Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧЫНЛАП ТА ШУЛАЙМЫ СОҢ?

КҮЗӘТҮЛӘР ҺӘМ УЙЛАНУЛАР

Суын алмаган кос тиз корый лдымда — ике шагыйрьнең күптән түгел бер-бер артлы басылып чыккан цикллары. Икесе ике буыннан, берберсено һич охшамаган авторлар. Ләкин... укыйсың— бер тесле үк соер халәт били бара... Ни- чегрок аңлатып булыр икон ул халәтне... «Аи2» самолетына утырып очкандагы кебегрәк дипме соң... Ару-талуны белмәс мәшһүр «кукурузник» бу чагыштыруга үпколомос, шат. Чыннан да. олеге шигырьләрне укыганда, самолетка утыру кебек үк. матавыклы әзерлек әшлоре үтәрго кирәк. Анда да тавыш һәм «һава упкыннары», күтәрелә һәм төшә алмый интегү... Самолетта очуның тагын бер җайсыз агы бар — үаеңие ирекле хис итә алмау: бәйлелек — ниндидер кагыйдәләргә. билетта күрсәтелгән урынга, расписаниегә, һава шартларына, тагын әллә ниләргә. Менә шул хәлләргә һәрвакыт шактый авырсы кып кына риза булган шикелле, ул шигырьләрне укыганда да ниндидер вакытлы мәҗбүриятне тоясың: бу мәҗбүриятнең вакытлы булуын белү генә шул шартларга түзәргә. хәтта шулай тиештер Дип. эчтән тынарга күндерә... Әлеге биеклекнең һәрвакыт җирдән бәйлелеген. Җиргә нисбәтле булуын тоеп барасың. Җирнең кадере арта, җәяү йерисе килү теләге кочоя... Әдәби орбитага күчкаидо. шундый чакларда, йерәкне урыиыиа утырту ечеи. җитдирәк шагыйрьләребез иҗатын, классикларның китапларын кулга алырга мәҗбүр буласың. Юк. бу — бериш шигырьләрне, стильләрне башкаларына каршы куярга җыену түгел. Кешенең кискен, кечле тойгылар, тизлек, биеклек халәтеи кичерәсе килүе дә, тынычлык, тотрыклылык, җиргә нык басып торуиы теләве дә вакыт, кәеф, зәвык һ. б. шартлар белән бәйләнгән. • Аи-2» дә дә. бәлки, бик күпләр ваикада яткан кебек рәхәтлек кичерәләрдер. Шигырьдә канатланып очу. баш әйләнерлек тизлекләр дә булырга тиеш. Шуңа сусау бар адәм балл сында! Сүа — канатларны кисеп, җирдәи мүкәләп бару турында, яисә шуңа чакыру максаты белән түгел. Сүа — күңелнең чын тизлек. биеклек һәм табигый киеренкелеккә сусавы, нәкъ әнә шундый чакта ниндидер таяну ноктасы, ныклык, җирне тоясы килү халәте уянуы турында. Адәм баласы, менә шулай, ике арада талпына, каршылыклы кичерешләр утымда яиа инде ул... Укыйсың, аңлый барасың — күге биек әсәрләр җирне нык тою аркасында гына иҗат ителә. Тормышка, кеше язмышына якынрак булган саен, тормышмы ямьлерәк, кешене матуррак, беегрәк итүче әсәрләр языла. Шагыйрьлоребезмең заман агышык аң лап. кеи таләбен тоеп, меһнм иҗтмма гыйполитик. соцкаль-әхлак темаларына алынуы аларның гомуми активлыгы үсүе турында сейлн. Кешенең аңына, йерәгеие үтеп керү ечеи барган катлауА лы идеологик көрәш шартларында чын кичерешләр бүләк итә алырлык әсәрләргә ихтыяҗ зур. Кеше күңеленең яңа тирәнлекләрен ачу, заманча фикер сөрешенә ия булу, заман проблемаларын чорга лаек итеп күтәрү өчен яңа мөмкинлекләр эзли бүгенге поэзия. Күрәсең, бу юлда «чыгымнар»ның байтак булуы да табигыйдер. Шигырьнең кайчак укучыны бик күп шартлар, шартлылыклар аша үтәргә мәҗбүр итүе әле бер хәл... Кайвакыт шушы бәла-казаларны кичеп тә без. гүләүдән башка, берни дә ала алмыйбыз. Шигырь ничек башланса ахыргача шулай дәвам итә. Ә бит үзе шатыр-шотыр килә, әллә кайсы төшләре кубып төшәрдәй булып калтырый, шаушуы колакны саңгыраулата... Шигырьнең, асылда бер ноктадан кузгалмаган килеш, гүләпдерелдәп утыруы һәм «техник сәбәпләр аркасында» укучыны күтәреп, вакыт һәм простран- ствода күчерә алмавы кызганыч. Рифмалы сүзнең, ясалма канатларга таянып, техника исәбенә генә күтәрелергә азаплануы да шаккатырлык хәлмени! Нормаль хәлмени! Поэзиядән тимер салкыны гына килеп торуы мактаныч була алмый. Яңа сүз әйтергә омтылуны бүтән юнәлешкә алып китеп, кайбер авторлар әнә шул якка хәтта махсус басым ясал, техника белән алдырырга тырышалар кебек. Әлбәттә, төп тенденция буларак, шигырьләрдә табигый сулыш һәм тормышчанлык кимеми. Үзенә якын күренешләр һәм кичерешләр турында язганда, күңелендә бөялей торган тирән хисләренә юл ачканда, төрле буын шагыйрьләр ихлас һәм табигый булып калалар. Билгеле бер даирәдә судагы балык кебек табигый яшәешкә ия булган шигъри әсәрләр языла. Әмма зуррак, җитдирәк тема проблемаларга алыну белән, шактый гына очракларда, мәгълүм мәсәлдәге Баканың үгез кадәр булып кабарырга азаплануы кебегрәк, көчәнү килеп чыга .. Шагыйрьнең күтәрә алмастайны күтәрергә тырышуы һәм аннан шуны таләп итү (көчкә туры килми торган таләа), изге омтылыш хәлендә калган әйбер — җитди темаларны ваклау, халтура тегермәненә су кою. укучыны биздерү булып кына кайта. Шигърият, үзенең асыл үрнәкләре белән. без еш кына истән чыгара торган хакыйкатьне кабаткабат раслап яши: тышкы накал, зурдан кубу үзеннән-үзе генә уңай нәтиҗә бирми. Әйдә, күбәләк кебек кенә булсын — канат җилпенеше дә зәгыйфьрәк тоелсын. «түшәме»дә үзенә тиң булсын ул шигырьнең, хәтта күбәләк гомерен генә яшәсен...