сөйләп, авылны шаккатырганнар. Шул Кемерово якларының ташкүмер үзәге дә Прокопьевск шәһәре, имеш һәм шунда мин дөньяга килгәнмен.
Мине охшатып-чагыштырып түгел, үзләре яраткан исем белән Гөлфә-ния дип кушканнар Мин чыннан да, гөлләрне, җирне-күкне, кешеләрне яраттым. •
Әниемнең бар шатлыгы әти дә мин идем кебек күңелгә. Мин аларга гомергә бер булып калдым. Минем энем дә, сеңелем дә булмады. Тагын., тагын әниемнең көн саен сагынып сөйләгәне — туган Идел ярлары, Актай әрәмәләре...
Мин ул әкиятн газиз илгә гашыйк булдым. Әмма бөтенләйгә кайта алмадым Әти-әни һөнәре, туган җирем тартты мине. Шахтер шахтер урынын алыштыра, ә шахта бары тик әзерлекле кешеләргә генә буйсына. Әзерлек яшьләй килә. Вак-вак кына тамчы булып зиһенеңә өстәлә килә Атаң анаң сүзе булып зиһенеңә сеңеп үсә. Үз хыялыңда баетыла Аннары аны берни бе'лэн дә кысрыклап чыгара алмыйсың.
3
Син уймак-уймак иреннәреңне әвәләндереп: «Әт-тәт-тә!»— дия баш-лагач. мин шахтага эшкә киттем, кызым Телең синең «әти» сүзе белән ачылды «Ән-нән-нә»не шактый соң әйттең, һәм шул сүзләрдән соң әби- бабайны тезеп китә башладың Минем әнигә бу җитә калды. Хәзер синең яннан китми дә Югыйсә, Шахта бабаң хатыны Мәхтүмә әбиең карап торырга бик риза иде сине, кая ул. әни туздырып ташлады үземне
- Бердәнберемнең бердәнберен кеше кулына калдыраммы соң,— диди ачулана — Кызымны, ак күгәрченемне, үзебезгә үк алып китәм. Бабасы да гел сагынып кына сөйли.
— Нишләп, әни, бердәнберем дисең син? Мин дә бар ич .
- Баланың һәркайсы бердәнбер була, кызым Ана өчен бердәнбер — Ата өчен?..
Ата өчен дә! Менә сиңа әтиең дә, мин дә бердәнберебез, дибез.
— Анысы шулай... Сезнең башка юк, без бит әле яшьләр.
— Анысы да бердәнбер малай булыр...
— Абау, әни, көлдереп үтерәсең инде1...
Шахтада маркшейдерлар эше — авыр булмаса да. катлаулы хезмәт, кызым Күмер катламының төрле урыннан калынлыгын, лаваның озынлыгын үлчисең һәм, күпме ташкүмер чыгасын исәпләп, һәр бригадага айлык план билгелисең Лавачыларның план үтәлүен белеп торулары бик мөһим План — акча Арттырып үтәү — премия. Ж.ир астында тузан-газ йотып беркемнең дә буш кесә белән йөрисе килми Ипи-бәрәңге ашап кына шахтада эшли дә алмыйсың. Анда һәр эш күтәреп, төшереп, сугып эшләнә Нәзек челтәрләр бик тнз бөгелә. Бөгә шахта эше.
Мин забойга килеп кергәндә лавачылар мәш килә иде. Авышлыгы җитмеш-сиксән градуслы лаваларда эшләү үзе бер осталык сорый Монда ялгыш басуың, абынуың, борылуың да куркыныч Ә забой күмерме, породамы гел ыргыта тора Борт өч рәт күмер катламы калдырып беркетелгән Баганалар такта белән текмәлгәч, борт асты яктырып калган Аннан бер бөртек күмер коелмый. Тау басымы да сизелми Габбани белән Әнәс алмаш-тилмәш шпурлар бораулыйлар Шпурда күпме тузан
булса, бөтенесе өсләренә коела Берни эшләр хәл юк. Чөнкн лава текә. Шпурлар астан өскә бораулана Штрекка мич тишеп чыгу шулай башланды
, Әнәснең матрос тельняшкасы манма су. Габбани майкачан. Йөзенә карап танып булмый — күмер дә күмер. Габбани да күмер
Боголюбов та үзенә урын таба алмый. Әнә штрекка менә, ул да түгел ф забойшиклар янына төшеп китә. Уйланылмаган нәрсә калмадымы, ныгытылмаган урын юкмы, янәсе. Мишка Роговцов кына гадәти кылана. «Бөтен ? әйберем әзер, әйтегез генә, үтим!»— дип тора.
Шахта бабай да дулкынлана. Ул хәзер, өченче-дүртенче лаваларны да * Әнәс Зимагулов бригадасына тапшыргач, үзе забойчылар өчен көрәк, кәй- з лә. кувалда саплап, балталар үткәреп, тәртип саклап кына йөрн иде Кы- = рык,ел эшләп җир астыннан туймаган Шахта бабай бүген гагын яшәрә * төшкән. Забой күкрәген ныгыту'өчен күмер калдырып эшләү хәбәрен Габ- з банидан ишеткәч, аска ук төшеп утырган «Күп тутырмагыз шартлаткыч- « ны. серияләп шартлатыгыз, серияләп», дип тукый забойчыларга *
Аның сүзенә колак салалар Боголюбов та шуны куәтли «Карагыз. = егетләр, әйбәт ныгыттыгызмы? Шартлатканда баганалар очса, бетте § баш...»
Шартлату көткәннән дә әйбәт булды Күмер гел аска очты Баганалар. £ өрлекләр селкенмәледә. Бүрек кадәр күмер тузаны гына күтәрелеп алды. бер мәл Аннары ул да аска китте. Шул тишектән куе булып бөтерелеп, ак- күксел шартлау газы ыргып чыкты.
Мондый чакта газ чыгып беткәнне көтеп торамы соң забойчылар Дәррәү аска төшеп киттеләр Бераздан, кәйлә белән мичне, забойны күмер дән чистарта-арындыра. Габбани да штрекка килеп чыкты
Ул күрсәң иде Мишка Роговцовнын шатланганын, үзе бер кәмит, чын әгәр. Егыла-нитә калса кеше, кулдан ычкынса инструмент тотылып калсын өчен сузылган сәндерәләргә баскан да тетә генә матрослар биюен
Миша, частушка! дип кычкырды Габбани
Ялындырамы соң Миша, үзе бии. үзе җырлый
В шахте «Красном Углекопе»
Есть трое молодцов;
Г-габбанн, Зимагулов, Третий Мишка Роговцов
Молодец. Миша! диде Боголюбов көлемсерәп. Шулай, үзеңне калдырма
Кыланчык, диде Шахта бабай да мыегын сыпырып. минем лаваларда бнн-бии дә такталарны сындырып бетерә иде. кара, ничек җыр лын .
Инде мичне беркетеп, кайтып китәсе генә иде. Роговцов тагын эшне бүлде Бортка менүе белән кычкырып җибәрде
Егетләр, мич түгел дудка бу!
Чыннан да. астан, забой буйлап күтәрелгән һава агымы мичтән шундый бәрә ки. хәтта давыллы көнне морҗада улаган җилне хәтерләтеп, сызгырып тора иде.
Забойчылар «дудка» дигән сүзне бердәм күтәреп алдылар Бу - шахта терминына әйләнде
• 4
Шахтадан юынып өйгә кайтканда, әтиең белән бәсле урамнан бергә атладык Себер иртәсе Тып-тын Ун-егерме метрдан кешене танып бул мый куе томан. Ж,ил юк Ә салкынлык кнм дигәндә кырык градус Әгәренки җил дә булса, иреннәреңне куырып алыр иде Болан тын торгач, салкынлык сизелми. Үзенчә бер рәхәтлек бирә бу салкынлык Сулышка иркен Аяк атлавы җиңел Күңел күтәренке Әй. дөньяның һәр җире дә Себер киңлекләредәй ямьле булсын иде! Бу ямьне бозарга бер генә кеше* дә җөрьәт итмәс иде Сугышларсыз, окопларсыз матур бит Жнр шары
Кемгә житми бу һава, бу жир, бу дөнья, бу тормыш! Өемдә балам, Гөләриям сагынып көтеп тора, мин кибеткә чыксам да аның янына ашкынып кайтам Янәшәмдә нык. батыр адымнар белән ирем Габбанн атлый Ул минем өчен корыч стена, мәңгелек таянычым. 1п>1.ч0
Габбани озын тунын төймәләмәгән дә, изүләре ачык, үзе якасын1 кү-тәргән, бүрек колагын төшермәгән. Ялан кул! Бияләе тун кесәсендә. Шарфын урамаган, муенына гына салган Тоташкан кашлары астыннан каен дегетедәй соргылт-карасу күзләре нур сибә. Бит алмалары кызарып, янып тора. Тыгыз, нечкә, чем-кара сызылган мыегына ап-ак бәс сарган. Атлаган уңайга борын яфраклары киерелеп-тартылып куйгалый Күренеп тора, ул бүгенге эшеннән канәгать. Үзе өчен түгел, Әнәс, Миша, Габдрахман ага, Боголюбов өчен шатланып кайтуыдыр әле. Кинәт ул мине култыклап алды Дәшми-нитми генә, капыл гына. Бу аның онытылган гадәте иде. Кыз вакытта да еш култыкламады ул мине. Салмак кына атлаган көйгә, кулларын бутый-бутый сөйләргә ярата иде. Бик аерым очракта, кинога, концертка билет алса гына, яшерен сер әйткән кешедәй, култыклап алыр иде дә иелеп колакка пышылдар иде: «Гөлфәния, бик әйбәт картина ди бүген». «Гөлфәния, Илһам Шакиров килгән, барабызмы?» Тиле кеше әйтмешли, әллә ун тапкыр бардык инде Илһам Шакиров концертына. Ун түгел, йөз тыңласаң да туйдырмый үзе. Җырга, моңга якыная гына барасың. Бер-береңә якыная барасың. Хисләнәсең. Сафланасың. «Маганак» шахтасындамы, «Черная гора»дамы, «Зенково»дамы, «Берёзовая Роща» шахтасы клубындамы — берсен дә калдырмадык. Шәһәрдә шахталар күп, клублар күп. Егерме көн барды концертлар Кая барма, клуб тулы халык. Габбани гына билетны ничек юллап өлгергәндер
Әле янәшә һтлап кайтканда култыклап алгач та, нидер әйтәсен сизеп алдым Габбаниның. Сорамадым Үзеннән көттем Озак көттермәде
— Гөлфәния,—ди Габбани, белегемне кыса төшеп.— Рәхмәт, сиңа! Бәладән коткарасың безне .
— Нинди бәла, Габбани?—дим мин аңламыйча.
— Нинди, нинди? Җан кисәгем, шуны да аңламаска. Бүген үзең карап тордың бит Ничек килеп чыкты Менә дигән!
— Минем ни катнашым бар инде. Габбани Сез эшләдегез ич.
— Сызып, язып син аңлатмасаң, мин аңа чынлап торып керешә идемме? Боголюбовка. Әнәскә, Габдрахман агага аңлатканда да синең исәпләүләр. сызымнар күз алдымда торды. Бортта күмер калдырып эшләүгә күчү — үзенә бер яңалык бит. Зур түгел, әмма яңалык, жаным!
— Бәлки, шулайдыр...— дидем мин. Без инде баракка кайтып житкән. идек.
Ишектән килеп керүебезгә син безне карФы алдын, кызым! Сиртмәле бишегеңне әни күтәреп алды да үзеңне ишек янына алып килде.
— Куыгыз салкынны, өйгә кертмәгез! Чишенегез. Кызыгыз сагынып бетте, кызыгыз Әнә, ән-нәсе дә кайтты, әт-тәсе дә...
Мин сиңа туйганчы күкрәк сөте имездем, кызым! Йөрәк сөле, яшәү сөле эчтең син. Иреннәреңне мүлтәйтеп-мүлтәйтеп, ашыга-ашыга сөт суырганда, мин сиңа сокланып утырдым. Аның саен сине иркәләдем, рәхәтләнеп имсен дип, үзеңне төргән нәзек одеалны рәтләп, аның саен иркәләп аякларыңны, аркаңны сөйдем, башыңнан сыйпап тордым. Ә син йотлыга-йотлыга имдең дә имдең, һәр суырган саен диярлек зур күзләреңне тутырып, миңа карап-карап алдын. Бу синең: әнием бит бу, дип тачып каравың иде Имеп туйгач та, ы-ых! итеп тирән бер суладың да, әтиеңә карап көлеп куйдың. Ике тешең күренгән авызыңнан әллә нинди кызык авазлар чыгара-чыгара көлдең Синең бу эчкерсез көлүеңнән өй яктырып китте сыман, туң тәрәзә эреде кебек Мин эчке бер шатлык белән аш-су әзерләргә керештем, әтиең сине итәгенә утыртып, нидер сыза башлады Тагын лава белән женләнүедер инде...
Әтиең белән юлда кайтканда да сиземләү турында бер искә алган идем, кызым! Кыз бала өчен, хатын кыз өчен жан белән кан шикелле үк кирәкле нәрсә ул. Сиземли, тоя, хыяллана белгән кеше генә кеше! Ир белән хатын булуның сере дә шуннан киләдер, бәлки Икең бер тирә- дәрәк укый-сиземли белсәң — бу яхшы! Әгәр ирең тирәнрәк, нечкәрәк хисле кеше булып, син дә шул дәрәҗәгә күтәрелергә тырышмасан — бу ♦ начар! Ә инде үз сиземләвең, хыялың биегрәк булып, шуңа иреңне ияртә f белмәсәң — монысы бөтенләй начар Хиссез, ташкүмердән дә каты = бәгырьле, тау токымыдай утырып калган мәнсез кеше генә ире йөрәгенә j салкын бармаклары белән ябышыр Ә бит сүз белән дә кагылырга s ярамый торган йөрәкләр бар Онытма, кызым! Ир-ат кичерә ул, әмма 1 аның йөрәге сиңа бал да май түгел инде Кичәге мәхәббәте, бүгенге — е балалары хакына да яши кайбер ирләр Ләкин сынык күңел белән Аларга жылы өрүче без — хатын-кызлар — ирләр йөрәген зерәгә яра ? ламыйк Алар — гаилә тоткасы, алар ил терәге Алар өйдә Верховный * Совет Председателе! Бүген дошман бер пуля атты икән, ул пуля алар ® күкрәгенә барып тия
Уйларыма чумып, бәрәңге әрчеп утырганда тек-тек ишек шакуга < ' борылып карасам, әйе, кер, дияргә дә өлгермәдем, ай-кояштай балкып, j Наилә апаң Кереп килә
— Гөлфәния яшьтәш, ди бу, керә-керешкә үк минем янга чүмә- s шел,— син әллә эштән яңа кайттыңмы?
— Әйе,— димен. Үзем күршемнең өс-башын күзәтәм. төсен-буен, килеш-килбәтен күздән кичерәм Хатын-кыз шулай бит ул, бер-береңне тикшереп кенә торасың. Зәп зәңгәр күзләре томырып карый Аскы ирене бераз түгәрәкләнеп килгән кечкенә авызыннан күзләрне камаштырып ап ак тешләре жемелди Коңгырт чәч толымнары алдына төшеп, идәнгә үк тиеп тора. Наилә апаң чәчен аерма ясап үрә. Бу аның матур тулы гәүдәсенә бик килешә. Көнбагыш башыдай зур чәчәкле алъ япкычын да биленә бәйләп куйса күзеңне ала алмыйсың, менә дигән татар кызы инде. Мишка Роговцов та бер күрүдән аерыла алмады Бер ел йөрде артыннан, тәки үз дигәненә иреште, парни (үз әйтмешли), бер ел дигәндә туй ясадылар Синнән, кызым, бер генә яшькә олы уллары Руслан үсеп килә.
Минем уйларымны әллә сизде, әллә сизеп тә белмәмешкә салышты Наилә, аның үз туксаны туксан иде
— Шахтада бер-бер бәйрәмме әллә бүген? Безнеке кайтып керде, авызы колагына җиткән Үзе көлә, үзе жырЛап куя есть трое молодцов, дигән була. Шуларның берсе Мишка Роговцов дип тә жнбәрә.жүләрем Әллә эчкән-ниткәнме бу иртә таңнан дип аптырагач янына килеп иснәп тә карадым Юк. берни юк' Малайлар кебек, һаман уйнап йөри идәндә Руслан белән Күңелем сизә нәрсәдер бар барын Әллә зуррак премия бирәселәрме?!
Әйтәм бит. сизенә хатын-кыз күңеле, килеш килбәтеннән күреп торам Үзе сорарга базмаган Мншкаеы - ачылмаган Нәрсәдер бар. белә ул аны! Ләкин нәрсә?! Менә сорашырга кергән
Төнге сменада Мишаның «дудка» уйлап табуын әйткәч, ышанмый торды Наилә:
— Китче, кит булмаганны,—ди — Эшкә барганда, кулына тот тырмасаң. бүреген кияргә дә онытып чыгып китә торган кеше, уйлап табамы соң? Әле минем исемне ничек онытмый диген
— Нанлә, укымадыңмыни, күптән түгел генә газетага язганнар иде бит Нобель премиясе лауреаты, немец галиме Пауль Эрлнхнын бер сәер гадәте булган Ул иртәгә башкарасы эшләренең барысын да язып почта аша үзенә хат итеп китерттергән. имеш Шундый таркау булган
— Бусы инде бигрәк тә ди Нанлә көлә-калә - Үзе лауреат, үзе эшен оныта. Хәер. Архимеды да мунчада ачыш ясаган дн түгелме соң» Миша да шул. башта үзе сызгырып куйгандыр да. аннары «дудка!» днп кычкыргандыр' 89
— Нәкъ шулай. Наиләкәем. Ул моны белми дә калды. Забойщиклар ишетеп алды да, тагып та куйды.
Наилә терриконда эшли. Җир астыннан чыгарылган ташкүмерне чис-тартып. ят токымнардан арындырып тора алар Җир асты эшләрен дә белә. Төшеп-төшеп караганы бар.
Наилә апаң, бәлки, безнең шәһәрдә төпләнеп калмаган да булыр иде, кызым! Аны да шул, әни әйтмешли*, әлеге дә баягы, шахта җире шаукымы тартты.
Ник дисәң, ярты миллионлы шәһәр булса да, татар кызлары алай күп түгел. Ә егетләр ел саен армиядән шахтага кайта. Бик бәхет- лёләренә генә якташ кызлар эләгә.
Бездә кичләрен татар-башкорт җыелып уйный торган урын бар Монда җырлап, түгәрәк уеннар уйныйлар, егетләр-кызлар таныша торган урын бу.
Гөрләвекләр агып, шәһәргә язгы җил истеме, шунда җыела башлый инде халык Узган елгы кызлардан нкәү-өчәве генә күренә Кияүгә чыгып беткәннәр, һәр ел шулай бу! Уенда гел кунак кызлары гына диярсең, күз ияләшмәгән чибәр-чибәр, япь-яшь кызлар Авыл кызлары, унынчыны бетергәч тә, укырга керә алмасалар яисә юньле эш тапма- салар — безнең шахта җиренә туганнары янына киләләр Көздә үк һәр гаиләгә диярлек берәр кунак кызы килеп кала Кышын күрмисең дә, белмисең дә син аларны. Ә язын, җир өстенә төрткән ямь-яшел бәбкә үләне күк. Күз нурыңны алырдай чибәр-чибәр кызлар. Егетләрнең күзе уйный Йөрәкләре дөрләп яна. Ул китә бүлеш, ул китә танышу, ул башлана туйлар Наилә апаң да менә шул дулкынга эләкте, кызым! Ләкин алай тиз генә түгел..
Без җыенга Наилә апаң белән бергә чыктык ул көнне.
«Талы, талы» дигән уен уйныйлар Кызлар, егетләр зур түгәрәккә то-тынып, җырлый-җырлый бииләр.
Үзәкләр өзелеп, йөрәк җилкенеп тора Бигрәк тә, уртадагы гармунчының бөгелә-сыгыла тальян тартуы бәгырьләрне кисә. Кая туган да, кая үскән бу егет. Гармуны да гармун, үзе дә* гармун бу.
Гармунын икенче егеткә биргәч, ничектер, безнең янга килде бу
— Мидхәт!—дип кулын бирде танышканда
Без дә үз исемнәребезне әйттек. Әмма, ни өчендер, Наиләнең кулын озаграк тотып торган шикелле тоелды бу миңа.
Күрер күзгә әллә ни матур түгел иде Мидхәт Какча яңаклы ачык йөзендә җәлпәгрәк борын, ләкин ихлас күңел белән, яктырып сөйләшүе бар нәрсәне оныттыра Гармунчы булуы белән кыз күңелен бер урап алгач, аны читкә этәрүе авыр иде, ахры, кызларга Әйе, гармунчыны гармуны яктырта! Гармунчы — кызлар күңелендә һәрчак бер башка өстен Уздырса, сабантуй батыры гына аннан уздыра. Башкага чут юк Сабантуй батыры исә меңгә бер авылда гына үсә.
Шул кичне Наиләне озата кайтты Мидхәт
Ләкин Наиләнең йөрәген башка берәү били иде. Кичке җыенда Мидхәттән читләшеп, аның тирәсендәрәк чуалып кайнашты Наилә. Әллә Наиләне аңламады, әллә белеп тә белмәмешкә салышуы булды — ул егет Наилә белән сөйләшеп китә алмады Ә Мидхәт аның саен килә. Эшенә килеп йөри башлады Наиләнең. Ун чакрым ара лабаса. Гел-гел килеп-китеп йөрешле дә түгел. Автобус көтә-көтә соңгарып, ике тапкыр эшенә прогул ясады ул. Зимагулов пешекләгән үзен Шахта бабай белән икәүләп игәүләгәннәр моны Габбани да катнашкан бугай Минем моны ул чакта да, соңыннан да сораганы м булмады. Ничектер онытыла Искә төшми иде
Шул, сәбәбен сораганнар үзеннән Мидхәт, ачык авыз, түкми-чәчми сөйләгән дә биргән Яратам, дигән, игә килми йөри, ниндидер башка берәүне ярата, ахры, дигән. Тик бер нәрсәне һаман әйтмәгән
Орышканнар, кызганганнар, көлгәннәр үзеннән Өйрәткәннәр дә үзен Әнәс бер җыр әйтеп күрсәткән, бүген кичен шул җырны җырла снн ул кире беткән кызга, дигән
Мидхәт бу кичне дә гармун тартып кына утырды Наилә тагын теге егетне уртага алды Мидхәт бу егетне биетеп чыгарды да. үзе уртага кереп басты Үзе уйный, үзе мырлый, үзе Наилә каршысына ук килеп, бармак м ф ры белән үзенен күкрәгенә күрсәтеп, төртеп төртеп ала
Дулкыннары бәреп керә *
Корабль идәненә. х
Сознательный булсаң гына х
Ярарсың сөйгәнеңә х
Я инде, аңла инде Наилә, янәсе. Сөйгәнен - Мидхәт бит ул- Ул аны = беркемнән дә яшерми әйтә. Әллә кемнәргә баш игәнче, үзеңне сөючегә® тугры бул да, котыл мәшәкатьләреңнән, фәлән-фәсмәтән, янәсе
Шул кичәдән соң йөрергә килешәләр бугай алар Хәтеремдә шулай калган. ф
Ә Мидхәтнең — Михаил Роговцов исемле рус егете булуын язылы х шырга барганда гына белдек Татар авылында бердәнбер гаилә белән х яшәгәннәр алар Үз телен әти-әнисеннән, татар телен — халыктан < өйрәнгән Миша абыең. Ләкин аның кебек ике телдә дә өздереп мырлау j чыны димим, хәтта иркен итеп сөйләшә белүчене дә күргәнем, очрат - каным юк әле минем. Татарча мырласа снн аны татар бу дисең! ’ Русча сөйләсә — чын рус бу дисең! Дөнья бай бит ул Халык бай Роговцовлар. Наиләләр, Габбанилар белән бай бу дөнья
5
Шахта мирендә вакытның үткәне сизелми, кызым Габбанн сөйли, егет вакытта туган көнемне онытып эшләгән еллар булды, әле дә ярый искә төшереп торырга син бар. Гөлфәния, ди Мнн ышанам моңа, кызым Шахтер төнге сменадан чыгып, юынып, киемнәрен алыштырып, өенә кайтып кергәнче көндезге сәгать уннар чамасы була Ә эшкә төнге сәгать уникедә чыгып киткән кеше бит ул Төнге бердә участокта нәрәт алалар, сәгать икедә забойда смена алышына Шуннан, иртәнге сигезгә тикле күз какмый эшли ул Шурфка чыгып, кайчакта мәяү. кайчан машина белән комбинатка кайтасың Аннан аккумуляторыңны ламповойга тапшырып, табель номерыңны аласың Мондагы чират, кибет каршына хатыннар тезелеп баскан ише генә түгел Биш алты тимер тәрәзә тишегендә мең ярым ике мең шахтер Аннары, мәш килеп, ашык-пошык юыналар шахтерлар Бала чага авыл буасында коена дип белерсең Юынырга керделәрме, шахтерлар тавышына өч катлы кирпеч комбинат һавага күтәреләме әллә дип торасың Гүя забойда булма 1аннар да кебек Төн буена балта керми торган биш алты метрлы туң бүрәнәләрне сөйрәмәгәннәр дә. егерме килограммлы балта белән суга суга шул баганалар белән лаваны беркетмәгәннәр дә сыман Пнзләрендә ап ак тешләре генә елтырап күренгән бу кешеләр бары да елмая Бары
,1,йигә кайткач та. ашадылар исә. изрәп йокыга тала шахтерлар Хет караныл кычкыр, хет барагыңның яртысы янып бетсен > янмыйлар
Габбанн шулай йоклаганда, аш-су әзерләп йөрү бигрәк рәхәт була, кызым* Аш пешерүне мнн һәр даим изге бер эшкәтинлнм Чаштыр чоштыр бәрәңге әрчеп, дөбер-дөбер кәстрүлдә кайнату гына түгел ул аш пешерү Жаның тәнең белән шуңа бирелеп, ул ашның тәмен күңелен белән тоеп, авыз суларын китерә-китерә аш пешерүгә ни җитә' Мнн аны ирем яратып ашасын өчен, шул ризыктан ул көч куәт, гайрәт алсын өчен яра тып, ләззәт табып пешерәм Мнн аны кызым I өләрня ут чәчәгедәй янып күбәләктән очынып очынып, нурлы йөзкәйләре гел гел алсуланып торсын өчен күңелемне биреп пешерәм Мин аны иремнең, кызымның дуслары алдында, үз дусларым алдында оятка калмас өчен бар булган оста лыгымны җигеп пешерәм Шуңа да, авыз тутырып. Габбанн аш аша ганда, әнн мәмәй, тагы, тагын, дип кызым аш сорап алганда, минем
түбәм күккә тия. Шатлыгым, яшен ташыдай, күкрәгемдә уйнап тора. Мин аны яшерергә тырышам. Битләрем янып чыга, маңгаема бөрчек- бөрчек тир бәрә — сиздермәскә тырышам. Үзем оялам, үзем әле әтиеңә, әле. кызым, сиңа карап-карап алам да, самавырга чәй ясарга үреләм
Көненә ничә мәртәбә табынга җыйналсак, шул чаклы шатланам мин. Әтиең өчен, кызым Гөләрия өчен, бөтен бер гаиләбез өчен шатланам. Илләр иминлеге, туган җирем өчен шатланам.
