ШАГЫЙРЬНЕҢ ПРОЗАСЫ
якты юл Каләмдәшебез Ф. Миңнуллинга — 50 яшь Фәрваз М иңнуллин әдәбиятка алтмышынчы еллар башында килә. Шул чорда көндәлек матбугатта басылган беренче әдәби тәнкыйть мзка- лзлэре. рецензияләре белән үзен нечкә зәвыклы, әдәби әсәрне дәлилле рәвештә анализлый һәм аның идея-эстетик кыйммәтен тагәл күрсәтә белгән сәләтле әдәбиятчы итеп таныта. Хәзер ул — татар әдәбиятының җанлы процессында даими катнашучы, аның үсеш тенденцияләре. ирешкән уңышлары һәм хәл ителергә тиешле проблемалары хакында башлап сүз әйтүче актив тәнкыйтьчеләрдән берсе. Ф. Миңнуллин бигрәк тә проза һәм прозаиклар турында яратып яза. Аның татар прозасының күренекле вәкилләре Г. Бәширов, Ф. Хөсни. Ә. Еники. Г. Әпсәләмовларның аерым әсәрләренә багышланган мәкаләләре. Р. Төхфәт уллин, М. М әһдиев турындагы иҗат портретлары һәм. ниһаять. е Казан утлары» журналының төрле елгы саннарында даими басыла килгән күзәтү характерындагы хезмәтләре үзләренең актуаль проблемаларны күтәрүләре, әһәмиятле теоретик күзәтүләре, гомумиләштерүләре һәм оригиналь фикерләре белән кызыклы. Фәрваз Миңнуллин —еЯкты юллар» (1975). еПрозаның гражданлык йөзе» (1983), еТалантлар юлы» (1984) исемле китаплар авторы. Бу китаплар уңае белән шуны әйтми мөмкин түгел — алар барысы да тормыш белән тыгыз бәйләнештә торып язылганнар. Автор әдәбиятыбыз өчен мөһим булган нинди генә мәсьәләне алса да. иң элек аның реаль чынбарлыктагы чыганагын, тормыштагы тамырын игътибар белән күзәтә. Тормышның язучы шәхесенә һәм язучы шәхесе аша әдәби әсәргә булган тәэсирен өйрәнә, һәр мәсьәләне шундый киң бәйләнештә карау тәнкыйтьчегә күп күренешләрне дөрес һәм дәлилле аңлатырга ярдәм итә. Ә икенче яктан, тормыш белән ныклы бәйләнеш тоеп язу Ф. М иңнуллаңның әдәби тәнкыйть жанрына караган әсәрләрен уку өчен кызыклы итә. Алар, матур әдәбият әсәрләре сыман, мавыгып укылалар. Ф. М иңнуллин — гомуми белем мәктәбенең җиденче класс укучылары өчен татар әдәбияты буенча дәреслек авторларыннан берсе буларак та билгеле. УЛ шулай ук әдәби тәрҗемә эше белән дә актив шөгыльләнә. Аның тәрҗемәсендә Герберт Уэллсның е Күренмәс кеше» (еЧеловек-невидимка», 1979) >һәм Джек Лондонның < Мартин Иден» (1982) романнары басылып чыкты. Каләмдәшебез Ф. Миңнуллинга шушы айда илле яшь тула. Аны чын күңелдән котлыйбыз һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез! Фәрваз Миңнуллин ШАГЫЙРЬНЕҢ ПРОЗАСЫ үгенге әдәбияттан кимчелек эзләү шаукымы киңрәк таралган һем прозабыз үсми, прозаиклар эзләнми, дип зарланулар ешайган саен, күңел тү- ренде бер шик кочәя бара. Без соң, булганны күрмиме, булмаганны эзләп баш ватмыйбызмы!.. Ныклабрак уйлаганда, прозабыз гел бер урында таптанмый лабаса. Прозаикларыбыз да такыр сукмаклар буйлап бер-берләренең нтәк- ларенә тагылышып кына йермилер. Талант һәм сәләт дәрәҗәләренә карал, яңа алымнар, яңа формалар эзлиләр. Шул фикерне расларлык мисал кирәк булдымы — тел очына беренчеләрден булып Әхсән Баянов исеме киле. Ул — әдәби җәмәгатьчелек арасында күптән инде яңалык эзләүче язучы буларак танылган кеше. Роман, повестьлары тиресендә «шау-шу» күп булса да, прозаик буларак аның иҗатының ныклап тикшерелгәне, тепле бәя алганы юк әле. «Яшьлегемне эзлим» дигән беренче повесте (1964—1966) белән үк Ә. Баянов әдәбият деньясында торле характердагы кызу бәхәсләр уятты. Үз вакытында «Казан утлары» журналы бу повесть уңае белән бәхәс те башлап караган иде, тик ул ярты юлда туктап калды. Хәзер инде шактый усал һәм кыю тестә башланып та, кимет туктап калган ул бәхәснең бетен якларын, аак-теяк детальләрен искә тошерүнең хаҗәте юк. Ул безне әдәби тәнкыйть елкәсендәге иске карашлардан, ияләнеп һем күнеге леп, норма тесенә кергән критерийлардан арынуның нихәтле кыан булуы, едебмятта hop яңалыкның нинди киртәләр, нинди каршылыклар аша үзенә юл яруы хакында сәйли торган бер мисал буларак кызыксындыра. Бу яктан М. Маликованың «Кем ул Әнис Бадыгин» исемле мәкаләсе («Казан утлары», 1967 ел, 8 нче сан, 144—146 битләр) бик тә гыйбрәтле. Мәкаләнең исеменнән үк аңлашыладыр: автор теп игьтибарын Әнис Бадыгин образыма, дересреге. аны тәнкыйть итүгә юнелтә. Ул Әниснең күл кенә начар гадәтләрен, ямьсез эшләрен санап чыга. Аны «нинди дә булса эшкә тәвәккәллек итә алмый торган» ихтыярсыз һем җебегән кеше дип атый, туганнары һәм якыннары хакында кайгыртмаганы, еларга кыен чакта ярдәм итмәгәне ечен гаепли. Әниснең максатсыз яшәвем һәм, бары үз шәхесе белән генә мәшгуль булып, башкалар ечен, җәмгыять эчен берни эшләмәвен до, эгоистлыгын да, куркак һем ышанычсыз булуын да — берсен дә калдырмый мекало авторы. Шулай да М. Маликованы барыннан да бигрәк Әниснең хатын-кызларга, аерым алганде, Фәһимә белән Ленага карата шәфкатьсезлого рәнҗетә. Саф күңелле, тыйнак Фәһимәнең до, «тирән хисле, соя белә торган, сейгәно хакына теләсә нинди корбаннарга әзер булган» Ленаның да фтҗигале язмышлары ечен Әнис Бадыгин, бары тик ул гына гаепле дип саный. М. Маликова повестьның теп героена очып- очып куна, бетон кочен куеп аны гаепли. Әсәрнең темапроблемасы, үзәнчелеге белән оллә ни санашып тормастан, ахырдан «киңәшләр» бирергә тотына. «Вакыйгалар үсешеннән күренгәнчә,— ди ул,— Әнис рухи фаҗига кичерергә һәм тормышка, кешеләргә яңача карарга яки ялгызлыкка, бәхетсозлоккә дучар кеше булып калырга тиеш идо. Кызганычка каршы, язучы моны эшләми, аның ботен симпатиясе Әнис ягында... Шулай итеп, автор, телиме -толәмимо. эгоизмны, кешеләргә, бигрәк тә хатын-кызларга карата шәфкатьсез монәсобәтне яклый булып чыга» (146 бит). М. Маликованың нияте ачык: әсәр ахырында Әнис Бадыгин «тезелергә», тезелми икон, «җәзага тартылырга» тиеш. Бу —мосьелене гадәттә әсәр ахырында була торган бер-ике битлек мораль хәл ите дип ышанудан чыгып ойтелгои телок. Китерелгән озоктон күренгәнчә, мәкале авторы нигездә «ошый-ошамый». «вре- там-яратмыйм» принцибына таянып эш йертә. Шәфкатьсез, мәрхәмәтсез булганы ечен, Әнис Бадыгинны тирги, Әнис Бадыгин начар кеше булган ечен. авторны гаепли. һем үзе дә сизмәстән, норматив тәнкыйть тегермәненә су коючы бер кешесе әйләнә. «Әнис рухи фаҗига кичерергә, тормышка, кешеләргә яңача карарга яки ялгызлыкка. бәхетсезлекме дучар кеше булып калырга тиеш иде»,— ди М. Маликова. Монын белен ул үзе дә сизмәстән авторны бәхетле темамлаиышкэ чакыра, аны бе тон бәлаләрдән коткаручы бердәнбер чара дип саный Инде шәфкатьсез, мәрхәметБ сез кеше булганы ечен, Әнис Бадыгинның үзен һем авторны тиргәгәндә, әдәби әсәрләрдәге геройлар диалектикасын дерес аңламавын, укучыны бары уңай геройлар гына тәрбияли дип ышануын күрсәтә. Әмма ни гене булмасын, мәкалә авторы үз фикерен курыкмый әйтә, уйлаганын ихлас ышанып яза. Шул ягы белән ихтирам уята, һәм А. Гыйләҗевның аны «түземсез кискенлек, диктаторлык рухы белән сугарылган мәкалә» †††††††† дип бәяләве белән килешеп җитәсе килми. Сүз, мәкалә авторын диктаторлыкта гаепләүдән бигрәк, әдәбияттагы яңалыкны аңлау һәм аңлатуның кыенлыгы, иске карашларның, күнегелгән критерийларның яңалыкны аңларга комачау итүе хакында барырга тиеш. Бу җәһәттән А. Гыйләҗев үзе дә еш кына аптырап кала, кыенлыклар кичерә. Дерес, Әнис Бадыгин образына менәсәбәттә мәкалә авторлары бер-берләреннән әллә ни аерылмыйлар. А. Гыйләҗев та яратмый бу образны. Яратмый дию генә аздыр, ихтимал. Әниснең «тозсыз мәхәббәт маҗаралары һәм тепсез эгоизмы», «кешелек мораленә сыешмаслык тупаслыклары» 3 авторның ачуын чыгара, җанын әрнетә. «Бәхет ечен көрәшергә көчсез булган», «гарип күңелле, кара эчле» бу әшәке образны ул хәтта күрәлмас дәрәҗәгә җитә. Шул ук вакытта, М. Маликовадан үзгә буларак, А. Гыйләҗев әлеге геройга нәфрәт белдерү белән генә чикләнми. Ул авторны һәм геройны аңларга да тырышып карый. «Ләкин бу — тормыш,— ди ул.