— әмма шул гомер эчендә ул безнең тормышны аз гына булса да ямьлерәк итәргә, табигый кичерешләр белән янып алырга, ниһаять, таш кебек күңелләрдә дә үзенең җылы сурәтеэзен калдырып китәргә сәләтле! Тыштан һичнинди хәйләсез, самими генә кайбер әоөрләрнең җисемендә, тукымасында. һәр күзәнәгендә беленеп- тоелып торган шундый табигыйлек күңелнең әллә нинди тирәнлекләрен айкап чыгара.— җырлыйсы да килә, елыйсы да килә... Андый шигырьләрне укыганнан соң. дөньяның бөтенлегенә, кешенең матурлыгына ышаныч арта, шул бөтенлекне, матурлыкны үзеңнең дә арттырасы килү теләге уяна... ...Бу язмаларны, шигырь китапларының ак калган төшләренә язылган сүзләр, дип атап булыр иде, бәлки... Китапка кечкенә кәгазь кисәкләре кыстырып, фикереңне юл уңаенда, кайнар көе, ачыктан-ачык язып бару — тәнкыйтьче халкының профессиональ гадәте. Соңыннан ул язмаларның күбесе мәкаләләргә керми дә кала. Кагыйдә буларак — аерым киңәш-тәкъдим өлешләре, кимчелекләргә төртелеп узган урыннары. Аларны еш кына мәкаләнең тоны, төзелеше, максаты сыйдырмый: шагыйрь иҗатына гомуми бәяне төшерер дип, фикер сөрешен чарпаландырыр, дип уйлыйсың... Бу юлы мин мәкалә язмаска булдым. Әлеге шул «китап читенә язылган» сүзләрнең кайберләренә кире кайтып, шулар хакында бераз уйлану иде исәп. Мәкалә яза башласаң, чыннан да. исемнәр, гомуми бәяләр, хәтта тарихи чигенешләр...— юк, бөтенләй башка үзәнгә алып кереп китәчәк. Ә бу юлы әле миңа бәләкәй генә эксперимент ясап карау мөмкинлеге дә күренеп тора. («Эксперимент» дигәч тә, аның хикмәтен-серен, күрәсең, бераз соңынтынрак ачу дөрес булыр...) Мәгълүм булганча, һәр тәнкыйтьченең эчендә тагын бер тәнкыйтьче утыра бит «ле. «Личный», «лирик» тәнкыйтьче ди | гаидай. Кулыңа каләм алганда ул гел кисәтеп тора: җитешсез якларны ипләб рек әйт. тамырына балта чабу булмасын, тап тонны берүк басып китмәсен! Алга таба сүзләр «түгәрәкләнә», шомара, димәк. тагын бераз йомшара. Укучыга тәкъ дим ителгәндә инде мәкалә кулдан тере балык кебек шуып чыга. Тәнкыйтьче үзе да аптырап кала. Юк. һәр ноктасы үзенеке. сүз сөреше нәкъ аныңча, фикере аең дөреслегенә шикләнми. Әмма... Шагыйрь ижатыиа тулаем бәядә күпмедер перспектива калдыру, җитешсез яклармы «түгәрәк» сүзләр белән, басым ясамыйча гына әйтеп китү... By — укучыны ялгыштырмасмы. шагыйрьнең үз-узенә хилаф мөнәсәбәт тудырмасмы... Чынлач та шулаймы соң барысы да? Аерым оч- р рак. хотта бер карашка вак деталь булып тоелса да. асылда җитди һәл каршылык лм хәлләргә күз йомып, аларны сыйпап сырлап үтә килү тора бара зуррак, катлаулырак әйберләр, кимчелекләр булып җыелмасмы? Яисә шулай да була. Игътибар итә киләсең: берәү артык күзгә чалынмыйча гына шигырь язып маташа, ара тирә ба сылгалый да. Мәганнарының теп әле ше балаларның кибеттән «Конструктор» тартмасын сатып алып, әзер детальләрдән радио җыюы шикелле үк, яңа сүз түгел... Җитдигә санамыйсың: андый •йберлор басылгалый инде, мондый шая рулар поэзиядән ерак тора.— кыскасы, гөнаһсыз мавыгу... Ләкин җитә бер аз кыт. әзер өлге конструкцияләр белән Раш итәргә остарып влгергән автор инде үз юлында бернинди тоткарлык күрми кебек Әдәбиятта вакыйга булырдай күрә кешләр турында да сүз әйтелми тора, а Яны мактап язылган «тәнкыйть» күзгә керә. Хөрмәтле генә кешеләр гаҗәп җиңеллек белән зур-зур сүзләр ычкындыралар. Яңа нсем. табыш, ачыш, диләр. Аптырап каласың: чынлап та шулаймы «ң?1 Әлбәттә, поэзиягә карата абсолют фя- «ер була алмый, ул һәр заманда торле карашлар, зәвыклар бәрелешенең кайнар Ноктасы булган. Соңгы елларда беркадәр сүрелү тынычлану, академик тонга кү- ► ч ү — әйбәт фал. дип раслаучылар да күп. Һәрвакытта да шулаймы икән соң? безнең шигъри цех тоташтан сыйфат билгесе куярлык продукция генә бирә башладымы, әллә, иң гадәти газета мәкаләсе кебек.— укысаң укымасаң дт ярарга әйләнеп барамы? Поэзия уңаеннан әллә ни ис китмичәрәк сөйләшү җәмәгатьчелекнең аңа игътибары кими төшү турында кисәтмиме? Хәер, бу фикер үзе шактый ук каршылыклы. ченки шул ук «соңгы елларда» матбугатта шигъри хәрәкәт турында күзәтү, фараз һәм бәхәсләр аз булмады. • Алдамы, арттамы? Хисме, акылмы? Тынычмы, шартла улымы?» һ. 6. лар. һ. б. лар. Моннан берничә ел элек оештырылган зур сөйләшү вакытында поэзиянең гражданлык йөзе турымда җитди фикерләр әйтелде. Кызыклы күзәтүләргә бай. иҗатчы шәхесе һәм аның гражданлык позициясе җәһәтеннән олы таләпләр куеп фикер алышу иде ул. Әлеге сөйләшүләрдә көн тәртибенә үч куелмаса да. миңа калса, гел игътибар үзәгендә торган бер мәсьәлә бар иде. Ул — бүгенге әдәбиятның үа укучысы белән уртак тел таба алу алмавы мәсьәләсе. Юл уңаенда гына килеп чыгуы ар- касындамыдыр. әллә бераз төшенкерәк һәм субъективрак тонга күчүләре ошап җитмәдеме.