Шахтерлар йокысыннан уянгач, кайсы спортзалга, кайберләре кичке укуга йөри. Эш сәгате тагын килеп җитә. Төнге сменада эшләүчеләр көннәрне түгел, числоны бутап бетерә. Туган көнне әйтәсе дә юк.
Без. Габбани белән кушылгач та. менә бишенче ел инде, аның туган көнен үткәрми калганыбыз юк. кызым. Кирәк хәстәрен алдан күреп куям. Аннары, бер көн алдан. Габбаниның үзенә әйтәм: кемнәрне чакырыйк, дим. Кемнәрне үз итеп чакырганын белеп тә торам, шулай да киңәшәм. Киңәшле эш таркалмый, диләрме әле. бу да шуның ише инде. Ир белән киңәшмичә бер эштә дә баш булып йөрергә ярамый, кызым. Ир — гаиләнең мәркәзе Аның сүзе бер! Икең ике төрле уйлап яшәсәң, ул Нинди гаилә, ди. Бала кемнән гыйбрәт алсын, ди Буе-сыны төз булган тере гарип үсәчәк бит җәмгыятькә. Ә ул кемгә кирәк?
— Кемнәрне чакырыйк?—дип сорагач. Габбани тигез тешләрен ел-тыратып көлеп җибәрә дә:
— Габдрахман агайларны. Әнәсләрне. Мишкаларны, Владимир Бого-любовны. әнкәй белән әткәйне, ну. калганын тагын кемнәрне үзең телисең.— дип куя.
һәм, ел саен уналтынчы октябрь көнне, билгеләнгән сәгатьтә без бу мәҗлесне башлыйбыз. Ләкин быелгы кебеген хәтерләмим.
Әле өйләнешкәнче үк. Габбани: «Мин туган көн һәр елны кояшлы булыр. Гөлфәния!»—дигән иде Әни әйтмешли, фал китабы ачучы диярсең. чыннан да. кояшлы була уналтынчы октябрь көне. Без ул көнне, иртәнге якта бакчаны җыештырып куябыз. Күршеләр дә чыга бакчаларына Кеше килгәнче барак тирәсе ялт итә. Хәтта үтеп-сүтеп йөрүчеләр дә. бәйрәмме соң әллә монда, дип сөйләнеп узалар.
Иң башлап, төенчек кадәр карчыгын ияртеп. Шахта бабаң килеп керде.
- Исән-саулыкмы. Габбани! И-и-и. Гөлфәния кызым! Бәрәкәт, әбисе, кечкенә кызыма, теге, алтын йөгертелгән алманы алып бир әле,—дип. өйне шаулатып сөйләнде Габдрахман абзый, берәмләп күрешеп чыкты. Сине, кызым, түбә тактасына кадәр очыртып, үчтеки-үчтеки иттерде. Карт димә, егәре үзендә.
— Бабай үтеләсең, у-уф! —дидең син.
Барыбызда көлештек. Алтын шардай сап-сары алмаларны учларыңда йомарлап, син диванга менеп утырдың, әтиең белән Шахта бабаң өстәл янына урнашты. Мәхтүмә әбиең, почмак якка кереп, миңа булышырга тотынды.
Без почмакта эшне бетергәндә^ кунакларыбыз җыелып та җитте.
Мәҗлесне әти ачты. Түм-түгәрәк башын такыр итеп пәке белән кыр-дырган. Калын, таза муенлы булганга җитү сакаллы, чолгыйланып торган кырпак мыегы бик килешеп тора үзенә. Әти һәрвакыт чиста-пөхтә, йөри. Тавышы саф. шахтерларча яңгыратып сөйләшә ул.
— Бу гаиләдә иң олы кеше булганга, Габдрахман кордаш, син мине кичерерсең инде,— диде әти. бераз шаярта төшеп.— Рөхсәтсез-нисез генә сүзгә керешим әле. Габбани улым, таза-саулыгың белән йөзгә кадәр яшәргә булсын! Җырлый-җырлый. гөрли-гөрли. шахталарда күмер чабабыз, ди торган идек без заманында. Шулай булсын!
Мәҗлес шулай шома башланып китте. Озак көттерәмени шахтер халкы. Мишаның гармун тартып җибәрүе булды. Әнәс белән Флера җыр башладылар.
Аннары Шахта бабай үзенә каратты Башын бераз гына кынгыр салып, иреннәрен сизелер-сизелмәс кенә кыймылдатып, озын көйләр сузарга ярата ул Әнә бит ничек җырлый:
Ефәк кенә баулы күк карчыга * Талпына микән кош күреп?
ӘА-й._ киң түшәккәен тарлар җәеп. ♦
Көтә микән Мәхтүмәм, теш күреп, *
— дип җырлый торган идек без яшь чакларда, әйеме. Мөҗип!
Ул минем әтигә каш сикертеп куйды Әти җавапсыз каламы сон. әле * сугыш чорында җырлаган җырың да исемдә. Габдрахман. дип. без бел- з мәгән җырны җырлады |
Күмер катламнары кебек тирәндә калган истәлекләр, онытыла баш- “ лаган җыр-биюләр яктыга чыкты Менә шундый хатирәләр, түгәрәк табын з җылысы, туганлык-якынлык тойгысы белән кешенең гомере озая шул. *
6
Бу көнне Боголюбов участогыннан күмер ташкын булып агып торды 2 Дүрт лаваны да шартлаттылар Күмер белән мичләр тулы Диспетчер Й буш вагоннар биреп өлгертә алмый
Өске, уала торган катлам астында күмер ныгытма калдырып лаваны куу үзен сиздерә. Айлык план утыз биш метр иде. бүген үлчәдем, әтиең- нәр кырык метр узган Ай бетәргә тагын өч көн бар
Бер бригадада — дүрт лава бит. кызым' Әле өченче ел гына бер брн гадага бер лава иде Дүрт план бит бу Ә кешеләр шул ук Габдрахман агаң белән Әнәс абыең бригадасы забойчылары
Бригаданың эше бердәм, сүзе бердәм Алар участокта бирелгән наряд буеңча гына түгел, үзләре белеп эшлиләр Кайдан башларга дип. вакыт үткәрәсе юк. Килдең башладың
Төрле сылтау, сәбәп табып, сменада забойга төшмәүчеләр белән дә сүзне кыска тоттылар Шахтер халкы болай бик гади күренсә дә. эшкә бик коры ул Монда сүз юк. эш кенә бар Забой бик тынычсызлана икән, кермә забойга, әмма лавада әзерлек эшләре күр. тәртипкә сал Эш күп шахтада Иренмә генә. Теләмисең икән, рәхим ит сине тотып торучы юк
Мин лавалар буенча үткәндә шуларны уйладым Комбинатка кайт канда төп штректан җәяүләп атладым
Төп штрек — бусы, кызым, шахтаның төбе Җир туфрак, балчык катламнарын узып күмергә кагылсаң, бу беренче горизонтның төбе була Ә кырык илле, бәлки, Йөз елдан соң. беренче горизонт эшләнеп беткәч, әлеге төп штрек икенче горизонтның өсте булып кала Аннан, өченче, дүр тенче горизонтлар да бар әле Соңгысы инде мең-мең нке йөз метр тирәнлектә була Без беренче горизонтта Дүрт йөз метр тирәнлектә безнең шахта Менә шул тнрән..екне дүрт лава били Бераз авышлык барын да онытмасаң, шактый озын килеп чыга лавалар
Бер участокта лавалар да^ <абойшиклар гына түгел бнт. кызым, монда люкогрузчиклар. лесогоннар. крепнлыинклар. проходчикл ар. забойчылар, тау эшләре мастерлары, шартлату эшләре мастерлары, вен тиляңия десятниклары, тагын бик күп профессия кешеләре эшли Ләкин участок буйлап җир астында йөргәндә эш урынына килеп чыкмасан, син аларның берсен дә күрмисең Шахтада беркем юк кебек Ә һәр кешенең үз эш урыны бар Эш урыны гел артып кала монда, кешеләр гел җнтмн Берне бишкә ярыр чаклар була, бер нишләп булмый Лаваларны авария дән коткарганда участок начальнигы, аның урынбасары, смена мастерлары булыша Их. булсын иде участокта биш-ун гына артык кеше Юк. гомердә булганы юк!
Мин бер ялгызым кайтам. Каршыдан, җир өстенә күтәреләсе яктан, бәреп егарлык көчле җил исә. Алга иелеп, башым белән һава агымын сөзеп барам Янгыр яугандагы кебек бит-күз чыланган. Пластмасс каска түбәсенә тып-тып тамчылар тама. Минем лампочка яктысын йотып, түбәдә бүрек-бүрек электр лампалары яна. Тышлары бармак юанлыгы пыяладан Борылышлардан ажгырып электровозлар килеп чыга. Электр фаралары, куркынган киек күзләре кебек, кызарып яна.
Сөйләшә-сөйләшә каршыга кешеләр якынлаша Лампочкаларын кулларына тотып киләләр. Аяк атлаганда яктылык нуры чайкала, шуннан сизелә бу. Бер-бер нәчәлниктер. Алар шулай йөри. Шахтерларның лампочкасы каскасына батырып, урап-чолгап куелган була. Каскасы очып төшмәсә, лампочка селкенми дә, ябыштырып куйган кебек тик тора
Менә без, кара каршы бәрелешә язып, иң алдагысы белән күзгә-күз очраштык.
— Семен Прокопьевич! Исәнмесез!—Шулай кычкырып исәнләшүемне сизми дә калдым. Әллә ничек, уңайсыз булып китте үземә дә. Шахта начальнигы кебек дәрәҗәле кеше белән җиде кат җир астында -япа-ялгызың очраш әле менә Аңа бит урамда очраса да, урталай сынып, бил бөгеп узалар.
— Ә-ә-ә, Гөлфәния Мөҗиповна!—Семен Прокопьевич елмая төшеп, кожанка кигән җилкәмнән какты — Нихәл! Ничек болай, курыкмыйча, бер ялгызың җир астында йөрисең. Күр әле. мин әнә ни кадәр кеше ияртеп төштем,— диде ул, шаярта биреп, аннан үзе артыннан килүче иптәшләренә күрсәтте.
Алар да:«Исәнмесез!»—дип беравыздан исәнләштеләр.
Мин сәламга сәлам белән җавап кайтардым да, шахта начальнигына текәлеп:
— Төп штректа курку түгел, Семен Прокопьевич, шахтаның бөтен забойларында да ничә ел инде пәри кебек ялгызым йөрим,— дидем Тагын да ачыла төшеп көлде генә. Шахта начальнигы белмимени соң безнең ише маркшейдерлар эшен. Юри соравы бу. Юатуы. Шахтада эшләп йөрүче санаулы гына булган хатын-кызның күңелен күрүе. Үзенең мәрхәмәтен күрсәтүе. Ә, чыннан да, шул җитә кала кешегә. Сөенеп куясың. Биш-алты мең кеше эшләгән шахта начальнигы, үзеңне танып, исемеңне, әтиең исемен танып исәнләшсен әле синең белән, әйләнмәс җирдән башың әйләнер. Озын буйлы, чандыр, какча яңаклы бу ягымлы начальникны шахтада бөтенесе хөрмәт итә. Габбани әйтә, забойга килгәч, безнең белән бергә утырып, ипи-колбаса ашый, ди. Кап- кара күмерле кул белән суган, сарымсакны бүләбез, карап та тормый, ди, без бер кисәген алсак, ул икенчесен алып каба, ди. Колхозга бәрәңге алырга баргач, үзе бәрәңге казый, үзе Габбанилар белән бәрәңге бәрешеп уйный икән. Өмә көнен сабан туена әйләндереп бетерә, ди. Учакларда бәрәңге пешерә, ди, йөгереп узыштыра, көрәштерә, ди. Забойчы Әнәсне аркасыннан сөеп кенә тора икән. Ничә ел инде сабан-ту- енда да, шахтада да батырлыкны һичкемгә бирми Әнәс. Быел үзем булмадым. Габбани белән сәгатькә якын җәфаланды, диделәр. Егыша алмаганнар Шуннан, Семен Прокопьевич, әтиеңне дә тәбрикләп, аркасыннан сөйгән бугай. Икесенең бер бригада забойчылары булуын белгәч, икесен берьюлы кочагына алган.
Монысын Мишка Роговцов сөйләгән иде.
Семен Прокопьевич, көлемсерәп, янындагыларга Әнәс, Боголюбов, участогы, Габбани белән минем турыда сөйләп алган'арада, мин аның әнә шул мәзәк якларын уйларга өлгердем. Аннары ул җитдиләнә төште, сүзне икенчегә борып:
— Ничек анда, Боголюбов участогында эшлиләрме?— диде.
— Күмер агымсу урынына ага, диспетчер вагоннар гына җиткерсен! Дүрт лаваны да шартлаттылар, мичләр тулы,— дидем
— Сменада кемнәр?
калдьр Әнәс, Габбани, Миша, Габдрахман абзый, Боголюбов үзе дә анда
Рәхмәт. Гуля, барысын да беләсең,— диде Семен Прркопьевич. лампочкасын өскә күтәреп, саубуллашу билгесе ясагач, аннары, лампочкалы кулын алга таба борып, якындагыларга
- Тизрәк, забойга китик'— диде.
Кузгалып киткәндә генә, килешле итеп тагын бер елмайды да. шатлыклы хәбәр әйткәндәй, алга иелә төшеп: «Тиздән күмер комбайны эшләр анда Шуны юллар өчен барабыз!»— диде
Чыннан да, бу яңа хәбәр иде Шатлыклы хәбәр иде Габбанн беренче-икенче курсларда укып йөргән чакларында ук саташып йөрде шул хакта Әнәс. Боголюбов, әтиең, шахтаның комсомол комитеты секретаре Геннадий Зиновьев Семен Прокопьевнчнын бусагасын тап тап бетерделәр Габбанн диплом эшен дә шушы темага язып ята Текә лаваларда күмер комбайны куллану бу снна Донбасс шахталарындагы горизонталь забойлардан күмер алу түгел Анда шахталар тирәндә Өскә катлам ишелми Лавалар горизонталь Урыны урыны белән авыш-лык сизелми дә Лаваларда комбайн күптән эшли анда Мин практика үткәндә Шахта шәһәренең үзәгендә булдым Калдырырга бик теләделәр. Кузбасс тартты күңелне, туган жир тартты' Комбайн кертергә булдык, ди шахта начальнигы Ничек булып бетәр инде^!
Клетка утырып өскә чыктым Күк «әп-зәңгәр Болында үскән кү гәрчен күзе чәчәге сыман зәп-зәнгәр Карыйсың, карап туя алмыйсың, күзләр чагыла. Күкрәккә, жанга-тәнгә ниндидер бер рәхәтлек тула. Күкрәк тутырып, еш-еш саф һава сулыйм
Сокланып, озйк карап тордым мин зәңгәр күккә Аннары гына, террикон га. Наилә апаң янына кереп киттем
Наилә апаңның матурлыгын шахта киеме дә киметә алмый Кызлар кебек, чәчрәп тора. Порода чүпләгәндә кулы кулга йокмый, йон тетү фабрикасында станок эшли диярсең, ялт-йолт итеп кенә күзгә чалына Берүзе эшли
Аннары Наилә белән ламповойга кердек Монда шахтерлар сафы те зелгән иде
- 777!
1021'
887! дип кычкырган номерны ишеткәч, йөгереп бардым Бу Габбанн номеры иде
Кызым. Гөләрня. мин хәзер сине балалар бакчасына өйдән генә оза ТЫП калам. Бакча ерак түгел, бер-ике талпынуда барып җитәсең Карасу елгасы буенда гына Шунда стадион, шунда парк Сезнең бакча Казандагы Ботаника бакчасы кебек Шау чәчәктә утыра Ә син, кызым, шул гөлләргә куна куна очучы күбәләк сыман Сап-сары бантикларын да күбәләк кана гына охшаш Чыннан да, чокырлы иягең, чигәңә кадәр сучылып киткән кашларың минеке төсле үк Наилә апаң син тугач та дөрес чалымла ган моны Мин дә күрә белгәнмен чәчең бөдрәләре, борын яфрагын ның матур булып уелып китекләнеп торуы Габбаннныкы һавага чөел гән туп та туп, кулга тотып алган син дә туп Гел биеп кенә йөрисең Бар яраткан эшең рәсем ясау Буяу карандашларын әтиең белән икәүләп ташыйбыз үзеңә Кайсын буяп, кайсын чәйнәп, бер ншесен сындырып бете рәсең. Киләсе елга укырга керәсең бит Укытучың ничек түзәр инде Әти
ең әйтә, әнисе, ди. алмаш-тилмәш дәрескә йөрмәсәкч моны укытучы тыеп өлгерә алмас, ди
Балалар бакчасында Флера апаң тәрбияче булып эшләгәч рәхәт миңа. Бер кулдан чыгасың, икенчесенә барып керәсең. Ул — сезгә, сез — аңа ияләшеп беттегез. Ничә елдан бирле: бер ана балалары кебек инде хәзер. «Татарстанга бөтенләй кайтып китсәк, бу балалардан ничек аеры лырмын. Гөлфәния!>—дип былтыр җәй уфтанып йөргән иде дә. Әнәс абыең аспирантурага читтән торып укырга кереп кайтты. И сөенде инде Флера, и шатланды
Габбани техникумны ерып чыкты Тау эшләре мастеры итәргә теләделәр. бармады Забойда калды. Хәзер комбайн белән күмер җимерәләр шахтада. Безнекенең шахтадан китү турында уйлаганы да юк. Әнәс вәгъдәсендә торырга тырыша, ди. Аспирантураны бетергәч тә. машина- трактор тирәсенә, туган җиргә кайтам, дип әйтә, ди.
Флера апаң белән очрашмаган көнебез юк. Сөйләшмәгән сүзебез юк дисәм дә була Үзеңне мактап сөйли, кызым Гөләрия! Бик аралашучан. ди. иптәшләрен ярата, ди. Тик рәсем ясап стенаны буйыйсың икән, бармагын кисикме әллә. ди.
Ярар, дидем, үзенә әйтеп карарбыз, бәлки буямас, дидем. Буяса, кисми булмас шул. дидем
Кичен үзенә сөйләдем моны.
■ — Әни. бүтән буямыйм, бармакны кисмә!— дидең. Әз генә ба
лавыз сыгып та алдың бугай әле Әтиең:
— Я. я. кызым, сүз тыңлагач тимибез инде,— дигәч кенә көлеп җибәрдең. Аннары, чабып барып, әтиеңне кочаклап алдың.
Бүген Флера апаң үзе балавыз сыга. Аны инде, бармагың кисәм дип кенә туктатып булмый, түзә алмыйм, үзем дә елыйм.
Теге синең группадагы әнисе ташлап калдырган Романы больницадан алып кайтканнар бүген. Бәбекәемнең бер күз алмасын операция ясап алганнар иде Флера апаң үзен алырга баргач, күз бәйләвен чишкәннәр дә. кая әле. улым, тәрәзәгә таба кара әле. яктылык күрәсеңме ди икән врач. Башта теге, сукыр күзен (Рома күз алмасы юклыгын белми бит. операция ясадылар дип кенә уйлый ул!) учы белән каплаган да шатланып кычкырып куйган: күрәм. дигән. Аннары икенче-сен каплап, озак итеп берни дәшми торган-торган да. тәрәзә пыялаларын бармагы белән капшагач кына, әкрен пышылдап: әзрәк күрә, дигән, балакаем! Иреннәрендә юри генә дә елмаю әсәре юк икән.
Палатадагы авырулар үксеп елыйлар, ди Флера апаң, үзе сөйли, үзе елый Аңа кушылып мин елыйм. Ятим балакай, ниндидер өмет белән яши диген, дөм сукыр күзен дә әзрәк күрә дип ышана. Ул әнисе барлыгына да. әтисе барлыгына да ышана! Тик белми. Берсен дә белми бәләкәй Рома. Ул. кызым, сезне үзенең туганнарына тиңли. Тәрбиячеләрне— әнисе, әтисе итеп тоя Тик кичләрен сез өйләргә таралгач кына. ш Рома боегып кала Нигә болай? Ник беркем дә аны алырга килми? Рома. белми, бәбекәчем!
Сез, кызым, әниләрегез, әтиләрегез бакчага килгәч тә кечкенә кәҗә бәтиләре шикелле безнең янда сикерешәсез, әтиләрегезнең муенына ук менеп атланасыз. Тиз-тиз киенә башлыйсыз. Өйгә ашыгасыз. Ул йөзләр якты: көлү дә шаяру, иркә сүзләр әйтү, ашыга-ашыга сөйләшү. Аннары җитәкләшеп. Рома белән саубуллашып, кайтып китәбез Ә ул бу бәхетне, бу сөенечне көн саен карап кала Кешеләр бәхетенә карап кала. Әллә ниләр уйлана ул балакай, ләкин нн өчен икәнен үзе генә белми
Ә кайда соң аның газиз әнкәсе? Ул аны, үз карынында чакта ук, балам. бәгърем, җанкисәгем дип. сыйпап-сыйпап үстермәде микән?
Ул кыймылдаган, ул талпынган саен, балам, йөрәгем пәрасе дип. эчке бер якты моң белән шатланмадымы икән? Этләр, хәтта бүреләр дә үз баласын ташламый Ерткыч булып ерткыч, үз баласы өчен өзгәләнеп сугыша, егыла, үлә. әмма тәнендә җаны барында/- баласын бирми
Үз баласын, күз карасын сөймәгән ана - ул тере мәет Аның ватаны да. туган Жире дә юк. сөйгән яры да булмый мәхәббәте дә юк ♦ Дөньялыктай коры калган усак череге ул. Аның йөрәген, корт ашый- ж ашый, тузанга әйләндергән: анда гөл түгел, билчән дә үсми
Әниләр Ана назына эреп, бишек җырын җырлап үскән әниләр. | кайда соң сез? Мин монда Романы тапкан әни кешегә кычкырам Әллә * син бишек җырын гомердә бер ишетмәдеңме? Әллә сннең үзеңә аны = чын күңелдән түгел, аптыраганнан гына, авыз эченнән генә мыгырдады- о лармы? Йөргән кешең алмаса да баладан үч ал. иреңнән аерылсаң ч да сабыйдан үч ал. икенче бер кияүгә китәргә булсаң да - нарасый ? дан үч ал. имеш! Кая китә бу? Кая ирләре сугыш кырында ятып кал * гаи сигез-ун бала үстергән әниләр горурлыгы! Фашист палачы автомат х төбәгәндә дә. балам, бәгърем, дип пуляны үз күкрәгенә алган аналар х батырлыгы кайдг^? Безнең буын аналар бәхете кайда? Ана бәхете - ба < ласында. кызым Ана күнеле балада . -
Чәй әзерләп, өстәл янына утырышкан гына идек, өйне яңгыратып ? Әнәс абыең килеп керде Матрос тельняшкасының җиңнәрен терсәгенә * тикле сызганган, ниндидер бер шатлыктан йөзе балкып тора Флераның да монда икәнен күреп, исе киткәндәй итенде дә. карлы чүәкләрен салып, безнең янга узды
Кызлар, исәннәрмесез? — днде. башта безгә карап, аннары Габ- бани кырыена барып утырды Алар күзгә-күз карашып сүзсез калдылар Шуннан соң гына Әнәс телгә килде
Нәрсә, уйлап бетердеңме?
Лавадан китәсе килми. Әнәс!
Минем килә дисеңме?
