ИХЛАС ХИСЛӘР ГӘҮДӘЛӘНЕШЕ
Мөхәммәт Мәһдиеа белен бергә I юлга чыгарга туры килгәләгәне [бар. Шунысын яратам, аның белам озын юллар кыска була. Ни •чей дигәндә, әңгәмәдәшләрен җор сүз белән авызына каратып тоту сәләтенә ия ул Бер караганда, бик гади генә әйберләр турында сейли кебек, ә чынлыкта исә шул гадәтилек сине тирән уйга сала, техирләндерә. келдерә, гыйбрәт алдыра. Аның күзәтүчәнлегенә. детальләрне бәр- теиләп хәтерләвенә, тел бизәкләрен гаять нечкәләп тоюына сокланмый мемкин түгел, Миңа калса. Мехәммәт Мәһдиев язасы әйберләренең башкаларга тәэсирен башта әнә шулай кешеләр белән аралашканда сынап карыйдыр шикелле. Мин шунысына да игътибар иттем: поезд Курса тиреләренә килеп җиткәч, ул җитдиләнеп «ела, үрелеп-үрелеп тәрәзәдән карый, «атта аягына ук басып, тәрәзәгә каплана. Әйтерсең лә юл буйларындагы агач һәм үләннәрне беренче тапкыр күрүе. «Менә бу сукмакны күрәсезме,— ди ул бераз баргач,— Курсапочмак булыр. Мәктәптә укытып йергән елларда бу сукмакларны •й-һай күп таптарга туры килде». Үзем аны күзәтәм, үзем уйлыйм: тугән •к кемгә дә газиз шул! Күңел кыллары киерелгән җәядәй тартылып торган, шылт иткән тавышка да аваз бирергә әзер торган иҗат кешесе эчен аның газизлеген •ою хисе тагын да кечледер. Әдипнең •Торналар тешкәй җирдә» дигән лирикдокументаль повестен укыгач, мин моңа кабат инандым. Тцем җирне саеыну д»рте бер вакытта да бетми шин... Әбелмәних Каргалының әнә шундый юллары белей башланып киткән әсәр «Бу — ыинем туган җирем .» дигән сүзләр, горурлануны да. сагышны да белдерүче сүзләр белән тәмамлана Шушы ике арада никадәр язмышлар, характерлар, тормыш вакыйгалары турымда тасвир итәргә элгәре язучы. Сүз җай гына, табигый бара Каләм бер урында да тертелеп калмый. Укучы автор артымнан ияреп бара да бара. Гәберчәк авылы кешеләре синең ечеи дә якын, үз булып әверелә. Мәрхүм Мирсәй Әмирнең мондый сүзләре хәтәрдә калган «Чын тормышмы, әдәби әсәргә герой булырлык кешеләрне ерактан ззлергә ейрәнелгәи Ә туганнан бирле үзең үткән юлГ Сиңа якын торган агай-зне, тугән-тумачаларыңГ Дус-иш- ләрең? Алар турында язу үзенә күрә кода-кодагыйлык шикелле, ярамый торган зш исәпләнгән» М. Мәһдиәвнең бу мәсьәләгә карашы күтен ачыкланган үзең яхшы белгән, тирәнтон тешенгем, влей гына да түгел, аерылмас язмышың булып әверелгән тормыш даирәсе турымда язу гына каләмнең ышандыру кечем билгели. Ә ныклы җирлеге булмаган, уйлап чыгарылган әйбердә кайчан дә булса фальшь чыгасын кот тә тор. Бу очракта язучы ети-әнисе. туганнары, дус-ишләре, гомумән, авылдашлары турымда горурланып та. сагышланып та, ачынып та. уен- келке катыш мәзәк итеп тә сейли Кешеләрнең үзләренә генә хас гаять үзенчәлекле якларым тотып ала. шул сыйфатлармы калкытып кую әчем гаҗәп тегел детальләр таба. Шул рәвешлә, гадети генә кешеләрнең сүз белен тасвирланган үте ннднендуаль портретлары пәйда була Андый кызык холыклы кешеләр бер Гәберчәктә генә түгел, елбетте. ■Безнең асылдан бер генә герой да. бер генә космонавт та. бор генә академик та чыкмаган Анда зур сулар, таулар, иркен болыннар юк. кыялар ю*. Тагын бик күп нәрсә юк Бетен булган байлыгы — урмам, чишмәләр һәм кешеләр. Мин менә шулар турында сейләрге теM лим»,— дип башлап алып китә әдип хикәяләүне. Бөтен хикмәт тә әнә шул гадилектә инде, үзенчәлекле хасиятләрне тотып ала белүендә. Кеше — үзе бер дөнья. Аның күңеле хәзинә белән тулы. Ул үткәннәр турында уйлый, көндәлек мәшәкатьләре белән яши, киләчәкне күз алдына китерә, ярата, нәфрәтләнә. сагышлана. Бигрәк тә табигать белән күзгә-күэ калган мизгелләрдә ул аеруча каршылыклы хисләр кичерә. Беренчесе— син бөтен дөньясында бердәнбер акыллы