Логотип Казан Утлары
Публицистика

СҮЗЕБЕЗ—МӘКТӘПЛӘР ТУРЫНДА

ТҮГӘРӘК өстәл ЯНЫНДА СӨЙЛӘШҮ

Билгеле булганча, шушы елның беренче көннәрендә үк совет халкы карамагына гомуми белем мәктәбе һәм профессиональ мәктәпләр эшендә тамырдан борылыш ясардай реформаның проекты тәкъдим ителде. Аннан соң айлар буе анда күтәрелгән мәсьәләләр турында илебез кешеләренең фикерләре тупланды. «Реформаның төп юнәлешләре» хәзерләнде, ул КПСС ҮКның апрель Пленумында, СССР Верховный Советы сессиясендә яхшы днп табылды, закон төсенә кертелде. Без. шул гаять мөһим вакыйга турында тәфсилләбрәк сөйләшү өчен, журнал редакциясенең түгәрәк өстәле янына республикабызның мөхтәрәм галимнәрен, педагогларын, мәктәп директорларын, хуҗалык җитәкчеләрен һәм язучыларны чакырдык. Алар арасында СССР педагогия академиясе фәнни-тикшеренү институты директоры, академик Мирза Мәхмүтов; Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Казан дәүләт педагогия институты ректоры, профессор Мирфатих Зәкиев; ТАССР мәгариф министры Равил Низамов; Казанның 55 мәктәбе директоры, СССР халык укытучысы Әнәс Сәләхов; Сарман районының Рангазар авылы урта мәктәбе директоры Илфат Мәрдәнов; Актаныш районының «Таулар* колхозы председателе Инсаф Камалетдинов; шагыйрь Сибгат Хәким; прозаик Мөхәммәт Мәһдиев бар иде. Әңгәмәне язучы Саимә ИБРАҺИМОВА алып барды. Язучы. Озак еллар буена дәвам итә-итә безнең гадәтебезгә әйлбнгән эш ысулларын үзгәртү җәмгыятьтән зур чыгымнар, өстәмә мәшәкатьләр сорый. Яңалык мәктәпләргә, илнең киләчәге булган балалар язмышына кагыла икән, бу очракта хәл бигрәк тә җитди төс ала. Шул җәһәттән караганда, кабул ителгән реформаның зарурлыгын ниләр белән аңлатып була? Ул ниндирәк мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итәчәк? Мирза Мәхмүтов. Безнең җәмгыять кебек, нык үскән социалистик җәмгыятьне тагын да камилләштерү чорында халык хуҗалыгының һәр тармагы алдына берсеннән-берсе катлаулырак проблемалар килеп баса. Шулар белән бәйле рәвештә, тормыш яшь буынны тәрбийләү мәсьәләсендә дә яңадан-яңа бурычлар кузгата. Аларны хәл кылу өчен безгә тәрбия эшләрен тамырдан үзгәртергә кирәк иде. Реформа шул объектив таләпләргә җавап йөзеннән ясалды. Мәктәпләребездә дә, һөнәр училищеларында да, техникумнарда да җитешсезлекләр, «авыру«лар шактый. Врачлар, авыруны дәвалар өчен, иң элек диагноз куялар. Без нәрсә белән авырыйбыз, һәм аны ничек дәваларга мөмкин? һөнәр училищеларын гына алыйк. Аларда бик күп төрле һөнәрләргә өйрәтәләр. Шуларның кайсысына кайсы укучы өйрәнергә тиеш? Аларны ничегрәк бүләргә? Бу укучыларны инженерлар укыта. Әмма алар педагог түгел бит. Педагоглыкка кыска вакытлы әзерлек кенә үтәләр. Әле анысына да программаны каян алырга, урынны каян табарга, вакытны ничек җиткерергә? Профессиональ әзерлекнең дәрәҗәсе дә, ягъни укып чыкканда бирелә торган разряд, үзен акламый. Укучы хезмәт хакын 2 иче разряд буенча түгел, 4 иче разряд буенча аласы килә, ә бу югары разряд эшен башкару исә аның кулыннан килми. Яшьләрнең шактый өлеше эштән бизә. Хезмәт җитештерүчәнлеге түбәиәя, эш ташлап китүләр башлана. Болар барысы* да — безне интектерә торгам авырулар, барысы да дәвалау сорый. Шулардан чыгып кына да әйтергә мөмкин: реформа үткәрергә безгә илнең экономикасы кушты. Партиянең XXVI съездында халыкны экономикага өйрәтергә дигән мәсьәлә куелды, 1083 елгы июнь Пленумы да экономик фикер йөртүгә чакырды. Югыйсә, ф кеше үз кесәсендәге акчаны гына саный, дәүләтнекен исәпләп тормый башлады. < Производствода бер генә процентка экономия ясалса да. миллионнар янга кала- S чак. Еш кына без моиы онытып җибәрәбез. Урта мәктәптән ел саен бер миллионга якын яшьләр производствога китә. Ә * берсенең дә һөнәре юк. Училищедан чыккан яшьләрнең ел саен 20 проценты бел- о. гечлеген алмаштыра. Яки мәктәптән чыкканын да, монысын да бер үк эшкә, әйтик. слесарьлыкка