«Алдан»да алданмасак ярый ла. Әнәс дус. ди әтиең,— анда бит әле эшләп караган кеше юк Беловода күреп кайттык анысы Күз алдында
Күз алдында.. Бнш катлы йорт сыярлык бушлык, менә менә ишелергә, шуып төшәргә торган мунча хәтле күмер клнважлары диген. диде Әнәс тә. көлә-көлә
«Алдан» ысулы белән забойда эшләү кыен түгел, кызым Ләкин бик куркыныч
Менә шундый забойга кертергә телиләр икән әтненнәрне Әнәс абыең үзе көлә үзе Габбанига карый Әтиең аның сынаулы карашына түзә алмый
Тотынсак, өйрәнәбез инде, башлап җибәрүе генә ди Димәк, син риза! Болай булгач, алданмыйбыз. Габбани'
8
Жәй уртасында Биктимергә кунакка кайтып киттек Жыену озак бул мады Алдан хәзерләнгән идек Әйберләребез күп. дүрт чемодан шып лап тулган Барлык туган-тумачаларга берәр кат бүләк киемнәр алдык Ситса мазарның чуты юк Габбани көлә, мине билсез калдырырга телә венме соң бу. Гөлфәния, ди Әллә син Татарстанда чүпрәк чапрак юк дни беләсеңме, ди. бу кадәр тутырырга! Чүпрәк снтсаһың хәзер кайда да тулып ятканын беләм мнн. кызым! Хатын-кыз күңеле бит. буш кул белән кайтып керәсе килми Килен булгач та этнең авылына нибары өченче кайтуым. Син туганчы ике ел рәттән кайттык Сннең белән бер гә өчәүләп беренче кайтуыбыз Жиде ел вакыт үткәне сизелми дә Зур кыз булдың’ Йоклаганда күргән, төш кебек тиз уза гомер Әле кы зымны яратып туя алганым юк. Еллар узган да киткән
Әбигә-бабайга кунакка кайтырга булгач, и сөендең инде, кызым! Кнчен — ятсаң, иртән — торсаң — телеңдә гел бер сүз: дәү әти, дәү әни. Биктимер булды.
Поездлар иркен йөри хәзер. Буфеты, рестораны эшли. Ашарга- эчәргә сатып йөриләр. Проводниклар, нәрсә кирәк, дип сорап кына торалар Урыннар иркен өчебезгә бер купе. Новосибирскида Мәскәү поездына (ул Казан аша уза!) күчеп утыргач, уйламаган җирдән күзсез кала яздың, кызым. Йөрәгем «жу» итте Әле дә әтиең бар, нишләргә белми калтырап төштем.
Поезд тегәрҗеп тарткан кебек туп-туры юлдан алга чаба. Тимер юл буендагы куаклар үзләре безгә каршы йөгереп киләләр сыман. Син, кызым, тәрәзәгә авызыңны куярлык булып, карап барасың. Юл кырыендагы сыртлыкта малай-шалай уйнап утыра. Кай ерләре саубуллашу билгесе ясап поездга кул болгый. Син аларга төртеп күрсәтүең булды, мин үрелеп карарта да өлгерә алмадым — чылтыр! тәрәзә пыяласы. Купе ишегенә йодрык кадәрле таш килеп бәрелде, ике кат тәрәзә пыяласы аркылы бит
— Бетте!..— дип кенә кычкыра алдым мин. Кызым, дияргә, Гөлә- рия, дияргә өлгерә алмадым. Әтиең сине күтәреп алган иде инде.
— Юк, юк, Гөлфәния, зарар юк,—ди әтиең. Шунда гына хушыма килгәндәй булдым
Кызым, син еламадың да, көлмәдең дә. Әтиең иягеңдәге, кулыңдагы канны сөрткәндә дә исең китмәде шикелле Син бары тик идәндә аунап яткан ташка гына сәерсенеп карап тордың
Тәрәзә ватылып кына, Урал тауларының бирге як табигатенә тәрәзә аша карап сокланудан барыбер туктамадык без. Урал тауларыннан көнчыгышка таба Себер җире җәелә, кызым! Мин туган, кызым, син туган Кузбасс җире — Урта Себер җире Себернең үзәге. Себер бөтен җирдә дә матур Чакрымнарга сузылган тигезлекләр, иксез-чиксез ямь-яшел болыннар — Себер җирендәгедәй бер кая да хәтергә кереп калмый. Свердловскига якынлашканда күңелдәге шушы ямьне бозардай кеше дә табылды
Янәшәдәге купеда игезәк бала белән ирле-хатынлы берәүләр кайта иде. Балалары шук, ике малай, бер дә тик тормыйлар. Әтиләре тынычландырырга тели:
— Малайлар, монда без генә түгел, шауламагыз!
Хатыны:
— Нәрсә, әллә балаларга сөйләшергә дә ярамыймы?..
Ире:
— Малайлар, чапмагыз, кешеләр ял итә!
Хатыны:
— Алар аяксыз түгел лә, чапсыннар! .
Гел шулай Ире уңайга әйтсә, хатыны киресен сукалый тора. Габбани әйтә: бу хатын белән кире сөйләшергә өйрәнергә, ди. Балалары да ни әтиләрен, ни әниләрен тыңларга белмиләр, аннары үзләре теләгәнчә эшлиләр. Кызым, син дә аптырап калдың Үзебез сүз көрәштермәгәч, синең мондый хәлне күргәнең юк.
Инде шул гына җитмәгән иде, бу хатын кара еланлыгын тагын күрсәтергә өлгерде.
Ниндидер бер станциядә поезд кузгалып киткәч тә, ире килми тора моның. Чыга, карый, җикеренә бу, чыга, карый, дулый бу!
- Поезд астына кергере, ресторандадыр әле
Малайлары аптырап әниләренә карый. Дәшмиләр Әтиләре яннарында булмагач, үзләрен яклаучы юк икәнен беләләр, бичаралар.
Габбани тынычландырып карый:
— Бала түгел бит. керер, борчылма, ди. Забойларда эшләгән ир, поездда гына сынатмас, ди.
Мин дә кушылам:
- Гел бер жирдә утыру туйдыра бит. берәр жирдә домино уйныйдыр. дим Ул ара бу ир килеп тә житте
Ирен күрүе булды бу хатынның, башы күзе акайды мин монда. * муеныма ике малай асып, ут йотып утырам, ди Синең уеңа да керми, ди х Шахтада булып шахтадан кайтып кермисең, инде юлда да бездән качасың. | ди. Адәм актыгы син, ди. х
Бу рәвештә телгә килмәгән сүзләр белән бер урынсызга ирен мыскыл | лауга да түзгән булыр идем әле, аягындагы туфлиен салды да. чалт ит- | терел иренең яңагына ялтыратты бу 2
Син хатын түгел, оятсыз ерткыч!— дидем үзенә.
Күзе . маңгаена менде Күгәргән йөзе каралып китте Бер сүз әйтә алмады ф
Мин үзебезнең купега кереп, ишекне бикләдем Габбанн белән х ни әйтергә белми утырабыз Минем үз иренә кул күтәрүче хатыннар = турында ишеткәнем бар иде. әмма үз күзләрем белән күргәнем булмады г Башка күрергә түгел, ишетергә язмасын
Әни әйтмешли ир бит жан 6HI, ир бирмәк жан бирмәк, ; дигән борынгылар Ә жанны беркайчан да кара жнргә салып тапта мыйлар, кызым!
Свердловск белән Казан арасын тиз уздык. Иртәнге якта Казан тимер юл вокзалында идек Теге хатын купесы ягына карамыйча гына вагоннан чыктым Изге Казан урамнарына кара шәүлә ияртеп төшүеннән шиклән дем мин Карасам иярер кебек тоелды
һәр съездны Ленин үзе зча, Үзе алын бара шикелле Әйтеп тора кебек үзе безгә Кирәк чакта кирәк фикерне
• Ленин исән! Гүя бүген дә ул
Түргә уза якты зал аша..
Казаннан самолетта очтык Аэродром Биктимер кырында Ат жнгеп, әти каршы алырга килгән. Чигәсеннән үк үремләнеп ияк очына килеп тоташкан элеккеге кара сакалына бәс кунган Габбаннныкы кебек калын кашлары астыннан тыныч кына карый торган соргылт яшькелт күзләре һаман шул көе: ягымлы, үз итеп, сөенеп карыйлар
Ах. аны, кызымны, буй жнткәнче алып кайтмадылар, кызымны' дип дәү әтиең үзеңне Шоңкар таулары күренгәнче күкләргә күтәреп сөйде дә, кызым, аннары гына ике куллап безнең белән күреште
Саумысыз, балакайлар!
Габбанн әтисен кочаклап үпте Шунда гына күзем тиште үлчәр кис кән бау кебек икесе бертигез икән буйга' Ике метрлылар, билләһи Чә чегт үстерсәң дә болай булмас Аэродромдагылар исләре китеп аталы уллы шул пәһлеваннарга карап тора Аерым аерым булсалар, карар идең дә үтен китәр идең, телеграмм баганасы тикле ике ир ягыннан алан шома гына узд алмыйсың шул
Әти атаклы сабантуйлар батыры Талибулла Яруллин дисәң бөтен тирә як белә Яшь чагында аның гәүдәсе сигез пот тарткан Кыргыз даласындагы тирмәләр аша ике потлы гер ыргытып уйнаган Салам төя сә сәнәк сабы, печән чапса чалгы сабы сынып чыккан Шугга да аны авыр эшләргә генә тотканнар Әткәй зур-зур тракторларда эшләгән Урта Азия шахталарында руда чыгарган. Әле мин беренче күргән елларда да муены нәсел үгезенеке шикелле кабарып тора иде
Буйлары бер булса да, карай торышка Габбанндан кайтыш хәзер Җилкәләре кайтыш, гәүдәсе сула төшкәнме шунда
Ярар, олайнар. кузгалыйк! диде әти, яшел печән чабып салын ган арбаның өстенә көлсу кожанын жоеп Әниегез көтә көтә көтек булгандыр. Әйдә, малкай'
Гнмеркүк айгыр .ил.пан көйгә тирә як кырларын каран каАтуГ» ни житә. кызым, әйеме? Мин сине әтиең сөйләгән урыннар белән таныш гырып кайтам Әти белән Габбаннның үз сүзләре
Менә бусы, кызым, үр астында җәйрәп калган авыл — район үзәге. Күренеп торган куаклык — зират! Ә-ә-нә тегендә, еракта, күрәсеңме. Чаллы басулары. Урман кебек куе, биек агачлы зираты ун чакрымнан күренеп тора. Көнчыгышта да шундый ук шаулап торучы урман, өскә авам дип тора. Ә без анда җитмибез, кызым, бу туры юл хәзер Сәлим күленә килеп чыга Анда инде Биктимер авылы малайларының чыр-чу килеп, су коенып яткан чагы Сәлим күленнән бер атлыйсың.—Зират тау башы, икенче атлыйсың— Актай елгасы, өченче атлыйсың—әтиеңнәр өе, кызым! Тип- тигез яшел хәтфә уртасында көзге кебек ялтырап яткан Сәлим күле суын карап туеп өлгермисең — Зират тау башында идек; аннан тимеркүк элдереп төшеп китте дә, Актай суларын болгатып кичеп тауга күтәрелүгә, без инһе коймалары челтәрләп эшләнгән алты почмаклы өй янына килеп туктадык. Капканы тутырып ачып, каршыга әни килеп чыкты.
Үзе шатлыгыннан көләргә итенә, үзе күз яшьләрен сөртә, бәгырькәем! Битләре җыерчыкланган, кашлары сирәгәйгән, агарган. Гәүдәсе бөрешә төшкән. Гомер уза! Мин әле әнкәйне кызлар кебек җил-җил йөри дип күзаллый идем Адымы сүлпәнәйгән. Тормыш үзенекен итә...
- Гөләрия кызым! Синме соң бу? Чү-чү, күз тимәсен, сөбханалла, әнисе кадәр үскән! Минем хәтле, әтисе хәтле! — дия-дия әнкәй үзеңне коча, үбә, чәбәкли, ана каз үз көтүеннән аерылып калган сары бәбкәсен тапканмыни!
— Әнкәй, күрешик әле... — дидем мин
Шунда гына әнкәй үз халәтенә кайтты, сине ычкындырмый гына минем яныма ашыкты.
— Гөлфәния кызым, исән-сау гынамы?— диде, кытыршы, җылы кулларын сузды.— Кодалар исән калдымы?
— Исәннәр, әнкәй, күп-күп сәламнәр әйтергә куштылар..
Әни Габбаниның киң күкрәгенә кысылып, эреп юкка чыкты сыман тоелды миңа бу минутларда. Бер сүзен әйтә алмый әнкәй, учы, бармаклары гына улының аркасында кыймылдый, әледән-әле шулай чәбәкләп тора, үзе тавыш-тын чыгармыйча гына елый. Габбани әнкәйне юата, елама әни, менә кайттык, күрештек бит, ди, бер ай торабыз, туйдырып бетерербез әле, ди, үзе әнинең башын сыйпый
Ир-ат йортта ат туара калды, без, кызым, өйгә кердек. Өстәлдә ак самовар чыжлап утыра, ашъяулык җәелгән иде. Шунда, кызым, син минем колагыма үрелеп сорап куйдың:
— Әни. Прокопьевскида зур әтигә — әти, зур әнигә — әни, дисең, монда да дәү әтигә — әти, дәү әнигә — әни. дип әйтәсең. Нишләп минем әнием дә, әтием дә берәү генә, сезнеке икешәр? — дисең.
Минем ул турыда сөйләгәнем бар иде дә, кызым, хәтереңә алып кала алмагансың, ахры Яшьләй буталчыграк та шул әле ул. Борынгыдан калган йола буенча, бездә килен кеше иренең әти-әнисенә, ире шикелле үк, әти, әни дип әйтә, ирләр кызның әти-әнисен әби-бабай дип йөриләр. Без әтиең белән кыз-егет чакта ук килештек: ике якка да әти-әни! диячәкбез. Син дә безнең әти-әнигә: дәү әти, дәү әни, дип эндәшәсең. Башка бик күпләр кебек, без синнән картларга әби-бабай дип әйттермәдек, кызым Югыйсә, синең дә ике әбиең, ике бабаң булыр иде
Аннары чор да үзгәрә, гадәтләр дә үзгәрә бит. Хәзерге яшь буын тиз өлгерә, унтугыз-егермедә өйләнешеп, кияүгә чыгып бетәләр Япь-яшь әти- әниләрен әби-бабай итәләр. Нигә аларга килен булып төшкән кыз шикелле үк «әти!», «әни!» дип хөрмәтләп әйтмәскә?
Йортта ир-ат тавышы көчәйгәннән-көчәя бара. Авыл кечкенә. Кырык- илле йорт Капка төбенә чыгып кулыңны бер изәсәң, бөтен кеше киләчәк. Безнең аэродромнан кайтканны да әллә кайчан белеп, күреп торганнар. Менә хәзер бөтен авыл купты. Барысы да безгә агыла. Монда шулай: кайсы йортка, кем кайтса да, бөтен авыл җыела.
Ул ара баскыч төбендә итек, галош салып өйгә тула башладылар. Синең ише балалар, кызым, тирә-юнеңне сырып алды. Әтиең дус-ишләре,
әти-әни кордашлары,-бабайлар, әбиләр килеп тулды Монда шулай, кызым, бер авыл бер гаилә! Бай авыл, бай өйләр. Өчәр баш сыер үзләрен дә. Егермешәр сарык асрыйлар Каз-үрдәк белән дә дөнья тулган - алары су буеннан кайтып та керми, көзгә тикле шунда йөзә Төшеп, төшереп кенә ашаталар икән. Салам, печән, силос, сенаж да бүленешле түгел Совхоз маллары ни ашаса, халыкныкы шуны ашый Бүлеш юк Бары уртак. Иген ф игәләр, фермада эшлиләр, совхоз малларын да. үз малларын да бертигез күреп карыйлар Утынны һәр йорт башына икешәр трактор арбасы итеп 2 совхоз китереп бирә. Дөньяның рәхәтен күреп яши халык Карты яше без 5 хөрлектә яшибез, диләр. Эшкә беркем кушмый монда, эшкә һәркем * үзе бара
Дәү әтиең белән дәү әниең әзерләнеп, көтеп торганнар шул. кызым = Табын әзерләүгә дәү әтиең янгын чаны кадәр кисмәк күтәреп кереп идән * уртасына бастырды з
Габбани. капкачын ач. улым, кунаклар өчен! — диде.
Габбани кисмәкне ачты *
Ачы бал телләрен тиз эретте кунакларның, бер яшь егет жыр башлады =
Сезнең белән безнең ара Суырылып үскән чуклы тал; Чуклы талның чугын езмнек, Бер-беребездән, дуслар, бнэмнек
Шәп җырлый бу яшь егет. Борынгы көйне тарта Шахта бабаң монда булса, әй. сөенер иде. дип уйлап куйдым, кызым Ул да түгел, түр башында, әбиләр янында утырган кара тут йөзле, чибәр кыз шул ук көйне сузды
Өстәл өсләрендә чынаяк, Чынаяк эчендә чын җимеш. Ул чын кимешләр гел бетмәсен, Башыгыздан дәүләт китмәсен.
Рәхмәт, Зөлхиҗә сеңелкәш, матур әйттең. Гомерең баллы майлы табыннарда, кияү рәхәте күреп узсын' - диделәр ана. бу яктан ирләр, теге баштан хатын-кызлар да шул ук сүзне кабатлады Бу жырны. зур мәҗлесләрдә гел шулай, быел кушылачак яңа парлар башлап жырлый икән. Аннары лава ташкыныдай шаулап торган көр тавыш белән әти шул көйне алып китте. Аңа бөтен мәҗлес кушылды
Ж.ыр бетәр-бетмәс үк мәҗлес кул чабарга. «Габбани. Габбани! Силен чират» дип кабатларга кереште Йомрыдагы ачы балны бер генә йотып куйдылар да. айныган балыгыз, дип янә кул чабарга. Габбаннның җырлавын сорарга тотындылар. Мин үз-үземә куркып утырам, кызым! Әтиең өчен куркып, оялып утырам Каян белсен ди ул бу җырны Тугыз ел буе забой чүкеп, аның башында нинди җыр калсын Русча булса әле бер хәл иде, мондый матур җырны пластинкадан ла тыңлаган юк безнең Ә әтиеңнең гамендә дә юк. Ап-ак тешләрен күрсәтеп, елмаеп тик утыра Ничек башларга соң. туганнар, онытылгандыр инде ул. ди
Егет чагындагыча җырла. Габбани! Урамнан кнчен җырлап кайткан чагындагыча
Батыр калган көннәрдәгечә җЫрла, Габбани! Әтиең белән сабан туйларын тоткандагыча
Башлады Габбани Иркен, көр тавыш белән башлады
Бохарадан яулык алдырдым, Алган яулыкларым шәл түгел. Сеэ дускайларның хәтере өчен Җырым түгел, җаным жм түгел ..
Шатлыгымнан сикереп торып, әтиеңне кочып үп.мәкче идем, әти- 9НИДӘН тартындым Киленнәре тыйнаксыз, дип әйтмәсеннәр өчен авыл дашлардан яхшысынмадым. Себердә булсак, коча да идем, үбә дә идем
Беркемнән дә тартынып тормас идңм. Булдырдың, Габбани, рәхмәт! Кот-кардың! Минем әүхәтем кире кайтты. Миңа рәхәт хәзер. Кызым, сиңа да рәхәт Әнә син ничек боргаланып әтиең янында иркәләңәсең. Югыйсә, котларым очты бит, жавап бирә алмас, дип курыктым. Ни гомергә бу җырны бер җырлаганын хәтерләмим *
Көтү керер алдыннан кунаклар таралышты. Без, кызым, өчәүләп Киләккә кереп киттек. Монда— чәчәкләр дәрьясы.
Умарта аланында алмагач күләгәләренә сыенып нинди генә чәчәкләр елмаеп утырмый: кып-кызыл дегет чәчәге, шәмәхә күке күзе, зәп-зәңгәр чыпчык күзе дисеңме, ак керфекләрен киң ачып, ромашкалар тирбәлүен әйтәсеңме, бөрлегән, жир жиләгенә үреләсеңме — барысы да аяк астында, жирдә үсә. Кызым, Гөләрия, әтиең синең асыл исемеңне менә шушы чә-чәкләр иленнән эзләп тапкан. Хәзер син үзең шушында, май аеның зәңгәр күбәләге кебек очынып, чәчәккә кунып йөрисең.
Чәчәк бәйләмнәре жыя-жыя ямьле Киләкнең көньяк кырыен^ килеп чыктык Монда ап-ак чәчәккә күмелеп карабодай басуы жәйрәп ята Иксез-чиксез диңгезмени?! Тирә-якта бал исе, яңа суыртылган бал исе аңкый Умарталар көтүләре белән бал жыя. Умарта иле очкан диярсең, әле анда, әле монда, безелдәп очып кына торган чаклары Шул «ак диңгез» уртасында, кул сузымы җитәр жирдә генә, ак кургашын кебек күлләр ялтырый. Бер үк зурлыкта янәшә ике күл! Камыш сабаклары кыштырдаган тавыш колакка ишетелә сыман. Тәңкә балыкларның алкаланып сикерүе күзне чагылдыра төсле. Саз күлләре кырыеннан ук мәһабәт урманнар башлана: Авыл урманы, Мишәр урманы. Арттагы урман!
Анда барып тормадык бүген. Соң. Көтү кайткан тавыш ишетелә. Сарык бәрәннәре кычкыра. Анда-санда казлар кыйгаклап куя. Аналарыннан аерылып калган сарык бәрәннәре чабып килгән уңайга куркыта, ахры, ул казларны. Му-му! дип сөтле сыерлар сөрән сала. Хатын-кызлар, бала-чага тавышы. Башта тыңлап тордык. Кызык булып китте Аңнары шул якка борылдык, кайту ягына..
Әтиең миңа, кызым, сөзгәк сыерлары турында еш сөйли иде. Мин аны үзем күреп тә беләм Маңгаенда йолдыз кадәр агы бар иде. Исеме дә «Йолдыз» иде. Сугымга симертелгән үгез кебек таза, сырты, янбашлары кояшта елык-елык килеп торыр иде. Муен асты салынып төшкән, калын гәүдәле, түм-түгәрәк сыер иде ул. Сауганда, әнидән башка һичкемне якын китермәгән. Миннән саудыргач, әнинең исе киткән иде. Килен кайнана туфрагыннан ярала, сине яратты, диде. Кышларын бәке кырыена тезләнеп Актайдан су эчә икән шул сыер. Аны көтүдән каршы аласы, көтүгә куасы юк үзе кайта, үзе китә. Көтүдән бер тапкыр да качмаган үзе. Атнасына сигез-тугыз кадак май атлаганнар. Сөте май гына иде, үзем дә беләм. Кибеттәге каймакка алыштыргысыз куе сөтле иде, чын әгәр. Без кайтырга ун- егерме көн кала гына югалган ул малкай. Эзсез, иссез югалган Авыл урамыннан кереп, алып киткәннәр, ди Кыркапка ачык калган Әти дә, авыл халкы да эзләмәгән җирне калдырмаганнар Юк, сөяген дә тапмаганнар малкайның. Габбани бик сагынып кайткан иде үзен. Кызыма күрсәтергә дә булмады, ди
Икенче көнне дә «Йолдыз»ны сагынып искә алды әтиең. Бу юлы, кызым, син генә белеп кал дигән сымак, сиңа сөйләп утырды, Габбани
— Ул чакта, кызым, мондый биек такта койма, кәрнизле урыс капка түгел иде безнең,— ди Габбани, йорт-тирәсенә төртеп күрсәтеп — Киләк чыбыгыннан үргән читән иде. Күрсәтер идем дә үзеңә, хәзер авылда читән юк шул! Көтү куалар. Әни кушты микән сыерны сакларга, әтиме, хәтерләмим, кулыма озын чыбык тотып читән башына менеп утырдым да, тик селтәнәм сыерны котыртып. Бер сөзәргә чамалап читәнгә кадәр чабып килә бу, читән биек, таза, бер эшем дә кыра алмагач, янә китә. Мин тагын селтим чыбыкны, тагын котырына бу. Малай чак, кызык бит, һәр нәрсәдән кызык таба торган чак. Шул сөзгәк сыерның курыкмыйча, мөгезен тотып караган чак булды. Пыяладай шоп-шома, калын, очлы мөгезен тотып
карарга гел кызыгып йөри идем. Бу теләкне әти-әнигә әйтәсе дә юк. якын да җибәрмиләр. болай да тукып кына торган көннәре: сыер янына якын барасы булма' Вәссәлам Кышкы көннәрнең берендә чамаладым мин моны Безнең өйалды баскычы текә, күршеләр кебек сыерны өйгә кертеп саумыйбыз, күнекмәгән ул баскычка Күпме котыртсан да дөбер-шатыр баскычтан менеп китмәячәк Менәргә — Донбасс Мирзасы шикелле исе- ♦ рек түгел бит ул Ал аяклары белән генә, анда да куркынып кына, бер-ике _ баскыч атлый да туктый. Бердән — текә, икенчедән — урын тар. өченче- = дан — такталар сыгыла, чатыр-чотыр итә Сиздем моны Котыртып j баскычка китердем дә, сузылып мөгезеннән тоттым «Йолдыз»ның Исең х китәр, шундый сөзгәк сыер, башын ник бер чайкасын, ичмасам! Әллә = минем кул җылысын тойды, әллә эчкерсез бала күңелен сизенде, башын = иде дә. тик басып тора Мөгез төбе әни кулы кебек кытыршы икән, җылы ч икән. Андагы йон аралары әни иләктән он иләгәч җыелып калган көрпә ? кебек тузанлы икән. Кечкенә бармакларым белән шул көрпәне кагам. * мөгез төбен кашыйм, мәрткә киткәнмени җаныкаем. мышнаганы да ® ишетелми, тып-тын тора
Мөгезен җибәргәч кенә фы ы-ш -шш! итеп авыр сулап куйды
Юк. моннан соң да дуслашып китә алмадык «Йолдыз» белән Дөрес, Z мөгез төбен кашытты кашытуын. Башкасына ирек куймады Жнрдә янына * китермәде, сыйпатмады *
Менә шулай яхшылыкны аңлый торган изге мал иде ул. бичара Начарлыкны, нахакны өнәмәде. Кирәкмәгәнгә чыбыркы белән сукса. көт\ ченен дә өстенә ыргыла иде
Мин кайтканны көтмәгән, югалган, былбылым' диде Габбанн «Йолдыз»ны ихлас күңелдән юксынып. Синең күзләреңдә, кызым, яшь нде Мин хәлне җиңеләйтердәй сүз тапмадым
Авыл җирендә сыерсыз йорт - сөйкемсез йорт, кызым һәр иртә-кнч чиләк тутырып чаж да чыж сөт саумагач, нәрсәдер җитми төсле Бүген иртән әни йөзендә, әтидә. Габбаннда сиздем мин моны Тик әйтмәдем генә Ә хәзер. Габбанн тагын бер сөйләп юанҮач, сүз кузгаттым
— Әтисе, димен. әллә кызыбы» саварга өйрәнеп кайтсын өчен бер сыер алып калдырыйкмы әтиләргә?! Кайткан саен сыер савар, дәү әнисенә булышыр, әйеме. кызым'
— Әйе, әйе. дисең син, кызым, үзең черк-черк көләсең Күзләрен очкынланып китте, битеңә алсу нур кунды
Этнең кистереп әйтергә ашыкмады
- Гөлфәния, авылда кем сыер сатсын сиңа?! Әти бозавын үстерербез, ди бит
Бозауның сыер булганын көтеп ятканчы ике-өч ел гомер уза Без кайтырбыз да китәрбез, картлар сөт катыксыз ничек яшәр? Авыл кибетенә мае түгел, сөт-катыгы да чыкмый ич аның. Акчабыз җитәрлек Юлда мазар яки Казанда яхшы әйберләр очраса кирәк булыр дип алган акча кенәгәсе дә үз яныбызда Яхшылап әйтергә кирәк Габбанига Әти белән сөйләшсен
Икенче көнне кичкә таба бура кадәр сыер җитәкләп кайтты батар
— Кәчи авылыннан, чуваштан алдык, ди әти Бик мактады үзен сауган саен бер чнләк. дигән булды Кыйммәтен кыйммәт тә. итнең бер килограммы биш сум торганда, кем сиңа биш алты йөзгә саным сыеры тоттырсын Мең дә бер йөзне түләде Габбанн! Рәхмәт инде, улым рәхмәт, кызым Гөлфәния'
- Энекәем, өй бәясе, диде әни дә, ни әйтергә белмичә Үзебезгә язган мал булып, бәхете белән килсен, илаһи!
