Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТУКАЙ АЭСта

Тукай килде Кама Аланына, «Әссәлам!» дип әйтте шикелле. Яктылыкны ерак тарихлардан Туган йортка гүя китерде. Тукай кайтты! Татар АЭСында — Тау башында — шигырь бәйрәме. Тезүчеләрне ул биеклеккә, Яктылыкка таба әйдәде. Бу егетләр баһадирдай көчле, Таң нурларын җыйган кызлары. Алар бүген Тукай йөрәгеннән Килгән моңны гүя тыңлады. Атомнардан якты алу өчен Көрәш барган чакта илемдә. Җиң сызганган егет һәм кызларның Җан балкышы күчте шигырьгә. Рәхмәт, Тукай, син бит, бары син бит Тәрәзләрен яңа өйләрнең Күңелләрдә туган таңнар белән Тагын нурландырып җибәрдең