Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Учларымда кояш

ӘЛЛӘ КОЯШ бөтен җиргә кереп Бер ялтырап калыйм ди микән,— Табигатькә яңадан җан өреп, Балкып чыккан әнә таң-иртән. Агачлардан сары яфрак ява, Җил җаена биеп, кыйгачлап. Зыңлап-чыңлап тора зәңгәр һава, Коен нурда, йөз син колачлап! Учларымда кояш бу чагында, Җирем — палас, күгем — бер дәрья, Бөтен дөнья гүя кочагымда,— Миннән дә бай җирдә кем бар, я?! Җан иясе бәхет өчен туа, һәрни татый яшәү шатлыгын. Кеше генә дөнья куакуа Сизми кала михнәт — шартлыгын... Зилзиләләр, туфаннарны үткән, һәлакәтләр, яулар кичергән Кырылмаган!— Язмыш аңа күптән Абелхәят суы эчергән. Кешелек шулай дәвам итә җирдә. Хәзер инде мендек айларга! Ә һаман да тимер кием иңдә, Тынгы йөри әллә кайларда... Яшәү кадерен якын белгәнгәме Ышанасы килми сугышка: Афәт гаме бер көн бетәр әле. Тынычлык бер җиңәр тормышта! Мин ышанам, учымдагы кояш Иңәр бер көн илләр җанына, Бәхет кенә булыр дөньяга баш!— Мин фәкать шул язмыш ягында: Тынычлыкта чөнки яшәү чыны! Ә яфраклар ява-тирбәлә, Көйләп тора көзнең алтын чыңы, Мин шатланам тыныч иртәме

Шигырь төзәткәндә

Фортепиано телләредәй чыңлап, һәрбер сүзе җырлап торса да, Шигырь әле чыкмаган дип чынлап, Кызганусыз күңел кул сала. Пушкин да бит үзенең язмаларын Биш-алтышар тапкыр төзәткән: Шуңа балкый хәзинәсе аның Халкы бүләк иткән бизәктән. Мин телемне ачтым Тукай белен, Пушкин белән чыктым зур юлга, Үз юлымны ләкин анык белом! — Борылмаска булып уң-сулго,

Шигырь төзәткәндә Фортепиано телләредәй чыңлап, һәрбер сүзе җырлап торса да, Шигырь әле чыкмаган дип чынлап, Кызганусыз күңел кул сала. Пушкин да бит үзенең язмаларын Биш-алтышар тапкыр төзәткән: Шуңа балкый хәзинәсе аның Халкы бүләк иткән бизәктән. Мин телемне ачтым Тукай белен, Пушкин белән чыктым зур юлга, Үз юлымны ләкин анык белом! — Борылмаска булып уң-сулго, Намусым белән бергә атладым мин, Юллар борма-борма булса да, Халкың белән бергә тар юл да киң,— Үз йортыңда изге бусага! Сөрткән саен алтын балкыгандай, Тигән саен шигырь тылсымлы: Күз яшьләре сыгылып саркылганда Тел сурәтле була, тел сынлы! Сурәтлән син, бас син бар гәүдәңә, Ил турында изге уйларым! Җирләгәч тә, дүнеп бер шәүләңә, Бәлки мәңге җырлап туймамын... һәр бизәгең, шигырем, камилләшсен. Күз нурларым шунда түгелсен, Ләйсән булып тамсын кайнар яшем, Сүзләреңнән гөлләр үрелсен! Егетлек турында Борынгыда мактар булса аксакаллар Егет белән атын бергә мактаганнар. Ир-егетләр, Күли-Чурдай, сиксәндә дә Егетлек салтанатын саклаганнар. Вәгъдә бирсәң, икеләнми үтәүне бел, Егет сүзен аклар өчен әзер тор гел,— Бабаларның гадәт-йолаларын бозу Әманәткә хыянәттән һич ким түгел! Егет эше — хәрәкәттә-кузгалуда: Уңыш фәкать яз — чәчүдә, көз — алуда,— Тарихыңны онытсаң — юк киләчәгең, Яшәү сере узганнарга күз салуда. Бабаларың язган аны ташка, тузга: Әверелмәсен нәселнең дип җаны бозга,— Шуңа игеп, урып икмәк үзең пешер, Берәү куйган әзер нанга кулың сузма. Ир икәнсең — илгә тапшыр язмышыңны, Сөйлә, шагыйрь, үз халкыңа хакны-чынны; Бүген күрсәт фидакарьлек, изге юлда, һич шикләнмә, ил төзәтер ялгышыңны! Ишетерләр микән, Нури, тавышыңны,— Киләчәккә таба җилләр авышырмы? Ил түренә менеп, килер буын белән Синең дә бервакыт рухың табышырмы?!. Аяз иртә Тэрәз төбендәге агачлардан Үтеп кояш төшкән пәрдәмә: Яфракларны нәкыш итеп салган Пәрдәмдәге алтын шәүләгә. Ал болытлар оҗмах кошы тесле: Каурыйлары яшел, сарыдан... Шатлык белән тулган җирнең өсте, Җанга хәят рухы сарылган! Салмак кына оча иртәнге җил, Шаян бизәк уйный пәрдәмдә. Бу чагында миндәй шат микән ил, Бик бәхетле микән һәр бәндә?!. Берәү уйный