өйрәтәләр — аларга 1 нче разряд бирәләр. Яшьләрнең ис* z югарырак разрядлы эшне башкарасылары килә. Чынында, алар шулай итәләр «ә. St Эмма күнекмәләре җитмәү сәбәпле, эш коралын, җиһазны куллана белмиләр, х ваталар, җимерәләр. Икенче яктан, осталыклары барлы-юклы гына булгач, брак ясап чыгаралар. Менә сиңа план, менә сиңа сан! «Спартак» берләшмәсендә кайбер 2 айлардагы брак 30 процентка җитМ. Эшчеләрнең түбән квалификацияле булуы — җәмгыять проблемасы. Урта и белемле һөнәрсез яшүсмерләрдән миллиардлаган зыян килә. Без, шулармы искә ф алып, тәрбия эшенә реформа ясарга алынганбыз икән, бусы инде экономистларча фикер йәртү була. Без һәр кешене, һәр укытучыны шуңа өйрәтергә тиешбез. Мисаллар да китерергә мөмкин: берәү училищеда укый, һөнәр ала. амнары икенче эшкә күчеп кнтө. Яңасына тиз генә урнашмый әле. тәнәфес ясый, янәсе... Эшсез буталып йөрүчеләр шуннан чыга. Болар — һөнәр сайлый алмау нәтиҗәсе. Везде профессиональ ориентация бик начар куелган. Дәүләт училище укучыларына бик күп акча тота, аларны ашата, киендерә. Аннары шул чыгымнар бары да җилгә оча... Яшьләр һөнәрне үзенең физик һәм акыл сәләтенә карап сайларга тмш. Һөнәргә ияләшә, яраша алу да — мөһим шарт. Болар барысы да безнең яшүсмерне ничек тәрбияләүгә бәйләнгән. Мәктәпне политикадан да, экономикадан да һичничек аерып карап булмый. Идеология дә, политика да, экономика да мәгарифкә бәйле. Кешене ничек укытасын, ул шулай яши. Мәгариф системасында авыру бар икән — без аны дәва яыДк! Яңа реформа — менә шул авырулардан арыну өчен безнең кулга тапшы рылгам көчле корал ул. Әнәс Сәләхов. Реформаның әһәмиятенә нисбәтле рәвештә, мми естеп тагын шуны әйтергә телим: хөкүмәтебез мәктәпкә грандиоз бәя бирде: совет мәк тебеяең тарихын, үткән юлый күрсәтте, шушы мәктәпиең беренче бишьеллык батырларым, Боек Ватан сугышында җиңгән каһарманнарны, космос лачыннарын әэер- лаыи, аларның барысыи да торбияләвен ачык итеп күрсәтте. Хөкүмәтебез бетен ал. бетен деиья алдында совет мәктәбенең дәрәҗәсен күтәрде. Икенчедән, балаларны — илебезнең киләчәген — тәрбияләү бетем халык эше. партия эше икәнен билгеләде. Момда эшче дә. колхозчы да, партия дә — барысы Да бердәй катнаша. Мәктәпне шуннан да ныграк зурлау мемкни түгелдер. Халык реформа проектым хуплап каршы алды. Аиы тикшергәндә миллионнар '* совет кешеләренең фикере тупланды. Реформа проекты мәсьәләсе КПСС Үзәк Комитетының Политбюросы утырышыма гына да ике тапкыр куелды. Бу — партиянең киләчәк буынны тәрбияләүгә mm игътибарлы булуын раслый. Равна Ннвамоа. Хәзер мәктәптә укучының нәрсәгә сәләтле икәнен ачу |*руркяты алга килеп басты. Укучыга сәләтенә карап белем алу мөмкинлеге туема. Үмннәи-үзе аңлашыла ки. бу үзгәрешләр яңа дәреслекләр, яңа программалар, ■па методик кулланмалар таләп итә. Без бу юнәлештә ашне башлап та җибәрдек °* Дәреслекләрне комиссиядә яңа күалектөм карап чыктык. Аларның кайбер- сен өлешчә генә үзгәртергә, кайберләрен исә өр-яңадан төзергә кирәклеге күренде. Авторлар инде эшкә дә кереште. Югарыда әйтелгән кулланмаларны вакытында өлгертербез дип уйлыйбыз. Республикада татар мәктәпләренең саны кими бара дигән сүзләр йөри. Бу урында мин ачык итеп әйтергә кирәк саныйм: соңгы мәгълүматларга карагандд. киресенчә, татар мәктәпләренең саны арта бара. Республикадагы 2168 мәктәпнең 1180 нән артыгында фәннәр татар телендә укытыла. Безнең ул мәктәпләрдә, партия кушканча, рус телен өйрәнү тиешле югарылыгына куелган. Рус теле безнең районнарда хәтта балалар бакчаларында да өйрәнелә. Татар теле исә хәзер рус мәктәпләрендә укый торган татар балалары өчен I класстан алып X класска кадәр кертелә. Мирфатих Зәкие в. Мирза Исмөгыйлович әйткәнчә, реформа бөтен совет халкының мәнфәгатьләренә кагыла. Бу очракта минем үзебезнең институт эшчән легенә кертеләчәк яңалыклар турында бер-ике сүз әйтәсем килә. Кайчак бездән, ни өчен