Логотип Казан Утлары
Поэма

АНТ СУЫ


Болгар һәм Русь килешүенең 1000 еллыгына багышлана
985. И заключил Владимир мир С болгарами, и клятву дали другу, и сказали болгары: не будет между ками мира, камень станет плавать, а тонуть.
«Повесть времеииы:
Таш ташладым мин Иделгә... һем, табигый, таш батты — һәм тоташты Идел осте тебе белән... һәм ялганды бүгенге көн үткән белән...
Китте дулкын алка-алка агымга түбән — ярышып вакыт агышы белән.
Китте дулкын агымга каршы — карышып вакыт агышына...
Мин дулкыннар ирегендә.
Чумам, тарих аккан улактан — Идел-болактан — этәрелеп калкам, матур бүгенгемнән хәл алам да, алка дулкыннарга ябышып, тагын карышам вакыт агышына...
Мин кайнар уйларымда эрим — мин суга кушылып дулкын булам, җилгә кушылып — сүзле өн, җиргә кушылып — хәтерле туфрак... Археологлар! Күңелем катламнарын күтәрегез — мең еллык эзләр табарсыз...
Сыйпап узды алка дулкын
Казанга кунаклар төяп килүче «Ленин» теплоходын;
уздык Свияжск күперен, Чабаксар ГЭСы шлюзларын шаулап калды Мәкәрҗә ярминкәсе;
менә Нижний — «сосед Москве ближний», менә инде Ока суы уйларымнан дулкынлана;
Илья Муромецны әкиятләргә керткән кала артта калды, артта калды Рязань, Кашира, Серпухов белән Калуга, алда мәшһүр Угра суының тарих шикелле бормалары.
Борынгы уклар эзеннән очып үтә ярдан ярга бәхет кошы сандугачлар. Уграның да чишмәсенә җиттек — дулкынга юл бетте.
Кая барырга дулкынга?
Аңа туктарга ярамый — туктадымы — дулкын үлә, хәтер өзелгәч, кеше үлгән кебек, хәрәкәт беткәч, тормыш үлгән кебек.
һәм мин
кайнар уйдан тирләп, дәрья булган маңгай сырларымны Угра-Десна арасына сузып салдым — чапсын дулкын, алып барсын мине агымга түбән, вакыт агышына каршы. Мин яңадан дулкын эчендә...
Чумам... Тарих аккан улактан этәреләм дә янә калкам...
Матур бугенгемнән хәл алам да тагын чумам вакыт-болакка.
Узылды Ельня... Калды Брянск каек кебек җай чайкалып;
князь Игорьне тәхеткә күтәргән шәһәр калды җемелдәп;
менә Чернигов — Днепрның талгын сулары уйларымнан дулкынлана...
һәм мәһабәт бөек Киев — рус шәһәрләре анасы!
Дулкын кая килеп җиткән!
Карасам —
тарих мең елга артка чиккән...
2
Яр башында имән Перун, ботак-кулында яшен ташы. Владимир князь изге учакка ташлады имән түмәре — чәчрәп очтылар очкыннар, Перунның көмеш битендә дәһшәт шәүләсе уйнады, алтын мыеклары очы ялкын капкан төсле булды.
Каһарман ир Владимир сүз башлады:
— Бөек Перун! Сиңа рәхмәт! Мин биргән имән түмәрен ялкының дәррәү ялмады. Фатихаң дип кабул итәм — яу чыгам Бөек Болгарга. Фатиха бир Добрыняга — дружинамның башлыгына, фатиха бир дружинама — ниятемне үтәүчегә,
фатиха бир ниятемә — ниятем Киев бәхете!
Боҗра-боҗра баскан ирләр селектеләр сөңгеләрен:
— Киев бәхете — Русь бәхете! Атка атланган угызлар, тетрәтеп Киев каласын, кычкырдылар:
— Кузгалабыз! Кузгалабыз!
Йөзен борды Владимир Стрибог дигән аллага:
— Син дә ярдәмеңнән какма, давыл тынлы Стрибог! Җилкәннәремә җил тутыр,
су агымыннан көчлерәкне — агымга каршы йөзәсе бар көймәләргә дружина төяп. Торк җайдакларының да аркаларыннан этеп бар, атлары артык талмасын — аласы бар Болгар каласын. Болгар патшасы Мөхәммәт, безнең купецларны хурлап, барлык байлыкларын талап, бистәләрен туздырган ди, ә үзләрен кол иткән.