— Бар бит, Леналар да бар, аның абыйлары да бар, аларга койрык булып киткән Бадыгиннар да бар. Без аларны белергә, нәфрәтләнергә тиеш» (156 нчы бит). Өзектән күренгәнчә, мәкалә авторы Әнисне генә түгел, Ленаны да өнәп бетерми; кызның мәхәббәт хисләрен шик астына ала. хәтта аны Әнисне ялгыш юлга этәрүдә гаепли. Мәкалә авторлары Лена образына капма-каршы бәя бирәләр. Әмма ике мәкалә арасындагы төп аерма монда да түгел әле. Төп аерма повестька гомуми бәя бирүдә. Әгәр «М. Маликова Әнис Бадыгинга, аның белән бергә, повестька да хөкем арты хөкем чыгарса», А. Гыйләҗев ечен «әсәр үзенең мәгънәви эчтәлеге, тормыш күренешләренә үзенчә үтеп керә алуы белән, дөреслеге белен кыйммәтле» (156 нчы бит). Шул көчле якларына таянып, әсәрне «норматив» тәнкыйтьнең урынсыз һәм нигезсез һөҗүменнән яклап-саклап калырга тырыша. Аның төп максаты шул. А. Гыйләҗев язучының шәхси осталыгын, стиль үзенчәлеген, иҗатының идея- эстетик юнәлешен ачарга омтыла. Әсәрнең үзенчәлеген тоеп, аңлап эш итүе дә нык сизелеп тора. Әйтик, ул әсәрдә мәхәббәт маҗараларының күп урын алуын әйтә, фәлсәфи чигенешләр күп булса да, реаль тормыш тасвирлары «саранландырылган», ди. Кыскасы, ул авторның иҗатын тирәнрәк аңлый, повестьның үзенчәлеген нечкәрәк сиземли. Ләкин дөрес күзәтүләрдән ялгыш нәтиҗә чыгара. Мәкаләнең буеннан - буена А. Гыйләҗев лирик повестьтагы эпик урыннарга басым ясый. Ул «әсәрдәге күңелне тетрәтерлек, тормыш дәреслеген мастерларча ачып салган» битләргә соклана, сугыш чоры авылына хас кырыс күренешләргә, шул чорда колхоз председателе булып эшләгән Сафуан образына югары бәя бирә. Ә менә повестьның үзәк героен күрмәмешкә салына, әсәрнең үзенчәлеген билгели торган, аның асылын тәшкил иткән төп моментларын хуплап һәм өнәп бетерми. Хәер, моны конкрет мисал белән аңлату җиңелрәк булыр. «Ләкин повесть бер Әнис Бадыгин турында гына түгел,—ди ул. _______________ М. Маликова әсәрнең кыйммәтле ягына, Әнистән башка якларына бөтенләй игътибар итми. Әсәр шушы пешмәгән үсмернең тозсыз мәхәббәт маҗарасына гына корылса һәм нибарысы аның төпсез эгоизмын күрсәтүгә генә хезмәт итсә, повестьның бәясе бик чамалы булыр иде. Дөрес, автор «лирик повесть» дип аның жанрын дөрес билгеләмәгән, гомумән мәхәббәт линиясенә артык игътибар биреп, кирәкле - кирәксез фәлсефи чигенешләр белән мавыккан, тормыш тасвирларын саранландырган. Ләкин автор теләгәнме-теләмәгәнме, әсәр, Бадыгинның мәхәббәт маҗараларыннан узып китеп, тормыш чынлыгына үтеп керергә омтылыш ясаган. Бу омтылышны, һичшиксез хупларга кирәк» (155 нче бит). Күрәсез, мәкалә авторы, тырышып-тырышып, повестьның төп үзенчәлеген билгели торган якларын тәнкыйтьли, бу әсәр өчен характерлы †††††††† «Казан утлары» журналы. 1967 ел. II сан. 154 нче бит ’ Шул кадәресен дә әйтеп үтәргә кирәк: соңыннан язучы Әниснең «кешелек мораленә сыешмаслык тупаслыкларын» шактый киметкән Повестьның яна вариантында Әниснең кош бата ларын кырып йерүе дә. теш белән тере КУЯН бугазлавы да кыскартылган Шулай ук Әнис комсомол секретаре булып сайланмый, Фәһимә атылып үлми (Ә Баянов Язмыштан УЗМЫШ Казан. 1976 ел) ’ булмаган моментларны исе, киресенме, үстерергә, киңәйтергә куша. Җыйнап әйткәндә, д. Гь1йләҗев лирик әсәрдән традицион типтагы эпик әсәр асарга тырыша, лирик повестька эпик проза таләпләреннән чыгып якын килә. Эш тагын яңача язылган •серне аңлау-аңлатуның кыенлыгына килеп терәлә. Автор әсәрнең жанрын дәрес билгеләмәгән, «Яшьлегемне эзлим» лирик повесть түгел, ди А. Гыйләҗев. Мондый фикерне ул, һичшиксез, М. Әмирнең «Агыйделяе, ф Ф Хәснинең «Йезек кашы» кебек әсәрләрне истә тотып әйтә. Мәкалә авторы эпик 3 әсәрләрдәге «лирик чигеиешләряне, безнең традицион типтагы элик әсәрләребезгә үзенчәлекле яңгыраш бирә торган лирик җылылыкны күздә тотып фикер йертә. Ан- J дый урыннар Ә. Баянов повестенда да бар (Агыйдел буйларын сурәтләгән битләр, р: сугыштай соңгы авыл күренешләре). Тик повестьның лириклыгын алар билгеләми. Лириклык — әсәрнең язылу алымнарында. Кызганычка каршы, безнең әдәбият фәнен- У де лирик прозаның үзенчәлекләре, лирик прозада образ иҗат итү. сюжет-композиция £ тезү алымнары, автор позициясе кебек мәсьәләләр бөтенләй өйрәнелмәгән «Яшьле - 3 гемне эзлим» повестен бәяләүдәге төп кыенлык, беренче чиратта, шуңа килеп терәлә. Әсәрнең жанрын билгеләү мәсьәләсендә хәтта Р Мостафин кебек тәҗрибәле 3 тәнкыйтьче дә аптырабрак кала. «Әсәрнең жанрын ачыклау да шактый кыен,— ди ф ул,— Автор үзе аны «лирик повесть» дип атаган. Моның өчен беркадәр нигез дә _ бар: повесть теп геройның эчк е монологы рәвешендә язылган, әсәрдә лирик чиге- 3 иешләр, фәлсәфи уйланулар, көтелмәгән ассоциацияләр тулып ята» Ныклап уй- е; лаганда, монда әллә ни аптырарлык урын юк. «Яшьлегемне эзлим» повестеның жанр 4 үзенчәлеген ахыр чиктә Р. Мостафин санаган шул сыйфатлар (эчке монолог рәве- - шанда язылу, фәлсәфи уйланулар, кетелмәгән ассоциацияләр муллыгы) билгели бит £ инде. Ә. Баянов повесте нигездә лирик әсәр рәвешендә, лирик чаралар ярдәмендә “ язылган. «Яшьлегемне эзлим» — шагыйрь каләме белән язылган проза әсәре. Повестьның лириклыгы да, яңалыгы да әнә шунда. Эпик проза алымнарыннан баш тартып, автор еш кына образлы чагыштыруларга, а ассоциатив сурәтләргә мөрәҗәгать итә. Яраткан кызларын искә төшергәндә, аларга ф карата үзенең мөнәсәбәтен ачыкларга тырышып баш ватканда, Әнис күз алдына — д Фәһимә гел генә печәне чабылмаган яшел болын, Лена исе өлгергән иген кыры рәвешендә килеп баса. Шуннан инде озаклап аңлатуның кирәге дә калмый: яшел болын, андагы чәчәкләр соклану өчен яхшы, аларны алыштырган өлгергән иген тәме— «бөтенләй башка, бөтенләй башка». Менә тагын бер мисал «Кояшның яктылыгы, җылысы күп мәртәбәләр кимеде. Кичләрен елле нинди әйтеп аңлата алмаслык шомлы тынлык урнаша. Ул тынлыкны җимереп, тире-якта әллә нинди ямьсез өннәр кузгалып китә: якында гына, сазлык артындагы басуда, бүреләр улый, этләр чиный- чиный күтәрмә астына көрен кач໇‡‡‡‡‡‡‡ §§§§§§§§. Оста табылган берничә образлы деталь ярдәмендә (яктылыгы һәм җылысы күп мәртәбәләр кимегән кояш, сазлык артындагы басуда улаган бүреләр) язучы сугыш чорындагы авылның шактый төгәл картинасын бирә алган. Тик әсәрнең үзенчәлеген шушындый образлы сынландыруларга гына кайтарып калдыру дөрес булмас иде. Төп үзәнчелек, теп яңалык повестьның язылу рәвешендә, аның сюжет-композициясе, образны ачу алымнары традицион типтагы эпик әсәрләрдән үзгә булуда. Алда әйтелгәнче, «Яшьлегемне эзлим» повесте төп геройның эчке монологы рәве шендә язылган. Безнең прозада «автор катнашыннан тыш» язылган повестьлар байтак. Арада терлесе бар. Г. Ахуноаның «Чикләвек теше»ндә Халикъ Саматовның тормышы белен безне геройның хатыны Рокыя таныштыра. Халикъ турындагы хакыйкать кешеләргә кирәк, дип уйлый. В. Нуруллинның барлык повестьларында диярлек хикәяләү төп герой исеменнән алып барыла. Иң якын дустына эч серлереи сөйләгән кебек итеп, алар безне үз башларыннан узган гыйбрәтле хәлләр белән таныштыралар Болардан үзгә буларак, Әнис Бадыгии яшьлеген үз-үэен аңлау өчен иске төшерә, күңеленең иң яшерен почмакларына укучыны үзе алып кере. Бу — исповедь характерында язылган осәр. Белгәнебезчә, Әниснең яшьлегә евыр сугыш елларына туры килә. Кырыс чынбарлык йомшак холыклы һем шактый ирке малайны күп терпе сынеулар алдына 1 Мостафин Р Алга барышлы* ТанкыВть иаявлаларе. Хатам. 1977 ел. вб ичы в«т §§§§§§§§ Баянов i) Ятиыштан уаиыш Лирик повестьлар Казан I97S ел. 7 бит Алга таба Га; •токлар шушы басиа буенча китерел» Ф М. куя. Геройның яшьлеге тормышка ашмаган гарип хыяллар, мәхәббәт газаплары, дөньяны, кешеләрне аңлый алмый нза чигүләр, «намус, диген сызыкның әле бер, әле икенче ягына чыгып интегүләр, тормыш хакыйкате алдында югалып-каушап калулар, кырыс чынбарлыктан хыял иленә качып котылырга азапланулар, барыр юнәлешен югалтып, җәтмәдәге балыктай чәбәләнүләр, үкенече гомер буена җитәрлек хаталар, ялган батырлыклар, һәр ялгыштан соң яңача яшәп калырга тырышулар, күп терле кимсенүләр-кимсетелүләр белән тулы. Ахыр чикте, бу-Әниснең үз-үзен, тормышта үз урынын эзләве. Әнис үзенең бер генә хатасын, бер генә ялгышын да яшереп калмый тесле. Тик нинди мак сат белән эшли ул моны? Әнис ни өчен яшьлегенә кайта, ни өчен яшьлек хаталарын искә төшерә? Үкенү, гыйбрәт алу өченме? Алай ук түгел кебек. Хатаның үзеннән бигрәк, аны шул чактагы рухи һәм психологик халәте, теге яки бу вакыйгага шул чактагы мөнәсәбәте, бәясе, реакциясе күбрәк кызыксындыра. Конфликт геройның күңеленә күчерелгән. Унҗиде яшьлек Әнис үз-үзен, үзенең хисләрен һәм кичерешләрен аңларга тырыша. Шул нәрсә повестьтагы хикәяләүнең дә үзенчәлекле булуына китергән. Ә. Еники әсәрләрендә, әйтик, геройларның бер генә гамәле, бер генә эше дә безне гаҗәпкә калдырмый. Чөнки геройның һәр адымы алдан әзерләнгән, психологик яктан акланган була. Ә. Баянов повестенда эш башкачарак тора. Әнис башта нинди дә булса гайре табигый берәр эш эшләп ташлый, аннары шул эше, гамәле турында фикер йөртә, уйлана башлый. Шулай әсәргә күп төрле һәм күп санлы фәлсәфи уйланулар, аңларга һәм акларга тырышулар, мөнәсәбәт белдерүләр килеп керә. Автор чор һәм кеше язмышы, алар арасындагы бәйләнеш кебек мәсьәләләрне фәлсәфи ноктадан карап чишәргә омтыла. «Яшьлегемне эзлим» повесте — интеллектуаль укучыга исәп тотыбрак язылган әсәр. Повесть унҗиде яшьлек Әниснең эчке монологы рәвешендә язылган, дидек. Шул ук вакытта унҗиде яшьлек Әниснең һәр адымын бер читтән егерме дүрт яшьлек студент Әнис карап, күзәтеп, тикшереп тора. Кыен хәлдә калса, ярдәмгә килә, ялгышса— тәэәтә. Олы Әнис — кече Әниснең ярдәмчесе һәм киңәшчесе, остазы һәм оппоненты да, мәгълүм бер дәрәҗәдә автор позициясен белдерүче герой да. Сафуан абзыйсы: — Бүген мин Әшмәнгә барам. Кайтасыңмы? Үзем белән алып кайтам,— дип әйтеп тә өлгерми, Әнис ашыгып-ашыгып кайтырга җыена башлый. Әле