Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА ҖӘЛИЛ —ХАЛЫК КҮҢЕЛЕНДӘ

Советлар Союзы Горов, Ленин премиясе лауреаты шагыйрь Муса Җәлилнең иҗаты һем батырлыгы турында инде шактый язылды. Ә гыйльми эзләнүләр дәвам итә. Бу зште галимнәрге архив документлары гына түгел, газета-журнал укучыларының язган хатлары да, истелеклер де зур ярдәм. Әлеге мәкаләдә китерелгән яңа мәгълүматлар моңа очык дәлил була ала. 1924 елның җеенде яшь шагыйрь Муса Җәлил инде танылган едип Мирхәйдәр Фвйзи белән очраша. Алар «Раскольников» исемле теплоходта, Идел буйлап, үзләренең туган-үскән җирләренә барганда күрешәләр. 1924 елда врачлар Мирхәйдәр Фәйзигә Казан шәһәреннән китәргә, авыл һавасы белән шифаланырга киңәш бирәләр. Ул үзенең туганнары яшәгән Балтач районының Шода авылы якларына барыл тора. Бу аның бирегә соңгы тапкыр килүе була. Аннан кайткач, 1924 елның 23 июлендә үзе үскән якларга — Орскига китә. Мирхәйдәр Фәйзи кенделек языл бара. Аның белән танышканда, без мондый юлларны очраттык: «Кесәдә акча киңрәк җәелергә ирек бирмәстей булгач, арзан билет алып, «Раскольников» исемле зур теплоходның оченче классында бер уңайлы гына урын биләдем. Третий класс булса да, теплоход булганга һәйбәт, таза, күңелле палубасы бар, пассажирлары юньлелер. Пристаньнан килеп кергән бер яшь татар егетен күрел тикшере башладым. Өченчегә керде, урнашты. Шуның белән танышырга карар бирдем... Теге егет янына бардым, сүз куштым; ул ачык кына сойлошеп китте. Минем драматург Хәйдер Фәйзи, аның шагыйрь Муса Җәлил булып чыгуларыбыз бик кызык туры килеш булды. Җитмәсә, икебез дә Оренбургка. Бу юлдан беренче йерүе булганга, ул да юлдашка зар икон. Бу яктан эш рәтләнде. Икәүләп карал барып, Казанның матур күренешләрен күздән югалттык...» Мирхәйдәр Фәйзи һем Муса Җәлил. Тормышны озелел сейген, аның матурлыгын Җырлаган бу ике шәхеснең юллары кайчан булса да бер очрашырга тиеш булган, әлбәттә. Авыру Мирхәйдәр Фәйзи юлга чыкканда ук: «Кулым ике, йорогем саусыз, багә- *ым ДҮР»- Ничек кайтып җитәрмен инде»,—дип борчыла. Пароходта Муса Җалнлне очраткач, ул бик шатлана. Бу — Мусаның татар рабфагында укыган чорда туган якларына ялга кайтып барышы була. Мирхәйдәр Фәйзи коиделеклерониәи күренгәнче,' Муса Җәлил аңа әйберләрен күчерешергә булыша, һәртерле ярдәм итә. Инд* 27 июньдә Мирхәйдәр Фәйзи үзенең кендәлекләрендә болей дип аза: «Мин хезер Самара вокзалында: Муса Җелил билет ала; мин нәрсә лар янында торам» Алар Оренбургка кадәр бергә баралар. Иделдә пароходта барган чакта Мирхәйдәр Фәйзи Муса Җәлилгә Казан якларының матурлыгы, андагы кешеләр турында Да сойломи калмагандыр. С М. Җәлилнең Казанда, «Татарстан» (хәзерге «Социалистик Татарстан») газетасында эшләгәндә, рабфакта укыганда, Г. Ибраһимоа, Г. Камал, М. Файзи, Ф. Бурнаш, К. Тинчурин, Ф. Шәфигуллин, Ш. Әхмәдиев, Ш. Усманов, Г. Толымбайский, Ф. Сәйфи- Казаилы, һ. Такташ, Г. Кутуй, К. Нәҗми, А. Шамов, К. Әмирн, Ш. Рамзи һәм башка әдип-публицистлар белән аралашуы аның иҗат үсешенә уңай йогынты ясаган. «Татарстан» (аннары «Кызыл Татарстан») газетасында эшләү айларында газетаның җаваплы редакторы Фәтхи Бурнаш, «Безнең юл» (хәзерге «Казан утлары») журналын оештыручыларның берсе буларак, Муса Җәлилгә матбугатта беренче мәкаләләрен, шигырьләрен бастыруда, җыентыкларга кертүдә турыдан-туры ярдәм итә. Мусаның әдәби-журналистлык эшчәнлеге Бурнашның рухи җитәкчелегендә үтә. Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре Муса Җәлил 1939 елның азагында Казан шәһәр Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтелә. Ф. Бурнаш газетада бу уңайдан «Татар халкының лаеклы улы» дигән мәкалә яза: ■1922 елны ук Казанга күчеп килгәч, аның «Кызыл Татарстан» газетасы, «Безнең юл» журналы битләрендә революцион романтизм белән сугарылган шигырьләре басылды. Шул вакыттан алып Муса Татарстан шагыйрьләре сафына басты... Җәлил иптәш талантлы журналист, оста җәмәгать эшлеклесе». Егерменче еллар башында милли әдәбиятыбыз һәм журналистикабыз үсешенә татар әдәбияты классигы, публицист, күренекле җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибра- һимовның тәэсире гаять зур була. Ул яшь талантларга бик игътибарлы булган. Аның йогынтысы белән канатланган әдипләрдән А. Шамов, М. Максуд, Г. Кутуй, М. Җәлилне күрсәтергә мемкин. Г. Ибраһимовның «Пролетар әдәбияты турында» Мәскәүдә 1924 елны басылып чыккан китабы әдипләр, журналистлар эчен кулланма булды. Г. Ибраһимов 19 яшьлек М. Җәлилгә биргән китабына менә шундый сүзләр яза: «Яшь шагыйрь Муса Җәлил иптәшкә ядкарь итәм. Галимҗан Ибраһимов. 1925, февраль». Муса Җәлилнең мемориаль музей-квартирасына куелган бу тарихи автографлы китапны дулкынланып карыйсың. Безнең кулыбызда — М. Җәлилнең утызынчы еллар уртасында «Совет язучылары сүзлеге» эчен язган кулъязма автобиографиясе. Ул документта кызыклы мәгълүматлар бар. «1921 елны,— дип яза ул,— ачлыктан качып, җәяүләп, Оренбург шәһәренә килдем, анда шәһәр базарында 2—3 ай ятим бала сыйфатында йөрдем. Ләкин Төркстан фронтының элекке политуправлениесе работниклары һәм «Кызыл йолдыз» газетасы редакциясе ярдәме белән, яшьлегемә карамастан, хәрби-политик мәктәпкә укырга алындым. Анда алты айлык партия укуында һем хәрби хезмәттә булдым. Хәрби- политик мәктәпне тәмамлаганнан соң, тиф белән айырып киттем, бер ел чамасы больницада яттым... 1922 елда Казанга килдем. Тугыз ай буе «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясендә (Тат. ЦИК һәм ВКП(б) елкә комитеты органы) күчереп язучы (переписчик) булып эшләдем. 1923 елда Татарстан рабфагына кердем, аны 1925 елда тәмамладым». Чынлыкта исә Муса Җәлил «Татарстан» газетасында күчереп язучы булып кына эшләми, үэе әйткәнчә, «редакциядә эшче-хәбәрчеләрнең беренче оешмасында» була, «өч ай эшче -хәбәрче сыйфатында заводларда һәм фабрикаларда» йөри, «редакциядә газетаның эшчеләр бүлеге мөдире ярдәмчесе» вазифасын үти, эшче-хәбәр- челәр бюросында эшли, үзе дә «шул газетаның эшчеләр тормышы буенча корреспонденты» була. Мәгълүм ки, М. Җәлил Мәскәү пролетар язучылар ассоциациясе (МАПП) беренче секретаре А. Фадеев белән тыгыз элемтәдә эшли. Ул 1932 елда МАППның өченче секретаре сыйфатында татар язучылары секциясенә җитәкчелек итә. Мәскәүдә яшәүче татар язучылары Ә. Фәйзи, М. Максуд, М. Крымов, М. Галәү, Ш. Маннур, Ә. Ерикәй, И. Агишев исеменнән Совет Язучылар союзын оештыру комитетына хат белән ул мөрәҗәгать итә. «Докладная записка»да Мәскәү татар пролетар язучылары иҗатының илебездә милли әдәби хәрәкәте үсешенә җитди тәэсир итүе