Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШҮРӘЛЕЛӘР КАЙДАН ТАРАЛГАН?

Бер уйлану

Шүреле— татар халкының иң араткай мифик образы. Һам ул ифрат киң I таралган. Дөньяга килган һәрбер бала әкият-ризаятьләрдән беренче бу- L лып Шүрәле турындагысын ишетә, бер ишеткәч инде оныта алмый, хәреф таный башлагач та кат-кат Тукайның ■Шүрәле»сен укый, күңеленнән атлый. Бу образ татар гаиләсендә туып үскән кешанаң аңына шулкадәр тирән кереп урнаша ки, Шүрәлене белмәгән татарны гомумән күз алдына китерүе кыен. Бу образны яхшы белсәк тә, тагын бер кат ачыклап үтик: кем соң ул Шүрәле? Төсе-кыяфәте, холкы-фигыле, буе-сыны, яшеү рәвеше нинди аның? Каюм Насыйри аның турында болай дип яза: ■Шүрәлеләр урманда тора һәм алар ялгыз гына яшәмиләр. Алар татарларга кеше кыяфәтендә күренәләр. Шүрәленең имчәкләре бик зур була, аның берсен уң җилкәсенә, икенчесен сул җилкәсенә аркылы салган була, имеш. Әгәр урманда татар очраса, алар аны кети-кети уйнарга чакыралар, егәр дә ул күнсә, аны үтергәнче кытыклыйлар. Ләкин татар Шүрәлене алдый ала... Әгәр дә татар, Шүрәл энең: «Син кем?» — дип соравына: «Мин Былтыр атлы»,— дип әйтергә башына килсә һәм, Шүрәлене кыстырып, качып котылса, Шүрәленең: «Былтыр кысты, Былтыр кысты!» —дип кычкыруына җыелган иптәшләре хей- леквр татар артыннан чабу түгел, бәлки: «Былтыргы елны каян ззлисең, табып буламыни аны!» — дип, Шүрәледән кычкырып келәлер генә, имеш. Күрәсең, шүрәлеләр бик аңгыра булалар икән» ', дип К. Насыйри сүзен тәмамлый. Тукай исе Шүрәленең портретын тагын да образлырак тасвирлый: Нары бу? Качкынмы, җенме? Я еракме. нарса бу? Коточарлык, бик килешсез, алла нинОи нарса бу! Борны кэп какре бегелгандер — тамам кармак кеби; Төз түгел куллар, аяклар да ботак-тармак кеби. Ялтырый, ялт-йолт киладер ачка баткан күзларе. Кот очар, күрсаң ага р тенла түгел'— квндезларе. Яп-ялангач. нап-назек. лакин кеше тесле үзе; Урта бармак буйлыгы бар маңлаенда мегезе Какре түгелдер моның бармаклары — бик тез-тезек. Тик килешсез — һзрберв да ярты аршыннан озын. Инде йомгак ясап. Шүрәлегә нинди сыйфатлар хас икәиие ачыклыйк: 1) кешегә охшаган; 2) урманда яши; 3) башка шүрәлеләр белән күмәкләшеп тә яшиләр; 4) кешене кытыклый, мавыгып китеп, кайвакытта үтере дә; 5) аңгырарак зат, кеше аны алдый ала. Татарстанның кайбер районнарында аңа башка сыйфатлар да эстиләр, мәселәи: 6) гәүдәсен йон баскан; 7) бармаклары бик озын; 8) мегеэе бар; 9) урманда кешене адаштыра; 10) атка атланып чабарга врата; 11) терле тавыш белән кычкырып, юлчыларны куркыта һ. б. ††††††† ‡‡‡‡‡‡‡. Күренә ки, халык бу образны тудырганда хыялын чикләмәгән, аны буыинан-буынгә баета барып, яңадан-яңа сыйфатлар эстәгән, күп нәрсәне Шүрәледән күргән. Ләкин барыбер урман иясе ул кадәр үк куркыныч зат түгел икән. Киресенчә, кәйчакта ул тәрбияле дә була ала. Мәсәлән, адәмне кытыклыйсы килсә, башта аннан рехсәт сорый, иеше риза булганда гына уйнаргә-ша ярырга, кытыкларга керешә. Дәрес, мавыгып китеп, үтереп тә ташлавы бар, ленин ул бит моны яеыз ният белән зшләми, уенга артык бирелеп нитеп, вакытында тыела алмаганнан гыиа шулай килеп чыга. Нишлисең бит. шундый зат инде ул беэи-зң Шүрәле!.. Шулай да бу образның тамырлары кая барып тоташа? Бу хакта кемнең дә булев 1 Насыйри К Сайланма асарлар Т 8. Кхахи. 1975, М б. ‡‡‡‡‡‡‡ Татары Среднего Поволжья ■ Приуралыв М. IM7. Ml б Н9 Ш уйланганы, тикшеренеп караганы бармы икен соң? Бар икон, Р. Г. Әхмәтҗановның1 кызыклы Һем мәгълүматларга бай китабында Шүреле турында мәкале урнаштырылган. Мондый китапның донья күрүе куанычлы хәл. Халкыбызның рухи культурасына, горефгадәтләренә, йолаларына, мифологиясенә багышланган хезмәтләр бездә бармак белән генә санарлык. Бу өлкәдә эшләр әле башлана гына. Р. Г. Әхмәтҗановның китабын мии кызыксынып укыдым. Әмма авторның Шүрәле турындагы концепциясен кабул итә алмадым. Ни өчен?.. Ул Шүрәле белән Ярымтык бер үк зат дип бара, дөресрәге. Шүрәле образы Ярымтыктан үсеп чыккан дигән фикер үткәрә. Ярымтыкның ниндирәк зат булуын ачыклап китик. Ярымтык («ярым» сүзеннән алынган) — Себер һәм Көнчыгыш Европа халыклары мифологиясендә очрый торган кэшегә охшаган, бер күзле, бер куллы, сыңар аяклы яәыз зат. Гариплеген, ярым-йортылыгын күздә тотып булса кирәк, бу затны «ярымтык» дип атаганнар (русчасы — половинник). Адәмгә ул төрле зыян-зарар китерә. Татарстаннан читтә яшәүче татарлар арасында (мәсәлән, Пермь өлкәсе татарларында) һәм БАССРның кайбер районнарында аны Шүрәле белән бутау, бер зат дип карау очраклары да бар. Ярымтыкка характеристика бирү гомумән авыр эш, моңа тотынсаң, төрле каршылыкларга килеп юлыгасың, чөнки бу затның исеме генә түгел, хәтта тышкы кыяфәте де, мифологик функцияләре дә гел үзгәреп тора, һәр халыкта аның үз исеме, үз кыяфәте бар. Удмуртларда ул, мәсәлән, «палэсмурт» (ярымтык кеше), чувашларда «ар