Берәү уйный әнә татар кәен, Тәрәзәсе айга караган; Кем бизәгән космонавтлар илен, Йолдызларын кемнәр санаган? Күңелнең иң нечкә кылларында Өэелеп-езелел сызыла бу моңнар: Искә төшә Идел буйларында Чәчәк аткан гүзәл урыннар... Көйләр көйләп уйчан сагышлана, Көйләр көйләп көләч шатлана. Бөекләргә җырлар багышлана. Узганнарың җырда саклана... Чын безнеңчә ител берәү уйный, Йолдызлар да тыңлыйлар сыман. Тыңлый күңел, хыяллана, уйлый... Уянгандай төнге моңсудан. Китап Китап — хикмәт: битен ачкан саен Күңел күзем минем ачыла, Көндез кояшым ул, төндә аем,— Китап илтә таңнар каршына! Кысыр китаптан да, алыйм дисә, Ала гыйбрәт адәм баласы. Тик бер генә адым бит югыйсә Юләрлек һәм хикмәт арасы. Киштәләрем минем, күр, сыгылган, Китаплар сер сөйли тирәмдә: Мин тышаусыз җибәргән ат сыман Яшел кырга — язгы чирәмгә. Дустың булса иде... Дөнья көтәрләргә эш муеннан, Тырышларга бәхет җитәрлек. Зур бәхет шул җирдә — Очрый алсаң тиңгә Шул бәхетне уртак итәрлек, Сандугач та сайрый Гөлен сайлый-сайлый,— Сайраулары җанга үтәрлек. Без тормышка килгән кунак кына, Гомер кыска — исләр китәрлек! Ул бер йомгак ише, Юк хикмәтле кеше Аның серен белеп сүтәрлек. Хәят — тылсым иле... Дустың булсын иде Чөкердәшеп гомер итәрлек. Сугыш теләүчеләргә Ятаган ятсын кынында, Юкса — чабасы була... Гел усаллык кылуның да Чигечамасы була. Ике башлы, диләр, таяк, Ятаган — ике йөэле: Син гайрәтләнүгә карап Каршы як чүкми тезне.Сират күпере ул сәясәт — Өзелердәй тартылган кыл. Кирәксез дисәң һәлакәт — Кирәкле салкын акыл! Яңа сугышмы, уйнама, Ул — сугыш түгел — БӘЛА!— Җиңеп чыгам дип уйлама — Җиңү юк беркемгә дә... Герострат өрәгенә Герострат ул белгән дан киләсен, Гасырларны таңга калдырган: Изге Артемида кәлисәсен Ут төрткән дә исәр яндырган. Шуңа охшап инде син дә әллә Мәңгеләшсен димсең атыңны?— Атом янгынында исән хәлдә Күрермен дип һәр Штатыңны, Хыялланасыңмы? Дөнья янса — Яшәү бетсә җирдә артыңнан: Ниткән дан ул! — көлләр генә калса Үзеңнән һәм яманатыңнан. Ятаган ятсын кынында, Юкса — чабасы була... Гел усаллык кылуның да Чигечамасы була. Ике башлы, диләр, таяк, Ятаган — ике йөэле: Син гайрәтләнүгә карап Каршы як чүкми тезне. Исмәт акынның соңгы сүзләре Казакъ шагыйре 0лз(ас Сөлзйманов ренә тзкълид. Яшь хатынын акын Әзербайның Урлап качкан Исмәт далага. Озын телләр сөйли: «Ике ярның Булган