Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШӘҮ АГАЧЫ •

Сабан туе»... Яшь рәссам Шамил Шәйдуллин үзе ечен беренче җитди күргәзмәдә әнә шундый әсәре белән катнашты. Сәнгать сөючеләр һәм белгечләр тарафыннан яратып кабул ителгән әлеге картина, эстетик ләззәт бирү белән беррәттән, шул хакта да «сөйләде»: нәкышчеләребез сафына үзенчәлекле талант килә. Алдан ук шуны әйтергә кирәк: «Сабан туе» («Авылым бәйрәме») полотносында без. беренче чиратта, традицион теманың гадәти булмаган гәүдәләнешен күрәбез. Картинаның үзәгендә — курай уйнаучы малай. Бөтен тарафка агылучы көй-моң, әйтерсең, авыл бәйрәменең аерым-аерым күренешләрен үзара бәйли. Курайчы малай булмаса, бөтенесе дә таралып китәр шикелле. Менә шул рәвешле автор сабан туеның төп аһәңен, хезмәт туенда катнашучы авыл эшчәннәренең рухи күтәренкелеген кабатланмас төсләрдә бирүгә ирешкән. Үзенең балачак елларын III. Шәйдуллин авылда үткәргән. Рәссамның авыл баласы булуы, рухи тамырлары белән авыл җирлегендә берегеп торуы аның һәрбер картинасында да ачык төсмерләнә. Сайлап алынган тема әсәр- дән-әсәргә тирәнәя. Рәссам авылдагы социаль һәм культура үзгәрешләрен нечкәләп тотып алырга омтыла, авылның үткәне һәм киләчәге, аерым алганда. традицияләребез язмышы турында уйлана. Мәсәлән, «Шомырт», «Күки авылындагы дусларым», «Рәссам авылда», «Икмәк турында баллада» кебек картиналарда аның шушы юнәлештәге эзләнүләре чагыла. Яраткан тема тирәнәйгәннән-тирәнәя, димәк ки, рәссамның осталыгы да артканнанарта бара. Ышанып әйтергә мөмкин: Ш. Шәйдуллинның профессиональ әзерлеге югары. Казан художество училищесын тәмамлагач, ул И. Репин исемендәге художество институтында күренекле рәссам Е. Моисеенко җитәкчелегендә белемен арттыра, аннары СССР Художество академиясе член-корреспонденты X. Якуповның иҗат мастерскоенда осталыгын камилләштерә. «Зур Идел-80» зона күргәзмәсендә һәм шулай ук Бө тенроссия экспозициясендә югары бәя алган «Карт алмагач төбендә» исемле картинасы аның шактый ук бай иҗат тәҗрибәсенә ия булуын һәм профессиональ яктан туктаусыз үсә баруын күрсәтә. Әлеге әсәрнең Татарстан сынлы сәнгате турындагы яңа китап тышлыгында бирелүе дә авторның уңышка ирешүен янә бер мәртәбә раслый. «Карт алмагач төбендә» картинасының сере нидән гыйбарәт? Барысы да идея эчтәлегенең тирәнлегеннән киләдер. Рәссам кешелек тормышының асылын билгеләүче олы төшенчәләр — буыннар арасындагы рухи багланышлар, зирәк картлык һәм хыялый яшьлек, үлем һәм яшәү кебек төшенчәләр турында сөйли. Картинада өч буын вәкиле сурәтләнгән: картлар, балалар, оныклар... Шулай да мул җимеш бирүче учарланып үскән карт алмагач әсәрнең төп герое буларак кабул ителә. Алмагач образы — тормыш символы. Әлеге яшәү агачы дус һәм тату гаиләдәге кешеләрнең йөрәкләрен үзара бәйли һәм аларны җил-давылдан ышыклап тора шикелле. Киң гомумиләштерүләргә ия булган бу әсәр авылны яратырга, халык традицияләрен баета- баета дәвам иттерергә чакыра, һәм шуның белән ул публицистик яңгыраш та ала.