тереклек ияседер, бу урман-басу- лар. таулар, офыклар, ай-кояш — барысы да синең ихтыярыңа буйсыналардыр кебек, алар синеке генә сыман. Мондый хисләр кешене көчле, олы итә. Икенчесе — табигатьнең бөеклеге, мәһабәтлеге, көче алдында кеше үзен тары бөртегедәй бик кечкенә, көчсез бер җан иясе итеп сизә. Мондый капмакаршы уйларның күңелгә килүенә нәрсә сәбәпче була икән? Моңа җавап бер — кешенең әлеге мизгелдәге халәте. Дөньяны кабул итүнең башлангыч инстенктив этабы әнә шуның белән бәйләнгән. М. Мәһдиевнең әлеге әсәрендә исә кешеләр нигездә оптимистлар буларак гәүдәләндерелә. Оптимистлык әсәрнең бөтен тукымасына сеңгән. «Шундый тын, дөньяның зыңлаган тавышы ишетелә, дөнья сабырлык, акыл чәчә, кызыл шар инде күмелеп бара, җир әйләнә, ә мин шушы мәһабәт тынлык уртасында торналар төшкән җирдә басып торам». Хис итү — кешене кеше итә торган иң көчле сыйфатларның берсе. Кеше, канатлары булмаса да, ераграк, биегрәк, тизрәк оча. Димәк, ул хис белән генә түгел, акыл белән көчле. «Торналар төшкән жирдә» әсәрен укыганда да кешенең әнә шулай күпкырлы булуына сокланасың. Игелеклелек тә, юмартлык та, йомшак күңеллелек тә. тапкырлык та, зирәк акыллылык та. хәйләкәрлек тә, усаллык та, мәкерлелек тә — һәммәсе дә бар кешедә. Тик бу сыйфатларның уңайлары өстенлек алган очракта гына җәмгыять сау-сәламәт, таза әхлаклы була. Торналар төшкән җирдә шигъри матурлык күреп, аны изге итеп тою сәләтенә ия кеше үзе дә чын мәгънәсендә олы рухлы, зур зат булып күэал- лана. Кешеләр әнә шундый матурлыкны күрә белүдән мәхрүм булмасалар, тормыш ямьле, дөнья имин, тыныч булыр. Мондый сәләтне кадерләп сакларга, үстерергә, аны яңа буыннарга тапшыра барырга кирәк. Бу — яшәеш таләбе. Әлеге уйлар М. Мәһдиев повестен укып чыккач сине дә биләп алалар икән, димәк, әдип иң олы максатына — үзе борчылган нәрсәләр турында укучының да шулай нечкәләп уйлануына, хискичерешләр дөньясында яшәвенә ирешкән. Әдәби әсәрнең төп бурычы да шул бит. Димәк, әсәр уңышлы килеп чыккан. Повестьның әһәмияте әйтелгәннәр белән генә чикләнми. Татар халкы күп гасырлык тарихында гаять катлаулы юл үтте. Бу юлда ул үзенең гореф-гадәтләрен, рухи дөньясын, эстетик фикерләвен, яшәү рәвешен иҗат итте, һәр буын боларның кайсыдыр якларын инкарь итә килде, үзеннән яңаларын өстәде. Хәзер бу байлыкны өйрәнү, туплау буенча тулы бер фәнни оешмалар эшли. Әмма М. Мәһдиев бу эшкә үзенчә якын килә. Ул сәнгать чаралары ярдәмендә, укучыларны мавыктырырлык итеп, әнә шул затлы әйберләрне күрсәтеп бирә, күңеленә ошап бетмәгәннәрен аяусыз фаш итә. Килер буыннарга изге дә, олы да, тирән мәгънәле дә булган халык рухын исән-имин килеш тапшырырга тели. Автор болай уйлана: «Боларны инде һич тә кире кайтарып булмый. Сүз ул турыда бармый. Сүз — әнә шул җырларны, шул гадәтләрне тарихи материал буларак кәгазьгә төшереп калдыруның, алар- ны сәхнәдә, халык күңелендә саклап калуның кирәклеге турында гына бара». Бу исә язучының максаты булып әверелә. Изге максат! Бер тамчы суда кояш кадәр кояш чагыла алган кебек, кечкенә генә бер авылның тормышкөнкүреше турында сөйләгәндә халыкның рухы ачыла. Язучы урыны- урь!