—бу хакта сүз кузгатучыларның еш кына уңайсыз хәлдә калуы сизелә иде. Андый чакларда әлеге проблема үзе до җитдилеген югалткан кебек тоела башламадымы икән әле? Юктыр, мөгаен. Алай булырга тиеш түгел. Чей ки без — телибезме, теләмибезме — әдәбиятның кыйммәтем һәрвакыт укучы буларак бәялибез. «Китап читендәге азулар» да — укучының шигырьгә беренче, турыдан туры мөнәсәбәте. Әмма... ни өчен анда бөтенләй вк калган (димәк, «сетжә киткән) битләр һәм сорау билгеләре (ягъни аңлашылмаучылыклар) ешрак күзгә чалына? Менә шул сорау билгеләрен яңадай карап чыгасы - бүгенге поэзия белми аның укучысы арасындагы багланышларның өзелгән яисә урнаша алмый калган очракларына тагын бер кат игътибарны юнәлтәсе, шул уңайдан кайбер күзәтүләр белән уртаклашасы иде. Әйе. авырткан җирдән куя китми, дн гәндәй, бүгенге поэзиянең казанышларыма ихлас сөенгән халде. бу юлы мим үзем Me (һәм. ихтимал, ниндидер дәрәҗәдә башка укучыларны да) борчып йөргән мәсьәләләргә басым асый тешәргә, еларга якынрак килеп карарга уйлыйм. Янын кан караганда алай ук вак булып roei мыйлар алар. Шундый бер риваять бар. Имештер, көннәрнең берендә булачак пәйгамбәрне атасы базарга агач пот (мәҗүси тәңре сыны) сатарга җибәрә... Дөресен әйтергә кирәк, товар үтемле түгел. Шунлыктан Мөхәммәтнең дә күңеле тартмый: көнозын базарда утырасы, ә соңыннан сатылмаган товарны кире төяп кайтасы... Ләкин ата сүзеннән дә узып булмый. Иң соңгы юлны сайлый — хәйләгә керешә малай. Иртән бер кочак сынны бау белән бәйли дә, җирдән сөйрәп тузан туздырып базарга чыгып китә. Үзе юл уңаенда ук сөрән салып бара: «Пот сатам! Алып калыгыз! кич югы Якса- гыз — мичегезне җылытыр,— агачы бик шәп бит!»—дип кычкыра икән. Шәһәр халкы бу тамашаны күреп: «Ву ни хәл, нинди башбаштаклык бу?! Безнең тәңрене мыскыл итә бит бу малай актыгы!»— диешәләр һәм, әлбәттә, алар да шушы хәлдән чыгуның бердәнбер юлын табалар: базарга барып җиткәнче үк, зирәк Мөхәммәтнең бөтен товарын сатып алып бетерәләр... Малай чакта колакка кереп калган бу риваятьнең сөземтәсе, гыйбрәте ачыклап торуга да мохтаҗ түгел: булган байлыгыңны тәкъдим итә белү дә зур сәнгать, ди ул. Синең алтын кулыңнан үтеп, көмеш тир тамчыларың белән сугарылган җитди хезмәтең икенче берәүнең һәйбәт кәгазьгә төрелгән түбән сыйфатлы «товары» янында югалып калса — менә бусы үкенечлерәк, рәнҗешлерәк. Бәлки, кайвакыт әнә шул күрсәтеп җиткерә белмәү дә безнең эшне, дәрә- җә-кимәлне,— әйтик, поэзиябез ирешкән биеклекләрнең зурлыгын ерактан ук та- нырлык-күрерлек итә алмыйдыр әлегә? Бәлки, гомумән, җитди, тирән шигырьгә караганда буш ритмнар, затлы эчемлек этикеткалары һәм чалбар «фирма»- ларының күбрәк игътибар үзәгендә булуы шуннан килә торгандыр? Аннары, шунысы да яшерен-батырын түгел, кайчакта этикеткага, ярлыкка кайсыбер шигырьләргә караганда күбрәк мәгълүмат салынган була! Алар бүгенге көн тизлекләреннән калышмаска тырышып дөнья куучы кешегә ныграк кирәк булып чыга! Ә безнең җир гаменнән аерылган фикер-фаразлар, әзер детальләрдән җыелган шигырьләргә «мич кабызырга ярар әле» дип тә күз салучы табылмый башларга мөмкин... Әсәр укыламы?— бу беренче карашка гына җитди сорау булып тоелмый. Синең шигыреңә, бәлки, дәрьяларның агышын кирегә борырлык фикер салынгандыр. Ләкин... иң әүвәл аны укыйсы бар, аны әле укырга кирәк. Шигырь нәрсә ул!..— Ара-тирә роман хәтле романны «укый алмадым» дигән сүзләр дә ишетелеп китә. Ә бит ул «укый алмаган» әсәрдә кызыклы образлар, фикерләр, язмышлар, әлегәчә берәү дә күтәрмәгән катламнар бар. Шулай дип әйтеп карагыз— ышанмый. «Мин аны укый алмадым,— ди.