аңлатыла, әдипләрнең нәтиҗәле эшләве өчен вакытлы матбугатның ярдәмен тагын да көчәйтү кирәклеге әйтелә. Бездә саклана торган бу язмада: Җыелышта беренче итеп РСДРПның II съездының утыз еллыгы һәм аның тарихи әһәмияте турындагы мәсьәлә тикшерелгән. Доклад белән колхоз председателе И. Махмудов чыккан. «Киленче колхозы бригадаларында партия-масса эшенең торышы, массовый эшне һәм авыл хәбәрчеләрен җанландыру бурычлары турында»гы нкенче мәсьәлә буенча М. Җәлил доклад ясаган. Коммунист-шагыйрь партҗыелыш карарының проектын үз кулы белән язган, проект үзгәрешсез диярлек кабул ителгән. Карарда түбәндәгеләр әйтелә: «1. Калинин исемендәге колхозның производство бригадаларында партия-масса эшенең торышын канәгатьләнмәслек дип исәпләргә. Бригадаларда партия укуы буен ча системалы занятиеләр үткәрелми, дип күрсәтергә. Бригадаларда стена газеталары регуляр чыгарылмый... Колхоз стена газетасы чыгарылмый. Газеталарга язылмыйлар. Культура эшчесе Хисмәтуллина культура эшен езә. Комсомол ячейкасы эшен һич тә җитәрлек җәелдерми. Шушы фактлардан чыгып, ячейка бригадаларда партия-масса эшен үзгәртеп коруны, аны яхшырту ягына таба текә борылыш ясауны кирәк саный. Моның эчен: 2. Парторглар һәм партия тарафыннан беркетелгән кешеләрнең эшенә нык контроль булдырырга. Аларга конкрет заданиелар бирергә һәм ун көн саен үтәле шен тикшерергә. 3. Райкомның культура-пропаганда программасы буенча бригадаларда системалы партия укуын оештырырга... 4. Производствода активлыкны һәм кайбер коммунистларның норма эчен керәшен тикшереп, производство эшен өзүче коммунистларны партия линиясе буенча җаваплылыкка тартырга. 5. Бригадаларда иң яхшы ударниклардан партиясез активның һәм аңа булышучы- ларның нык ядрәсен булдырырга, аларны партия укуына тартырга, тәрбияләргә һәм актив эшкә куярга. 6. Наданлыкны бетерү эшен оештырырга. Партия членнарын һәм комсомолларны укый-яза белмәүчеләргә беркетүне практикага кертергә. Бу эштә комсомол инициативасын күрсәтергә. 7. Социалистик договорларның үтәлешен тикшерергә һәм аның нәтиҗәләрен колхоз газетасында, ярыш такталарында игълан итәргә... 8. Бригада стена газеталарын биш көнгә бер тапкыр чыгаруга ирешергә... 9. Ударникларны аерып күрсәтү чараларын күрергә... 10. Газеталарга подпискалар җыю эшен көчәйтергә, аларны кычкырып укуларны оештырырга. 11. Сакчылар, каравылчылар, объездчиклар слетларын үткәрүне практикага кертергә. 12. Авыл хәбәрчеләре хәрәкәтен көчәйтергә... 13. Колхоз өчен 100 данә «Ялкын» газетасы һәм 100 данә «Коммунист» газетасы яздырырга. Бригадалар буенча шул кадәр үк подписка җыюга ирешергә». ВКП(б) ячейкасының җыелыш беркетмәсе, аның Муса Җәлил кулы белән язылган күчермәсе, ВКП^б) ячейкасы секретаре Кильдеев имзасы авыл Советы печате белән расланган. Шулай итеп, шагыйрь-журналист М. Җәлил, Калинин исемендәге колхозда командировкада булганда, иҗтимагый-политик эшлекле буларак, авылның партия-масса һәм культура эшенә шактый тирән үтеп керә. Инде Астраханьнан килгән, «Комсомолец Каспия» газетасында басылган Н. Бә- шировның мәкаләсеннән берничә езек китерик: «Без үзебез — төп шушы як кешеләре,— дип яза ул.— Әбием белән бабам Астрахань өлкәсе Киленче авылында яшиләр иде. Бабам — Ибраһим Махмудов ул елларда колхоз председателе булып эшләде. 