Поэзия
Акка күчерү
1
Кибеттә бер хатын зары килеп керде колакка: «Ак буяу,— ди,— таба алмыйм — әллә кая олаккан...» Уйлап куйдым: яктылыкка туйган күңел сирәктер. Ак буяуның җитмәвенә сөенергә кирәктер. 2 Хәтта Кояш йөзендә дә кара таплар булгандай, аккошлар да алай ук ак булмый икән туганда; акмы каен үрентесе җирдән башын сузганда?.. Аккошлар да, каеннар да яши-яши агара. Тик бүтәнчә тартышадыр күңелдәге ак-кара. Ьәрбер кеше күңеле дә ак-пакь була туганда. Кайберләре карала шул үсеп дөнья куганда... 3 Мин Женнины күрәм: доктор Маркс әсәрләрен акка күчерә. Караламадагы һәрбер сүзгә ул үзеннән яңа көч бирә. Кара тап астыннан берәм-берәм акка чыга сәйлән хәрефләр. (Сак булмасаң, чиста битләрне дә кабат пычратырлык хәвеф бар.) Тагын сызып чыга сызылганны, себереп ташлагандай тарихтан Җирнең якты фал китапларында Җенниның да нуры бар икән!.. Хакыйкатен күңеленә манып, «Калиталпны акка күчерә, күз аллары караңгылайганчы! Аннан якты-якты төш күрә... Яшәешнең көрәш әлифбасы — яктырмаган аннан кем җаны?! Әле күпме кара кан түгәргә акка күчерер өчен дөньяны Хәрефләр Озын-озак сәфәрләрдә йөртә, диләр, берен хыял, берен нужа, берен мал... Унлаган пот хәреф төяп, юлга чыккан Шаһингөрәй, Габделлатыйп, Борынгал.V Зур хәзинә икәнлеген баскыннарга аңлаталмас хәтта «зирәк» курбашы; хәрефләрне учка алып, әйтер генә: «Пугачка да ярамый бит кургашы...» Ә үзенең, кем әйтмешли, ике аягын тотып селек — бер хәреф тә төшмәстер. Кургашынның кайчан көчле икәнлеген бик тә яхшы аңлап бара өч фәкыйрь. Кырмыскадай мыжгып яткан хәрефләрдә китапчылар белә күпме көч барын. Өч айлык юл газабына түзәрлекме — кургаш потлар ашый арба күчәрен. Капчыкларда бихисап сүз кайнап тора — төрлечә тез буйсынучан хәрефне. Кибәге дә бардыр, бәлки, борчагы да — акыл һәм кул башкара бит һәр эшне. Җан азыгы булса икән һәрберсе дә,— бар баш ярыр, болгатыры дөньяны... ' Иң беренче китаптагы кызыл юлда җуелмаска сеңеп калган кем каны?.. V Казан университеты типографиясендә хәреф жыючы булып ыиләгәи Ш Бжж аумамын. Г. Яушен белән Б Бнктнмеровны ияртеп. I8W г.ш Ташкеюжа сәфәр тотуы искә алына ...Өч баһадир. Юлда кызып сөйләшәләр: — Хәрефләрме? Без — иң көчле яу, юләр! — Исеңдә тот: бу дөньяда кошны — азык, ә сүз белән кеше җанын аулыйлар... — Коры кургаш белән генә ни кыларбыз? — Буяргамы? Бездә әле бар кан да!.. Төрле уйлар килә икән хәреф тулы капчыкларга башны куеп барганда... Хәйретдин Мөҗәй көндәлегеннән юллар яки гомер шәрабы һәм сугыш мунчасы Йоттым шул, тахилгә генә эчкән ди бит тавык та. Яшәү өчен күтәрдем мин утырсам да табутта.VI Юк, әҗәлгә каршы дару салып эчмим касәмә... Сугышта син көн дә үләр куркак булсаң,— яшәмә! Халыкларның канын эчеп, исергәндә паразит, көн дә үлем исереклеге белән йөрү — харам бит! Эчми исерек булырлар ди мәхшәр-үлем күзендә. Ә мин аеклыктан гаҗиз,— Нигә? Белмим үзем дә. Шәраб сорап тилмерттеме җанымдагы хәйямлык?! /. «Эчтем, бераз үзем дэ кыздым.. «Сугыш язмалары». 