Аклы кызыллы чуар бу сыер бизәкләп эшләнгән матур бу йортка килешеп тора. Әллә кайчан шундый мал җитенкерәми торган кебек Исеме дә матур «Малина» Кура җиләге, дип төшендергәч, әни дә ошатты Ярар, ярар, бозык исем түгел икән, диде
Әтн әйтмешли, чуваш алдамаган икән, сыер гына түгел, сөт чишмәсе
бу «Малина». Киң авызлы зур чиләк тулды. Кечкенә чүлмәккә, аннан да калганын кәҗә сава торган кара чуенга сауды әни. Җып-җылы сөт тулган кара чуенны Габбанига китерде.
— «Йолдыз»ның җилен төбен шул чуенга савып сиңа эчерә идем, улым! Әнә нинди бахатир булдың. Бусыныкын да син башла. Аннары, кызларым эчәр,— диде сөенә-сөенә — Болай булгач, күз генә тимәсен, уңдык, -оланнар, уңдык сыердан...
Кунак көннәре дә үтә тора. Әти, тракторына утырып, бүген дә кырга китте. Габбани бәрәңге бакчасы артына рәшәткә тота. Ул башта багана төпләре казып, баганалар утыртып чыкты, аннары агач киртәләрдән җепсә какты. Без дә шунда булышып йөрдек, кызым. Рәшәткә кагарга гына калгач, эш җиңеләйде, әтиең үзе малай чакта күргәннәрне сөйләп кенә тора, кызым - ~
' Әтиеңнәр бакчасы тау итәгенә таба сузыла. Моннан аэродром, Зират таулары, Кое каты, Мәндеки, Чагыш таулары уч төбендә кебек күренә. Аста, иң түбәндә, көмеш тасма сыман борылып-сырылып Актай елгасы сузыла. Безнең бакча артында гына буып куйганнар үзен. Буа янәшәсендә генә ике каен үсеп утыра. Мәчет каеннары икән. Элек, әле әтиең дә дөньяда юк чагында, монда мәчет торган икән. Авыл шунда кадәр җәелеп утырган булган.
Әтиең миңа бу таулар, тугайлар, әрәмәләр турында күп сөйләде. Без анда бергә-бергә йөргәнебез бар. Сиңа сөйлисе сүзләре дә калган икән әле. Мин белмәгәннәре дә.
— Бервакыт, Закуан абый белән бакча казып кайнашабыз,— дип, сиңа сөйли әтиең, Гөләрия кызым, мин яныгызда тыңлап кына утырам
— Яз көне иде бу. Май ае. Үзе кояшлы, үзе җилле шунда. Көрәкне таш-лап,уйнарга чыгып чабасы килеп кенә тора. Шул мәлне, читән буеннан лап- лоп атлап, бер айгыр чабып узмасынмы! Яшьтайларны,бияләр көтүен күреп алуы булды моның, тауга түбән очты гына. Көчкә танып алдым — «Тамук». Колхозның бердәнбер айгыры. Кыска йоны бал кәрәзе кебек сыек сары, ялт-йолт итә; муенындагы яллары киндер орлыгы сымак соры, дулкын-дулкын җилдә бөтерелә. Ул муен бөгеп чабуын әйтәсе дә юк, ата күркәдәй боргалана. Очар кош та кош, «Тамук» та кош. Түгәрәк тояклары җиргә тими. Яшел чирәм өстендә аш тәлинкәсе чаклы эз генә кала. Әкияттәге матур кызга әверелә ала торган акбүз айгыр сыман, «Тамук»ның пошкырып-пошкырып кешнәвенә түзәр чама юк, Актай буйлары гөр килә. Тайлы бияләр дә куркышып куйды, ахры, бер тирәгәрәк җыела төште. Җирән туры алаша — «Жак» кына урынында калды. Ул да аптырап карап тора шикелле. Аптырарсың! Гомердә бәйдә торган усал эт бер ычкынып урамга чыкса, бөтен авыл хәйран кала. Урамга чыгарга куркып, тәрәзә ярыгыннан гына күзлиләр. Шуның шикелле бу да ычкынып качкандыр. Бер ялгызын җәйләүгә кем чыгарсын, ди аны. Исерек дисәң дә, Донбасс Мирзасы ул кадәр үк юләр түгел бит. Әти күрсә кирәген бирер...
«Тамук» шул җан-фәрманга чабып килгән хутка елгага сикерде. Чүт сөрлегеп егылмады, бетә иде. Бер-ике сикерүгә ярга чыкты да, «Жак» өстенә бөркет булып атылды.
Килгән хутка күкрәк белән бәреп егарга теләгән иде, ничек борылып өлгерде диген «Жак», ямады кушаяклап «Тамук»ның сакалдырыгы астына, һавага ут көлтәсе очтымыни, сары йоннары гына ялтырап китте, җирдә әйләнеп-әйләнеп бара. Инде тора алмас, үләр дигән идем мин, Закуан абый тамаша карарга җыена гына икән әле: «Малай, Габбани, айгырлар сугышын карап тор хәзер», ди.
Малайлар егышып уйнаган кебек кенә сикереп торды да бу сары ут көлтәсе, «Жак»ка таба сузылды. Гүя, алашаны көйдерә, яндыра инде. «Жак» бу гайрәткә түзә алмады, бар көченә якын талларга таба чабып китте. «Тамук» аның җилкәсенә ыржайган тешләрен куеп бара. Тибешергә вакыт юк. Алаша кинәт сөрлегеп егылды, «Тамуг» аның аркылы очып барып төште. Тиз генә торып «Жак»ка ташланды. Әйе, авызы белән тешли, ал аяклары белән суга иде. Алаша ниндидер җай табып сикереп торды да
«Тамук»ның янтыгына китереп типте «Гөп1» иткән тавышка мәчет каены башындагы каргалар көтүләре белән күтәрелде Ул да түгел, айгырлар артка-арт торып тибешә башладылар. «Тамук» еш тибә, «Жак» сирәгрәк, әмма саллы суга Ниндидер бер мизгелдә айгыр аякларын күтәрергә өлгерми калды. «Жак»ның тибүе булды, айгыр көрән ефәк ялын ялтыратып. яны белән чокырга барып ауды «Жак» мәчет каеннары ягына чапты ♦ «Тамук» жил тизлегендә аны тагын куып житте Шунда гомердә күрмәгән j тамашанын шаһиты булдым Айгыр да. «Жак» та арт аякларына кара- = каршы торып бастылар һич ялган түгел, икесе ике каен биеклеге Яллары | арт саннарына кадәр тузгып төшкән Авызлар ачык - бүрек сыярлык s Телләре — кызыл ялкын кебек Баш бармак тикле тешләре үткен хәнжәр 1 сыман Шул кылыч белән «Тамук» та. «Жак» та бер-берсенә чабыпмы чэ- 2 балар Бер боксерда да мондый тизлек, мондый реакция юк Гел башка. 5 яңакка, күкрәккә сугарга тырышалар Дөп-дөп иткән тавыш колакны ? яра Ул тоякка-тояк туры килгәч, тәннәр чемердәп китә, ташка-таш чә- • кешәмени Ут чыга’
Бу хәлләр санаулы минутлар эчендә үтте Ниндидер бер жай белән £ «Жак»ның колак төбенә «Тамук»ның сугуы булды, алаша әйләнеп китеп 5 сөрлекте, ләкин егылмады, шул борылган уңайга айгырның корсак астына а. кушаяклап китереп типте дә. үзе якын талларга таба томырылды Монда » елганың борылган төше иде
Шул чак кулларына дилбегә, уникеләп үргән каеш чыбыркылар тотып, су буена ирләр килеп житте. «Жак», жанкнсәгем. аларга таба ашыга Гүя. ярдәм сорый сыман. Адымы сүлпәнәя бара Менә ул суга керде, икен че якка тизли. Ә «Тамук» менә өстенә басам, менә бетерәм дигән сыман дулап килә. Әтинең селтәнүе булды, беләк калынлыгы чыбыркы, кара елан сыман, айгырның муенына уралды Әти. шул галәмәт авыр гәүдәсе белән, өс киемнәре манма су килеш, «ах!» дигәнче ярга сикерде, чыбыркыны үзенә тартты «Тамук». язын беренче тапкыр өйдән чыккач та чәчәкле чуклы муенчагын жилфердәтеп урамда уйнаклап йөрүче бозау кебек, кинәт жир гә сөрлекте Әти аның башыннан тотып алды Ул да түгел, бөтен су буен яңгыратып «Тпру-у-у!» дип кычкырды Үтәдән-үтә жил сызгырып узды да. күк дөбердәдемени' Әти тавышы астында айгырның ми һа һа' дип кешнәве көтүче малайның чыбыркы шартлатуы төсле генә ишетелде Ул ара «Тамук»ны ирләр дилбегә белән уратып алганнар нде инде Кайсы йөгән кигерә, кайсы сакалдырыгын бәйли
Закуан абый белән без дә тау астына йөгереп төштек «Тамук» дер-дер килә, калтырый Үзе чирәмгә үрелгән була, иреннәрен бөрештереп бөрештереп карый, чирәм эләкми, алай да. башын күгәреп. «Жак» ягына карап ярсулы кешнәп-кешнәп куя Янәсе, бәхетең, кешеләр булды Сакалдырык асты уч тикле кадәр шешеп чыккан, күкрәгендә, муенында тояк эзләре ярылып ята Күкрәге мендәр кебек кабарып шешенгән
- Бетерә язган айгырны! диде ирләр
Аннары әти тезгенне берсенә тоттырды да. елганы чыгып. «Жак» янына килде
Безнең килгәнне сизмәде дә. жанкнсәгем Бөтен (әүдәсе белән калтыранып тора. Күзләре йомык Поклаган. малкай! Әллә бик арыганмы1
Бөтен көтүнең фажигасен үз’ өстенә алды, мескен' диде әти Әтн тавышына «Жак» дер итеп сискәнеп куйды, күзләрен ачты Күзләре мөлдерәмә тулы яшь нде «Жак»ны жәлләп мин дә. абый да еладык Малкай чак кына башын борып, көтүдәге тайларга, бияләргә карады, аннары нренеп кенә Мендекн тау битендә сары ут көлтәсе булып янган «Тамук»ка күз салды Безне күргәч тынычланды, кабат күзләрен йомды Без аның яраларын карадык, әле генә булган хәлләрне сөйләшеп утырдык
Туйганчы йокласын' — диде әтн. урыныннан торгач Жен шикелле айгыр белән сугышып арыган малкай Ул бит тегенең шикелле аранлыкта солы да печән генә ашап ятмый, көне төне жнгслә. эшли Төнен урманнан кайтып керде генә
Әти шулай, ди. Ә минем йөрәгем кысыла: айгыр тагын килеп алашаны җәберләмәсме? Бер әтигә карыйм, бер айгырга. Әти сизде моны.
— Аны хәзер абзарына алып китәләр! — диде, лычма су өс киемнәрен сыпыргалап. — Донбасс Мирзасы лаякыл исерек, җүнсез. Шул килеш тотып чыккан. Тотарсың айгырны! Яз көне түгел, мәлҗерәгәнне кыш көне дә каплап кына калдыра ул. Ат токымы каты куллы кешегә генә буйсына... Баргач иманын укытам әле Мирзаның...
Минем күңел һаман тынычланмый. Тик торганнан ник алашага ябырылды «Тамук?» Матур гына йөрсә ни булган?
— Әти' Ник сугыштылар соң алар? — дип сорап куйдым.
— Нәсел айгыры карап торышка бик матур, авыл күрке булса да, көтүдә яман нәрсә ул Бер биягә тынгы юк, ни ашый алмыйлар, ни аерылып китә алмыйлар Ни үзе ашамый. Котырынып тик йөри Шул, үзен-үзе белештерми котырынган чагында яшь тайларны таптап китә, я тибеп очыра. имгәтә Ул айгырга айгыр очрашса., бетте. Үзең күрдең! Айгыр айгырны сөйми. Көтүдә берүзе патша булып калырга тиеш Шуңа да ни кыланганын белми. Шул тилегә каршы чыкты «Жак» бүген...
Габбани бераз җилләнергә уйлады Бер көн иртән торгач, йортта физзарядка ясап йөрде-йөрде дә, койма-киртә буйларын карап әйләнгәч:
— Әни, сыерың сөтле, бер кар базы ясап калдырыймчы үзеңә, диде. — Нәрсә тора ул шахтер кешегә...
— Кирәкмәс улым, ял ит! Искесе дә безнең гомергә җитәрлек! — дип, әнинең кул-аягы белән каршы килүенә дә карамастан, Габбани, иртәнге чәйдән соң ук, баз казырга кереште. Ул, әтинең калын табанлы авыр итеге белән көрәккә бер генә баса да, кызыл балчыкны лас та лыс ыргытып кына тора. Син, кызым, дәү әниең белән тау астына казлар ашатырга киттең, мин өй эшләре белән кайнаша калдым Өйне җыештыргач, янә Габбани янына чыктым. Чыгуымны көтеп кенә торган диярсең, Гөлфәния, ломны алып бирсәнә, балчыгы үзле, көрәк керми, ди бу миңа.
Ул тотынды үзле балчыкны лом белән кисәргә, каты итеп бәргән саен, лом луф итеп җиргә кереп китте. Берсендә мин ломны тартып чыгарган итенеп, тартып караган идем дә, кая ул — селкенми дә! Габбани ничек шулай эшли диген! Ала да бәрә, ала да бәрә. Үзе алай, көчәнми дә шикелле, йөзенә чыкмый Тик беләк мускуллары гына чүлмәк-чүлмәк күпереп ала, чәченең бөдрә чолгыйлары дерелдәп-дерелдәп куйгалый. Төшке ашны да базда гына утырып ашады Габбани, әти кайтканчы казып бетерергә кирәк, ди.
Кояш баегач әти кайтты. Тракторын өй каршына куеп сүндерде дә, йортка керә-керешкә үк, балчык өеменә таба кулы белән төртеп:
— Бу ни тамаша? — диде.
— Габбани анда, әти, Габбани баз казый! — дидем мин.
Ул төтен, май исе сеңгән казакие белән баз кырыена килеп иелде дә:
— Улым. Габбани, әллә бер кичтә шахтаңа барып чыгарга уйлыйсыңмы? Чык, әйдә!— диде.
— Әти, ике көрәк тирәнлеге генә алам да, бетә,- диде Габбани әтигә карап елмаеп. Чыннан да елмаерлык иде шул. Баз Габбани биеклегендә казылган иде. Әти дә түзмәде, майлы казакиен салып атты да. базга сикереп төште Әти лом белән кызыл балчык чаба, Габбани көрәк белән өскә чөя «Карагыз аны, якын йөрмәгез!» — дип безгә кычкыра үзе. Алар шулай караңгы төшкәндә базны казып бетерделәр Үзләрен чыгарырга баскыч кирәк булды. Әни әйтә, әвен хәтле ирләрне күбәрлек нинди баз булсын инде, ди.
Әти исә:
м Баз ди сиңа, подвал бу, подвал,— ди. өсләрен каккалап. — Бөтен әйберең сыеп бетә монда. Бомбоубежище..
Аталы-уллы ха-ха-хайлап көлделәр. Йорт тирәсендәге коймалар, тәрәзә пыялалары калтырап куйгандай булды. Тагарактан тәмләп бәрәңге кабыгы ашап торучы «Малина» да башын күтәреп, беразга тын калды.
Дуслар шаяруы икәнен белгәч кенә. яңадан башын батырды
Икенче көнне Габбани базның дүрт як стенасын да имән баганалары белән текмәп беркетте Нәкъ шахта штрегын беркеткәнчә: баганаларның өске өлешен киртләп, ул төшләргә өрлек башларын да киртләп куеп беркетте. Бер кадак какмады Багана киртенә өрлек кирте кереп яткач, як- якка селкенми дә. Өстенә туфрак та салсаң, гел шунда торган кебек. ♦ ташка әйләнәчәк
Әти бүген күрше-күләнне ияртеп керде Менә, күрегез, ли. мин £ сөйлидер идем сезгә, шахтада фәләнне фәләнчә беркетәләр, дип. Карагыз. = бер кадак кагылганмы?
Барысы да ах-вах килә, нинди гади, нишләп без моны белми 2 яшәгәнбез, янәсе
Аннары бергәләшеп базның авызын бурадылар. Тик күләме генә “ кечкенә, үзе нәкъ шахтада мич беркеткән шикелле булды Бу эш тә. әни з әйтмешли, ай күрде кояш алды, дигән сыманрак бик тиз бетте Кайсысы « тигезләп кисте, кайсысы балта чапты, хуҗалар әти белән Габбани. бер ♦ ярыгын да калдырмыйча, баз авызы бурасын өеп бардылар
Шуннан соң баз өстендәге имән өрлекләр өстенә тигезләп сумалалы п толь җәйделәр дә, биш кулга биш көрәк тотып, соңгы бурага тикле җиңел u торф өйделәр Кызыл балчыгын читәнләп кырыена өярбез, диде әти <
Кар базының эше моның белән генә бетмәде әле Өченче, дүртенче х көнне дә шунда кайнашты Габбани
...Иртәгә китәсе көнебездә әни гел боегып йөрде. Төпчек малаен үз яны и нан бер дә җибәрәсе килми иде аның
Ә иртәгесен әти безне озатырга тнмеркүк айгырны җигеп кайтты Нәкъ кайткан көнебезчә: арбада яшел лёМән, көл сыман күксел кожан җәелгән
Әни белән җылы гына саубуллашып аерылыштык Ул албакча почмагы янына басып, елап калды Безгә таудан төшеп күмелгәнче кул болгап калды. Кызым, син ак кулъяулыгыңны дәү әниеңә селкеп бардың
Бакча артындагы әтиең кадаклап тоткан рәшәткәләр дә ерагайды Буаны чыккач, зират тавы култыгында көтү күренде «Малина!» - дип кычкыруыбызны сизми дә калдык. Малкай ияләшеп беткәй, абына сөртенә яныбызга чабып килде Без дә арбадан сикереп төштек Сыйпап саубуллаштык «Малина» белән. Артыбыздан мөгрәп, кычкырып калды Әти әйтә, сизенә, малкай, ди Китүегезне сизенә, ди
Зират тавы. Сәлим күле буйларыннан узып, аэродромга килеп җит тек Кырык-нлле йортлы Биктимер авылы, шаулы Кнләк. әтиең кар базы казыган безнең йорт - кырык адымда гына шикелле җәйрәп ята. кызым Албакча рәшәткәсенә тотынып, яшьле күзләре белән әни басып тора сыман Хуш, әнкәй! Бәхил бул!
Без, кызым, әти белән саубуллашып, самолетка кереп утырдык Габбани әтине кочаклап, аерылыша алмый торды Самолетка кергәндә әтиеңнең күзләре ишме иде. Мин аның күз яшен беренче күрүем
Әти ике кулын да югары күтәреп, самолет үкереп улаганда якында гына торды Без алып кайткан бүләк костюмының төймәләрен чишеп җибәргән, сакал-мыегына килешеп торган күксел эшләпәсен уң кулына тоткан килеш аякларын аерып баскан да. иелеп-иелеп саубуллаша Кыр пәһлеванымыни!
9
Прокопьевскнга кайтып төшүебез Шахтерлар көненә туры килде Авылда чакта бу турыда уйлап та карамаганбыз Күрәсең, җирлеге шул булмагач, онытыла! Шахтерлар бу көнгә Яна ел кичәсенә караганда да болайрак әзерләнә бит Бөтен бөтен шәһәрләр, бөтен бер Кузнецк бас сейны бәйрәм итә. Бәйрәм иртә таңнан башлана, шахтерлар поселогы көн буена гөрли Тәрәзәләр ачык, кая карама җыр' Ачык тәрәзәләрдән җыр урамга агыла, бәйрәмчә бизәлгән урамнар буенча җырны яшьләр күчереп йөртә. Сабантуе да сагынылган бәйрәм. Шахтерлар көне дә сөенечле бәйрәм Шахта җирендә нкесе бердәй кадерле
Карасу елгасы буена якынлашуыбыз булды, безнең барактан гармун тавышы ишетелә Миша уйный. Аның кебек тальян моңы таратучы юк бу тирәдә. Габбани елмаеп куйды: егетләр өйдә, янәсе.
Син. кызым, бер аякта сикерә-сикерә кайтасың. Ак нәзек оекларыңа тузан кунган Зәңгәр фирүзә күлмәгең талгын җилдә җилферди Сары бантигыңа тополь мамыгы кунган. Йөзең шат, янып тора. Шул галәмәт юл узып та арымагансың, менә яшьлекнең яшерен бер сере шушы инде. Ару-талуны белми яшьлек. Ул гел ашкына, тизләгән саен — чабасы килә, йөгергән саен — очасы килә Очар да иде, канатлар юк. Яшьлекнең очар канаты — матур хыял, кызым! Өметле хыял! Җилдән җитез, очар коштан өлгер — мең төрле бизәкле хыял. Ләззәтле хыял!
Шахтага төшкәнче ике-өч көн вакытыбыз бар иде әле. Өйләрне җыештырырмын, кызымның мәктәбенә барып китап-дәфтәрләр алып кайтырбыз, дип уйланып кайткан идем Өйне җыештырасы юк, курчак өе кебек ялт итеп тора Тәрәзә төбендә яран, тамчылы, исле гөл чәчәк атып утыралар Наилә апаң үз өе кебек караган.
Тәрәзәләрне ачсам, күренеп тора, бакчада эшләр арткан. Каршыдагы өченче ел утырткан колмак тупыл кәүсәсенә чолганып, сыерчык оясына тиклем үрмәләгән. Колмаклары өлгергән. Кара шомырт тәлгәш- тәлгәш эленеп калган, чүт селкенсә коелып төшәр кебек, җыеп аласы булыр Ул җәелеп утырган алмагачларда йодрык-йодрык алмалар кызарып пешкән. Кешеләр килер, чәйгә салырбыз, өзеп керергә кирәк Минем әти-әни белән барак коридорында очрашып кочаклаштык. Әнәсләргә кереп баруым иде. Урта ишекне кем ача икән дип карасам: алда — әни. ишек бавын тотып, артта — әти баскан. Чемоданнарны бушата торыгыз, дип аларны өйгә кертеп җибәрдек.
Мишка Роговцов барак алдында гармун уйнап утыра.
— Сагынмадыңмы әллә. Миша, кермисең? — диде Габбани
— У-у-у, сагындым, Габбани!—диде Миша, гармунын идәнгә куеп, сикереп торып күреште. Габбанины күтәрергә итенгәләп маташты, уфыл-дады да «Билләһи, ун пот бар!»—диде
Барысы да көлештеләр.
— Миша, Наиләң кая?— дидем мин.
— Сез кайтасыз диеп, кибеткә киткәнне...
Тирләп-пешеп, тынына кабып Наилә кайтып керде.
— Кайттылар, дигәч, нәрсә алганымны, кая аяк басканымны белми чабып кайттым, уф!—дип минем кочагыма килеп ауды...
Габбани ирләргә авыл, юл. отпуска хәлләрен сөйләп утырган арада, без, хатын-кызлар, табын әзерләдек. Табада ит кыздырырга җыенгач, бердән туктап калдык. Наилә чыннан да нәрсә алганын белмәгән, ахры Тәүмәле белән дуңгыз ите күтәреп кайткан Шытырдап торган саргылт кәгазен ачсак: ап-ак май гына!
— Ән алла, майсыз ит сораган идем бит,— ди-ди Наилә менә угалана.
— Кем ашар моны,— дип, без як-якка каранабыз. Иң башлап Әнәс төшенде.
— Ашаса, Мишка ашый инде аны, кызлар! Күбрәк пешерегез, иртәнгә дә калсын!— диде.
- Юк, Әнәс дус, гөнаһысына кермик, ашамыйм,— диде Миша да.— Артык майлы Күңелгә ятмый Аннан минем дуңгыз ите ашаганым булмады да Үз гомеремдә бер тапкыр дуңгыз суярга катнаштым, анысында да уңмадым, шуннан биздем.
