Логотип Казан Утлары
Публицистика

РУХИ ЯКТАН МИН КАЗАНДА ТУДЫМ

•Әйдмз.. Казамның данлы пекарен.. искл алыйк!» В. И Леааа (Истмсшырдм) ...1884 елның августы. Казан пристанена Түбән Новгород ягыннан төшкән пароход килеп туктый. Күперчек аша ярга ашыгучы пассажирлар арасында уналты яшьләр чамасындагы бер егет тә күренә. Аркасына асылган жыйнак кына биштәрдә — берничә китап һәм ипи кыерчыгы Шәһәргә таба зур-зур адымнар белән атлап китүче егет Алеша Пешков, бөек пролетар язучы Алексей Максимович Горький була. Казанны М. Горькнйдан да якынрак күргән бүтән берәр күренекле рус язучысы бармы икән?! һәм аны үз әсәрләрендә шулкадәр калку итеп күрсәткән башка әднп юктыр Бу табигый, чөнки ул нәкъ менә Казанда кырыс тормыш мәктәбен — беренче ын уза, «тормыш төбе» авырлыкларын үз башыннан кичерә, биредә беренче белән таныша, марксистик әдәби «...Мин Казан университетына укырга барам, шуннан да кнм түгел». Алеша Пешков Казанга әнә шундый хыял белән килә Әмма ул «кухарка балалары» өчен император уку йорты ишекләренең ябык булуын килүгә үк аңлап ала «Мин нинди дә булса эш эзләргә керештем,—дип искә ала А. М. Горький.— Мин университетның буш хыял ят укый, эшчеләр арасында пропаганда алып баруда, Федосеев түгәрәге прокламацияләрен бастыруда катнаша. «күмәчче-пропагандист» була, иҗтимагый-полнтнк яктан чыныга башлый икәнен., төшендем» Михнәтле тормыш «уннверентетларыжың Казандагы дүрт елы дәвамында Алексей Максимович, үзенең шәхес буларак характерын чы ныктырып, авыр һәм газаплы эзләнүләр юлын үтә. «Миндә акрынлап мәртәбә революцион рухлы кешеләр ихтыяр үҗәтлеге үсә барды,— дип язды ул соңыннан, — һәм тормыш авырлашкан саен мин үземне ныграк, хәтта акыллырак итеп сиздем». Нәкъ менә шушы елларда ул үз гомерләрен яңа тормыш өчен, дөньяны революцион үзгәртеп кору өчен көрәшүгә багышлаган фидакарьләр юлына баса. Бик күп «ачы минутлар» кичерсә дә, М. Горький Казанны һәрвакыт сагынып яши һәм ул шәһәребезгә тагын дүрт мәртәбә килеп китә (1888, 1889, 1890 еллар). Соңгы мәртәбә Алексей Максимович Казанга 1928 елның августында, Советлар иле буйлап сәяхәт иткәндә кагыла. Хәтирәләрен яңарта-яңарта, шәһәрне әйләнеп чыга, күп кенә учреждениеләрдә була, тантаналы җыелышта чыгыш ясый, республика хезмәт ияләренә үзенең зур ихтирамын белдерә. Чыннан да, Казан чоры булачак бөек язучы тормышында гаять зур роль уйный, һәм Алексей Максимович моны үзе дә раслый: «Физик як тан Нижний Новгородта, ә рухи яктан мин Казанда тудым». һәм менә А. М. Горькийның беренче мәртәбә Казанга килүенә 100 ел тулды. Бу сандагы материаллар шушы юбилейга багышлана.