ны белән тәфтишләп аңлатып бирүдән дә курыкмый, теге яки бу уңай белән үз хөкемен дә чыгара бара. Повестьны, шул рәвешле, халкыбызның рухи дөньясы турында сөйләүче билгеле бер күләмдәге энциклопедия дип санарга була. Бу яктан ул күренекле әдибебез Г омәр Бәширов- ның «Туган ягым — яшел бишек» әсәренә о^шаш. «Кереш сүз» үзенә бер әһәмиятле роль үти. Автор туган халкыбызның яшәү рәвешендәге теге яки бу фактларны чит ил кешеләренең гореф-гадәтләре белән янәшә куеп карый, һәм алардагы уртаклыкны ачып сала. Ә бу исә бик тирәндә яткан мәгънәләргә төшенү мөмкинлеген тудыра. Башка барлык халыклар кебек ук, бол- гартатар халкы да үзенә аерым бер утрау булып кына яшәмәгән. Ул, күрше- «эреннән тормыш тәҗрибәсе алу белән бергә, үзе дә бу мәсьәләдә юмартлык күрсәткән. Теләсә кайсы халык үткән үсеш этаплары аңа да ят булмаган. Аның кенкү- решендәге. акыл хәзинәсендәге асыл якларымда диңгез артларында яшәүчеләриеке белән уртаклыклар бар икән. Моңа һич гаҗәпләнергә ярамый. Без дә кешелек дигән гаять зур океанның бер елеше ләбаса. Шунысы бәхәссез, халыктагы иң матур сыйфатларны хезмәт ияләре иҗат итә. Безнең тәбәкләрнең хезмәт сәючән, эш рәтен һәм тәмен белгән талантлы халкы элек-электән күп төрле һөнәр белән көн күргән. Хезмәтчел халкыбызның иң зур казанышы, ди язучы, әхлакый югарылык. Әйе шул иң зур байлык — әхлакый саф- Ьыииың эчтәлеген ул бүлектән-бүлеккә ача бара, аерым кешеләр образларында гәүдәләндерә. «Алай да чишмә бар әле...» бүлегендәге Сафый абзыйны гына алыйк. Әхлакый сафлык үрнәгенең үзе бу. Асыл кырыендагы киртә-йойма белән әйләндерел алынган үз хуҗалыгында дөньядан аерылып яшәүче кешедер бу дип уйлыйсың башта. Бакчасында ниләр генә үсми! Бүтәннәр бәрәңгедән гайрене үстерергә кулларыннан килмәгәндә, ул ааыл читәндәге җиремдә «оҗмах бакчасын барлыкка китергән. Яшәү рәвеше, холкы белән башкалардан аерылыбрак торган шул Сафый абзыйның олы җанлы булуын язучы зур осталык белән күрсәтеп бире. Әлеге игечемле җан бакча артындагы мул, тәмле ^<улы чишмәне карап-чистартып тора икән. АОк, кемдер кушканга түгел, үзе теләп. Авылдашларының җәйге челләдә чишмәдән су эчеп хәл алулары, биредәге шигъри матурлык аның күңелен кинәндерә. Авылдашларына шундый игелек кыла алу- ыиа чиксез куана. «Алай да чишмә бар әле», дип, шекер итәргә ярата. Башкаларга игелек кылудан ләззәт алу кебек югары акламый хистән дә матуррак нәрсәнең булуы мемкинме? Сафый абзый әнә шул матурлыкның үзе булып гомерлеккә хәтердә кала. Чишмә янындагы чирәмгә кырын ятып, аның шифалы суыннан ләззәтләнүче авылдашларына карап сөенүче Сафый абзый образ-портреты ничек хәтердән уелсын?! Бигрәк тә чын. матур сурәт* Моны язучының тылсымлы каләме шулай төгәл ясаган. Әсәр традицион повестьлардан шактый аерылып тора. Ләкин без соңгы вакытларда жанрларның аеруча хәрәкәтчән булуларын күзәтә киләбез. Шуңа күрә әсәрнең жанр ягыннан билгеләнүен шик астына алырга җыенмыйбыз. Әсәр нинди дә булса сюжетка корылмаган. Ул егермедән артык аерым хикәя-эпизодлардан тора. Әмма алариың һәрберсендә халык вәкилләре образларын, алариың рухын күрсәтү алгы планга чыгарыла. Шул рәвешле әсәр бер бөтенгә әверелә. Авторның лирик образы да үзәк җепләрнең берсе буларак, әсәрнең буеинанбуена үткәрелә Әдипнең үз образын ачуга багышланган урыннар да укучы эчен кызыклы. Дкмәк. без әлеге повестьны бер үк вакытта автобиографик планда да карый алабыз. Тик шунысын искәртик: повестьны чын мәгънәсендә мемуар әсәрләр ротонда карамаска кирәктер Ченки автор башка геройларны ничек сурәтләсә, үзенә дә шуидыйрак кына элеш чыгара, ягъни автор образы башкалардан аерылып тормый, ул әсәр тукымасына табигый керешә. Шулай да язучының теге яки бу вакыйгага, геройга карата мәнәсәбете ачым белдерелеп борыла, серле елмайган автор образының зирәклеген, иешелоклолеген укучы даими сизеп тора. Гади генә итеп җыеп әйткәндә, кешенең сагынырлык үткәне, үзәкне өзгән моңнары, яраткан туган ягы булырга тиеш икән Туган ягы белән аерылгысыз бәйләнеш аның үз яшәешен дә мәгънәле итә. Шундый кеше генә чын-чыннан олы хисләр кичерергә сәләтле. «Торналар тешкән җирдә» әсәрендә исә бу хакыйкать аеруча кечле раслана.