Суварның тәхетсез калган бәге шундый хәбәр салды. Русның пычратылган данын кан белән юарга тиеш... Гөрләшеп алды угызлар:
— Хәбәр хактыр — Сувар бәгенең җәмәгате угыз кызы,
ул да безгә ирештерде...
— Туганнардан тапны юарга, арттырырга князь данын, байлыгы санын!
Стрибог изге учакның ялкынына дәрт өстәде. Дружинага борылды князь:
— Күрәсезме, Стрибог та ниятләрне безнең хуплый. Әйдә, Добрыня-воевода,
боерык бир көймәләргә — җилкәннәрен киерсеннәр, боерык бир җайдакларга — атларының сыртларына кайнар камчы тидерсеннәр, йөгерсеннәр яр буйлата көймәләр кәрванын саклап...
Днепрга төште князь. Калканнар белән тышланган ак чатырлы кызыл көймәгә керде зур чуерташ тотып. Бөтен Киев озата төште князьне ерак походка, аларга уңыш теләде, ә Руська — байлык белән дан.
Көймәнең борнына басып, имән атына тотынып, ярга борылып кычкырды князь.
— Кулымдагы чуерташны күрәсезме, туганнарым? Ниятем шушы таштай нык, вәгъдәм шушы таштай авыр. Аны Днепрга салам:
әйткән сүз — суга баткан таш, я әйткән сүзне үтәргә, я ташны эзләп табарга... һәм Владимир селтәнеп тондырды ташны дулкынга — аһ итте ярдагы халык...
Кәрван кузгалыйм дигәндә яр башында калкып чыкты бөек князьнең анасы — Малуша Любечанка үзе. Сүзе карлыккан акчарлак тавышыдай яңгырады:
— Барма, князь, син Болгарга, чыкма, улым, син походка — рус хатыннары куллары сезнең канлы киемнәрне юа-юа чи ит булды, аларның күз төпләрендә улларының, ирләренең вакытсыз каберләре карасы. Йөрәгемдә ничә еллар
атаң Святослав ярасы — син аның хәтәр эзендә...
Нәкъ шул чакта Стрибог алла, киндер җилкәннәрне киереп, бар булган көчңнә өрде һәм йөзеп китте көймәләр дулкыннарда атына-атына.
Мин ул чакта яу тавышыннан күтәрелгән бер шау идем — яңгырап киттем Болгар ягына, ишетмәдем беек князьнең анасына кайтарган сүзен...
3
Килә торсын Владимир, елгадан елгага керә торсым...
Мин җитимме тизрәк Болгарга, иңимче олы хәбәр булып, юл ябыйммы бәрелешкә һәм суешка — кан коешка... Бәрелдем Болгар капкасына — сакчылары сискәнделәр, тик берни дә күрмәделәр. Очып чыктым биек, калын диварлар аша калага, җилеп үттем халык тулы урамнарны, мәйданнарны, агач ейләргә, таш мәчетләргә, биек манараларга бәрелә-сугыла...
Шәрыкның ефәк, көмешен, төньякның кец» тиреләрен, Баһтыйк буе гәрәбәләрен һәм мең терле башка товар җыйган шушы Ага-Базармы, мең юлны төенләп тоткан, кешеләрне, халыкларны кул кысыштырган Ага-Базармы тапталуга дучар булачак?! Чуен кою мичләреме, фонтанлы шушы мунчалармы, рус, әрмән бистәләреме һәлакәткә дучар булачак?!
Әллә шулай кеше һәрчак кемдер корган гүзәллекне таптый-таптый ләззәт тапкан?!
Корбанга дип тереклеккә, каршысындагыга дип киләчәккә таш аткан... ук аткан... грек уты... дары... бомба... напалм... атом... Тукта, уем, артык алга чаптың...
Мөхәммәт патша сараена барып кердем һәм кычкырдым: — Мөхәммәт патша! Болгар-йортның һәм үзеңнең хәлләр хәтәр: Киевтән сиңа яу калыкты.
Бу — куркынычның кечесе,
чөнки синең яуга каршы яу әзерләр вакытың бар, яу чыкмасаң, Владимирга затлы бүләкләр төягән кәрван юллар вакытың бар. Ә куркыныч куен астында: Сувар-йортның яңа бәге, башыңны тәнеңнән аерып, тәхетеңә менмәк тели. Башың биек! Кулы кыска. Сузылып җитмәсен белгәч, Русьны өстергән Болгарга. Бәланең дә иң зурысы — Идел суына аДәм каны: руслар каны, болгар каны, угыз каны, кыпчак каны кушылыр, ярларга сеңәр, Идел ярага әйләнер. Бик күп гасырлар узгач та халыкларның язмышына саркып-саркып чыгар каны...