1933 нче елны Мәскәүдә чыга торган СССР Милләтләр Советы Үзәк Башкарма Комитеты органы булган «Коммунист» газетасы корреспонденты шагыйрь Муса Җәлил килде, дип сөйләде бабам. Әдәбият- сәнгать бүлеге мөдире булып эшләгән Җәлил, фольклор белән генә түгел, колхоз эшләое белән дә якыннан кызыксынган. Халык белән очрашканда ул әдәби мәсьәлә ләр, күмәкләшү турында, яңача хезмәт итүнең тәэсире хакында да сөйләгән. Муса Х*лил колхоз кырлары буйлап та йери, терлекчелек фермаларында була, балыкчылар белей дә очраша. Халык алдында берничә тапкыр чыгышлар да ясый... Ике атна зчвидэ Муса Җәлил бик күл эшләгән. Уйлавымча, безнең як Астрахань җирендә алган тәэсирләре яңа шигырьләр булып та денья күргәндер. Җирле «Ялкын» газетасында шул елларда чыккай мәкаләләре язучының актив эшләве турында сейли... Кичләрен Ибраһим ееиә, шагыйрь янына колхозчылар киле торган була. Язучы ♦ алар белән бик теләп, бик озаклап матур итеп гәпләшә. Ә иртән иртүк, башка ке - о шеләр уянганчы, торып, елгада су керә һем кырларны әйләнеп кайта. Иртә белән бу = якларда татар чәе эчәргә әйрәигәннәр. Ләкин Муса Җәлилгә бу чәй ошамый, һәм ч аңа чәйне Казанча әзерлиләр. Председательнең тормыш иптәше Салиха апа сейле - zr аенчә, Муса Җәлил биредә күрше Мешәих авылында комсомол туенда да була, х Кыскасы, шагыйрь Астрахань далаларындагы татар авылларының тулы тормышын кү- х pen, тоеп, бу тормышта үзе катнашып китә. Күргәннәре, кичергәннәре тәэсирендә 2 ижат ителгән шигырьләр шактый. Ләкин бу якларда алган тәэсирләре «Моабит дәф- * терлере»ндәге кайбер шигырьләрдә дә чагыла». М. Җәлил Мәскәүдә вакытлы матбугатта эшләгән дәвердә ВЛКСМ Үзәк Комитеты S белен даими элемтәдә тора, терле газета-журналларда бик еш чыгыш ясый. Журна- о лист А. С. Лозовой редакциягә Казан химия-технология институтының күп тиражлы «Химик» газетасын китергән иде. Газетаның 1966 елгы 12 февраль санында партия, J комсомол ветераны 3. А. Әхмәтшин М. Җәлил турында болай дип яза: «Беренче очрашу Мәскәүдә ВЛКСМ Үзәк Комитетында 1933 елда булды. Ул ва- кытта мин анда эшли идем. Муса ВЛКСМ Үзәк Комитеты белән тыгыз бәйләнгән иде, ул «Октябрь баласы» журналында хезмәттәшлек итә һәм еш кына «Коммунист» газе - ® тасы битләрендә мәкаләләр бастыра, яшьләр тормышын киң яктырта иде. н Ул вакытта аның кереп кул биргәнен, елмаеп, мине ВЛКСМның Татарстан елке j комитетындагы эш буенча күптән белүен әйткәен хәтерлим. Ул Саша Косарев £ (А. Косарев — ВЛКСМ Үзәк Комитеты секретаре. Ш. X.) янына килгәнен, әмма аның * әлеге булмавын аңлатып бирде. Косаревны коткәнде без терле темаларга сейләшеп утырдык. Муса болай диде: «Сез менә комсомолда оештыру эшен яратасыз, ә мин = яшьләргә каләмем белән йогынты ясарга тырышам. Мин шушы фронтны сайлап ал- дым, Һем аннан чигенүнең булуы мемкин түгел». Чама белән 30 минуттан соң безнең янга Саша Косарев килеп керде. Мусаны “ күрүгә ул: «Саумы, комсомол шагыйре! Эшләр ничек! Киттек, сейләшеп утырырбыз»,— диде, һем алар чыгып киттеләр.