чурри», «ама чурри» (ярымтык ир-ат, хатын-кыз), мансиларда «хумпал» (урман җене), ненецта — «парнэ» (түмгәк астында яшәүче ярымтык-карт), нганасаннарда, энк- ларда «баруси», «баручи» (бер күзлә, бер аяклы, кеше ашаучы ярымтык-карчык), якутта — «сучунаа» (озын буйлы ярымтык-аучылар), эвенкларда — «чугулды» (ярымтык- тимерчеләр) һ. б. *. Шушыларга өстәп, автор ярымтыкларның кытайларда, кореялыларда, гарәпләрдә, фарсыларда һ. б. халыкларда да булуын әйтә. Бер күзле, бер куллы, сыңар аяклы кешегә охшаган шушы гарипләр белән галимнәр күптән кызыксынып килә икән, чөнки бронзадан коелган нәкъ шундый сын- статуэткалар Тувадан Украинага хәтле җәелгән далаларда табыла тора. Археологиядә алар «бронзадан коелган гарипләр» дип атала. Әле үткән гасырда ук аларга А. Ф. Лихачев игътибар иткән. Соңрак А. А. Спицын бу хакта язып чыккан. Безнең көннәрдә дә әлеге «гарипләр» А. Л. Монгант, П. М. Рутковская, Г. А. Пугаченкова, Л. И. Рем- пель, А. X. Халиков һәм башка галимнәрнең игътибарын җәлеп итте. Тикшеренүчеләрнең барысы да диярлек бу статуэткаларны борынгы төрки халыклар мирасы дип бара, алар белән бәйли. Кыскасы, әлеге гарипләрнең дала җирлегендә барлыкка килүе. терки халыклар культурасына каравы фәндә инде күпмедер дәрәҗәдә исбатлач- ган нәрсә. Үзләренең эшләнеше, үзгәрми торган иконографиясе (йөз төзелеше) бе лән дә алар төркиләрнең таш балбалларын хәтерләтә3 . Шулай да бу фигураларны берләштерүче төп сыйфат — гариплек булып кала. Алар турында төрле гипотезалар яшәп килсә дә, хәзе рге көнгә хәтле аны әле исбатлап аңлата алган кеше юк. Бу гарипләр шулай ук болгарлар яшәгән территориядә дә очрый. Әлеге хәл ис» без телгә алган ярымтыклар болән шушы гарипләр арасында нинди дә булса бәйләнеш, уртаклык булуы хакында сөйли кебек. Бәлки алар бер үк заттыр, чөнки икесе дә кешегә охшаган һәм, иң мөһиме, икесенә дә үзгәрми торган сыйфат — гариплек хас. Болгарлар яшәгән территориядә очрый торган бу статуэткаларның ярымтыклар турындагы легендаларның материаль чагылышы булуы да бик ихтимал. Бу исә үз чиратында Ярымтык белән Шүрәлене бер-берсеннән аерып торучы зур дәлил була алыр иде. Чыннан да, ни өчен бер-берсеннән шулкадәр аерылып торган Шүрәле белән Ярымтык бер зат булырга тиеш соң әле? Бу ике зат арасында каршылыклар байтак бит! Ахметьянов Р. Г. Общая лексика духовной культуры народов Среднего Поволжья. М.. ’ Ахиетьянов Р Г Күрсәтелгән хезмәт. 48 б. • Халиков А. X Отражение космогонических и гснеологических легенд волжских булгар в археологических материалах — Китапта; Из истории ранних булгар. Казань. 1981. 12—13 бб Беренчедән, Шүрәле —урман иясе (алласы). Ярымтык — даланыкы, һәрхәлдә әле- п ачыкланып бетмәгән. Икенчедән, Шүреле татарда ифрат та киң таралган, халыкның аңына-канына сең- гм, культураның бетен катламнарына үтеп кергән. Ярымтыкны татар белми диярлек, балсә дә башкорт белән катнашкан яисә Татарстаннан читтә яшәгәне генә белә. Өченчедән, Шүрәле бер вариантлы, үзгәрми торган образ, ул хәтта башка халык- ♦ ларга кергән очракта да (марида, чувашта, башкортта) тесен-кыяфәтен үзгәртми. £ Дүртенчедән, Шүрәле — сау-сәламәт, бетен җире үзенчә камил, тезек зат, ул * гарип-гораба түгел. Ярымтык — гарип. Бишенчедән, Шүрәле бары тик Урта Иңелде урнашкан халыкларда гына бар. < Алай гына да түгел. Шүрәле ни эчендер злекке Болгар дәүләтенә кергән, яисә байк так заманнар шушы дәүләтнең кәчле йогынтысы астында яшәгән халыкларда гына < таралган. Ярымтыкны исә без кайда гына очратмыйбыз. Алтынчыдан, Шүрәле археологик материаллар арасында бетенләй очрамый Га- 5 риллерЯрымтыклар очрый. £ Кайбер тәбәкләрдә Ярымтык белән Шүрәленең бергә кушылып китүе, халык күңе- П ленда бер образ булып яшәве бик тә аңлашыла. Бу хәл Шүреле таралган территория ч белән Ярымтык таралган территория чигендә генә күренә. Ченки болары Ярымтыкның £ иврсе икәнен белми (яисә онытып елгергән!), тегеләре Шүрелэне белеп бетерми һем Э нәтиҗәдә ике образ бергә кушылып яши. Шушыны күздә тотып булса кирәк, Р. Г. Әх- ф метҗаное Ярымтыкны татар һәм башкорт ечен уртак образ дип саный Тагын шунысы кызык : Шүрәленең иң билгеле җире Татарстан, ягъни бу миф элек- о ке Болгар дәүләте урнашкан территориядә һәм шушы дәүләтне тезегәи тел халыкта £ гына киң таралган. Шулай булгач, ул археологик материаллар арасында да очрарга тиеш иде. Әмма юк. Ни сәбәпле? Шул ук вакытта Ярымтыкның тегел копиясе булган «гәрипялер Татарстан территориясендә табылган археологик матрриаллар арасында “ байтак очрый. Ә Ярымтык үзе татарга билгеле түгел дәрәҗәсендә. Моны ничек аң- н латырга? Моны бер гене герле аңлатып була: Ярымтык бик борынгыдан килгән дала куль- у ты буларак, Шүрәле барлыкка килгәндә (яки болгар-татәрга килеп кертендә) инде онытылып беткән булса кирәк. Димәк, Шүрәле болгар-татар ечен чагыштырмача яңа миф, яшь миф. Ул соңрак чорларда туган булырга тиеш һәм бу чорда индә болгар-татар аның сыннарын-статуэткаларын ясамаган. Бу факт нәрсә турында сей- ли соң? Бу факт Шүрәле киң тарала башлаган чорда болгар-татар тормышында ниндидер зур үзгәрешләр булуы турында сейли. Бу үзгәрешләр хакында сүз әле булыр, ә хәзер үзебезгә тагын бер сорау бирик: «Шүрәле образы безнең халыкта (терки халыкта!) кайчан туган? Үзенекеме ул аның, еллә читтән килеп кереп, кайбер үзгәрешләр кичереп, соңрак чорда гына үзенеке булып киткәнме?