Тик бу нәрсә?! Тик бу нәрсә?! — Мөхәммәт ибне Хәйдәр сүзләремне ишетмәде — болгари сафьян тәхзттә кыңгыр ятып, мәрткә китеп, бер шагыйрьнең көйләп әйткән мәдхияләрен тыңлады...
Аһ! Аяныч! Бүгенге көннең ямен арттырачак киңәшне үткән чорга җиткереп булмый... Ә киләчәкне бәхетле итәчәк эш башлап була... Ерактан олы яу килә — мәкердән калкып чыккан яу, ә Болгар патшасы йоклый. Йоклый берничә халыкның язмышына бәйле тарих...
Патшаның көндезге ялын бүлеп чапкын йөгереп керде:
— Әй Болгарның илтабары! Мин тургай булып гөмбәзнең үзәгенә очып мендем — күрдем: кояш батыш яктан илгә тузан тавы килә,
бу, тәгаен, угыз яёы. Мин балык булып Иделнең төбенә ятып таңладым — чит-ят ишкәкләр тавышы...
Бармак шартлатты Мөхәммәт:
— Яман хәбәр дә яхшы эш, - вакытында килеп җитсә. Бүләкләгез бу чапкынны...
Чирү башын чакырыгыз, ил агалары җыелсын шәүлә карышка озынайганчы — шәүлә озынайган саен яшәү белән үлем арасы кыскара бара... Ашыгыгыз! һәм шәүлә карыш ярымга озынайганда, Мөхәммәт ил агаларына, бәкләргә җиткерде хәтәр хәбәрне һәм сорады:
— Таш атканга
без дә әллә таш атыйкмы, әллә инде аш атыйкмы, әллә, илчеләр җибәреп, сүз катыйкмы?
Беравык киңәшкәннән сОң ил агалары исеменнән аксакал ир сүз башлады:
— Угызлар — кан кардәшләребез, безләргә таш атмакчылар.
Туганына таш атучы җансыз таш булып аунасын!
Аһ! Аяныч! Бүгендә яшәп үткәнгә бер киңәш тә җиткереп булмый — кисеп булмый үзара үтереш, суешның әрсез тамырын.
Бер юләр башның киңәше, чорлар аша шытым биреп, акыллы башларның миен боргычлап газаплый ала...
Сүз алды өлкән аксакал:
— Таш атучыга безнең дә таш күтәрер чамабыз бар. Урыслар — ерак күршеләр. Ерак күрше якын дуска әйләнүчән була, баксаң. Русь белән безнең арада ара өзек, юллар төзек иде, күрешә идек, йөрешә идек.
Ни булды икән — белергә кирәк — илче җибәреп сүз катыйк...
Ә эш күрмичә аш атсак, ашсыз да калырбыз, соңра башсыз да...
— Хак! — диде Мөхәммәт патша,— раслыйсызмы, аксакаллар?
— Рас! Рас! — диде олы мәҗлес.
һәм мин шушы алтын сүзнең үлмәс кайтавазы булып очып киттем һаваларга.
сеңдем җиргә, эредем суда. Археологлар! Җиребезнең катламнарын актарыгыз — мең ел элек иңгән сүзнең бүгенге эзен табарсыз!
4
Идел ярында чатырда Владимир белән Добрыня угыз чирүе башлыгын — Бога алыпны — тыңлыйлар.
— Орыш олыдан булмады, болгарларның каравылын тиз сындырдык, тиз тараттык, кораллары шәп булса да, барысы батыр торса да — меңләгән сөңге каршында йөзләгән кылыч нәрсә ул! Күбе җанын җилгә бирде, шактыен әсир төшердек, калганнары төрле якка сөрем кебек таралдылар. Ярты көннән, төш авышкач, кулыбызга төшкәннәре алдыбызга тезләнерләр.
— Князь,— диде Добрыня,— үлгәннәр куркыныч түгел, әсирләре дә шулай ук. Әмма ләкин сөрем булып таралганнары бик хәтәр — сөрем эчендә очкын була! Иделгә ут кабуы бар —
ил теләсә су да янар!