— Тәки суйдыңмы дуңгызны?—диде Габбани Ул, бу хәлне белә иде, ахры, көлә-көлә Мишка Рдговцовка карады Янәсе, сөйләп бир әле үзләренә
— Суйдым дип суймадым шул,— диде Миша —Дуңгыз үземне ашый язды Күрше Женя түтәй керде дә, малайга дуңгыз суярга булыш әле, Миша, ди Каны акканда табак кына тотып торырсың, калганын малай үзе башкарыр, ди
— Ярар, димен. күрше хакына барам, димен. Женя түтәйгә. — Түлке минем тавык та суйганым юк
— Табак кына тотарсың, табак кына. — ди бу һаман
Киенеп чыктым. Сарайлары янында верзила кебек озын буйлы, битен сары сакал-мыек баскан бер ир-ат йөренә Кулында ботаклы бүкән яра ♦ торган калун. мин сиңа әйтим. Юкә кайрысыдай аксыл-саргылт чәчләре маңгаена төшкән, тик яшел күзләре генә тере елтырый Нәрсә уйлый ул. 5 күзләреннән белеп булмый. Ул арада кулына табак тотып Женя түтәй = килеп житте Шул. малае икән, мин әйтәм
Кереп киттек без сарай эченә. Женя түти бармак очы белән төртенә 3 калды, хәерле сәгатьтә! дип теләкләр тели Ул да түгел, келт иттереп g тышкы яктан ишек келәсен дә төшереп куйды түтәй Сарай эчендә теге ир * дә мин. ике адымда гына, беләк калынлык куралар артында, тай кадәрле 2 дуңгыз. Ишек тыштан бикле Ул-бу була калса, дип. як-якка карыйм. < тотыныр урын да юк. лава шикелле текә стена гына ♦
Теге рәхәтләнә тәмәке суырып Кулыннан калунын төшерми үзе | Малкай, ашарга куйдылар дип белде ахры, ашыгып табак янына килүе г булды, теге шалт моның әрекмән колагыннан эләктереп тә алды.
Үзе дуңгызны тынычландыра, үзе сөйләнә, аның беләң аңлашып < сөйләшкән кебек итеп, миңа сөйли
— Син әллә кая китмә, аккан канны табакка тотарсың.— ди бу миңа
Табакны иелеп алдым да. күтәреп торам Минем эш. билгеле бит инде Шул заман теге шалт моның ялтырап торган маңгаена кулындагы калун белән Бичара жан иясе башта югары сикерде, юк. колагын жибәрмн теге, урман бете кебек кадалып ябышкан, гөп тә гөп калуны белән маңгаена суга кабанның, чнный-чиный дуңгыз чаба, аның колагына ябышып ул чаба, табак күтәреп мин чабам Сарай эчендә чабабыз шулай Ычкынып китсә, яралы ерткыч өзгәли бит безне, дип уйлыйм Табакны ташладым Күзем ни күрә дисәм, соңгы өмет итеп, теге кураларны шәйләдем Чатыр дап ябыштым да иң өстәгесенә, аякларны да шунда күтәреп, бер арага тыктым Ярканат кебек кире аркан асылынып торам мин хәзер Кыеклап кына карыйм сул күзгә күренә, ирнең үз хәле хәл Әрекмән колакны һаман жибәрмн бу. Минем табакка абынып егылды болар Баягыдан да яманрак чинап кабан үз аранына ташланды, күзе тонган, күрәмсең.' малкайның, килеп бәрелүе булды, теге куралар шылдырт коелды төште. Ятам дуңгыз аранында, аякларны һич аралап булмый Янәшәдә генә кабан мырык-мырык килә, фыш фыш сулый Йөрәгем ярылып, сикереп торсам, теге ир ишекне тукмый
- Ач. тизрәк ач. бетерә! дип. әнисенә кычкыра. Сүгенә дә бугай әле Кая киткән диген баягы битараф кыяфәте, кая качкан? Арыслан өненә эләккән бичара куян кебек, дер-дер килә
Бәхеткә. Женя түти ишекне ачып жибәрде Икебез бердән атылып чыктык Аяк очына эләгеп теге табак кына шалтырап калды
Бу вакыт халык кинодан кайтып килә иде Хәлне тиз тиз аңлаттым үзебезнең участоктагы Митяга
— Кая әле, ди Мнтя. кереп карыйк әле
Теге ирнең пычагын алып, кулын аркасына яшерде дә. буряк! буряк! итенгәләп аранга керде бу Ишекне дә бикләмәде, табак та тоттырмады
Шуннан соң дуңгыз суярга беркайчан да йөрмәдем Итен ашарга да кызгандым
Әнәс, нәрсәдер исенә төшкәндәй сәгатенә карап алды
- Кызлар, егетләр! Клубка халык жыелгандыр,— диде
Барыбыз да дәррәү аякка бастык
Клубта тантаналы бәйрәм кичәсе башланды Шахтерлар сүзне озакка сузмый Шахта начальнигы кайнар котлады да. бүләкләү өлешенә күчтеләр Бусы кайбер елларны сәгать ярым нке сәгатькә сузыла Быел да шулай булыр, ахры Шахтком председателе Николай Тараканов кулында амбар кенәгәсе калынлыгы кәгазьләр күренә
— Скударнов!
— Фәхразиев!
— Коломыцев!
— Шәфыйков!
— Мальков!— дип, шахтерларның исем-фамилиясен атавы була, бүләк исемен әйтүе була, музыка уйнап ала. Кул кысып, шахтерларга бүләкне шахта начальнигы Семен Прокопьевич үзе тапшыра.
— Яруллин!—диде бер заман Тараканов. Без инде отпускадан килгән кешеләр, уйламый да утырабыз. Аннан Яруллиннар да бер без генә түгел.
— Яруллин!— Николай тагын кабатлады.
— Габбани Яруллин!—диде Геннадий Зиновьев дөресләп. Шуннан соң гына әтиең сәхнәгә менеп китте, кызым. Аның артыннан идән такталары шыгырдап, баскыч басмалары сыгылып калды
— Вәт, гигант!— дип сокланып утырды залдагылар.
— Шахтер тек шахтер,— диделәр икенчеләре.
Шахта начальнигы белән әтиең кул кысышкач, кызым, ул залның алкышлап кул чабуын ишетсәң, мондый алкышларны бары тик сабантуенда мәйдан батырын күккә чөйгәндә генә ишетерсең. Габбани көлә- көлә безнең янга төшеп утырды. Кулында бер бәйләм китап!
Президиумда кемнәр генә юк: Советлар Союзы Герое, Социалистик Хезмәт Геройлары, Шахтер ДанЫ орденының тулы кавалерлары монда. Габдрахман абзый иң алда, иң уртада утыра. Ул иң өлкән шахтер. Күкрәгендә беренче, икенче, өченче дәрәҗә Шахтер Даны орденнары. Аңа Семен Прокопьевич исемле алтын сәгать бүләк итте. Зал тын алмый кул чапты.
Габдрахман абзый урынына утырырга борылган гына иде, шахта начальнигы янәшәсендәге хәрби киемле полковникка ым какты, тегесе, шуны гына көткәндәй урыныннан сикереп торды да:
— Тынычланыйк әле, җәмәгать!— диде, бер кулын югары күтәрде — Сез әле генә иптәш Рафиковны бик олыладыгыз. Рәхмәт сезгә! Аның фронттагы батырлыгы да олылауга лаеклы. Менә мин хәзер сезгә приказ укыйм «Хәтәр авыр сугыш көннәрендә Днепрны кичкәндәге батырлыклары өчен өлкән сержант Рафиков Габдрахман Хәлимовичны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләргә» Ничәмә-ничә еллар узгач, орден үзенең иясен тапты, иптәшләр! Габдрахман Хәлнмович, ягез, бире килегез инде!
Шахта бабай ары карады, бире борылды, нишләргә белмәде, әллә соң ялгыш ишеттемме, дип уйлады, ахры, иелеп-иелеп ян-ягына утырган күршеләреннән нәрсәдер сорады. Аннан полковник янына килде. Тегесе, иелеп, ипләп кенә Кызыл Йолдыз орденын Габдрахман абзыйның костюмына, йөрәге өстенә такты. Аннары ирләрчә, нык итеп кочты, үпте. Шахта бабай, хуштан язган кеше кебек, башта ни әйтергә белми торды, аннары гына зиһенен җыеп:
— Советлар Союзына хезмәт итәм!— дип залны ярды. Зал аягүрә басып алкышларга тотынды
Бу юлы Шахта бабай урынына утырырга исәп тә итмәде. Алкышлар астында сәхнәдән төште, беркемгә карамый гына ишектән чыгып китте Аның күзләрендә яшь иде...
10
Йокыдан Әнәс уятты
— Габбани! Сиңа бүген икенче сменага чыгарга кирәк,—диде — «Алдан»ны башладык башлавын Үзебезнең егетләр лавада калды, монда санап кына күчерделәр. Анда да Боголюбов даулагач кына күчерергә ризалаштылар Ә эшне кыю тотарга кирәк. Күмер агымсу түгел, гел агып кына тормас.. Шул сменада төпләнеп калырсың. Мишкаң үзең белән 110
имде . Тәк-тәк! Мин шахтага киттем. Алайса, забойда очрашырбыз
— Ярый, әлегә
Әнәснең чыгып китүемә Габбани эш киемнәрен барларга кереште: брезент тужурка, брезент чалбар, кыска балтырлы резин итекләр, эчтән кия торган киемнәр, каска астыннан кия торган башлык, һәммә сен әзерләп, бергә бәйләп куйды. «
Шуннан гына юынырга чыгып китте
Ул көнне без. кызым, өчәүләп төшкә кадәр бакчада эшләдек Син. - муенына пыяла банка асып, карлыган җыйдың, кара җиләк җыйдың. = Икәү җыйгач, чиләк күзгә күренеп тула Әтиең бакчаны чүп-чардан s чистартып йөрде
— Әни! Әни! Банкам тулды! — дип кычкырдың син
Габбани да:
— Гөлфәния, мин кыяр помидорларны өйгә ташып куйыйм әле. 2 эшкә җыенырмын. — диде
Бөрлегән суыдай ап-алсу иреннәрең, кызым, кара җиләк, шомырт. я карлыган ашап каралып беткән. Йомшарып пешкән карлыган карасыдай = чем-кара күзләреңдә шатлыклы очкыннар уйный Зур булдың бит инде. 5 кызым! Әти-әниеңә эшкә ярыйсың Күпме җиләк җыйгансың
Төштән соң Габбани эшкә китте
Мин кура җиләге җыеп арыгач, варенье кайнатырга утырдым Аны сы рәхәт мичебез бакчада ук Ташкүмер саласың да көн буена яна Те ләсән су җылыт, телисеңме аш пешер Бер-бер артлы, сәгатьләр буе варенье кайнатканда, өйдә булса, тирләп үләр идең, чын әгәр Өең мунчага әйләнер иде. кеше керерлек булмас иде Күмер җылысы бит, кышын морҗаң бер япмаган килеш тә. кырык градуслы суыкта өеңне май итә дә куя Җәйләрен өйдә мич ягу юк һәр гаиләнең бакчасында кечкенә миче бар Шунда ашыйбыз, шунда эчәбез Ж.әй җиттеме, сон гы көзгәчә тормыш бакчага күчә Кунак төшем килсә генә өйгә керәбез Син туган җир. Себер җиренең рәхәте бу. кызым'
Иртәнге кояш безне көлеп уятты. Кояш нурлары тәрәзә пәрдәләрен ачып, өйгә узган Өстәл өстендә, синең одеалын өстендә нурлар бии Әтнен торып баскан, көлеп тора
Беренче сентябрь, кызум! Чыпчыклар әллә кайчан уянган, очып йөри Мәктәбеңә соңга каласың, тизрәк тор. ди Синнән алда барып, партаңа кунарлар Урынсыз калырсың
Мин хәзер, әти
Укучылар формасы кигәч, син. Гөләрия. зур кыз булып киттең Шома, яшел төсле сумкаң да килешеп тора үзеңә Әллә кайчан шул сумканы күтәреп йөргәнсең шикелле
Чәйдән соң без өчәүләп мәктәпкә киттек
_ Бишлегә укырга, кызым! диде бусаганы атлап чыкканда Габбани
Тәртипле булырга' дидем мин
Син артыңа борылып дәү әниеңә кул болгадың.
Берничә көн өйдә, бакчада кайнашып йөргәннән соң. өстәмә от пускамны да бетереп, мин дә эшкә чыктым Технологик, геологик кар галардагы үзгәрешләрне өйрәнгәч, шахтага төштем Турыдан т\ры элек Габбаинлар эшләгән лаваларга бардым Штрекларда цикличность там галары куелган калай кисәкләрен барлап, лаваның төрле урыныннан күмер катламының калынлыгын үлчәдем һәр үлчәмне блокнотка тер кәп бардым Комбайн артыннан ук беркетеп баргач, җимерелеп төш кан урыннар да. бүселеп калган төш тә юк Лава бертигез үлчәмдә куыла Забойда бертуктаусыз комбайн гүли Әйбәт эшлиләр икән, күңел ку тәрелек китте. Хәзер инде <Алдан»га Габбани янына барсам да була Алар участогына да маркшейдер буларак мин беркетелгән идем
«Алдан>да тавыш тын юк Күмер комбайны эшләми монда Балта белән суга-суга авыр баганалар да беркетмиләр Йомран тишеге кебек, керә чыга шомарып беткән дудка янында Мишка Роговцов сверлоны
электр линиясенә тоташтырып маташа Капсуллар тутырылган сумкасын муенына асып, аммонит сумкасы өстендә шартлау эшләре мастеры Гололобов йокымсырый.
— Әй, «Гололубов». йоклап утырма, әбиеңә утырмага килмәдең, аммонитыңны кора башла!— диде Миша.
Гололобов ялт итеп күзен ачты Көлеп куйды. Аның болай да сөйкемле йөзе, тагын да ачыла төште.
— И-и, Гөлфәния килгән, исәнме?—диде миңа карап. Ул, янәсе, Мишканы күрмәде дә, ишетмәде дә.— Габбани анда, забойны ишә.. Әйдәле..
Дудкадан үрмәләп «Алдан»га кереп китсәм, күрәм, чыннан да, Габбани югарыда, әллә кая Тонык булып лампочка яктысы гына күренә. Әнәс, кулына калын җепнең бер очын тотып, сакта калган. Ул-бу булса, сөйрәп алырга әзер, янәсе!
Габбани әнә кая үрмәләгән. Шуып китсә, мичкә генй очасы. Өстенә кливаж ишелеп төшсә, табып та ала алмыйсың.
Мин озак уйладыммы бу уйларны, әллә бер секунд эчендәме, тәгаен әйтә алмыйм, әмма:
— Габбани, төш!— дип бар көчемә кычкырып җибәрүемне сизми дә калдым.
Минем тавышка Мишка да, Гололобов та дудкадан шуышып забойга керделәр Ялт-йолт караналар, берни аңламыйлар.
Мин каккан казык кебек баскан урынымда өнсез торам Лампочкам нурлары гына Габбани баскан ташларны ялый
Габбани төште.
Елмаеп безнең янга килде Мин аның күкрәгенә капландым. «Дөньяда мин барын да онытма, Габбани! Бу дөньяда кызың Гөләрия барын да онытма, Габбани!»—дип үкси-үкси еладым.
Габбани көлде генә:
— Гөлфәния безнең забойга икенче участоктан килеп эшләмәсләр бит инде,— диде.
Әнәс сверлоны сорады.
Бу юлы, Әнәсне саклап, дудка янында Габбани калды. Әнәснең көчле куллары басымы астында борау күмер ятмасына батып керә. Бөтен тирә-юнь пулеметтан аткандай текелдәп, выелдап, зырылдап тора. Ул тузан күтәрелде, яныңдагы кешене танып булмый Әнәснең лампочка уты шәүләсе генә чалымлана Башы,тельняшка кигән гәүдәсе бөтенләй күренми Бераздан ул кулына сверло, штанга тотып, тузан арасыннан үзе килеп чыкты.
Шартлатканда мичнең тыгылып калмавы бик мөһим иде. Чөнки тыгылган мичне забойчылар астан менеп үзләре ачалар Бу хәтәр эш! Оста забойчылар, күмерне үзләре аша җибәрә. Теләсә кем булдыра алмый моны Кулындагы бер такта белән күмер ташкынын тыя-тыя, астагы беренче дудкага кадәр төш әле син, ай-яй!
Кайчакта зур-зур кливажлар мичкә кысылып тыгыла. Аларны кәйлә белән дә ватып булмый, кувалда белән дә,— шартлатырга туры килә
Бар да тәртиптә булып чыкты бүген.
Забойны шартлаттылар.
Күмер ташкыны кузгалды.
Без тауга менеп киттек Шунда гына Габбани мине юатырдай сүз тапты Иңбашыма авыр кулын салып: «Син, Гөлфәния, алай борчылма, бәгърем! Без бу забойны барыбер буйсындырабыз!»— диде
Аның сүзендә әз генә дә икеләнү әсәре юк иде.
II
Көннәр, айлар үткәне сизелми дә кала, кызым. Без — эштә, син — мәктәптә, әни әйтмешли, таң ата да кич була Габбанилар «Алдан»ның
лаена төште хәзер Шулай да өйгә әлегә гел сок кайта Габбанн Мин Миша белән Габбанинык аяк атлаган тавышын барак коридорына ни чек басуларыннан ук таныйм һә.м ялгышмыйм, алар булып чыга Төнге сменадан кайтса да. ишек шакыганын көтмим, сорамынм-нитмим. ишек не барам да ачам Габбанн көлә: кеше хатыннары йокыдан уянганчы, син. Гөлфәния, ишекне ачкан буласын, ди. Әллә ишек төбендә саклап то- ♦ расыңмы? Ялгыш берәрсе урлап китмәсен үзеңне. ди
Әле бүген Мәхтүмә әби, Габдрахман абзый белән сөйләшеп утыра = идек, шылт-шылт баскан ботинка тавышы ишеккә таба якынлаша Кан = та. Габбани. мин әйтәм, чабып барыл ишекне ачсам әтиең' Көлеп * тора
Совет Армиясе көне иде бу. =
Син. кызым, әтиеңә үзең ясаган «Маугли» исемле картина бүләк ит - тең. Яшел тропик фонда кеше хәтле кара эт! Янәшәсендәге яшь кыз Z анын муенына кулын салган Кара этнең зур авызы ачык кызыл теле. ф тешләре күренеп тора Шулай да. һич куркыныч түгел бу кара эт = Анын зур. түгәрәк күзләре, үзен яраттырып, дөньяга матур карын =
Габбани озак карап торды. Без дә. кызым, әтиеңнән алда бер сүз £ дәшмәдек. Бала эше. кем ничек аңлый бит! Аннары гына әтиең, бер кулы ' на бүләгеңне, бер кулына синең үзеңне күтәргән килеш телгә килде * Ай-яй, кызым, үзеңә якын дус сайлагансың' диде Моның белән тайгада да. бүре көтүе арасында да куркыныч булмас Ә кызны, кызны кара әле син. койган да куйган үзең
Аннары әтиең үзеңне чуп! иттереп битеңнән үбеп алды Ул әле сине тагын да үбәргә теләгән иде дә. Габдрахман абзыйдан тартынды буган «Кеше керми торган забойда эшлн үзе. үзе бала янында эри дә төшә» дип уйлавыннан шикләнде, ахры
- Кызым, мин үзем рәсем ясый белмәдем, сиңа соң кемнән күчкән бу! диде Габбани
Әйе. Гөләрия кызым, үзең ясаган кыз сурәте ул синең тач үзең нде Син аны. билгеле, нәрсә дә булса уйлап ясамагансың да. кемдер ясаган сурәтне күчереп кенә алгансыңдыр Бәтки ул. кыз да булма гандыр. малай рәсемедер Күчергәндә үз күңелеңнән аерым сызыклар өстәгәнсеңдер Кемгә дә булса охшатырга тырышкансыңдыр Көзгедән күренгән портретыңны ясагансыңдыр Бәлки бу сөйкемле кара эт тә эт түгелдер, эт нәселеннән булган берәр җанвардыр Бәлкем, кара пантерадыр
Гөләрняне быел рәсем мәктәбенә кертерсез инде, диде Мәхтү мә әби дә Безнекеләрнеке өченче елын шунда йөри
- Әйе! диде Габдрахман абый, карчыгының сүзен хуплап Мин йоклаганда да сакал мыеклы карт ясап, өскә куеп китә, оялтып бе терә мине
Син. кызым, олылар сөйләгәндә ашамый нитми, сәгатьләр буе тың лап утырырга риза Ә әтнеңнәр сөйләшүенең очы кырые юк Сүз «Алдан»- га кереп китсә, аннан тиз генә чыгармын, димә Ул сүз Шахта бабаң килгән саен кузгалмый калмый Лаваларны оныттылар диярсең Тел ләрендә: «Алдан» да «Алдан» Әтиең «Забойдагы күмер яртылаш әрәм гә кала», дип сыкрана. Габдрахман ага «Нишлисең инде аны?»- дип куя. Эш менә шунда шул нишләргә?
Беләм: Габбанн да. Әнәс тә. Боголюбов та мондый калын катлам нарны комбинированный ысул белән эшләп карарга тәкъдим итәләр Электән килгән лава алымын кулланырга! Әмма турыдан-туры лавада эшләү генә түгел бу
Бу гасыр башында гына өстән шурфлар тишеп, бадья белән күмер чыгарып ятканнар, ди Габбани Штольнялар тишеп, таү астына кергәннәр дә шунда күмер чүкеп интеккәннәр Без хәзер нишлибез5 1әү легенә бер забойдан сигезәр Йөз тонна күмер бирәбез' Забойларга кос
мос тизлеге килә, Габдрахман абзый, хәзер елына миллион тонна ташкүмер бирүче бригадалар Кузбасста гына ничәү! Ә ул заманда моны бер шахта бирә алмый иде. Уйларга, иренмәскә, табарга...
— Автоматлаштырырга диде Шахта бабай сузып кына.
Мәхтүмә әби:
— Карт, әйдә, кайтыйк. Соң инде,— диде.
Сүз әле бетмәгән, кызып кына килә иде Әмма чыгып киттеләр, утны сүндереп, без дә йокларга яттык.
Тышта җилсез суык. Сөрмә күкне якты нурга коендырып тулган ай йөзә. Безгә тыныч йокы теләгәндәй, зәңгәр йолдызлар гына чекерәешеп- чекерәешеп күз кысалар. Уйламаган җирдән бер җыр исемә төште:
Күкто нурлар, жирдә дуслар.
Дус янында кем ятим?!
Күктә нурлар, жирдә шатлык. Жирдә бәхет гелгә тиң. Дөнья матур, дөнья киң!
Әй. кызым. Гөләрия! Дөньяда яшәве нинди рәхәт!
12
Җиргә кояш нуры карый башлаган көннәрнең берендә Әнәс абыең больницадан игезәк балалар күтәреп кайтты Флера апаң игезәк бала тапты: берсе малай, берсе кыз. Бу хәбәр сәгате-минуты белән бөтен шахтага таралды. Әнәс эштән чыкты исә — больница ишеге төбендә, эшкә барырга җыендымы — больницага сугылмый узмый, ди. Габбани сөйли боларны Олы малайның исемен алыштырам, игезәкләргә Таһир- Зөһрә куштырам дип әйтә, ди. Әни әйтә: булыр, булыр ул шахта зәхмәте кагылган Зимагулдан, дөньяда башыңа килмәгән эшләрне эшләп куяр әле, ди. Флераны алырга, кеше сөйләрлек булсын өчен. «Волга» автомобиле алып барган бит /Хакын түләгән, рәхмәтен әйткән, аннары син безнең арттан әкрен генә кайтырсың, яме. дигән шоферга, ә үзе ике баласын ике кулына күтәреп, бөтен поселок буенча җәяү атлаган Исе китмәгән кеше калмаган Сөйлиләр, көләләр. Ата шатлыгын барыбер аңлыйлар. Гомердә булмаганны, безгә, коридорны дөбердәтеп, дулап, чабып килеп керде Әнәс Ишеккә сыймый, валлаһи, яны белән кысылып керә.
— Әйдә. Габбани, Таһир-Зөһрәне күрсәтәм!— ди.
Чыгып киттеләр Артларыннан мин дә иярдем. Сөйләнә-сөйләнә баралар
— Сабантуйлар батыры гына түгел, болай да батыр икәнсең, малай!— ди Габбани - Аспирантура бетерәсе елыңда, имтиханга китәсе көннәреңдә, курыкмыйча берьюлы ике бала алып кайт әле син, ә?! Ба тырлык бу. валлаһи, батырлык!
— Имтиханын тапшырырбыз, анысы үтәр, Габбани!—ди Әнәс. Үзе шатлыктай нишләргә белми, үзе әтиеңнең җилкәсенә кага — Иң кыйммәт^ — игезәкләр, кыз әнисенә ярдәмче була бит.
Без кергәндә Флера бәбиләрен биләүләп төрә иде Ялт итеп тураеп басты Оялып киткәндәй булды, кызарып чыкты. Хатын-кыз’ шулай, кешедән генә түгел, үзеннән-үзе дә тартына бит ул Ир-ат халкы мондый очракта шашына өч килограммлы малаен биш килограммлы итеп, кем очраса шуңа мактанып йөри Хатын-кыз шатлыгын тышка чыгармаска тырыша, эчтән генә сөенә.
— Ничек, Флера, имчәк кабалармы?— дидем мин, бәбиләр янына якын килеп.
— Суыралар гына. Гөлфәния!
Үзе сабыйларына яратып карап, көлеп куйды. Кечкелдек күгәрченнәре безне күрмиләр дә, белмиләр дә Күзләре йомык, рәхәтләнеп йоклыйлар.