24 11.41 Бераз кыздым, әмма җебеп мәлҗерәргә чамам юк! Юк, кыюлык өчен түгел,— кыз катына ашкынмыйм; шулай ук җан сызлавын да хәмер белән басмыйм мин. Тиредән үк чыга-чыга, бер сөйләшер өчен дә эчмәдем мин. Болай да сүз тоткын түгел эчемдә. Шундый афәт вакытында түгел күңел ачуым. Бу башыма йөз ләззәттән өстен бер уй баш бүген. Риза: янып үләргә дә,— булсын хәерхаһ кына. Эчтем гомер шәрабымны Ватанымның исәнлеге хакына! Юындырды каен кызы!— Әйләндем күк сабыйга. Карт тәнемә төште бугай себеркенең сабы да. 2. «Бүген мунча кердем...» 28.11.41 Без бит сөттә коенмаган,— ник яшерим мин аны?! Юк, үзең дә керләнмичә VI Җор күкелле сугышчылар землянканы шулай атаганнар. пакьләп булмый дөньяны. Пакь су, үзе пычранмыйча, керне ничек агартсын?! Дөлдөл түгел,— тапсыз тотып булмый җирнең ак атын. Кызу сугыш үзе үк, дим, кара мунча түгелме? Йокса йоксын төнгә корым — каралтмасын күңелне! ...Ә мин, бәлки, үз мәетен үзе юган үлемдар?!. Җирне мунча кертешергә әле гомер түлем бар! Пычрануга түзалырмын ант пакьлеге хакына. Тик төшмәсен ил алдында йөзгә нахак тап кына. Җанга — мунча? Сафлануның бардыр башка юлы да. Халык өчен фида булсаң, барысы да юыла. Мичче Туган йортның миченз бер аркамны тергп торыйм.— Җаным аша ага башлый Гольфстрим!. «Кояш батареен ясаучы бар, мичче табып булмый авылда. Өйрәнмиләр — борча дагалау күк катлаулы да түгел, авыр да...» Тимербае кая, Әхмәтшасы?.. Чынлап, бер очта да юк алар. Барысы да, кайтмас җиргә китеп, кем әйтмешли, кирпеч сугалар. һөнәрләрен алып калмаганбыз — «китаплары» белән күмелгән. ...Мичче китә... һәм бер җылы нурын югалтадыр төсле күңел-җан. Көтүчесез авылда Сорап тормый чират: бармы теләкдәртең — ааыл көтүчесе булып ала һәркем... Кибетче дә, бригадир да, «'• җыючы да, галлим дә, «хлад мөдире дә, председатель хатыны да, •лга кайткан профессор да... Чыбыркы һәм курай өйдән-өйгө йөри. Көне буе өстә «чүл кояшы» көйри. Ваклык, гайбәт, үчтән монда һәркөм өстән. Бәлзәм итеп сулый сөтле тузан исен. Хет бер тапкыр җиргә яланаяк баса. Миләш Чү! Бер песнәк миләш ашый — ачы тели күңеле... Бу бит минем зур кайгымны уртаклашу түгелме?! Тыныч кына үтә алмыйм миләшлекләр яныннан. Тәлгәшләре — хәтер уты — шул утта мең янылган. Яна башлыйм, шуларга гел күзләремне төбим дә... Минем энекәем ята кызыл миләш төбендә. ...Хаста әни. Бит алмасы — йөткерүдән кан качкан... Шулай тоям: бу тәлгәшләр укмашкандыр кан-яшьтән. Эчтән янам! Котылалмыйм шул гомерлек җәбердән. Капмасам да — миләш т&ме китми һаман бәгырьдән. Чү! Бер песнәк миләш ашый—, ачы тели күңеле... Җаваплылык Минем дә бар гомеремдә бер парашют төргәнем. ...«Вагон-вагон» уйларымнан калды бары бер гамем. «Сәнгатенә төшенмәсәң, башың белән түләрсең. Ачылмаса,— биштәр асып сикергән бер юләр син!..» «Хыянәтең үзеңә үк фаҗигале ачыла...» Нигә кеше һәр эшенә җавап бирми баш белән?.. «Кетүчеләр поэзиясе» вәкиле буларак танылган борынгы грек шагыйре.