« Бик урынлы сорау. Мифларның бер халыктан икенче халыкка күчү гадәтен исте тотсак, мәсьәләнең үзәгендә торырга тиешле сорау Аңа җавап бирмичә фикерне девам иттереп булмаячак. Шүрәле — болгар-татар ечен яңа, яшь миф дидек. Бу чыннан да шулай буяса кирәк, ченки Шүрәлене без борынгы чорларда бер гене терки халыкта да очратмыйбыз Ул бары тик Урта Иделдә генә яши. Ө Урта Иделгә болгарлар VIII—IX йеэ- гердә генә килеп урнашалар, һем күл тә үтми, мәҗүсилектән аерылып, ислам диненә күчәләр. Бол.ар ечен ислам диненә күчү нәрсәне аңлата соң? Мәҗүсилек заманнарында теркиләрнең аллалары күп булган. Өске день яның (күкнең) үз алласы, аскы денья- ның (җир астының) үз алласы бәр. аннан башка да аерым елга, су. күл, чишмә, урман, тау-кы я ларның, юлларның, тау сыртларының, терле урыннарның үз ияләре, жу- җалары, рухлары булуы билгеле*. Ул заманнарда болгарның дә аллалары күп буяган. һәм уп әле табигатьтән аерылмаган. Табигать каршында җенлек. кош-корт белен бер хокуклы җан иясә булып яшәгән. Шуңа күрә үзен шомландырган, куркыткан, аңлашылмаган, серле тоелган объектларның ияләре бардыр дип уйлаган, еларга табынган, корбан китәргән. ' Алексеев Н. А Раккае форим релягкк тюркояхычкых народов Сабира Ноәослберск. 1ввО. Ю—94 66 Ислам дииен кабул итеп, болгар инде бер баскычка югары күтәрелгән. Монотеизм югарылыгына. Бу чорда аның аңында зур үзгәреш бара. Бер генә аллага ышану аны, бер яктан, табигать көчләренә ышанудан ераклаштырса, икенче яктан, авыр чакта аның хәзер килеп сыеныр алласы бар. Бу исә аңа батырлык өсти. Мондый шартларда, болгарлар инде феодализм чорына кереп, монотеизмга күчкәч, Шүрәле кебек мәҗүсилек бик нык сизелеп торган, әмма күп заманнар узу аркасында сюжат ягыннан да шактый камилләшкән миф туа аламы? Ислам бит үзенә мгле яшәгән мифларны да кысрыклап чыгарырга, тамырын корытырга тырышкан. Шулай булгач, Шүрәле мифы мәҗүсилек заманнарында туып, ныгып, камилләшеп калган миф булса кирәк. Мифлар, гадәттә, җәмгыять түбәнрәк баскычта торганда туалар. Шүрәленең мәҗүсилек дәверендә тууын бер деталь ачыклый төшә кебек. Мәсәлән, керәшен татарларында урманга барып Шүрәле хөрмәтенә ак әтәч чалу гадәте саклануы билгелә. Бу нәрсә турында сөйли? Христиан диненә күчү сәбәпле, мөселманнар белән артык аралашмыйча күпмедер вакытлар консервациядә яшәгән керәшеннәрдә мәҗүсилектән калган бу гадәт ничектер сакланган. Димәк, Шүрәле кайчандыр тулы хокуклы зат булган, аңа табынганнар, хәтта корбан да китергәннәр. Ә татарда Шүрәлегә мөнәсәбәт ничек? Шүрәле аның өчен, куркыныч булса да, кәмитрәк бер зат, «урман сарыгы» гына. Ул аны алдый да ала, ат сыртына сумала ябыштырып, Шүрәлене әсирлеккә төшерә, кыйнап җибәрә («Шүрәле каргаган авыл» легендасы). Татарның Шүрәлегә булган ироник мөнәсәбәте, «Кен дә-көн дә ат чабыш, нишләп бүген арт ябыш?»— дигән мәкальдә дә чагыла *. Мәҗүси кеше урман алласы белән алай шаярыр иде микән? Монда монотеизм югарылыгына күтәрелгән болгар-татарның һаман әле мәҗүсилек караңгылыгында тырмашкан адәмгә карата булган мөнәсәбәте ярылып ята. Шуңа күрә татар Шүрәлегә өстәнрәк, кимсетебрәк карый да. Тагын бер момент игътибарны җәлеп итә — Шүрәле кешегә охшаган (антропоморфизм). Гадәттә, мифология үсеш дәверендә ике этапны үтә: 1) зооморфизм этабын, ягъни мифик образларның хайваннар рәвешендә булуы, 2) аннан соң гына антропоморфизм этабы җитә, мифик образлар кеше рәвешенә керәләр. Дөрес, кайвакыт бер үк мифологик системада зооморфизм белән антропоморфизмның бергә яшәве дә очрый. Әмма барыбер мифларның иң югары ноктасы, кульминациясе антропоморфизм этабында була. Мәсәлән, борынгы грек мифологиясе, зооморфизм этабын тизрәк үтеп, антропоморфизмга килеп керә һәм шул кадәр матур мифлар тудыра. Безгә билгеле булган борынгы грек аллаларының барысы да диярлек кеше кыяфәтендә, бик сирәге генә яртылаш кеше, яртылаш хайван рәвешендә калган (мәсәлән, Пан). Безнең Шүрәлегә килгәндә, бу образ чыннан да кешегә бик якын. Ул инде икенче этапка күчә башлаган, кешегә якынайган миф. Ә моңа ирешү өчен Шүрәле га ят» озын юл үтәргә тиеш иде. Аның әзер килеш кинәт болгар-татарда яши башлавы шактый сәер. Өстәвенә ул безгә соңлабрак та килеп кергән кебек, чөнки болгар бу чорда инде шәрык к)льтурасын үзләштерә, гарәп телен өйрәнә, мәдрәсә-мәчетләр төзи. Бәлки Шүрәле болгарларга Урта Иделгә күчеп килгәнче