Болгар калкып өлгергәнче йолкыйк капка келәләрен.
— Дөрес! — диде Владимир.— Торклар инде Русьның Болгар таплаган намусын
юа башладылар, кайнар каннарында аларның чайкап. Юып бетерергә кирәк.
Мин шул чакта чатыр эчендә искән бер җил-җиләс идем һәм кычкырдым бар көчемә:
— Ялгышасыз! Ялгышасыз! Сез бит мәкер ялчылары. Сез бит тарих хуҗалары — русьлылар да, болгарлар да, угызлар да, кыпчаклар да... Тамырыгыз төрле агач тамырларыдай кочаклашып бер урманда укмашканнар! Сез русьлардан руслар туар, украиннар, белоруслар,
болгарлардан татар туар, бер тамырдай чуваш туар — көрәштәш тә, хезмәттәш тә, табындаш та, язмышташ та булып яшисе халыклар. Ә бүгенге яралардан бик күп гасырлар узгач та, саркып-саркып чыгар кара кан...
Аһ, аяныч! Беркемгә дә заманалар аша тоташып җиткереп булмый акыллы киңәш — бүгенге көнгә кирәклене. Тарихны кире борып булмый... Ә киләчәкне менә теләгәнчә корып була!
Владимир чатырында ләйда булды ишек сакчысы:
— Бөек князь! Өч ук атыш ераклыкта Болгарларның йөз кешелек илчелеге,
ә илчелекнең башында патшаның энесе Сәет. Ул сиңа дип бихисап күп бүләк-түләк алып килгән — кырык арба тулы сандык. Арбалар артында тагын кырык җайдак тезелеп тора — барысы да рус купецлар. Йөзләре шат — Матур кояшны күрәбез дип куаналар, һәрберсенең иярендә олы калта, ә калтада сиңа дигән күчтәнәчләр. Ә алардан да арттарак әрмән, грек купецлары... Ни эшләтик илчеләрне?
Сикереп торды Владимир:
— Алдау!.. Алдау бу, алдау! Я, бәхетсез, син алдыйсың,
я мәкерле Сувар бәге... Минем кылыч күтәрүем мәкер галәмәте булса, кичерерме моны Перун, һәм Стрибог та кичерерме?.. Кадерле агам... воеводам... син, Добрыня, бар... белеп кер, бар, күреп кер — дөресме бу?
Чыгарга дип чатыр чаршавын Добрыня тартып ачуга, тагын да бер чапкын керде: — Бөек князь! Әсирләрне
бире китереп җиткердек — олы әмерең көтәбез...
Владимир тагын әйтте:
— Берьюлы әсирләрне дә, Добрыня, күреп-карап кер һәм бир миңа төпле киңәш — йөрәгемдә давыл купты
ачу белән курку катыш, шул давылда акылым һич үзенә юл саба алмый.
Русь хакына кылганнары былиналарга керәчәк олы батыр Добрыня чыгып китте ак чатырдан...
Аның күзләрендә янган кырыс чаткы ул мин идем, ул күргәнне мин дә күрдем...
Сугышчылар арасында шундый таныш йөзләр күрдем — әйтерсең лә якташларым, белешләрем бабаларының ерак бабалары йөзен: берсе күршем бабасы бугай, тегесе — Сабирҗанныкы, бусы — коеп куйган Тукай, әнә рәссам Бакыйныкы, ә болары — слесарь Наил... колхозчы Җәүдәт, физик Сәгъди, мөгаллим һидият... химик Камай... җырчы Илһам... шофер Илдар... авиатор Асаф... композитор Салих... драматург Туфан, генерал Якуб... шагыйрь Хәким... табиб Еники... чалымнарының чишмә башы. Ягъни бүгенге Казаным буйлап йөргән кебек булдым... Яралы кулын уксыз садакка асып тотканы, садагыннан итегенә кан тамганы, зәңгәр күзле, сары чәчлесе, өлешчә кыпчак, өлешчә болгар, өлешчә бортас булганы — минем, минем ерак бабам!
— Сәлам, сәлам, дәүәтием! күз зәңгәрлегем өлгесе, ватандарлыгымның алтын кыясы, син барлык шатлыкларың, яраларың тамыры белән йөрәгемә минем сыйгансың. Сәлам, сәлам, дәүәтием!
