Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 

Пошилар Бик кадерле бер көнебез үтте. Гади дө көн кебек, түгел дә. Әллә нигә генә шушы көнем бик уелып калды күңелдә. Чабыш аттай үтте бүген вакыт, ашыкмаган чагы юк аның, һәр көн саен дөресләргә кирәк сәгатьләрен хәзер дөньяның. Үзе уйлый, үзе кыла кеше. Үз хәлен соң кемнән сорасын? һәр көн саен иртән: — Дөньяларга ни булды икән? — диеп торасың. Баш бетәрлек хәлләр була торып, борчылырга сәбәп табыла. Әллә Җире, әллә чире шундый — кешелек тә бик еш абына. Бик кадерле бер көнебез үтте. Гомерләргә аны тиңләрлек. Без бу көнне, җылы учак эзләп, өйдән-өйгә кереп йөрмәдек. Бүген Кояш безгә көлеп чыкты, сандугачлар белән атты таң. Йөзләребез якты, еласак та елаганбыз күбрәк шатлыктан. Олыларга олы итеп дәштек. Җылы учны тойды сабыйлар. Онытылып, эреп, җанга кереп кочакларда янды җаныйлар. Уйларыбыз безнең эшкә ашты. Юлларыбыз булды уңышлы. Ким дигәндә тагын бер көнгә без буып тордык әле сугышны. Шатлыкларны җырлап каршы алдык. Кайгыларын күрсәк дәшмәдек. Без бүген дә тагын бер мәртәбә бер гомерлек итеп яшәдек. Чәчләребез бераз агаргандыр. Без картайсак — дөнья яшәрә. Агармасын имеш, бүгенебез һәм киләчәк өчен яшә дә! Бик кадерле бер көнебез үтте, һәркайда да аны тойдылар. Шагыйрьләрдә түгел, компьютерда сизгеррәк бүген тойгылар. Күрдек бүген күпне. Тойдык күпне. Кемдер яңа корал сынады. Сукбайлыкка дучар булган гарәп тагын бер көн ачка чыдады. Янгын исе, шартлау тавышлары ишетелә икән ерактан.— Бу заманда бөегрәк эшләр көтелә иде, юкса, ир-аттан. Шаулады Җир бүген зур тавыштан (Чүкеч тавышларын әйтмим мин). Үкседеләр яңа каберләрдә, без аңлыйбыз хәлен ятимнең. Җир шарыннан төтен исе чыкты, авыру йөрәк кебек тибеше. Кешенең бит әле, бер уйласаң, яңа гына туып килеше. Кемнәргәдер артык рәхәт Җирдә. Кулда затлы уен-кораллар. Ир исемен әләм итеп Җирнең инде күпме җанын кыйганнар! Көне буе бүген Җиребезнең зыңлап торды нерв җепләре. Кемнәргәдер шартлап үләр өчен берәр бомба әле җитмәде. Җитмәгәнен ясап салдык заряд, ипи бүлгән кебек, тигезләп... һәркемгә дә җитә инде бүген, барыбыз да Җиргә игезәк! Бик кадерле бер көнебез үтте.— Елъязмада урыны зур аның. Әрнеде җан: әйтерсең лә мине ташлап китте газиз туганым... Гайрәтләнеп, гөрләп дөнья шулай ыгы-зыгы килеп торганда, кояш баеп барган вакыт иде, ике поши чыкты урманнан. Чибәрләнеп, көязләнеп түгел,— бераз моңсуырак пар иде. Күзләрендә кешеләрнекеннән тирәнрәк сагыш бар иде. Күккә карап озак иснәнделәр, су эчтеләр төшеп инештән. ...