үк килеп кергәндер? Кайчан һәм нинди халыктан? Үзәк Азия далаларыннан Көнчыгыш Европага килеп чыккан һуннар безнең эраның 375 елында Иделне кичәләр. Халыкларның Бөек күчеш чоры башлана. Кайбер галимнәрнең әйтүенә караганда, болгарлар да һун союзында булганнар. Һуннар Идел бассейнында озак тормыйлар, яңа җирләр яуларга Көнбатыш Европага китеп баралар. Ә болгарлар Кара диңгез һәм Азов буйларында утырып калалар. Мөстәкыйль дәүләт төзиләр. Болгарларның беренче дәүләте — Бөек Болгария. Аның башкаласы Тамань ярымутравындагы антик чордан калган Фанагория шәһәрендә була. Шушы төбәктә болгарлар 350 елдан артык гомер кичерәләр. Болгарлар биредә төрле халыклар белән аралашып яшиләр, күпмедер дәрәҗәдә шушы халыкларның йогынтысына эләгәләр. Аларга иң көчле тәэсир иткәне — аланнар 1 Н. Исәнбәт Татар халык мәкальләре. 3 т. Казан, 1967. 967 б- бум. винам кала Кара диңгез буендагы эллиилашкан шәһәрләрне күрсәтергә мамкин. Болгарлар белам тыгыз элемтәдә ашаган аланнар кемнәр соц ул! Борынгы грак авторлары тарафыннан еш талга алынган саароматлар, соңрак чордагы сарматлар аланнарның бабалары санала. Канчыгыш Европа далаларын һуннар я, лап алганчы бу регионда сармат-аланнар хаком сора. Тарихчыархеологлар М. И. Артамонов, С А Плетнева, Э- А. Рикмамнариың әйтүенә караганда, сармат-аланнар да Кора дмң газ буе шәһәрләренең кечле йогынтысына эләгәләр. Бу күп торле археологик мате - риалларда чагыла. Сармат-аланнарга бер үзенчәлек хас булган: алар барга тупланган этник масса халенде ашамаганнар, гел башке халыклар арасына чәчелеп, кушылып кител, хатта туганлашып гомер иткәннәр. Боек күчеш чорында бу нәрсә үзен бигрәк то нык сиздергән. Ф. Энгельс сүзләре белән әйтсәк, бу чорда озак вакытлар дәвам иткән яулар ыруг -кабиләләрне генә түгел, хәтта тоташ бер халыкларны да кушыл бетерә. Шул ук вакытта сармат-аланмарның да Кара диңгез буе шәһәрләренә тәэсире була Антик мор археологиясенең зур белгече В. Д. Блаәатскийның әйтүенә карагайда, әлеге шәһәрләрнең элеккеге гражданинын күчме халык киеме кигән атлы сугышчы алыштыра Бу сүзләр шушы тебок халыкларының тыгыз бәйләнеште яшәее хакында сейли. Шулай ител сармат-аланнар, болгарлар бу тирегә килеп урнашканчы ук, бай так гасырлар дәвамында антик культураны сеңдергән булалар. Болгарлар монда к.«- лел урнашкач, бу ике халык тыгыз элемтәдә яши. Археологлар һәм сәнгать белгечләренең күрсәтүенә караганда, аланнар болгарларның этнографик йеэе формалашуга да күлмедер елаш карталар. Шулай ук болгар сәнгатендәге кайбер алымнар, алтын- комоштән бизенү әйберләре ясау, бортокле (эернь) һәм ботеркеле бизәк (осень) тошерү, бронзадан коелган козгеләрно киң куллана башлау, тагын кайбер этнографик элементлар болгарларга сармат-аләниардаи күче. Тора-бара аланнарның бер елеша болгарлар белен кушылып китә. Шушы чорда ук болгарлар белен аланнарның уртак үзаңы формалаша башлый. Бу процесста Кара диңгез. Азов буйларында таралган антик культураның да тәэсире сизелә. Шулай итеп, ач борынгы культура очрашкан шушы табакта VIII йеэ урталарында гаять үзенчелекле һәм замаңына күрә югары баскычта торган культура барлыкка килә. Фәндә аны Салтау (яки Салтәу-Маяч) культурасы дип йертәлор.~ Бу культураны ейрәнү белен 50 иче еллар башыннан бирле даими шегыльләнол килүче археолог С. А. Плетнева фикеренә караганда, Салтау культурасын тудыручы болгарларга аланнар да күпмедер катнашкан була §§§§§§§ ********. Суз археологик культура турында бара икән, бу ташончона ачыклап тә китик. Бу очракта сүзне археологның үзенә бирсәк дересрәк булыр: «Археологик культура — бор вакыт, гомум территория һәм гомум матди культура балам характерланучы археологик истәлекләр комплексы ул. Археологик культураны тарихи-этнмк планда k кабиләләр союзы һәм дәүләт белән тәңгәл ител карарга кирәк. Теге яки бу союздан һем дәүләттән калган матди культура истәлекләре һәм рухи культура элементлары (бу очраита күмү йолалары) бары тик шул союз һәм дәүләт эчен генә хас. Шул җирлектә бер археологик культура икеичесеинен аерыла да Кабиләләр калдырган археологик культура гадәттә шул культураның иң беренче табылган һәм иң әһәмиятле истәлекнең исеме белән атала. Археологик истәлеккә атама ул урнашкан хәзерге асыл яки шеһәр исемене карап бирелә* *. кСалтау культурасына археологлар 1900 елны Северский Донец елгасының уң ак ярында тал булалар. Бу культураның беренче истәлекләреме юлыгу белем үк галимнәр аиы ул заманда естеилок алган берәр халыкныкы булырга тиеш дип уйлыйлар. Ул заманда естенлек алган халык хәзерләр икене билгеле булганга, культура да аларныкыдыр дигән фикергә киләләр. Өмме бераздан бу культураның аланнарныкы икәне ачыклана (аланнар — осетиннарның бабалары). Күп те үтми галимнәр Салтэу культурасының тагын бер вариантына килеп юлыгалар. Анысы болгарларныкы булып чыга. Шулай ител, Донның теньягыидагы