кайчан гына сөеп- яратып йөргән Фәһимәнең дә, иптәшләренең дә башка кирәге калмый. Бераздан бу эшенә үзе үк аптырап кала. Шул чак ярдәмгә олы Әнис килеп җитә. «Соңыннан озак уйланып йөрдем,— ди ул,— Фәһимәна калдырып китәргә шулай ни йөрәк белән җыенган идем соң әле мин? Яшьлек, әллә балалыкмы?.. Әллә минем күңел генә шундый булганмы? Бу җиңеллек мәхәббәттәге һәртөрле фаҗиганең башы түгелме икән?.. Бу сорауларга җавапны мин соңрак таптым һәм артык соңга калып таптым. Минем башка мондый сораулар чак кына алданрак килгән булса, мәхәббәтем, хәтта киләчәгем бәлки бөтенләй икенче төрле хәл ителгән булыр иде. Бәлки. Әмма мин ул чакта берни дә уйлый белмәгән, бары тик дөньяда яшәвемне онытырлык дәрәҗәдә мавыга гына белгәнмен шул» (25 нче бит). Гел шулай: унҗиде яшьлек Әнис Ленага булган катлаулы һәм каршылыклы мәхәббәт хисләренең очына чыга алмый интеккәндә дә, Сафуан абзыйсы белән соңгы сөйләшү һәм очрашудан соң югалып-аптырап калган чакта да аңа студент Әнис булыша. Фикерләрен ачыклый, юнәлеш бирә, яки әрләргә, тиргәргә тотына. Ара-тирә нык кына бәхәсләшеп, чәкәләшеп тә алалар. Бер мәлне тамам аптырап калган Әнис, «намус дип исемләнгән, юк дәрәҗәсендә тар бер сызыкны атлап чыгып», Шәймиләр, Леналар кебек яшәп карамакчы була. Кыш уртасында Шаһиәхмәтовны квартирадан куып чыгарыша, Ленаның туганнары оештырган туй дигән фарста катнаша. Шул хәлләрдән соң ике Әнис күэгә-күз очрашалар. Берсе — яшь, ваемсыз, һавалы һәм тәкәббер. Икенчесе — аның кыланышларыннан нәфрәтләнә, кимсенә, хурлана торган герой. Шул күренештә алар- ның төп вазифалары бик ачык күренә. Әсәр кече Әниснең берничә еллык тормышын иңли. Шул еллар эчендә герой гомеренең бер өлеше, бер этабы түгәрәкләнә. Шуннан яңасы башланачак. Ул инде, ихтимал, унҗиде яшьлек Әниснекеннән мәгънәлерәк, үзгәрәк булыр. Тик хәзергә ул нәтиҗәлф ясарга ашыкмый, үз алдына кем мин, нинди кеше, җәмгыятькә нинди фай- да китердемГ — лигам сорауларны ботам кискенлеге белам куймый. Бу актам аңа олы Эиис та алла ни ардам ите алмый. Чанки аның да максаты башкарак. Тугаи агына ул «яшьлеге балан очрашу, туйганчы бор сайлашу, уйлашу, киңәшү очан* кайта, һем шулай эшли да. Шуның аркасында бетне кызыксындырган сорауларның байтагы, батрак та «Ком ул Әнис БадыгииТ» диген тап сорау җавапсыз кала. Дорос, повестьның тап герое М. Маликова һем А. Гыйлеҗаелар уйлаганча ук бет- ♦ кон кеше түгел. Аның күңелго «тышлы эшләре. уңай сыйфатлары байтак (музыкале 2 салате шик уятмый, туры сүзле булуы ошый, весовщик булып эшләгәндәге гаделлеге < әйбәт тәэсир калдыра, Хәбир һем Леналар кара ягарга йоргәидә Фәһимәне яклап ка- 3 ла, күпме тырышсалар да. Фойзи һем Шейми кабаклар коткысына бирелми һ. 6). с Шулай да Әниснең иң зур егетлеге — кимчелекләрен, каталарын курыкмыйча, яшер- X миче әйтә алуында. Телесе яшерә до алыр иде. Бу — аиың үз и к ты ярында. Курык- X каи, яшергән очракта ул безнең катерда шактый шома һем матур бер егет булып калыр иде. Ихтимал, мондый «шаушу» да кузгатмас иде. «Яшьлегемне эзлим» по- 3 аостаның теп һем принципиаль яңалыгы шунда. Моны аңламаган килеш әсәргә һем < аиың теп героена дәрес бея бирү кыен булачак. «Яшьлегемне эзлим» — авторның эчке монологка корылган лирик повесть язу ф юлындагы беренче адымы Лирик прозаның Балтик буе республикаларында, бигрәк £ та литва әдәбиятында аеруча киң таралган терем беэде иң элек Ә. Баянов куллана X башлады. Повесть «акында фикер йорткенде, нәтиҗәләрдән бигрәк, тәҗрибәләр м- кында, аларның нихетле кызыклы һем үз личелекле, кирәкло һем файдалы булуы > ■акында сүз алып барырга туры киле. Яңа фэрма авторга үз героеның күңелеме, — эчке день«сына тиренрек үтеп керергә, әхлак мосьололареи калку һем кискен итеп “ куярга булышкан. Шул ух форма геройларның эш-гамеллороне анык бея бирергә j комачау да иткем тесле. Повесть теп геройның эчке монологы роаошендо язылган- м лыктаи, Әнистан калган персонажлар үзләрен аклый да, яклый да алмыйлар. Алар — < сүэден мохрүм ителген кешелер. Язмышлары тулысынча Әниска бәйле Аның баш- а паларга меиесебетв исе асылда шәхси симпатия һам аитипатнялерге нигезләнгән. го Лирик проза алымында язылган бу повестьның кимчелеге икенче дәрәҗәдәге порсо- * пажларны тудырганда аеруча ачык курене. Алга таба Ә. Баянов яңа форма, яңа алымнар әзлесен тагын да кочейте теше, шул олкедеге теҗрибелереи камилләштерә бара, һем аның есорлореиде без тагын ике мертебе Әнис Бадыгин белен очрашабыз. «Яшьлегемне эзлим» повестеннан аермалы буларак, анда инде ул үз тормышы, үз хисләре турында түгел, башкалар тормышы турында сейлн, аларның эш-гамәллероне бея бире. Әнис хикәяләүче геройга, автор вазифасын башкаручы персонажга ейлене. Тагын шунысы бар. хикеалеүче герой нхе әсәрдә ике терлорек тәэсир калдыра. Әгер «Аяэучан болытлы һааа»да (>977—1978) ул хеэер гене тикшерген Әнис Бадыгиины хотерлотсә. «Дүрт монолог» та (1968) ярыйсы ук сойкомле һем мелеем кеше булып күз алдыма киле. Шул нәрсә әлеге повестьларның һеркайсына үзенчәлекле яңгыраш Сире. Композицион теземлеге, бетенлеге һем тыйнаклыгы ягынмам да. формасының яңалыгы белен де «Дүрт монолог» — Ә. Баянов иҗат иткем иң үэончолекле һем кызыклы әсәрләрнең берсе. Повесть герлесе терле зурлыктагы дүрт монологтай, дүрт бүлектән тора. Күломноре белен гене түгел, характерлары башкарган ватифалары белен де алар бор-берлореинен шактый аерылалар. Беренче бүлек, тыштан караганда, Әнис монологы рәвешендә язылган. Тнк аны шартлы роаешто. форма ягыннан чыүып кына монолог дип атарга мамкин. Сүз анда Әнис тормышы, турыден-туры аның үзенә кагылышлы вакыйгалар турында бармый. Әнис исеменнен язылган бу беренче бүлекте повестьның нигезем тәшкил иткән теп вакыйга, теп ситуация сәйләне. Ул түбендогелордом гыйбарәт ...Әниснең Илдархан исемле абыйсы. Мерное исемле чибор кызга әйләнеп, матур гамле тормышы корып җибәрә Әмма бор -бор порем о ныклап ияләшеп. сооп-соешол калырга да олгерммлор. Илдарханны армия хезмәтенә алалар. Ул хозмот срогын тутырып. бүген кайтам, мртого кайтам дип йоргондо — Боек Ватан сугышы башлама Фронттагы абыйларын — Илдархан белен Әсләмне — сагынып, сугыш китерсен кыен лыклар турында борчылып «шагом иеннериоң бореенда Әнисларга Урал аяларымнан якын кардәшләре Исәнбәк кайтып теше Ут әчене китер алдыннан туганнары, якын- нары белен саубуллашырга дип, аннан да биг рек, заводта броне биреп куярлар да, фронтка бәтенләй җибәрмәсләр дип, куркып кайта. Унбиш кән — бер ай чамасы ул Әнисларда яши. Яше, чибар килен Наркае белан карт буйдак егет Исенбәк бер-бер- лэрена бик тиз иялашеп кителер. Велосипедка утырып, район үзәгенә барулар, курше авылларга кибетка йерүлэр ешая. Бергелэп урман-кырларга чыгалар, бүлекләр бирешәләр. Ә кыш җиткәч, Исәнбәк сугышка ките. Китә дә мәңгегә югала. Әнис кулында ул язган серле хат кала. Авыл халкы арасында Нәркәс белән Исәнбәк хакында терле «чыш-пышлар», ямьсез хәбәрләр тарала. Сугыш бетүгә, Илдархан ялга кайта. Беренче тәнне үк теге «чыш-пышлар» раслана. Дересрәге, Илдарханга аларны Наркае үзе сәйли. Илдархан хатынының хыянәтен оныта, гафу итә алмый. Ахырдан, тайгак юлдан китап, тәмам кешелеген югалта. Нәркәс исә башка кешегә кияүгә чыга... Шулай матур башланган гаилә тормышы фаҗига белән бетә. Моңа кем гаепле? Нәркәсме? Исәнбәкме? Әллә моның тирэндәрәк яткан башка сәбәпләре бармы?.. Повестьның алдагы элешләре шул сорауларга җавап эзләү — тәп геройларның (Нәркәс, Илдархан, Исәнбәк) монологлары рәвешейдә язылган. Ул монологларны укыганда, без геройларның үзләре, тормыш юллары, дәньяга карашлары белән киңрәк танышабыз һәм, әлбәттә, бер-берләренә, әлеге күңелсез хәлгә булган менәсәбәтләре белән танышабыз. Бер үк вакыйгага терле яктан һәм терле ноктадан карап якын килү, берничә кешенең бәясен һәм монәсәбәтен белдерү авторга әдәпәхлак һәм мәхәббәт мәсьәләләренә, интим хисләр даирәсенә ныграк үтеп керергә, интим менәсәбәтләрнең башка язучылар тотынырга кыенсынып йергән четерекле якларын күрсәтергә, мәхәббәткә хас каршылыкларны ныграк аңларга, барыннан да бигрәк, геройларның эчке кичерешләрен һәм рухи халәтен, психологиясен тирәнрәк ачарга ярдәм иткән. Ә. Баяновның бу повестенда да һәммә нәрсәне алдан күреп, белеп торган автор образы юк. Ул хикәяләүгә «катнашмый», вакыйгаларга һәм геройларга карата «менә- сәбәтен белдерми». Бу эшне ул тулысы белән «Яшьлегемне эзлим» повесте буенча һәммәбезгә таныш Әнискә ышанып тапшырган. Беренче бүлектә телгә алынган вакыйгаларны ул сейли. Вакыйга белән вакыйганы, бер герой белән икенче геройны ул тоташтыра. Шул ук вакытта ул гади хикәяләүче, вакыйгалар барышын читтән күзәтеп торучы гади персонаж гына да түгел. Әнис — бу гаиләнең үз кешесе? Кечкенәдән үз араларында бетенесен күреп үсә. Аның Илдархан, Нәркәсләргә уз мөнәсәбәте бар Әсәр геройлары (Илдархан, Нәркәс, Исәнбәк) үзләре дә Әнискә карата битараф түгелләр. Исәнбәк сугышка китәр алдыннан язган серле хатын Әнискә биреп калдыра. Бик тә, бик тә якыннар идек бит без синең белән, ди аңа Нәркәс. Ә монологларның өчесе дә Әнискә мөрәҗәгать, аңа аңлатма-җавап рәвешендә язылган. Әнис хикәяләүче һәм геройлар тормышының шаһнте дә, шул вакытта аларга хөкем чыгаручы да. Телибезме-теләмибеэме, без вакыйгаларга аның күзләре белән карарга, геройларны, аларның эш-гамәлләрен аның бизмәне белән үлчәргә мөҗбүрбез. Әгәр тәп геройларның үзләрен генә тыңласак, Әниснең аларга мөнәсәбәтен, шәхси симпатиясен сизеп тормасак, ихтимал, Нәркәс белән Исәнбәкнең әлеге эшләренә башка- чарак карар, аларны кырысрак хөкем итәр идек. Әнис исә аларны гаепләргә ашыкмагыз, аңларга тырышыгыз, дип кисәтеп тора шикелле. Шул нәрсә повестька үзенчәлекле яңгыраш бирә, эчке монологка корылган лирик повестьта автор позициясен белдерүнең яңа бер формасын тудыра. Авторның «Аяэучан болытлы һава» повестенда да Әнис Бадыгин шул ук вазифаларны башкара. Ул — хикәяләүче герой да, автор позициясен белдерүче дә. Тик монда инде ул повесть геройларын аңларга һәм аңлатырга тырышудан бигрәк, аларның гаепләрен эзләргә ашыга. Ике повесть, ике Әнис арасындагы төп аерма шунда. Ә. Баяновның күпчелек әсәрләре кебек үк, бу повесть та иң элек формасының яңалыгы белән аерылып тора. Көннәрнең берсендә Әнис Бадыгинга берьюлы өч хат килеп тешә. Өчесе дә язучының туган ягыннан килгән, ечесе дә аңардан киңәш һәм ярдәм сорап язылган. Беренче хат Әниснең «яшьлек дустыннан» булып чыга. «Гаделлек өчен көрәшүче бер кешене коткарырга кирәк,—ди ул хатында.— Дәреслекне ачсагыз, гаделлекне тапсагыз бары тик сез генә ■. абачаксыэ». Сәеррәк эчтәлекле икенче хатны Байслам Гыйбадулласы дигән кешенең хатыны җибәрткән Балакай чагында Әнис аның иран каргаган булган. Шул кеше хәзер бик паты чир балан түшәктә ята икән. Каргышыңны кира ал, иремнең чирен күккә очыр, дил ялвара бичара «атын. Ниһаять, соңгы «чанча жат Җирекле күл колхозында председатель булып эшлаүче » Ильяс Җантурии исеме ни ан язылган. Ул арада иң күламласа. Ильяс башта кыскача гына кем булуы, ничек председатель итеп куюлары белен таныштыра, аннары артта ♦ халгаи хуҗалыкны алдынгылар ретене чыгару ечен ничек итеп тырышуы, иилар эш- 3 лево турында сейли, эшкә аяк чалучылардан зарлана. Кыскасы, ул да Әниснең ярда- < мене мохтаҗ икән. о Шул хатларда язылганнарны ачыклау нияте белой һом якташларының гозерен Е тыңлап, Әнис Бадыгин юлга чыга. Туган ягына кайтып, газета хәборчесе кебек, аәыл- Е дан мылгә йери башлый. Башта ук ачыклана: еченче хатның авторы Ильяс Җаиту- X рии түгел нкен. «Юк, минем язу түгел, әмма барысы да дәрес язылган, үзем да кул £ куя алыр идемя, ди Ильяс. Морадым карт, Миңлохмот, Зелхиҗо кебе* кошелар яр- 3 двмвидә ааыл белен, кешеләр белен тоньше. Акрынлап район күяомондо күп еллар- < дан бирле барган гауганың әчене кере, асылына тешене бара. Яшеү рәвешләренә, тормышка, игенче хезметене менособәтлерено карап, кошелар ико лагерьга, ике ♦ теркәмгә бүленә. Бер якта — Зелхиҗо, Воҗиһо, Миңлохмот, Ильяс. Рамазаиовлар. Бо- - лар — иген үстерүчелор. Аларның һеркайсы — яратыл эшләнгән, малаем Һом сейкомле Е образлар. Икенче якта—Сәлимгәрәй, Госман Фосихое, Хомотдииоалар. Болары — иген үстерүчеләргә комачау итүчелор. Бүгенге мул һем матур тормыш, Миңлохмот- > лорноң иген үстерү ечен фидакарь кереше фонында Фосихое. Сәлимгәрәй кебекләр1 ноң әшәкелеге ааруча нык нәфрәт уята. Әмма, туган ягына кайтып күпме гама эзле - s масон, Әнис анда ярдом итәрдәй кошелар таба алмый. Берәүләр — иген үстерүче- җ лар — ярдәмгә мохтаҗ түгел. Икенчелере — аларга комачау итүчелор — ярдәмгә лаек п түгел. Өченчолорено — Саттар, Үрәзмәт кебекләргә — ярдом иторго соңгарак калган... * Бу кадоресе аңлашылсын да, ди. Тик Әнис Бадыгииның шуннан соңгы эшларе шак - а. тый аптырашта калдыра. Якташларының гозерен тыңлап туган якларына кайткан Әнис, бер заман кайчандыр үзен кыерсыткан, үзенә зыян салган кешеләрне эзләп табып, аларның бохезсезлеген тамаша ңылыл, шулерның аяныч холенной том табыл, ләззәт алып йери башлый. Беренче хатның авторы Фосиховның хатыны Назиле булып чыга. Топтон уйлап караганда, Назиленең ирен яклап калырга, аңа ярдом иторго тырышуы табигый хәл. Яклашмаса. ярдәм иторго толомосе, сәеррәк булыр иде. Әнис исе. бетен кочен куеп, Нозимоне бозык, начар хатын итеп күрсотерге тырыша. Нигә алай эшли диярсез! Яшьлегендә Назиле аның мохоббот хисләрен уртаклашмаган икон. Т. Миңиуллинның Хосен Вагыйзовичы кебек, хоэор шуның очан үч алуы. Инде Гыйбадулла Байсламоека килеп җиткач, Әнис чама хисен бетенлей оныта. Башта улы Солимгорейнең физчм кимчелегеннән иоло. Сәлимгәрәй белен эшно бетергәнмен соң «утны» Гыйбадулла остана күчеро. Соңыннан ачыклана, Гыйбадулла да кайчандыр Әнисне рәнҗеткәч, аңа күл кенә зыян салган кешеләрнең берсе икон. Янесе, хозор шуның җәзасын але Шулай ител, сүздә туган якларына ярдомго мохтаҗ кошолор эзләп, район күләмендә күптәннән барган гаугага чик куярга дип кайткан Әнис эшке килгәндә шәхси дошманнарының аяныч язмышын тамаша кылып, шуннан ләззәт алып йери. «Яшьлегемне эзлим» повестендагы кебек үк монда да Әнистан калган геройлар үзләрен аклау һом яклау хокукыннан мәхрүм ителгәннәр. Әсәрнең формасы аларга андый момкинлокно бирми. Әгер сүз бирелсә, шик юк, алар Әнис БадыгнннЛ кызганып тормаслар иде. Эш тагын Ә Баянов санлаган алымның үзәнчелегенә, дәрес регә. аның кимчелекле булуына киләп терәлә. Хикәяләүче герой Әнис кебек үч сәчлаучан кеше булганда, тормышчан образлар иҗат итү. аларга гадел һәм объектив бәя бирү кыен икән. Хниоялеүче дә. берүк вакытта автор позициясен белдерүче дә герой олы йорәклерәк, киң күңе ллерәк булырга тиеш! «Аязучаи болытлы һаеа»га болан «иң тукталуыбызның топ сәбәбе шул... ■Яшьлегемне эзлим», -Дүрт монолог» кебек осерлороиде язучы сугыш чоры һом сугыштан соңгы авыл турында, кешеләр күңелендә шул авыр еллар калдырган җе - рәхәтләр турында язган иде -Тау ягы поеосто»нда (1Я72) ул яңадан шул чорга әйләнеп кайта Ләкин үзенчәлекле тесте әйләнеп кайта. Шул чор тормышының башкалар кулы тимәгән ер-яңа катламын күтәрә, ата-ана һәм бала мөнәсәбәтенә кагылышлы җитди проблемалар кузгата. Приютта үсеп, унны бетергән, аннары солдат хезмәтендә булган егет, әти-әннсен, туганнарын эзләп. Тау ягына кайтып теше. Тугаш карт, Сөембикә, Геләндәм кебек бик тә ягымлы һәм мелаем кешеләр, бүгенге авыл тормышы белән таныша. Алардан сорашып, әнисенең туганнарының язмышын ачыкларга керешә. Шулай Тәбрик язмышына бәйле кешеләр тормышы, алар башыннан узган фаҗигале вакыйгалар җанлана. Үткән белән бүген чиратлашып, әсәргә үзенчәле тес бирә. Бүгенге тормыш фонында үткәннең фаҗигасе тирәнрәк һәм калкурак булып күз алдына баса. Әнисе Келемсәрнең яшьлеген, сугыш елларындагы тормышын, ахыр килеп, фаҗигале мәхәббәт тарихын һәм үлемен сурәтләгән битләрне тетрәнми уку мәмкин түгел. Фашистлар башлаган сугышның тагын бер зур фаҗигасе ачыла. Ул Көлемсәрне яшьли кабергә керткән, Фәхретдинне ике баласыз һәм хатынсыз калдырган, Мирсәетнең бетен тормышын айкап ташлаган. Моны, билгеле, Тәбрик тә аңлый. Ләкин аны мәсьәләнең мораль ягы күбрәк кызыксындыра. Нигә әтиләре — үзенеке де, үгие дә — әнисе Көлемсәрнең гомерен саклап кала алмаганнар? Мирсәет дигәне нигә йеклә хатынны чыгарып җибәргән? Фәрхетдин дигәне нигә әнисен Мирсәеттән барып алган, ә барып алгач һәм торып булмаганлыгын белгәч, нигә ейдәи үзе чыгып китмәгән? Нигә аларның берсе дә Тәбрик белән, аның язмышы белән рәтләп кызыксынмаган? Әнә шундый сорауларга җавап эзләп, Тәбрик әтиләре янына китә. Ләкин әмете акланмый, әтиләренең икесе дә Тәбрикне шикләнеп һәм сагаеп каршы ала. Фәрхетдиннең үги улым әй сорап кайткан дип коты очса, Мирсәете акча сорарга килгән дип курка. Шуннан егет катгый фикергә килә: «Үзе әйбәт, үзе куркак,— дип уйлый ул әтисе Мирсәет белән очрашканнан соң,— Фәрхетдин шәфкатьсез куркак булса, монысы — нечкә күңелле куркак! Куркаклык! Менә нәрсә үтергән икән минем әнине! Менә Моңарчы тикшергән әсәрләрендә автор вакыйгаларга үзе катнашмый иде. «Тау ягы повесте» бу яктан да аерылып тора. Повесть, тыштан караганда, автор исеменнән хикәяләүгә корылган кебек. Ләкин ул үзе алга чыгарга, күренеп торырга яратмый. Әле Сөембикә, әле Тугаш карт булып сөйли. Күпчелек очракта исә тормышка, кешеләргә яшь егет Тәбрик күзләре белән карый. Урыны-урыны белән тәмам Тәбриккә әйләнеп, аның эчендә эреп бетә. Шулай лирик һәм эпик алымнарның бердәмлегенә, үзенчәлекле төстә үзара чиратлашып, үрелеп баруына ирешә. Әмма барыбер лирик проза алымнары алгарак чыга, өстенлек итә. Бу — табигать күренешләрен сурәтләгән урыннарда, табигать күренешләре ярдәмендә тормышта үз урынын эзләүче