ӘСӘРНЕ ЧЫН ИТКӘН НӘРСӘ?
... Укучы фикере ерничә дистә ел «Казан утлары»н укып баручы буларак, миңа да бер-ике сүз әйтергә рөхсәт итсәгез иде. Әйтәсе килгән фикер Альберт Хәсәнов- ның күптән түгел басылып чыккан «Әбкәм ядкәре» исемле повесте турында. Мин төгәл булмаган детальләргә кагылачакмын. Әдәби әсәрне чын иткән нәрсә дә деталь бит инде. , Иң әүвәл шуны искәртәсе килә: кушамат белән сөйләшү безнең халыкка хас түгел. Я>сә шаярып, яисә ачуланып искә төшергәндә генә кушамат белән дәшүчән халык. Ә бу әсәрдә рәттән һәм ниндидер тәм табып саный аларны автор. Тыйнак һәм кешелекле (автор сүзе) әби дә «бар әле, саесканнарга кертеп чык», дип сөйләшә. Татар халкында мондый тәрбиясезлекне белерлек кенә чама бар, ямьсезләмәсен иде автор безнең күркәм гадәтләрне. Гомумән, кушаматны әдәби әсәрдә нинди дә булса вакыйгага ачыклык кертердәй булса гына искә алу ярый дип уйлыйм. Ул кушаматның әсәрдә кирәге юк икән, чүп итеп тутырасы да түгел. Чабатаны шакмаклы яулыкка төрү дә хак сүз түгел. Чабата хәзер генә сувенирга әверелде, элек чабата чабата иде инде ул, башка кием юклыктан, аптыраганнан киелә иде һәм дәрәҗәсе дә зур түгел иде. • Аннары, ни сәбәптән әтисен сугышка юртак белән озатканнар? Узышка бармыйлар, сугышка китәләр ич. Автор һәр даим матур сүз әйтергә, шаккатырырга каҗы- рып тора: кызлар уймак авыз, бил — нечкә, атлар юртак булу фарыз аңа. Оста азучыларныкы шулай тиеш дип аңлый бугай ул. Ә минем укучы буларак шаккатасы килми: купшыга киттеме өметне өзәм инде: көчсез кеше сугышыр алдыннан нык шаулый, кулыннан эш килмәгән — мактанчык була. Бу — тормыш тәҗрибәсе. Янә бер деталь: Әби апара бутый да, төче коймак пешерә. Апара — әче камыр ул. Мондый элементар нәрсәләрне истән чыгарырга ярамый. Мәгариф бүлеге мөдирләре чабата кимәделәр. Алар халык күз алдындагы кешеләр, вазифалары ук арурак киенеп йөрүне таләп итә иде. Чана тартып җылы оек- баш-бияләй җыеп йөрүе дә чамасызрак арттыру. Эшлекле итеп күрсәтү өчен бүтән детальләр табарга кирәк иде. Оекбаш-бияләй җыюлар булды, әмма мәгариф бүлеге мөдире белән авыл советы председателе бәләкәй чана тартып йөреп җыймады аны. Алар ул заманда да җитәкче ролен башкардылар. Мондый арттыруларны санап бетерерлек түгел. Мәсәлән, шунда ук: «Фронтка дигәндә халык инде җанын кызганмый... тик алсыннанр гына» дию чын сүз түгел. Ун, чорда сандык тулы әйбер юк иде, сораганнарын көтеп, чыгарып кына бушатырга. Халык үзенә юкң*>1 бирде, үзе ялангач булса да. Ә авторның бик җиңел килеп чыга. Фронтка бүләк дигәннән, тагы бер бүлекне әйтми мөмкин түгел. Өч ел сугыш барышында йончыган, таланган, ачлыктан шешенгән кешеләр ике-өч танк төзетмәк- челәр. Нәрсә бу? Автор танкның бәһасен белмиме, яки яшь язучы буларак ул заманны күз алдына китерә алмаганмы? Сугышның беренче елларында булды андый җыюлар. Тик соңгыларында... Тормыш ул театр түгел. Аның үз законнары. Без ул елларны бик хәтерлибез. Бирә алганны биреп бетергән идек инде ул елларда. Мин автор ечен повесть язарга җыенмыйм, әмма язган кеше ул елларны уен итеп кенә тасвирламасын иде. Укучыны ни тоттырсаң шуңа канәгать һәм талымсыз итеп күз алдына китермәгез инде сез, зинһар. Хәзер безнең әдәбият нык үсте. Әдәбият белән бергә укучысы да үсте. М. Горький әйткән: «Цель литературы помогать человеку понимать самого себя, поднять его веру в себя и развить в нем стремление к истине». Әнә бит хакыйкатькә омтылыш тәрбияләү дигән. Шулай булгач, чынбарлыкка һем аның детальләренә зур игътибар кирәк. Алар — әсәрне чын иткән нәрсәләр.