вариантны — аланнар, кеньагымдагысын — болгар кабиләләре калдырганлыгы ачыклана. Хәзер фонде Салтау культурасының тагын берм иче варианты билгеле — Тень як Кавказ, Кырым, Идел Болгариясе, Дунай Болгариясе, Аэое буе, Идел тамагы аармамт- ' Плетнева С А От кочсак* к городам Салтоао Маяцвая вультура М. ЮТ. 33 0 ******** Фмрстдниоо Р. Ташлар йокы Ками. 19П. 17 0 СОЛТАН ШӘМСИ ф ШҮРӘЛЕЛӘР КАПАЛИ ТАРАЛГАН» ф леры. Соңрак чорда Урта Иделдә үсеп чыккан Болгар дәүләте до шушы культураның җирле вариантын тәшкил итә, аның нигезендә Азов-Дон буйларында барлыкка килгән культура ата. VIII йәэ урталарында Салтау культурасы үсеп чыккан тебәктә болгар кабиләләре утрак тормышка күчә башлыйлар, авыллар, шәһәрләр барлыкка килә. Утрак тормышта һөнәрчелек, сәүдә үсә. Бу шартларда гаять зур территориягә бер үк культура тарала. Салтау чорыннан (VIII—IX йезләр) Идел Бслгариясенә нәрсә дә булса барыл җиткәнме? Эзли торгач, шулай да кайбер ззләрне табып була икән әле... Әхмәт Ибне Фазлан, 921 елны Болгарга килгәч, кояш баеганда күктәге гаҗәеп күренешләрне күзәтүе хакында яза. Әйтергә кирәк, Ибне Фазлан кайбер очракта, үз заманы укучыларының зәвыгын күздә тотып булса кирәк, ишеткән легендаларын, әкиятләрен үзе күргән хәлләр кебек итеп тасвирлаган. Язмаларындагы кайбер урыннарны башкача һич тә аңлатып булмый. «...һавада кечле авазлар һәм каты шау-шу ишеттем,—дип яза ул.—Миннән ерак түгел ут шикелле кызыл болыт күрдем, ул тавышлар һәм авазлар шуннан чыгалар икән... (Бслытта) кешеләр, атлар шикелле һәм ерактан караганда кулларына җәя, ук, соңге һәм ялангач кылыч тоткан кешеләр кебек күренешләр һәм алар белән янәшә, алар шикелле кара отряд... Бу отряд теге отрядка һеҗүм итә башлады... Бу күренешләр тәннең байтак вакытына кадәр дәвам итте— Бу турыда без падишадан (Алмыш ханнан) сорадык. Ул исе теге атлы гаскәрнең гадел (тугрылыклы) һәм ышанычсыз (мәкерле) җеннәр булу турында бабаларының сейләп килгәнлекләрен әйтте. Алар һәр ничне сугышалар һәм, чыннан да, (деньяда) яши башлаганнан бирле шулай эшлиләр. бер генә тендә дә аларның шундый сугышта катнашмый калганнары юк»'. Бу фантастик күренеш, әлбәттә. Моны мираж дип тә аңлатуы кыен. Беренчедән, Урта Иделдә мираж була алмый, икенчедән, булган очракта да кен саен кабатланмый. Димәк, бу хикәя хыял җимеше генә булып кала. Әмма нәрсәгә нигезләнгән? Тиктомалдан гына күз алдына мондый күк сугышчылары килеп басар микән? Дерас, кайбер галимнәр моны Багдад дипломаты күзәткән теньяк балкышы дип уйлыйлар2 . Ләкин моның белән дә килешүе кыен. Урта Иделдә теньяк балкышның күренүенә бер дә ышанасы килми. Тоньякта да ул кен саен очрый торган хәл түгел. Билгеле булганча, борынгы Иран мифологиясе бер-берсенә капма-каршы ике көчнең, үзара гел сугышып, гел тартышып яшәүче ике алланың керәшеннән гыйбарәт. Шушы дингә нигез салучы Зәрәтүштрә тәгълиматы буенча, день яның асылын яктылык, кен, яхшылык алласы Аһура-Мазда белән караңгылык, тен, явызлык алласы Анхра- Майньюның кереше тәшкил итә. һәр алланың күп санлы ярдәмчеләре бар. Алар да бу көрәштә катнаша. Ибне Фазлан язып калдырган күк күренешләрен үз аллалары Тәңрегә табыну белән беррәттән иранлылар дине белән дә яхшы таныш булган бабаларыбыз болгарлар хыялындагы ышану дип кенә кабул итеп була. Иранлылар дине белән алар аланнар аркылы Салтау чорында танышканнар булса кирәк, чөнки Алмыш хан бу хакта «бабаларының сейләп килгәнлекләрен» әйтә. Болгарларга күпмедер дәрәҗәдә этник компонент булып кушылган аланнар бу вакытта әле элеккеге дини карашларыннан бөтенләй үк арынып бетмәгән булганнардыр, күрәсең. Безнең көннәргә кадәр татарларда сакланып килгән мифик образ Азар-биэернең дә (Р. Г. Әхмәт- җанов, 13 б.) шул ук иранлылар алласы Аһура-Маздадан калган булуы шул хакта сөйли шикелле. Салтау чорында болгарларга Иран культурасының тәэсир итүен башка образлар да раслый. Мәсәлән, Дию, Әзмәвер, Албасты, Аждаһа, Пәри, Пәһлеван, Сәмруг (кош) ке бек образлар. Идел буенда яшәүче халыклардан татар, удмурт, мариларда, тагын нугай, казах, караимнарда борын-борыи заманнарда Идел буен яулап алган ниндидер мифик баһадирлар— алангасарлар турында риваятьләр яши икән (Р. Г. Әхмөтҗанов, 15 б). Кайбер галимнәр бу сүзне аланнар белән хәзерләр төзегән хәрби союз исеменнән килеп чыккан дип уйлыйлар. Болгарлар белән аланнарның Кубрат хан үлгәннән соң Хәзәр каганаты составына керүе тарихта билгеле факт. ' Борынгы татар әдәбияты. Казан, 1963. 26 б. 1 Бонград-Левин Г. М., Грантовсхий Э. А. От Скифии до Индии. М., 1983. 