— Мин ни өчен азапланырга тиеш»,— ди. Мондый очракларда иң җиңеле — укучыны үшәнлектә, тармаңгайлыкта гаепләү. Фикер җегәре артамы, эстетик информация байыймы тел көрмәкләндерүдән, ясалма катлауландыруборгалау- дан,— менә шул гади генә нәрсәләр хакында, гаҗәп,— кайвакыт талантлы гына автор да башкача уй йөртә. Ә көнлек- че автор шулай боргаланулар артына үзенең бушлыгын яшерергә азаплана. Тыштан бер үк нәтиҗә. Хәтта мондый очракта талымсыз, әмма борыны сизгеррәк «уртакул» отучы булып чыга. Ул җиңел укылыш, вакыйга-интрига кору исәбенә укучыны яулап бара. Укучыларның бер өлеше шундый җимгә каба, шул рухта тәрбияләнә. Асылда фикер һәм образ яңалыгы булмаган андый әйберләр чыгып өлгергәнче үк: «тәҗрибә җитми — анысы факт, әмма укыла бит...» — дип яклау, «әдәбиятның йөзен билгеләми торган әсәр бит бу,— тимәгез инде!» — дип тәнкыйтьтән аралау сүзләре ишетелә башлый... Әлеге авторларга: «мондый сүзләргә алданмагыз, туктап-юанып калмагыз; киеменә карап каршы алу, акылына карап озату кагыйдәсен әле әдәбиятта да һичкемнең урап уза алганы юк»,— дип әйтәсе иде кана... ■ Әдәби осталык ягына игътибар иткәндә, кайвакыт тәнкыйть тә укучыны әнә шулай ялгыш юлга кертеп җибәргәли, ахрысы. Без уңга-сулга «эзләнә», «үзенчәлекле» кебек сүз-бәяләрне юмартрак сибә башладык, аларны беркадәр норматив төшенчәгә әйләндереп киләбез булса кирәк. Бөтенесе үзенчәлекле, бөтенесе эзләнә... Без инде кайвакыт яхшы белән яманны аера алмый торган хәлгә килеп җиттек кебек тәэсир кала башлый... Бу тигезләү-буталышның сәбәпләрен эзли китсәң, кайбер нәрсәләрне бүгенге поэзиядәге «тигезлек», «алтын урталык»- таи да күрә башлыйсың. Төрле стильләр, төрле буын әдипләрнең янәшә торып, кулга-кул тотынышып эшләве мәгънәсендә түгел бу «тигезлек». Уртакул белән чын ачышның янәшә, рер рангта йөрүе, уртача югарылыктагы әсәрләр, уртача геройлар, уртача тел булуы мәгънәсен дә ул. Хәтта, кемнәрнедер даими рәвеш т» аерып кую рәвешендә яманаты чыккан «обойма» да шушы шартларда бөтенесен соры төскә буяу белән алдыра баш лады: хәзер «обойма»ларга бөтенләй билгесез исемнәрне дә кушып җибәрү яңалык һәм кыюлык дип санала, имеш. Эңгер вакытында бөтен мәче соры, дигән күк килеп чыга... Шулай да соңгы егерме елда поэзиядә зур давыллар уйнап узуы мәгълүм. Гонум яңарыш процессы барлык буын шагыйрьләрнең иҗатын тетрәндереп, сугарып чыкты. Өлкәннәрдә ул сабыр-ты- нычрак барды. Әлеге дулкында аеруча шул чактагы яшьләр күтәрелде, бу алар- ның иҗатында да тирән үзгәрешләр булып чагылды. Шушы яңарыш рухында укучыларның һәм иҗатчы яшьләрнең дә аңа бер буыиы тәрбияләнеп үсеп җитте. Алар өчен әлеге хәлләр бигрәк тә тәэсирле булды — шигырьнең базары бер актан төште, икенче яктан күтәрелде. Тышкы билгеләренә генә карап та бу үзгәрешләргә табынуы, яки аларны себереп түгүе җиңел иде. Кайберәүләр шуны эшләделәр дә. Тасвир хикәяләүгә күнеккән укучылар катламы бу давылны шактый авырсынып кабул итте шикелле. Чәйнәп салуның, киң тасвир олешенең кыскаруы, нигездә, •иә шундый укучылар арасыннан бер элешнең «кыскаруы»ида да сәбәпче бул гаядыр. Шигырь төшенең тыгызлануы аның эчке җегәрен. сыйдырышлылыгын арттырды. Ә кайбер очракта — андый парчаларны чыра ДНдырып эзлисе юк— шигырь концентрат хәленә килә, тәрә- ■әсе-ишеге булмаган өйне хәтерләтә башлады. Менә шундый вакытта әдәбиятка аяк баскай «икенче дулкын» яп|ь шагыйрьләргә уңышлары һәм каршылыклары ях Иы ук бергә буталган, кискен аерылып тормаган шартлар белән очрашырга туры килә. Алар мондый очракта нинди юлны сайлыйлар соң? Тормыш һәм иҗат тәҗрибәсе җитмәү үзен сиздерә, күрәсең: кызганычка каршы. әлеге безнең күбебездә иң соңгы әдәби агымнарның көчле йогынтысын җиңә алмау, хәтта аларны күпмедер дәрәҗәдә канунлаштыру өстенлек ала кебек. Якын үткәнгә аиык мөнәсәбәт сизелмәве, гомуми хорда үз тавышыңны ишеттерүдән шикләнү, «башлап биргән җыр»ны гына дәвам итү белән канәгать булу поэзиягә якты исемнөрйолдызлар- ның шактый аз кабынуы булып кайта. Бермәл әлеге болгавырда аптырашып калган авторларның бер өлеше хәзер генә ис-акыл алып, «ничек язарга икәнен» (?!) чамалап, берәмберәм мәйданга чыга башладылар. Шуның нәтиҗәсе буларак. багана кебек юнган дөресшома шигырьләр күбәйгән төсле. Шигырьләрдә икенчеллек, «китап сүзе» көчәю күзге ешрак ташлана. Шигырь халык тормышыннан. җанлы телдән аерыла бармыймы диген шөбһәле сорау туарга җирлек барлыкка килде. Бүген цитата, исемнәр, астөшермәләр поэзиясе дип әйтерлек ламаларны шактый күп укырга туры килүе. алардагы эстетик информациянең кайчак эпиграф итеп китерелгән газета хәбәреннән генә гыйбарәт булуы күңелне бик борчый торган хәл. Кайбер шигырьләргә әле болай гына якын килеп тә булмый: аларны уку төрле исемнәрдән торган кроссвордны чишү, билгеле бер (еш кына уртачадан түбән) дәрәҗәдә эрудицияне тикшерү булып тоела башлый. Ә кроссвордның язмышы һәрвакыт бер үк финал белей төгәлләнә, бу мәгълүм: шакмаклары тулуга ул кирәксез бер нәрсә булып кала, бүтән кызыксыну уятмый. Ясалма катлауландыру, күзге тетел җибәрү, мөгез чыгарырга азаплану һ. б. төрле эстетик кыланулар