ул мәктәпләрдә, аеруча авыл мәктәпләрендә, укытучылар җитешми, днп сорыйлар. Әнәс Сәләхов. Чыннан да. безнең үзебезнең Мәскәү районында гына да башлангыч классларда унбишәр-егермешәр укытучы җитми. Сезнеңчә, моның сәбәбе нәрсәдә? Әллә педагогик вузлар аларны аз әзерлиме? Мирфатих Зәкие в. Хикмәт институтларда түгел. Төп фәннәрнең укыту чылары. минемчә, җитәрлек чыгарыла. Тик. кызганычка каршы, аларның барысы да мәктәптә төпләнеп калмый. Икеөч ел үтүгә, алар һөнәрләрен алыштыралар. Моның сәбәпләрен «Реформаның төп юнәлешләре» турыдан-туры ачып бирде. Шунлыктан. якын киләчәктә әлеге башбаштаклыкларга чик куелыр днп ышаныйк. Язучы. Ярый, укытучыларның сан ягын хәл дә иттек, ди. Бөтен мәктәпләр, бөтен класслар укытучылар белән тәэмин дә ителде, ди. Алар барысы да бүгенге көн педагогикасының катлаулы таләпләренә җавап бирерлек итеп тәрбияләнгән ме. тәрбияләнәме? Институтларда педагогик осталыкка өйрәтү мәсьәләсе ничек куелган? Әле бит класска килеп керә белергә дә, беренче сүзеңне әйтә белергә дя. үз-үзеңне тота белергә дә. ягъни укучыга үзеңне укытучы һәм тәрбияче итеп күрсәтә белергә, кирәк. Латвия дәүләт университетында, мәсәлән, укыту программасына педагогик осталык курсы кертелгән. Бу курска Ян Райнис исемендәге Академия художество театры режиссеры А. Озолс җитәкчелек итә. Ул студентларны дәрес алып бару осталыгына өйратә. Гадәттә, студентларның белеме җитәрлек була. Әмма алар классның игътибарын җәлеп итә алмыйлар. Менә шунда укытучыдан актер осталыгы сорала. Ораторлык сәләтенә дә мохтаҗ буласың, шаян сүз әйтеп, укучыларның күңелен күтәргәләү- нең дә җаен табасы бар. Озолс җитәкчелегендәге курс студентлары шушы осталыкларга өйрәнә, класс җитәкчесе булырга җыенган студентлар өчен болар бигрәк тә файдалы. Реформада укытучылар адресына бер генә тәнкыйть сүзе дә әйтелмәгән. Шулай ук безнең укытучыларның эшендә, аларның үз-үзен тотышында бер генә төятеш тидерерлек урын да юк мыни, бары да ал да гөл генә мени? Партиябез укытучыны «җәмгыятьнең ышанычлы кешесе» дип атады, бөтен совет җәмәгатьчелеген мәктәпкә ярдәмгә чакырды: яңа программалар, дәреслекләр төзеләчәк, материаль база ныгытылачак, укытучыларның хезмәт хакы да күтәреләчәк. Болар барысы да бик аңлашыла, болар барысы да — бик кирәкле чаралар. Әмма кайбер укытучыларда кичекмәстән бетерелергә тиешле сыйфатлар'1 юк микән? Укытучы үзе дә үзенең абруен күтәрергә тырышырга тиеш түгел микән? Әнәс Сәләхов. Еш кына мин менә болай дип уйланам: әгәр дә укытучының хезмәтен икелеләр яисә бишлеләр саны, алар ясаган аллы-гөлле стендлар. плакатлар белән түгел, ә соңгы нәтиҗә буенча бәяли башласаң. нәрсә килен чыгар иде икән? Бу нәтнжә — кеше бит. гражданин! Менә шунда инде синең күз алдыңа урамда очраган исерек хулиган да. итәк астыннан гына мең бәясенә «дефицит» тәкъдим итүче үсмер дә, тиешле хезмәт күрсәткән өчен ришвәт алучы адәм актыгы да килә... Болар да бит мәктәптә, ягъни, бездә укыган... Җитмәсә әле сочинениеләр язган ♦ чакта, совет кешесенең мораль йөзен, иҗади хезмәтнең матурлыгын тасвирлаганнардыр... г Мин сеанең укытучылар адресына нәрсә әйтергә теләгәнегезне чамалыйм, әлбәттә. Кызганычка каршы, кайбер мәктәпләрдә, кайбер укытучыларга төрле бәйрәмнәр уңаеннан, бүләк бирү гадәткә керде. Тора бара бу бүләкләр бәллүр ваза, күлмәклек кебек кыйммәтле әйберләргә әйләнеп китте. Ата аналар әлеге ямьсез адымнары белән укытучыларны никадәр түбәнсетүләрен, рәнҗетүләрен, кимсетүләрен дә аңламыйлар. Вак нәрсә диләрдер. Шушындый «вак» нәрсәләр дистәләрчә баланың җанын бозарга җитә. Әгәр кеше гомере буена үзенең югары әхлагын саклый алмый икән, ул үзендә, мин укытучы була алмыйм, дип әйтерлек көч табарга тиеш. Сүзнең эштән аерылмавы, намуслылык, укытучының тел тидергесез әхлаклы булуы — болар аның педагогик осталыгының, профессиональ этикасының нигезе. Укытучы «бөтен кеше