150 б. by фактлар Салтау чорында болгарларның аланнар белен тыгыз элемтәдә «шит кере турында сойли. Әйткәнебезчә, болгарларның антик донья белам дә злемтәлоре булган. Шул багланышлардан нинди до булса ззләр сакланганмы? Мосолон, борынгы грек легендаларында файдаланылган бер сюжет злемеитыиа Тукайның ■Шүролеасендо тап булабыз. ■Одиссея* циклына корган бер легендада Одиссей һем аның юлдашлары корабларын зур гоүдело циклоплар яши торган утрауга китерел туктаталар. Бер күзле, коточкыч зур гәүдәле циклоп Полифем яшогои мәгарәго килеп кереп, болар осир- яекко теше, фаҗигагә дучар булалар,—циклоп алариы бором-берем ашарга кереше. Үзен циклоп Полифемга Беркем түгел (русчасы Никто) дип таныштырган Однс- сәйиы циклоп иң соңгы иеше ител ошарга хоть дә ите. Тик Одиссей хәйлесеи таба, циклопны шораб зчортеп йоклата да янган кисәү агачы белен бордонбер күзен яндырыл качып ките... Циклоп авыртудан акырып җиборо, тонышка башка циклоплар җыелыша. — Ни булды, ПолифемГ Кем рәнҗетә? Әллә котүоңие куып алып киттеләрме? Нигә безне аакытсыэ уяттың? — дил сорыйлар аңардан. Акырып-бакырып утырган Полифем: — Мине хойлә белән Беркемтүгел харап итте! — ди. Циклопларның ачуы кило. — Беркем тимогоч, ник алан акырасың! — диләр аңа һәм борылып китол то баралар ■Шүролеядого «Былтыр кысты!» түгелме соң бу?! Бу мотивның болгарларга Кара диңгез буенда яшогои чорда күчкон булуы бик ихтимал. Болгар культурасын девам иттерүче Казан татарларына бу ззлор, йогынтылар барыл җиткәнме? Бу сорауга җавап ззлоп, мин сәнгать фонноро докторы Фуад Хәсоноаич Вәлиоаке мореҗогать иттем. Могьлүм ки, Ф. X. Велиев бу елкеде озак еллар доәамында ззлокле зшлеп киле. Ул «КЪзаи татарлары орнаменты» (1969), «Урта Иделнең борынгы Ком урта гасырлар сонгате » (1975) исемле хозметлере, болгәр-татар культурасына багышланган күп санлы мекалолоро белен укучыларга яхшы таныш. Галимнең «Казан татарларының декоратив сонгате. Аның үсеш юлы һәм тамырлары» дип аталган докторлык диссертациясе до шушы зшноң дәвамын те шкнл ите. Хәзәргә конде ул болгар- татар сонгате буенча республиканың зур белгечләр омнан санала. Шушы сорауны мин аңа бирдем. — Бу сорау Идел болгарлары һем Казан татарлары культурасын ойранүдо ор- яңа тома дил әйтер идем мин. Аннан соң ул Салтау проблемасына барыл тоташа һем боз аңа хозерге конде озорленел яткан хезмәтебездә байтак урын бирдек. — Сез нинди хеэметио күэдо тотасыз? — Хозмот болгәр-татар сәнгатенә багышланган. Иң борынгы дәверләрдән XVI йез уртасына кадергә чорны әчене ала. Безнең тикшеренүләргә караганда (базаны кызым Гүзел белен бергәләп яздык), оүвелге болгар сәнгате безнең эрага хәтле үк Таулы Алтайда яшогои сак -мдсагет иабилелоре сонгатенә барыл тоташа. Шунысы еһә- миятло — әүвәлге болгар культурасы ул бит дала культурасының синтезы гына түгел, бабаларыбыз күршеләреннән дә кайбер нәрсоләрне алганнар.. Дорос, VIII йез уртасы—IX йезлердо чечен аткан Салтау доаорено ветле болгар сонгатеие синкретизм, ягьии сәнгатьләрнең үзара кушылганлыгы хас. Әмма Салтау чорында культура зур үзгәреш кичерә, кызыклы синтез барлыкка кило. Болгарларның үзлереио генә хас стиле үсеп чыга... — Ә зллинлашкан шәһәрләрнең әүвәлге болгар сонгатено тәэсире сизеләме? — Шуны ойторго була: Идел болгарлары һәм казан татарлары сәнгатендә бу тез- енрлор архитектурада, йортлар тезүдә, нефне металл эшкортүдо. ювелирлык сонт этенде, чүлмәк ясау алымнарында һ. б сизелә. Әлеге хезмәттә без бу мәсьәләләргә до урын бирдек. — Сезнеңчә ничек, Салтау культурасы вәкилләре антик мифология белен таныш ' Куя Н. А Легенды а инфы Дре»*»« Греаде М. IW. «71 6. СОЛТАН ШӘМСИ ф ШҮРӘЛЕЛӘР КАЙДАН ТАРАЛГАН? ф булганнармы?— дип, әңгәмәне үземне кызыксындырган мәсьәләгә юнәлтергә тырышам. — Әлбәттә! Өч гасыр аралашу, бу табакта күптән ашаган аланнар белән туганлашу, тыгыз бәйләнешләргә керү антик дөньяга аларны һичшиксез якынайткандыр. Мифларны да ишеткән, белган булырга тиешлар. Әңгәмәдәшемә төп сорауны бирергә әзерләндем: — Ә Шүрәле образы безгә антик дөньядан, шул исәптән грек мифологиясеннән килмәде микән? Пан бик тә Шүрәлене хәтерләтә! Фуад Хәсәнояич елмаеп куйды. — Беләсезме, минем дә бу хакта уйлап караганым бар... Ләкин башка эшләр куп булу сәбәпле, тотынырга һаман вакыт китми. Моның өчен ике якның да мифларын, легендаларын барлап чыгарга кирәктер, күрәсең... Мин үземнең шушы турыда бөр әйбер язасым килгәнне әйттем. Аннан соң: — Моны бит, турыдан-туры булмаса да, сәнгать материалы да раслый ала,— дидем. — Шулай, әлбәттә! Бу җәһәттән безгә археология бик нык ярдәм итә. — Археология димәктән... Болгар материалында нинди дә булса антик мотивлар чагыламы соң? Берничә мисал китерә алмассызмы? — Болгарларда елан һәм арслан башы сурәтләнгән бизәкләр очрый. Бу антик сәнгать йогынтысы, дип уйлыйм. Аннан соң сорау билгесенә охшатып ясалган алкалар, чигә чылбырлары, металл муенсалар... Куп инде алар... — Пан образында тотемизм элементлары төсмерләнә кебек. Аның кәҗә тояклы, мөгезле кеше рәвешендә сурәтләнүе шуны күрсәтә шикелле. — Дөрес. Греклардагы урман-кырлар алласы Панның ни гомерләр Кара диңгез Азов, Дон буйларында яшәгән болгарларга «йогып» калуы бик