кайбер яшь. җегәрле прозаиклар өчен до «әйбәт тон» булып саиала башлады бугай. Тәмәке тартканда төтенне боҗралаидырып чыгарудан тәм табучы малайлар кебек, без хәзер тәкәббер геройлар, «интеллектуал лар», аларяың көяз сөйләшүе, «даһи» парадокслары һәм ак якалы фәлсәфә ташкыны белән мавыга төшебез. Тормышчан конфликтлар урыиыиа — ясалма фәлсәфи бәрелешләр, тормышчам проб- ' лемалар урымына эчке күлмәкләр ту- рЫЯДа сөйләшү күбәя төште Шуның кө- Тормышчанлыкны — «тормышта да шулай була», гомуми сүз куертуны — «публицистик кайнарлык» дигән булып, абстракт төшенчәләр, сүзләр артында яткан анык мәгънәләрне, гомуми картина- күренешләр эчендә аларга бигүк туры килеп бетми торган детальләр, нюанс- төсмерләр булуын онытмыйк әле... Югыйсә, шушы логика буенча, китабы ешрак чыга торган шагыйрьне — сирәгрәк, азрак басылучы шагыйрьдән күренеклерәк, ә тора-бара талантлырак та дип уйлый башлыйбыз... Хәтта кайвакыт китап калынрак, шигырь шомарак булса, яхшырактыр кебек тоела, шулай кабул ителә... Гөнаһсыз сабыйлар логикасы түгелмени бу? Бала-чага белән булган күпсанлы вакыйгаларның берсе искә төшә... ...Авылга кунакка кайтканда, балаларга очып куна торган усал әтәчнең муенына кызыл тасма салу турында сүз чыга. Нәни кызыбыз сүз сөрешен чамалап, әле генә үзенең котын алган «хулиган »ны яклап калырга азаплана: «Әтәч йомырка салмыймы соң ул?» — дип сорый. «Юк»,— дигән җавапны ишеткәч: «Элегрәк тә йомырка салмый идеме?» — дип карый. «Беркайчан да салмый»,— ди дәү әнисе. «Алайса син ул әтәчне ник алдың соң?!*—дип аптырый кызчык. Бераздан, янә әйләнеһ килә: «Ник ул әтәч берәү г*нә; әгәр икәү булсалар да йомырка салмас идеме?»—дип, төпченүне шул рухта дәвам итә... Без дә шулай түгелме соң? Әтәчләр икәү булса, берсе йомырка салыр иде, дип өметләнмибезме?.. Сан һәм форма әдәби иҗатта үзеннән-үзе генә сыйфат һәм эчтәлеккә күчә дип ышанып йөрмибезме? Югыйсә нигә әле «хәзерге яшьләрдә форма камил, тик менә эчтәлек кенә...» дигән нәтиҗәләр ясарга ашыгабыз.— үзебез дә сизмәстән, форманы эчтәлектән аерабыз түгелме? Форма камиллеге Ъимәктән, шагыйрьләр болай ук «ваклану»ны яратмасалар да, соңгы елларда’ шигырьдә шапшаклык көчәя баруына күз йомарга мөмкин түгел. Әйтик, рифманы рифмага чагып ут чыгарудан бигрәк, «ялкау рифмалар» — шигырь үрә генә башлаган, әле поэзия кануннарын яхшылап белеп бетерми торган өйрәнчекләрдәге кебек, ярым-йорты яңгырашка корылган сүз кайтавазларына таяну күзгә күбрәк ташлана. Аларда бербөтен сурәт хасил итүе мөмкин булмаган, бер максатка буйсындырылмаган һәм бер-берсе белән багланышка керә алмый торган детальләр сибелеп ята... Шигырь — гармония баласы. Анда гармония эзләү тормыштагы кебек үк, көрәш аша бара. Әсәрнең төзелешендә үк — шул көрәшнең чагылышы. Шигырь — тыелгысыз омтылыш. Шигырь — көтү. Авазның, сүзнең, образның, мәгънәнең кайтавазын көтү. Асылда аның көтелмәгән булуы! Без, шигырь акмы, «кара»мы — аның әйтергә теләгән сүзе мөһим, дияргә яратабыз. Әмма укучының көткәне акланмау — нәрсәдер сөйләп чыгу һәм аның хикмәтен таба алмау, ниндидер ачышка алып килердәй булып талпынып та, сүз уйнатудан ары уза алмыйча калу—шигърият кораллары белән эш итә белмәүдән дә башлана. Мөгез чыгарудан сөзәрлек булса, һавага менүдән — караш киңлеге артса, бу — сөенерлек кенә. Шуңа күрә тулаем алганда, яшь язучының «мөгез чыгарып» каравы табигый хәл. Булачак язучының беренче адымнары ук кеше күз алдында; аның һәр абынып китүе, йөрергә өйрәнүе ярдәмгә, яклауга, хуплауга мохтаҗ. Сүз әлеге аякка басуны тизләтү, баш белән йөрергә өйрәнеп гомерен сарыф итүгә юл куймау турында бара. Мәсьәлә шул ягы белән катлаулы да: без икенче чиккә ташланып, артыгын кайгыртып, кайчакта бераз таркүңелле- лек тә күрсәтеп булса кирәк, экспериментлар ясаучы, үзен авыррак жанрларда сынаучы, кыскасы, үз мөмкинлекләреннән зуррак йөк күтәреп караучы (яшьлеге аркасында!) авторларны бер чыбыктан сөреп, мөгезсезләрне, ботак-чатаксызларны гына үткәреп җибәрергә яратабыз шикелле. Әдәбиятта мөгезсезләр, шомалар күбәю — яхшыракмыни? тиҗәсе рәвешендә, алардагы геройлар күзгә күренеп кечерәя, конфликтлар ваклана, кайбер әсәрләрдә, «тормышта шулай да була бит» дигән сылтау белән, рухи тотнаксызлыкны аклаган хәлләр тәкъдим ителә. Ниһаять, соңгы елларда укучыларның үзләре үк мондый әсәрләргә, изге хисләрне тупас куллар белән капшауга каршы чыга башлавы тикмәгә генә түтел. «Алтын урталык«ны чамалап алган авторларга «яшел дулкын» ачу, эстетик куәтсез, эчталек ягыннан җитдн булмаган әйберләрнең зур тираж белән про- пагандалануы, тәнкыйтьтә