кебек» түгел, ул барыннан да әйбәтрәк булырга тиеш! Мәктәпнең материаль базасын ныгыту да — безнең өчен гаять сөенечле хәл. Югыйсә бит без гел сораша идек: шефлардан дисеңме, ата-аиаларданмы... Ә алар каян алсын? Алар да шул эшләгән җирләреннән — заводтан, төзелештән, «теген- иәи-моннан» алмыйлармыни безгә дигән кирәк-яракны! Я буяу, я кадак, я такта . Үзең өчен түгел лә, мәктәп өчен, ни гаебе бар, янәсе... Равил Низамов. Бу документта, игътибар иткәйсездер инде, ата аналарга җаваплылыкның өряңалары йөкләтелде, аларга карата таләп көчәйтелде. Мәктәп иең роле никадәр генә зур булса да, бала тәрбияләүдә ата-ананы. гаиләне берәү дә алыштыра алмый. Әмма ата аналардан бу бурычларны үтәтүдә дә мәктәп хат иашырга тиеш. Без ата-аналарның педагогик культурасын күтәрүгә зур игътибар бирәбез. Шул максаттан чыгып төзелгән махсус программалар мәктәпләргә тартылды да миде Мирза Мәхмүтов. Бик әйбәт, бик вакытлы чара. Бу кирәк иде, чөнки гаилә тәрбиясендәге чатаклыклар, хаталар яшьләрне әхлакый бозыклыкка, хезмәттән читләшүгә китерә. Хәзерге яшьләр, бигрәк тә шәһәр җирендә, уңайлы, аерым квартиралар алып, өлкән буыннан мөмкин кадәр ерактарак яшәргә тырыша лар. Ә элек ничек булган? Яшь ана баланы тапкан да әби баба кулыма тапшырган. Өлкәннәр, халык педагогикасына таянып, баланы тәрбияләгән. Әби кеше, үз җае белән генә, тегеләй итсәң начар була, болай итсәң әйбәт була, дип оныгын әхлак кагыйдәләренә дә өйрәткән; тегене китер, моны алып алып бир. дип, йомыш куш кан. эшкә якынайткан... Халык педагогикасы буыннан-буынга үстерелгән. Ул бит — халыкның гасырлар буена тупланып килгән байлыгы. Хәзер исә. яшьләрнең өлкәннәрдән ераклашуы аркасында, халык педагогикасының яшь гаиләләргә мирас булып күчмәү куркынычы туды. Мәктәптә дә, югары уку йортында да кешене бала тәрбияләргә өйрәтмибез. Яшүсмерләрнең эштән читләшүләре, әэергә-бәзер яшәргә омтылулары да. бәлки, тәрбия мирасын санга сукмауның ачы нәтиҗәседер. Хезмәттәй йөз чөерүче балалар берәүгә до шәфкать күрсәтмәячәк! Гаиләдәге эчүчелек фактлары да безнең җәмгыятебезгә зур зыян китерә: үэең иеоң. балаң да вчо. эчкәй кешеләрдәй гарип балалар туа. һәм аның зарары әллә вичэ буынга китә. Инсаф Камалетдинов. Мин ифрат та туры әйтелгәи бу сүвләряе куәт «ИИ кала алмыйм. Бала тәрбияләүдә ата-баба тәҗрибәсен санга сукмау, бала чага СҮЗЕБЕЗ - МӘКТӘПЛӘР ТУРЫНДА га тискәре йогынты ясардай яман гадәтләргә бирелү — болар берсе дә яхшылыкка илтми. Моны гомер буе гади халык арасында кайнап яшәвемә таянып та, озак еллар буе берничә авылны берләштергән колхозны җитәкләвемә нигезләнеп тә раслык алам. Авыл җирендә, мин бала тәрбиялим әле, дип лаф орып йөрмиләр. Күрәсең, безнең мәшәкатьләрнең туп-туры юлдан физик эшкә барып тоташуы үзе үк тәрбиягә йогынты ясыйдыр. Шәһәр кешеләре үпкәли күрмәсен, ни әйтсәң дә, авыл баласы, бәләкәйдән шактый җаваплы эшләргә катнашканлыктан, тормышка яраклашыбрак, шәфкатьлерәк, инсафлырак булып үсә. Олыны олыларга, кечегә ярдәм кулы сузарга өйрәнә. Иңлектән бу болай? Чөнки өлкән агасы аңа турырак юлны сайларга, авыр эшне җиңелрәк иттереп башкарырга өйрәткән, ә кечкенәсенең иминлеген көне буена аның үз карамагына калдыргалаганнар. Авылның шактый мәшәкатьле тормышы, табигый рәвештә, хезмәттән башка яшәүнең мәгьнәсезлегенә төшендерә. Аннары, авыл гаиләләренең ишле булуы да — шәһәрдә четерекле мәсьәләгә әйләнгән хәлләрне чагыштырмача җиңелрәк чишәргә этәргеч. Мин үзем — ун бала атасы. Казандагы дус-ишләрем башта гаҗәпләнәләр иде: «Аба-ау! Ничек карап бетерәсез аларны? Әле монда берсе белән дә аптыраган...» — диләр. Мин ялгыз бала белән җәфа чигүче шәһәр ханымнарын яхшы аңлыйм. Кая куясың аны? Нишләтәсең? Кул-аягыңны бәйли ул бердәнбер бала. Икәү-өчәү генә булсыннар — хәл җиңелләшә: алар бер-берсенә күз-колак та була, олысы кечесенә үрнәк тә күрсәтә, ягъни баштагысына тырышып