ихтимал. Мәрхүм археолог М. И. Артамонов әйтүенә караганда, Салтау культурасын тудыручылар, Төньяк Кавказ аланнары кебек ук, күчмә халык булмаганнар. Дөресрәге, утрак тормышка күчкән халык булганнар. Салтаулылар иген игеп, терлек асрап көн күргәннәр, һөнәрчелек бик нык үсеп киткән... Археологик материаллар арасында эш кораллары, төрле инструментлар күп. Бу ныклы дәлил. — Шулай да нинди эш кораллары очрый? — Мәсәлән, салтаулыларда еш очрый торган сабан, китмән, чалгы, урак, йөзем пычаклары, тегермән ташлары авыл хуҗалыгының шактый үскән булуы турыидб сөйли. һөнәрчелек коралларына килгәндә, тәрле пычаклар, өтерге, игәү, борау, авыр һәм җиңел чүкечләр, сандал, кайчы (шул исәптән металл кисү өчен дә), без, шөшле һ. б... Хәтта кыру станогы да табылган. Бу станокта агачтан савытсаба ясаганнар. Пан — борынгы грекларның урман-кырлар алласы. Атасы Гермес, шулай булгач, Пан — баш алла Зевсның оныгы булып чыга. Сакланып калган скульптураларда бу алла, әйткәнебезчә, кәҗә тояклы кеше кыяфәтендә сурәтләнә. Үзе мөгезле. Ул, Шүрәле кебек үк, урман ешлыкларын, тын су буйларын яраткан. Уен коралы курай уйлап талкан, шушы инструментта яратып уйный торган булган. Сыннарында ул һәрвакыт кулына курай тоткан килеш тасвирлана. Пан шулай ук көтүчеләрне, көтүлекләрчә бәла-казадан саклаган. Греклар аның хөрмәтенә кәҗә-сарык чалганнар, кайбер очракларда бал, сөт тутырылган савытлар куйганнар. Пан урман тынлыгын бозучыларны бөр дә сөймәгән, шомлы тавышлар белән аларны куркыткан, юлдан яздырган. Бу алланың шушы гадәтенә бәйле рәвештә Европа телләренә «паника», «лвник курку» кебек сүзләр дә килеп кергән. Тора-бара Пан да эволюция кичерә, урман-кырлар алласыннан бетен табигать хуҗасына, иясенә әверелә. Христиан дине үсеп чыккач, бу монотеистки дин аның табигать хуҗасы булуын кичерә алмый —Панны дьяволга (шайтан, иблис) әверелдерә, шулай итеп мәҗүсилек алласының дәрәҗәсен, абруен төшерә. Соңрак чорда грекларны яулап алган римлыларда да нәкъ шундый алла бар —Фавн. Бу алла римлыларда мөстәкыйль туганмы, әллә инде грек культурасын күп очракта механик рәвештә, аллаларның исемен генә үзгәртеп үзләренә күчерергә яраткан бу халыкка ул шул ук греклардан күчкәнме — анысы ачык түгел, һәрхәлдә характерлары, кылган гамәлләре, кыяфәтләре белән Пан һәм Фавн игезәкләр кебек якын. Мөстәкыйль туган очракта да исемнәренең охшашлыгы (П-ф) — (а-а) — (н-ви) аларның кушылып, бер алла булып китүе хакында сөйли кебек. Кхрх диңгезнең теиьягындагы нык эллиилешкан елеге тәбәк безнең эрага хәтле беренче йеэде римлылар кул астына да теше. Шулай итеп, Пан бу тебеккэ естәме рееештә тагын бер кат килә. Бу юлы инде Фаан сыйфатында! Күргәнебезчә, Пан (Фавн) бик күп, шикләндерер дәрәҗәдә күп яклары белән безнал Шүрәлене хәтерләтә. Ярымтык белән Шүрәлене чагыштырып караган кебек үк. Пай белән Шүрәлене дә янәшә куеп карыйк; онытылган, иысрыкланып чыгарылган, танып булмас хәлгә җиткән. Әмма җентекләбрәк тикшергәндә, халыкның үткән юлын күздә тотыл эш иткәндә кайбер нәрсәләрне әле барыбер күреп була икән. Урмаи-кырлар алласы Панның да шушы юл белен болгарларга килеп керүе, тора-бара татарның милли Шүрәлесенә әверелеп китүе мамкин эш түгелмени!! IX йез ахырларында Кенчыгыш Европа далаларына беҗәнәиләр бәреп керә. Каилы сугышлар, бәрелешләр башлана. Бәҗәнәкләрнең кечле һем җитез гаскәре утрак тормышка күчә башлаган болгарларны кысрыклый. Алар торган авылларын, шәһәрләрен ташлап китәргә мәҗбүр булалар. Тынычрак җирләр эзләп, Идел-Чулман бассейнына килеп урнашалар. Бу инде болгарларның икенче «дулкыны» була, беренчесе исе йез ел элек, гарәп походлары башлангач, күчеп утыра. Хеэер үзебезне гомер-гомергә далаларда яшәгән, Салтау чорында ук утрак тормышка күчә башлаган бабаларыбыз урынына куеп карыйк. Идел-Чулман тиреләренә килеп урнашып, болгарлар һава шартлары белен до, табигате, хайваннар доньясы, үсемлекләре һ. 6 үзенчәлекләре белән дә даладан шак тый аерылып торган пояста яши башлыйлар. Мондый күчеш һореакыт яңа шартларга ияләшүне, күл нерсеге күнегүне таләп итә. Дәрес, алар бәй табигатьле тебеккэ килеп утыралар. Шулай да урманнарга ияләшү бабаларыбыз ечен җиңел генә үтмәгәндер. Дала кешесенә урман гомер-гомерге ят тоелган. Татар халкының борынгы җырларыннан саналган «Иске кара урмаи.дагы: Пан (Фавн) Шүрәле 1) урмаи-кырлар алласы; 1) урман иясе (алласы); 2) кешегә охшаган, кәҗә тояклы, 2) кешегә охшаган, мегезле, мегезле; аягын терлечә күз алдына китерелер; 3) йонлы зат; 3) йонлы зат; 4) курайда уйный; 4) озын бармаклы, кешене кытык ларга ярата; 5) кешене куркыта, адаштыра 5) кешене куркыта, адаштыра; торган гадәте бар; 6) аның хормәтенә кәҗә-сарык 6) керәшеннәрдә корбанга ак әтәч чалганнар, саеыт белән сет- суюлары билгеле; бал калдырганнар; 7) мәҗүсилек алласы. 