геройның рухи халәтен күрсәткәндә аеруча ачык күренә. Вакыйгаларның тышкы кабыгыннан бигрәк, авторны Тәбрикнең хисләре, кичерешләре, тормыш турында уйланулары күбрәк кызыксындыра. Тугаш карт образына ияреп, повестька туган җир һәм туган илгә мәхәббәт, борынгы традицияләр һәм аларга мөнәсәбәт, буыннар арасындагы бәйләнеш мәсьәләләре килеп керә. Әсәрнең журнал вариантында алар шактый озынга сузыла, ялыктыра башлый, барыннан да бигрәк, әсәрне таркауландыра иде. Хәзер алар шактый кыскарган. Автор шулай ук шартлы алымнарны киметә төшкән. Әсәр җыйнакланып, тагын да бөтенәеп киткән. Шулай ата-ананың бала алдында, баланың ата-ана һәм туган ил алдында җаваплы булуын яңача ачкан, буыннар белән буыннар арасындагы мөнәсәбәтләрне, үткән тормыш белән бүгенге арасындагы бәйләнешләрне үзенчәлекле төстә сурәтләп биргән кызыклы, яңа әсәр барлыкка килгән. Әхсән Баянов — тормыштагы, әдәбияттагы яңалыкларга аеруча сизгер язучыларның берсе. Чордашларының байтагыннан үзгә буларак, ул заманча уйларга, алай гына да түгел, заманча яшәргә, заманча киенергә ярата. Партиянең XX съездыннан соң тормышыбызның барлык өлкәләрендә урнашкан яңалыкны башлап тоел-сизеп алып шуны иҗатында чагылдырган язучыларның берсе нәкъ менә ул булды. «Яшьлегемне эзлим», «Дүрт монолог» повестьларында бу нык сизелә. Илдә фән -техника революциясе ныклап колач җәйгәч тә шуидыйрак хәл кабатланды. Могҗизалы заман — ясалма йон, ясалма күн заманы — тормышка бик күп яңалыклар алып килде. Яңалыкларның шатланырлыклары күп, борчылырлыклары да бар иде. Беренчеләренә Бу юлларда — Татаның кредосы, яшәү рәвеше. Бу юлларда безне кызыксындырган сорауларның берсенә җавап та бар. Таганың зурлыгы —аның гадилегендә. Искә те- шерүнең максаты да зарлану яки мактану эчен түгел. Шапырынудан бигрәк, ул гомер юлына нәтиҗә ясарга тели. Дәрес яшәгәнме ул? Якты дөньядан тыныч җан белән китәргә хакы бармы? Гомумән, кеше ни эчен дөньяга килә, ни эчен яши, ни эчен яшәргә тиеш? Кеше гомеренең мәгънәсе нәрсәдә? Шуңа күрә, мактану яки зарланудан бигрәк, тормыш юлындагы гыйбрәтле хәлләрне исенә тәшерә. Кеше эчен түгел, үзе эчен, вөҗданы алдында хисап бирү ечен исенә тәшерә. Беренче карашка ул тормыш юлындагы әллә ни зур һәм мәһим булмаган вакыйгаларны иске төшерә кебек (үз әтәче һәм танасы белән бәйле вакыйгалар, төлке тоту, бүре куу, Петруха малае белән бәрелеш һ. б). Уйлый торгач, тешенәсең: Татаны вакыйгаларның зурлыгыннан бигрәк гыйбрәтле булулары кызыксындыра икән. Бу — кеше хәтеренең бер үзенчәлегедер, күрәсең. Җиңел дә, тигез дә булмаган Татаның гомер юлы. Шатлык-сәенечләр, горурланырлык эшләр белән бергә, үкенечле хәлләр һәм ялгышулар да, эреле -ваклы гөнаһлар дз җитәрлек. Хәзер ул шулерның һәркайсын яңабаштан күздән кичерә. Гүяки үлчәүнең бер тәлинкәсенә саваплы эшләрен, икенчесенә тәрле характердагы ялгышларын өя бара. Кайсы күбрәк, кайсы тартыр?.. Татаның иң зур үкенече шул: ул тормышның салкын җилләреннән беренче хатынын— саф, изге күңелле, ярдәмгә, яклауга бик тә мохтаҗ Җиһанны — саклый алмаган. Иң зур җиңүе — куркыныч, тайгак юлга кереп барган Петруха малаен коткару. Шул рәвешчә, барлык эшләрен күздән кичергәч, аларның һөркайсына бәя биреп чыккач, тыныч җан белән китәргә хаклы булуын аңлый. Гомерен авырлыклар белән көрәшеп уздырган Тата дөньяны имин калдыра, балалар, оныклар калдыра, табигатьне, алма бакчаларын боздан әрчеп, чистартып калдыра. Иң мөһиме: кешелоргә як’ы, тыныч дөнья калдыра. Төлке тоту кыен түгел, Тата кебек яшәү, шундый булу кыен икән. Бик кыска итеп әйткәндә, әсәр укучы күңелендә шундыйрак уй-хисләр, тойгылар уята. Б/ повестьтан соң дөньяга чыккан «Тавыш — табигать бүләге» тәнкыйтьчеләо арасында тагын да зуррак ризасызлык уятты. Мин беренче чиратта И. Нуруллинның «Әдәбиятта шартлылык турында» 1 исемле мәкаләсен күздә тотам. Күп коч куеп язылган әлеге кызыклы мәкаләсендә, әдәбият тарихында очраган байтак шартлы әсәрләрне күздән кичереп, аларга мөнәсәбәтен белдергәннән соң, тәнкыйтьче «Тавыш — табигать бүлөге»нә дә туктала, һәм аны башта ук шартлылыкның үзен акламый торган очрагына бер мнсал итеп китерә. Тәнкыйть итүне /л әсәрнең исеменнән ук башлый. «Тавыш дигәннән, бу детальне уйнатып, автор ниндидер фикер, ниндидер идея үткәрергә омтыла булса кирәк. Әсәрнең исеме дә шул турыда сөйли,—ди ул...—Тик менә тавыш мәсьәләсендә логика җитеп бетми. Туры мәгънәсендә тавышсыз калган Наҗар ресторанда көчле тавыш белән Үзбәкстанның танылган артисты Таһир Закиров булып җырлый. Аннары, авторга кирәк булгач, тагын тавышсыз кала» (62 нче бит). «Әлерәк кенә ресторанда кычкырып җырлап йөргән Наҗарның кинәт тавышы бетә»,—дип, заманында повестьтагы бу моментка Р. Саеригии да игътибар иткән иде Башта шушы мәсьәләгә ачыклык кертел үтик. Хөрмәтле тәнкыйтьчеләр бер нәрсәне истән чыгаралар: повесть каты авыру хәлендәге Наҗарның сәяхәткә чыккан аюны атып үтерү күренешеннән башланса да, тәрле чигенүләр, искә төшерүләр һәм фәлсәфи уйланулар белән үрелеп барган повестьта вакыйгаларның реаль тәртибе һәм эзлеклелеге бүтәнчәрәк. Аннары, Наҗао да «авторга кирәк булган саен» тавыш югалтып тормый. Ул тавышын бер генә тапкыр югалта. Эш болай тора Көннәрнең берендә Наҗар Габбасов эшли торган институтны, «Агулы матдәләргә кеше организмының адаптациясе» дигән темага доклад ясау өчен' Парижга симпозиумга чакыралар. Докладны кем язарга тиеш? Ул доклад белән Па- рижга кем барырга тиеш? Шул сораулар тирәсендә ыгы-зыгы куба Реаль эзлеклелек- кә салганда, вакыйгалар шулай башланып китә. Симпозиумга чакыру хатын Медир оештырган икән. Доклад язарга кече җитмәсә дә, Парижга үзенең барасы килә. Кем 47_66 Н «ЕУЛ а ИН И Т°Р“ЫШ һа“ сәнгать чынлыгы. Әдәбн тәнкыйть мәкаләләре, Казан. |(.83 ел, язу һәм комие җибәрү мәсьәләсен хәл итү эчен, тема естемдә конкрет милеген кеше булар**, директор бүлмәсенә Наҗарны да чакыралар. Җавапны ул бирергә тиеш. / Тик аны, кем язу һәм кем барудан бигрәк, ачыш дигәннәре үзе шиккә калдыра Шул шиген Медиргә дә аңлату нияте белән, директордан, уйлашу эчен дигән булып, берничә кон вакыт сорый һәм Модирне ресторанга чакыра. Медир исә бу вакытны да, ресторанга баруны да үзсүзле, кире беткән Наҗарны уеннан чыгарыл ташлау эчен ♦ файдалана. Вәкил ярдәмендә оештырылган анонимкалар, фотолар аркасында Наҗар з адәм мәсхәрәсенә кала. Шул арада вакыйгалар тагын да куерып, катлауланып китә- < Медир газетада ачыш хакында зур, әмма нигезсез мәкале чыгарып елгерә Ул да 8 түгел, тәҗрибә кошының агуланып үлүен хәбәр итәләр. Җитмәсә, шул ук Модир. бер- = ии белән де санашып тормастан, Наҗардан: ■эксперимент инде тогәллоиде. нәтиҗә _ уңай» дигән фатиха бирүен таләп итә. Шул хәлләрнең һәммәсенә кәефе кырылган. — кая барырга, җанын кая куярга белмәгән Наҗар: «Шоһрет һәм дәрәҗә эчен талашу £ минем профессия түгел, үз белгечлегем буенча эш яңадан чыкса, чакырырсыз*, дип з институтның ярдәмче хуҗалыгына — җәнлекләр арасына китеп бара. Аида баргач, ниләр эшләве билгеле: берничә кон урын остендә авырып ята, урын- = нан торып йери башлагач, иервылары таушалган, арыган-талган. каты авыру хәлендә- ♦ ге Наҗар, кабан дуңгызы дип уйлап, бер гаепсез аюны атып үтерә, ялгыш Әпәгә ата s яза. Прораб авызыннан хатыны турында ямьсез хәбәр ишетә... Шундый тетрәнүләр- S дән соң, Наҗар туры мәгънәсендә тавышын югалта. Вакыйгаларны үз тәртибенә салып фикер йертхәндә, И Нуруллин кебек «кабан > дуңгызы аңв никтер Модир булып, ә Модир кабан дуңгызы булып тоела* дип гаҗәп- - лвнергә дә урын калмый, Модирнең бетен этлеген, явызлыгын үз җилкәсендә таты- ; ган Наҗарның аны кабан дуңгызы кыяфәтендә күз алдына китерүе бик то аңлашыла. Медир оештырган кәмитләрдән, институтның ярдәмче хуҗалыгында булып узган хәл- п ләрдән соң, геройны авыр истәлекләр, газаплы тойгылвр, үкенечле хислер биләп « алуы шулай ук табигый хәл. Мондый чакта гомереңнең һәм хезмәтеңнең мәгънәсе ь хакында уйланмау мемкин түгел. Наҗар шулай эшли дә. Тагын ико коинән соң— Ф булмаган тавышы болен Модирнең чын йозен ачканнан һәм, институтның ярдәмче хуҗалыгын су басып, бердәнбер кызын югалтканнан соң — тавышы кире кайта. Наҗар кочле тавыш белән «Үтерделәр, үтерделәр!