иңдерелгән тәрбия кечеләренә күчә бара. Кабатлап азаплануыңның кирәге дә юк. Унау үсәләр икән, бу — олы бәхет. Яшьләргә, бала тәрбияләү кагыйдәләрен өйрәткәндә, без ишле гаиләнең аз сайлылардан бәхетлерәк икәнен дә кат-кат тәкърарларга тиешбез. Бу да — заман таләбе. Икенчедән, минем «кечкенә һәм зур авыллар» дигән проблемага кагылып үтәсем килә. Без күптән түгел вак авылларны, хуҗалык үзәкләренә күчереп, «отышлы уен» белән мавыгып алдык. Сукыр тиен дә отмадык, әлбәттә, әмма шунда, кечкенә авыллардагы мәктәпләрне ябып, аеруча зур хаталык кылдык. Моның белән шаярырга ярамый. Бүгенге көндә безнең районның колхоз председательләре, егыла- тора дигәндәй, мәктәпләр санын арттырырга, мөмкиндәйләрен урта мәктәп итәргә тырышалар, чөнки иң өметле яшь көч — мәктәптә. Яшьләр — мәктәбе булмаган авылдан китү ягын карый. Башта син заманга хас шартлар тудыр, аннары эшкә чакыр яшьләрне! Тәрбия чарасымы бу? һичшиксез! Равил Низамов. Авылларыбызда шундый ачык фикерле җитәкчеләр булуына шатланам мин. Чыннан да бездә кечкенә мәктәпләрне ябу тенденциясе башланган иде. Мәктәп беткәч, таркалган авыллар булды. Хәзер бу хатага юл бикле. Татарстанда соңгы ике елда гына да яңадан утызлап мәктәп ачылды, сигезьеллыклар урта мәктәпкә әйләндерелә, колхозларның үзәк усадьбасында урта мәктәп, һичшиксез, булырга тиеш. Инсаф абый әйткән фикерләр яңа документта да чагылыш тапкан: укучыларны хезмәттә тәрбияләү, җитештерүчән хезмәткә әзерләү өчен дәресләр арттырыла. Бездә моңарчы да укучыларның җитештерүче көчен оештыруга әһәмият бирелә иде. Республикада 5 меңнән артык укучылар берләшмәләре бар. 1015 укучылар производство бригадасы эшли. Соңгы елларда укучылар азык-төлек программасын тормышка ашыруда актив катнашалар. Балалар яшелчәне яратып үстерәләр. Узган елда гына да алар 5 мең тоннадан артык суган үстереп тапшырдылар. Мәктәпләрнең ашханәсен яшелчә белән тәэмин итүдә дә укучылар үзләре катнашалар. Илфат Мәрдәнов. Балаларның табигате шундый: бурычның зуррагы тапшырылган саен, аларның эшкә мөнәсәбәте җитдиләнә, олыларның ышанычын акларга ихлас күңелдән тырыша башлыйлар. Безнең Рангазар урта мәктәбе укучылары елдан-ел үзебезнең «Җиңүче» колхозының төп таянычына әйләнә баралар. Бәрәңге, чөгендер үстерүдә аларның ярдәме һичнинди көч белән дә алыштыргысыз. Укучылар эштәге яңа ысулларны да үзләре башлап кабул итәләр. Соңгы елларда «бригада подряды» дигән алым мактала. Балалар аны «безнең класс подряды* дип, үз эшләрендә куллана башладылар. Басуларны класслап-клясслал бүлеп алалар да. бик тырышып эшлиләр, хезмәт хакын тигезләп бүләләр. Аргтт сөйрәлүчегә дә, ялкауга да, дус-иш өстене салынырга теләүчегә дә рәхим-шәфкать юк. Ченки күреп торалар: берәүнең эленке-салынкы йерүе бетен классны артка сөйри. Кечкенәдән гомуми хезмәтнең тәмен татып үскән укучылар, елгергәнлек аттестаты алгач, бик теләп, колхоздагы даими эшкә киләләр. Колхозга да. ата анага да, әлбәттә, авыл мәнфәгатен аңлардай кеше тәрбияләүче мәктәпкә дә шатлык бу. Мирфатих Зәкиен. Мин хезмәтне кеше тәрбияләүдә иң зур коч итеп кү рәм. Кеше кеч сарыф итә, нидер ясый, һәм шушы эшнең аерылгысыз компоненты булып аның хезмәтенә күрә хак алуы торырга тиеш. Түләү булмаса. хезмәт тулы компонентлы булмый. «Карл Маркс» дигән хезмәтендә В. И. Ленин балаларның җитештерүчәи хезмәттә катнашырга тиешлеге турында әйтә. Минемчә, без «Бетен нң яхшы нәрсә — балаларга» дигән лозунглы тормышка дәрес ашырмыйбыз. «Бетен иң яхшы нәрсә — балаларга» дигәндә, без азыкның иң тәмлесе, киемнең иң затлысы, киноның иң яхшысы, гомумән, бетен нәрсәнең иң әйбәте яларга булырга тиеш дип аңлыйбыз. Минемчә, алай гына түгел ул. Иң яхшысы — хезмәткә өйрәтү. Хезмәткә өйрәнгән кешенең генә киләчәге ышанычлы. Мираа Мәхмүтоа. Балалар бакчасы, мәктәп һәм училищелардагы тәрбия эшләрен дә тамырдан үзгәртәсе бар. Бу юнәлештә училищеларны