7) мәҗүсилек нык сизелә. Кара да сына урман, караңгы тан. Яхшы атлар кирлк ля үтсрг». — дигән юллар шул Идел-Чулман бассейнына күчеп утырган бабаларыбызиың психологиясен, эчке халәтен чагылдырмый микән. Мондый урманнар аша үткән дала кеше сенең күз алдына ниләр генә килеп басмас та. хыялында нинди гене образлар калыкмас! Элек-электән урман алласы Пан белен таныш та булсаң, бигрәк тә1 Калын урманнары булган Урта Иделгә килеп урнашкан болгарларда Панның тагын да куркынычрак кыяфәт алып, башка сыйфатлар да остелүе бик тә табигый хәл. Пан образына шулай ук аралашып яшәгән угро-фин кабиләләре мифологиясеннән до кайбер сыйфатлар остелүе мемкнн. Курайда уйнап күнеккән музыкаль, хәрәкәтчән бармакларының халык фантазиясендә адәмие кытыклау ечен җайлашуы да гаҗәп түгел. Шушы уңайдан Шүреле сүзенең мегьнәсе, кнлеп чыгышы турында да бер-ике сүз әйтеп утесе килә. Дәрес, Шүрәлегә моннан тыш та кайбер сыйфатлар хас, әмма Пан белән дә уртаклык ифрат зур. Болгарларга ул нәкъ менә Салтау чорында «йоккан* булса кирәк. Без инде болгарларның нинди шартларда һәм кемнәр белән аралашып яшәсен, шул дааерден калган кайбер рухн һем материаль эзләрне күргән идек. Элегрәк чорларда теркәлеп калмагач, заманнар үтү белән алар, әлбәттә, зәгыйфьләнгәннәр, күбесе Р. Г. Әхмәтҗанов Шүреле белен Ярымтыкның бер үк зат икенен исбатлар очен аның этимологиясен кыпчак телендәге «җараң» («ярым») сүзеннән китереп чыгара. Әмма «шүрәле»не кыпчак телендәге «җараң» белән аңлату мөмкин түгел, чөнки Шүрәле — урман иясе. Без монда каршылыкка килеп юлыгабыз. Минемчә, монда Шүрәленең холык-фигылен, аңа хас сыйфатларны, кыяфәтен күздә тотып эш итәргә кирәктер. Бу сүздә сыйфат ясагыч «-ле» кушымчасы аермачык күренеп тора. Ягъни ул ниндидер «шурәпсе булган затны аңлата. Мәҗүсилек чорында кайбер халыкларда куркыныч затларны, зыяны тимәсен өчен, уз исеме белән атамау гадәте булган. Аның исемен әйтү тыелган, «табу» салынган. Бу гадәт төркиләргә дә хас. Мәсәлән, татарларда урман хуҗасы аюны бүгенге көнгә кадәр «бабай» дип йөртү гадәте сакланган. Урман алласының (иясенең) курайда уйнавын күздә тотып, аны шүре(ле), ягъни «шүре»се булган зат дип атаулары мөмкин. («Шүре» — көпшә, «шүрелек» — шома көпшә, курай үләне). Ләкин моңа каршы: Шүрәле бит курайда уйнамый! — диюләре бар. Күп гасырлар үтү сәбәпле, бәлки аның бу гадәте исемендә генә калгандыр. Ә менә музыкаль, хәрәкәтчән бармаклары сакланган! Бу сүзнең шулай ук тышкы кыяфәткә, холыкка, кайда яшәүгә бәйле рәвештә дә барлыкка килүе мөмкин. Мәсәлән: Шүрәле куркыта — шүрләү, шөлләү, шөр итү, шыр җибәрү һ. б. Кыяфәт, сыйфат, гадәт — шырсый (җилбәзәк акыллы һәм табигатьле); шырагай (беркатлы, «урман сарыгы»); шыр (шәрә, ялангач, әдәпсез, тәртипсез, тыйнаксыз); җор (шаян, шук); шәр(р) (явызлык, яман эш); шыр акыру (ямьсез тавыш белән кычкыру); шыран- тай (сузан, озын зат); шырлык (чытырман, урман ешлыгы) һ. б... Теләгәндә шушы сүзләрнең һәркайсыннан диярлек «шүрәле» сүзен китереп чыгарып булыр иде. Моны шулай да тел белгечләренә калдырасы килә. Ләкин «Шүрәле» сүзенең этимологиясен эзләгәндә шушы юнәлештә фикер йөртү дөресрәк булыр шикелле. Шулай итеп, заманнар узу белән Пан Шүрәлегә әверелә. Болгар-татарның үз мифына өйләнеп китә, киң таралыш ала. Шүрәлене бер генә халыкта туган образ дип әйтүе кыен. Ул — гасырлар дәвамында кайбер үзгәрешләр кичергән җыелма образ булса кирәк. Ләкин Урта Иделгә аны болгарлар алып килгәннәр, үстергәннәр, төбәкнең башка халыкларына да ул болгарлардан күчкән булырга тиеш. Бу образның элекке Болгар дәүләтенә кергән халыкларда гына булуы шуны раслый шикелле. Шулай итеп Шүрәле — борынгы бабаларыбыз болгарлар тарафыннан Салтау культурасы формалашкан чорларда ук үзләштерелгән образ. Димәк, Салтау культурасы варисларыннан берсе булган казан татарларында аның киң таралган мифик образ дәрәҗәсенә җитүе бер дә гаҗәпләнерлек хәл түгел. Шүрәле — татар культурасына бик күп «хезмәт» иткән образ. Сөнгатебезнең бер генә төре дә бу образдан файдаланмый калмагандыр, күрәсең. Фәнгә аны К. Насыйри кертсә, әдәбиятка — Тукай! Музыкага — Ф. Яруллин, сынлы сәнгатькә — Б. Урманче, ә Шүрәлене рәсемгә төшерүче рәссамнарның саны хәтсез. Нинди зур исемнәр, нинди шәхесләр! Шүрәле барысының да игътибарын тарткан, һәркайсы аны үз иҗатында гәүдәләндерергә тырышкан. Очраклы хәлме бу? Юк! Очраклы хәл була алмый! Бу —Шүрәле образының безнең халыкта борынгыдан килгән тамырлары булуы, күңел түренә кереп урнашуы турында сөйли. К. Насыйри белән Г. Тукайның беренчеләрдән булып аңа мөрәҗәгать итүе үзе генә дә ни тора! Димәк, алар да Шүрәленең күп гасырлар буе халык күңелендә яшәсен аңлаганнар. Болгар-татар тарихы беренче адымнарын гына ясаган ул заманнарда аларга әле күп фактлар билгеле булмаган, әлбәттә. Әмма бу ике шәхес Шүрәленең культурабыз өчен мөһим образ икәнен сизенгәннәр, аны кәгазьгә теркәп, мәңгеләштереп калдырганна