Мин бит синең киләчәгеңнән бүгенгеңә килгән оныгың. Шуңа сине ни көтәсен
алдан беләм, әйтеп бирәм: бераздан сине ярлыкарлар, яраларыңны юарсың, авылыңа кайтып китәрсең, ярлыкап булган хәлләрне, яраңдагы кызыл канны кара үчкә әйләндермичә — үче озынның гомере кыска, кешенең дә, халыкның да...
Әмма бабам мине ишетмәде...
Бөек князе катына әйләнеп кайтты воевода:
— Әйе, князь, сиңа Сәет ихлас илче булып килгән. Илчелегендә йөз кеше, кырыгы — рус купецлары,— барысы да сине күрергә ашкыналар, бөек князь. Барысы да исән-имин.
Аларны Бөек шәһәрдә беркем дә кыерсытмаган, йорт-җирләрен җимермәгән, мал-мөлкәтен таламаган, хатыннарын хурламаган, балаларын рәнҗетмәгән. Барысы да яхшы атта, өсләрендә затлы кием, аякларында итекләр — әйтерсең лә барысы да князь я князь оланы!
Аларга ияреп килгән әрмәннәр дә, чирмешләр дә, греклар да, башкортлар да...
— Аңлашылды! Сәетне без кабул итик намус белән!
Ә торклар кулга төшереп бире китергән болгарлар?
— Алар һәммәсе яралы — барыстай сугышканнардыр. Шуны күреп гаҗәпләндем — барысы да күн итектән.
Алар безгә дань түләмәс — чабаталыларны эзлик...
— Димәк, Суварның яңа бәге безне оятсыз алдаган.
Болгарга билен бөксә дә, сеңгесен сындырмый калган, ә сөңгесе сынмаганның сындыралар иде сыртын... Ә Сәет ибне Хәйдәрне кабул итеп сүзен тыңлыйк — шуннан чыгып эш кыларбыз.
һәм мин шушы сөйләшүләрнең шаһите' булып җиргә сеңдем, суда эредем, җилгә кушылып очып киттем киңлекләргә — Днепрдан Уралгача. Археологлар, эзләгез — һичшиксез эзләп табарсыз — халыклар өчен кирәк сүз, дәверләр өчен кирәк сүз хәтта утта да югалмый!
5
Сараенда Болгар патшасы Русь князенә табын корган. Гади табын гына түгел — тәме җанга сеңә торган, сүзләре летописьлардан мәңгелеккә күчә торган. Бу — килешү мәҗлесе, ант эчешү мәҗлесе.
Берсен-берсе чаба-чаба күпме-күпме кылыч сынган, сөңге тишкән тишекләрдән сызгырып җан чыгулардан гасырлар колагы тонган, Русь, Хазар, Болгар бер-берсен өркетә-өркетә арган, киләчәк җырга сусаган, елмаюларга сусаган...
Хәзер, хәзер, тиздән булыр ике ил дә көткән Килешү, Русь илен дә, Болгар-йортны да арка терәкле иткән Килешү, илләрара татулыкның кадерен арттырачак Килешү, бер илне икенчесенә кунак итеп кертәчәк Килешү, ике халык арасында йөз ел артык кылыч түгел, кашык йөртәчәк Килешү, соңыннан башка солыхларга өлге булачак Килешү, тевтоннарның «дуңгыз» танавын Грюнвальдта изгәндә дә, Ялган Дмитрийларны, тәкәббер Наполеоннарны Мәскәүдән себереп түккәндә дә халыклар бердәмлегенең җилемендә булачак Килешү, гасырлар узгач, Тукайга «рус белән гомер кичердек сайрашып...» диеп әйтергә биеклек биргән Килешү,
фашист юлбасарларының, чиерткәч тә халыклары таралыр да җиңелерләр, дигән кара өметләрен чәлпәрәмә китерешәчәк, рейхстагның гөмбәзенә Җиңү байрагы элешәчәк тирән тамырлы Килешү тиздән, тиздән, тиздән булыр — Болгар патшасы һәм князь ак бүлмәгә чыксыннар гына, болгарның көмешчеләре өлгерткән ант тустаганын кулларына тотсыннар гына, йотсыннар гына изге суны — гөмбәз-түшәмнәр астында яңгырар хуплау гөрелтесе.