хезмәт коллек тиаларына якынайту мөһим. Соңгы елларда 44 иче училище малайлары белән, махсус методика буенча. Түбән Кама нефтехимиклары шөгыльләнә башлады. Берләшмәнең генераль директоры — техник фәкиәр докторы Николай Васильевич Ле- иаев та моңа зур игътибар бирә. Предприятие эшчеләре, остазлар буларак, малай ларны шефка алдылар. Арчадагы 9 нчы авыл хуҗалыгы һөнәр училищесы укучыларым тәрбияләүдә язучылар да якыннан катнашалар. Укытучылар белой бергә язучы Мөхәммәт Мәһдиев һәм Сибгат Хәким хәтта дәресләр бирделәр. Мөхәммәт Мәһдиен. Башта мин Арчадагы училищега үзебезнең университеттагы «Әллүки» түгәрәген алып бардым. Түгәрәк членнары укучылар алдымда чыгыш ясадылар, шигырьләр укыдылар. Аннары мин яларга «Бөек Ватан сугышы чорында Татарстан» дигән тема буенча дәрес бирдем. Мин. шушы төбәк тә туып-үскәнлектән, әлбәттә, инде дәрес биргәидә җирле материалдан да файда ландым. Укучылар авыл хущалыгының сугыш чоры хәлен, анда ниләр җитештөрелгә ней, Арчаның акоиомик ягын сораштылар, мии аларга ул вакыттагы кыр батырлары турында, аларның фидакарь хезмәтләре хакында сөйләдем. Эстетик проблемаларга да тукталдык. Шуннан соң мии бу училищега үземнең Татар дәүләт драма һәм комедия театры репертуарындагы «Борчулы өч кон» дигәи спектаклемне алып бардым. Авы укучылар белән бергә карадык һәм спектакль турында фикер алыштык. Снбгат Хәким. Мин дә дәрес бирдем Арча авыл хуҗалыгы училищесы Укучыларына. Дәресем В. И. Ленинга багышланган иде. Мин укучыларга бу тема буенча эзләнүләрем, бу теманы өйрәнүләрем, юлбашчыга багышланган әсәрләрем иең иҗат ителү тарихын сөйләдем. Шигырьләр укыдым. Училище укучылары «Беренче тау» шигыремме аеруча бирелеп тыңладылар кебек. ...Беренче тау... Җирдә беренче тау... Торган чакта дөнья уйланып, Караган шул таудан Идея аша. Караган яшь батыр. Ульянов. 1»ереиче тау... СҮЗЕБЕЗ - МӘКТӘПЛӘР ТУРЫНДА ф Таулар биек, текә, . Ул менмәгән таулар юк алар... Беренче тау Ульяновны көтә, Көтә анда тын, карт юкәләр. Беренче тау... Анда ятмый томан, Үэ вакытында шаулый яз анда. Беренче тау Беләсеңме кайда? Без яшәгән данлы Казанда!.. Мирза Мәхмүтов. Бу очрашулар матур әдәбиятның йогынтысын көчәйтә, укучының дөньяга карашын формалаштыра. Менә шушылар нигезендә без методик кулланмалар язабыз. Фәнни-тикшеренү институтының хезмәт коллективлары, язучылар белән элемтәгә керүе «Правда» газетасында, «Советская педагогика» журналында сөйләнде, СССР Педагогия фәннәре академиясе Президиумы тарафыннан хупланды. Бу әле эшнең башлангычы гына. Безнең язучылар кҮп санлы. Язучылар союзының матур әдәбиятны пропагандалау белән махсус шөгыльләнә торган бюросы бар. Тәрбия эшен ныклы нигезгә бастыруда киләчәктә без язучыларга зур өметләр баглыйбыз. Укучысыз әдәбият берәүгә дә кирәкми. Бу очрашулар әдәбият сөючеләрне арттыруга да булышачак, файдасы ике яклы булачак. Бездә композиторларның, рәссамнар, журналистлар, артистлар, архитекторлар, кинематографистларның көчле иҗади гаскәре дә бар, эшкә алар да килеп кушылса, республикабызда тәрбия эшен күршеләрне кызыктырырлык итеп юлга салачакбыз. Әнәс Сәләхов. Сезнең эш алымыгыздагы бу яңалыклар мине бик шатландыра. Ни өчен дисәң, хәзер безнең укучыларның күпчелеге училищелар карамагына барып керәчәк. Реформа профессиональ-техник системада яшьләргә гомуми урта белем бирү мәсьәләсен хәл итте. Димәк, бездә укый башлаган балаларның күбесе шәхес буларак училищеларда формалаша. Бу чорда үсмерләргә үзләренә үрнәк итәр өчен идеал эзләү хас. Училищеларда укытыла торган гуманитар фәннәргә игътибарны арттырырга тиешбез. Димәк, мәсьәлә яңадан кадрларга, ягъни, укытучыларга килеп тоташа. Язучы. Аның шулай булмый хәле дә юк. Мәктәп турындагы реформа Законы Владимир Ильич Ленинның: «Бездә халык укытучысы буржуаз җәмгыятьтә бервакытта да тормаган һәм тормый һәм тора да алмый торган югарылыкка куелырга