* дил кычкырып җибәрә Туры мәгънәсендә тавыш югалту һем тавыш кире кайтуга килгәндә, эш шулай тора. Вакыйгаларның реаль агышы һәм тәртибе мено шундый. Шуның белән бергә, «Толке тоту кыен түгел» повестендагы боз тавы кебек үк. бу осердәге тавыш та — күп мәгънәле, символик образ. Прорабны табигать корткычы дип атаган шикелле. Наҗарны гомер буе «тавышсыз кешегә* санал йорилор. Буаның кушаматы. Хатыны Фонүзе: «Модирләр биеклеккә синең кебек тавышсызлар башына баса-баса менәчәкләр*, ди. Бу очракта сүэ Наҗарның яшәү рәвеше, характе - ры хакында бара. Геройларга еш кына теге яки бу мәсьәләне кул күтәреп, ягъни тавыш бирү юлы белән хәл итәргә туры киле. Образның мәгънәсе һем эчтәлеге янә үзгәрә. Бор урында. Векил белән бәхосие кереп. Наҗар болай ди: «Тавыш, күзләр тирәнлеге, йозлор чибәрлеге кебек үк, бүтеинәрдои талап та, хәйләләп то алынмый, ул —табигать бүләге, талант шикелле үк. Тик тора-бара күзләр тоныклана, сүроло. йозлор җыерчыклана, ә тавыш... тавыш карлыга, дус кеше* '. Монда инде, барыннан да бигрәк, кешенең иҗади таланты иүэде тотыла. Бугаз ерту, акыру, бакыру турында Сүэ барганда, аиырбайлыкны топ профессиясенә әйләндергән Модир кебек кешеләр искә алына һ. б. һ. б Шуларның һәммәсе остонә. тавыш образының тагын але табигать тавышы, тормыш закончалыгы диген мәгънәсе дә бар. Бусы — иң меһимо. тавыш образының барлык мәгънә тосморләрон бергә туплый, үз эченә ала торганы. Геройларның чын йезе тормыш закончалыкларына, табигать тавышына, гаделлеккә нинди моносәбәттә булуларына карап ачыла. Кыскасы, тавыш —күп сыйдырышлы, киң мәгънәле образ. Ленин нихәтле гене киң мәгънәле, күп тосмерло булмасын, алар бер * берләрен үстереп, кочойтеп. ачыклап киләләр, алар арасында эчке бәйләнеш бәр Тавыш образы әсәрнең яңгырашын, мәгънәви эчтәлеген билгели Кайбер тәнкыйтьчеләрне обрезның шул үзенчәлеге аптыраште калдырган булса кирәк. Хәлбуки, *Та- •0 Бааноа Ая тучан болытлы һаа- Повестьлар Кама. IHI ел Ю иче б«т Ь*р лар шушы баска буенча китерелә Ф М |М еыш — табигать бүләге» алар уйлаганча ук аңламаслык әсәр тугел. Ә. Баянов, «повестьның сюжет скелетына аллегория һәм җәенке метафора, символ һәм киная, са ташып сөйләнү һәм сәер кыланмышлар кебек парчалардан җыеп типчелгән корама ' бишмәт кидереп» (И. Нуруллин, 61 нче бит), эшне нихәтле генә катлауландырмасын, тырышканда һәм бик теләгәндә, әсәрнең тәп фикерен дә, идеясен дә, образларын да аңлап һәм аңлатып була. Повесть табигатьне саклау белән бәйле җитди проблема күтәрә, һәм ул проблема Наҗар белән Медир арасындагы көрәштә чишелә. һич шик юк ки, повестьның төп герое — Наҗар Габбасов, Әсәр аңа багышланган, сүз аның тормышта үз урынын, үз юлын, үз йөзен эзләве, гомер буе «тавышсыз ке ше» кушаматы белән йөргән Наҗарның «тавышлы кешегә» әйләнә баруы турында. Повестьның соңгы битләре буенча фикер йөрткәндә, ул, чыннан да, үзенең ялгышларын аңлый, тормыш юлын яңадан башларга дигән карарга килә. Мондый карарга килүе җиңел булмый, билгеле. Күп хәсрәтләр, төрле -төрле авырлыклар күрергә, бик нык уйланырга туры килә. Наҗарның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, күп кыенлыклар һәм мохтаҗлыклар күреп уза. Сугыш аның тәнендә зәгыйфьлек булып гомергә урнаша. Наҗар «нервылары какшау, тиз уалучан, янып чыгучан, әз генә салкын тисә, сулыш юллары, үпкәсе җилсенеп чыгучан» кешә булып кала. Тырышлыгы, үз-үэен аямавы аркасында университетка кереп уку бәхетенә ирешә. Исемле стипендиант дәрәҗәсендә укыганга күрә, соңыннан ике еллык эш стажы да сорамыйча, аны аспирантурада калдыралар. Молекуляр биологиянең иң популяр темасы буенча вакытында һәм | әйбәт итеп диссертация яклый. Аннары бар белгәнен, бөтен тормышын микродөньяга багышлый. Кешеләргә караганда хайваннарны күбрәк аңлаучан «саф» галимгә әйләнә. Зур, катлаулы тормыштан читкә китеп, үзенә тыныч дөнья сайлый. Хатыны Фәнүзә күп тапкырлар: «Эштә, тормышта актив бул. Җыелышларда, тантаналарда су эчә-эчә нотыклар сөйлә, бюроларга сайлан, лаборатория мөдире бул, начальник хатыны буласым килә» дип ялвара. Наҗарның уз туксаны туксан. Чын галим үз эшен башкарырга тиеш, дип саный. Инде кемнеңдер чын фәнгә түземлеге, сәләте җитми икән, ул кеше чыгышлар ясасын, мөдир булсын, директор булсын, дип уйлый. Шулай уйлый, шулай яши, шуңа ышана, һәм шулай уйлаганга күрә үзе үк Мөдиргә үсәргә, түрә булырга ярдәм итә. Башка шәһәрдән ялварып хатлар яза, ярдәм сорап ялына торгач, аны уз янына эшкә урнаштыра. Үземнең андый эшкә сәләтем юк дип, мөдирлектән баш тарта. Фән өчен сәләтсез булса, бәлки оештыру эшен шәп башкарыр дип, аны мөдирлеккә тәкъдим итә. Баштарак бик тә тыйнак, әдәпле һәм ярдәмчел кеше булып тоелган Мөдир, лаборатория җитәкчесе булып алгач, кинәт үзгәрә, бөтенләй икенче кешегә әйләнә. Дөресрәге. ул башта ук әшәке кеше булган, тик моны яшереп йөргән. Хәзер әнә әрсезлеге белән хәтта директорны да үзенә хезмәт иттерә башлаган. Көн-төн директор кабинетыннан чыкмыйча, яңадан-яңа уңышлар, идеяләр турында мактанып үзен күтәрә. Шик юк, директор алдында ул үзен җир язмышын, табигатьне яклап калган акыл иясе дип исбатларга йөри, бөтен цивилизацияне саклаучы куәг иясе булып шауларга җыена. Наҗар һәм башка галимнәрнең уңышлы эшләрен үзенеке итеп директорга һәм гыйльми советка җиткерә тора. Газета аша исемен бөтен илгә шаулата. Үз максатына ирешү өчен берни белән дә санашып тормый. Вәкилне эшкә куша. Югыйсә бит ул эшнең төгәлләнмәгән булуын да, тәҗрибә кошының агуланып үлгәнен дә белә Тик боларның берсенә дә исе китми, аңа дан, шөһрәт — Парижга бару кирәк. Наҗар бик яхшы аңлый: «соңыннан ачышның ялган икәнлеге тормышта мең кош һәм җәнлек үлеме аша фаш ителгәч, бөтенләй бүтән кешеләр, ихтимал, бөтенләй бүтән институт кешеләре, яңадан бетен бер лабораториягә гаять зур эш хакы түли-түли» әле ул, ягъни Наҗар, әйткән нәтиҗәне кабатларга мәҗбүр булачаклар. Әмма Мөдирләргә һичнинди зыян килмәячәк, чөнки алар инде ул вакытта кул җитмәс биеклектә булачаклар, алай гына да түгел, агулы химикатларны басуларга күпләп чыгарырга фатиха бирүче кеше сыйфатында Наҗарны фаш итәчәкләр, аны гаепкә тарттырачаклар. Әсәрнең үзәгенә Наҗар белән Мөдир арасындагы конфликт салынса, ул конфликтның асылын тормышка капма-каршы караш билгели. Наҗар белән Мөдир арасындагы бәхәс берничек тә микродөнья, биология проблемалары белен ген. чикләнми. Аның мәгънәсе күп тапкыр киңрәк. Саф фәнни проблемалардан тыш биоло- гма проблемаларыннан бигрәк, ул табигатьне һем табигый байлыкларга монәсебәт, галимнең кешелек җәмгыяте алдындагы җаааплылыгы, кеше гомеренең мәгънәсе кебек мораль-ехлак месьәләләреи дә уз зчене ала. Шул бехәс-ә. шул мәсьәләләргә мәнәсәбәттә геройлар, беренче чиратта. Наҗар. Медир. Фәнүзә кебек тел геройлар ачыла. Алар тирәсенә повестьның эреле -еаклы башка персонажлары җыела. Теаоы ялыктыра теше ес«рне I*'* МИННУЛЛИН ф ШАГЫЙРЬМЕН ПРОЗАСЫ ф таркауландыра. Лакин моның өчен шартлы алымнар да, повестьның лирик проза алымнары белән язылуы да гаепле түгел. Сүз ул алымнардан иихәтле уңышлы файдалану, аларның органик берлеге, повестьның ботенлеге, сәнгатьчә камиллеге хакында барырга тиеш. Мәсьәләгә шушы яктан якын килгәндә «Тавыш — табигать бүләге»нә дә, авторның башка повестьларына да бәйләнергә була, бәйләнер урыннар байтак. Ә. Баянов повестьларының иң йомшак урыны —ахыргы елешләре. Язучы барлык әсәрләрен диярлек. хәтта иң җитди проблемалар күтәргән повестьларын да пафослы сүзләр белен шомартып тәмамларга ярата. Игьтибар итсәгез, «Яшьлегемне эзлимпдә, «Аязучан болытлы һава» белән «Тавыш — табигать бүләге»дә нәкъ шулай —матур сузлер белен тәмамлана. Ләкин ул пафослы сүзләр вакыйгалар агышыннан, геройларның характер лары үсешеннән логик рәвештә килеп чыкмый. Алар укучыны тынычландыру һем юату, тагын да турырак әйткәндә, йоклату ечен кирәк. Уртак геройлы һәм дәвамлы әсәрләрдә бу нәрсә аеруча күзгә ташлана. «Яшьлегемне эзлим» белән «Аязучан болытлы һава» повестен янәшә куеп тикшергәндә, шундый хәлгә бер юлыккан идеч. ■Тавыш — табигать бүләге»н «Аргы яр» (1979) белән чагыштыра башлауга кабат шундыйрак күренешкә юлыгабыз. Алда әйтелгәнчә. «Тавыш — табигать бүләге» дә шактый оптимистик рухта, мажор тоннарда тәмамлана. Мөдир белән булган бәрелештән соң, Наҗар Габбасов үзенең хаталарын тәмам аңлый, аларны башка кабатламаска, тормыш юлын яңадан башларга сүз бирә. Аңа ышансаң, бу кеше алга таба башкачарак яши башлар, талантлы галим булу, фәнни эшләр белән шөгыльләнү өстенә, тормышка актив позициягә басар, фәнне оештыру һәм аңа җитәкчелек итү җәһәтеннән дә зур эшләр башкарыр дип уйлыйсың. Алай ук булып чыкмый. «Аргы яр» повестен укый башлауга бу бик ачык күренә. «Аргы яр»— сөяркәләр мәхәббәтенә, ул мәхәббәтнең үзеннән дә бигрәк, аның фәлсәфәсенә, әгәр шулай әйтергә яраса, интим хисләр һәм җенси мөнәсәбәтләрнең психологиясенә багышланган әсәр. Повесть төп геройларның куңел дуэтлары рәве шендә язылган. Төп геройлар — икәү. Берсе — «Тавыш — табигать бүләге» буенча безгә таныш Наҗар. Монда ул бөтенләй башка кеше булып, башка планда, башка як- танрак ачыла. Район түрәләре белән күңел ачу, мәҗлестә кызган баштан табигатьне саклау өчен тостлар әйтүдән ерак китми. Наҗар монда — дөнья мине эштә, хыялда, мәхәббәттә алдады дип, каш-күз җимереп, йодрык төйнәп йөри торган шактый һавалы һәм тәкәббер бер кеше. Хөр, ирекле булырга, нн теләсә шуны эшләргә, дөньяда яшәү, сею-сөешү турында фәлсәфә сатарга