Аннары бәбиләр янына Әнәс белән Габбанн килде
- Кайсы кыз. кайсы малай моның?—ди Габбани, Әнәс колагына пышылдап
- Мин үзем дә аермыйм әле. әнә, әнисеннән сорыйк' - ди Әнәс тә шулай шыпырт кына Үзләре аның саен — тын гына келәләр Янәсе, бәби ләр уянмасын! Аларга кушылып, телевизор карап утырган җиреннән ♦ шырык шырык Таһир көлә
Көл әле, көл менә!—ди ана Габбанн, уйнап бармак яный = Әтиең әйтә. Таһирның исемен бәләкәй батырга бирәбез, ди Таһирга = Мортаза кушабыз, ди
— Юк, юк, Габбани абый, алдашма!— диде Таһир, сикереп то- = рып Аның исеме Шөһрәт’ Кызныкы Зөһрә* Мин Таһир ни дә. ул S Таһир ни?! Зөһрә икебезгә уртак
һе-е. каян белдең?— диде Габбани һаман ышанмыйча
Әти белән ун көн талаштык, ун көн исем эзләдек Бүген генә Мәх * түмә әби әйтте әле *
Әнәс башын селкеп куйды. =
Болай буласын белсәм, малай Габбани. Таһирга Шөһрәт 5 кушасы калган. Яшьтәшләр Таһир Зөһрә буласы иде Ярар, кайсы Та- ь һир. кайсы Шөһрәт булуындамыни эш. Зөһрәсе бар әле аның. Зөһрәсе 2 бар! Әнисенә тансык иде
Икенче көнне, бөтен барак җыелып, бәбәй чәе уздырдык Шахта бабай монда да гыйбрәтле хәлләр сөйләде
— Менә балалар, көн дә бәйрәм хәзер, кадерен белеп яшәргә генә,— диде Габдрахман абзый тамагын кырып - Дөньялар бит алай гына бармады Хәер. Себер җиренә тимәде тиюен, безнең Идел буен егерме бе ренче ел ачлыгы кырып салды Ачлыгы, тифе-ние белән дөнья кырылды Аннары колхозлашу еллары Ул сугыш чорын әйтәсе дә юк. сугыштан соң да авыз тутырып бал да май ашамадык Әлеге табындагы кебек нигъмәтне төшеңдә дә күрә алмын идең. Рәхмәт совет властена' Эшен дә эшләдек, ашын да ашадык Беркем дә ким-хур булмады Шул хөрлекне күрә алмаучылар да бар иде бит монда. Себердә
Без. хатын-кызлар, тыныч кына чәй ясый торабыз, бәбиләр йоклый лар. ирләр идәнгә төшеп аяк сузып утырышты Габдрахман ага сөйли дә сөйли
Сугыштан соң, рабочий батальонда шахтада эшләгән еллар ннде бу Үтәмешкә кайтып. Мәхтүмә апагызга өйләнеп килгән ел Кара су күпере янында әле дә утыра бит әле засыпной барак, хәзер беркем тормый анда, шунда квартираны бирделәр Сөенеп барам инде Үз квартн рам була, дип уйлыйм
Барак ишеген ачсам, бер хатын идән юа Авылдагыча әдәп саклап, итекне салам да оекчан гына үз ишегемә узарга ниятлим
- У-у-у! ди бу апаң миңа Итек белән сукмакчы буласыңмьР .Берни аңламыйм Шаярта, мин әйтәм. Үзем көлеп, мона карап торам
Син әле. издеваешьсямы? Килеп кермәс борын, авыз ерып көлә дә башламакчымы?
Күрәм. уйнап сөйләшми бу апаң Күзләре ачулы, авызыннан зәһәр чәчә Озаграк торсаң, әллә нәрсәләр ишетерсең. Тизрәк узарга кирәк' . Шул чак ишекләр ачылып, "берәм-берәм хатын кыз җыела башла масынмы. Бер коридорга утыз җиде ишек бит Әкәмәт, бер базар хатын кыз. тиктомалга чыр-чу киләләр Араларында бер ир-ат заты юк. ирләре чыкмый, янәсе, алары катнашмый бу эшкә
Фронтовик' дип акаеп карыйлар
Бандит! ди икенчесе
Татарии' дип кычкыруларын колакка да элмәс идем, сугышта да. шахтада да дусларның «На свете есть два дурака русский да та тарин » дни зурлап, ихлас күңелдән әйтүләре искә төште Чыннан да иң хәтәр, куркыныч чакларда рус белән татарның аерылмас дуслар
булып калуына иманым камил минем, шуңа бер генә кычкырдым болар өстенә:
— Таралыгыз, җеннән яралган бәндәләр’— дидем.
Шул сүз җитә калды.
Кешене хурлау,- башка милләт кешесен сөймәү фашизмнан йоккан бер чир ул, кызым!
Шахта бабаң нәрсә ди, кызым, шахтада бөтен милләт бер, бөтен кеше унсигез яшьтә, диме? Дөрес әйтә! Бер үк һаваны сулыйлар, бер үк эш башкаралар. Бу эшне син, монысын ул эшләсен, дип чын шахтер әйтми. Әйтмәс тә...
Габдрахман абзый тынган арада Мишка Роговцов тальянына үрелде. \
— Шахта бабай, бер җырлыйбызмы?—диде.
— Әйдә!—диде Габдрахман абзый, гел шуны гына көткән кебек.
«Туган тел»не барыбыз бергә кушылып җырладык.
Кунаклар таралышты. Без дә өйгә чыктык. Габбани бөтен гәүдәсе белән өстәлгә капланып, нәрсәдер сызып, исәпләп утырды. Аннары гына бакчага чыгып китте.
Яз, җәй җиттеме — бакчада эш бетми, кызым Тырмалыйсы, чүбен җыясы, казыйсы, түтәлләр ясыйсы, утыртасы, су сибәсе — санап бетергесез эшләр. Син бу эшләрне хәзер үзең башлап йөрисең. Кар астыннан ала сыер төсле җирнең күренүе була, язгы суган яшәреп борынлый. Син, кызым, шул суган түтәлен матурлаудан башлыйсың эшне. Кичен, шул яшел суган кыякларын аерым-аерым да, бер төптә, бер рәттә итеп тә кәгазьгә ясыйсың. Түтәл янында чар әле эреп тә бетмәгән, яз хәбәрчесемени, ямь-яшел суган үсеп утыра. Матур күренеш бу!
Бакчадагы чәчәк түтәлләре барысы да синеке, кызым. Быел Карасу яры буена тикле чәчәкләр утырттың. Әни әйтмешли, кулың җиңел, күрәмсең, чәчкән бер орлыгың икенче көнне үк тишелеп чыга, зифа булып үсеп тә китә. Карасуның ярына тулышып аккан суы көнләшә кебек синең чәчәкләрдән. Мин ел буена агам-агам, ди төсле агымсу, һаман агарып, матурланып бетә алмыйм Гөләриянең чәчәкләре язын гына чыгып утырсалар да. янар чәчәк булып, гөлт итә дә куя, ди кебек Карасу.
Карасу буендагы гөлләрне рәсем дәфтәрендә күреп, әтиең хәйран калды Укытучы зур итеп бишле билгесе куйган да астына «Молодец!» дип бер сүз өстәгән.
— Рәссам була бит кыз, әнисе, рәссам булачак!
Бу елны без сине балалар художество мәктәбенә яздырдык.
13
Шахта җиренә аяк басып та, Прокопьевскиның Зенково ял паркын күрмәгән кеше — бу шәһәрне күрмәгән кеше. Ял паркы безнең шахта белән янәшә генә Тау менеп, тау гына төшәсе Зур тауга менү үзе бер сәяхәт: бормалы тар сукмактан күтәрелгән саен дннья яктыра бара, күз күреме киңәя бара. «Красный Углекор» шахтасы аяк очында гына, түгәрәк бер зур казан эченә төшеп утырган сымак. Күршедәге «Южный» шахтасы поселогы да яшеллеккә чумып утыра, тау башыннан чыбык сындырып ыргытсаң, өй түбәләренә барып кадалыр шикелле. Шахта поселогы ял паркы култыгына ук сыенган. Аны бу урында борылып узган Карасу елгасы гына парктан аерып тора. Тауга күтәрелгән саен шахталар саны артыграк күренә бара, шәһәр әллә кая сузылган. Кайсы якка карама шахта терриконнары тырпаеп тора, кая күз салма хәрәкәттәге вулкан сыман, тау-тау порода сыртлары болытларга ак төтен бөрки. Кечкенә-
кечкенә таулар, тау аралыкларында тар тар елгалар, тугайлар яшәреп күренә Алардан ары колхоз-совхозларның басу жирләре Үзләре бер күз күреме жир Басулар, стена-стена ешлык булып, күкселләнеп күрен гэн тайга урманнарына барып тоташа Тауның икенче ягына тешә баш ладынмы. монда нарат-чыршы урманы Иң аста. Зур тау итәгендә. Байкал күлемени, су жәйрәп ята Ял итүчеләр өчен махсус корылган сусаклагыч * бу Буе чакрымнарга сузылган Очы кырые күренми Ишкәкле көймә ләрдә балык каптырып утыралар Уртада, су ерып, моторлы көймәләр 5 узыша Яр тирәли сикерү вышкалары Яр буе.су кырые чуп-чуар кеше Н ләр. кешеләр, кешеләр Әз генә арырак, авыш үр кашында.’ап-ак па * внльоннар тезелеп утыра Анда жаның теләгән ризык бар
Алдан сөйләшеп куелган кебек, су буенда жыйнаулашып очраштык | без Габбани. Әнәс, Мишка. Шахта бабай, алар янына Владимир Бого- - любов. Геннадий Зиновьев. Николай Тараканов килеп кушылдылар - Барысы да хатыннары белән, бала-чагаларын ияртеп чыкканнар в
Шау гөр килеп, түгәрәк ясап чирәмгә утырышырга да өлгермәдек. * «Караул. коткарыгыз!» дигән аваз тнрә-якка таралды
Безнекеләр дәррәү суга сикереп төштеләр дә. күл уртасындагы бер 5 карачкы көймәгә таба-йөзә башладылар Көймә капланган, ахры Юк. ба X тын бетмәгән. Кырыена ике кеше ябышкан Бер-беренә булышкандай * итәләр. Алардан бирегә таба, агым уңаена, тагын бер карачкы селкенә ? Кечкенә генә, төргәк кадәрле генә.
— Чү. чү. юрганга төргән бала түгелме соң бу. оланнар' - ди яны быздагы әти Шул карт күзләре белән ничек абайлаган диген әти. аның шулай әйтүе белән, мин дә ачык чамалап алдым бала' Йөрәгем ярылды мы әллә дип торам, күкрәгем жу-у-у итте, кызым, сине кочып алуымны сизми дә калдым Ә күзләрем судагы балада, өс киемнәре белән йөзүче әтиеннәрдә Иң алда Әнәс абыең бара Кулын күтәргән саен кызыклы тельняшкасы күренеп-күренеп кала Аннан әз генә калышып Габбани йөзә Боголюбов. Геннадий. Николай да аларнын үкчәсенә үк ияреп баралар
Шахта бабаң: «Хәзер житәләр. хәзер.әй. Мөжип. яшь чак булса'» дип көч биреп тора
Шул чак күлнең теге ягыннан йөзеп килүче ялгыз нокта күзгә ча лынды Әйе. бер ялгызы бу! Кара нокта булып башы гына күренә Ике кулының ник берсен бер мәртәбә өскә чыгарсын, ичмасам \ зе терекөмеш кебек, алай да түгел, су өстендә йөрүче энә карагы кебек тнз шуыша Дельфинмыни, астан ишеп кенә бара, күрәсең Менә ул. теге юрганга килеп тә житте. әйләндердеме, бордымы шунда, юрганны кулына алырга маташканда моңа Әнәс белән Габбани килеп кушылды. Арттарак йөзүче өчесе дә кушылгач, зур бер төркем булып көймәгә киттеләр Эчем жылы нып китте Котылдың, мескенем
Көймә янында шактый кайнаштылар әле Коткару көймәләре дә килеп туктады дүртесе дүрт яктан Янгын сүндерүчеләр кебек болар, кызым, өй янып беткәч янгын машиналары сызгырып килгән кебек
Безнекеләр табынга кайтты Киемнәреннән шыбырдап су ага Айгырлар сугышканда әткәй суда коенган кебек
Ашыктырабыз «Нәрсә? Ни5» дибез
Чыннан да. жиңел юрганга төргәне яшь бала булган Көймәләре ауган, хатыны минем шикелле бөтенләй йөзә белми, ди Үзе ачы итеп кычкыра, үзе иренә чатырдап ябышкан, ди Габбани әйтә, бармакларын каерып алышлы түгел, ди Хатынны да калдырып китә алмый, бала да йөрәк парәсе, ир дә аптырап калган Юрганның тнз генә батмаячагына ышандым мин дип әйтә, ди. мескенем Базарны ашыга йотлыга Николай сөйләде Боголюбов аны раслап кына барды
— Теге яктан кем килде, теге кем.5 - дидек, барыбыз беравыздан
— Кем дип, бу тирәдә кем шулай йөзә ала?— диде Әнәс сорауга сорау белән.
— Түлке Габбас Закиров!
Геннадий моны шулкадәр нык ышанып әйтте, безнең күнелдә аз гына да икеләнү билгесе калмады.
— Кая йөри ул, ник килмәгәннәр?— диде Флера.
— Без аның белән әнә шунда,— дип, кулы белән төртеп күрсәтте Әнәс,— плотина башында очрашырга сүз куешкан идек, барып җитмәдек бит... Көткән-көткән дә. ярга чыгып утырган. Хәзер килэл'эр...
Ул арада Габбас белән Талия килеп тә җиттеләр. Ак йөзле кыз баладан соң нык үзгәрә диләр. Дөрес түгел икән, Талия һаман кызлар кебек Бер дә үзгәрмәгән. Чия чәчәгемени, кайбер хатын-кызлар кершән ягынса да бу кадәр ак күренми. Талия — ап-ак. Андый күбәләкләр Тарханда гына оча, күрәмсең, барып күрә алмадым бит. авылга кайткач барсам була иде...
Дугаланып торган нәзек кашлары аның матур, ап-ак йөзен тагын да ачып җибәрә. Янәсе, мондый йөзгә тупас, калын әйбер ярамый дигән’ сымаграк килеп чыга. Сөрмәле күзләре Габбаска да, якты дөньяга килгән кызы Рәзинәгә төбәлгәннәр. Күзгә карап озак сөйләшми. Калын чәчен, кыз вакыттагыча, аерып үрә. Ул шул яклары белән күп хатын кызлардан аерылып тора. Габбас ярата үзен, яныннан бер дә китми. Хәзер дә үз яныннан урын күрсәтте.
Тора-бара күзләр кызды, сүзләр куерды. Междуречинскидан, Осинникндан «Алдан»ны өйрәнергә, эшне уртаклашырга делегация киләчәк икән. Геннадий моны да әйтеп салгач, Боголюбов торып ук басты.
— Ишеттеңме, Габбани, нәрсә ди Зиновьев!—Боголюбов берәм- берәм егетләргә карап чыкты.— Безгә өйрәнергә киләләр. . Ха-ха!.. Шәп бу, шәп. егетләр...
Сүз тагын куерган булыр иде, Мишка Роговцов гармунын алып уйный башлады. Гармунга барыбыз да иярдек...
Шәфәкъ алсулыгы җиргә иңгәч кенә кайтырга кузгалдык.
Шул көннән соң ике-өч көнме, бер атна узгачмы, кызым, син минем кулыма катыргы тышына ясаган рәсем китереп тоттырдың. Әтиең өстәл янында нәрсәдер сызып утыра иде, мин сиңа оекбаш бәйлим. Инәләремне итәгемә куйдым да, шул рәсемгә карап, тукталып калдым. Әтиең дә минем янга килде. Көлеп тора, үзе дәшми.
Мин, кызым, о/шаттым бу сурәтне. Бер сиңа карыйм, бер әтиеңә, бер кулымдагы рәсемгә карыйм, сөенеп, шатланып карыйм.. Кызым эше бит бу! Икеләнәм дә Үзенә бер тамчы су шикелле охшатып ясаса да, үзе түгел бит бу. Габбани минем шик-шөбһәмне йөземә чыккан билгеләрдән тоемлады ахры:
— Әллә үзеңне үзең танымыйсың инде?— диде көлемсерәп.— Менә бит аерымачык күренеп тора — син. кызымның әнисе! Төсләрне каян табып бетергән диген! Шулай күрергә теләгән кызым әнисен.
Габбани китаптан укыган кебек сөйләде дә чыкты кулымдагы рәсемгә карап. Исем китеп, шаккатып утырам! Әйе, бу мин идем...
Кичен бу рәсемне пыялалап рамга куйдык. Ул хәзер кызымның баш очында, стенада эленеп тора. Өебез тагын да ямьләнеп китте. Бер стенада — бакчабыз чәчәкләре, икенчесендә — «Маугли»— кара пантера белән матур кыз, өченчесендә — бүгенге рәсем!
14
Әллә икебез дә эшләп йөргәнгә, әллә үзең һәвәс булдың, кызым, бәрәңге әрчергә, аш пешерергә бик яшьләй өйрәндең. Дәү әниең әйтә, кулыма эш бирми хәзер, ди, үзем-үзем, дип кенә тора, ди 118
Үзем дә яхшы сизәм. моны Элек эштән кайттым исә янымда балам, итәгемдә эш иде Хәзер Флера. Наилә апаңнар балаларын күтәреп керәләр дә. мин кул эше башкарып тик алар белән сөйләшеп утырам Син. кызым, безгә чәй кайнатасың, аш әзерлисең Ара тирә генә сорап куясың әни, капкачын ачып куйыйммы? Әни. сөт салыйммы, каймакмы? Үзең шул арада яшь балалар янына килеп, аларны сөеп китәргә дә оныт- ф мыйсың, үзең сыйпыйсың, үзең миңа карап карап аласың, янәсе, әни без дә алып кайтыйк инде шундый бер кечкенәне
Бүген дә. әтиең эшкә киткәч. Наилә апаңнар керде Сөйләшеп чәй | эчтек Ашыкмадык Мин икенче сменага чыгам. Кичә «Юнгор>. «Провод * ник» пластларында йөреп кайттым Бүген әтиеңнәр янына барырга = булыр. Забойлары өченче параллель штрек тирәсендә, ди Сүзебез шул ° турыга житкәч. Наилә апаң сагайтып куйды үземне
— Карале Гөлфәния,—ди бу. колагың ишетми калмасын дигән _ сымак итеп —Мишка әйтә Габбани нишләгәнен белми йөри забойда. * ди Биленә бау да бәйләтми, мичләргә дә бер ялгызы кереп чыгып йөри = тәмам күнекте Саклануны онытты, ди Син әйт әле аңа. яшьтәш' = Кыланма, диген! Агишев агай пенсиягә китәргә ун көн калгач забойда 5 басылып үлде, диген! Мәчет кебек йорты, самолет кебек машинасы. “■ йортында мунча хәтле сыеры басып калды Аннан ни файда?' Хатыны. 2 мескенем, бер ялгызы тилмерә хәзер
— Алай куркытма. Наилә, Габбани башсыз түгел Тиз эшләргә ярата ул. забойда әкрен кыймылдаганны жене сөйми
Анысы. Мишка да басып тормыйдыр да. шикләнә бит Шиклән мәсә әйтмәс иде
Сүз көрәштерүдән мәгънә юк иде. Наилә бу сүзне чынлап торып сөйләргә кергән Алдан уйланган
— Ярар, әйтермен. 'Наилә, әйтермен’—дидем - Бүген үк забой ларына барып житешәм. үз күзләрем белән күреп, урында кисәтермен
Алар чыгып киткәч, өй бушап калды Өйдә эш юк Никтер бакчага чыгасы килми Киендем дә шахтага киттем Иртәрәк кайтырмын, мин әйтәм
Җәяүләп төшеп, участокка атладым Төп штректа ике люкогрузчнк күмер төйиләр Алар янына азга гына тукталдым да. забойга менәргә дип баскыч янына килдем Ашыга-ашыга участок начальнигы Николай Тараканов төшеп килә Шул көннәрдә генә, делегация килеп киткәч. Владимир Боголюбовны шахтаның баш инженеры итеп күчерделәр Аның урынына Николайны куйганнар иде. Нишләптер. Николай мине күрмәде, әллә күреп тә игътибар итмәде, танымадымы, кызулап барып, баганада эленеп торган телефонга үрелде Кабинетка, нарядка шалтыратадыр, кайсы забойда нәрсә эшләргә кирәклеген әйтми калмас, менгәнче ук белеп меним әле лимен, үземнең колак анда, аякларым баскычтан атлый
— Алло, алло! Шахта дежурныемы? Тараканов үзе ашыга, сү генеп-сүгенеп тә куя. үзе шахта дежурныена кычкыра Ишетәсеңме, алло! Тизрәк коткару командасын чакыр! Габбани мичкә очты Күмер, күмер, әйе
Минем кулларым баскыч басмасында асылынып калды Күзләрем күрмәс булды, колагым тонды. Әллә кая. баш мием эчендә нәрсәдер чыжлый, кайный, ташып чыга Шул кайнар дулкын сиңа кагылып, кызым. Гөләрня. пешеп үләрсең шикелле
— Габбани! дип куркынып кычкыруыма үзем дә айный төштем бугай Тирә-юнемне капшанам башымнан каскам очкан, билем тимер рельс өстендә. Тезем, билем ачытып сызлый Башым әйләнә Аның саен Николай мине күтәрергә азаплана
— Гөлфәния. Гөлфәния! ди өзек өзек сулап Гынычлан. я. тыныч бул. дим'
Кемнәрдер килеп мине күтәрә башлагач, үз аягыма торып бастым
— Николай, әйт, кайсы мичтә!— димен шашарга җитешеп.
Ул арада Роговцов, Габбас төп штрекка сикереп төштеләр...
— Люкта күренмиме?. Гәүдәсе чыкмадымы?...
Икесе бергә тагын чабып менеп киттеләр.
Сменада кем бар. барысы да әле өскә, әле аска чаба... Мәш килә халык...
— Күмер беренче параллельдән узды, күренмиме?— дип кычкырды берәү, штрекны яңгыратып. Әйе, бу Әнәс тавышы иде
Выелдап электровоз килеп туктады. Шул вакыт зур кара капчыкны җилкәсенә аркылы салган кебек итеп, баксычтан Әнәснең төшкәне күренде. Бу— Габбани гәүдәсе иде...
Мин штректагы шпаллар өстенә сузып салган Габбани янына килеп аудым Аерым-аерым сүзләрне генә ишетәм, берни аңламыйм.
— Әз генә пульсы бар. .— Врач тавышы бу!
— Яхшылап төрегез Тизрәк, комбинатка...— Боголюбов әйтте моны.
Безнең вагонны уклоннан тарттырып күтәргәндә ашыгыч ярдәм машинасы көтеп тора иде
Габбанины травматология больницасына алып киттеләр. Өйгә кереп тормадым, комбинатта өстемне генә алыштырдым да шахта автобусында больницага киттек. Монда Боголюбов, Әнәс, Мишка, Николай Тараканов, Габбас, Геннадий, Габрахман ага белән әти дә килеп җиткән — мине көтеп алдылар.
һәркайсы аптыраулы, һәммәсенең йөзе качкан. Агарынып киткәннәр. Боголюбов өнсез калган бу төркемгә җан кертергә теләгәндәй, сорап куйды. Сөйләшми тору да ярамый иде.
— Әнәс, кайдан таптың Габбанины?—диде.
— Беренче параллельгә җитәрәк, аркылы-торкылы буралар арасында ята...
— Эзләп йөрерсең бит, ә!— диде Шахта бабай әкрен тавыш белән.— Күмерне төяп бетерерсең, кая бу дип, тәки эзләрсең...
— Шулай була язды да. Күмер китте, күренмиме?—дип аска кычкырам, нәрсәдер сизенгәндәй, штректагы мич авызына чабам Утны турылап, өскә карасам — ул ..
— Рейка белән генә сузылып төртик, бәлки китәр, дип күпме әйтеп карадым,— ди Мишка Роговцов — Көлде генә Син нәрсә, Миша, кереп кысылган мичкә хәтле күмерне күрмисеңме әллә, ди. Рейка түгел, чүки-чүки кәйләң сынып бетәр ди. Мичкә керде китте. . Бер-ике суктымы икән, дөбер күмер ташкыны! Дудкага сикерде сикерүен Габбани, тотына гына алмады, ялтырап лампочкасы күренеп калды...
Мин әти күкрәгенә башым куеп, һаман сулкылдап, елап барам Күз яшемне тыя алмыйм Өрлектәй ирең тиктомалдан әрәм булсын әле..
Мине беркем дә юатмый. Бу хәлдә килеш юатуның бер тиенемә дә ярамаганлыгын барысы да аңлыйлар.
Ак халатлар кигереп, барыбызны да палатага керттеләр Бераздан Габбани янында ялгызым’ утырып калдым Бер гөнаһсыз ап-ак йөзләремә хәсрәт сарысы шул сәгатьләрдә суга башлады, кызым!
Бер карават булып, тулып ята Габбани, бәгырькәем Аякларына урын җитмәгән дә, карават башын төшереп, өстәл кебек ясап аякларын шунда салганнар Ап-ак җәймәгә төреп, өстенә калын, җылы простыня япканнар Ичмасам, бер мышнасын иде, һич югы. бер күзенең керфеге кыймылдасын иде. Күңелем булып китәр иде. Исәнме ул, үлеме ул — беркем бер сүз әйтми. Сәгать саен сестра укол кадап чыга Укол энәсе төрткәндә, башта әллә нишләп, өшеп куя идем, хәзер боларын курык- мый карыйм Авыртуга селкенмәсме, күзләрен ачмасмы Габбани, дим. Ә аның сулу алганы да беленми Маңгаена борчак-борчак тир тамчылары гына бәреп чыга Мин аларны һаман саен сөртә торам
Бер тәүлек узды...
Ике... »
Өч...
Мин очраган һәр врачның кулына асылынып елыйм, ник \ян.мый ул. ник терелтмисез, дим
Йомшак кына юаталар, аңына килә алмый әле. менә-менә күзлә- ф рен ачар, дип палата ишеген шыпырт кына ябып чыгып китәләр
Җиде 5
Сигез...