тиеш», дигән сүзләрен искә төшерде. Мәктәпләребез техник, методик яктан никадәр генә бай булмасын, киләчәк буынны тәрбияләүнең төп җаваплылыгы, төп авырлыгы укытучы җилкәсендә калачак. Шушы авырлыкны үз иңнәрендә тотарлык яшь һөнәр ияләрен без каян алырга тиеш? Балаларны мәктәптә үк укытучылыкка әзерләүгә ничек карала? Менә, мәсәлән, музыка мәктәпләрендә укыта торган укытучылар районнарга, авылларга чыгып, аеруча сәләте булган балаларны эзлиләр. Педагогия институтында да шуңа охшашлы берәр эш башкарылмыймы: укытучылыкка сәләте булган балаларны эзләү гадәте юкмы? Әнәс Сәләхов. Хәзерге заманда мәктәп профориентация мәсьәләсе белән күп шөгыльләнә. Ләкин без, укытучылар, әйтик, пешекче һөнәре турында, слесарь яисә врач белгечлеге хакында сөйләгәндә, үэ хезмәтебезнең үзенчәлекләренә тукталмыйбыз диярлек. Әңгәмәбезнең журнал битләрендә күренүеннән файдаланып, әйтер идем: килегез сез безгә, кадерле яшьләр, мәктәпкә килегез, безгә яшь көчләр бик кирәк, курыкмыйча, икеләнмичә килегез! Мәктәптә эшләү авыр ул. әлбәттә; әмма кем әйтә әле аны — яшәү җиңел булырга тиеш дип? Мәгънәсез, җиңел тор- мышның бәхет китергәнен кемнең күргәне бар? Укытучының балаларга багышлаган һәр минутының бәясен санап чыгара алсаң да. аның хакын барыбер түләп бетереп булмас иде, чөнки укытучы һәрвакыт циркулярлар белән билгеләнгәнгә караганда артыграк көч түгә. Безнең хезмәтнең җанга рәхәт китерә торган сере әнә шунда яшеренгән! Минем уемча, кешенең бәхете үзе бәхетле иткән кешеләр саиынча арта бара. Шуннан чыгып исәплисең икән, дөньяда укытучыдан да бәхетле кеше юк! Мирфатих Зәкие в. Яшь укытучыларны әзерләү мәсьәләсендә монда миңа да турыдаи-туры сорау куелды. Минемчә, педагогик вузлар эшчә илеге я ә бик зур, принципиаль үзгәрешләр кертергә туры киләчәк. Бер генә мнсах Безнең институтта төп фәннән саналган — мәктәп педагогикасы өчен нибары 40—50 сәгать вакыт бирелә. Мәсьәләнең мондый куелышы белән берничек тә килешергә мөмкин түгел. Мәктәп тормышы өчен бик кирәкле проблемаларны студентлар бер-ике сәгать эчендә йөгертеп кенә үтәләр. Мәсәлән, «укучының буш вакыты» дигән тема нибары бер сәгать укытыла. Бу бит — проблемаларның да проблемасы! Үэебеа укыта торган кешеләрне без киң масштаблы тәрбия эшенә әзерләп чыгарырга тиешбез: класс җитәкчесе буламы ул, озайтылган көн группасында тәрбияче буламы, пионер, комсомол эшләрен, класстан тыш, мәктәптән тыш эшләрне оештыручы буламы — боларның барын да укытучы белергә тиеш. Хәзер педагогик вузларда практика, медицина институтларындагы кебек, бетеч уку еллары буена алып барылырга тиеш. Яшәп килә торган программа буенча исә дүрт-биш ел дәвамында студент укучы балалар белән нибары дүрт айга якын гына аралаша. Безнең студентлар авыл мәктәбендә до практика үтәләр. Авылга җибәрүебезнең сәбәбе — шунда төпләнеп калмаслармы днп өметләнүдән. Күп очракта өметебез аклана да. Студентлар практикада булган мәктәпләренә эшкә китәргә ниятләнеп кайталар. Әмма шунысын да онытмыйк: авылда, район җирендә ул үзен яхшы укытучы итеп күрсәттеме, аны я колхозга, я комсомолга, я районга җитәк че эшкә алалар. Язу чн. Шулай да. абитуриентлар җыю мәсьәләсенә якынрак килсәк иде?! Мирфатих Зәкиен. Безнең институтның бетен факультетларыннан да кешеләр районнарга чыгып абитуриентлар эзлиләр. Без, аларны читтән торып «булачак укытучы моктәбе»ндә укытабыз, соңгы елда бер ай буе имтиханнар бирүгә ааерлибеэ. «Реформаның төп юнәлешләре»ндә педагогик вузларга абитуриентларны мәктәпләрнең һәм һөнәр училищеларының педагогик советлары рекомендациясе белән җыярга тәкъдим ителә. Шуңа өстәп, педагогик советлар үзләре вузларга җибәргән кешеләр өчен җаваплылык тойсыннар иде диясе килә. Партиябез безнең алга укытучыны әзерләү сыйфатым күтәрү бурычын кул. Белем алу хакына гына белем алу — мәгънәсезлек. Яңа типтагы укытучыны әзерләү мондый юлдан