ярата. Гөлчәчәк исә — шактый катлаулы, аяныч язмышлы, тормышта алданган бер кеше. Өстәвенә, мәхәббәт мәсьәләләрендә, интим хисләр өлкәсендә аптырап, буталып беткән кеше. Үзе Наҗарны яратам ди. Шул ук вакытта элекке сөяркәләрен дә оныта алмый, алар белән араны өзә алмый иза чигә. Кечкенәдән ук тыелган нәрсәләргә, елганың аргы ярына чыгарга кызыгып яшәгән кыз. Шулардай ләззәт табып яши. Ихтыярсыз, бойлыксыз кыз. Эш юклык, вакыт күплек аркасындамы! Әллә инде, чыннан да, кызның баш миендә эндорфиннар җитмиме! Белмәссең. Эштән туеп, хатыныннан бизеп торган арада Наҗар шул кыз белән якынаеп китә. Танышып, якынаеп алгач, болар күпмедер вакыт күңел ачалар, сөешәләр, үпкәләшә һәм каргашалар. Эшләр тирәнгә китеп, күңелсез төс ала башлагач, аерылышалар. Яңача яши башларга, фән белән генә яшәргә булып, Наҗар хатыны янына кайта. Гөлчәчәк тә, тынычрак эшкә күчеп, алга таба дөрес яшәргә хыяллана. Тормышчанлык ноктасыннан чыгып якын килгәндә, повестьның әллә ни бәйләнер җире юк. Кызганычка каршы, соңгы вакытта интим хисләр, мәхәббәт мәсьәләләрендә чыннан да артык иркенәеп барабыз. Әдәп-әхлак нормалары шактый йомшарды. Ә. Баянов булганны яза. Тик булганны язу гына җитми, әдәбият кешене тәрбияләргә дә тиеш бит әле. Безнең язучылар, шулар җөмләсеннән Ә. Баянов та, уйлары чиста хисләре саф булган кеше тәрбияләргә тиеш икәнлекләрен истән чыгармасыннар иде Бу — мәсьәләнең бер ягы. Инде мәсьәләнең икенче ягына килсәк, без интим хисләр, интим мөнәсәбәтләрне сурәтләү нигә кирәк, алар әдәбиятка нәрсә өсти! - дигән сорауга җавап табарга тиеш булырбыз. Ә. Баянов әсәрләрендә интим мөнәсәбәтләргә зур урын бирелә. Әмма 186 fcp гоне әсәрендә да ул интим моиособотләрнең ямьсез моментлары, эротик .гы 6.Л.И мавыкмый. Алардаи бигрәк, азучыны интим хисләрнең фәлсәфәсе. гашыйкларкучел деньясы, психологик кичерешләре кызыксындыра «Аргы .р. повестен шул фикерне расларлык бер мисал дип санарга була. Алда Ә- Баянояның заман темасына, тормыштагы яңалыкка аеруча сизгер азучы булуы әйтелгән ида. «Ут һәм Су. романы белән ул шуны тагын бер кат раслады Та- ♦ тарстан җирендә гигант автомобиле комплексы әле колачын гына җәеп кило иде. 3 ■Казан утлары, журналында авторның шул тезелешкә һем Түбән Кама ГЭС ы тезүче^ < лерене багышланган алага романы басыла башлады. >973 алда имде Татарстан китап 3 ившрияты аны аерым китап итеп чыгарды. «Ут һем Су. КамАЗга багышланган тәүге с шигырьләр, очерклар белән бергә день, күрде. Стиле һом алымы, язылу рәвеше ягыннан ул авторның боз алда тикшергән повесть- = ларыннан әллә ни аерылмый диярлек. Шул ук котелмәгән ассоциацияләр, аллегория- — лар, символ дәрәҗәсенә җиткән образлар. Авторның күпчелек повестьлары кебек үк. з «Ут һәм Су» да — зпнк прозадан бигрәк лирик прозага якын алымда язылган әсәр. 5 Алда тикшерелгән повестьлары кебек үк, роман фәлсәфи уйлануларның муллыгы. 3 эзленүчән рухы, яңа сүз, яңа фикер әйтергә омтылуы белән игътибарны җәлеп ите. ♦ Автор табигатьне һом табигый байлыкларны саклау месьәләләрене зур урын бирә, — аны КамАЗ тозүчолорнең тормыш-конкүроше. үзара монәсәбәтлоро. день .га караш- X лары, эшко меносәбетләро белен бәйле күп торло мәсьәләләр борчый. Әмма барын4 нан да бигрәк, тезелештә зшләүче кешеләрнең күңел дәньялары, рухи кичерешләре. > мораль йозо кызыксындыра. X Романның зчко конфликтын день яга ике торло караш, капма-каршы ике характер “ билгели. Аларның берсе — Фәез Нәсыйбуллин, икенчесе — Борис Филинов Икесе дә х бор үк институтны тәмамлаган белемле инженерлар, икесе до күп тезелешләрдә кат- п иашкаи тәҗрибәле белгечләр. Зур тезелешләрдә гене очратырга момкии бүлгән кы- < зыклы, каршылыклы, колоритлы фигуралар, үзәнчелекле типлар. Фәез — чыгышы белән авыл малае. Табигатькә гашыйк кеше. Бик тә тырыш, эшчән, п булдыклы егет. Мәшәкать күл дип зарланмый, эш авыр дип сыкранмый. Ул үз стихиясендә. тезелешнең уртасында кайный. Таңнан алып кичке кадәр тезелеш буйлап чаба, прораблар белен тиргәшә, кайда юмалап, кайда куркытып материал тоба, эш мәйдаиы булдыра. Кичләрен исә иге-чиге булмаган киңәшмәләрдә, торло җыелышларда уздыра. Фоез — бетен вакытын, кочен, җанын-тәнон тезелешкә багышлаган герой. Кара эштән тайчыимый, кирәк икән — толкачка, кирок икән — тәэминатчыга әйләнә. Шуңа күрә аны яраталар, фартлы егет, бәхетле егет дип йортеләр Ике ел вакыт эчендо ул гади инженердан баш инженерга, участок башлыгыннан мдаро башлыгына хәтле күтерело. Борис Филинов—ботенлей башка торло кеше Ул Фәездән олкенрок тә. тәҗрибәлерәк то. Куйбышев ГЭСын тезуде катнашкан, дүрт ел Иранда эшләп кайткан. Талантлы уйлап табучы. Экономик яктан бәйсез кеше. Борис хезмәтне фәннң нигезләрле оештыруны яклый, акыл белен, тәртип һәм план белән эшләргә ярата. Ул ватылмыйча, кеченмичо эшләргә күнеккән, эшкә вакытында килеп, вакытында китеп яШорго гадәтләнгән. Сәләтле инженер, шәл уйлап табучы булганы эчен аны мактыйлар, со- гатьтәнсогатьио кадер гене эшләргә яратканы очен тиргиләр. Аны күтермилор. үстермиләр. Кайчандыр участок башлыгы, баш инженер булып эшлеген кеше, бирегә килгәч, тошо-тоше гади инженер булып кала. Фәез белән Борис шәхси тормышларында да бор-борлореннәм нык аерылалар. Фәез — романтик табигатьле, мәхәббәт месьәләләрене артык сак кераучаи. сайлаучам һем сайланучан егет. Очраган бор хатын-кызның итәгенә тагылып китми Ул хыялындагы мехеббәтен эзли, шуңа күро Кама — Камиләләр белен саташып йорн. Реаль кызларга караганда, аңа хыялындагы мохоббәт. уйлап чыгарган мәхәббәте якынраи. Борис — үз күңелен үзе күреп, үз рәхәтен үзе койлоп яши торган, хатын аерган гол ир. Шәп машинасы, менә диген фатиры бар Машинасында чибәр кызлар йоргә, фатирында күңелле мәҗлесләр оэелми. Кыскасы. Фәез де. Борис та —заман геройлары Әмма заманча яшоүно капма-каршы аңлый торган кешеләр. Икесе дә зур тезелеш очен хас кызыклы һәм каршылыклы типлар Тик берсе де идеаль геройлар түгел Фәезнең чатаклы-ботаклы яклары күл булган кебек. Борис та ботенлей беткем кеше түгел. Ахыр чикте, Камиләне агулы елан чаккач, кызны үлеммен нәкъ менә Борис алып кала... Шулай да авторның симпатиясе күбрәк Фәез ягында. Бу — аңлашыла. Ченки хәзергә, тезелешнең башлангыч этабында, эш күбрәк вакыт белән дә, сәламәтлек белән дә, күп терле башка кыенлыклар белән дә санашмый торган энтузиастлар, Фәез кебек фидакарь егетләр җилкәсендә бара. Яшь һәм кечле, вакыт-вакыт дуамал эшләр эшләп ташлый торган Фәез зур төзелешкә бик тә килешеп тора. Аның урыны шушында. Аннары, мәсьәләнең тагын бер мөһим ягы бар. Романдагы төп образларның берсе булу белән бергә, Феез тагын әле хикәяләүче герой да. Романдагы вакыйгалар эченә, зур тезелеш атмосферасына безне ул алып керә, әсәрдәге терле эпизодларны, күп санлы персонажларны берберләре белән ул тоташтыра. Телибезме-телә- мибеэме романдагы бөтен нәрсәгә — тезелеш мәйданында барган эреле-ваклы вакыйгаларга, күп санлы мәсьәләләргә һәм геройларга, алар арасындагы мөнәсәбәтләргә — без Фәез күзләре аша карарга мәҗбүр. Шуңа күрә әсәрдә ул катнашмаган вакыйга, ул булмаган эпизод юк диярлек. Хәтта иң югары даирәләрдә, дүрт-биш кеше катнашында уза торган киңәшмәдә дә ул булмый калмый. Бәхеткә каршы, ул үз эшен әйбәт башкара торган, зур төзелешнең колачына һәм характерына ятышып, килешеп торган герой булып чыккан. Хикәяләүче геройга тагын Кама — Камилә образлары булыша. Берсе — елга, икенчесе— чибәр кыз. Еш кына бер-берләренә кушылып, бер образга әйләнеп киткәләсәләр дә, романдагы вакыйгаларны, әсәрнең идея-проблемасын ачыклауда аларның һәркайсының үз урыны, үз вазифасы бар. Иделнең кызы гүзәл Кама борын-борыннан кешеләргә тугрылыклы хезмәт итеп килгән. Килә бер көн, җитә вакыт, Фәез Кебек көчле егетләр килеп, аны буып, күпер салырга тотыналар. Су утка әйләнергә, электр энергиясе бирергә, шул ук вакытта Каманың гүзәллеге дә сакланырга тиеш. Ә. Баянов бүгенге Каманың, индустриаль елганың шактый үзенчәлекле һәм истә калырлык образын тудыра алган. Шул образдан башка романда сурәтләнгән вакыйгаларны, төзелешнең характерын һем колачын күз алдына китерү, Фәезләр башлаган эшнең мәгънәсенә төшенү шактый кыен булыр иде. Камилә образының роле башкарак. Ул барыннан да бигрәк композиция тезү чарасы буларак кирәк. Роман Фәезнең әле Кама, әле Камилә дип йөртелгән серле кызны эзләве рәвешендә язылган. Безне дә әсәр буена шул кыз үзенә тартып тора. Шул кыз белән нык кызыксынганга күрә, романның катлаулы производство мәсьәләләренә багышланган бүлекләрен дә җиңел генә «йотып җибәрәбез». Игътибарны шул кыз тота. Көннәрнең берендә Фәезләр, көймәгә утырып, матур бер утрауга ял итәргә чыгалар. Шунда Камиләне агулы елан чага. Роман, шул күренештән башланып, Фәезнең шул күңелсез вакыйгага хәтле булган хәлләрне искә төшерүе рәвешендә язылган. Автор серне ахырга кадәр саклап килә. Сер менәменә ачыла дип торганда, иң кызык моментка җиткәч кене, сүз башка мәсьәләләргә күчә. Шул сер булмаса, тормышның кайнар эзләре буенча язылган бу әсәрне укуы шактый авыр булыр иде. Камилә укучының игътибарын җәлеп итү өчен кирәк. Серлелек пәрдәсе алып ташлангач, сер ачылгач, ул шактый гадәти бер кызга әйләнеп кала. Образның мавыктыру көче нык кими. Романтик буяулары коелып төшкәч. реаль кызга өйләнгәч, автор вакыйгаларны түгәрәкләргә, романны тәмамларга ашыга. Ә Баяновның күлчелек әсәрләре кебек үк, «Ут һәм Су» романы да бик тө эффектлы, матур сүзләр белән тәмамлана. Алда бер тапкыр әйтелгәнчә, кыз тиз арада терелеп чыга. Фәез белән Камилә бер - берләренә нык ияләшеп китәләр, аерым яши алмаслык хәлгә җитәләр. Менә җылы, матур төннәрнең берсе. Киң урамнар, тын ярлар буйлап егет белән кыз — Фәез белән Камилә атлый. — Мин синсеэ яши алмыйм! — ди Фәез. — Ә мин —синсез!