икән гыйшкы арада» Язмышлары тора Әзербайдан,— Качкыннарны куып тотканнар... Арканланган Исмәт җиргә ауган,— Ат өстеннән тартып екканнар. Егет көчкә аягына баскан. Усал итеп көлгән Алибәк, Балдакланып төшкән богау аркан — Пычак белән телгән Алибәк. Тиргә баткан атлар өй янында Утлап йөргән сирәк үләнне, Алар гына гамьсез... Дошманыңа Күрсәтмәсен Исмәт күргәнне. Исмәт акын каушамаган бер дә, Уа-уа оеган кулларын, Тыныч тавыш белән, әкрен генә Җырга салган соңгы уйларын: «Булды суларга батканым, Талчыкканым... Үкенмимен. Бер эштән дә баш тартмадым,— Ач йокладым, Үкенмимен. Күбрәк яхшыдан яманга Ризык куйдым, Үкенмимен. Битләремне ай-далада Карда юдым. Үкенмимен. Булмады юлга юнәтер Хатыным да, Үкенмимен. Булмады дустым дип әйтер Якыным да, Үкенмимен. Сөеп тирбәтмәдем олан Тезләремдә, Үкенмимен. Төшәлмадым бәхет-болан Эзләренә, Үкенмимен. Бакты үлем — кара томан — Күзләремә, Үкенмимен. Тик бер генә үкенечем бар: Инде дөньям ләхеттәй тар, Бер дәм генә гомер арам, Җирдән җилдәй үтеп барам, Инде авыру-сырхау күрмәм, Сагына-сагышлана белмәм... Яшел чирәмгә ауганда — Соңгы йокыга талганда Бер үкенечтән күңелем китек, Тик бер генә инде кайгым: Кочалмадым ярым итеп Хатынын акын Әзербайның». Ул җырлаган моны өзлекмичә, Бер тоташтан, салмак һәм сабыр, Каш карайган, шомлы булган кичә — Бөтен дала гүя бер кабер... Көндез матур булмаса да Исмәт Матурайткан моңлы җыр аны. Җырда икән тылсым, бөтен хикмәт,— Балкып киткән аның сыннары. Тавышы тибрәп эңгер күккә менгән, Тәне янган-лешкән, тирләгән... Кинәт киез япма күтәрелгән, Карт Әзербай чыккан тирмәдән: — Алибәк! — дип ул эндәшкән улына. — Тыңлыйм, ата,— дигән Алибәк. — Бирегез атлар, китсен үз юлына Ике качкын. — Бу соң ни димәк?!. — Китсен алар, тимә. Киез өйдән Атылып килеп чыккан чибәр дә; Исмәт тотып аны туптай чөйгән,— Атландырган шундук ияргә. Алибәкнең атына менгән үзе: Тояк тавышы озак яңраган. Алибәкнең тәмам беткән түземе, Гарьлегенә чыдый алмаган. Ул җылаган. — Алай булгач, тынып Тыңла, улым! Сез дә тыңлагыз! Исмәт мине хурлады ир булып; Ә акынга үчлек кылмагыз. Акын булып Исмәт минем эшне Дәвам итәр, яңрар киң илләр! Ит пештеме? — Пеште, ата, пеште! — Дип кайтарган җавап киленнәр. — Узыгыз, я, олылап ризык хакын, Аштан авыз итеп күрмәгә,— Дип бөек карт, олы җанлы акын Кереп киткән диләр тирмәгә. 1983