барырга тиеш түгел. Бу — педагогик ешкә свлете булган яшьләрне сайлап олудан башланырга тиеш. Менә шуңа күрә дә без үзебезнең инстм туттан чыккан белгечләр белән өч ел буена элемтә тотабыз. Һәр кафедрада алар- иыц исемлекләре бар — эшчәнлекләреидә нинди үзгәрешләр булган, нинди үсеш юлы үткәнәр, кем итеп сайланганнар — барысы да теркәлә, киңәшләргә мохтаҗ булса — ярдәм күрсәтелә. Һәр елны яшь укытучылар слеты үткәрәбез, аларга докладлар, лекцияләр сөй либез, биреп җибәрергә методик әдәбият әзерлибез. Укып чыккан студентларыбыз үзләре дә абитуриентлар әзерлиләр. Безнең институтта һәр кафедра авыл районына беркетелгән. Институтның гыйльми советы һәр районның халык мәгарифе буенча район Советында бергәләп киңәшмә үткәрә. Районда ничә укытучы җитми, мичәсе пенсиягә китә, ничә укытучы кирәк булачагы бергәләп ачыклана. Аннары секцияләрдә заиятнелвр үтә. By — кхө ак ечек дв бик файдалы аралашу. CY3EBE3 - МӘКТӘПЛӘР ТУРЫНДА ф Безнең бу эшләребез РСФСР күләмендә «Казан практикасы» дигән исем астында башка вузларга да тәкъдим ителде. РСФСР Министрлар Советының карарында: «укытучылар әзерләү: студентларны идеяполитик, психологик-педагогик, хезмәт ягыннан әхлакый һәм эстетик яктан укытуның һәм тәрбияләүнең комплекслы системасын тезү; гыйльми-педагог кадрларны аспирантурада әзерләү; югары һәм урта мәктәп педагогикасы проблемаларын эшләү һәм тормышка кертү өлкәсендә Казан дәүләт педагогия институтының уңай эшен бәяләп үтә»,— дигән сүзләр дә бар. Шул ук карар РСФСР Мәгариф министрлыгына «...Укытучылар әзерләүдә һәм мәктәпләрдә эшләүче укытучыларның квалификациясен күтәрүдә Казан дәүләт педагогия институтының уңай эш тәҗрибәсен киң җәелдерүне оештырырга» кушты. «Реформаның төп юнәлешләре»ндә педагогик кадрларның квалификациясен күтәрү системасы тагын да камилләштерүгә мохтаҗ», диелгән. Шуңа рәйле рәвештә, безнең институт галимнәре укытучыларның белемен күтәрү институтында да укыталар. Алай гына да түгел, без үзебезнең институт күләмендә мәктәп директорлары, уку-укыту бүлеге мөдирләре һәм роно хезмәткәрләре өчен ике айлык квалификация күтәрү факультеты оештырдык. Бу эш һәр ике як өчен дә бик файдалы. Равил Низамов. Мирфатих Зәкиевич, сез бит әле үзегезнең тагын бер матур эшне әйтми калдырдыгыз: Казан дәүләт педагогия институты Татарстанны гына түгел, тагын 24 өлкәне милли кадрлар белән тәэмин итә. Мирфатих Зәкиев. Әйе шул, без аларга ел саен егерме биш белгеч урынына җитмеш бишне озатабыз. Язучы. Бүгенге көн таләпләренә тулысынча җавап бирердәй яшь укытучы бигрәк тә кайсы ягы белән аерылып торырга тиеш? Равил Низамов. Без укытучының бөтен эш артыннан да үзененең йөгерүен. барысын да үзе эшләвен хупламыйбыз. Ул укытучыларга, пионер, комсомол оешмаларына таяна белсен, аларга педагогик-фәнни юнәлеш күрсәтеп бирсен. Без менә шундый укытучыларны мактыйбыз, шундыйлар белән горурланабыз. Тәрбиянең шул якларын күздә тотып, безнең мәктәпләрдә үзидарәгә игътибар арттырылды. комсомол, пионер, укучылар оешмаларына ныграк ышаныч белдерелде. Безнең министрлык каршында махсус Лаборатория оештырылды. Ул укучылар үзидарәсен камилләштерүнең педагогик нигезләрен өйрәнә, хәтта мәктәһкәчэ яшьтән үк уку процессында дәрестән тыш эшләрне дә эченә ала. РСФСР Мәгариф министрлыгы бригадасы килеп безнең бу тәҗрибәне өйрәнеп китте. Бу хакта Коллегиядә дә сөйләдек. Язучы. Без бер төп фикергә якынлаштык бугай: мәктәпләр тормышына гаять мөһим яңалык кертәчәк реформа халык мәнфәгатьләрен, җәмгыятьнең алга китешен күздә тотып чыгарылган. Төп мәсьәлә шунда: без барыбыз да — ата-ана- лар да. педагоглар да — мәктәпкә җәмгыятьнең киләчәге итеп карарга тиешбез. Мәктәп юл башы, чишмә! Ул — иң изге башлангычларга старт! Икмәктән кала, халык өчен иң әһәмиятлесе — мәктәп! Әгәр шулай итеп аңлыйбыз икән — без алдыбызга Партия куйган бурычларны җиренә җиткереп үтәрбез.