һәм чыгышларда өстән-өстән генә: я тема уңаен- рәи,' я фамилия-сан вчен, я болай, җае килгәнгә генә сыйпап-мактап үтелүе борчый. By хәл җәмәгатьчелектә хата фи кер формалашуга, яшь һәм башлап язучыларга ялгыш юнәлеш биреһүгә дә ни гез тудыра, минемчә. Шигырьгә мвнәсәбәт җитдилеген киметүче, шигырьнең дәрәҗәсен төшерүче сәбәпләр күп Һәм катлаулы булырга тиеш Вез, ихтимал, аларның кайберләрең, иң аста ятканнарын гына күрәбездер әле. Чынлап та, тулы бер китаптан, зур шигырь бәйләменнән ни өчен санаулысына, аерым юлларга гына тукталасың, игьти бар итәсең, истә калдырасың? Ни өчен бусы тәэсир итә, ә тегесе юк? Күңел халәте, вакыт, укучының әзерлеге, зәвыгы һ. б. нәрсәләр бар — анысы мәгълүм, аны алдан программалаштырып салып куеп булмый... Ләкин бер үк шигырь күпләрнең күңелен били ала икән, димәк, анда • программаланган» да нидер бар?! Җыр — сер, ди халык, һәм һәр шагыйрь ул сергә үа ачкычын эзли. Очын-очка ялгау, шома-тигоз итеп үреп чыгу турында, гына кайгырткан автор беркайчан да бу серне, бу ачкычны табып җиткерә алмый. Укучыга төртеп күрсәтү, теркәү, сөйләп бирү генә түгел, күз алдында тамырлану, үсү. яфрак яру кирәк... Вез прозадан да хисләр чынлыгы, хәрәкәтләр чынлыгы эзлибез. Шуңа күрә бүген популярлык таҗы документаль нигезле әсәрләр ягына баса кебек Укучыга авторның үз-үаеиә соклануы белән тулы, үзенә генә мөһим тоелган мәнфәгатьләр, һортөрйе шәхси очраклар турында сөйләү, багышлаулар белән тулы китаплар нигә кирәк? Җир язмышы ечеи җаваплылык турында күкрәк кагу төсендәге купшы юлларга кем мохтаҗ? Штамп, әнә шулай, формадан эчтәлек кв үтеп көрә: темада яңа чишелеш төкъ дим итмәү, фикер учагының бер шигырь вчөидә генә сүнеп калуы рәвешендә ча гыла. Темада даими, үзгәрешсез бер даирә орбита билгеләнүе сагайта. «Мин Һәм минем шигырьләрем». «Сагындым сине, туган авыл», «Яшьлектә сөйгән яр» темалары терле вариацияләрдә, асылда бер үк чишелеш белән йөзләрчә шигырьдә кабатлана. Соңгы елларда табигатьне саклау, тынычлыкны саклау кебек изге, глобаль темаларны да аерым очракларда үтемле товар итеп ваклау, бер өлге буенча «тиражлау» эчне пошыра. Генаһсыи кая куярбыз, егетләр? — дип әйтәсе килә башлый. Шундый язмалар аркасында шигъри сүз язучы сүзенең кадере төшү- кимү куркынычы яный. Шундый мөмкинлекләр калдырылганда, бер яктан, сөякчел язмалар — әзер идея кабыргасына ит кундыра алмый газапланучы авторлар иҗаты үзен яхшы хис итә. Икенче яктай, пружинасы йомшак шигырьләр: гомуми сүз. беренче тәэсирдән тироигәрәк үтеп керә алмаган, проблеманың төшенә теш үтмәгән очраклар ишәя. Һәр ике төрдә дә — кеше язмышына чыга алмау, тоташып яна алмау. Минемчә, бу хәл сүзгә талымсызлыкта ук чагыла — аның зур җегәреие таяна белмәүдә, темага тиң яңгыраш таба алмауда. җиңел җилбәзәк булып уйнауда... Тагын да тиренгәрок карасаң — җаваплылык, эчке яну җитми, күңел тәҗрибәсе кечкеиә. шуңа күрә шәхес буларак әйтер сүзебез дә зур түгел. Андый ши гырьләрдәге (Һәм прозадагы) тәкәббер бушлык, күңел ярлылыгы. рия һәм штампны күреп, укучы да йөз чөерә. ...Шигырь арты шигырь укыйсым: ба рысы да дәрес, барысы да мәгълүм... һич аңлашылмый: иинди максат белән? — автор Кояш системасы ечеи кайгыртучы фәйләсуф булып күренергә тырыша. үэеиең «абразаумый» булуы белом мактана кебек, хәтта хисләнгән булып кылана! Авторның чын йөзе, тормыш по змциясе урынын тышкы кыяфәт поза ала бара. Вер табылган алымнар, темалар, образлармы ахыргача сыгу, ниһаять, бармактан суырырга тотылу иҗатлары белән танылып олгергеи шагыйрьлврнең дә кызыклы дөньясын кызганыч хәлгә китерә — ахыр чиктә бер даирә эченә бикли бара. Аларда шигырь — карт кыз шикелле — үзе очей ген о яшн башлый, кай- чакта текә мөгезе кебек — үз вченә бо терелеп, башына кайтарылып үее, се- эорге яраксыз, гариплеккә әйләнә. Шундый заманда! Дөрес. безнең көннәрдә, әйтик. Ce ll «к У 177 ләйман утрауларының генерал-губерна торын бөтен нөсел-нөсөбе белән өйрәнгән кайбер яшьләр икенче буын бабаларының да исемен белмиләр. Бер мәйданчыкта яшәүче күршеләр бер-берсен танымыйлар. Якын туганнар хат язышу түгел, бәйрәм белән дә котлашмыйлар... Коммуникабельлек җитми, диләр... Бәлки, поэзиядә, юк, поэзиядә генә түгел — прозада, драматургиядә һәм тәнкыйтьтә дә дөньякүләм әйберләр турында сүз куертып, аяк астындагы туфракны онытып җибәргәләү, туфрактан аерылу, аралану, ниндидер бер боҗрага бикләнү. йомылу менә шундый — тормышның үзендәге сәер хәлләргә иш булып чыкмыймы икән... Әнә, сәхнәдә нидер хәл итәләр, шаулашалар, гөж киләләр,— тик, әйтерсең лә. башка телдә сөйләшәләр...