- Муса Җәлил минем янга икенче талкыр кызыл профессура тарих-партия институтында укыган чагымда килеп керде. Бу 1935 елның август-сентябрендә иде. Ул, мн- I нем бу институтта укуымны белеп, эзләп табуын, чәнки үзенең дә кызыл профессура едвбият институтына укырга керергә ниятләвен һәм аңа консультация кирәк булуын әйтте. Аны мондагы тәртипләр, тормыш-кәнкүреш һ. 6 кызыксындырды» М. Җәлил үзәк матбугатта татар әдәбияты классиклары иҗатын пропагандалауга зур игътибар бирә. Шәриф Камалның едәби-иҗтимагый эшчәнлегено утыз ел тулу уңае белен ул «Правда» газетасының 1940 елгы 29 март санында махсус мәкале бастыра. Казан китапханәләрендә сакланмагәнлыктаи, без ул язманы Мәсиеүдән, СССРның Ленин исемендәге дәүләт китапханәсеннән соратып алдырдык, аннан шундый юллар укырга мемкин: «Бүген зур татар совет язучысы Шәриф Кәмалның едәби-иҗтимагый эшчәилегенә 30 ел тула,— дип яза М. Җелил.—Ш. Камал яшьлек елларыннан бирле үзенең язмышын хезмет иясе халкы тормышы белән бәйли. Әле дини схоластик мәктәптә «мәдрәсәдә» укыган елларында ук ул Мәскәү— Казан тимер юл тезелешендә кара эшче, в аннары Екатеринослав губернасындагы күмер шахталарында сенескече һәм забойчы булып эшләгән... Ул әдәбиятка татар эшчеләре тормышына багышланган кечкенә хикәяләр сериясе белән килде. Аның «Уяну» исемле беренче хикәясе (1909 ел) капиталистик изү аркасында кешелек хисләрен югалткан гомерлек ачулы һем сәрхушнең, җәберләнгән эшченең образын сурәтли. Шериф Камалның башка хикәяләре де хезмет кешеләренә кайнар мәхәббәт һәм изүчеләргә карата нәфрәт белән сугарылганнар: «Чит илде», «Козгын- нар оясында», «Ата», «Бахет эзлегендә», «Сукбай» һем, ниһаять, сокландыргыч «Ак чарлаклар» повесте... Татар халык шагыйре Г. Тукай (1886—1913) һәм драматург Г. Камал (1879—1933) белән бергә, Шәриф Камал революция алды елларында татар демократик әдәбиятының күренекле вәкиле була. Октябрь социалистик революциясе җиңүеннән соң Шәриф Камалның әдәби һем иҗти магый эшчәнлеге аеруча киң колач ала. Революциянең беренче коннәреннен үк әдип нык инану белән Совет властен яклаучылар сафына баса. 1919 елда ул Коммунистлар партиясенә керә һәм Оренбургта Кызыл Армиянең фронт матбугатында актив иҗтимагый-политик эш алып бара. Оренбургта Совет властен урнаштыру ечен керәш чорын язучы «Таң атканда» исемле зур күләмле романында яктырта... «Таң атканда» романыннан соң ук Шәриф Камал авыл хуҗалыгында социалистик үзгәртеп корулар һәм авылда сыйнфый көрәш турында зур эпопея иҗат итәргә керешә; беренче китап — «Матур туганда» —1937 елдэ дөньяга чыкты; икенче китап — «Ныклы адымнар» — басарга хәзерләнә... Октябрь революциясеннән соң Шәриф Камал эшчеләрнең революцион көрәше һәм СССРда социалистик төзелештәге җиңүләр турында күп кенә пьесалар иҗат итте. Шәриф Камалның әдәби-иҗтимагый эшчәнлегенең утыз еллык юбилее — татар совет культурасының зур бәйрәме». КПССның Татарстан өлкә комитетының партия архивында, Татарстан АССР Үзәк дәүләт һәм СССР Оборона министрлыгының Үзәк архивларында Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре Муса Җәлилнең каләмдәшләре Нур Баян, Гомәр Бәширов (Г. Разин), Гази Кашшаф, Ибраһим Гази, Әхмәт Исхак, Әхмәт Ерикәй турында Беек Ватан сугышы алдыннан, 1939— 1941 елларда, рус телендә язылган иҗат характеристикалары сакланган. Шулардан кайбер әзекләр китерик. «Нур Баян,— дип яэз ул Нур Баян иҗатына карата,— өзлексез әдәби иҗат эшчәнлеге унбиш еллык стажга ия булган күренекле татар совет шагыйре. Аның