һәм менә алар чыктылар. Болгар патшасы утырды үзенең затлы урынына, һәм сулына утыртты ул кунакка әйләнгән князьне, янәшәсенә — Добрынины, ә аның да күршесенә дружинаның баһадирларын. Ә уңына утыртты ул үзенең патшабикәсен, аның янына Сәетне, ә аның да күршесенә — Болгар-йорт шәһәрләренең тезгенен тоткан бәкләрен. Сувар-йорт бәгенең урыны таза казнада сынган теш урыны кебек каралып калды. Бәк үзенең котыртучысы Хазар каганы далаларында эзсез, үле тузан булды.
Торып басты Мөхәммәт патша:
— Без бөек Владимир белән олы килешү ясадыг. —
кан коешып шаярмаска, беребездән беребез ясак җыймаска, сәүдәне тыймаска, ил илгә кунак йөрергә.
Бу ант әгәр бозыла калса — күк керсен, кызыл чыксын! Шулай диеп, патша кылычын Владимир табынына куйды. Гөмбәз-түшәмнәр астында хуплау шавы яңгырады: «Күк керсен, кызыл чыксын...»
Торып басты Владимир князь:
— Без Мөхәммәт патша белән олы килешү ясадык —
кан коймаска, дань җыймаска, сәүдә юлларын кисмәскә, илгә ил кунак йөрергә. Бу ант әгәр бозыла калса, Перун ташы башны ватсын, Стрибог аны тузан итсен, илтеп сипсен диңгезләргә! Шулай дип князь бакрачын Мөхәммәт табынына куйды.
Гөмбәз-түшәмнәр астында хуплау шавы яңгырады: «Башны ватсын, тузан итсен...»
Мөхәммәт бармак шартлатты пулатның ян ишегеннән җиде сылу килеп керде чулпыларын чылтыратып. Алда патшаның үз кызы. Кеш калфагының астыннан толымнары агып чыккан. Нечкә билен көмеш очлы кәмәр тагы да нечкәрткән, кайма куныч читекләре баскан саен җырлап тора. Чигүле киң җиңнәреннән аккош муеныдай сузылып чыккан ап-ак кулларында алтын-көмеш Ант тустагы. Мәҗлес күзе сылуга да, тустакка да туктый алмый бермәл аптырап уйнаклады...
Болгар патшасы иелеп Идел суы тулы тустакны кушучлап күтәреп алды, киләчәген күтәргән күк, ил бәхетен тоткан кебек. Рәхәтләнеп йотты йотым — һәм сугарды Идел суы болгарларның тынычлыкка сусаудан өтелгән җанын!
Ант суы тулы савытны Мөхәммәт сузды князьгә. Алды князь Ант тустагын тынычлыкны тоткан кебек, йотты йотым рәхәтләнеп, терек суын йоткан кебек — һәм сугарды Идел суы русларның кайнаган җанын! Ике патша белән мин дә эчтем изге ул ант суын, минем җаныма да сеңде Ант суының мәңгелек дымы. Тарихымның терек суы мәңге канымда ул минем!
Аның шаулы ташкыннары горурлыгым аккошларын исән-имин килеш тота, ул хәтерем хәрәкәтенә ярдәмчеллек һәм наз ести, дуслар белән исәнләшкәндә учларымда җылы була, илем уңышлары ечен шатланганда күзгә тула... Ул миңа үткән белән киләчәкне күрерлек үткер күз бирә, бөек дуслыкка мәдхия язарлык ихлас сүз бирә. Тагын да — улым, кызым канында миннән соң да яшәячәк мең ел элек эчкән ул ант!
Мөхәммәт патша кесәсеннән чыгарды чаткы-чакма ташын һәм ташлады ант суына, һәм, табигый, таш батты, һәм әйтте Мөхәммәт патша:
— Таш суда йөзә башлаганда, ә колмак бата башлаганда, безнең арада да тынычлык бетәр!
— Хак! — диде Владимир князь.— Ант суындагы бу дулкын Иделгә күчәр, Днепрга күчәр
һәм гасырларга китәр!
6
Таш ташладым мин Иделгә...
һәм, табигый, таш батты...
һәм тоташты Идел өсте таба белән.
һәм ялганды бүгенге көн үткән белән, килерләрем киткән белән, көткән белән.
Идел — мәңгелек ант суы — агып ята халыкларның язмышларын тоташтырып, кешеләрне очраштырып, кочаклаштырып...
Казан портында да әнә купты дулкын алка-алка...
Ант суында -Ленин» теплоходының мәһабәт сурәте киалка, ань'Н янбашларын алка дулкын сыйпап үтә.
Мин шул теплоходтан кадерле кунаклар