Әллә инде поши урманына берәр шомлы хәбәр ирешкән. Пошиларга никтер тыныч түгел, урманда да дөнья тар сыман. Китеп барды бүген ике поши баеп барган Кояш артыннан. Сүнеп бара безнең тагын бер көн. Шундый матур... Шундый кадерле... Офыклардан бөрә кайнарлыгы — табигатьнең яна бәгыре. Күп сораулар туды бүген Җирдә, күп сорауга җавап табылды. Минем менә тик бер генә сорау җәрәхәтләп тора җанымны: бик борчылып һәм дә бик үпкәләп китеп баручыга охшыйлар,— көз бит инде,— кая бара икән, кая бара икән пошилар? Без сугышта һаман Берөзлексез һаман дәвам итә, сугышның юк тәмамланганы. Җиңүләр һәм җиңелүләр булды, җирдә сугыш тәмамланмады. Бетте! диде аны минем бабай. Җиңдек) диде, дошман дөмекте. Юа-юа канлы кылычларны, яраларны бәйләп көн үтте. Хәл алырга яткан җиребездән, бик арсак та, тордык яңадан. Сугыш гел шул иде, исеме — бүтән, ә каныбыз — яңа ярадан. Бетте! диде аны минем әти. Җиңдек) диде, соңгы дошманны. Әти минем, бөтен кеше кебек, сугыш бетүенә ышанды. Ул бәхетнең белде ни икәнен. Тик иминлек кенә юрады. Бүген менә безнең өйдән үтә шул сугышның яңа юллары. Сугыш бара һаман.— Бөтен җирдә. Күчеп кенә йөри утлары. Туктал тора икән, аның әле тын алырга гына туктавы. Илгә төбәп, безнең өйгә төбәп атмаса да туплар корылган. Мин, атлаган саен, әле һаман сугыш ярасына орынам. Кулдан-кулга кала килә кылыч, антлар эчеп ала киләбез. Солдатларның варислары булып, солдат булып кала киләбез. Улларыбыз тора бүген чиктә. Аларның да өзелә сулышы. Бабасыннан калган шул ук сугыш — аларның да бүген сугышы. Буыннардан буыннарга кала, барыннан да мөһим эш булып. Кешелеккә даим янап тора, йөрәгендә яман шеш булып. Сугыш озын. Аның зәхмәтләре кешелекнең җанын йөдәтә. Җир шарының кайтавазы булып чаң каккандай кага йөрәккә. Бетте! диеп бүген кем әйтә ала? Беттеме ул минем оныкка? Ул да бүген сугыш дигән сүзне йокысында гына оныта. Чабатаны күрсә, «бу нәрсә?» ди. Ишетсә дә, аны күрмәгән. (Андыйлары онытылды инде, чабатаны алдык түрләрдән.) Ә кылычны таный,— автоматны, пулеметны таный, танкны... Уенчыгы — сугыш кораллары. Ул да солдат, сугыш — аныкы. Унбиш тиен салып сугыш ача, тешен кысыл ата, җимерә! Тешне кысып куәт биреп торам: тырыша күр, берүк җиңелмә! Ирек бирсәң яшәр иде сугыш киләчәкнең канын эчеп тә. Тәмамлыйсы иде бу сугышны, тәмамлыйсы иде ничек тә!.. Бетте! — диеп бүген кем әйтә алсын? Бер көне юк дошман атмаган... Без сугышка күптән киткән идек, без сугыштан әле кайтмаган... Сагыш Советлар Союзы Г ерое. очучы М. П. Девятаевка Оча алмыйсың, диде аңа врач,— җирдә генә урының бүгеннән. Төшерделәр аны бик биектән, бик биектән — зәңгәр күгеннән. Бер күкләргә, бер суларга карап, бер йөрәген баса алмады. Кая куйыйм бу җанымны, диел, дуламыйча чара калмады. Утырттылар аны «Метеорига, Самолеттан, диләр, ким түгел. Охшаган шул, диде, бераз гына һәм җилкенеп куйды... И, күңел! Кыяфәте очкычныкы кебек, канатлары суда судасын... Югарыда һава иркен булгач суларына, бәлки, чыдарсың. Әйләнде ул Идел киңлекләрен. Суда йөзде — күккә карады. Бер сәгатьтә үтеп китәр иде. Өчәр сәгать үтәр араны. Кайчакларда аңа бу матур кош дулкыннарны кисел үтәр дә, канатларын җәеп ике якка, ыргылыр күк тоела күкләргә.— Баса алмады ләкин ярсуларын. — Очмый икән,— диде,— кораблар... Җирдә инде табып булмыйдыр шул, күктә калса әгәр канатлар.