Тугыз көн узды Габбани каралып көя бара, җанкисәгем, үлүләрең * шушы микәнни соң дип. тәгәрәп-тәгәрәп елыйм, кемгә, нәрсә сүз кушарга з белмим! Нигә соң, бәгърем, безне ташлап китәргә булдың инде болай. = безне кара кайгыларга салып, дип тәкърарлыйм Сонгы минутларыңда * бердәнбер кызыңа күз тутырып карый да алмыйча дөньядан күченүең- з мени соң. Габбани күгәрченем? Үзеңне үз җаныңдай якын күреп, сөеп * тә туя алмаган япь-яшь хатыныңны ташлап китәсеңмени. Габбани ба * галмам? Йөрәгем өзгәләнә. Йөрәгемдә ут яна Акылдан язуым шушы, t күрәсең! 5
Шулай өзгәләнгән чагымда палатага әни белән әтн килеп кер- “ деләр. Йөземне-битемне күрүгә әни дә елап җибәрде
— Хәле ничек, кызым?— ди шыпырт кына, үзе идәнгә чүгә бара - Бик бетеренгән
Әти Габбани янына йөгереп диярлек килде
— Улым ..
Ул да кулъяулыгы белән безгә күрсәтми генә күзләрен сөртте
— Әйбәтләнер, кызым, бөтенләй күтәрелеп бәрелмә әле син,— диде цти, мине юатырга тырышып - Коломыцев бер елны ун көн аңына килә алмыйча ятты да, әле дә эшләп йөри. Габбани да терелер алла бирсә, таза кеше, сәламәт кеше.
Әтинең муенына асылып тагын бер тын елыйсым килеп китте Бусы инде өметсезлек белән дә түгел, яратып, үз итеп, якын итеп Үз вакытын да яхшы киңәше өчен.. Ничектер, күңел җиңеләеп китте, югыйсә, күтәрә алмаслык авыр иде.
— Бигрәк тә кызганыч бит. әти!. - дидем, бернинди дә сүз таба алмагач.
— Кемгә җиңел дип беләсең? Әниеңә җиңелме, көне-төне синең өчен ут йота Миңа җиңел дисеңме? Ул кызың акылдан шашмаса ярый инде... Кемнәрдәндер ишеткән, кемдер сөйләгән үзенә «Әти!» — ди дә кычкырып елын. «Әти!»— ди дә кычкырып уяна
Юатып торган булабыз да бит. үзең дә бер кайтып күренеп кнт!
Ул бит зур кыз хәзер, безгә генә ышанмый
Аңына килсен инде, әти! Кайтып сөендерермен Барыгызны да
.Унөченче көнне Габбани аңга килде. Бер генә минутка Әкрен генә кыймылдатып, күз кабакларын күтәреп карады Күзләре тонык, бер нәрсәне дә күрми, буп-буш иде. Аннары алар әкрен генә йомылды лар Шул да миңа әйтеп бетергесез көч бирде Башта мин селкенми дә карап тордым. Күзләре йомылуга врач янына чаптым
Ачылды, ачты Күзен ачты! — дндем сулышыма буылып
Ә алар, берәү генә түгел, бншәү-алтау палатага керделәр Тыңла дылар Әллә ниләр белән йөзенә, маңгаена, күкрәгенә сызып карадылар, өстенә салкын су бөркеделәр Аннары берьюлы нке-өч төрле укол яса дылар да. өстенә йомшак одеал ябып: «Йокласын!» дип чыгып киттеләр
«Йокласын!» дигәч, миңа да җиңел булып китте Ул бнт. әле ярты мәет нде. берни дә белми иде Баш мие нинди газаплар белән эшлидер бу чакта, беркем дә белеп бетерми кебек Врачлар белә «Йокласын'» днләр бит Белмәсәң. ничек әйтәсең дн мондый сүзне Бер мизгел аңга килгәч, хәл алыр өчен баш мие билгесез вакытка янә бер тын кала, күрәсең
Ике-өч сәгатьтән соң Габбани кабат күзләрен ачты. Мин тынымны алырга куркып тордым. Нәрсә эшләргә икәнен дә белмим, сүз дә куша алмыйм. Ә Габбани гел миңа караган шикелле тоела, нәрсәдер көтә, сөйләтәсе килә кебек,, сөекле кызы Гөләрияне сорый сыман.
Үз-үземне белештермичә йөзенә иелдем дә, учларым белән җиңелчә генә яңакларын кысып, күзләренә туп-туры карап пышылдадым:
— Габбани!
— Гөлфәния!—диде Габбани. Әйе, баскан урынында җир йотсын әгәр, шулай исемем белән дәште. Әкрен, бик әкрен әйтте ул, бәлки ул шыпыртның да иң шыпырты әйтелгәндер, үз колагым белән ишеттем: «Гөлфәния!»— диде.
— Габбани!
Шулай әйттем дә, шашынып ике күз алмасын да кат-кат үптем.
— Кабат күзең йомма инде, Габбани бәгырем! Авыр булса да карап тор, Габбани җанкисәгем!
Үзем күзләрен үбәм, үзем телемә ни килсә, шуны тезәм.
— Гөләрия!-1-диде Габбани.
Икенче сүзе шул булды.
Кызымның теле башта: «Әт-тә!»— дип, аннары: «Ән-нә!» дип ачылса, үлем белән тартышып ятучы иремнең теле дә, күңеленә иң якын кешеләре исемен атап: «Гөлфәния» һәм «Гөләрия!»—дип ачылды.
Габбани хәлсез иде. Ул башка бер сүз дә дәшмәде. Бары тик күзләрен тутырып миңа карый да. аңлап бетерә алмыйча тирә-юнен күзәтә. Ул әле ике аягы, биле, оча сөяге сынык булуын да, кендегенә тикле таш шикелле гипска катырып куюларын да белми. Ул хәлсез генә түгел, аңсыз, хәрәкәтсез ятуын да белми.. Ә мин сөйләдем дә сөйләдем аңа. Үзем еладым, үзем маңгаеннан сыйпадым, үзем үптем, саташкан кеше шикелле көлеп-көлеп тә куйдым (бусы — Габбаниның күзләре ачылуга шатлануым иде!), ләкин моны Габбанига сөйләп аңлата белмәдем.
— Биктимергә, әти-әнигә хәбәр итимме?—дидем аннары, Габбанига беренче соравым шул булды.
— Юк...— диде Габбани авыр гына.
Шул вакыт палатага врачлар кереп тулды. /
Шул көнне мин беренче тапкыр өйгә кайттым.
— Кызым, әтиең дәшеп калды, кичен әтиең янына барабыз!— дип сине сөендердем.
15
Әтиеңне күргәч, син. еламадың, кызым! Минем шуңа исем китте. Син аны әле генә йокысыннан уянгандыр, дип уйладың кебек. Габбаниның безне күргәч торып утырмавына да, иягенә кадәр ап-ак простыняга уранып ятуына да исең китмәде, туп-туры янына килдең дә:
— Әти. кай җирең авырта?—дидең.
— Авыртмый, кызым! Торырга гына ярамый...
— Мин сине сагындым... Куркып беттем...
— Мин дә сагындым, кызым... Озак килмәдең бит...
— Алып килмәделәр, әти! Терелгәч барырсың диделәр.
— Инде терелдем, кызым! Көн дә килерсең, яме?..
Син дәшмәдең, кызым. Әтиеңә тутырып караган килеш тавыш-тынсыз утырдың. Үзең учларың белән әтиеңнең чәчләрен сыйпыйсың, күзләрең әтиеңнең йөзе буйлап күкрәгенә, караваттан чыгып торган аякларына төшә. Ике атна буе әти-әнинең юатып яшәве файдага булган. Күңелеңне төшермәгәннәр. Рухыңны саклаганнар. Син Гөләрия, ничектер, олыгаеп. уйчанланып та киткәнсең кебек. Йөзеңдә уен-мазар, шатлык- көлүнең әсәре дә юк. Зурлар кебек, олылар кебек уйчанланып утырыр-
сын. Әллә, балакай, өйдәге тормышның калын башын үз җилкәңә салырга җыенуынмы, сабырлык белән көч туплавыңмы?! Без сине пар канатлар өстендә тормышка әкренләп кенә алып кертергә җыена идек Хәлеңнән килгән эшне үз яныбызда башкаруыңа сөенеп туя алмый идек Үзәкләрне өшеткән бу салкын җил исте, кызым' Яшьлегеңдә кырау гына сукмасын
Габбани кашларын җыерып, авыртуын басарга, селкенергә тыры ♦ шып карады Ләкин ул. өстенә таш бастырып куйган кебек, селкенерлек х димим, кыймылдарлык хәлдә дә түгел иде Шуны сизенепме, әллә юлба ± рыстай җитез егетнең балалар хөкеменә калып ятуына гарьләнүдәнме - j Габбаниның күзләрен яшь элпәсе томалады Юк. ул моны сиздерергә « теләмәде, эчкә йотарга тырышты Нишләсен, куллары гәүдәсенә бәйләп = куелмаган булса, бәлки ул күз яшен тиз генә сөртеп алып, кызына 2 күрсәтмәс тә иде, куллар да бәйле Яшьләре, нрексездән. күз кырыеннан - мендәренә тәгәрәп төште
— Әтием!..—дип син. балам, шунда Габбани өстенә капландың ф Снна бу минутларда бернинди үгет тә ярдәм итә алман иде Чын ярату » белән әтиеңә караган саен кайнар яшьләрен түгелде генә Дүртебез = дә еладык. Ләкнн истә калганы, синеке белән әтиеңнеке булды
Дәү әниең белән син кайтып киткәч, кызым. Габбаниның сызлануы * көчәйде генә Күзләре йомылды, үзе аның саен ыңгыраша Маңгаен 7 тотып карыйм: ут кебек яна! Берни белми янып ята Кеше шундый утларда януга да түзәр икән
Габбаниның болай сызлануы ай буена туктамады Бер айдан соң аякларына яңадан операция ясадылар Сызлавы басыла төште кебек Аз гына ашый да башлады Вакыты вакыты белән ике өч сәгать йоклап та ала Көне-төне селкенми дә бер урында яту никадәр генә туйдырма сын, эчке сызлавы адәм түзәрлек булса. Габбани ыңгырашмады Хәле җайлана төште исә, мина өйгә кайтырга куша
— Гөлфәния, кайтып Гөләриягә булыш, кичен килерсең, ди
Мин көн саен диярлек өйгә кайтып килә башладым
Бер кайтуымда, комбинатта баш инженер Владимир Боголюбов белән очраштык Эшләрнең барышы белән кызыксынып, бүлеккә бар ган идем Шуннан чыгышлый очрады бу
Гөлфәния, ну, хәлләр ничек анда, Габбани нишләп калды? диде дә бу. минем җавапны ишеткәч, яхшысынмыйча гына әйтеп куйды Атнага бер тапкыр участокларыңны әйләнеп чыгарга тырыш инде, Гөл фәния. яме?!
- Шуның өчен килдем дә дидем
Габбаниның дуслары — шахта начальнигы Семен Прокопьевич Рябыкиннан алып, бригаданың забойчыларына кадәр бер көн дә I аб баннны ялгыз калдырмыйлар Шахтадан ике-өч кеше көн саен килә Ләкнн эш турында беркем, бер сүз ләм мим иде әле Баш инженер иска алды бүген Күрәмсең, инде вакыттыр Шулай кирәктер Ир ат кирәксезгә хатын-кызны борчымас, белеп әйтә торгандыр Болан да минем өчен маркшейдер эшен Габбас үтәп йөри икән Участок начали нигы урынбасары булган өстенә. Николай Тараканов кебек ялны белмәс кешенең беренче кулы булуы өстенә! Юк, гел-гел алай булмас, бүген үк төшеп менәрмен шахтага. Боголюбов минем уйларны алдан белгән сыман:
Ашыгыч түгел. Гөлфәния, бусына өлгерербез! Габбаннны ка ра дип. шахта дежурные кабинетына кереп китте
Шахтага төшкәч тә. мин турыдан туры Николай Тараканов учас тогына киттем Анда Габбасны да күрермен, эш тәртибен бераз аңла шырбыз Аннан да битәр Габбани вакыйгасы булган урыннарны, күңелем тартмаса да. бер карап әйләнермен «Алдан»да эшләр гөрләң бара дип сөйлиләр, забойларны карап чыгармын
Елмая-елмая Габбас килеп басты яныма. Әнәс, Мишка, Гололобов чолгап алдылар Алар минем хәсрәтемне яхшы беләләр. Габбанинын хәлен дә белеп торалар, шуңа да, гел-гел кара кайгыны искә төшермәс өчен, дөньяда бернинди үзгәреш тә булмаган сыман сөйләшергә тырышалар Соңгы вакытта бу бик сизелә иде. Әле бүген дә Габбас минем белән исәнләшкәч:
— Гөлфәния! Лаваларында кичә генә булдым. «Алдан»да да тәртип Планны егерме көндә «суктылар». Эш кәгазьләреңне җайлый барам Боголюбов та мактый. Син, Габбас, әллә кайчангы маркшейдер икән, ди
— Рәхмәт, Габбас, рәхмәт!..
Мин рәхмәтемне әйтеп бетермәдем, Әнәс җиңемнән тартып, забойга таба күрсәтте.
— Гөлфәния!— диде, башы белән мич ягына ымлап,— Беренче штректа забойны туктатабыз хәзер Төп штрекны озаграк саклау өчен...
Боголюбов хәзер, баш инженер булгач,,забойны тәмам үзгәртергә өлгергән . •
— Билгә бау да кирәкми хәзер,— диде Мишка Роговцов.— Котым очып бетә иде... , •
— Дудкаларны да киңәйттек, ешайттык, Гөлфәния!— диде Гололобов, балаларча беркатлылык күрсәтеп.— Кысыла-кысыла аммонитым, капсүлләрем белән шартламасам ярый, дип йөри идем.
Әйе, «Алдан»га кереп йөри торган юллар чыннан да, ешая төшкән иде. Дудкалар болай якын булса, мөгаен, Габбани да мичкә очмаган булыр иде Бәхетсезгә — вакытсыз диләр, дөрес күрәмсең! Алай дисәң, Габбани бер дә бәхетсез түгел иде..
Забойны карап, сөйләшеп йөргәннән соң мин кайтырга булдым
— Габбанига сәлам...
— Габбани күңелсезләнмәсен...
— Габбани янына иртәгә барабыз... .
— Габбанига китаплар укы — дип, шунда дүртесе дә берәр сүз әйтергә тырышты Чыннан да. нишләп минем башыма бер дә килмәгән әле бу: китап укып Габбанины юатырмын, үзем дә юанырмын...
Кичен мин Габбани янына Тукай, Такташ китапларын кыстырып бардым Аларны күргәч. Габбани көлемсерәп куйды.
- Өр-яңадан башлыйбызмы, Гөлфәния!— диде.
— Беренче битләреннән...
Иң башлап мин Габбанига забойдагы үзгәрешләрне түкми-чәчми сөйләп бирдем. Аннары, Гөләрия кызым, син ясап биргән төсле картинаны әтиеңә күрсәттем.
Үзебезнең өйдәге аквариум иде бу. Егерме чиләк су сыешлы зур аквариум иде. Габбани: «Күл бу, үрдәкләр генә җибәрәсе» —дип көлә иде. Кызым исә: «Диңгез бу, Әтием диңгезе...» дип шатлана иде «Диңгез булгач, суы булгач, балыксыз булмас инде. Кая барсагыз, шуннан балык алып кайттыгыз кызыл, кара, ак балыклар дүртәр-бишәр генә йөзсә дә. эреләр, бармак буйлылар Ләкин яшел урман өчен аландагы чәчәкләр, вак куаклыклар табигый булган шикелле, аквариумда да вак балыклар үрчетеп тагын да матурлыйсы бар икән әле. Бусын да эшләгәч, аквариум төбендәге ак ком өстенә су үләннәре утырттыгыз. Су өстендә дә яшел үсемлекләр йөзә. Менә шуларны рәсемгә төшереп алгансың, кызым, күзне иркәләрлек итеп ясап куйгансың. Аквариум —, үзе бер тормыш Өйдәге үзгә бер тормыш! Шахта да шулай, кызым: шахтада белмәгән башка кешеләр өчен, үзгә бер тормыш! Хәзерге космос шикелле. Ж,ир асты эшенең очы-кырые күренми әле
Габбани карап туймады картинаңны Мин аны палатаның ак стенасына элеп куйдым.
Кеше җаны кеше ышанмаслык газапларга да түзә икән Габбани дүрт ай буе такТа карават өстендә йөзтүбән ятты. Астында юка киез, өстен ә одеял ябам Мендәр-фәлән ярамын Бил. оча сөяге сынуның газабы шушы икән: бер кыймылдамый айлар-төннәр буе йөзтүбән яту
Хәтеремдә, без яшь чакта әти (әни кушуы буенча) чебеш әнкәсе £ буласы килгән тавыкны тотып, аякларын бергә кушып бәйли дә, шул = җептән чөйгә асып куя иде Мескен тавык, кешеләргә яхшылык теләгән * изге тавык, бер тәүлек буе шулай йөзтүбән асылып тора Бер тәүлектә t кибә, суына, гайрәте кайта иде Чәйдән төшкәч тә кая ул йомыр | калар өстенә утыру, ояның янына килми, бу елда ул турыда уйлап та * карамый, бичара. Бер тәүлектә бит бу
Габбани йөз егерме ике тәүлек йөзтүбән ятты. Биле генә булса иде * икән Аяклары сөяк ялгана башлаган урыннан шешеп чыга Бөерендә £ дә нәрсәдер бар, дип шикләнәләр .
Врачлар антка тугрылыклы халык, авыруның үзенә тормыш 5 вәгъдә итәләр. Соңгы сәгате сукканда да. кешенең үзенә үләсея әйтмиләр Г Әмма туганнарына, якыннарына дөресен әйтәләр Мин моны Габбани 2 янында үзем ятмасам ■белмәс тә идем
Тау эшләре мастеры Токмашевның әнисен больницага салдылар Кара көен ябыккан, мескенем Тәнендә тиресе дә сөяге Хәлвә түгел бал куйгач та үрелеп капмый. Көннән-көн сүнә бара Токмашев көн дә килеп йөри Әнисен өзелеп ярата Нәрсә әйтергә, ни китерергә белми' Мин Токмашевны күптән беләм Габбаннлар участогында зшлн Көн дәлек тормышта галәмәт кешелекле кеше ул. Габбани янына кергәндә дә. балалар кебек аяк очларына гына басып керә Авыруның күңеленә саксыз бәрелмәмме дигәндәй, тартынып кына сөйләшә Үзенең кызгануы- яратуы йөзенә бәреп чыга. Әз генә кысыграк күзләре гел Габбаннга карап елтырый Кара тут йөзенә куе кызыллык йөгерә Алтайлыларга гына хас гадәтенчә, хатын кызга күтәрелеп, озаклап карап тора белмн Ә әнисен бага Бер гөнаһсыз елтыр кара күзләре белән озаклап карый Ни әйтергә белмәгәч, ишек, тәрәзәләр янына килеп «Их. их'» - дип кабатлый Врач булмаганына үкенә, ахрысы Врачлыкка укырга теләгән ул Әнисе җибәрмәгән Шуңа үкенеп бер сөйләгәнен хәтерлим
Врачлар да яраталар Токмашевны Бер көнне якын иткәндәй булып кына серне чиштеләр: әниеңдә яман шеш авыруы, диделәр Ашказанында булгач, өч-дүрт айдан да озак тормас Операция ясауда мәгънә юк. вакыты узган, дип дөресен әйттеләр Моны үзенә белеп торырга, авыруга бер дә сиздермәскә куштылар
Табан аслары шешенеп чыккач кына Токмашев әнисен өенә алып китте Бер атнадан улының муеныннан кочаклап үлгәнен ишеттек мес кенкәемнең
Врачларның серне чишүләре дә. үлемне юраулары да дөрес булды Габбаниныц бөерендә нәрсәдер бар. дип шикләнүләрендә хәзер минем шигем юк. Алар миннән серне бик яшермиләр дә Мин тәмам үз кешегә әйләнеп барам. Ләкин операциягә ашыкмыйлар
Ашыгыр ара да юк. Бил. оча сөяген ялгап дүрт ай йөзтүбән яткан нан соң. уң аягына кабат операция ясап, аны герләр белән тарттырып, аякны карават башына асып куйдылар Дүртме-бншме ай шулай ятты Габбанн
Дүртме-бншме дип. белмәгән кеше кебек сөйләнәм, кызым Авыру янында, больницада ята-ята акылдан язам, ахры Әтиеңнең гер тагылган аяк авыртулары йөрәгемне кисә, үземә күчә кебек Тора-бара. чыннан да. шулай булды. Сул аягымның, рельска бәрелеп авырттырган аягымның
тез астына борчак кадәрле генә биз төртте. Үзе кызыл булып кына тора, үсми дә, бетми дә. Тишелеп эренләми дә Үзе атлаган саен авырта. Габбани янына бер керүендә хирургка әйттем моны. Хирург карады да «Иртәгә иртән кисеп ташларбыз бизеңне, операциягә әзерлән»,— диде Менә сиңа телең бик кычытса: авыртмаган башка тимер тарак! Авыртыр, сызлар иде дә бетәр иде әле, борчак кадәре нәрсәкәйне, операция дигән була докторы да.
Борчак кадәре бизне кисеп ташлагач, бер айга якын больница кара-ватында яттым үзем дә Авыртмый да үзе, йөреп китеп тә булмый. Бастың исә сызлый. Сызлавы янбашыма, билемә күчте. Гел сырхау булып яттым. Кызым, мәктәптән кайттың исә, син безнең янда булдың
— Әнием, тереләсеңме инде... Үтәме?!
— Әтиемә Лев Толстойны алып килдем...
— Әнием, тәрәзә төбендәге тамчылы гөл дә, яран да чәчәк атты... Ал, кызыл, ак чәчәкләр...
— Әнәс абый әти янына бүген килербез, диде...
Синең, кызым, безнең янда булуың, күңелне бер башка үстереп җибәрә. Тик сиңа, япь-яшь көеңә, бу кадәре тормыш йөге кагылуы гына күңелне рәнҗетә Ә син, кызым, яшьлек белән үзең белмисең генә...
Син кайтырга җыенганда палатага Әнәс, Флера, Мишка, Наилә килеп керделәр. Дүртесе дә ап-ак халаттан. Зәңгәр күктән җиргә иңгән ак кошлармыни?!
Хәзер палатага элеккечә, телсез шаһитлар шикелле коелып килеп кермиләр Сөйләшә-сөйләшә, елмая-елмая керәләр Мишка палатаны шәрран яра. теле ни сөйләгәнне колаклары ишетми.
Озак сөйләшеп утырдык. Сүз ара сүз чыга. Палатадан шахтага күчә. «Алдан»га килеп терәлә. .
— Забойны шартлатканда мич өстен ачасыздыр бит?— диде Габ- бани.
Шартлатканда гына...— диде Әнәс.
- Дудкаларны да ешайттыгызмы?
Өч метр саен диярлек...
— Молодец, Владимир Александрович!— диде Габбани, баш инженер Боголюбовны мактап.— Шул арада докторлык диссертациясе язарлык эшләр башкарган .
- Докторлык дигәннән . Мине дә Казанга, институтка чакырып хат җибәргәннәр бит әле.— Әнәс бармак очлары белән чәчен төзәткәләп, Габбанига таба иелә төште.— Аспирантура бетергәндә язган эшемне тулыландырырга кушалар.
— Синең нәрсә иде әле анда?
— Трактор, автомобиль һәм авыл хуҗалыгы машиналарының гидросистемалары...
— Кызыклы тема...
Габбани янә елмаеп куйды Сизеп торам, билеме, аягымы әрни, куллары белән эченә еш-еш басып ала, үзе берни белдермәскә тырыша
— Кызыклы дип. Габбани. кызык кына да түгел инде ул Авыл хуҗалыгының үз проблемалары туа тора Шахта шикелле үк мәңге үсештәге проблемалар Аны бер, ике, ун кеше генә чишеп бетерә алмый.
— Эшләп калырга, Әнәс дус, мәңге үкенмәслек итеп эшләргә.
Габбаниның хәле авырайды Моны иптәшләре дә сизенделәр. «Озаграк утырдык, ахры»,— дип кайтырга җыендылар
Ике аягына, биленә кат-кат операцияләр ясап, аптырап беткәннән соң, Габбаниның оча сөяге өстеннән ярып, эчен ачтылар. Мин, ни эшлиләр тагын дисәм, оча сөяге ялганышларын, бөерләрен караулары булган икән Аякка йөреп китә алмавына аптырыйлар иде врачлар Кан басымы гел югары тора Дару эчкәч, уколдан соң вакытлыча гына төшә. Аннары тагын кинәт күтәрелә Габбаниның күзләре томалана башлый,
йөрәге еш-еш тибә. Шунда да сер бирии үзе янадаи туу шоиа гына бармас бит, ди.
— Терелеп чыккач, ике аягыңның берсен шахтага бастырсам — дип әллә йөзенче тапкыр кабатлавым инде, бу юлы да көлде генә
Авырган бере кача башласа, шахтада кем эшләр?