шигырьләре һәм поэмалары халкыбызның оборона, Совет илен ныгыту өчен героик көрәшен чагылдыралар. Аның әсәрләре матбугатта 1925 елдан басыла башлый. Озак та үтми, татар укучылары арасында таныла. Иптәш Нур Баян, партия һәм комсомолның актив работнигы булган хәлдә, үзенең иҗатында политик яктан актуаль һәм мөһим проблемаларны тирән тойды һәм үз вакытында чагылдырды... Нур Баян заманыбызның иң кискен темаларын тотып ала белә һәм аларны югары осталык белән чишә. Хәзерге вакытта ул Вахитов исемендәге заводның производство уңышларына багышланган «Гөләндәм» исемле поэмасын төгәлләде һәм бастырып чыгару ечен тапшырды. Бу поэмада социалистик промышленность геройлары күрсәтелә. Коммунист-язучы буларак, ул үсеп килүче яшьләргә актив ярдәм күрсәтә, җәмәгать эшендә актив катнаша. Язучылар союзының барлык мөһим мәсьәләләренә сизгер карый һәм аларны дәрес хәл итәргә булыша. Хәзерге вакытта ул — Татарстан Язучылар союзының башлангыч партия оешмасы секретаре. Нур Баян рус әдәбияты классиклары һәм тугандаш халыклар әдәбиятларын татар теленә тәрҗемә итүдә күп эш башкарды. Мәсәлән, Пушкин, Некрасов, Лермонтов, Шевченко, Руставели, Җамбул һәм башкаларның әсәрләрен тәрҗемә итте». Гомәр Бәширов турында М. Җәлил болай дип язган: «Иптәш Гомәр Разин — татар совет әдәбиятының танылган язучыларының берсе. Ул 1933 елда иҗат итә башлады, балалар ечен язды. Бу —аның иҗат эшенең башлануы. Шуннан соң ул гражданнар сугышы тарихыннан «Сиваш» повестен язды. Татар укучылары бу китапны бик яратып укыйлар. 1939 елда ул «Урман шаулый» дигән яңа хикәяләр бирде. Алар совет интеллигенциясе һәм бүгенге колхозчылар тормышын чагылдыра. Иптәш Разин нәфис сүз остасы буларак танылды. Моннан тыш ул татар халкы фольклорын җыйнау һәм классификацияләү буенча эшли. Иҗтимагый-политик тормышта актив катнаша». Тәнкыйтьче, әдәбият белгече Гази Кашшаф турында мондый юллар бар: •Илгвш Г. Кашшаф прозаик һем тәнкыйтьче буларак танылды. Аның беренче I рамклера Нам тәнкыйть мәкаләләре 1928 елда басылып чыкты-. Ул икс повесть „ды- производство темасына «Фазлыев» һем оборона темасына — «Чик буенда» I дх»и повестьлар. Эмма ул тәнкыйтьче буларак активрак яза. Ул — татар совет едебиятының алдынгы тәнкыйтЛеләреннән берсе. Аның Тукай, Г. Камал, һ. Такташ һем башкалар иҗа- ф ты турындагы мәкаләләре тирен эчтәлекле, мәсьәләне аңлап язылганнар. 1940 елдан ВКП(б) членлыгына кандидат. Җәмәгать тормышында актив, политик Ч ххтм грамоталы». ■Татар совет язучысы Ибрай Гази,—дип яза М. Җәлил,— вдвбн эшчәилеген 5 1929 елда эшчеләр тормышыннан хикәяләр сериясе белен башлады «Боек борылыш р аллары», пролетариатның бетен фронт буенча һәҗүме аның «Кичке алтыда», «Кемеш сулы Нурминка», «Бригадир кыз» диген хикеялеренде чагылды. 1939 елда ул совет яшьләре тормышыннан, Ватанга бирелгәнлек, патриотизм турында «Катя Сорокина» исемле яңа повесте н тәмамлады— Аның есәрлере теленең, образларының җентекләп эшләнгән булулары белән аерылып тора. Политик яктан бик грамоталы, тотнаклы һәм дисциплиналы илтеш». СССР Оборона министрлыгының Үзәк архивында М. Җәлилнең Әхмәт Исхакка биргән характеристикасы бар. Менә аннан бор езек: I «Иптәш Әхмәт Исхак татар совет поэзиясенең иң күренекле вәкилләреннән берсе һем талантлы шагыйрь булып санала. Ул 1924 елдан үзенең шигырьләрен бастыра башлады. 