—дип җавап кайтара Камилә. _ «Ут һәм Суяиың дәвамы булган «Таш китап» романын (1983) укый башлауга мо- ның тагын, авторның башка әсәрләрендәге кебек үк, укучыны юату һәм тынычландыру ечек әйтелгән матур сүзләр генә булганына төшенәсең. Кая ул бергә тору Фәез белән Камилә хәтта бер шәһәрдә яши алмас, бер-берләрен күр.лмас дәрәҗәгә җитә- лер. Шуны алдан ук сиздереп, автор, ихтимал, алгыш милегендер Сер баткач, кызыксыну да кими. Шуңа кура булса кирәк, яңа романның баштагы елешларе шактый ааыр укыла. Хамитов килеп кереп, Фәез белен алар арасында кереш башлангач кына, эсер җанланып һем мавыгып укырлык булып китә. Вакыйгалар >чеие бу романда да Фееэ алып кере, геройлар белен ул таныштыра. Лекии ул инде нык үзгәргән. Романтик егеттән реалист иргә, бәхетле, фартлы кеше дән фартсыз кешегә әйләнгән. Семья корып җибәргән, басылган, сүрелгән. Шул нәрсә романның гомуми яңгырашына да уз эзен салган. «Ут һәм Су» романындагы күтәренке рух кими тешкәй. Бу юлы романның эчке конфликтын Фәез белән Хәмитое арасындагы дошманлык билгели Хәмитов — Бориска караганда куп талкыр явызрак, әшәкерәк кеше Ичмасам, Филинов елв эш кешесе, селәтле инженер иде. Хәмитов — башкалар эшләгәнне үзләштерүче, кеше данын урлаучы. Хәмитов эшне кечкенәдән — зур түрәләрнең ваграк йомышларын утәүден башлый. Киенгәндә, пальто һәм эшләпәләрен биреп тора, портфельләрен күтәреп йери Шул юл белән горком секретаре Аппаковның ышанычын яулый. Аның каршында ышаныч казангач, Хәмитов җиң сызганып «эшкә керешә» Үз ялгышларын башкалар естенә аудара, аларның уңышларын үзенеке ител күрсәтә бара ♦ Шулай капитал туплый, карьерага үрмәли. X Проблемасы һем идеясе ягыннан караганда, «Таш китап», »Ут һәм Су» романын- ц нан бигрәк, «Тавыш —- табигать бүләге»не якынрак тора. Анда күтәрелгән проблем*- «; лар башкарак тормыш материалы җирлегендә биредә тагын да үстерелеп, тире - * нейтеп бирелә. Шул ук Хәмитов, «Ут һәм Су» романындагы Борис Филиноатаи бит- х рәк, «Тавыш — табигать бүләге» повестендагы Медир образына охшашрак. Хәтта - аның игезәк туганы дип атарга мемкин. Әгер Медир үз максатына күбрәк акырбай- * лык ярдәмендә ирешсә, Хәмитое адъютантлыкны теп корал ите. Әмма икесе дә — ” кеше хисабына яшәүчеләр, намуслы кешеләр хезмәтен үзләштерүчеләр, шул юл бе - а лен шеһрет казанырга, властька менәргә тырышучы карьеристлар. Моның белән генә “ чикләнсәләр бер хәер иде, алар намуслы кешеләрнең гаделлеккә булган ышанычын, ә иманын какшаталар, күңелен тешерелер Медирләрнең, Хәмитоеларның теп зыяны шунда. «Таш китап» — үзенең теп рухы, бетен яңгырашы белен Хәмитов кебек карьеристларга каршы юнәлдерелгән осер. Күбесе «Ут һем Су» романы буенча таныш геройлар булсалар да «Таш ки-ап«ның үзенчәлеген һәм яңалыгын алар билгеләми диярлек. Камиле һем Фееэ образлары, алар арасындагы менәсәбәтләр хакында сүз булды Яңа заводларга җылылык трассасы Сузганда һем, ГЭС тезелешенә күчеп, күпер салганда Фәез ике тапкыр башын кискеге куеп, егетлек эшләп ала. Ләкин автор аның бу эшләрен күрсәтеп бирми, нигездә хәбәр гене итә. Укучы мәхәббәтен казанырлык башка эшләрен күрмибез диярлек Хемитоатан кала, романның үзәнчелеген билгели торган кызыклы һем аңа образларның тагын берсе — Гафур Садрәтдинов Заманында кеше пэспортын һәм пәспорт хуҗасының исем-фамилиясен үзләштереп, ул Сафа Байгу җимгә әйләнә. Байгуҗии буларак, күл терле хаталар, җинаять эшлере кыла. Себер якларында эшләгәндә, чак кына Фәез Насыйбуллинны үтерми кала. Байг уҗин булып ейлеие, балалар үстерә. Шул ук исем-фамилия астында туган якларына кайтып, Якты Яр шәһәреңдә барган зур тезелешнең бер каһарманына әйләнә. Шул кеше әсәр буена үзенең чын исеменә кайтырга, Гафур Садретдиноа булып йерергә тырыша. Ләкин һич йене дә үзенең Сафа Байгуҗин түгеллеген раслый алмый. Шул уңайдан романга кешенең исеме һем җисе ме диген зур, яңа проблема килеп кере. Бу — бер Гтфурга гына кагыла торган, аңа гына карый торган мәсьәле түгел. Ул романның күп геройларына, Аппакоа белен Хе- митовка да, хетта эш ечен анып-кееп яшәгән, башын күп тапкырлар кискеге салсам Фәезнең үзенә дә кагыла Мәгълүм бер хәлләрдә үзеңнең кам булуыңны, нинди кеше икәнлегеңне раслау да җиңел түгел икән Эш башында. Аппакоа кебек, кеше турында гамәле буенча түгел. сүзе буенча фикер йәртә торган түрәләр утырганда — бигрәк те. «Таш китап» романында җитди һәм кыю рәвештә куелган мәсьәләләрнең тагын берсе — әна шу я. Ләкин ул романның теп темасына органик тесте үрелеп ките алмаган, бер читме чыгып, бүселебрәк тора. Тагын да дәрес рәте, теп тема тегелленгәч кеме башламаШАГЫЯРЬНЕН ПРОЗАСЫ ф Алде әйтелгәнчә, Ә. Баянов прозага шигырьдән килде, проза өлкәсенә шагыйрьлеген дә алып килде. Ул безнең әдәбиятта эчке монологка корылган лирик прозаиы үстерү эшенә күп елеш кертте. Бу — аңа геройларының катлаулы рухи дөньясын тирәнрәк ачарга булышты. Аның роман, повестьларында шигърият белән проза, эпик проза белән лирик прозаның шартлы алымнары үзара үрелеп, чиратлашып килә. Уңышлы чыккан очракта, бу аның әсәрләренә үзенчәлекле төс, үзгә яңгыраш бирә. Язучының прозасын кызыклы һәм оригиналь иткән сыйфатларның иң мөһиме шул булса кирәк. Ә. Баянов әсәрләрендә әдәбиятның мәңгелек темасы саналган мәхәббәт мәсьәләләренә зур урын бирелә. Әмма ул аларга үзенчә якын килергә, аларны башкарак, яңарак ноктадан карал хәл итәргә тырыша. Я ул мәхәббәтнең яңа якларын ача, я булмаса. гашыйклар арасындагы интим менәсәбәтләрнең башка язучылар кузгатырга кыенсыныбрак йергән четерекле якларына мөрәҗәгать итә. Ә. Баянов прозасы фикергә, фәлсәфи уйлануларга бай. Ул җитди проблемалар кузгатырга ярата. Әзер тезисларны иллюстрацияләүдән баш тартып, үзенчә яңалыкка омтылып яши. Аның геройлары арасында төрле кешеләр бар. Аларның күбесе — шигъри җанлы, нечкә күңелле, интеллектуель һәм эмоциональ табигатьле хис кешеләре. шул ук вакытта артык кызу канлы, тиз җөрәхәтләнүчән, импульсив геройлар. Кызып, кабынып киткәндә, еш кына ачы телле тупас кешегә әйләнәләр. Әнис Бадыгин, Наҗар Габбасов, Фәез Насыйбуллин кебек чатаклы-ботаклы геройлары гына шулай кыланса бер хәер иде. Хәтта Тәбрик белән Исәнбәк тә шундыйлар. Аның әсәрләрендә, әйткәнебезчә, тормышның терле өлкәләренә караган бик җитди һәм күп төрле мәсьәләләр кузгатыла. Аларның һәммәсе белән дә килешеп бетмәскә мөмкин. Шул ук вакытта язучының бу юнәлештәге кыю эзләнүләренә каршы төшү, кызыклы табышларына күз йому да гаделлек булмас иде. Сәнгатьнең чиктәш төрләре, шулай ук башка халыклар, башка ил әдәбиятлары ирешкән казанышлардан иҗади файдалану җәһәтеннән дә Ә. Баяновның телгә алып сөйләрлек уңышлары бар. Ул үз әсәрләре өчен отышлы ситуацияләр таба, роман, повестьларының сюжет-ком- поэициясен оста итеп кора белә. Аның проза әсәрләре тиз ага торган, укучыны үз артыннан ияртерлек киеренке вакыйгаларга корылган була. Шуның белән бергә, Ә. Баянов әсәрләренең ышандыру көче йомшаграк булуын да әйтеп узарга кирәк. Ул үз геройларының эш-хәрәкәтләрен, бер халәттән икенче халәткә күчүләрен мотивлаштыруга тиешле игътибар биреп җиткерми. Тагын бер җитди теләк бар: киләчәктә ул лирик проза алымнарын эпик проза казанышлары белән органик төстә бәйләү хакында ныграк уйлансын иде. Югыйсә, аның лирик проза өлкәсендәге тәҗрибәләре озаккарак сузылды, нәтиҗәләре һаман да без көткәнчә үк түгел. Ә Баянов әсәрләренең теле, китап теленнән бигрәк, җанлы сөйләм теленә якын. Язучының теле әсәрләрендә алынган вакыйгаларның агышына һәм характерына нигездә ятышып тора. Шуңа күрә укыганда теленең ниндилеге сизелми диярлек. Инде аерым максат куеп укый башласаң, русча уйлап тезелгән яки тәрҗемә юлы белән ясалган җөмләләрнең шактый күп булуын күрәсең. «Таш китапн романы шул яктан аеруча нык аерылып тора. Әдәби телебезгә ятышсыз, авыр кытыршы җөмләләрнең очрамавы хәерле. Әхсән Баянов прозасының иң нык күзгә ташланып торган сыйфатлары менә шулар