— Авырмаганнары эшләр... ♦
— Лев Толстой алай димәгән шул. Мә әле. укы әле!— дип кулыма ? кызым Гөләрия алып килгән китапны сузды Кызыл карандаш белән = сызып куйган урынын укырга куша Анда болай язылган иде
«Гомер буе өзлексез борчылу, авыр хезмәт, көрәш, югалтулар — « болар бер генә секундка да ал ардан читкә тайпылу мөмкинлеген уйламаска = тиеш булган зарури шартлар Намуслы яшәр өчен ашкынырга, бута- 2 лырга. азапланырга, ялгышырга, башларга һәм ташларга, яңадан баш- 5 ларга, яңадан ташларга, өзлексез көрәшергә һәм мәхрүмлекләр киче- рергә кирәк. Ә күңел тынычлыгы — рухи намуссызлык ул» *
Укып чыктым Габбанига карап шаккатып калдым Минем бу даһи х язучының бөтен китапларын да укып чыкканым бар. ләкин мондый = урыны никтер хәтеремдә калмаган. Кеше хәлен кеше белми, үз башына < төшмәсә дип. тикмәгә җырламыйлар, күрәсең Мин Толстойны башта ; кызык өчен, гыйбрәт өчен, тормыш өчен, культурам үссен өчен генә укы- ‘ ганмын икән! Габбани белән бу хәл булгач, инде аның шахтага эшкә кайту-кайтмау мәсьәләсен алга куйгач. Толстой, әниләр ышана торган пәйгамбәрләрнең бөтенесеннән дә өстен булып, зур бер алтын һәйкәл булып күз алдыма килеп басты. Бер абзацта — тулы бер китап. Габбани. әллә кызым Гөләрия кызыл белән сызып куйган бу урынны укыдым да шаккаттым.
...Ике елдан соң үз аягында йөреп өйгә кайттык
.. Кайту шатлыгы айлар узган саен сары сагышларга күмелә барды Габбани кырау суккан роза гөле кебек күзгә күренеп шиңде, сулды Та магына ашамас булды. Беркем белән сөйләшми башлады Якты дөньяга аяк атлап чыкмады
— Габбани!— димен икәү ялгыз гына калган чакларыбызда. Аны беркем белмәс, уйлама, боекма.
Болай булганчы, үләсе калган..
Әйе. үз күз алдымда Габбани шулай диде Тетрәнеп куйдым һәр се Кунд, һәр минут, һәр сәгать, һәркнн саен үлем белән көрәшеп ятканда да мондый сүзне кабатламаган Габбани шулай диде бүген Ир-ат өчен ирлеген югалтудан да зур кайгы юк. күрәмсең. Врачларның «бөере, бөере» дип шикләнүләре дә шул булган икән Тик турысын ярып үзенә дә. миңа да әйтмәделәр генә Авырту, сызланулары белән Габбани аны үзе дә сизмәде
...Бер елдан соң коры тәнендә җаны гына калган Габбани Мәскәүгә китеп барды Медицина фәнни-тикшеренү институты каршындагы клннн када сигез ай буе дәваланды Баруга операция ясадылар үзенә. Каршы алырга Мәскәүгә үзем бардым Күрешкәч тә үз күзләремә үзем ышан мый тордым Яшь тай кебек биеп кенә йөри Габбаннсм Бит алмалары кызарып тулышкан Муеннары түм-түгәрәк булып, тиресе тартылып тора Чиертсәң кан чыгар, валлаһи! Каен дегетедәй соргылт карасу күзләре егет чагындагы кебек өздереп, матур итеп карый Вәт. димен. яшьлегемә кире кайтыр идем, кире кайта торган юл булса, дип белеп җырламыйлар икән, димен. Яшьлегеңә кире кайткансың ич, Габбани. димен
Көлә генә Габбани
Үземне сабый баланы кочкан шикелле итеп күкрәгенә күтәрде дә. 'ырылдатып әйләндерде
— Берәр җирең авыртыр, нишләвең бу. Габбани. чү. җүләрем' Берәр җирем, авыртыр диде дә бу. карават астыннан ике потлы гер сөйрәп чыгарды Менә санал бар! Профессорга да әйттем Гөлфәния килгәч, нц башта йөз илле мәртәбә гер күтәреп күрсәтәм. дидем
— Бер... ун... егерме...
Мин саныйм, ул .күтәрә.
— Утыз... илле... алтмыш...
Туктарга исәбе дә юк.
— Хитмеш... туксан... йөз...
— Кыланма шулкадәр, Габбани, ташла!—димен.
Үзе гер күтәрә, үзе герен һавага чөйгән арада минем белән сөйлә- шеп-сөйләшеп ала:
— Кызым сагынып беттеме?...
— Бүген үк кайтыгыз, дип калдымы?..
— Бөтенесен сөйлим, гереңне куй, зинһар,— дим.
— Йөз кырык... йөз илле...
Саный-саный телем арыды, валлаһи. Уенда да юк. һаман күтәрә... Беләк мускуллары Биктимердә баз казыган чактагы кебек бүртелеп- бүртелеп чыга.
— Йөз алтмыш... йөз җитмеш... Ташла, Габбани, җитәр!
Герен куйды бу.
— Синең хакка гына куйдым,— ди, үзе сөлге белән тирен сөртә, үзе сөйләнә.— Көн саен ике йөз мәртәбә күтәрәм. Ун километр чабам Биш-алты тапкыр су керәм...
— Йөгер дә, чап та, гереңне генә бу кадәр дуамал күтәрмә, Габбани...
— һе, әллә шахтада җиңел булыр дисеңме...
Без озаклап сөйләштек, алып кайтасы әйберләрне чемоданга тутыр-дык. Габбани язуларын алырга китте. Шул чакта мин, рәхмәт әйтеп чыгыйм дип, профессор кабинетына кердем. Мин Менделеевныкы хәтле сакаллы, олы яшьтәге бер профессор янына керәм дип барсам, безнең почмак өстәледәй кечкенә генә өстәл артында Габбани яшендәге бер ир утыра.
— Ә-ә, Габбани хатыны сез алайса...— дип, каршыма ук килде бу — Саубуллашканда менә нәрсә әйтәсем килә, Гөлфәния. Исемегез шулай бит, ул көн саен сөйли иде. Хәтеремдә саклана...— Искиткеч ачык кеше булып чыкты бу яшь профессор. Үзе җиңелчә генә елмая, үзе сөйли,— Габбани бик таза шахтер. Күпне күргән, күпне татыган. Ул хәзер таза, сәламәт. Үзендәге һәр әгъзасы ракета двигателе кебек карусыз эшләр Гомере буе эшләр... ну, бусын үзеңә генә әйтәм, балага узмассың!...
Мин бу мөлаем профессорга рәхмәтләр әйтеп чыкканда кулына чемоданын тотып Габбани көтеп тора иде.
17
Без кайтып төшкән көн синең туган көнең кебек булды, кызым! Дөнья кояш нурларында коена иде. Күк зәп-зәңгәр иде. Безелдәп умарта кортлары оча. Алма бакчасында җылы, тәмле ис бөркелә. Бакчабыз тулы чәчәкләр. Алар арасында бердәнбер ымсындырып торган алсу чәчәк — ул син, Гөләрия кызым! Минем өчен генә түгел, әтиең өчен дә. . Шул чәчәкне сагынып кайттык без. Әтиең бөдрә чәчләреңнән, алсу яңакларыңнан сыйпап, сөеп туя алмый. Син әтиеңә җыелган рәсемнәреңне күрсәтәсең.
— Охшаткан бит. ә?— Габбани рәсемне миңа сузды.— Әнкәй белән әткәйне ясап куйган...
— Әти! Мин анда әни белән сине ясарга теләгән идем дә. бу җәйдә бер дә өйдә утырмадыгыз шул...
— Инде бакчада өчәүләп утырырбыз, кызым!
Габбаниның шул сүзне әйтеп бетерүе булды, ишектән әтиләр. Шахта бабайлар килеп керде. Ул китте күрешү, кочышу! Әнәс. Мишка, Флера. Наилә кереп җитте. Ул да түгел. Мишка дуслардан сөенче алырга чыгып ф йөгерде Аңа ияреп Боголюбов, Габбас. Николай. Геннадий кайттылар Сүз иярә сүз чыгып. Боголюбов, үзе дә сизмәстән. Габбанины эшкә кыс- 5 тый башлады. |
— Әнәс китә, Габбани! Давай, бригаданы алып кал!—диде
— Габбани, сине көттек, бригаданы ал!— диде Тараканов та.
— Син кайтмыйча Әнәсне җибәрми тордык. Габбани. коллективны = кулыңа ал!—диде Зиновьев
Габбани ни әйтергә белми утыра Әнәс институтка китә икән. Ка- з занга күченә икән дигән имеш-мимешләр ишеткәләгән идем, тәгаен бел- < мәгәч, ул турыда Габбанига сөйләмәдем Үзем дә ышанып бетмәдем * Флера әйтер иде. югыйсә
Мин бит. егетләр,—ди Габбани әле һаман көтелмәгән яңалык- $ тан зиһенен җыя алмыйча,— дүрт елдан бңрле шахтаны онытып бетер- “ гәнмен.
Онытмыйсың...- диделәр барысы да берьюлы — Шахта оны- о тылмый ул...
— Әйе!— диде Шахта бабай.— Ятсаң да. торсаң да шахта гел истә...
- Иртән дә, кич тә...— диде әти.
— Гел истә...— диде Габбани. Табындагыларның күзе аңа текәл де - Туган җир кебек, гел үзенә тарта!
Башкалар таралышкач та Әнәс китәргә ашыкмады. Габбани янын да калды Икәүдән-нкәү сөйләшеп утырдылар
— Әнәс китә икән шул,—диде Габбани. өйгә кергәч Бүген кон тейнер за/азать итәргә барган Эш биргәннәр үзенә, институттан
- Флера нишләп әйтмәде микән?
— Шул көндә генә телеграмма алганнар Әнәс үзе дә белмәгән
- Сөенәме Әнәс!
Юк! Китәсе килми, ди
— Шулай шул инде, дидем мин дә. бер ияләшкән җирдән Балалары монда туды, монда үсте дигәндәй
Кызым, син шым гына безне тыңлап тордың да өйдән чыгып чаптың
Габбани, озын отпускадан соң эшкә җыенгандай, шахта киемнәрен кичтән үк әзерләп куйды. Ә иртән — Әнәс. Габбани, Мншка өчәү бергә эшкә киттеләр Мин маркшейдерлар кабинетында аз-маз эшләр караштыргач кына участокка бардым Забой шартлатылган. мич күмер белән тулы иде.
Мин «Алдан»ны карадым да. мич тишеп үтүче проходчнклар янына киттем Проходчнклар шул ук участокта, «Алдан» забое өчен мич үтәләр иде Әллә авышлык градусын билгеләмәгәннәр, әллә бурмашинист скважинаны бораулый башлаганда игътибарсызлык күрсәткән, әллә бу урында ташкүмер катламы үзе юнәлешен үзгәрткәнме - проходчнклар породага килеп төртелгәннәр Минем шуны карыйсым бар иде Карап киңәшләшкәч, рәхәтләнеп эшләрләр бездән күрсәтмә алгач, эш барып чыкмаса да. аларга уртача хезмәт хакы түләнә
Мич авызына килсәм, чупырдап су агып ята Кап кара су. Штрек ка күмер апарасы ага.
Саграк кайнашыгыз, менәм!— дип кисәттем проходчнкларны
— Ә, Гөлфәния, мен мен. курыкма! - дип. ишеткәнлекләрен бел герттеләр проходчнклар
129
Трап куеп тормаганнар, бурага тотына-баса забойга күтәреләм. Аяклар тая. кул шуа. Бөтендөнья пычрак, юеш. Су таммаган, су,акмаган урын юк. Бөтен җирем лычма су булды. Үзем менәм, үзем тиргим проходчикларны.
— Сезне соң гел мастер өйрәтеп торсынмыни? Трап куярга кирәк икәнен белмисезмени? Моннан бит теләсә кемнең таеп китеп, төп штрекка кадәр очуы мөмкин! Хәерсезләр. Кеше турында да уйламыйсыз, үзегезне дә онытасыз...
— Нәрсә бар, Гөлфәния, болай түгел идең бит, әллә Габбани кайткач ачуланыштыгызмы?—'диләр, юри минем сөйләгәнне ишетмәмешкә салынып.
— Нәрсә бар дип, бер дә авыз ерып торасы юк! Сезнең өстегездә резина кожаннар, су үтми. Ә минеке чүпрәк куртка! Манма су булдым Траплар да тезмәгәнсез... Йөрешле түгел бит.
— Куябыз, Гөлфәния, бүген тезәбез... әле унбиш метр гына үттек бит...
Ул арада яныбызга участок начальнигы урынбасары Габбас менеп җитге.
— Трап сузарга дип нарядта әйтелдеме сезгә?! Әллә менә хәзер Гөлфәния белән икәү тезә башлыйкмы, сез карап торыгыз...
Проходчиклар ләм-мим дәшми, икесе дә балталарын тотып түбән төшеп киттеләр. Өч-дүрт минуттан аларның шак-шок кадак какканы ишетелде...
Габбасның да бөтен җиреннән салкын су ага. Ул миңа карый, мин аңа. Икебез дә сер бирмибез. Болай озак тору мөмкин түгел иде
Габбас күмер төяүчеләр хәлен белеште дә, телефон трубкасын алып, участокка наряд тапшыра башлады:
— «Алдан»ны шартлатырга. . Аммонит?.. Ун килограмм алсын... Мичне куарга Су, су!.. Тизрәк!.. Норманы?.. Маркшейдер белән карадык... Үзгәртербез...
Минем тешләр тешкә бәрелә. Шул килеш шурфка менмичә, Габбасның наряд тапшырганын көтеп торам бит. Инде борылып китәм дисәм, Габбас җиңемнән тартты:
— Китмә, Гөлфәния! Бергә...
Ул диспетчерга шалтыратып «пассажир вагоны» сорады.
— Әйдә атлый торабыз, электровоз каршы очрар,— диде.
— Китсәнә, Габбас, шул юеш кием белән җилгә каршымы?!
— Хәзер электровоз килә дим бит, шалтыраттым ич...
Күп тә үтмәде, электровозның сары утлары җемелдәп куйды.
Комбинатка кайтып, кайнар суда юынып чыккач кына эчкә җылы керде.
Әтиең белән забойда атна-ун көн эшләп йөргәннән соң Әнәс абыең- нарны Казанга озаттык, кызым! Әйберләрен контейнерга төяп алдан җибәргәннәр иде. яннарында вак-төяк төенчекләр, чемоданнары гына.
Әнәсне озатырга бер без белгән дуслары гына түгел, бөтен шахта җыелды. Барак яны сабантуе кебек гөжләп тора. Халык автобусны сырып алган, һәркемнен кулы тәрәзәгә сузыла, һәр сузылган кулда чәчәк бәйләме. Әнәс хушлаша алган кадәресе белән хушлашып, диңгезче тельняшкасының чабуларын рәтләп, автобуска килеп кергәч кенә шофер моторны кабызды.
Әнәс автобус тәрәзәсеннән башын тыгып, барак янында җыелып калган халык күмелгәнче кулъяулыгын болгап барды. Борылышта урынына утыргач кына күзләрен сөртеп алды.
Бу кыш, бу җәй безнең тормышта эзсез узды дип булмый, кызым' Дөрес, көндәлек ыгы-зыгы белән сиздерми генә узды ул. Мин шул эшемдә — һаман маркшейдер булып йөрим Әтиеңне. Николай белән Габбас димли торгач, тау эшләре мастеры итеп күчерделәр Забойдан күчәргә үзе теләмәде. Бригадасы да зур Бөтен бер участок забойчылары Күмере «Алдан» ысулы белән алына торган катламда лава, щитовой, комбинированный алымнар кулланып эшләү проектын әзерләп, шахта начальна гы Семен Прокопьевичка кергәч, әйткән Габбанига
— Эшләп күрсәт. Габбани! Бөтен бер сменаны үз жаваплылыгыңа аласың да эшлисең. Участок начальнигы моңа риза, шулай бит. иптәш Тараканов! Баш инженер Боголюбов баш өсте днп тора, шулай бит. Владимир Александрович!
- Шулай...
- Риза...— дип тегеләре баш какканнар
- Эш нәрсәдә терәлеп калды. Габбани!—ди шахта начальнигы - Бригадаңны иң булдыклы егеткә тапшыр да сменаны кабул ит Бергә- бергә эшләрбез
Әнәс абыең китеп, бер ел үткәч. Габбани забойчылар бригадасын Борис Шестопаловка тапшырды Борис - япь-яшь егет килеш брнга дада эшләде. Штангист егет иде. Куллары корыч Спорт мастеры Укы тучы кыз Валяга өйләнгәч, аңа Әнәсләр квартирасын бирделәр Быел жәй генә нәни кызлары туды. Мишка белән Борис бер сменага йөриләр Хәзер Габбани сменасында
Әтиең алардан канәгать. «Щитовой забойда менә дигән егетләр!» ди Кышын әтиеңнең кандидат стажы тулды Коммунистлар партия сенә алдылар үзен .
Бу жәйдә син, сигезенче классны тәмамлап, художество-педагогия училищесына укырга кердең Конкурс зур булды Анысын үзең беләсең, кызым! Минем сүзем ул хакта түгел, конкурстан сине йолып алган рә семдә.
...Шул бүлмәнең олы тәрәзәсе буенда киң. озын бер өстәл Өстәл нең тәрәзә ягындагы почмагында яран гөле кызыл чәчәк ата Өстәл артындагы урындыкта буй-буй сызыклы матрослар тельняшкасы кигән берәү утыра Маңгай чәче коелган. Түбәсенә кадәр тап-такыр Калын иреннәре кысыла төшкән Уйга чумган, күрәсең Чиста ител кырылган яңакларына, бит алмаларына алсулык иңгән Коңгырт күзләре эзләнү чән. Терсәгенә кадәр сызганган кулларына логарифмик линейка тоткан Нәрсәдер исәпли Өстәл кадәрле ялтыравыклы кәгазьгә ниндидер кат лаулы сызым сызылган Аска «Яшь галим» днп язып куйгансың, кызым!
Әнәс абыең бит бу! диде әтиең рәсемне күреп
Әнәсен Әнәс тә. бөдрә чәче кая5
Әни! Чәч коела ул. я агара, дидең син. кызым Әле генә бөдрә ул. Картайгач менә шулай калачак Нигә. Әнәс абыйга батмыймы чәчсез .
Болан бик килешле дә. кызым. Әнәс абыең үзе күргәч, чәчсез калдырган димәсме?!
- Әти, бу портрет бит Өстенә карап язмаган, әз генә фантазия куштым инде. Миңа менә шулай кебек тоела ул
Мин, кызым, сиңа Мәскәү профессоры турында сөйлим әле Әтиең яшендә. Чәче дә коелмаган, күзлеге дә юк. үзе япь яшь Чәчен ясасаң ни була иде соң?
Ул. әни, фотокопия була Андый әйбер конкурска бармый
Сүэ бу якка авышкач, мин бәхәсләшмәдем Шахта сызымы булса, албәттә. мин тиз генә бирешмәс идем Ун төрле вариантын сызып күрсәтер идем
«Яшь галим»нең фоторепродукциясе, шәһәр газетасында басылып чыкты. Астына: «Гөләрия Яруллина эше» дип язылган иде.
Шул рәсем сине училищега алып керде.
Габбани көлә. Безнең «Яшь галим» кайларда йөри икән, ди. ‘
Япь-яшь егет килеш Таһир Зимагулов та шахта җирен сагына. Аның көн аралаш хаты килә. Хатларын синең исемгә адреслый, кызым. Син безгә кирәк сүзләрне генә әйтәсең, укырга бирмисең Бүген телеграммасы килде «Гөләрия! Уңышларыңа сөенәм Таһир» дип, дүрт кенә сүз язган. Училищега керүең белән котлаган! Кичәге хатында, Казан авиация институты студентларының төзелеш отрядында Урта Азиягә эшкә китәм, дип язган Таһир күз алдында кеше булып бара Инде менә институтның беренче курсын бетерергә өлгергән.
Габбани сменасы «Красный Углекоп» шахтасының игътибар үзәгендә. Әле кайчан гына сменага өч йөз тонна күмер бирсәләр, забойчыларны музыка уйнап каршылыйлар иде. Хәзер жнде йөз, сигез йөз тонна күмер төйиләр. Участокка комбинированный ысулны үзләштерү ныгый бара «Алдан», щит, лавалар эшли. Забойчылар бермә-бер артты һәр забойның үз эш нормасы. Норма тигез каралгач, теләсә кем, теләсә кайсы забойдагы забойщик белән ярыша ала. Урын процент чыгарып билгеләнә. Артык «кызып» китмәсеннәр өчен забойчыларга күз-колак булу да кирәк. Монда ветераннар ярдәмгә килде Габдрахман абзыйны да забойда очраттым мин бүген. Лавада борт, клетка, сәндерәләрне тикшереп йөри. Бер дә ашыкмый.
— Тарт, забойга хәтле, яхшылап тарт сәндерәңне!— ди бер забойчыга— Үзең егылмаска әйбәт булыр Мин дә: очып китсәм, кайда эләгеп калырмын икән, дип куркып йөрмәм
Мин көлеп куйдым Лампочка утын күкрәге буйлап югарыга юнәлтте дә бу:
— Кайсысы пырхылдый анда, төш әле монда, төш! Әллә цирк күр-сәтәләрме...
- Габдрахман абзый, мин бу, Гөлфәния!—дидем, ничек тә Шахта бабайның рчуын чыгармаска тырышып.
— Син булсаң да төш!..
— Хәзер төшәм...
Менә мин аның янында: көлү түгел, суларга да кыймый торам Сөм- сере коелган бабайның. Забойда эленке-салынкы эшне яратмый ул, белеп торам. Миңа сөйләгән булып, забойчыны битәрли, мине дә чеметеп-че- метеп ала.
__ — Син— маркшейдер, мин — пенсиядәге карт, әйдә, икәү тартып куйыйк инде бу сәндерәләрне, ә?— ди Шахта бабай, забойчыга яны белән басып.— Ул күмер бирсен. Без аның эшен эшлик. Икенче юлы, син дә, Гөлфәния кызым, забойдан шыелдап кына шуып узып кит! Берни күрмә Үзләре эшләрләр әле. Николай да шулай узсын, Габбас та, Габбани да Әтиең белән мин килеп эшләрбез әле. Син күрмә Ул күреп тә эшләмәсен... Шулай куйыйк мәсьәләне...
— Юк, Габдрахман абзый, мин күрсәм кисәтмичә узмыйм...
— Габдрахман абзый, эшлим мин аны, өлгертә генә алмадым..
Без икебез дә акланырга тырыштык.
Шахта бабай забойны, завал ягын карый-карый, әкрен генә аска шуышты. Шунда бер тын алып:
— «Алдан»да булдыңмы, Гөлфәния кызым, Габбани нәрсә эшләтә анда?— диде.
— Шпурлар бораулыйлар иде, корганнардыр инде, Габдрахман абзый.
— Әтиең андамы? Шунда киләм дигән иде.
— Әти?! Юк! Күрмәдем. Габдрахман абзый...
— Килеп җитмәгәндер алайса. Мин шунда киттем Очрашырга сүләшкән иек...
Шахта бабай сөйләнә-сөйләнә штрекка кереп югалды
Ветераннар сүзе тау-техника инспекторы сүзеннән дә болайрак. Асфальт юлда шоферлар өчен ГАИ сержантлары сыман . Тау эшләре инспекторы кайчан атнага, кайчан айга бер забойга килә, ә пенсионерлар көн саен Саклык чарасы күрмичә забойга тотынасы булма! Аларнын сүзе шул Забойда травма алулар да бишләтә кимеде Үзем дә бер аягымны атлаганчы тирә-юньгә биш карыйм
Быелның көзе дә башка еллардан үзгә килә, кызым Ж.әй кебек җып-жылы. Сентябрь үтте. Агачлар яфрак коймаган әле Бер дә Себер димәссең Әни әйтмешли. Ташкент күчеп киләме әллә? Көз ашыктырма гач. бакчадагы эшләребез дә шул көе Көньякка күченеп китүче очар кошлар да ашыкмыйлар Сыерчыкларны көтүләре белән үзем күрдем Тәрәзә каршындагы тополь кәүсәсенә бәйләп куйган сыерчык оябызга алты-жиде сыерчык килеп кунды Үзебезнекеләр. жан кисәкләрем Саубуллашырга килгәннәр Китүләредер инде.
Уналтынчы октябрьдә Габбанига кырык яшь тулды Көн кояшлы булды Болыт әсәре кереп кояшны капламады. Яныбызда шул кояш нурына коенучы алсу чәчкә булып, кызым, син утырдың Тьфү-тьфү. күз генә тимәсен. Йөзеңдә матурлыкның, яшьлек нурының арта барган чагы
Кызым. Гөләрия. кәгазь барысын да күтәрә, диләр. Шулай да бу язмаларны мин туктатырга булдым Мин аларны әтиең авырып яткан авыр һәм хәвефле вакытта алып бардым, үзем нчен яздым Ә сиңа мөрәҗәгать итеп язуым эшне җиңеләйтү өчен иде Чөнки язган да күз алдымда гел син дә әтиең басып торды Ак кәгазьгә мнн күңелем не бушаттым, кешегә сөйли алмаганны сөйләдем, элегрәк булган хәл ләрне, матур тормышыбызны искә төшереп юандым Шушы шөгыль авыр чакта миңа ныклык һәм түземлек бирде
Этмен савыгып, безнең арага кайткач, күнегелгән гадәт буенча има ларны дәвам иттем Аның кызык ягы да бар икән үз тормышыңны кәгазь гә төшерә башлагач, аны икенче күз белән күрәсең, кайбер нәрсәләрне анлыйрак төшәсең. Шулай да бу эш вакыт сорый, сиңа, әтнеңә. гаилә безгә багышланырга тиешле вакытымны ала иде Шуңа күрә туктатырга булдым Хәер, аның хәзер кирәге дә калмады шикелле, инде әтиең сау-сәламәт, җимертеп эшләп йөри, күгебез якты
Шушы арада үзем генә өйдә калган чакта тагын әлеге ятмаларны актарып утырдым Башта яндырырга да уйлаган идем, аннан сон аңладым мин. үзем дә сизмәстән, анда бик күп күңел җылысы түккәнмен икән Ул җылының сиңа да барып ирешүен телим Сиңа, рәссам буласы кешегә, кы зым. кеше күңелен аңлап яшәү кирәк Укыганда бәлки үзең өчен кайбер гыйбрәтле нәрсәләр дә табарсың.