15 ел дәвамында безнең илебездә социализмның җиңүен чагылдырган, поэтик формада беек совет патриотизмы хисләрен, коммунизм эшенә бирелгәнлекне, безнең совет яшьләренең хезмәткә яңа моносебәтеи гәүдәләндергән күп ейбет поэмалар һәм шигырьләр язды. Иптәш Исхаков тарафыннан совет тематикасына күп җырлар язылды, алар массалар арасында киң популярлык казанды...» СССР Язучылар союзы идарәсе җитәкчесе А. Фадеевка 1940 елның 4 февралендә язган хатында Әхмәт Ерикәй турында менә нәрсәләр хәбәр ите: «Илтеш Ә. Ф. Ерииәеа — татар совет поэзиясен үстерүдә мәгълүм хезмәтләре булган нуренекле татар шагыйрьләренең берсе. Ул бетен бер цикл гүзәл лирик шигырьләр Һем җырлар иҗат иттеМоииан тыш, илтеш Ерикееә художестволы тәрҗемә остендә дә эшли. Ул Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Хетагурое, Руставелиның һәм совет шагыйрьләренең шигырьләрен тәрҗемә итте... Илтеш Ерикәов шулай ук опералар эчен либреттолар естеиде дә яхшы эшли». 1929 елдан КПСС члены М. Җәлил Коммунистлар партиясенең алдынгы интеллигенция аекилләре исебане үсүенә дә игътибар ите. Ул, мәсәлән, язучы Гази Кәшшаф- ка, артисткалар Мәрьям Рахманкулова, Мәнире Булатовага партиябез сафларына керергә рекомендацияләр бирә. Ул 1941 елның 5 маенда ВКП(б) членлыгына керү ечен Мерьям Маннвповиа Рәхманкуловага биргән рекомендациясендә аны «политик яктан хәзерлекле, кешеләргә игътибарлы» дип к үрсете. М. Җәлил биргем рекомендацияләр КПССның Татарстан елке комитеты партия архивында сайланалар. Татарстан АССР Үзәк дәүләт архивында «Кызыл Татарстан, газетасына утызынчы- кырыгынчы елларда язган әдипләрнең шактый кулъязмасы бар. М. Җәлилнең газетада басылган «Татар опера театры ачылу алдыннан» исемле мәкаләсенең 1939 елның җәендә язылган кулъязмасы табылды. Мәкаләдә М. Җәлил болан дип яза: •Татар совет операсының тезелүе —бик зур тарихи политик әһәмияткә ия булган факт. Театрның ачылу йене халкыбызның зур культура бәйрәме кене булачак һәм большевиклар партиясе җитәкчелеге астында, халкыбызның тирен мәхәббәте, ярдәме нигезендә опера кеннәи-кен үсә, тулылана һем яхшыра барачак». М. Җәлил Татарстан Совет язучылары каршындагы әдәби секцияләрнең эшен даими игътибар үзәгендә тота. Секция бюросы җитәкчеләреннән конкрет эш планы тезүне, аны коллектив тикшерүне һәм идарә каравына кертүне таләп ите. Ул, мәсәлән, 1940 елның 25 январенда фольклор секциясе бюросы җитәкчесе Хемит Ярмиге мднә мондый хат җибәрә: ■План тезегендә теп мәсьәләләр итеп иҗат мәсьәләләрен куйган хәлде, эш формаларын терләндерү һем җанландыруны күздә тотыгыа. Секция утырышлары гел ШӘМСИ ХАММАТОВ ф МУСА ЖӘЛИЛ - ХАЛЫК бер төрле, бюрога тәкъдим ителгән әсәрләрне генә укудан гыйбарәт булып калмасын, бюро узе язучылар алдына актуаль проблемалар куйсын, аерым иҗат мәсьәләләре буенча дискуссияләр оештырсын, аеруча язучыларның игътибарын партия һәм хеку* мәтнең куйган актуаль политик бурычларга тупларга кирәк... План 1/11 да тапшырылырга тиеш. Сәлам белән: М. Җәлил. 