Кызыклы хәлләр
Атаклы рус жырчысы Федор Иванович Шаляпчн чит илдә композитор Антон Эйхенвальд белән кафеда сөйләшеп утыралар икән Федор Иванович, үз алдына сөйләнгәндәй: — Казанда мин гажәеп бер кеше очраткан идем...— ди.— Моннан егерме, егерме биш еллар элекме? Хәзер дә мин аны шулкадәр ачык итеп күз алдына кнтерәм —дип, Шаляпин кинәт кенә менюны эләктереп ала да, шунда ук карандаш белән яшь татар егетенең рәсемен ясап куя. — Ул шундый шәп шигырьләр яза иде,—дип дәвам итә Шаляпин Безнең Михаил Юрьевич кебек үк, бөтенләй малай чагында диярлек үлеп китте Юк, мин аның бөтенләй балаларча саф йөзен тулысымча охшатып ясый алмадым Ә аның күзләре, Антон, күзләре! Акыллылар һәм бөтенләй олыларныкы кебек . Мнн кайчакта тимер читлектәге акчарлакны күз алдына кнтерәм инде беркайчан да диңгез өстендә оча алмас микәнни?! Әлеге татар шагыйре миңа әнә шундый акчарлак булып тоела Сагыш аның күңеленә авыр таш булып яткан кебек иде Кызганыч, мин аның исемен онытканмын — Тукай ул!—ди Эйхенвальд — Тукай? Тукай! Дөрес! ди Шаляпин Шуннан соң Эйхенвальд Шаляпинга Тукайның «Су анасы» шигырен укып күрсәтә. — Беләсеңме, Антон.— ди Федор Иванович.— Син бу шигырьгә нигезләп опера яз! Чыннан да А. Эйхенвальд. аның киңәшен тотып, «Су анасы» операсын яза башлый. Бу операның партитурасы, композитор вафат булганнан сдң, Глинка исемендәге музейга тапшырылган Димәк, мәшһүр Шаляпин белән Тукан очрашкан?! Уку Әстерханда яшәгәндә Сәгыйть Рәмиев Давыт Мөхәммәтов исемле кешедә фатирда тора Фатир хуҗасының хатыны һәҗәр ханым да. нәни кызлары да С. Рәмиевне бик яраталар Газета һәм театр эшләреннән арып кайткач, С. Рәмнев хуҗа хатынга — һәҗәр апа, теге зур самоварыңны кайнатып җибәр әле, рәхәтләнеп бер чәй эчик!— дип әйтә торган була һәҗәр ханым идәндәге келәм өстенә табын әзерләп, самовар китерә икән, аннан соң С Рәмнев хуҗаның нәни кызларын үз янына чакырып чәй эчә торган була. Чәй эчкән арада С. Рәмиев кызлар!а сораулар бирә — Гайшә, син бүген ни сәбәпле сабакка бармадың, ә? Гайшә хәйләли башлый: Читлектәге акчарлак — Башым авыртты...— ди. — Алай ярамый, Гайшә!—ди С. Рәмиев.— Уку калдырырга һич ярамый... Ә син нишләдең, Өммегөлсем, ә? — Мине сабакка җибәрмиләр,— ди Гөлсем.— Үскәч мин дәрес калдырмаячакмын! Рәмиев бәләкәй Гөлсемне күтәреп алып: — Менә дөрес! Уку ул бөек нәрсә, кызлар. Уку юлында үлеп калырлык булса да, уку кирәк! — дип, шагыйрь шигырь сөйли. Ирләргә дә фарыз уку, Кызларга да фарыз уку. Фарыз эшнен барсы уку. Уку, уку, уку. Вакытлар узу белән әлеге Өммегөлсем бөек әдибебез Галимҗан Ибраһимовның тормыш иптәше була һәм үзе дә язучылык эшенә бирелеп китә, китаплар бастырып чыгара. Сәгыйть Рәмиев—актер Шагыйрь Сәгыйть Рәмиев газета хезмәткәре генә түгел, һәвәскәр артист буларак та спектакльләрдә еш катнаша торган була. Ул вакытта хатын-кыз рольләрен уйнарга артисткалар булмый, шул сәбәпле хатын-кыз рольләрен ир-егетләр уйный. С. Рәмиевкә күбесенчә хатын- кызлар ролен бирәләр икән. Тукай Әстерханга килгәч, аның шәрәфенә спектакль куела. Сәгыйть Рәмиев зур күкрәкле, ун аягы аксый торган бер хатынны уйнарга тиеш икән. Уен барышында Рәмиевнең күкрәк урынына куелган йомгаклары төшеп, сәхнә буйлап тәгәрәп китә. Рәмиев йомгакларны куып тота да берәм-берәм урыннарына куя. Бу күренеш уйнаучыларны да, тамашачыны да чыгырдан чыгара: озакка сузылган көлү тамашаны туктатып тора... Уеннан соң Тукай сәхнә артына, артистлар янына керә. — Я, ничек?—дип сорый Рәмиев Тукайдан. — Кызык булды,—ди Тукай, көлә башлап. — Ә-ә, теге каһәр суккан йомгакларны әйтәсеңме?— ди С. Рәмиең. — Юк,— ди Тукай.— Анысы бер хәл. Мин аннан көлмимен. Син, Сәгыйть, уң аякка аксап сәхнәгә кердең, сул аягыңа аксап чыгып киттең. Шуннан көләм! Сызгыру бушка китмәгән Композитор Мансур Мозаффаровны гаять тыныч табигатьле, тыйнак һәм аз сүзле кеше буларак хәтерлиләр. Кайчан карама, ул ялгызы гына, үзенә ишетелерлек кенә сызгырынып, нидер көйләп йөри торган була. Җыелышларда тик утыра, тәнәфескә чыккач, тагын читкә китеп моңлана икән. Бик тавышлы бер җыелыштан сон, Мозаффаровка әйткәннәр: — Мансур абый, сез нигә бер сүз дә әйтмисез? М. Мозаффаров иңбашын сикертеп куя да, бер сүз дә әйтмәстән, матур гына бер көй сызгырып, читкә китә. Бераз вакытлар узгач, ул үзенең атаклы, матур, моңлы «Симфоньета>сын язып китерә. 'Кызыклы хэллар»не журнал өчен Батулла ззерладе.