— тамаша залына «ут» күчми. Бу хәлне кайбер авторлар һәм артистлар үзләренчә аңлыйлар: кинәт сәхнәдә арзанлы трюк, кылану. тамашачыны көлдерергә тырышу башлана. Ләкин, кем әйтмешли, «егылып көлә халык... автордан һәм актерлардан көлә, җәмәгать». Сәхнәдәге вакыйга хәтта тормышчан булганда, үзалдына яшәгәндә дә нәкъ менә тамашачының килеп кушылуына. аның бер почмактан килеп күтәрешүенә мохтаҗ! Әҗәлдән улын яклап калганда. Әлмәндәр картның ихласлыгын һәм гаҗизлеген тоюдан елап утырабыз бит әле... Минемчә, кайчакта шигырьгә әнә шундый яклауга мохтаҗлык, гаҗизлек җитеп бетми. Яхшы шигырьдә әнә шундый табигый мохтаҗлык, укучыны үзе дә сизмәстән катнашып китәргә «котырту» хикмәте бар. Югарыда әйтелгән күзәтү — үз эченә бикләнү, йомылу күренеше үзе үк шуңа каршы хәрәкәт башлануга сәбәпче булып тора. Шушы хәлдән чыгу юлын әдәбият үзе эзли. Поэзиядә, көчле бер агым булып, сурәт, проблема һәм фикер колачы ягыннан прозага һәм драматургиягә тартылу, якынаю бара. Проза һәм драматургиядә исә лирик башлангыч, моң, укучы тамашачы белән эчкерсез багланышка омтылу, ачылу тенденциясе көчәя кебек. Замандашның күңел төпкеленә карау, аңа турыдан-туры мөрәҗәгать итү, һич joru юри каршы чыгу, үртәү укучыны, хәтта кайсыдыр чаты белән аны эләктереп, бераз тәнен ерттырып алу — битарафлыктан уяту, эшкәхәрәкәткә чакыру... Шигырь тәэсир итсен, укылсын өчен— җиңел укылмаска тиеш! Поэзия һәм укучы, шигырьнең замандашкүңеленә юл эзләве мәсьәләләренә кагылганда, «иңәзерлекле укучы» дип аты чыккан тәнкыйтьчене,тәнкыйть базарындагы бәяләрне читләтеп үтеп бул'мый. Соңгы елларда гына да татар поэзиясенеңүсеш тенденцияләрен күзаллаган җитди хезмәтләрдөнья күрде. «Дежур» рецензентлар һәм кайбершагыйрьләрнең үзара макташу рухындагы язмаларына юл бермә-бер чикләнде. Щулай да баштанук танырга кирәк: киң катлам укучыга чын поэзиянеаеру мәсьәләсендә һәрвакытта да ныклы юнәлешбирә алганыбыз юк әле. Бездә, ни язылса,— шуләйбәт, дигән рецензияләр һаман да байтак басылыптора. Рецензия,— билгеле булганча, киң катламукучыга барып ирешә торган, аңа монографикхезмәтләрдән тизрәк һәм үтемлерәк тәэсир итәторган, укучы фикерен һәм ихтыяҗынформалаштыру көче зур булган өлгер, сугышчанжанр. Без еш кына шушы гади хакыйкатьнеонытабыз шикелле һәм китап күзәтүне вакытыбулган теләсә кем язса да ярый дигән карашурнашуына юл куябыз. Газета-журнал- лардагышундый рецензияләр буенча хөкем йөрткәндә,безнең поэзия тулысы белән үзенчәлекле,«кабатланмас йөзе булган» шагыйрьләрдән һем«коеп куйган» шигырьләрдән генә тора. Чынлап та шулаймы соң? Икенче яктан, соңгы елларда шагыйрьләрнеңтөрле чыгышларына, шул исәптән тәнкыйтьчеләргә«багышлап» язылган парчаларына карасаң,поэзиянең уңышларын һаман да күрми икән безнеңтәнкыйть, һәм аның бөтен гөнаһларында.кимчелекләрендә торганы шул тәнкыйтьчеләр генәгаепле икән. Шигырь теле белән тәнкыйтькә ук атуәдәби модага әверелеп бара шикелле. Тәнкыйтьбелән тарткалашучы шигырьләр антологиясетөзесәң, шәт, күләме ягыннан кулга тотарлык беркитап килеп чыгар иде... Һәр очракта классикларбелән генә авызны томалап куярга яратучылар,әлбәттә, бу юлы да шул тарафка бармак төртепкүрсәтерләр. Әнә бит, янәсе, алар да... Классиклар,әлбәттә, ялган тән- кыйтьчеларгэ дә, шул ук вакытта мөтәшагыйрьләргә дә кискен фикер белдергәннәр, ләкин алар иң әүвәл «тәнкыйть— кирәкле шәйдер» дигән принциптан чыгып, аны вульгарлаштыруга каршы торганнар. Алар үз иҗатларын гомумән тәнкыйть фикереннән, ачы булса да туры сүздән аралау-гарантияләү өчен тырышма ганнардыр. Аннары тарих шаһит: әдәби-эстетик фикер үсешенә үзләре җиң сызганып өлеш керткән әдипләр дә һәр заманда булган. Әле дә бар. Әйе, поэзияне бәяләүдә мәгълүм штамп яши, һәм ул, миңа калса, өлешчә поэзиянең үзеннән дә килә — бумеранг булып, игезәк образлы, «дөрес» фикерле төссез шигырьләрнең кайтавазы булып. Шигърият һәм укучы файдасына тәнкыйтьнең беркадәр «тенденциоз» булуы (ягъни күңелендәген уеп әйтүе — скальпель белән!) шифалы гына булыр иде. By сүзләр беренче тапкыр яңгырамый, ләкин... ...Минем бер танышым, эшкә килү белән, башкаларга да йоктырырга, көннең увертюрасын билгеләргә теләгәндәй, иртәнге тәэсирләрен, күргән-белгәнен ачылып сөйләргә ярата. Аның әйләнә-тирәсендә — шактый китап укыган егетләр- кызлар, җае чыкса-чыкмаса югары ма териялор хакында фәлсәфә куертырга яратучылар да бар араларында. Ә танышымның хикәяте гади нәрсәләрдән, җир хәлләреннән башлана. Мәсәлән, менә болайрак: — Бүген ишегалдында Караборын елап калды әле, егетләр,— ди ул.