25/11-1940 ел». Татарстан АССР Үзәк дәүләт архивында республика Язучылар союзы җитәкчеле генең 1941 елның сентябрь аенда СССР Язучылар Союзы Президиумы идарәсенең җаваплы секретаре А. Фадеевка язган хаты саклана. Анда Татарстан Совет Язу чылар союзы идарәсе, аның башлангыч партия оешмасы халык тарафыннан үзләренең әдәби әсәрләре белән күптән танылган күренекле әдипләр Муса Җәлил, Махмуд Максуд, Сибгат Хәким, Абдулла Алиш, Гариф Галеевларның Беек Ватан сугышы фронтының алгы позициясеннән, аларны саклап калу эчен, тылга җибәрүне үтенеп хат язалар. М. Җәлилгә Минзәләдә, хәрби-политик курсларда укыган кеннәрдә армиядә хезмәт итүдән азат итәргә дигән хәбәр килә. Ләкин ул үзе тылда калудан баш тарта. М. Җәлил белән курсларда бергә укып, аны тәмамлаган партгрупорг Әхмәдел Исхаков үзенең истәлекләрендә болай яза: «Шулай курсантлар белән сейләшеп торганда, Җәлил килеп чыкты»,— ди ул.— Күрештек. Ул миннән: — Китәсеңме?— дип сорады. Без инде приказ алган идек, шуңа күрә: — Китәм. Ә сез?— дип сорадым. — Менә миңа китмәскә диләр бит әле. Ләкин мин монда калмыйм. Барыбер фронтка китәчәкмен,— диде Җәлил. Чыннан да, Муса Җәлилне курсларның партия комитеты секретаре итеп калдырырга булганнар иде. Ләкин ул фронтка җибәрүләрен нык даулап йерде». Төньяк Осетия автономияле республикасында туган, хәзер Кисловодск шәһәрендә яшәүче партия, сугыш ветераны ике Ленин ордены кавалеры, отставкадагы майор Сәид Токаевның «Социалистик Татарстан» газетасы музеенда саклана торган хатында да шагыйрь иҗатына һәм тормышына кагылышлы мәгълүматлар бар: «Мин Ставрополь, Краснодар крайлары, Ростов өлкәсе, Теньяк Кавказ, Идел буе автономияле республикаларыннан, шул исәптән, Татарстан АССРдан да килгән егетләр белән Курск елкәсенең Марьино авылында урнашкан политработниклар курсларында укыдым. Укулар 1941 елның 28—29 июнендә башландылар. Без анда өч ай дәвамында белем алырга тиеш идек... Бүлмәдә без биш кеше яшибез. Шулерның дүртесе татарстанлы иптәшләр. Кайберләренең исем, фамилияләрен яхшы хәтерлим: М. Байчаев, Ә. Фәизалиев, Муса Җәлил. Мусаның танылган татар совет шагыйре икәнен белә идем. Аның турында миңа татар егетләре тәфсилләп сөйләделәр. Мусаны без уен-көлкеле, көләч йәзле, оптимистик рухлы булганлыгы өчен бик ярата идек. Аның үзе укып күрсәткән шигырьләрен йотлыгып тыңлыйбыз. Җәлилнең әсәрләре тирән патриотик рух белән сугарылган. «Фашист җанварларына үлем!»—дигән сүзләре әле дә хәтеремдә саклана. Занятиеләрдә ул иң активлардан саналды... Марьино курслары 1941 елның 30 сентябреннән 1 Октябрьга төндә ябылдылар һәм курсантлар берничә зур эшелонда Мәскәүг ә озатылдылар. Анда курсларны тәмамлаучылар баш ПУРККАга, ә аннан хәрәкәттәге армиягә җибәрелде. Шулар белән мин дә фронтка киттем. Ә Муса Җәлил группасы курсантлары укуны дәвам итү өчен Татарстанның Минзэлә шәһәренә җибәрелделәр... Бу Муса белән соңгы очрашу булган икән. Фронтта мин бик күп авыр юллар үттем. Тик, кызганыч, Марьинода бергә-бергә укыган иптәшләрнең берсе белән дә очрашырга туры килмәде. Инде сугыштан соң бик күп еллар үткәч, мин Муса Җәлилнең фаҗигале язмышы һәм героик көрәше турында ишеттем». Күргәнегезчә, хөрмәтле укучылар, халкыбызның батыр улы узган данлы юлда яңадан -яңа мәгълүматлар ачу мөмкинлекләре шактый күп, Муса Җәлил — халкыбыз күңеленә тирән эз салган шагыйрь. Без журналның бу санын укучылар арасында да әлеге эзләнүләргә яңа мәг ълүматлар өстәрдәй иптәшләр булуына ышанып калабыз?