— Кайдандыр килеп, ияләнеп калган иде, ничәнче ел инде безнең подъездда яши... Бала китергәндә генә югалып тора да, ияртеп кайтып керә үзләрен... Матур була аның көчекләре! Тик, күзләре елтырый башлауга, әнкәләре каядыр чыккан арада, урлап бөтерәләр үзләрен бером берәм. Шуннан соң шыңшып йөрүенә тәкать юк... Нидер әйтеп бетерми, барысы да шуны көтеп торалар. By тынлык — аның фай дасына... — Көчекләргә, бәлки, безнең подъездга керепчыгып йөрүче күршеләр үк кул суза торгандыр. Караборын юаш, ышанучан, аларга игътибар да итми... Тик үз ишләре өчен мондый көннәрдә аннан да усалрак җанвар юк: ишегалдыннан узып баручы бер кәкрекойрык ка да көн күрсәтми. Аларны күрү белән. зур тавыш чыгара, пыр туздырып, әллә кая кадәр куып китә. Күрәсең^ караклыкны үз ишләреннән күрә, бәбкәләрен шулар ияртеп киткән дип белә.» Тыңлап торучылар әкрен генә таралышалар. Әллә, чынлап та, шушы хикәят тәэсир итте инде аларга? Әлеге очраклы гына мисалда, мнвем- чә, катлаулы багланыш-мөнәсәбәтләрне гадиләштереп аңлаудан, сәбәп белән нәтиҗәне бутаудан кисәтеп тору да бар кебек... Бер яктан, теге яки бу шагыйрьнец тәнкыйтькә, «минем уңышларымны гына, ә башкаларның кимчелекләрен гекә күрсен иде» дигән кебек, үпкәләп яшәве, икенче яктан, «тигезләүче» тәнкыйтьнең җавапсыз чыгышлары укучыда һәм яшь авторларда ялгыш фикер тудыра, поэзияңең дә. тәнкыйтьче сүзенең дә абруен төшерә. Һәрхәлдә, бүгенге шигырьләрдәге аерым кимчелекле яклар вакыт- вакыт өстенлек, модель, ким дигәндә табигый хәл дип кабул ителә икән, бу хәлләрнең тагын да тирәнрәк тамыр җәюенә генә юл ачыла бара. Сер түгел, җнтешсезлекләр турында сүэ чыкса, һәркайсыбыз күбрәк яшьләрне генә телгә алырга тырышабыз. Беренчедән, яшьләр иҗатында чор әдәбиятының төп эзләнүләре һәм төп «авырткан төшләре» ярылып, ачык булып ятканга күрә. Икенчедән, яшьләр әле эзләнү чорында.— тәнкыйть сүзенең аларга файдасы ныграк тияр днп. Ләкин таләпне кешесенә карап берничә төрле кую, өлкәннәргә хөрмәтне, ә яшьләр турында кайгыртуны бәяләү шкаласындагы ташламалар белән алыштыру мөмкинме? Безнең поэзиянең якты исемнәре, биек орбитасы, кабатланмас дөньясы булганлыктан, җитди, зур проблемалары да шактый. Әнә шул проблемалар үзлере янындагы кечерәк мәсьәләләрдән җыела укмашалар. Укучы белән багланышка керү — үэан- нәк-үзе аңлашылган кебек тоелучы шундый «гадәти» мәсьәләләрнең берсе. Әлбәттә. беркем дә. фәләнчә язсаң гына укыла, дип канунлаштыра алмый: укучы күптөрле —аңа күп төрле шигырьләр дә кирәк. Әлбәттә, сүэ ерак плане- талардагы ят цивилизацияләр. хәтта Яца Гвинеядәге «куку-куку» кабиләләре белән контактка керү турында да бармый. Ләкин укучы үзебезнеке, ул гаеп итмәс дип. артык җиңел уйламыйбызмы? Ул җитәрлек дәрәҗәдә әзерлекле, үзе аралап укыр әле дип, ачыктаначык йомшак әсәрләр тәкъдим иткәләү — галиҗәнап укучыга илтифатсызлык күрсәтү түгелме? Нишләп әле без һәрвакыт җиңел юлга исәп тотабыз: «талантлы укучы»га, «үз укучыбыз»га гына өметләнеп язабыз? Мин укучыга җайлашмыйм дигән хак сүз. турысын әйткәндә, кайвакыт үз- үзеңне тынычландыру гына булып аң- лашылмыймь)? Әдәбиятның тормышка тәэсире, билгеле ки, укучы-замандаш күңеле аша бара. Шуңа күрә багланыш, контактлылык дигән нәрсәләр — бу мәсьәлә, гомумән, киң, тирән, катлаулы. Шигырьне укучы хөкеменә, кеше арасына чыгарып җибәргәндә аның өчен җаваплылык хисе дә зур булырга тиеш. Р. S. ...Язылган кадәресенә нокта куйгач. кире кайтып укып барганда (тәнкыйтьчегә дә «үҗәт укучы» булу җиңел түгел), уйлап-икеләнеп куйдым: әгәр дә кемдер, бу сүзләр фәлән шигырьләр уңаеннан гына әйтелгән икән,— шул кирәк аларга, дисә? Биредә күздә тотылган шигырьләр басылып чыкмаган тәкъдирдә, менә бу мәкалә язылмый да калыр иде әле, дип уйласа? Чынлап та шулаймы соң: фәлән шигырьләр уңаеннан күңелгә килсә дә. ул берничә шигырьне сызып ташлау белән, мәсьәлә хәл ителер идеме? Шуннан соң, мин башта ук әйтеп куелган «эксперимент»ны эшләргә — биредәге бөтен фамилияләрне, шигырьләрдән өземтәләрне сызып чыгарга булдым. Әлеге «операция»дән соң мәсьәләнең асылы үзгәрү-үзгәрмәвен укучы үзе күрер (һәм. әлбәттә, мисалларны да җитәрлек табар). Ә безнең кыскарту әле. уйлап карасаң, аерым исемнәр тирәсендә сүз куертудан аралап, шуның өстенә. уңышсыз парчаларның янә бер кабат дөнья күрүенә дә юл куймау булып чыга түгелме соң? Әй... бер цитата барыбер онытылып калган икән: эпиграфтагы сүзләр. Күңелсез уйлар уятып торса да. аларны сызмыйк инде. Соң бит чынлап та шулай: ил көн һәм замандаш белән рухи багланышта яшәмәсәң. тагын нәрсәгә өметләнергә мөмкин?! Суын алмаган кое тиз корый.